ЯХЪЯ ТӘГЪБИР иткән

инҗил

Суз Кеше булды

1:1 Иң башта Сүз булган, Сүз Аллада булган, һэм Сүз Алла булган. 2 Сүз иң башта ук Аллада булган. 3 Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һэр нэрсэ Аннан башка яратылмаган. 4 Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешелэргэ яктылык биргэн. 5 Яктылык караңгылыкта яктыра, караңгылык исә аны сүндерә алмаган. 6 Алла тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7 Яхъя шаһэдэт бирү өчен кидце. Ул, барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһэдэт бирергэ килде. 8 Ул үзе Яктылык түтел, ләкин Яктылык хакында шаһэдэт бирү өчен җибәрелгэн иде. 9 Чын Яктылык - дөньяга килүче һэр кешене яктыртучы Яктылык иде. 10 Ул дөньяда булды, лэкин дөнья, Аның аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады. 11 Ул үз кешеләре янына килде, эмма үзенекеләр Аны кабул итмәделәр. 12 Ә Үзен кабул итеп, Аның исеменэ иман китерүчеләргә, Ул Алла балалары булырга хокук бирде. 13 Алар каннан да, тэн нэфесеннэн дэ, ир нәфесеннән дә түгел, бэлки Алладан тудылар. 14 Сүз Кеше булды, мэрхэмэт һэм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һэм без Аның данын, Атаның бердэнбер Улына биргэн данын күрдек. 15 Яхъя пәйгамбәр, Аның хакында шаһэдэт биреп: - «Миннэн соңрак Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннэн элек бар иде», дип сөйләгэнем менэ Шул инде, - дип кычкырып әйтте. 16 Аның тулылыгыннан без һэммэбез мэрхэмэт өстенэ мәрхэмәт алдык, 17 чөнки канун Муса аркылы бирелде, мэрхэмәт һэм хакыйкать исэ, Гайсэ Мэсих аша килделэр. 18 Алланы беркем, беркайчан күрмәде. Аны Атаның күңеленэ иң якын булган бердэнбер Улы ачып бирде.

Яхъя пойгамбэрнең шаһодэте

19 Иерусалим яһүдләре руханиларны һэм левилелэрне Яхъя пэйгамбэрдән: «Син кем?» - дип сорар өчен җибэргәч, ул шаһэдэт биреп, 20 һич тә яшермичэ: - Мин Мәсих түгел, - дип икърар итте. 21-22 Алар аннан: - Кем соң син, Ильясмы? - дип сорадылар. - Юк. - Вэгъдэ ителгән пэйгамбэрме? - Юк, - диде Яхъя. - Алайса, кем соң син? Безне монда җибэрүчелэргэ җавап бирү өчен үзең хакыңда безгә син нэрсэ эйтерсең? 23 Яхъя аларга: - Мин, Исай пэйгамбэр эйткэн кебек: «Ходайга юлны турайтыгыз», - дип чүлдә кычкыручы аваз, - диде. 24 Җибэрелгәннэр фарисейләрдән иделэр. 25 Алар Яхъядан: - Син Мәсих тэ, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни өчен соң халыкны суга чумдырасың? - дип сорадылар. 26 Яхъя аларга: - Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора. 27 Миннән соңрак Килүче нәкъ менә Шул инде, ә мин Аның башмагының каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, - дип җавап бирде. 28 Бу вакыйгалар Яхъя пэйгамбәр чумдыра торган урында - Иордан елгасы аръягындагы Бетанида булды. 29 Икенче көнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте: - Менә дөньяның гөнаһын алучы Алла Бәрэне. 30 «Миннэн соңрак килүче бер Зат миннэн алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде», - дип сөйләгэнем Ул - Үзе. 31 Мин Аны белми идем, ләкин, Аны Исраил халкы белсен дип, суга чумдырырга килдем. 32 Яхъя пәйгамбәр шаһәдәт биреп, естәп әйтте: - Мин күгәрчен рәвешендә күктэн Рух иңүен һәм Аның өстендэ калуын күрдем. 33 Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру өчен Җибәрүче: «Кем өстенә Рух иңүен һэм Аның өстендэ калуын күрсэң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», - диде. 34 Мин моны күрдем һэм шаһэдэт бирэм: Ул - Алла Улы.

Гайсэнең беренче шэкертлэре

35 Икенче көнне Яхъя пәйгамбәр шәкертләренең икесе белән шул ук урында торганда, 36 узып баручы Гайсэне күреп: - Карагыз, Алла Бәрәне, - диде. 37 Ике шэкерт, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр. 38 Гайсә исә, артына әйләнеп карады һәм, аларның арттан килүен күреп: - Сезгэ нэрсә кирәк? - диде. Алар Аннан: - Рабби, Син кайда яшисең? - дип сорадылар. (Рабби - яһүд телендэ Остаз дигэн мэгънэдэ.) 39 Гайсэ аларга: - Эйдәгез Минем белэн, үзегез күрерсез, - диде. Ул вакытта унынчы сэгать чамасы иде. Алар, Аның белән барып, Гайсэ кайда яшәгэнен күрделәр һэм ул көнне Аның янында калдылар. 40 Яхъя пэйгамбэрнең Гайсә турындагы сүзлэрен ишетеп, Аның артыннан киткэн икэүнең берсе Симон Питернең энесе Эндри иде. 41 Ул, иң элек абыйсы Симонны табып, аңа: - Без Мэсихне очраттык, - диде, һэм Симонны Гайсэ янына алып килде. (Мэсих - «Май сөртелгэн Зат» дигэн мэгънэдэ.) 42 Гайсэ исэ, Симонга карап: - Син, Юныс улы Симон: син, Кифа дип аталырсың, - диде. (Кифа һэм Питер дигән исемнэр «кыя» дигэн мэгънэдэ.) 43-44 Икенче көнне Гайсэ, Галилеягэ барырга уйлагач, Эндри белэн Питер кебек үк Бетсайд шәһәреннэн булган Филипны очратып, аңа: - Минем артымнан бар, - диде. 45 Филип, Натанаилне табып, аңа: - Без Муса канунда язган Насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында пэйгамбэрлэр дә язганнар, - диде. 46 Лэкин Натанаил аңа: - Насарадан нинди дэ булса яхшы нәрсә чыгармы икэн? - дип җавап бирде. - Барыйк, үзең күрерсең, - диде Филип. 47 Гайсә, Үзенә таба якынлашкан Натанаилне күреп, аның хакында: - Менә чын исраилле, ул һич мэкерле түгел, - диде. 48 Натанаил Аннан: - Син мине каян белэсең? - дип сорады. - Мин сине, Филип сине чакырганчыук, инҗир агачы төбендә күрдем, - дип җавап бирде Гайсә. 49 Натанаил Аңа: - Остаз! Син - Алла Улы! Син - Исраил Патшасы! - диде. 50 Гайсә аңа: - Син Минем: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем», - дигәнемә күрә генә иман китерәсеңме? Моннан да зуррак нэрсэләр күрерсең әле, - дип җавап бирде һэм, дәвам итеп, - 51 сезгә чьш дөресен әйтәм: күкләр ачылуын һэм Алла фәрештәләренең Адәм Улы янына күтәрелеп иңүләрен күрерсез, - диде.

Гайсәнең суны шәрабка эйлэндеруе

2:1 Өченче көнне Галилея өлкэсенең Кана шэһэрендэ туй булды. Туйга Гайсәнең анасы да кидце. 2 Гайсә дә Үзенең шэкертләре белән шул туйта чакырылган иде. 3 Шэраб җитмәгәч, Гайсәнең анасы Аңа: - Аларның шәраблары беткэн, - диде. 4 Гайсә Аңа: - Син ни өчен моны Миңа эйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмэде, - диде. 5 Анасы хезмәтчеләргә: - Ул сезгә нәрсә эйтсэ, шуны эшлэгез, - диде. 6 Анда, яһүдлэрнең дини йоласы буенча, пакьләнү өчен куелган ике яки өч үлчэү су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде. 7 Гайсә хезмәтчеләргә: - Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, - дип эйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар. 8 Шуннан соң Гайсә аларга: - Инде чумырып алыгыз да, туй башлыгына илтеп бирегез, - диде. Алар илтеп бирделэр. 9 Туй башлыгы шэрабның кайдан икәнен белми иде. Аны суны чумырып алган хезмәтчеләр генэ белә иде. Туй башлыгы, шэрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып: 10 - Башта һәркем яхшы шәраб бирэ, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга кадцыргансың. 11 Шулай итеп, Гайсэ, Галилеянең Кана шэһэрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертлэре Аңа иман китерделәр. 12 Шуннан соң Гайсә, анасы, энелэре һәм шәкертлэре белән бергә Капарнаум шәһәренә килеп, анда берничэ көнгә калды.

Гайсэнең Алла Йортына мэхэббэте

13 Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашкач, Гайсә Иерусалимга кидце. 14 Ул андагы Алла Йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргэч, 15 баудан чыбыркы үреп, барысын да - сарыкларны да, үгезләрне дә Алла Йортыннан куып чыгарды. Ул, акча алмашты-ручыларның өстәлләрен аударып ташлап, акчаларын чэчеп җибэрде. 16 Күгэрчен сатучыларга: - Боларны моннан алыгыз! Минем Атамның йортын базарга эйлэндермэгез! - диде. 17 Аның шәкертләре: «Мине Синең йортыңа булган мәхэббәт газаплый», - дип язылган сүзләрне исләренэ төшерделэр. |Х Шуннан, яһүдлэр Гайсэдэн: - Син, болай эшләргә вәкалэтең барлыгын, безгә нинди галәмәт белэн исбат итә аласың? - дип сорадылар. 19 Гайсә аларга: - Бу Алла Йортын җимереп ташлагыз һэм Мин аны өч көндә торгызачакмын, - диде. 20 Яһүдләр Аңа әйттелэр: - Бу Алла Йорты кырык алты ел төзедде, Син аны өч кендә генэ торгыза алырсыңмы? 21 Эмма Гайсә, Алла Йорты дип, Үзенең тәне хакында эйткэн иде. 22 Гайсә үлгән җиреннән терелеп торгач, шәкертләре Аның бу турыда әйткәнен исләренэ тешерделэр һэм, Изге Язмага да, Гайсэ эйткән сүзлэргэ дэ ышандылар. 23 Коткарылу бәйрәме көннэрендә Аның Иерусалимда күрсәткән могҗизалы галәмәтләрен күреп, күплэр Гайсә исеменә иман китерделэр. 24-25 Эмма Гайсә, бөтен кешелэрне Үзе белгэнгэ күрә, кешеләр турында кемнең дә булса сөйләп бирүенә ихтыяҗы юк иде, чөнки кешеләрнең күңеллэрендә нәрсә булганын Ул белде һэм шуңа күрэ аларга ышанмады.

Гайсэ һэм Никэдим

3:1 Фарисейләр арасында яһүд башлыкларының Никәдим атлысы 2 тонлә Гайсә янына килеп, Аңа: - Остаз! Без Синең Алладан килгән Остаз икәнеңне беләбез; чөнки, Алла аның белән булмаса, Син күрсәткән могҗизалы галәмәтлэрне беркем дэ эшли алмас иде, - диде. 3 Гайсэ аңа: - Сиңа чын дересен әйтәм: кем дә кем яңадан тумаса, Алла Патшалыгын күрә алмас, - дип әйтте. 4 Никәдим Аннан: - Кеше картайгач ничек итеп яңадан туа алсын? Ул анасы карынына икенче тапкыр кереп туа алырмы? - дип сорады. 5 Гайсэ җавабында аңа эйтте: - Сиңа чын дөресен әйтэм: кем дэ кем судан һэм Рухтан тумаса, Алла Патшалыгына керә алмас. 6 Тәннән туган - үзе тән, Рух ган туган - үзе рух. 7 Минем сиңа: «Сез яңадан туарга тиешсез», дип әйтүемә гаҗәпләнмә. 8 Җил кайда теләсә, шунда исә, аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нэкъ менэ шулай була. 9 Никәдим Аннан: - Ничек алай була алсын? - дип сорады. 10 - Син Исраил мөгаллиме була торып шуны белмисеңме? - диде аңа Гайсә. 11 - Сиңа чын дөресен әйтәм: без нәрсэ белсэк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһәдәт бирәбез; э сез безнең шаһәдәтебезне кабул итмисез. 12 Сез җирдәге хәллэр турында сөйләгэнгэ ышанмыйсыз икән, күктэгелэре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз? 13 Күктән иңгән Адәм Улыннан башка берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. 14-15 Аңа иман китерүче һэр кеше мәңгелек тормыш алсын өчен, Муса чүдцэ еланны күтәргән кебек, Адәм Улы да күтәрелергә тиеш. 16 Ченки Алла дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче һәркем һәлак булмасын, бәлки мэңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде. 17 Алла Үзенең Улын деньяны хәкем итү өчен түгел, бэлки Аның аша дөнья котылсын дип, дөньяга җибәрде. 18 Аңа иман китерүчегэ хөкем юк, ә иман китермәүче хөкем ителде инде, чөнки ул Алланың бердәнбер Улы исеменә иман китермәде. 19 Хөкем исә, шуннан гыйбарәт: дәньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга күрә, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. 20 Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәт итэ һэм, үзенең эшлэре ачылмасын дип, яктылыкка килми. 21 Ә дөреслек буенча эш итүче, эшлэренең Алла аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә.

Яхъя пэйгамбэрнең Гайсэ турындагы шаһэдэте

22 Шуннан соң Гайсә, шәкертләре белэн Яһүдия җиренә килеп, алар белән бергә шунда калып халыкны суга чумдырды. 23 Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнонда шунда килгэн кешеләрне суга чумдыра иде. 24 Ул вакытта эле Яхъя төрмәгә утыртылмаган була. 25 Яхъя пэйгамбэрнең шэкертлэре белэн бер яһүд кешесе арасында пакьләнү турында бэхэс чыккач, 26 алар Яхъя пэйгамбэр янына килеп: - Остаз! Менә Иорданның аръягында синең белән булган һәм син Аның турында шаһәдәт биргән Кеше халыкны суга чумдыра, һэм барысы да Аның янына баралар, - дип әйттелэр. 27 Яхъя пәйгамбәр җавап итеп әйтте: - Күктән бирелмэгэн булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый. 28 Сез минем: «Мин Мәсих түгел, әмма мин Аның алдыннан җибэрелдем», - дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар. 29 Кияү кешенең кәләше була, ә кияүнең янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы. 30 Ул үсэргэ, мин кечерэергә тиеш. 31 Югарыдан Килүче һәркемнэн өстенрэк; ә җирдэн булган, җирнеке булып, җирдәгечә сөйләр. Күктән Килүче һэркемнән өстендер: 32 Ул Үзе күргэннәре һәм ишеткәннәре турында шаһәдәт бирә, әмма Аның шаһәдәтен берәү дә кабул итми. 33 Аның шаһэдэтен кабул итүче Алланың хаклыгына инануын раслап, мөһер суккан була. 34 Алла җибэргән Кеше Алла сүзләрен сөйләр, чөнки Алла Рухны үлчәп бирми. 35 Ата Үзенең Улын ярата һэм бар нәрсәне Аның кулына биргән. 36 Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, э Улына иман китермэүче тормыш күрмәячәк, бэлки аның естендә Алланың ачуы торачак.

