The New Testament of our Lord and Saviour Jesus Christ

Маттай 1

1 Ибраћим ћәм Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнењ нәсел шәђәрәсе. 2 Ибраћим Исхакныњ, Исхак Ягъкубныњ, Ягъкуб Яћүднењ ћәм аныњ агай-энеләренењ әтисе, 3 Яћүд Тамардан туган Перес ћәм Зерахныњ әтисе, Перес Хесрунныњ, Хесрун Рамныњ, 4 Рам Амминадабныњ, Амминадаб Нахшунныњ, Нахшун Салмунныњ, 5 Салмун Рәхәбтән туган Богазныњ, Богаз Руттан туган Обиднењ, Обид Ишайныњ, 6 Ишай Давыт патшаныњ әтисе иде. Давыт Уриянењ хатыныннан туган Сµләйманныњ, 7 Сµләйман Рихәбәмнењ, Рихәбәм Абиянењ, Абия Асаныњ, 8 Аса Ећошафатныњ, Ећошафат Яћурамныњ, Яћурам Уззиянењ, 9 Уззия Йотамныњ, Йотам Әхәзнењ, Әхәз Хизәкыйянењ, 10 Хизәкыйя Менашенењ, Менаше Амонныњ, Амон Йошиянењ әтисе иде. 11 Исраил халкы кµчләп Бабылга күчерелү дәверендә Йошиянењ улы Ећоякин ћәм аныњ агай-энеләре туды. 12 Бабылга кµчләп күчерелгәннән соњ, Ећоякиннењ улы Шећалтиел туды. Шећалтиел Зеруббабелныњ, 13 Зеруббабел Абићудныњ, Абићуд Эльякыймныњ, Эльякыйм Азурныњ, 14 Азур Садыйкныњ, Садыйк Ахимнењ, Ахим Элиудныњ, 15 Элиуд Эльязарныњ, Эльязар Маттанныњ, Маттан Ягъкубныњ, 16 Ягъкуб – Мәрьямнењ ире Йосыфныњ әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды. 17 Ибраћимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабылга кµчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын ћәм Бабылга күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды. 18 Гайсә Мәсихнењ тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнењ Изге Рухтан балага узганы ачыкланган. 19 Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас µчен, ярәшүне яшертен генә µзәргә ниятләгән. 20 Әмма ул ниятләгәч, тµшендә аныњ янына Раббы фәрештәсе килде ћәм: – Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Ул карынында йµрткән бала Изге Рухтан уздырылган. 21 Ул ир бала тудырачак. Син Ања Гайсә дип исем кушарсыњ, чµнки Ул үзенењ халкын гµнаћлардан коткарачак! – диде. 22 Болар барысы да Раббыныњ пәйгамбәр аша: 23 «Менә, гыйффәтле кыз балага узачак ћәм ир бала тудырачак. Ања Иммануил дип исем кушарлар», – дигән сүзләре гамәлгә ашсын µчен булды. «Иммануил» – «Аллаћы безнењ белән» дигәнне ањлата. 24 Йосыф йокысыннан уянгач, Раббыныњ фәрештәсе нәрсә кушкан булса, шуны эшләде: ул Мәрьямгә µйләнде. 25 Әмма Мәрьям Улын тудырганчы Йосыф ања якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.

Маттай 2

1 Гайсә, Ћируд патша идарә иткән вакытта, Яћүдия ђирендәге Бәйтлехем шәћәрендә туды. Кµнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимга килделәр. 2 – Яња туган яћүдләр Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без кµнчыгыштан Аныњ йолдызын күрдек ћәм Ања табыну µчен сәђдә кылырга дип килдек. 3 Ћируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага тµште. Ћәм аныњ белән бергә бµтен Иерусалим хафаланды. 4 Халыкныњ барлык баш руханиларын ћәм канунчыларын ђыеп, ул алардан Мәсихнењ кайда туарга тиешлеген сорады. 5 – Яћүдия ђирендәге Бәйтлехем шәћәрендә, – диделәр алар. – Чµнки пәйгамбәр аркылы Аллаћы болай дип әйткән: 6 «Ћәм син, Яћүд ђирендәге – Бәйтлехем! Яћүд ђирендәге мµћим шәћәрләрдән ињ түбәне түгелсењ. Чµнки синнән Юлбашчы чыгачак. Ул Минем Исраил халкымныњ Кµтүчесе булачак». 7 Шуннан соњ Ћируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызныњ тµгәл калыккан вакытын белеште 8 ћәм, аларны Бәйтлехемгә ђибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да ђентекләп белешегез. Аны тапкач, миња хәбәр итегез. Мин дә Ања сәђдә кылырга барыр идем, – диде. 9 Патшаны тыњлаганнан соњ, йолдызчылар юлга чыктылар, ћәм алар кµнчыгышта күргән йолдыз аларныњ алларыннан барды. Бала булган урынга килеп ђиткәч, ул шул урын µстендә туктады. 10 Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сµенделәр! 11 Йолдызчылар, µйгә кергәч, анасы Мәрьям белән Баланы күрделәр. Бала каршында сәђдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Ања алтын, ладан ћәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр. 12 Тµшләрендә Ћируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр. Мисырга качу 13 Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфныњ тµшендә күренеп: – Баланы анасы белән алып Мисырга кач. Мин сиња әйткәнгә кадәр шунда кал. Чµнки Ћируд, Баланы табып, үтерергә ниятли, – диде. 14 Ул, торып, анасы белән Баланы алды ћәм тµнлә белән Мисырга китте. 15 Ћируд үлгәнгә кадәр ул анда калды. Бу исә Раббыныњ пәйгамбәр аша: «Мисырдан чакырып алдым Мин үземнењ Улымны», – дигәннәре гамәлгә ашсын µчен булды. 16 Ћируд үзенењ йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, бик ярсыды. Ул, Бәйтлехемдә ћәм аныњ тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган, ягъни йолдызчылар аркылы белгән вакытта туган бµтен ир балаларны үтерергә боерып, гаскәриләрен ђибәрде. 17 Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты: 18 «Рама шәћәрендә кµчле тавыш, кычкырып ћәм ыњгырашып елау ишетелә. Бу – балалары µчен Рәхилә елый Ћәм үзенә юатуны теләми, чµнки алар юк инде». 19 Ћируд үлгәннән соњ, Мисырда Йосыфныњ тµшендә Раббыныњ фәрештәсе күренеп: 20 – Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил ђиренә әйләнеп кайт. Чµнки Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде. 21 Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил ђиренә китте. 22 Әмма Яћүдиядә атасы Ћируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Тµшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя µлкәсенә китте ћәм 23 Насара шәћәренә барып урнашты. Раббыныњ пәйгамбәрләр аркылы: «Аны „Насаралы" дип атарлар», – дигән сүзләре шулай гамәлгә ашты.

Маттай 3

1 Ул кµннәрдә Яћүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде. 2 Ул: – Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итте. 3 Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә кычкыручыныњ тавышы: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз"», – дип Яхъя турында әйткән иде. 4 Яхъя дµя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йµрде. Ашаган ризыгы саранча ћәм кыр балы иде. 5 Аныњ янына Иерусалим халкы ћәм бµтен Яћүдия белән үрдүн буе тµбәгендә яшәүчеләр килә иде. 6 Килүчеләр үзләренењ гµнаћларын икърар иттеләр, ћәм аларны Яхъя үрдүн елгасында чумдырды. 7 Суга чумдырылырга дип, күп фарисейләрнењ ћәм саддукейларныњ килүен күреп, ул аларга: – Сез, елан токымы! Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте? 8 Ихлас күњелдән тәүбә иткәнегезне күрсәтә торган ђимеш китерегез. 9 «Безнењ атабыз – Ибраћим», – дип күњелегездән әйтәсе булмагыз. Сезгә әйтәм: Аллаћы менә бу ташлардан Ибраћимга балалар булдыра ала. 10 Балта агачлар тµбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы ђимеш бирми торган ћәр агачны кисеп утка ташлыйлар. 11 Мин, тәүбә итүегезнењ билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аныњ аяк киемнәрен күтәреп йµреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаћы Рухына ћәм утка чумдырыр. 12 Аныњ кулында ђилгәргеч; Ул ашлыкны ындырда ђилгәреп, бодаен ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте. 13 Шул вакытта, үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу µчен, Гәлиләядән Гайсә килде. 14 Яхъя исә Аны туктатырга тырышып: – Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миња килгәнсењ! – диде. 15 – Хәзер шулай булсын. Аллаћы ихтыярын без шуныњ белән үтәрбез, – диде ања Гайсә. Шуннан соњ Яхъя риза булды. 16 Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, ћәм Ул үзенә Аллаћы Рухыныњ күгәрчен рәвешендә ињүен күрде. 17 Күктән: – Бу Минем сµекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде.