Гайсэ һэм Самария хатыны

4:1 Фарисейләр Гайсэнең Яхъя пэйгамбәргә караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр, 2 әмма, Гайсә Үзе түгел, бэлки Аның шәкертләре суга чумдыра иделәр. 3 Гайсә, бу турыда белгәннән соң, Яһүдияне калдырып, тагын Галилеягэ китте. 4 Аңа Самария аша үтәргэ туры килде. 5 Ул Якуп үзенең улы Йосыфка биргэн җир билэмэгенэ якын урнашкан Самариянең Сихар дигэн шәһәренә килде. 6 Анда Якуп коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Алтынчы сәгать чамасы иде. 7-8 Шәкертлэре ризык сатып алу өчен шэһэргэ киткэч, су алырга дип, бер Самария хатыны килде. Гайсә аңа: - Миңа эчэргә бирче, - диде. Самария хатыны Аңа: 9 - Ничек итеп Син, яһүд була торып, миннэн, Самария хатыныннан, эчәргә сорыйсың? - диде. Ул бу сүзлэрне яһүдләр самариялеләр белән аралашмаганга күрэ әйтте. 10 Гайсә аңа җавап биреп: - Алланың бүләген белсәң һәм синнән: «Миңа эчэргэ бирче», - дип сораучының кем икәнлеген белсәң, син үзең Аннан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде, - диде. 11 Хатын Аңа әйтте: - Эфәндем! Синең чумырып алырга бернэрсэң дэ юк, э кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән? 12 Бу коены безгә Якуп атабыз биргән: үзе дэ, балалары да, малтуарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Якуп атабыздан да бөегрәкме әллэ? 13 Гайсә аңа җавап бирде: - Бу суны эчкән һэркем янә сусар, 14 ә кем дә кем Мин бирәчәк суны эчсә, һичкайчан сусамас. Мин биргэн су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк. 15 Хатын Аңа эйтте: - Эфәндем! Миңа шул суны бирче, аннан мин сусамас идем һәм, су алыр өчен, монда килеп йөрмәс идем. 16 Гайсә аңа: - Бар, иреңне чакырып кил, - диде. 17 Хатын Аңа: - Минем ирем юк, - дип җавап бирде. Гайсә аңа: - Ирем юк, дип син дөресен эйттең, 18 чөнки синең биш ирең булды, э инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең, - диде. 19 Хатын Аңа әйтте: - Әфәндем! Күрэм, Син пәйгамбәрсең, ахры. 20 Безнең ата-бабаларыбыз Аллага бу тауда табынганнар, ә сез кешелэр табына торган урын Иерусалимда булырга тиеш, дисез. 21 Гайсә аңа әйтте: - Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимда да булмаячак. 22 Сез кемгә табынуыгызны белмисез, э без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдләрдән килэ. 23 Эмма вакыт килэ, һәм килеп тә җитте инде, ул чакта чын күңелдән табынучылар Атага рухта һәм хакыйкатьтэ табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли. 24 Алла - Рух Ул, һәм Аңа табынучылар рухта һәм хакыйкатьтә табынырга тиешләр. 25 Хатын Аңа: - Мэсихнең (Май сөртелгән Затның) киләчәген беләм. Ул килгәч, безгә бөтенесен игълан итәр, - диде. 26 Гайсә аңа: - Синең белэн сөйләшүче Мин - ул Үзе, - диде. 27 Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аның хатын белэн сөйлэшүен күреп, гаҗәпләнделэр, эмма берсе дә: «Син аңардан нәрсә сорыйсың?» - дип яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сөйләшәсең?» - дип сорамады. 28 Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешелэргә: 29 - Барып карагыз әле, минем кылган бөтен эшләремне сөйләп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? - диде. 30 һәм кешеләр, шэһәрдән чыгып, Гайсэ янына киттелэр. 31 Ул арада шәкертләре Аны: - Остаз! Ашап ал инде, - дип кыстарга керештелэр. 32 Гайсә аларга: Минем сез белми торган ризыгым бар, - диде. 33 Шәкертлэре үзара: - Эллә Аңа берэрсе ашарга китердеме икэн? - диештелэр. 34 Гайсэ аларга эйтте: - Минем ризыгым - Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һэм Аның эшен төгәлләү. 35 Сез: «Тагын дүрт айдан урак өсте җитәчәк», - дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтлэп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде. 36 Уручы эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә, чәчүче дә, уручы да бергэ куаналар. 37 Шулай итеп, бу очракка: «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», - дигән әйтем туры килә. 38 Мин сезне үзегез эшләмәгәнне урырга җибэрдем, анда башкалар эшләде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз. 39 - Ул минем бөтен кылган эшләремне сөйләп бирде, - дип шаһәдәт иткән хатынның сүзен ишеткэч, әлеге шәһәрдәге самариялеләрнең күбесе Аңа иман китерделэр. 40 Шунлыктан, самариялелэр, Аның янына килеп, Аңардан үзлэренең янында калуын үтенеп сорагач, Ул анда ике көнгә калды. 41 Аның Үзенең сәйләгәнен ишетеп, тагын да күбрәк кешеләр Аңа иман китерделэр, 42 э теге хатынга исэ: - Без инде синең сүзлэреңне ишетеп түгел, бэлки, үзебез Аның сүзлэрен ишетеп һәм Аның чыннан да дөньяны Коткаручы Мэсих икәнлеген белеп, Аңа иман китерэбез, - диделэр.

Гайсэ сарай эһелепең улын савыктыра

43 Ике көн үткәч, Гайсә бу шэһәрдән Галилеягә китте. 44 «Пэйгамбәрнең үз илендә ихтирамы юк», - дип Гайсэ Үзе үк шаһэдэт биргэн иде. 45 Галилеялеләр бэйрэмдә катнашкан булганга күрә, Иерусалимда бэйрэм көннәрендә Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәнлектән, Ул Галилеягэ килгәч, Аны бик телэп кабул иттелэр. 46 Шуннан соң, Гайсэ теге чакта суны шэрабка әйләндергән урынга - Галилеянең Кана шәһэренэ яңадан килде. Капарнаумда бер сарай әһеле һэм аның авыру улы бар иде. 47 Сарай әһеле, Гайсэнең Яһүдиядән Галилеягэ килгэнен ишетеп, Аның янына китте. Аның килүен һәм үлем алдында яткан улын савыктыруын ялварып сорады. 48 Гайсә аңа: - Илаһи билгелэр һэм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит иман китермәячәксез, - диде. 49 Сарай әһеле Аңа: - Эфэндем! Балам үлгэнче килэ күр инде, - диде. 50 Гайсэ аңа: - Бар, өеңэ кайт, синең улың савыкты, - диде. Сарай эһеле, Гайсэнең сүзенә ышанып, кайтып китте. 51 Кайтышлый, хезмэтчелэре очрап: - Улың савыкты, - диделэр. 52 - Аңа кайсы сэгатьтэ хэл керде? - дигэн соравына, алар: - Кичә җиденче сәгатьтә бизгәк аннан китте, - дип җавап бирделэр. 53 Әти кеше, Гайсэнең «Улың савыкты» дигэн сүзләренең нэкъ шул сэгатькэ туры килгәнен аңлагач, ул үзе дэ, аның йортындагыларның барысы да Гайсэгэ иман китерделэр. 54 Бу Гайсәнең Яһүдиядэн Галилеягэ килгэч күрсэткэн икенче могҗизалы галәмэте иде.

Буа буенда еавыктыру

5:1 Шуннан соң, Гайсэ яһүдлэрнең Иерусалимда булган бер бэйрэменэ килде. 2 Иерусалимда, Сарык Капкасы янында яһүдчә Бетезда дип аталган буа баганалардан горган ябык өсле биш корылма белэн уратып алынган иде. 3 Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һэм паралич суккан кешелэр [су кузгалуын көтеп] яталар иде. 4 [Чөнки вакыт-вакыт Ходайның бер фәрештэсе, буага төшеп, суны болгата һэм, су болгану белән, аңа беренче булып кергэн кеше геләсэ нинди авырудан да савыга икэн.] 5 Шунда утыз сигез ел буе авыручы бер кеше бар иде. 6 Гайсә, ул кешене күреп һәм аның озак вакыт ятуын белеп, аннан: - Савыгасың килэме? - дип сорады. 7 Авыру Аңа: - Эйе, Әфэндем. Лэкин су болганган вакытта мине буага төшерер кеше юк, мин анда барып җиткэнче, башка берәү инде төшеп өлгергэн була, - дип җавап бирде. 8 Гайсә аңа: - Тор, ятагыңны ал да йөр, - диде. 9 Кеше шунда ук терелде һэм ятагын алып йөреп китте. Бу хәл шимбэ көнне булганга күрә, 10 яһүдлэр савыккан кешегә: - Бүген шимбэ көн, канун буенча, син ятагыңны алып йөрергэ тиеш түгел, - диделэр. 11 Ул аларга: - Мине савыктырган кеше миңа: «Ятагыңны ал да йөр», - дип эйтте, - диде. 12 Аңардан: - Сиңа: «Ятагыңны ал да йөр», - дип эйткэн кеше кем ул? - дип сорадылар. 13 Гайсэ җыелган халык арасына кереп югалганга күрэ, савыккан кеше Аның кем икэнен белми иде. 14 Соңрак, Гайсэ аны Алла Йортында очратып: - Менэ син савыктың. Сиңа тагын да начаррак булмасын өчен, моннан соң инде гөнаһ эшлэмэ, - диде. 15 Ул кеше, яһүдлэр янына барып, үзен савыктыручының Гайсэ икэнен сөйлэде.

Атасы норсэ эшлэсэ, Улы да шуны эшлэр

16 Шушы эшне шимбә көнне эшлэгэне өчен, яһүдлэр Гайсэне эзэрлекли башладылар. 17 Гайсэ аларга: - Минем Атам һэрвакыт эшлэгэнгә күрэ, Мин дэ эшлим, - дип җавап бирде. 18 Яһүдләр Аны шимбә көнен бозуы өчен генә түгел, бэлки бигрәк тэ Алланы Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллага тиңләгэне өчен дә үтерергэ телэделэр. 19 Гайсэ аларның бу теләкләренә: - Сезгә чын дөресен эйтэм: Атасының нәрсә эшлэвен күрмичә, Улы Үзе һичнәрсә дә эшли алмас, - диде. - Атасы нәрсә эшлэсэ, Улы да шуны эшләр. 20 Ата Үзенең Улын ярата һәм Үзе эшләгән һэр эшен Аңа күрсэтэ. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле. 21 Ата, үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны җанландыра. 22-23 дта беркемне дэ хөкем итми, э Үзен ихтирам иткэн кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен өчен, Ул бөтен хөкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми. 24 Сезгэ чын дөресен әйтәм: Минем сүземне тыңлап, Мине Җибәрүчегэ иман китерүче мәңгелек тормышка ия булган кеше хөкемгә килмәячәк, чөнки ул инде үлемнэн тормышка күчте. 25 Сезгә чын дөресен әйтәм: Алла Улының авазын ишетеп үлгэннэр тереләчәк вакыт җитэ һәм килеп җитте дэ инде. 26 Үзендэ тормыш булган кебек, Улында да булсын дип Ата Улына тормыш бирде. 27 Ата Улына хөкем итү вәкаләтен дә бирде, чөнки Ул - Адәм Улы. 28-29 Моңа гаҗэплэнмәгез: чәнки кабердэгеләрнең һэммәсе, Алла Улының авазын ишетеп, яхшылык эшлэгәннэр - яшэү өчен, ә явызлык эшләгәннэр - хөкем ителү өчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә. 30 Мин Үземнән-Үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һэм Минем хәкемем гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим.

Гайеэ хакында шаһэдэтлэр

31 Эгэр дә Мин Үзем Үз хакымда шаһэдэт бирәм икэн, Минем шаһэдәтем бернигэ дә тормас иде. 32 Минем хакта шаһәдәт бирүче башка берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргэн шаһэдәте хак. 33 Сез Яхъя пәйгамбэр янына кешелэр җибэрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһэдэт бирде. 34 Лэкин Мин кешелэрнең шаһэдэтенэ мохтаҗ түгел, ә боларны сез котылсын өчен сөйлим. 35 Яхъя янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, о сез аның яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез. 36 Эмма Минем шаһэдәтем Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаның төгәллэргә дип Миңа биргән эшлэрен башкарам. Мин эшлэгән шул эшлэр Мине Атам җибәргән булуына шаһәдәт бирәләр. 37 Мине җибәргән Ата Минем хакта Үзе шаһәдәт бирде. Э Аның тавышын сез беркайчан ишетмэдегез, йөзен күрмэдегез. 38 Сездэ Аның сүзе тормый, чөнки сез Ул җибәргән Затка иман китермисез. 39 Сез, мәңгелек тормыш алырга теләгәнгә күрэ, Изге Язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нэкъ Минем хакта шаһәдәт бирәлэр. 40 Әмма сез тормыш алу өчен Минем яныма килергә теләмисез. 41 Кешелэрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк, 42 ә сезнең Алланы яратмавыгызны Мин белэм. 43 Мин Атам исеменнән килдем - сез Мине кабул итмисез, э үз исеменнэн килгән башка берэүне кабул итэсез. 44 Сез берберегездән дан кабул итәсез, ә бер Алладан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп иман китерә алырсыз икэн? 45 Мин Атам алдында сезне гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче - сез өмет баглаган Муса. 46 Сез Мусага ышансагыз, Миңа да иман китерер идегез, чөнки ул Минем хакта язды. 47 Аның язганнарына ышанмыйча торып, сез Минем сүзләремә ничек ышанырсыз соң? Биш меңне ашату 6:1 Шуннан соң Гайсә Галилея диңгезенең аръягына китте. Ул диңгез, шулай ук, Тибериас күле дип тэ атала иде. 2 Авыруларны савыктырган могҗизалы галэмэтләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде. 3 Гайсэ, тауга менеп, шәкертлэре белән бергә утырды. 4 Яһүдлэрнең Коткарылу бэйрэме якынлашып килә иде. 5 Гайсә күтәрелеи карады һэм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипка: - Аларны ашату өчен кайдан икмэк сатып алырбыз икэн? - диде. 6 Ул бу сүзләрне Филипны сынау өчен генэ әйтте, чөнки нэрсэ эшлэячэген Үзе белэ иде. 7 Филип: - Аларның һэрберсенэ аз-аз гына бирү өчен дэ ике йөз динарлык икмэк җитмәс, - дип җавап бирде. 8 Шэкертлэренең берсе, Симон Питернең энесе Әндри, Аңа: 9 - Монда бер малайның биш арпа икмэге һәм ике балыгы бар, эмма мондый күп халык өчен ул нэрсэ инде? - диде. 10 Гайсә: - Аларга утырырга кушыгыз, - диде. Ул урында исә, чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мең чамасы ир чирэмгэ утырды. 11 Гайсэ, икмэкне алып, шөкрана итеп, утыручыларга өлэште; балыкларны да шулай ук иткэннэн соң, һэркемгэ телэгэн кадәр бирде. 12 һэммэсе ашап туйгач, Ул Үзенең шэкертләренэ: - Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернэрсэ дэ эрәм булмасын, - диде. 13 Кешеләр ашаган биш арпа икмэгеннэн калган сыныкларны җыеп, унике кэрзингә тутырдылар. 14 Гайсә эшлэгэн могҗизалы галэмэтне күреп, кешелэр: - Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбэр, чынлап та, Шушыдыр, - диештеләр. 15 Гайсэ исэ, аларның Үзен көч белэн патша итеп куярга телэгэннэрен белеп, тагын, ялгыз гына, тауга менеп китте.

Гайсонең диңгез өстеннэн атлап килүе

16 Кич җиткэч, Аның шәкертлэре диңгез буена төштелэр дэ, 17 көймэгэ утырып, диңгезнең аръягына, Капарнаумга таба йөзеп киттелэр. Караңгы төште, э Гайсэ исэ һаман күренмэде. 18 Диңгездэ каты җил купканлыктан, дулкыннар көчэйде. 19 Егерме биш яки утыз стадия чамасы киткэннэн соң алар, диңгез өстеннэн атлап көймәгэ якынлашып килүче Гайсәне күреп, куркып калдылар. 20 Эмма Гайсә аларга: - Бу Мин, курыкмагыз, - диде. 21 Алар Аны кәймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта көймэ алар бара торган ярга килеп туктады.

Гайсэ - тормыш икмэге

22 Икенче конне дә халык диңгез ярында тора иде әле. Алар анда бер генэ көймә булуын, ул кеймэгә шэкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннэр иде. 23 Раббы шәкрана итеп биргән икмәкне ашаган урынга Тибериас шәһәреннэн башка көймәләр дә килеп туктады. 24 Шулай итеп, халык анда Гайсэнең дә, Аның шәкертлэренең дә юклыгын күргәч, көймәләргә утырып, Капарнаумга Гайсәне эзләргә китте. 25 Аны диңгезнең аръягында эзләп тапкач: - Остаз! Син монда кайчан килдең? - дип сорадылар. 26 Гайсә аларга: - Сезгә чын дөресен эйтэм: сез Мине могҗизалы галэмэтлэр күргәнегез әчен түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганыгыз өчен эзлисез. 27 Фани ризык өчен түгел, бэлки мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз. Аны сезгэ Адэм Улы бирэчәк, чөнки Алла Ата Үзенең тамгасын Аңа салды, - диде. 28 Аннан соң алар: - Алла эшләрен башкару өчен безгэ нэрсә эшләргә кирәк? - дип сорадылар. 29 - Алланың эше менэ шул: Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман китерегез, - дип җавап бирде Гайсә. 30 Алар Аңа эйттеләр: - Без Сиңа иман китерерлек нинди галэмэт күрсәтерсең? Син нәрсә эшләрсең? 31 Изге Язмада: «Ул аларга ашар ечен күктән икмәк бирде», - дип язылганча, безнең атабабаларыбыз чүлдэ манна ашаганнар. 32 Гайсә аларга: - Сезгэ чын дөресен эйтэм: ул икмэкне сезгэ Муса бирмэде. Э сезгэ Минем Атам күктән хак икмәк бирә. 33 Күктэн иңеп, дөньяга тормыш Бирүче - Ул Алла икмәге, - диде. 34 Алар Гайсәгә: - Эфәндем! Безгә һәрвакыт шундый икмәк бирче, - диделәр. 35 Гайсә исэ, аларга әйтте: - Мин - тормыш икмәге: Миңа килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман китерүче һичкайчан сусамас. 36 Лэкин Мин сезгә: сез Мине күрдегез, әмма Миңа иман китермисез, - дидем. 37 Атам Миңа юллаган һәркем Миңа киләчэк һәм Миңа килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен, 38 чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибэргэн Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем. 39 Мине җибәргән Атамның ихтыяры исэ шул: Ул Миңа биргән беркемне дә югалтмаска, бәлки кыямәт көнендә үледән терелтергә тиешмен.40 Мине җибәргән Атамның ихтыяры шул: Улын күреп, Улына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышы булсын. Мин аны кыямэт көнендэ терелтеп торгызачакмын. 41 Яһүдлэр, Аның «Мин - күктән иңгән икмәк» дигән сүзләренә ризасызлык белдереп, үзара: 42 - Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән индем», - дип сөйли ала икән? - диештеләр. 43 Гайсә аларга җавап бирде: - Үзара сукранышмагыз: 44 Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый. Мин аны кыямэт көнендэ терелтеп торгызачакмын. 45 Пэйгамбәрләрнең язмаларында: «һэммэсе дэ Алла тарафыннан өйрэтелэчәк», - дип язылган. Атадан ишетеп өйрәнүче һәркем Миңа килә. 46 Бу эле кем дэ булса Атаны күргән дигән сүз түгел, бәлки Алладан Килүче генә Атаны күрде. 47 Сезгә чын дөресен эйтэм: Миңа иман китерүченең мәңгелек тормышы бар. 48 Мин - тормыш икмэге. 49 Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашадылар һәм үлделәр. 50 Күктән иңүче икмәк исэ шундый ки, аны ашаучы үлмәс. 51 Мин - күктән иңгән тере икмәк, бу икмэкне ашаучы мэңге яшәр. Мин бирэчәк икмәк исэ - ул Минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен ечен бирәчәкмен. 52 Шуннан соң яһүдләр, ачуланышып: - Бу Кеше Үзенең тэнен безгә ашар өчен ничек бирэ алыр икән? - дип үзара бик каты бэхэслэштеләр. 53 Гайсэ исә, аларга эйтте: - Сезгэ чын дөресен әйтәм: Адәм Улының тэнен ашамасагыз һэм Аның канын эчмэсэгез, сезнең үзегездэ тормыш булмаячак. 54 Минем тэнемне ашап Минем канымны эчүченең мэңгелек тормышы бар. Мин аны кыямэт көнендэ терелтеп торгызачакмын. 55 Минем тэнем - чын ризык, Минем каным - чын эчемлек. 56 Минем тэнемне ашап, Минем канымны эчүче Миндэ кала, Мин аңарда калам. 57 Мине тере Атам җибәрде һэм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшэячэк. 58 Бу - күктэн иңгэн икмәк. Ул икмэк сезнең аталарыгыз ашаган манна кебек түгел: алар үлгэннэр. Э бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. 59 Ул боларны Капарнаумда өйрәткэн вакытта синагогада сөйлэде.

Сез до киторго теломисезме?

60 Гайсэнең күп шэкертлэре, боларны ишеткэннэн соң: - Нинди авыр сүзлэр! Моны кем тыңлый алсын? - диделэр. 61 Әмма Гайсә күңеленнән шәкертләренең сукрануларын белеп: - Сезне шушы рэнҗетэме! 62 Адэм Улының элек булган урынына күтэрелүен күрсэгез нэрсэ булыр? 63 Тик Рух кына тормыш бирэ, кешенең монда көче юк; Мин сезгэ сөйлэгэн сүзлэр - рух һэм тормыш. 64 Эмма сезнең арагызда иман китермәүчелэр дэ бар, - дип эйтте. Чөнки Гайсэ кемнең иман китермэвен һэм кемнең Үзенә хыянэт итэчэген баштан ук белде. 65 Ул сүзен дэвам итеп: - Менэ шуның өчен, Мин сезгэ Атам җибәрмэсэ, Минем яныма беркемнең дэ килэ алмаячагын эйттем, - диде. 66 Шул вакыттан, Гайсэнең күп кенэ шэкертлэре Аннан аерылып киттелэр һэм башка Аның белэн бергэ йөрмэделэр. 67 Шуннан соң, Гайсә унике шэкертеннэн: - Сез дэ китэргэ теләмисезме? - дип сорады. 68 Симон Питер Аңа: - Раббым! Без кемгэ барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзлэре Синдэ бит. 69 Без Сиңа иман китерэбез, Сине Алланың Изге Заты дип таныйбыз, - дип җавап бирде. 70 Гайсэ аларга: - Мин сез уникене сайлап алдым түгелме? Эмма сезнең арагызда берегез иблис, - диде. 71 Ул соңрак Үзенә хыянәт итәчәк уникенең берсе булган Симон улы Яһүд Искариот хакында әйтте.

Гайсэ һэм Аның энелэре

7:1 Шуннан соң, яһүдләр Гайсәне үтерергә эзләгәнлектән, Ул Яһүдиядә булырга теләмәде. Шуңа күрэ, Гайсә Галилеядә калырга булды. 2 Яһүдләрнең Чатыр Кору бәйрэме якынлашкач, 3 энелэре Аңа: - Галилеядэн Яһүдиягэ бар, Синең эшләгән эшләреңне шәкертләрең дә күрсен. 4 Беркем дә эшен яшереп эшләми, бәлки үзен таныту юлын эзләр; әгәр андый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дөньяга күрсәт, - дип әйттелэр. 5 Аңа хәтта энеләре дә иман китермәделәр. 6 Гайсэ аларга әйтте: - Минем вакыт килеп җитмәде әле, ә сезнең өчен һәркайчан вакыт. 7 Сезгә дөнья нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтен күрсәтә, чөнки Мин аның эшләре явыз булганлыгына һәрвакыт шаһәдәт биреп торам. 8 Сез бу бәйрәмгә барыгыз, э Мин бармыйм, чөнки Минем вакыт килеп җитмэде әле. 9 Ул аларга шулай дип Галилеядэ калды, 10 эмма энеләре киткэч, яшерен рәвештә, Ул да бәйрәмгә барды.

Гайсэ Чатыр Кору бэйрэмендэ

11 Яһүдлэр исэ: - Ул кайда икэн? - дип, Аны бәйрәмдә эзләп йөрделәр. 12 Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Кайберләре: - Ул яхшы, - диделэр, башкалары исә: - Юк, Ул халыкны аздыра, - дип сөйләделәр. 13 Әмма, яһүдләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде. 14 Гайсә бәйрәм уртасында Алла Йортына кереп ейрәтә башлады. 15 Яһүдләр: - Бу кеше бер дэ укымыйча, кайдан шундый белем алган икән? - дип гаҗәпләнделәр. 16 Гайсэ аларга: - Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бэлки Мине Җибэрүченеке. 17 Кем дә кем Аның ихтыярын башкарырга теләсэ, бу ейрәтүнең Алладанмы, яки Мин Үземнән сөйлимме икәнен белер. 18 Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен Җибәрүченең данын Эзлэүче эчкерсез һәм Аңарда ялган юк. " Муса сезгә канунны бирде түгелме? Э сезнең берегез дэ аны үтәми. Ни өчен Мине үтерергә йөрисез? - дип әйтте. 20 Кешеләр: - Сиңа җен кагылдымы эллэ? Кем Сине үтерергэ йөри? - диделәр. 21 Гайсә, сүзен дэвам итеп, аларга: - Мин бер эш эшлэдем һэм сез һэммәгез шуңа гаҗэпләнәсез. 22 Муса сезгэ сөннәт бирде, - гэрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә, - һәм сез шимбә конне дэ ир баланы сеннәткә утыртасыз. 23 Муса кануны бозылмасын дип, шимбә көнне дэ ир бала сөннәткә утыртыла икэн, шимбэ көнне бер кешене бәтенлэй савыктырган өчен, нигэ Миңа ачуыгыз килэ? 24 Тышкы күренешкә генэ карап хөкем итмәгез, бәлки дөрес хөкем итегез.

Гайсэ - Мэсихме?

25 Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенэ: - Бу эллә яһүдлэр үтерергә теләгән Кешеме? 26 Әнә, Ул ачыктан-ачык сөйли, ә алар Аңа бер сүз дә эйтмиләр: әллә башлыклар Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлармы икән? 27 Эмма без Аның кайдан икәнен беләбез. Э инде Мәсих килгәндә, Аның кайдан икэнлеген беркем дә белмәс, - диделэр. 28 Гайсә, Алла Йортында әйрэткэндә игълан итеп: - Сез Мине беләсез һәм кайдан икэнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнэн Үзем килмэдем, һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез, 29 ә Мин Аны беләм, чөнки Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде. 30 Алар Гайсэне тотып алырга телЭделэр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты килеп җитмэгэн иде әле. 31 Халык арасында исә, күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм: - Мэсих килгэч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләрне күрсәтерме икән? - диештеләр. 32 Фарисейләр халыкның Гайсэ хакында шулай пышылдашканнарын ишеткәннэн соң, баш руханилар белән берләшеп, Аны тотып алу әчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр. 33 Гайсә аларга: - Мин сезнең арагызда озак булмам, тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын. 34 Мине эзлэрсез, эмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, - дип әйтте. 35 Шунда яһүдләр үзара: - Ул без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икэн? Эллэ Ул, греклар арасына таралып яшәүчеләр янына китеп, грекларны өйрәтергә телиме икән? 36 Аның: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килэ алмассыз», - дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? - диделәр. 37 Бэйрәмнең соңгы, бөек кенендә Гайсә торып игълан итте: - Кем сусаса, Миңа килсен дэ эчсен. 38 Кем Миңа иман китерсә, Изге Язмада әйтелгәнчә, «аның күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак». 39 Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында эйтте, чәнки Гайсэ эле данлы ителмәгәнгә күрә, аларга Изге Рух бирелмәгән иде. 40 Аның бу сүзлэрен тыңлаган халык арасында кайберләре: - Ул чынлап та вәгъдэ ителгән Пәйгамбәр, - диделәр. 41 Берләре: - Бу - Мәсих. Ә башкалары: - Мәсих Галилеядән килер микән? 42 Изге Язмада: Мәсих Давыт нэселеннэн булачак һәм ул туган шәһэрдән - Битлеһемнән киләчәк, - дип язылган түгелме? диделэр. 43 Шулай итеп, халык арасында Аның хакында бәхәс чыкты. 44 Аларның кайберләре Аны тотып алырга телэделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермэде. 45 Тэртип саклаучылар, баш руханилар һәм фарисейләр янына кайткач, алардан: - Ни өчен Аны тотып китермәдегез? - дип сорадылар. Тегелэр: 46 - Бу Кеше сөйләгән кебек, берэүнең дә һичкайчан сөйлэгэне юк, - дип җавап бирделэр. 47 Фарисейләр аларга: - Әллә сез дә алдандыгызмы? 48 Башлыклардан яки фарисейләрдән кем дэ булса Аңа иман китердеме? 49 Ләкин канунны белмәгән бу халык ләгънэт ителгән. 50 Фарисейлэрнең берсе - элегрәк Гайсә янына килеп киткэн Никэдим - аларга: 51 - Безнең канун кешене башта тыңламыйча һәм аның ни эшләгэнен белмичә аны хөкем итәме? - диде. 52 Аңа: - Эллә син дэ Галилеядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Галилеядэн һич тэ пэйгамбэр чыкмас, - дип җавап бирделәр. 53 Барысы да өйләренә таралгач.