Маттай 4

1 Шуннан соњ, Рух Гайсәне иблистән сынатыр µчен чүлгә алып китте. 2 Ризык капмыйча кырык кµн ћәм кырык тµн үткәреп, Гайсә бик нык ачыкты. 3 Сынаучы иблис, Аныњ янына килеп: – Әгәр Син Аллаћы Улы булсањ, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде. 4 Гайсә ђавап бирде: – «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаћы әйткән ћәр сүз белән яшәр», – дип язылган Изге язмада! 5 Шуннан соњ, иблис Аны Иерусалимга – изге шәћәргә алып килеп, Аллаћы Йорты түбәсенењ читенә бастырды 6 ћәм әйтте: – Әгәр Син Аллаћы Улы булсањ, түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит: «Аллаћы үзенењ фәрештәләренә Синењ турыда кайгыртырга әмер бирер. Алар Сине күтәреп алырлар, аякларыњ ташка бәрелмәс». 7 – Анда: «Раббы Аллаћыњны сынама», – дип тә язылган, – дип ђавап бирде Гайсә. 8 Аннары иблис Аны бик биек тауга алып менеп, дµньядагы барлык патшалыкларны ћәм аларныњ бµтен шµћрәтләрен күрсәтте 9 ћәм әйтте: – Әгәр Син йµзтүбән капланып, миња табынсањ, боларныњ ћәммәсен Сиња бирермен! 10 – Кит, шайтан! – дип ђавап бирде Гайсә. – Язылган: «Раббы Аллаћыња табын, Ања гына хезмәт ит». 11 Шуннан соњ иблис Аны калдырып китте, ћәм Гайсә янына фәрештәләр килделәр ћәм Ања хезмәт иттеләр. 12 Яхъяныњ тµрмәгә утыртылуы хакында белгәннән соњ, Гайсә кире Гәлиләягә кайтты. 13 Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя дињгезе янындагы Зебулун ћәм Нафтали ђирендәге Кәпәрнаум шәћәренә барып урнашты. 14 Бу исә, Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр гамәлгә ашсын µчен булды: 15 «Зебулун ђире, Нафтали ђире! Дињгезгә алып баручы юл, үрдүн аръягындагы Гәлиләя – мәђүсиләр иле! 16 Карањгылыкта яшәүче халык бµек яктылыкны күрде. үлем карањгылыгында яшәүчеләр µчен тањ атты». 17 Шул вакыттан алып Гайсә: – Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итеп йµрде. 18 Гәлиләя дињгезе яныннан үтеп барганда, Гайсә ике бертуганныњ – Петер дип аталган Шимун ћәм аныњ энесе Әндринењ – дињгезгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде. 19 – Миња иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен! – диде аларга Гайсә. 20 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Ања иярделәр. 21 Аннан киткәч, Гайсә башка ике бертуганны – Зебедәй улы Ягъкубны ћәм аныњ туганы Яхъяны күреп алды. Алар үзләренењ аталары Зебедәй белән бергә кµймәдә ятьмәләрен тµзәтәләр иде. Ул үзенә иярергә µндәде. 22 Алар шунда ук кµймәне ћәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр. 23 Гайсә бµтен Гәлиләя ђирендә гыйбадәтханәләрдә µйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тµрле авырулардан ћәм чирләрдән савыктырып йµрде. 24 Бµтен Сурия буйлап Аныњ хакында хәбәр таралды. Аныњ янына тµрле авырулардан ћәм интектергеч чирләрдән ђәфаланганнарны, ђенлеләрне, µянәк белән авырганнарны ћәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. 25 Аныњ артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнан, Яћүдиядән ћәм үрдүн аръягыннан килгән халык тµркемнәре йµрде.

Маттай 5

1 Халык тµркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, Аныњ янына шәкертләре килделәр. 2 Гайсә аларны µйрәтә башлады ћәм әйтте: 3 – Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чµнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. 4 Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чµнки Аллаћы аларны юатыр. 5 Юашлар бәхетле, чµнки Аллаћы аларга ђир µстеннән хакимлек итәргә бирер. 6 Тәкъвалыкка ачыккан ћәм сусаган кешеләр бәхетле, чµнки Аллаћы аларныњ ул теләген үтәр. 7 Шәфкатьлеләр бәхетле, чµнки аларга шәфкать күрсәтелер. 8 Саф күњеллеләр бәхетле, чµнки алар Аллаћыны күрерләр. 9 Татулык урнаштыручылар бәхетле, чµнки Аллаћы аларны үзенењ балалары дип атар. 10 Тәкъва булганнары µчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чµнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. 11 Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә ћәм сезгә каршы тµрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. 12 Шатланыгыз ћәм куаныгыз! Күкләрдә сезнењ әђерегез зур булачак. Чµнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр. 13 Сез – ђир тозы. Әгәр тоз үз тәмен югалтса, ања ничек тәм кертерсењ? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнењ таптавыннан башка ћичнәрсәгә дә яраклы булмас. 14 Сез – дµнья µчен яктылык. Тау башындагы шәћәр күренми кала алмас. 15 Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, бәлки шәмдәлгә утырталар, ћәм ул µйдәгеләрнењ барысы µчен дә яктырта. 16 Сезнењ яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар µчен, сезнењ яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын. 17 Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем! 18 Сезгә хак сүз әйтәм: ђир ћәм күк юкка чыкканчы, канунныњ бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак: барысы да тормышка ашырылачак! 19 Шулай итеп, кем дә кем бу ињ кечкенә әмерләрнењ дә берәрсен бозып, кешеләрне шуња µйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында ињ түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә µйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бµек булыр. 20 Чµнки сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейләрнекеннән ћәм канунчыларныкыннан µстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез. 21 Сезнењ ата-бабаларыгызга: «үтермә! Кеше үтерүче Аллаћы тарафыннан хµкем ителәчәк», – диелгәнне сез ишеттегез. 22 Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хµкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары кињәшмә алдында ђавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче ђәћәннәм утына лаек. 23 Шуња күрә, әгәр Аллаћыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыњныњ сиња каршы берәр нәрсәсе булуы исењә тµшсә, 24 бүләгењне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганыњ белән татулаш, аннан соњ гына кире килеп, бүләгењне бир. 25 Берәү синењ белән дәгъвалашып, сине хакимгә алып барса, юлда барганда, әле вакыт бар чакта, дәгъвалы эшне ђайга сал. Югыйсә, гаепләүчењ сине хакимгә китерер, хаким зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, ћәм сине зинданга ябарлар. 26 Сиња хак сүз әйтәм: бурычыњныњ актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассыњ. 27 «Зина кылма», – дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез. 28 Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга ђенси теләк белән караучы күњеленнән инде зина кылган була. 29 Әгәр сине уњ күзењ гµнаћка тµшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бµтен тәнењ ђәћәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзањны югалтуыњ синењ µчен яхшырак булыр. 30 Әгәр сине уњ кулыњ гµнаћка тµшерсә, аны чабып, читкә ташла! Синењ бµтен тәнењ ђәћәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзањны югалтуыњ синењ µчен яхшырак булыр. 31 Ата-бабаларыгызга: «Берәрсе хатынын аерып ђибәрә икән, ања аерылышу кәгазе бирсен», – дип әйтелгән иде. 32 Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, хатыныныњ зина кылу сәбәбе булмый торып, аныњ белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Ћәм аерылган хатынга µйләнгән кеше дә зина кыла. 33 Ата-бабаларга: «Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыњны үтә», – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез. 34 Ә Мин сезгә әйтәм: бµтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чµнки ул – Аллаћыныњ тәхете. 35 Ђир белән дә ант итмә, чµнки ул – Аллаћыныњ аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чµнки ул – бµек Патшаныњ шәћәре. 36 Башыњ белән дә ант итмә, чµнки чәчењнењ бер бµртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсыњ. 37 Сезнењ «Әйе» дигән сүзегез – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын. Шуннан артык ћәммәсе шайтаннан була. 38 Ата-бабаларга: «Күзгә – күз» ћәм «тешкә – теш» диелгәнне сез ишеттегез. 39 Ә Мин сезгә әйтәм: үзењә явызлык кылучыга каршы килмә. Уњ яњагыња суккан кешегә сул яњагыњны да куй. 40 Берәрсе сине хµкемгә тартып, күлмәгењне алырга теләсә, ања µс киемењне дә бир. 41 Берәрсе сине бер ара ђир үтәргә мәђбүр итсә, аныњ белән ике ара үт. 42 Синнән сораучыга бир ћәм бурычка алырга теләүчене буш итмә. 43 Ата-бабаларга: «Якыныњны ярат, дошманыњны нәфрәт ит!» – дип әйтелгәнне сез ишеттегез. 44 Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз ћәм сезне эзәрлекләүчеләр µчен дога кылыгыз. 45 Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызныњ балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чµнки Аллаћы кояшын рәхимлеләр µчен дә, явызлар µчен дә чыгара ћәм яњгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра. 46 Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаћы сезгә ни µчен әђер бирер? Салым ђыючылар да шулай итәләр түгелме соњ? 47 Ћәм сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәђүсиләр дә шулай эшләмиме соњ? 48 Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.