Уйнишлыкта тотылган хатын

8:1 Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2 Иртә белән Ул яңадан Алла Йортына килгэч, Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. 3 Шулчак канунчылар һәм фарисейләр уйнашлыкта тотылган бер хатынны, халык янына китереп, уртага бастырып куйдылар 4 һәм Гайсәгә: - Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды. 5 Муса канунда мондыйларны таш атып бэреп үтерергә әмер бирэ, э Син нәрсэ әйтерсең? - диделәр. 6 Алар моны, Гайсэне сынау өчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз дигэн уй белән эйттелэр. Әмма Гайсә, түбән иелеп, бармагы белэн җиргә яза башлады. 7 Алар Аннан сорауларын дэвам иткэнгэ, Ул, торып басып, аларга: - Сезнең кайсыгыз гөнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын, - диде. 8 һәм, тагын түбэн иелеп, җиргә язуын дэвам итте. 9 Алар исэ, моны ишеткэч, өлкэннэреннэн башлап бер-бер артлы чыгып киттелэр. Гайсэ уртада басып торган хатын белэн ялгыз калды. 10 Гайсэ, торып басып: - Сеңелем! Алар кайда? Сине беркем дэ хөкем итмэдеме? - дип сорады. 11 Хатын: - Беркем дэ, Эфәндем! - диде. Гайсэ аңа: - Мйн дэ сине хөкем итмим: бар, башка гөнаһ эшлэмэ, - диде.

Гайсо дөньяга яктылык

12 Гайсэ халыкка тагын: - Мин - дөньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячэк, бэлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, - дип әйтте. 13 Шуннан соң, фарисейләр Аңа: - Син Үз хакыңда Үзең шаһэдэт бирәсең, Синең шаһәдәтең хак түгел, - диделэр. 14 Гайсэ аларга: - Мин Үз хакымда Үзем шаһэдәт бирсәм дэ, Минем шаһэдэтем хак, чөнки кайдан килеп кая баруымны белэм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез. 15 Сез кешеләрнең үлчэме буенча хөкем итэсез, э Мин беркемне дэ хөкем итмим. 16 Мин хөкем итсэм дэ, Минем хөкемем хак, чөнки Мин ялгыз түгел, бэлки Мин Үземне җибэргэн Ата белән бергэ. 17 Сезнең кануныгызда да: «Ике кешенең шаһәдэте хак», - дип язылган. 18 Мин Үз хакымда Үзем шаһэдэт бирэм һэм Минем хакта Мине җибэргән Ата да шаһәдәт бирэ, - дип җавап бирде. 19 Шуннан соң Гайсәдән: - Синең атаң кайда? - дип сорадылар. Гайсэ: - Сез Мине дә, Минем Атамны да белмисез. Эгәр Мине белсәгез, сез Минем Атамны да белер идегез, - диде. 20 Гайсә бу сүзлэрне Алла Йортында өйрэткэндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дэ Аңа кул тидермэде, чөнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле.

Мин китэчэк урынга сез килэ алмассыз

21 Гайсә аларга янә: - Мин китэм, сез Мине эзлэрсез һэм үзегезнең гөнаһыгыз эчендә үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килэ алмассыз, - дип әйтте. 22 Яһүдләр: - Ул Үзен Үзе үтерэчэк микэнни? Чөнки: «Мин китэчэк урынга сез килә алмассыз», - ди бит, - диештеләр. 23 Ул аларга: - Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, - диде. 24 - Сез Минем мәңге бар икәнемә ышанмасагыз, үз гөнаһларыгыз эчендә үләрсез. Шуңа күрә Мин сезгэ: «Сез гөнаһларыгыз эчендә үләрсез», - дидем. 25 Шуннан соң, Аннан: - Кем соң Син? - дип сорадылар. - Мин сезгә Үземнең кемлегемне инде күптән әйтәм, - диде аларга Гайсә. 26 - Сезнең хакта күп сөйлэп сезне хөкем итэ алыр идем. Эмма Мине Җибәрүче хак, һэм Мин, Аннан нәрсэ ишетсәм, шуны дөньяга сөйлим. 27 Алар Гайсәнең Ата хакында сөйләвен аңламадылар. 28 Гайсә аларга әйтте: - Сез Адәм Улын күтәргән вакытта, Минем мәңге бар икәнемне һәм Минем Үзлетемнэн һичнәрсә эшләмэвемне, бәлки, Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйләвемне белерсез. 29 Мине Җибэрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чөнки Мин һәрвакыт Ул телэгэн эшләрне генә эшлим. 30 Ул боларны сөйләгән чакта, күпләр Аңа иман китерделэр.

Ибраһимның балалары

31 Гайсэ Үзенэ иман китергән яһүдләргә: - Минем сүзлэремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертлэрем булырсыз. 32 Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итэр, - дип эйтте. 33 Аңа: - Без Ибраһим нэселеннэн, - диделэр, - һәм һичкайчан да беркемнең дэ колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», - дисең? 34 - Сезгэ чын дөресен әйтэм: гөнаһ эшлэүче һәркем - гөнаһның колы. 35 Кол өйдэ мэңге тормый, э атаның улы мәңге тора. 36 Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсэ, сез чын мәгънэсендэ ирекле булачаксыз. 37 Мин сезнең Ибраһим нэселеннэн булуыгызны беләм, әмма Минем сүзлэремэ сездэ урын булмаганга күрэ, Мине үтерергә йөрисез. 38 Мин Атам янында күргэннэрем турында сөйлим, э сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, - диде аларга Гайсэ. 39 Алар җавап биреп: - Безнең атабыз - Ибраһим, - диделэр. Гайсә аларга эйтте: - Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшлэр идегез. 40 Ә хәзер Мине, Алладан ишеткэн хакыйкатьне сөйлэгэн Кешене, үтерергә йөрисез. Ибраһим моны эшлэмэде. 41 Сез үз атагызның эшлэрен эшлисез. Алар Аңа: - Без уйнаштан тумаган, безнең Атабыз бер генэ: Ул - Алла, - диделэр. 42 Гайсә аларга эйтте: - Сезнең атагыз Алла булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Алладан килдем. Мин Үзлегемнэн килмәдем, бәлки Мине Ул җибэрде. 43 Ни өчен сез Мин сөйлэгэннэрне аңламыйсыз? Чөнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз. 44 Сезнең атагыз - иблис, һэм сез атагызның теләклэрен үтэргә телисез. Ул, баштан ук, кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һэм хэзер дэ тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул ялган сөйлэгэн вакытта үзенекен сөйли, чөнки ул - ялганчы һэм ялганның атасы. 45 Ә Мин хакыйкатьне сөйләгәнгә күрэ сез Минем сүзләремә ышанмыйсыз. 46 Минем гөнаһта гаепле икәнемне сезнең кайсыгыз күрсәтә алыр? Әгәр хакыйкатьне сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? 47 Кем Алладан булса, ул Алла сүзләрен тыңлар; ә сез, Алладан булмаганга күрә, тыңламыйсыз.

Гайсэ һэм Ибраһим

48 Моңа яһүдләр: - «Син самарияле, Синең эчеңцэ җен бар», - дип әйтүебез дөрес түгелме әллә? - диделәр. 49 Гайсә җавап бирде: - Миндэ җен юк. Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез. 50 Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, э Эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хөкем итэ. 51 Сезгэ чын дөресен әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул һичкайчан үлем күрмәячәк. 52 Яһүдләр Аңа: - Менә хәзер Синдэ җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбэрләр дә үлделәр, э Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да үлемне татымас», - дисең. 53 Син безнең атабыз Ибраһимнан да бөегрэкме? Ул үлгән, пәйгамбэрләр дә үлгәннэр. Син Үзеңне кем дип саныйсың? 54 Гайсә җавап бирде: - Мин Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Мине сез «Аллабыз» дип атаган Минем Атам данлый. 55 Сез Аны белмисез, ә Мин Аны белэм. Мин Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. 56 Сезнең атагыз Ибраһим Минем көнемне күрэчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды. 57 Яһүдләр Аның бу сүзләренә: - Сиңа әле илле яшь тэ юк, э Син Ибраһимны күрдеңме? - диделәр. 58 Гайсә аларга әйтте: - Сезгә чын доресен әйтәм: Ибраһим булганга кадәр Мин Бар. 59 Шул чакта алар, Аңа ату өчен кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Алла Йортыннан чыгып китте.

Тумыштан сукырның курэ башлавы

9:1 Гайсэ, үтеп барышлый, тумыштан ук сукыр бер кешене күрде. 2 Шэкертлэре Аннан: - Остаз! Бу кешенең сукыр булып тууы кемнең гөнаһыннан: бу кеше үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? - дип сорадылар. 3 Гайсә җавап бирде: - Бу кеше үзе дэ, ата-анасы эшлэгэн гөнаһ өчен дэ сукыр түтел. Ул аның авыруы аркылы Алла эшләре күренсен өчен сукыр булып туды. 4 Көн үткэнче, без Мине Җибэрүченең эшлэрен башкарырга тиешбез. Төн килә, ул чакта һичкем берни эшли алмас. 5 Мин дөньяда вакытта, Мин - дөньяга яктылык. 6 Шулай дип, Ул җиргэ төкерде, төкереге белэн изеп лай ясап, шул лайны сукырның күзлэренә сөртте дә 7 аңа: - Силоам буасына барып юын, - диде. (Силоам - «Җибәрелгән» дигән мэгънэдә.) Ул барып юынды һэм күзлэре күрэ торган булып кайтты. 8 Аның күршеләре һәм элек аның хәер сорашып утьфганын күргән кешелэр: - Бу соң, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? - диделэр. 9 Кайберлэре: - Бу - шул. Э кайберләре: - Шуңа охшаган, - диделэр. Ул үзе исә: - Мин шул кеше, - диде. 10 Аннан: - Күзләрең ничек ачылды соң? - дип сорадылар. 11 Ул җавабында: - Гайсэ атлы Кеше лай ясап күзлэремэ сөртте, аннан: «Силоам буасына барып юын», - диде. Мин барып юынган идем, күзләрем ачылды, - диде. 12 Аннан: «Ул Кеше кайда?» - дип сорагач, ул: - Мин белмим, - дип җавап бирде. 13 Элек сукыр булган бу кешене фарисейлэр янына алып бардылар. 14 Гайсә лай ясап сукырның күзлэрен ачкан көн - шимбэ көн иде. 15 Фарисейләр да аннан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: - Ул минем күзләремэ лай сылады, мин юындым да күрә башладым, - диде. 16 Кайбер фарисейләр: - Бу Кеше шимбә көнне тотмый, шуңа күрә Ул Алладан түгел, - дип эйттеләр. Э башкалары: - Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтлэрне ничек эшли алсын? - диделәр. һәм алар арасында бәхәс чыкты. 17 Элеге сукырдан: - Син Аның турында нәрсә әйтерсең, Ул бит синең күзләреңне ачты? - дип сорадылар. - Ул - пәйгамбәр, - дип җавап бирде теге кеше. 18 Әмма яһүдләр аның сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмаганга күрэ, күзләре ачылган кешенең ата-анасын чакырып, 19 алардан: - Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ул хэзер ничек күрэ? - дип сорадылар. 20 Ата-анасы аларга: - Без аның улыбыз икәнен һәм сукыр булып туганын белэбез. 21 Э аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннэн сорагыз, үзе хакында үзе сәйләсен, - дип җавап бирделэр. 22 Сукырның ата-анасы, яһүдләрдән курыкканга күрә, шулай диделәр. Чөнки яһүдләр, Гайсәнең Мэсих икэнен икърар итүче һәркемне синагогадан аерырга дип сүз куешкан иделәр. 23 Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», - диделәр. 24 Шулай итеп, алар, элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, аңа: - Алланы ихтирам ит! Без ул Кешенең гөнаһлы икэнен белэбез, - диделәр. 25 Ул аларга җавабында: - Ул гөнаһлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына белэм: мин сукыр идем, э хэзер күрәм, - дип әйтте. 26 Алар тагын аннан: - Ул нэрсә эшләде? Синең күзләреңне ничек ачты? - дип сорадылар. 27 Ул аларга: - Мин инде сезгә сөйләдем, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен тагын ишетергэ телисез? Эллэ сез дә Аның шәкертләре булырга телисезме? - дип җавап бирде. 28 Алар аңа, бик ачуланып: - Син - Аның шәкерте, ә без - Муса шәкертлэре. 29 Без Алланъщ Муса белән сөйлэшкэнен белэбез, э бу Гайсэ дигән Кешенең кайдан икәнен дэ белмибез, - диделәр. 30 Күрэ башлаган кеше аларга җавап биреп: - Шунысы гаҗәп тэ: сез Аның кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзлэремне ачты! 31 Без Алланың гөнаһлыларны тыңламавын белэбез, әмма Аллага табынучыны һәм Аның ихтыярын башкаручыны Ул тьщлый. 32 Кемнең дә булса тумьпптан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында гомердә дә ишетелгэне юк. 33 Ул Кеше Алладан булмаса, һичнэрсэ булдыра алмас иде, - дип әйтте. 34 - Башыңнан аягыңа тикле гөнаһта тугансың, синме безне өйрәтэсең? - дип, алар аны куып чыгардылар.

Рухи сукырлык

35 Гайсэ, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны табып: - Син Адәм Улына иман китерәсеңме? - дип сорады. 36 Ул: - Әфэндем, мин Аңа иман китерү өчен Аның кем икәнен эйт миңа, - дип җавап бирде. 37 Гайсэ эйтте: - Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сөйләшә. 38 Ул исэ: - Раббым, мин иман китерәм! - дип, җиргә егылып, Аңа табынды. 39 Гайсә: - Мин бу дөньяга күрми торганнар күрсеннэр, ә күрэ торганнар сукырайсыннар дип, хөкем итү өчен килдем, - дип әйтте. 40 Аның янында булган кайбер фарисейләр, моны ишеткәч, Аңа: - Эллә без дэ сукырмы? - диделэр. 41 - Сез сукыр булсагыз, гөнаһыгыз өчен гаепле булмас идегез; ә сез, күрәбез, дигәнлектән гөнаһыгыз үзегездә кала, - дип эйтте Гайсэ.