Маттай 6

1 Кешеләр алдында тәкъва эшләрегезне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әђер алмассыз. 2 Шуња күрә, сәдака биргәндә, ул хакта быргы кычкыртма. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, монафикълар гыйбадәтханәләрдә ћәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әђерләрен алдылар. 3 Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсењ икән, ярдәмењ яшертен рәвештә эшләнсен µчен, сул кулыњ уњ кулыњныњ ни эшләгәнен белмәсен. Ћәм яшертен эшләнгән ћәммә эшләрне күрүче Атањ сиња әђерењне бирер. 5 Дога кылганда монафикъларча булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә ћәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әђерләрен алдылар. 6 Ә син, дога кылганда, бүлмәњә кереп, артыњнан ишегењне яп ћәм күзгә күренмәгән Атања дога кыл. Ћәм яшертен эшләнгән ћәммә эшләрне күрүче Атањ сиња әђерењне бирер. 7 Дога кылганда, мәђүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Алар, догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаћларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар. 8 Аларга охшамагыз. Сез Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтађ булуыгызны Ул белә бит. 9 Ә сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемењ изге дип икърар ителсен 10 Синењ Патшалыгыњ килсен, Күктәге кебек, ђирдә дә Синењ ихтыярыњ гамәлгә ашсын. 11 Бу кµнгә кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир. 12 Башкаларныњ безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнењ дә начар эшләребезне Син кичер. 13 Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла. 14 Чµнки кешеләрнењ гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. 15 Ләкин үзегез кичермәсәгез, сезнењ дә яман эшләрегезне Күктәге Атагыз кичермәс. 16 Ураза тотканда, монафикълар кебек карањгы чырайлы булмагыз. үзләренењ ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай карањгы чырай белән йµриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әђерләрен тулысынча алдылар. 17 Ә син исә, ураза тотканда, чәчләрењне майла ћәм битењне ю: 18 синењ ураза тотуыњны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атањ гына күрсен; ћәм яшертен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атањ сиња әђерењне бирер. 19 үзегезгә байлыкны ђирдә ђыймагыз. Анда аны кµя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. 20 Әмма сез хәзинәне күктә ђыегыз: анда аны кµя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21 Чµнки хәзинәњ кайда булса, күњелењ дә шунда булыр. 22 Тәннењ яктырткычы – күзләр. Күзләрењ яхшы булса, тәнењ якты булыр. 23 Ләкин күзләрењ начар булса, бµтен тәнењ карањгы булыр. Әгәр синењ эчењдәге яктылык карањгылык була икән, ул чакта бу карањгылык нинди тирән була! 24 Берәү дә ике хуђага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаћыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. 25 Шуња күрә, Мин сезгә әйтәм: тормышыгыз µчен ни белән тукланырга ћәм эчәргә дип, тәнегез µчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Ђан ризыктан, тән киемнән мµћимрәк түгелме соњ? 26 Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнењ Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соњ? 27 Сезнењ кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 28 Ћәм кием µчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. 29 Әмма сезгә әйтәм: Сµләйман патша үзенењ бµтен мәћабәтлелегендә дә аларныњ берсе кебек тә киенмәгән. 30 Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаћы шулай киендерә икән, сезне инде бигрәк тә киендермәсмени, аз иманлылар? 31 Шулай итеп: «Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?» – дип кайгырмагыз. 32 Мәђүсиләрнењ тµп кайгылары – шул. Ә сезгә боларныњ ћәммәсенењ кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. 33 Барыннан да бигрәк, Аныњ Патшалыгын ћәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, ћәм боларныњ барысы сезгә бирелер. 34 Иртәгә булачак кµн µчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак кµн үзе хакында үзе кайгыртыр. Ћәр кµннењ үз мәшәкатьләре ђитәрлек.