Гайсэ - яхшы көтүче

10:1 - Сезгә чын доресен әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, бэлки башка юл белэн керә, ул - карак һәм юлбасар. 2 Ә капкадан керүче сарыкларга көтүче була: 3 Аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул, сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга. 4 Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар. 5 Алар, чит кешенең тавышын танымаганга күрә, аның артыннан бармыйлар, э аннан качып китәләр. 6 Гайсә аларга бу мэсэлне сөйләде, лэкин алар Аның нәрсә хакында сейләгәнен аңламадылар. 7 Шулай итеп, Гайсә аларга янә: - Сезгэ чын дөресен эйтэм: Мин - сарыкларга капка. 8 Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, ләкин сарыклар аларны тыңламадылар. 9 Мин - капка. Минем аша керүче котылачак, керепчыгып йериячәк һәм кетүлек табачак. 10 Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү ечен генә килә. Мин исә, аларда тормыш булсын, мул тормыш булсын дип килдем. 11 Мин - яхшы кетүче: яхшы кетүче сарыклары ечен җанын бирэ. 12-13 Э ялланган кетүче - чын кетүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга күрә, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгэнен күреп, сарыкларны ташлап качып китэ, бүре сарыкларга һөҗүм итеп аларны таратып бетерэ. 14-15 Мин - яхшы көтүче. Ата Мине, Мин Атаны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен тормышымны бирэм. 16 Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиешмен. Алар Минем тавышымны ишетэчәкләр һәм бер көтү, бер көтүче булачак. 17 Ата Мине шуның өчен ярата: Мин тормышымны, аны яңадан алу өчен бирәм. 18 Аны Миннән беркем дэ алмый, бэлки Мин аны Үзем бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да вәкаләтем бар. Мондый боерыкны Мин Атамнан кабул итеп алдым. 19 Бу сүзлэр нэтиҗэсендэ яһүдлэр арасында янә бэхәс чыкты. 20 Аларның күбесе: - Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни өчен Аны тыңлыйсыз? - дип әйттелэр. 21 Башкалары исә: - Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы эллэ? - диделэр.

Яһудләр Гайсэне кабул итмиләр

22 Кыш җиткәч, Иерусалимда Яңару бәйрәме вакытында, 23 Гайсә Алла Йортында Сөләйманның баганалы залында йөргэн вакытта, 24 яһүдләр, Аның тирэсенә җыелып, Аңа: - Син безне интектергеч билгесезлектә озак тотарсьщмы? Син Мәсих булсаң, безгэ ачык итеп эйт, - диделэр. 25 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: - Мин сезгә әйттем, э сез ышанмыйсыз. Мин Атам исеменнэн эшләгән эшләр Минем хакта шаһэдэт бирэлэр. 26 Әмма сез иман китермисез, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел. 27 Минем сарыкларым Минем тавышымны ишетэлэр, Мин дэ аларны таныйм, һәм алар Минем артымнан баралар. 28 Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан да һәлак булмаячаклар һэм аларны беркем дә Минем кулымнан тартып ала алмаячак. 29 Аларны Миңа биргән Атам һэммәсеннэн дә бөек. Минем Атамньщ кульшнан аларны тартып алырга беркемнең дэ хэленнэн килмэячәк. 30 Мин һэм Ата - бер. 31 Шуннан соң яһүдләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар. 32 Гайсә аларга: - Мин сезгә Атам исеменнэн күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы өчен сез Мине таш атып бэреп үтерергэ телисез? - дип әйтте. 33 Яһүдлэр Аңа: - Без Сине яхшы эшлэрең өчен түгел, бэлки Алланы хөрмэт итмичә, Аңа каршы көфер сүз сөйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Алла дип әйтүең өчен үтерергә телибез, - дип җавап бирделэр. 34 Гайсә аларга: - Алланың «"Сез - илаһлар", - дидем Мин» дип әйткән сүзләре сезнең кануныгызда язылган түтелме? 35 Ул Алла сүзе бирелгәннәрне илаһлар дип атаган икән, - ә Изге Язма бозыла алмый, - 36 ничек сез, Ата изге эшкэ аерып дөньяга җибэргэн Затка, Мин «Мин - Алла Улы», дип әйтеп тә, «Көфер сөйлисең», дисез? 37 Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз. 38 Э инде башкарам икэн, Минем Үземэ ьпнанмасагыз да, Атамның Миндэ, Минем Атамда икэнлекне белү һәм аңлау өчен, эшләремә ышаньпыз, - дип әйтте. 39 Шунда Аны тагью кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте. 40 Шуннан соң, Гайсэ тагын Иорданның аръягына, элек Яхъя чумдырган урынга китте һәм шунда кадцы.41 Күпләр Аның янына килделэр һәм бер-берсенә: - Яхъя һичбер могҗизалы галэмэт күрсәтмәде, әмма Яхъяның Аның турында әйткэннәре һэммэсе дә дөрес булды, - диделәр. 42 һэм анда күплэр Аңа иман китерделәр.

Гайсәнең Лазарны улгәннән соң терелтеп торгызуы

11:1 Мәрьям белән аның апасы Мэритэ яшәгэн Бетани авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде. 2 Мәрьям - Ходайның аякларын ислемай белэн майлап, чэче белән сөрткән хатынкыз, ә авыручы Лазар - аның абыйсы иде. 3 Кыз туганнар Гайсәгэ: - Раббым! Син яраткан Лазар авырый, - дип хәбәр җибәрделэр. 4 Гайсә моны ишеткәч: - Бу авыру үлемгә түтел, бэлки Алла даны хакына һәм бу авыру аша Алла Улы данлансын өчен, - диде. 5 Гайсә Мәритәне, аның сеңлесен һәм Лазарны ярата иде, 6 әмма Ул Лазарның авыру икэнен ишеткэч тә булган урынында тагын ике көнгә тоткарланды. 7 Шуннан соң шәкертләренә: - Яңадан Яһүдиягэ барыйк, - диде. 8 Шәкертлэре Аңа: - Остаз! Эле күптән түтел генэ яһүдлэр Сине таш атып бэреп үтерергэ йөргәннәр иде, Син тагын шунда барасыңмы? - диделэр. 9 Гайсә җавап бирде: - Көн яктылыгы унике сәгать түтелме соң? Көндез йөрүче абьшмый, чөнки ул бу дөньяның яктысын күрә. 10 Э төнлэ йөрүче абына, чөнки анда яктылык юк. 11 Шуннан соң Гайсә сүзен дәвам итте: - Безнең дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам. 12 Аның шәкертләре: - Раббым! Йоклап киткэн булса, савыгыр, - диделәр. 13 Гайсә аның үлгәнлеге хакында эйтте, э алар исә гадәттәге йокы турында сөйли дип уйладылар. 14 Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп: - Лазар үлде. 15 Сез иман китерсен дип анда булмавыма сезнең өчен шатланам. Эйдә, аның янына барыйк, - диде. 16 Игезэк кушаматлы Тома шэкертләргә: - Эйдәгез, киттек, Аның белән бергэ без дэ үлик, - дип әйтте. 17 Гайсә, Бетанигэ килеп җиткәч, Лазарньщ инде дүрт көн буена кабердә ятуын ишетте. 18 Бетани исэ Иерусалимга, унбиш стадия чамасы гына иде. 19 Абыйлары өчен кайгыручы Мәритэ белэн Мәрьямне юатырга байтак яһүдлэр килгән иде. 20 Мэритэ, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә ейдэ калды. 21 Мәритә Гайсәгә эйтте: - Раббым! Син монда булган булсаң, минем абыем үлмәгән булыр иде. 22 Эмма хәзер дә беләм: Син Алладан нәрсә генә сорасаң да, Алла Сиңа бирәчэк. 23 Гайсә аңа: - Синең абыең үледэн тереләчәк, - диде. 24 Мәритә Аңа әйтте: - Кыямәт көнендә - терелү вакытында - аның тереләчәген белэм. 25 Гайсэ аңа: - Мин - терелү һәм тормыш. Миңа иман китерүче кеше үлсә дә яшәячәк. 26 Яшәүче һәм Миңа иман китерүче һәркем һичкайчан үлмәс. Син моңа ышанасыңмы? - диде. 27 Мәритэ Аңа: - Әйе, Раббым! Мин Синең дәньяга килергә тиеш булган Алла Улы Мәсих икәнеңэ ышанам, - диде. 28 Моны эйткәч, Мәритэ китеп барды һәм, сиздермичә тенә, сеңлесе Мәрьямне чакырып: - Остаз монда, Ул сине чакыра, - диде. 29 Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте. 30 Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Мәритә белән очрашкан урында тора иде. 31 Мәрьям белән бергә булган юатучы яһүдләр, аның җәһәт кенә торып чыгып китүен күрделэр дә, елар өчен кабер янына китте дип уйлап, аның артыннан киттелэр. 32 Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп: - Раббым! Син монда булган булсаң, минем абыем үлмәгэн булыр иде, - дип, Аның аякларына егылды. 33 Гайсә, Мәрьямнең һәм аның белән килгэн яһүдләрнең елауларын күреп, Үзе дә борчылып көенде һәм: 34 - Сез аны кайда күмдегез? - дип сорады. Алар Аңа: - Эйдә, барыйк, Раббым! Үзең күрерсең, - диделәр. 35 Гайсә елады. 36 Моны күреп яһүдләр: - Карагыз әле, Ул Лазарны ничек яраткан икән! - диештеләр. 37 Ә кайберлэре: - Ул сукырның күзләрен ачкан икән, ник соң Лазарны да үлемнән алып калу өчен берәр нәрсә эшли алмаган? - диделәр. 38 Гайсә тагын да ныграк көенгэн хәлдә кабер янына килде. Кабер мэгарэ булып, аңа керү юлы таш белән бастырып куелган иде. 39 Гайсә: - Ташны читкә алып куегыз, - диде. Үлгэн кешенең сеңлесе Мэритэ Аңа: - Раббым! Ул инде ислэнгэн, чөнки ул үлгэннән соң дүрт көн үтте, - диде. 40 Гайсэ аңа: - Мин Сиңа, «Әгәр иман китерсәң, Алланың даньш күрәчәксең», дип әйтмэдемме? - диде. 41 Мэгарэ авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсэ исә, югарыга карап: - Атам! Сиңа Мине ишеткэнең өчен рэхмәт әйтәм. 42 Тавышымны һәрвакыт ишетүеңне белэм, лэкин бу сүзлэремне монда басып торучы кешеләр өчен, Мине Синең җибәргәнеңә ышансыннар өчен эйтэм, - диде. 43 Моны әйткәннән соң Ул көчле тавыш белән: - Лазар! Чык! - диде. 44 Шул вакыт үлгэн кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йөзе яулык белән капланган иде. Гайсэ: - Чишегез аны, йөрсен, - диде.

Фарисейләр Гайсәне үтерергэ ниятлиләр

45 Мәрьям янына килгән яһүдләрнең күбесе, Гайсэ эшлэгэн эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр. 46 Э кайберләре, фарисейлэр янына барып, аларга I айсә эшләгән эшлэр турында сөйлэделэр. 47 Шунда баш руханилар һэм фарисейләр киңәшмә җыйдылар. Алар: - Безгә нәрсә эшләргэ, - диештеләр. - Бу кеше күп галэмэтләр күрсәтә. 48 Аны шул кее калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчэк, һәм римлылар килеп, безнең җиребезне дә, халкыбызны да басып алачаклар. 49 Аларның берсе, ул елны иң баш рухани булган Каяфас, аларга: - Сез бернэрсэ дэ белмисез! 50 Бөтен халык һэлак булуга караганда, халык ечен бер кешенең үлүе - сезнең өчен хәерлерәк. Сез шуны аңламыйсыз, - диде. 51-52 Ул моны үзеннэн сөйләмәде, бэлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең халык өчен, халык ечен генә дә түгел, бэлки таралган Алла балаларын бергэ җыю очен дэ үләчэген алдан әйтеп бирде. 53 Шул көннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр. 54 Шуңа күрә Гайсә инде яһүдләр арасында ачыктан-ачык йөрмэде. Ул аннан чүл янындагы бер өлкәгә, Әфрәим дигән шэһәргә китте һәм Үзенең шэкертлэре белән шунда калды. 55 Яһүдләрнең Коткарылу бэйрэме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнең төрле почмакларыннан күп халык килде. 56 Халык Гайсәне эзлэде. Алар Алла Йортында бер-берсенә: - Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килерме икән? - диештеләр. 57 Баш руханилар һэм фарисейләр исә, Гайсәне тотып алу өчен, Аның кайда икәнлеген белгән кешеләр безгә килеп әйтергэ тиешлэр, дип эмер бирделэр.

Гайсэне Бетанидэ майлау

12:1 Гайсә, Коткарылу бәйрәменә алты көн кала, Бетани авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Лазар яши иде. 2 Анда Гайсэ хөрмэтенә аш мэҗлесе җыйдылар, Мэритэ хезмәт күрсәтеп йөрде, э Лазар Гайсә белән бергэ табын янында утыра иде. 3 Мэрьям, бер кадак нардтан ясалган бик кыйммәтле саф ислемай алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чэче белэн сөртте. Өй эче ислемайның хуш исе белән тулды. 4 Шунда Гайсэнең шэкертлэреннэн берсе - Аңа хыянэт итәчәк Яһүд Искариот: 5 - Ни өчен бу ислемайны өч йөз динарга сатып фәкыйрьлэргә бүлеп бирмэскэ иде? - диде. 6 Ул моны һич тә фэкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен эйтте. Уртак акча янчыгын йөртү аның вазифасында иде. Ул үзенэ аннан акча ала торган иде. 7 Гайсэ моңа җавап бирде: - Мәрьямгэ тимэ, ул бу эшне Мине күмү көненэ саклады, 8 чөнки фэкыйрьлэр һэрвакыт сезнең белән булырлар, э Мин сезнең белэн һэрвакыт бергә булмам. 9 Шул вакытта күп яһүдләр Гайсэнең Бетанидә икэнлеген белеп, шунда килделэр. Алар Гайсэ өчен генэ түгел, Ул терелткэн Лазарны күрү өчен дә килгэннэр иде. 10 Шунлыктан баш руханилар Лазарны да үтерергэ карар чыгардылар, 11 чөнки аның аркасында, күп яһүдлэр Гайсә янына килеп, Аңа иман китерделэр.

Гайсэ тантана белэн Иерусалимга керэ

12 Икенче көнне бэйрэмгә килгән халык арасында: «Гайсэ Иерусалимга килэ икэн», - дигэн хэбэр таралды. 13 Алар, хөрмэ ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыктылар һэм аңа: «Осанна! Ходай исеме белэн Килүче һәм Исраил Патшасы мөбарэк булсын!» - дип кычкырдылар. 14 Гайсэ исэ, бер ишәк табып, аңа атланды һэм Изге Язмада язылганча булды: 15 «Сион кызы, курыкма! Менә, яшь ишэккэ атланып, синең Патшаң килэ». 16 Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсэ данлы ителгәннэн соң Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хэтерләренэ төшерделәр. 17 Элек Аның белән бергэ булган кешеләр Аның Лазарны кабердән чакырып чыгарып, үледән терелтүенә шаһәдәт бирделәр. 18 Халык Аны каршыларга чыкты, чөнки алар Аның шундый могҗизалы галәмәт кылганын ишеткәннәр иде. 19 Фарисейләр исә, үзара: - Күрәсезме, безгэ бернәрсә дэ ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, - диделәр.

Гайсэ Үзенең үлэчэген белгертеп эйтэ

20 Бәйрәмдә Аллага табыну өчен килүчелэр арасында берничә грек та бар иде. 21 Алар Галилеядэге Бетсайдтан булган Филип янына килеп, аннан: - Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, - дип үтенделәр. 22 Филип бу турыда Эндригэ эйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сөйләделәр. 23 Гайсә аларга җавабында: - Адэм Улының данлы ителү вакыты җитте, - диде. 24 - Сезгә чын дөресен эйтэм: җиргэ төшкән бодай бөртеге үлмәсэ, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер. 25 Үзенең җанын яратучы аны һэлак итәчәк, ә бу дөньяда үз җанына нәфрәт белән караучы аны мәңгелек тормыш өчен саклаячак. 26 Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмэтчем дә шунда булыр. Миңа хезмэт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. 27 Күңелем Минем хэзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» - дипме? Лэкин шушы сэгатькә Мин моның өчен килдем дә. 28 Атам! Исемеңне данла. Шул вакыт күктән: - Мин данладым һэм данлаячакмын, - дигэн аваз килде. 29 Шунда торган һәм моны ишеткән халык: - Күк күкрэде, - диде. Кайберләре исә: - Аңа фәрештэ сөйлэде, - диделэр. 30 Моңа каршы Гайсэ: - Бу аваз Минем өчен түгел, бәлки сезнең өчен килде. 31 Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның мирзасы куылачак. 32 Мин җирдән күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, - диде. 33 Ул моны Үзенең нинди үлем белэн үлэчәген белгертеп әйтте. 34 Халык Аңа җавап бирде: - Без кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек, э Син ничек, Адәм Улы күтәрелергә тиеш, дисең? Кем Ул - Адәм Улы? 35 Шунда Гайсә аларга: - Яктылык сезнең белэн бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен яктылык бар чагында йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми. 36 Яктылык сезнең белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, - диде. Шушы сүзлэрне әйткэннән соң Гайсә алар яныннан китеп яшеренде.

Халыкның Гайсэгэ иман китермәве

37 Ул халык адцында шулкадәр күп могҗизалы галәмәтләр күрсэтсэ дә, алар Аңа иман китермэгэнгэ күрэ, 38 Исай пэйгамбэрнең: «Раббым! Безнең хәбәргә кем иман китерде? Ходайның кодрэте кемгэ ачылды?» дигән сүзләре тормышка ашты. 39 Алар иман китерә алмадылар, чөнки Исай әйткәнчә: 40 «Ул аларның күзлэрен күрмәс итте, йөрәклэрен таш кебек катырды; югыйсә алар күзлэре белән күрерлэр, йәрәкләре белән аңларлар, үзләрен савыктырыуны сорап Миңа мөрәҗэгать итәрләр иде». 41 Исай бу сүзлэрне Гайсэнең данын күргәнгә күрэ эйткэн, ул шулай дип Аның турында сөйлэгэн. 42 Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерде, ләкин фарисейләрнең аларны синагогадан аеруларыннан куркып, икърар итмэделэр, 43 чөнки Алла данына караганда кешеләр данын күбрәк яраттылар. 44 Гайсэ исә көчле тавыш белэн: - Миңа иман китерүче Минем Үземә түгел, бәлки Мине Җибәрүчегә иман китерэ, - диде. 45 - Мине күрүче Мине Җибәрүчене күрэ. 46 Мин, Миңа иман китерүче караңгылыкта калмасын дип, дөньяга яктылык булып килдем. 47 Кем дэ булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, Мин аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяга хөкем итү өчен түгел, бэлки дөньяны коткару өчен килдем. 48 Мине кире кагып, сүзлэремне кабул итмәүченең үз хөкемчесе бар: аны Мин әйткән сүз кыямәт көнендә хөкем итәчэк. 49 Мин Үземнән сөйлэмәдем, бәлки Мине җибәргэн Ата нэрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Миңа әмер бирде. 50 Мин Аның эмере мэңгелек тормыш китерүен беләм. Шулай итеп, Мин һәр сүзне Миңа Атам әйткәнчә сейлим.

Гайсэ шэкертлэренең аякларын юа

13:1 Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дөньядан Ата хозурына китү сәгате җиткэнен белеп, дөньяда булган үзенекелэрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белэн күрсэтте. 2 Иблис Симон Искариот улы Яһүднең күңеленэ Гайсәгә хыянэт итү фикерен салганнан соң, Гайсә шәкертләре белән кичке аш ашаган вакытта, 3 Атаның һэрнэрсэне Аның кулына биргэнен һэм Үзенең Алладан килеп Алла янына китүен белеп, 4 урыныннан торды да, өс киемен салып, биленэ сөлге урады. 5 һәм лэгәнгә су салып, шәкертлэренең аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сөлге белән сөртеп барды. 6 Нәүбәт Симон Питер янына җиткәч, Питер Аңа: - Раббым! Синме минем аякларымны юасың? - диде. 7 - Син әле хәзер Минем нәрсэ эшләвемне аңламыйсың, - дип җавап бирде Гайсә, - әмма соңыннан аңларсың. 8 - Син минем аякларымны һичкайчан юарга тиеш түгелсең, - диде Питер. - Синең аякларыңны юмасам, Миндә синең өлешең булмас, - дип җавап бирде Гайсэ. 9 - Раббым! - диде Симон Питер. - Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр. 10 - Юынган кешенең бөтен тәне чиста була. Шуңа күрә аның аякларыннан башка бүтән җирен юу кирәк түгел. - диде Гайсә. - Сез чиста, эмма барыгыз да түгел. 11 Үзенә кемнең хыянэт итәчәген белгәнгә күрә Ул: «Сезнең барыгыз да чиста түгел», - диде. 12 Ул, шәкертләренең аякларын юып бетергэч, киемен киеп, яңадан урынына барып утырды һэм аларга: - Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13 Сез Мине Остаз һәм Раббы дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын. 14 Шулай итеп, Мин, сезнең Ходаегыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиешсез. 15 Мин сезгә эшлэгэн кебек, сез дә шулай эшләсен дип, сезгэ үрнэк күрсәттем. 16 Сезгә чын дөресен әйтәм: хезмэтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түтел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөек түгел. 17 Сез хәзер моны беләсез, белгэнегезне үтисез икән, сез - бэхетле. 18 Мин барыгыз турында да сейләмим. Кемнэрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге Язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы үкчэсен күтэрде», - дип язылган сүзлэр тормышка ашырга тиеш. 19 Ул эш булган вакытта сез Минем мэңге бар икэнемә иман китерсен өчен, Мин сезгә бу сүзләр тормышка ашканчы ук сөйлим. 20Сезгэ чын дөресен эйтәм: Мин җибәргәнне кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине Җибэрүчене кабул итә.

Гайсэ хыянэтче Яһүдне фаш итэ

21 Моны сөйләгәннән соң Гайсэ борчылды һәм Ул шэкертләренэ шаһэдэт биреп: - Сезгэ чын дөресен эйтэм: сезнең берегез Миңа хыянэт итэчәк, - диде. 22 Шэкертлэре исә, Аның кем хакында сөйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар. 23 Аларның берсе - Гайсэнең яраткан шәкерте - Аның күкрэгенэ терэлеп диярлек утыра иде. 24 Симон Питер шул шэкерткэ, Гайсэнең кем хакында сөйлэвен сорарга кушып, ишарә итте. 25 Теге шәкерт, Гайсэгә тагын да якынрак килеп, Аннан: - Раббым, ул кем? - дип сорады. 26 Гайсэ җавап биреп: - Мин бер сынык икмәкне кемгә манып бирсәм, ул - шул, - диде һэм, бер сынык икмэкне манып, Симон Искариот улы Яһүдкэ бирде. 27 Шул сыныкны алганнан соң ук аңа шайтан керде. Шунда Гайсэ Яһүдкэ: - Эшлисе эшеңне тизрэк эшлэ, - диде. 28 Эмма Гайсэнең аңа ни өчен шулай дип әйтүен анда утыручыларның берсе дә аңламады. 29 Акча янчыгы Яһүдтэ булганлыктан, кайберәүләр Гайсә аңа бэйрэм өчен безгэ кирэк булган эйберлэрне сатып алырга, яки фэкыйрьлэргә нәрсэ дэ булса бирергә кушкандыр дип уйладылар. 30 Яһүд, сыныкны алгач та, чыгып китте. Төн иде.

Яңа эмер бирэм: бер-берегезне яратыгыз

31 Ул чыгып киткэч, Гайсэ эйтте: - Хэзер Адэм Улы данлы ителде һэм Аның аша Алла данлы ителде. 32 Алла да Адэм Улын Үзендэ данлы итәчэк, һэм Аның аша Үзе данлы ителгәч үк, Аны данлы итэчэк. 33 Балаларым! Мин сезнең белэн инде озак булмам. Сез Мине эзлэрсез. Яһүдлэргэ эйткән сүзләремне сезгэ дә әйтәм: Сез Мин китэчэк урынга килэ алмассыз. 34 Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дэ бер-берегезне яратыгыз. 35 Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерлэр. 36 Симон Питер Гайсэдэн: - Раббым! Син кая китәсең? - дип сорады. Гайсә аңа: - Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, - дип җавап бирде. 37 - Раббым! Ни өчен мин Синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Мин Синең өчен җанымны бирергэ дә әзер, - диде Аңа Питер. 38 Гайсә аңа: - Син Минем өчен җаныңны бирергә дә эзерме? Сиңа чын дересен эйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннэн өч тапкыр ваз кичэчэксең, - диде.

Мин - юл, хакыйкатъ һэм тормыш

14:1 - Борчылмагыз! Аллага ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз. 2 Минем Атам йортында торыр урын күп. Эгәр дә алай булмаса, Мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерлэргэ барам. 3 Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын өчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын. 4 Мин бара торган урынга сез юлны беләсез. 5 Тома Гайсәгә: - Раббым! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? - диде. 6 Гайсә аңа: - Мин - юл, хакыйкать һэм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмас. 7 Мине белэсез икэн, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез һәм Аны күрдегез, - дии әйтте. 8 - Раббым! Безгә Атаны күрсэт һәм без канәгать булырбыз, - диде Аңа Филип. 9 - Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белэн бергә булып та син Мине белмисеңме? - дип әйтте Гайсә. - Мине күргэн кеше, Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсэт», - дисең? 10 Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгэ сөйлэгэн сүзләрне Мин Үземнән сөйләмим, ә Миндәге Ата Үзенең эшлэрен башкара. 11 Минем: «Мин Атада һәм Ата Миндә», - дигән сүзләремә ышаныгыз. Мин әйткән сүзлэргә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем аркылы ышаныгыз. 12 Сезгә чын дөресен әйтәм: Миңа иман китерүче Мин башкарган эшләрне һәм аларга караганда да бәегрэк эшлэрне башкарыр, чәнки Мин Атам янына барам. 13 Ата Улында данлы ителсен әчен, Минем исемемнэн Атадан нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. 14 Минем исемемнэн Миннән нәрсэ сорасагыз да, Мин аны эшләрмен.

Гайсо вэгъдэ шпкэн Изге Рух

15 - Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтэрсез. 16 Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. 17 Ул Яклаучы - Хакыйкать Рухы. Дәнья Аны күрмәгәнгә һәм белмэгэнгэ күрэ кабул итэ алмый, ә сез Аны белэсез, ченки Ул сездэ калачак. 18 Сезне ятим калдырмаячакмын, чөнки сезнең янга килэм. 19 Денья Мине бераздан күрмэячэк, э сез күрәчэксез. Мин яшим, сез дә яшәячәксез. 20 Ул көнне сез Минем - Атамда, сезнең - Миндә һәм Минем сездә икәнлегемне беләчәксез. 21 Минем эмерлэремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен. 22 Яһүд (Яһүд Искариот түгел) Аннан: - Раббым! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түтел, ә безгэ күрсэтергэ телисең? - дип сорады. 23 Гайсэ аңа җавабында: - Мине яратучы Минем сүзлэремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без аның янына килеп, аның белэн бергә ящәрбез. 24 Мине яратмаучы Минем сүзләремне тотмый. Сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бэлки Мине җибәргән Атадан, - дип эйтте. 25 - Мин сезгэ боларны сезнең белән бергә булганда ук әйттем. 26 Э Минем исемемнән Ата җибәрэчэк Яклаучы - Изге Рух - сезне һәрнәрсәгә өйрэтәчәк һәм Мин сезгә сейләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тешерәчәк. 27 Сезгэ тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгэ бирәм, әмма сезгә Минем биргәнем дәнья биргән кебек түгел. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28 Сез Минем: «Сездән китэм һәм сезгэ килэчэкмен», - дигэнемне ишеттегез. Сез Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Минем Атам Миннән бөегрәк. 29 Мин сезгә бу сүзләрне ул хәл тормышка ашканда сез ышансын өчен хәзер сөйлэдем. 30 Сезнең белән күп сөйлэшмәм инде, чөнки бу дөньяның мирзасы килә. Аның Миндә һичнәрсәсе юк. 31 Эмма дөнья белсен: Мин Атаны яратам һэм, Ата Миңа нинди әмер биргән булса, Мин шуны башкарам. Торыгыз, моннан китик, - диде.

Гайсэ - чын йөзем чыбыгы

15:1 - Мин - чын йәзем чыбыгы, ә Минем Атам - йәзем үстерүче. 2 Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм җимеш бирэ торган һәр ботакны күбрэк җимеш бирсен дип чистарта. 3 Минем сезгэ сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз. 4 Миндэ торыгыз, һэм Мин сездә торырмын. Йезем чыбыгында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндэ тормасагыз, сез дэ бирә алмассыз. 5 Мин - йөзем чыбыгы, э сез - ботаклар. Кем Миндә торса һэм Мин аңарда торсам - ул күп җимеш бирер, чәнки Миннэн башка бернәрсә дә эшли алмассыз. 6 Кем Миндэ тормаса, ботак кебек читкә ташланыр һэм корып бетэр, ә андый ботакларны җыеп утка ташлыйлар һэм алар яналар. 7 Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзлэрем сездэ торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм сезгә бирелер. 8 Күп җимеш китереп сез Минем шэкер гләрем булырсыз, һәм моның белэн Минем Атам данланыр. 9 Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббэтемдэ горыгыз. 10 Мин Атамның эмерлэрен үтәп, Аның мохэббәтендә горам, һәм сез дә, Минем эмерлэремне үтәсэгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз. 11 Минем куанычым сездә булсын һэм сезнең куанычыгыз тулы булсын дии, Мин боларны сезгә сөйләдем. 12 Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 13 Дуслары өчен үзенең җанын биргэн кешенең яратуыннан да бөек ярату юк. 14 Минем эмерләремне үтэсәгез, сез - Минем дусларым. 15 Мин инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче үз хуҗасының нэрсэ эшләвен белми, ә Мин сезне дусларым дип атадым, чөнки Атамнан ишеткәннәремнең һәммәсен сезгә белдердем. 16 Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: Сез барып җимеш бирегез һэм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемемнән Атадан нэрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. 17 Минем сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.