Маттай 7

1 Берәүне дә хµкем итмәгез, сезне дә Аллаћы хµкем итмәс. 2 Чµнки нинди хµкем белән хµкем итсәгез, сез дә шундый хµкем белән хµкем ителерсез; ћәм нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер. 3 Ничек син туганыњ күзендәге чүп бµртеген күрәсењ, ә үз күзењдәге бүрәнәне сизмисењ? 4 үз күзењдә бүрәнә булганда, син ничек туганыња: «Күзењдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласыњ? 5 Монафикъ! Элек үз күзењдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрењ ачык күрер ћәм туганыњныњ күзендәге чүпне ала алырсыњ. 6 Изге нәрсәне этләргә бирмәгез: алар, сезгә борылып, үзегезне ботарларлар. Энђеләрегезне дуњгызлар алдына сипмәгез. Алар ул энђеләрегезне аяклары белән таптарлар. 7 Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – ћәм сезгә ачарлар. 8 Чµнки ћәр сораучы ала, эзләүче таба ћәм шакучыга ачарлар. 9 Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? 10 Ћәм ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер? 11 Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, сезнењ күктәге Атагыз үзеннән сораучыларга бигрәк тә бирәчәк. 12 Кешеләрнењ сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Чµнки Муса кануныныњ ћәм пәйгамбәрләр китабында язылган тәгълиматныњ мәгънәсе шунда. 13 Тар капкадан керегез, чµнки ћәлакәткә илтүче юл ђињел, капкасы да кињ, ћәм күпләр шул капкадан керәләр. 14 Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, ћәм аны азлар гына таба. 15 Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар. 16 Сез аларны ђимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан йµзем, тигәнәктән инђир ђыялармыни? 17 Менә шулай, яхшы агач яхшы ђимеш бирә, ә начар агач начар ђимеш бирә. 18 Яхшы агач начар ђимеш бирә алмый, ћәм начар агач яхшы ђимеш бирә алмый. 19 Яхшы ђимеш бирми торган ћәр агачны кисеп, утка ташлыйлар. 20 Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне ђимешләренә карап танырсыз. 21 Күк Патшалыгына Миња: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче ћәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. 22 Кыямәт кµнендә Миња күпләр: «Раббым, Раббым! Без Синењ исемењнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синењ исемењ белән ђеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синењ исемењ белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?» – дип әйтерләр. 23 Менә шул вакытта Мин аларга: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин ћичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» – дип ђавап кайтарырмын. 24 Шулай итеп, Минем сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче ћәркем үзенењ йортын таш µстенә салган акыллы кешегә охшаган. 25 Яњгыр явып, елгалар ташып, кµчле ђилләр исеп шул йортка ябырылган, әмма ул ђимерелмәгән. Чµнки йорт таш нигез µстенә салынган булган. 26 Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенењ йортын ком µстенә тµзегән акылсыз кешегә охшаган. 27 Яњгыр явып, елгалар ташып, кµчле ђилләр исеп шул йортка ябырылган. Ул йорт ђимерелеп тµшкән, ћәм аныњ ђимерелүе бик каты булган. 28 Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аныњ µйрәтүенә халык хәйран калды. 29 Чµнки Ул аларны канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек µйрәтте.

Маттай 8

1 Гайсә таудан тµшкәч, Аныњ артыннан күп халык иярде. 2 Менә Аныњ янына бер махаулы кеше килеп тез чүкте ћәм: – Әфәнде! Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ! – диде. 3 Гайсә, кулын сузып, ања кагылды ћәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Ћәм шунда ук аныњ махауы тазарды. 4 Шуннан соњ Гайсә ања әйтте: – Кара аны, берәүгә дә сµйләмә, ә руханига барып үзењне күрсәт ћәм терелүењне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит. 5 Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аннан ярдәм сорап, йµзбашы килде: 6 – Әфәнде! Минем хезмәтчем µйдә параличтан бик нык газапланып ята. 7 – Мин барып, аны савыктырырмын, – диде Гайсә. 8 – Әфәнде! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгелмен, – дип ђавап бирде Ања йµзбашы. – Тик сүз генә әйт, ћәм минем хезмәтчем савыгачак. 9 Мин – үзем дә буйсынудагы кеше, ћәм минем кул астымда гаскәриләр бар. Аларныњ берсенә: «Кит», – дисәм, китә, икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә, хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли. 10 Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды ћәм артыннан ияреп баручыларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә Мин мондый ышануны ћичкемдә күрмәгән идем. 11 Мин сезгә әйтәм: кµнчыгыштан ћәм кµнбатыштан күпләр килерләр ћәм Күк Патшалыгында Ибраћим, Исхак ћәм Ягъкуб белән бергә мәђлес µстәле артында утырырлар. 12 Ә кемгә Патшалык алдан билгеләнгән иде, алар тышкы карањгылыкка куылырлар: анда елау ћәм тешләр шыкырдату булыр. 13 Йµзбашына Гайсә: – Ѳењә кайт, ћәм сиња иманыњ буенча булсын, – диде. Ћәм аныњ хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты. 14 Гайсә Петернењ µенә килде ћәм аныњ каенанасыныњ кызышып авырып ятуын күрде. 15 Гайсә бу хатынныњ кулына кагылгач, кызышуы шунда ук бетте, ћәм ул, торып, Гайсә хµрмәтенә табын әзерли башлады. 16 Ә инде кич ђиткәч, Гайсә янына ђенле булган күп кешеләрне китерделәр. Ул үзенењ сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды ћәм бµтен авыруларны савыктырды. 17 Чµнки Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Ул безнењ сырхауларыбызны үзенә алды ћәм авыруларыбызны күтәреп алып китте», – дип әйтелгәннәр тормышка ашырга тиеш иде. 18 Тирә-ягындагы халык тµркемнәрен күреп, Гайсә шәкертләренә дињгез аръягына кичеп чыгарга кушты. 19 Шуннан соњ Аныњ янына бер канунчы килеп: – Остаз, Син кая гына барсањ да, мин Синењ артыњнан барырмын, – диде. 20 – Тµлкеләрнењ µннәре, кошларныњ оялары бар, ә Адәм Улыныњ баш тµртер урыны да юк, – дип ђавап бирде Гайсә. 21 Икенче берсе – Аныњ шәкертләреннән берәү – Ања әйтте: – Әфәнде! Ѳемә кайтып, башта атамны күмеп килергә рµхсәт ит. 22 Ләкин Гайсә ања: – Миња ияр! үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен, – диде. 23 Гайсә кµймәгә керде. Аныњ артыннан шәкертләре дә керде. 24 Кинәт дињгез µстендә кµчле давыл күтәрелде. Дулкыннар кµймәгә бик каты итеп бәрделәр, ћәм ања су керде. Ә Гайсә йоклап ята иде. 25 Шәкертләре килеп, Аны уяттылар ћәм: – Раббыбыз, коткар! Батабыз! – дип кычкырдылар. 26 – Ни µчен сез шундый куркак, аз иманлылар? – диде Ул аларга. Гайсә, торып, ђилләрне ћәм дињгезне тыйды. Ћәм тынлык урнашты. 27 – Кем соњ Ул? Ђилләр дә, дињгез дә буйсына Ања! – дип кешеләр тањ калды. 28 Гайсә аргы як ярдагы Гәдара ђиренә килгәч, каберләр арасыннан Ања каршы ђенле ике кеше килеп чыкты. Алар шундый усал булган ки, хәтта ул юлдан ћичкем үтә алмаган. 29 – Аллаћы Улы, Сиња бездән нәрсә кирәк? Син монда безне вакытыннан элек ђәфаларга килдењме? – дип кычкырдылар алар. 30 Ә ерак түгел зур дуњгыз кµтүе утлап йµри иде. 31 Ђеннәр: – Әгәр безне куып чыгарсањ, дуњгыз кµтүенә ђибәрче! – дип үтенделәр Аннан. 32 – Барыгыз, – дип ђавап бирде Гайсә. Ђеннәр чыгып, дуњгызлар эченә керделәр. Шунда ук бµтен кµтү текә ярдан дињгезгә атылып, суга батып үлде. 33 Ә кµтүчеләр исә торып чаптылар. Алар шәћәргә йµгереп кайтып, барысы хакында сµйләделәр. Ђенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр. 34 Ћәм менә бµтен шәћәр халкы Гайсәнењ каршысына килде. Аны күреп, алар Аннан үзләренењ ђиреннән китүен үтенделәр.