Дөньяның нэфрэте

18 - Дөнья сезгә нәфрәт итә икән, исегездэ тотыгыз: ул сездэн элек Миңа нэфрэт итте. 19 Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, бэлки Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезгә шуңа күрэ нэфрэт итэ. 20 Минем: «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел», - дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дэ эзәрлеклэрлэр. Минем сүземне тотканнар икэн, сезнекен дә готарлар. 21 Алар боларның барысын да сез Минеке бултанлыктан эшләрләр, чөнки Мине Җибәрүчене белмилэр. 22 Мин килеп аларга сөйләмэгән булсам, аларның гөнаһта гаеплэре булмас иде, э хәзер гөнаһларын акларлык чаралары юк. 23 Миңа нәфрэт итүче Минем Атама да нэфрәт итә. 24 Мин башка беркем дэ эшләмәгән эшләрне алар арасында күрсәтмәгэн булсам, аларның генаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер күрделэр һәм Миңа да, Атама да нэфрәтләнделэр. 25 Эмма аларның канунында: «Алар Миңа бер сэбәпсезгэ нәфрэтлэнделәр», - дип язылган сүзләр тормышка ашсын ечен шулай булды. 26 Мин Атадан сезгэ Яклаучы җибэрэчәкмен. Ул - Атадан чыккан Хакыйкать Рухы - килгәч, Минем хакта шаһэдәт бирэчэк. 27 Сез дэ шаһэдэт бирерсез, чөнки сез баштан ук Минем белэн булдыгыз.

16:1 - Мин боларны сез вэсвэсэгә бирелмәсен өчен сөйләдем. 2 Сезне синагогалардан аерырлар. Хэтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче һәркем Аллага шуның белэн хезмэт итэм дип уйлар. 3 һәм шулай эшлэрлэр, чөнки алар Атаны да, Мине дә белмэделэр. 4 Мин моны сезгэ шуның өчен әйттем: ул вакыт җиткэч, сез ул хакта сөйләгэнемне исегезгэ төшерерсез. Мин боларны сезгэ башта ук сөйлэмэдем, чөнки сезнең белән бергэ булдым.

Яклаучының килүе

5 Ә хэзер Мин Үземне Җибэрүче янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннэн: «Кая барасың?» - дип сорамый. 6 Мин боларны сезгә сөйлэгэнгэ күрэ, сезнең күңелегез кайгы белэн тулды. 7 Эмма Мин сезгә дөресен сөйлим: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк; чөнки, Мин китмэсэм, сезгэ Яклаучы килмэячэк; э китсэм, Мин Аны сезгэ җибэрэчэкмен. 8 Ул килгэч, гөнаһка, тэкъвалыкка һәм хөкемгэ карата дөньяны фаш итәчэк: 9 гөнаһ -аларның Миңа иман китермэүлэрендэ; 10 тәкъвалык - Минем Атам янына баруымда һэм сезнең инде Мине бүтэн күрмәвегездә; 11 хөкем - бу дөньяның мирзасы инде хөкем ителүдэ. 12 Сезгэ сөйлисе сүзлэрем бик күп, әмма сез аларны хэзер кабул итэ алмассыз. 13 Ул - Хакыйкать Рухы - килгәч, сезгэ тулы хакыйкатькә юл күрсэтеп торачак. Ул сезгэ Үзеннэн түгел, бэлки ишеткэнен сөйләячәк һэм булачак хәлләрне белдерэчэк. 14 Ул, Минекеннэн алып сөйләп, Мине данлаячак. 15 Атаныкы булган барлык нэрсэлэр - Минеке; Мин шуңа күрэ: «Минекеннән алып сезгә белдерэчэк», - дидем.

Шэкертлэрнең кайгысы шатлыкка эйлэнер

16 - Сез Мине бераздан күрмәячәксез инде, һәм янә бераздан Мине күрәчәксез. 17 Шуннан соң Аның кайбер шәкертлэре бер-берсенэ: - «Бераздан сез Мине күрмәячэксез, һэм янә бераздан Мине күрәчәксез», һәм: «Мин Атам янына барам», - дип әйтүе нәрсәне аңлата икэн? 18 «Бераздан» дигэне нәрсэ икән? Аның нэрсә сөйләгәнен аңламыйбыз! - диештеләр. 19 Гайсэ, Үзеннән нәрсә турында сорарга теләгәннәрен белеп, аларга: - Сез Минем: «Сез Мине бераздан күрмәячәксез, һәм янә бераздан Мине күрэчэксез», - дигән сүзләрем хакында бер-берегездэн сорашасызмы? 20 Сезгә чын дөресен эйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, э дөнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. 21 Сэгате җиткэч, бала тудыручы хатын җэфа чигә, әмма баласын тудыргач, дөньяга кеше тудыру шатлыгыннан газаплануын хәтерлэми. 22 Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрәчәкмен, һәм сезнең күңелегез куаначак, һәм куанычыгызны сездән беркем дә ала алмаячак. 23 Ул көнне сез Миннэн бернэрсә турында да сорамассыз. Сезгә чын дәресен эйтәм: Минем исемемнән Атадан нәрсэ генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. 24 Моңарчы сез Минем исемемнән бернэрсэ дэ сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һэм сезнең куанычыгыз тулы булыр.

Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем

25 Моңарчы Мин сезгэ мэсәллэр белән сөйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде мәсәллэр белән сейлэмэм, бәлки Ата хакында ачык итеп сөйлэрмен. 26 Ул кенне сез Минем исемемнән сорарсыз. Мин: «сезнең әчен Атадан үтенермен», - димим, 27 чөнки сез Мине яратканга һәм Минем Алладан килгән булуыма ышанганга күрә, Ата Үзе сезне ярата. 28 Мин дөньяга Атадан килдем; һәм менә яңадан доньяны калдырып, Ата янына китәм. 29 Шэкертлэре Аңа: - Менә хәзер Син мәсәлләр белән түгел, э ачык итеп сөйлисең. 30 Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм хәтта Сиңа сорауны сүзләр белән эйтүнең кирәк тә түгеллеген күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Алладан килгэн булуыңа ышанабыз, - диделәр. 31 Гайсә аларга җавап бирде: - Сез хәзер ышанасызмы? 32 Менә вакыт җитә һәм җитте дэ инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китэчэк. Сез Мине ялгыз кадцырачаксыз. Лэкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән. 33 Мин моны сезгэ тынычлыгыгыз Миндэ булуыгызда булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем.

Гайсэнең догасы

17:1 Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап: - Атам! Вакыт җитте, - диде. - Улың Сине данласын өчен, Улыңны данлы ит. 2 Син Аңа биргән кешелэрнең барысына да Ул мәңгелек тормыш бирсен өчен, Аңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек бирдең. 3 Сине, бердэнбер хак Алланы, һәм Син җибэргән Гайсә Мәсихне белү - шул мәңгелек тормыштыр. 4 Мин, Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Сине җирдә данладым. 5 Хэзер Син, Атам, Үзеңнең яныңда Мине данлы ит. Дөнья яратылганга кадәр Синең белән булган вакыттагы даным белэн мине данлы ит. 6 Син дәньядан Миңа биргән кешелэргэ Синең исемеңне ачып бирдем. Алар Синеке иде һәм Син аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм 7 хәзер алар Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икэнлеген беләләр. 8 Чөнки Син Миңа эйткән сүзләрне аларга җиткердем, алар кабул иттеләр. һәм Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнлеккэ иман китерделәр. 9 Мин алар өчен үтенәм. Бөтен дөнья өчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннэр өчен үтенәм, чөнки алар Синеке. 10 Минем бөтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр - Минеке. Мин алар аркылы данлы ителдем. 11 Мин инде дөньяда түгел, ә алар әле деньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар өчен, аларны Үзеңнең исемеңдә, Син Миңа биргән исемеңдә саклап тор. 12 Алар белән бергэ дөньяда булганда, Мин аларны Синең исемеңдә - Синең Миңа биргән исемеңдэ саклап тоттым. Мин аларны сакладым һәм Изге Язмада язылган сүзләр тормышка ашсын өчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады. 13 Хэзер исә Мин Синең яныңа барам. Мин бу сүзлэрне, аларда куанычым тулы булсын өчен, дөньяда чакта сөйлим. 14 Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дәнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. 15 Мин Синнэн аларны дөньядан алуыңны түгел, бэлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. 16 Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. 17 Аларны Үз хакыйкатеңцә изге ит. Синең сүзең - хакыйкать. 18 Син Мине дәньяга җибэргэн кебек, Мин дә аларны дөньяга җибэрдем. 19 Алар да хакыйкатьтә изге ителсеннәр дип, Үземне алар хакына изге итәм. 20 Мин алар өчен генә түгел, бәлки аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенэм: 21 Бөтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һэм Мин Синдә булган кебек, Синең Мине җибэргәнеңә дөнья иман китерсен әчен, алар да Бездә булсыннар. 22 Миңа Син биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар. 23 Мин - аларда, Син - Миндэ. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бер булсыннар. 24 Атам! Син Миңа биргэн кешелэрнең Мин булачак урында Минем белән бергә булуларын телим. Алар, Син Мине дөнья яратылганга кадэр үк сөйгэнгэ күрә, Миңа биргән данны күрсеннэр иде. 25 Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин Сине беләм, һәм алар да Мине Син җибэргәнне белэлэр. 26 Синең Миңа булган мэхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дэ аларда булыйм дип, Мин Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен.

Гайсэне кулга алу

18:1 Бу сүзлэрне әйткәннән соң, Гайсә Үзенең шәкертләре белэн Кедрон инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде. 2 Гайсә Үзенең шәкертлэре белэн еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итүче Яһүд тэ белә иде. 3 Яһүд, гаскәри төркем белэн һәм баш руханилар һэм фарисейлэр җибэргэн тэртип саклаучылар белэн бергә шунда килде. Алар факеллар, якгырткычлар һәм кораллар тоткан иделәр. 4 Гайсә исә, Үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты һэм алардан: - Кемне эзлисез? - дип сорады. 5 Алар Аңа: - Насаралы Гайсэне, - дип җавап бирделәр. Гайсэ аларга: - Ул - Мин, - диде. Хыянәт итүче Яһүд тә алар белән шунда тора иде. 6 Гайсә: «Ул - Мин», - дигәч, алар артка чигенеп китеп, җиргэ егылдылар. 7 Ул янә: - Кемне эзлисез? - дип сорады. Алар: - Насаралы Гайсәне, - диделәр. 8 Гайсэ җавап бирде: - Мин инде сезгә: «Ул - Мин», - дип әйттем бит. Сез Мине эзлисез икэн, минем белән булган кешеләрне чыгарып җибэрегез. 9 Ул шулай дип: «Син Миңа биргэннәрнең берсен дэ югалтмадым», - дигән сүзлэр тормышка ашсын өчен эйтте. 10 Симон Питернең исә кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һэм иң баш руханиның хезмэтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Ул хезмэтченең исеме Мэлик иде. 11 Эмма Гайсә Питергә: Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәне Мин эчмэм дип уйлыйсыңмы әллэ? - диде. 12 Гаскәриләр, аларның меңбашы һэм яһүдлэрнең тэргип саклаучылары Гайсэне тотып бэйлэгэч, 13 башта шул елның иң баш рухание булган Каяфасның каенатасы Әнэс янына алып бардылар. 14 Яһүдләргә: «Халык өчен бер кешенең үлүе хәерлерәк», - дип киңәш биргән кеше шул Каяфас иде. 15 Симон Питер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шэкерт исә, иң баш рухани белэн яхшы мөнэсәбәттэ булганга күрә, Гайсэ белән иң баш руханиның ишегалдына керә алды. 16 Э Питер тышта ишек артында басып калды. Аннары иң баш рухани белэн яхшы мөнәсәбэттэ булган теге шэкерт чыкты. Ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Питерне эчкэ алып керде. 17 Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Питергә: - Син дэ Бу Кешенең шэкертеме әллә? - дип сорагач, ул: - Юк, - диде. 18 Салкын булганлыктан хезмәтчеләр һәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Питер дэ алар белән бергэ җылынып торды. 19 Иң баш рухани исэ Гайсэдән Аның шәкертлэре һәм нэрсә өйрэтүе турында сорашты. 20 Гайсэ аңа: - Мин дөньяга ачык сөйлэдем. һәрвакыт яһүдләр җыела торган синагогада һәм Алла Йортында өйрәттем һэм яшеренеп һичнәрсә сөйләмәдем. 21 Нигә Миннән сорыйсың? Минем сөйләгәннэремне ишеткэннэрдән сора. Минем нэрсә сөйләгәнемне алар белэлэр, - дип җавап бирде. 22 Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе Аның яңагына сугып: - Иң баш руханига Син шулай җавап бирәсеңме? - диде. 23 Гайсэ аңа: - Мин ялган сөйлэгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сәйләгәнмен икән, нигэ Миңа сугасың? - дип җавап бирде. 24 Энәс Аны, бәйләнгән хәлдә, иң баш рухани Каяфас янына җибәрде. 25 Симон Питердән шунда җылынып торганда: - Син дә Аның шэкертләренең берсе түгелме? - дип сорадылар. Ул: - Юк, - дип ваз кичте. 26 Иң баш рухани хезмәтчеләренең берсе, колагын Питер чабып өзгэн кешенең туганы, аңа: - Мин сине Гайсә белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? - диде. 27 Питер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтэч кычкырды. 28 Гайсәне Каяфас яныннан идарэче сараена алып килделәр. Бу хәл иртэ белән булды. Алар Коткарылу бэйрэменең ашын ашарга мөмкин булсын өчен, пакьләнүләре бозылмасын дип, идарэче сараена кермәделэр. 29 Идарәче Пилат, алар янына чыгып: - Сез Бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? - дип сорады. 30 Алар аңа: - Ул җинаятьче булмаса, без Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, - дип җавап бирделәр. 31 Пилат аларга: - Аны кануныгыз буенча үзегез хәкем итегез, - диде. Яһүдләр аңа: - Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, - диделәр. 32 Бу Гайсәнең Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарэ итеп әйткән сүзе тормышка ашсын өчен эйтелде. 33 Шунда Пилат яңадан сараена керде һэм, Гайсэне чакыртып, Аннан: - Син Яһүдләр Патшасымы? - дип сорады. 34 Гайсә аңа: - Син моны үзеңнән генә әйтәсеңме, яки Минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме? - диде. 35 Пилат әйтте: - Эллэ мин яһүдме? Сине миңа Синең халкың һәм баш руханилар тапшырдылар. Син нэрсэ эшлэдең? 36 - Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмэтчеләрем яһүдлэр кулына тапшырылмавым өчен көрэшкән булырлар иде, эмма хәзер Минем Патшалыгым моннан түгел, - дип җавап бирде Гайсә. 37 Пилат Аңа: - Димәк, Син Патша? - диде. Гайсэ җавап бирде: - Син Мине Патша дисең. Мин хакыйкать хакында шаһәдәт бирү өчен тудым, Мин дөньяга да шуның өчен килдем. Минем тавышымны хакыйкатьтэн булган һәркем тыңлый. 38 Пилат Аңа: - Нәрсә ул - хакыйкать? диде. Моны ойткәннән соң, ул яңадан яһүдлэр янына чыгып: - Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, - диде. 39 - Сезнең горефгадәтегез буенча, Коткарылу бәйрәмендә мин сезгэ бер тоткынны азат итэргә тиешмен. Яһүдлэр Патшасын азат итүемне телисезме? 40 Шунда барысы да: - Аны түгел, Бараббасны чыгар! - дип кычкырдылар. Бараббас исэ юлбасар иде.