Маттай 9

1 Гайсә, кµймәгә кереп, дињгезне кичте ћәм үзе яшәгән шәћәргә килде. 2 Берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Ања китерделәр. Гайсә, аларныњ ышануларын күреп авыруга әйтте: – Кыю бул, бала! Синењ гµнаћларыњ кичерелде! 3 Шул вакытта канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше кµфер сµйли!» – диделәр. 4 Гайсә аларныњ ни уйлауларын белеп сорады: – Ни µчен сезнењ күњелегездә шундый начар уйлар? 5 Ничек дип әйтергә ђињелрәк: «Синењ гµнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор да йµр», – дипме? 6 Ләкин сез хәзер Адәм Улыныњ ђирдә гµнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез! Ћәм Гайсә паралич суккан кешегә: – Тор, үзењнењ ятагыњны алып, µењә кит! – диде. 7 Тегесе, торып, µенә кайтып китте. 8 Моны күреп торган халык куркышып калды ћәм кешеләргә шундый хакимлек биргән Аллаћыны данлады. 9 Шул урыннан китеп барганда, Гайсә салым ђыю урынында утыручы Маттай исемле кешене күрде ћәм: – Минем артымнан бар, – диде. Маттай, торып, Аныњ артыннан китте. 10 Гайсә аныњ µенә ашка килгәч, анда күп кенә салым ђыючылар ћәм башка гµнаћлылар ђыелды. Алар Гайсә ћәм Аныњ шәкертләре белән бер аш µстәле артында утырдылар. 11 Фарисейләр, моны күреп, шәкертләргә әйттеләр: – Ни µчен сезнењ Остазыгыз салым ђыючылар ћәм башка гµнаћлылар белән бергә ашый? 12 Гайсә моны ишетеп ђавап бирде: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. 13 Барыгыз ћәм «Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим» дигән сүзләрнењ мәгънәсен µйрәнегез. Мин бит тәкъва кешеләрне түгел, бәлки гµнаћлыларны чакырырга дип килдем. 14 Шуннан соњ Аныњ янына Яхъяныњ шәкертләре килеп: – Ни µчен без ћәм фарисейләрнењ шәкертләре еш ураза тотабыз, ә Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар. 15 Гайсә аларга ђавап бирде: – Кияү егете үзләре белән бергә булганда, туйдагы кунаклар кайгыра алырлармы? Әмма килер бер кµн: алар яныннан кияү алыныр, ћәм шул чакта алар ураза тотарлар. 16 Иске киемгә яња тукымадан ямаулык салмыйлар, чµнки ул, иске тукыманы басып тµшеп, тишекне тагын да зурайтыр. 17 Ћәм яња шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә иске турсык тишелер дә, шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Юк, яња шәрабны яња турсыкка салалар. Шул вакытта шәраб та, турсык та сакланып калыр. 18 Гайсә шулай сµйләп торганда, Аныњ янына яћүд башлыкларыныњ берсе килеп тез чүкте ћәм Ања әйтте: – Хәзер генә минем кызым үлде. Ә Син аныњ янына килеп, µстенә кулларыњны куйчы, ћәм ул яшәячәк! 19 Гайсә торды ћәм шәкертләре белән аныњ артыннан китте. 20 Шул вакыт унике ел буе кан китүдән интеккән хатын, арттан килеп, Аныњ киеменењ чабуына кагылды. 21 Чµнки ул: «Аныњ киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип эченнән генә уйлаган иде. 22 Гайсә борылып карады ћәм, аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануыњ савыктырды, – диде. Ћәм шул вакытта ук хатын савыктырылды. 23 Башлыкныњ µенә кергәч, Гайсә анда матәм кµйләрен уйнаучыларны ћәм елаучылар тµркемен күрде ћәм: 24 – Китегез моннан! Кыз бала үлмәгән, ул йоклый! – диде. Аннан кµлә башладылар. 25 Ләкин халык µйдән чыгарылгач, Гайсә, бүлмәгә кереп, кызныњ кулыннан тотты, ћәм кыз торып басты. 26 Бу хактагы хәбәр шундагы бµтен тирә-як ђирләргә таралды. 27 Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Улы, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар алар. 28 Ул µйгә кергәч, бу сукырлар Аныњ янына килделәр. Ћәм Гайсә: – Минем ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәнде, – дип ђавап бирделәр алар. 29 Гайсә аларныњ күзләренә кагылды ћәм: – Ышануыгыз буенча булсын сезгә, – диде. 30 Ћәм алар күрә башладылар. Гайсә аларга: – Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен, – дип каты кисәтеп әйтте. 31 Әмма алар, киткәч, Аныњ хакында шундагы бµтен тирә-як ђирләрдә сµйләп йµрделәр. 32 Алар китәм дигәндә, Гайсә янына ђенле телсез кешене китерделәр. 33 Гайсә ђенне куып чыгаргач, телсез кеше сµйләшә башлады. Моња халык хәйран калды ћәм әйтте: – Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады. 34 Ләкин фарисейләр: – Ул ђеннәрне ђеннәр башлыгы кµче белән куып чыгара, – дип каршы сµйләделәр. 35 Гайсә гыйбадәтханәләрдә µйрәтеп, бµтен шәћәрләр ћәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тµрле авырулардан ћәм чирләрдән савыктырып йµрде. 36 Ул халык тµркемнәрен күреп кызганды: алар, кµтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган ћәм таралган иделәр. 37 Шул чакта Гайсә шәкертләренә әйтте: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. 38 Шуња күрә ашлык Хуђасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр ђибәрсен.