Үлем хөкеме

19:1 Шуннан соң, Пилат Гайсэне камчы белэн суктырырга кушты. 2 Гаскэрилэр, Аның башына күгэн агачы чыбыкларыннан таҗ үреп куйдылар, өстенә куе кызыл төстэге япанча кидерделэр, 3 һэм берсе артыннан берсе Аның янына килеп: - Яшэсен Яһүдлэр Патшасы! - дип, яңакларына суктылар. 4 Пилат, янэ чыгып, халыкка әйтте: - Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү өчен Аны сезнең янга чыгарам. 5 Башына чэнечкеле таҗ, өстенэ япанча кигэн Гайсэ чыкты. Пилат аларга: - Менэ - Кеше! - диде. 6 Баш руханилар һэм тәртип саклаучылар, Аны күргэч: - Хачка кадакла, кадакла Аны! - дип кычкырдылар. Пилат аларга: - Аны үзегез кадаклагыз, чөнки мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, - диде. 7 Яһүдлэр аңа: - Безнең кануныбыз бар, канун буенча Ул үлэргэ тиеш, чөнки Ул Үзен Алла Улы дип атый, - дип җавап бирделэр. 8 Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Пилат бигрәк тә куркуга төште, 9 һэм, янэ сарайга кереп, Гайсэдэн: - Син кайдан? - дип сорады. Эмма Гайсэ аңа җавап бирмәде. 10 Пилат Аңа: - Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисеңме әллә? - диде. 11 Гайсэ җавап бирде: - Сиңа югарыдан бирелмәгән булса, Минем өстэн һичбер хакимлегең булмас иде, шуңа күрә сиңа Мине тапшыручының гөнаһы синекеннэн зуррак. 12 Шуннан соң Пилат Аны азат итәргә теләде. Яһүдләр исэ: - Аны җибэрсәң, ул чакта син кайсарның дусты түгелсең; үзенүзе патша итүче һэркем - кайсарның дошманы, - дип кычкырдылар. 13 Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) дип аталган урындагы хакимлек урынына барып утырды. 14 Бу көн Коткарылу бэйрэменэ хэзерләнә торган җомга көн, алтынчы сәгать иде. Пилат яһүдлэргэ: - Менә сезнең Патшагыз! - диде. 15 Э алар: - Алып кит Аны, олаксын! Хачка кадакла! - дип кычкырдылар. - Патшагызны кадаклыйммыни? - диде Пилат. Баш руханилар: - Безнең Кайсардан башка патшабыз юк, - дип җавап бирделәр. 16 Ниһаять, ул Аны кадакларга дип, аларга тапшырды. Алар Гайсэне алып киттеләр. Гайсэне хачка кадаклау 17 Үзенең хачын күгәреп, Гайсә «Баш Сөяге», ягъни яһүдчэ Голгота дип аталган урынга килеп җитте. 18 Аны һэм Аның белән бергэ гагын ике кешене, берсен бер ягына, икенчесен икенче ягына, э Гайсәне уртага хачка кадакладылар. 19 Пилат кушканча язу язып, хач өстенә куйдылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсэ - Яһүдлэр Патшасы», - дип язылган иде. 20 Ул язуны күп яһүдләр укыды, чөнки Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын иде, һәм ул язу яһүдчэ, грекча һэм латинча язылган иде. 21 Яһүдлэрнең баш руханилары Пилатка әйттеләр: - «Яһүдләр Патшасы», - дип түгел, бәлки, «Ул Үзен: Мин - Яһүдләр Патшасы, - диде», - дип яз. 22 Пилат: - Мин нэрсэ яздым, шул язылды инде, - дип җавап бирде. 23 Гаскәриләр исә, Гайсәне хачка кадаклагач, Аның киемнәрен алып һәр гаскәригә бер елеш итеп дүрткә бүдделәр һэм чапанын да алдылар; чапан исә тегелмэгән, бэлки бербөтен тукыма иде. 24 Шулай итеп алар бер-берсенә: - Моны ертмыйк, бәлки жирәбә салышыйк, кемгэ чыгар, - диделэр. Бу Изге Язмадагы: «Алар Минем киемнәремне бүлештеләр, күлмэгем өчен жирәбә салыштылар», - дип язылган сүзләр тормышка ашсын өчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләделэр. 25 Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Килопас хатыны Мэрьям һәм Магдалалы Мэрьям басып торалар иде. 26 Гайсэ, Үзенең анасын һэм шунда ук торган сеекле шәкертен күреп, анасына: - Ханым! Менә бу - синең улың, - диде. 27 Аннары шәкерткә: - Менә бу - синең анаң! - дип әйтте. Шэкерт шуннан соң аны үз өенэ алды.

Гайсэнең үлеме

28 Шуннан соң Гайсә, һәрнәрсәнең чынга ашканын белеп, һэм Изге Язмада язылганнар тормышка ашсын дип: - Сусадым, - диде. 29 Шунда шэраб серкэсе салынган савыт тора иде. Гаскәрилэр, бер кисәк болытны серкэгэ манчып, аны иссоп ботагына элеп Аның авызына китерделәр. 30 Гайсэ серкэне татыгач: - Чынга ашты! - диде һәм, башын иеп, җан бирде. 31 Бу көн бәйрәм алдындагы җомга көн булганлыктан, яһүдләр гәүдәләрне шимбә көнгә хачта калдырмас өчен - чөнки ул шимбә бөек көн иде - Пилаттан аларның аякларын сындырып, аларны алып ташлауны сорадылар. 32 Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарның башта берсенең, аннан икенчесенең аякларын сындырдылар. 33 Эмма Гайсә янына килтэч, Аның инде үлгэн булуын күрделәр һәм шуңа күрә аякларын сындырмадылар, 34 э бер гаскэри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты. 35 Бу хәлләрне күргән кеше шул хакта, сез иман китерсен дип, шаһәдәт бирде. Аның шаһәдэте хак һэм ул хакыйкатьне сөйләвен белә. 36 Чөнки бу хәл Изге Язмада: «Аның һичбер сөяге сынмас», - дип язылган сүзләр тормышка ашсын өчен булды. 37 Изге Язманың башка бер урынында: «Алар чәнчегән Затка карарлар», - дип тә язылган.

Гайсэне кабергэ салу

38 Шуннан соң, яһүдлэрдэн куркып, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән ариматейле Йосыф Пилаттан Гайсэнең гәүдэсен алырга рәхсәт сорады. Пилат рөхсәт бирде һәм ул Гайсэнең гәүдәсен хачтан барып алды. 39 Элегрәк төнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм үзе белән йәз кадакка якын мирра белэн алоэ кушып ясалган хушбуй китерде. 40 Шулай итеп, алар, Гайсәнең гәүдәсен алып, яһүдлэрнең күмү йоласы буенча, Аны хушбуй сөртелгән кәфенгэ урадылар. 41 Гайсэ хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкем салынмаган яңа кабер бар иде. 42 Яһүдлэрнең бэйрэмгэ хэзерлек күрә торган җомга көне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, ченки кабер якын иде.

Гайсэнең терелеп торуы

20:1 Магдалалы Мэрьям атнаның беренче көнендэ иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, кабер куышы янына килде һэм кабер алдыннан ташның читкэ алып ташланганын күрде. 2 Ул шунда ук Симон Питер һәм Гайсәнең теге яраткан шәкерте янына йөгереп барып, аларга: - Ходайны кабердэн алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, - диде. 3 Питер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр. 4 Алар икесе дэ йегерделэр, эмма теге шәкерт Питергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә күрә кабер янына алданрак барып җитте. 5 Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде. 6 Аның артыннан ук Симон Питер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенне 7 һәм Аның башына чорналган яулыкны күрде, эмма яулык кэфен белән бергә түгел, бэлки, чорнап куелганча, үз урынында ята иде. 8 Шуннан соң кабер янына алданрак килгэн элеге шэкерт тә эчкә керде һәм күреп иман китерде. 9 Алар Изге Язмада Гайсәнең үлгән җиреннән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде. 10 Шуннан соң шэкертләр тагын өйлэренэ таралыштылар. 11 Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елыйелый иелеп кабер эченә карады һәм 12 анда актан киенгән ике фэрештэне күрде. Аларның берсе Гайсә гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде. 13 Алар аңардан: - Хатын! Нигә елыйсың? - дип сорадылар. - Минем Ходаемны алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, - диде ул. 14 Шулай дигәннән соң артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсэне күрде, эмма Аның Гайсә икәнен танымады. 15 Гайсә аңа: - Сеңелем! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? - дип эйтте. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: - Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китэрмен, - диде. 16 Гайсә аңа: - Мәрьям! - диде. Ә ул әйләнеп карап, яһүдчэ: - Раббуни! (ягъни Остаз) - дип әйтте. 17 Гайсэ аңа: - Миңа кагылма, чөнки Мин эле Атам янына күтәрелмәдем. Кардэшлэрем янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һэм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллам һәм сезнең Аллагыз янына күтэреләм», - диде. 18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп: - Мин Ходайны күрдем, - диде һэм аларга Гайсэнең эйткән сүзләрен сөйләп бирде. 19 Шэкертлэре шул ук көнне кич белән, яһүдләрдән куркып, йорт ишекләрен биклэп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, уртага басып, аларга: - Иминлек сезгэ! - диде. 20 Шулай дигэннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргаларын күрсәтте. Шәкертләр Ходайны күргәннәренә бик куандылар. 21 Гайсә аларга тагын: - Иминлек сезгә! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дэ сезне җибэрәм, - дип әйтте. 22 Моны әйткэч, Ул сулышын аларга өреп: - Изге Рухны кабул итегез. 23 Кемнең гөнаһларын кичерсэгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермэсэгез, аныкы кичерелмәс, - диде.

Күрмичэ иман китерүчелэр бэхетле!

24 Гайсә килгәндә уникенең берсе, Игезэк кушаматлы Тома, алар янында түгел иде. 25 Башка шэкертлэр аңа: - Без Ходайны күрдек! - диделэр. Э ул аларга: - Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә, кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, - дип әйтте. 26 Бер атнадан соң Аның шәкертләре бер йортта тагын җыелып утырганда, Тома да алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып: - Иминлек сезгә! - диде. 27 Аннары Томага: - Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз да кабыргаларыма тидер; шиклэнүеңне туктат һәм иман китер, - дип әйтте. 28 Тома Аңа җавап биреп: - Минем Ходаем һэм минем Аллам! - диде. 29 Гайсә: - Син Мине күргэнгә күрә иман китердең. Күрмичэ иман китерүчелэр бәхетле! - дип әйтте. 30 Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы галэмэтләр дә күрсәтте. 31 Болар исә сез Гайсэнең Алла Улы, Мәсих булуына иман китерсен өчен һәм, иман китереп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды.

Гайсэнең шэкертлэре белэн очрашуы

21:1 Гайсә шушы хәлләрдэн соң Тибериас диңгезе буенда шәкертлэренә янэ күренде. Аның күренүе болай булды: 2 Анда Симон Питер, Игезәк кушаматлы Тома, Галилеянең Кана шәһәреннән Натанаил, Зөбәйдәс уллары һәм Гайсәнең тагын ике шэкерте бергә иделэр. 3 Симон Питер: - Балык тотарга барам, - дигәч, калган шэкертлэр аңа: - Без дә синең белән барабыз, - диделэр. Алар көймэгэ утырып, йөзеп киттелэр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар. 4 Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертлэре Аның Гайсә икәнен танымадылар. 5 Гайсә аларга: - Егетлэр! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? - диде. Алар Аңа: - Юк, - дип җавап бирделәр. 6 Ул аларга: - Ятьмэне көймэнең уң ягына салыгыз, тотарсыз, - диде. Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. 7 Шунда Гайсәнең яраткан шэкерте Питергэ: - Бу - Ходай, - диде. «Бу - Ходай», - дигәнне ишеткәч, Симон Питер, өс киемен киеп, (ул чишенгэн иде) диңгезгэ сикерде. 8 Э ярдан йөз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шэкертләр, көймэ белән килеп, балык белән тулы ятьмәне сөйрэп ярга алып чыктылар. 9 Ярга чыккач, алар икмәкне һәм учакта яткан балыкны күрделәр. 10 Гайсә аларга: - Тоткан балыкларыгызның беразын монда алып килегез, - диде. 11 Симон Питер зур балыклар белән тулы ятьмэне өстерэп җиргә чыгарды. Анда йөз илле өч балык бар иде. Шул чаклы күп балык булуына да карамастан ятьмә ертылмады. 12 Гайсә аларга: - Ашарга килегез, - диде. Шэкертлэрнең берсе дә Аннан: «Син кем?» - дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар Аның Ходай икәнен белделэр. 13 Гайсә якынрак килеп икмэкне алды һәм аларга өләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде. 14 Бу инде Гайсәнең үлеп терелгэннэн соң шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде. 15 Гайсә, ашаганнан соң, Симон Питердән: - Юныс улы Симон! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? - дип сорады. Питер Аңа: - Әйе, Раббым! Син Минем яратуымны белэсең, - дип җавап бирде. Гайсә аңа: - Минем бәрәннәремне көт, - диде. 16 Гайсә икенче мәртәбә: Юныс улы Симон! Син Мине яратасыңмы? - дип сорады. Питер Аңа: - Эйе, Раббым! Син Минем яратуымны белэсең, - дип җавап бирде. - Минем сарыкларыма көтүче бул, - диде. 17 Өченче мәртәбә Ул аннан: - Юныс улы Симон! Син Мине яратасыңмы? - дип сорады. Питер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» - дип, өченче мэртәбә соравына көенеп, Аңа: - Раббым! Син бөтенесен беләсең. Син Минем яратуымны да беләсең, - дип җавап бирде. Гайсә аңа: - Минем сарыкларымны көт, - диде. 18 Сиңа чын дөресен әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңэ бара идең. Э картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр. 19 Ул бу сүзләрне Питернең нинди үлем белэн Алланы данлаячагын бедцереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: - Минем артымнан бар, - диде. 20 Шул вакыт Питер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкертенең килүен күрде. Бу - кичке аш вакытында Гайсэнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиңа кем хыянэт итэчәк?» дип сораган шәкерт иде. 21 Питер, аны күргәч, Гайсәдән: - Раббым! Аның белән нәрсә булачак? - дип сорады. 22 Гайсә аңа: - Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, - диде. 23 Шуңа күрә кардәшләр арасында «ул шәкерт үлмәячәк», дигән сүз таралды. Эмма Гайсә аңа «үлмәячәк» димэде, бәлки: «Мин килгэнгә кадәр аның яшэвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» - диде. 24 Бу вакыйгаларга шаһэдәт биреп, бу сүзләрне язган шәкерт - шул шэкерт була. Без аның шаһәдәтенең хак икәнен беләбез. 25 Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һэммэсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде дип уйлыйм.