Маттай 10

1 Гайсә үзенењ янына унике шәкертен чакырып алып, аларга шакшы рухларны куып чыгару ћәм тµрле авырулардан, тµрле чирләрдән савыктыру вәкаләте бирде. 2 Менә ул унике рәсүлнењ исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун ћәм аныњ энесе Әндри, Зебедәй улы Ягъкуб ћәм аныњ энесе Яхъя, 3 Филип ћәм Бартулумай, Томас ћәм салым ђыючы Маттай, Ћалфай улы Ягъкуб, Таддай, 4 Кµрәшүче Шимун ћәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яћүд Искариот. 5 Гайсә менә шушы уникене нәсыйхәт биреп ђибәрде: – Башка халыкларга бармагыз ћәм Самареянењ бер шәћәренә дә кермәгез. 6 Бигрәк тә Исраил халкыныњ югалган сарыклары янына барыгыз. 7 Барганда исә: «Күкләр Патшалыгы якынлашты!» – дип хәбәр итегез. 8 Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, ђеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез. 9 Путагызга салырга дип, үзегез белән алтын да, кµмеш тә, бакыр акча да алмагыз. 10 Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшче үзенә ризык бирелүгә лаек. 11 Берәр шәћәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табып, үзегез киткәнгә кадәр аныњ µендә калыгыз. 12 Ѳйгә кергәндә, иминлек теләген әйтеп керегез. 13 Әгәр µй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек булсын, ә лаексыз булса, сезнењ иминлегегез үзегезгә кире кайтсын. 14 Ә берәр йорт яки шәћәр сезне кабул итмәсә, сүзләрегезне тыњламаса, ул чакта бу йорттан яки бу шәћәрдән киткәндә, аякларыгыздагы тузанны кагып тµшерегез. 15 Сезгә хак сүз әйтәм: хµкем кµнендә Сәдүм белән Гамура шәћәрләренә бу шәћәргә караганда ђињелрәк булыр. 16 Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны ђибәргән кебек ђибәрәм. Шуња күрә, еланнар кебек сакланучан булыгыз ћәм күгәрченнәр кебек эчкерсез булыгыз. 17 Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырырлар, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар. 18 Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу – сез аларга ћәм халыкларга Минем хакта шаћитлек итсен µчен булыр. 19 Сезне хµкем итәргә китергән чакта, нәрсә ћәм ничек сµйләргә дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сµйләргә кирәклеге белдерелер. 20 Чµнки әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, бәлки сезнењ аша Атагызныњ Рухы сµйләр. 21 Туган туганын, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертерләр. 22 Минем µчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Ләкин ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр. 23 Бер шәћәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Сезгә хак сүз әйтәм: сез Исраилнењ барлык шәћәрләрен әйләнеп чыгарга µлгергәнче, Адәм Улы киләчәк. 24 Шәкерт үзенењ остазыннан µстен булмый, ћәм хезмәтче дә үзенењ хуђасыннан µстен булмый. 25 Шәкерт исә остазы кебек булса, ә хезмәтче хуђасы кебек булса, шул ђитә. Йорт хуђасын Белзебул дип атыйлар икән, µйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар. 26 Шуња күрә, алардан курыкмагыз! Ачылмый калачак бернинди капланган нәрсә ћәм беленми калачак бернинди яшерен нәрсә юк. 27 Мин сезгә карањгылыкта сµйләгәннәрне кµн яктысында сµйләгез, пышылдап әйткәннәрне µй түбәләреннән игълан итегез. 28 Тәнне үтереп тә, ђанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк ђәћәннәмдә ђанны да, тәнне дә ћәлак итә алучы Аллаћыдан куркыгыз! 29 Ике чыпчык бер бакыр тәњкәгә сатыла түгелме соњ? Әмма аларныњ берсе дә Атагызныњ ихтыярыннан башка ђиргә егылып тµшмәс. 30 Ә сезнењ хәтта башыгыздагы ћәр чәч бµртегегез дә санаулы. 31 Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк. 32 Шулай итеп, Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен. 33 Ә инде берәрсе кешеләр каршында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам каршында аннан ваз кичәрмен. 34 Мине ђиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем. 35 Чµнки Мин улы белән атаны, кызы белән ананы, килен белән каенананы аерырга дип килдем. 36 Ћәм кеше µчен µйдәгеләре дошман булыр. 37 үзенењ атасын яки анасын Миња караганда күбрәк яратучы кеше Миња лаек түгел. үзенењ улын яки кызын Миња караганда күбрәк яратучы кеше Миња лаек түгел. 38 үзенењ хачын алмаган ћәм Миња ияреп бармаган кеше Миња лаек түгел. 39 Тормышын үзе µчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем µчен тормышын югалткан кеше аны табар. 40 Сезне кабул итүче Мине кабул итә. Ә Мине кабул итүче Мине Ђибәрүчене кабул итә. 41 Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы µчен кабул итүче, пәйгамбәрнењ әђерен алыр. Тәкъваны тәкъва булганы µчен кабул итүче тәкъваныњ әђерен алыр. 42 Кем шушы ињ түбәннәрнењ берсенә Минем шәкертем булганы µчен эчәргә дип бер чынаяк салкын су бирә, хак сүз әйтәм: әђереннән мәхрүм калмаячак.

Маттай 11

1 Гайсә, үзенењ унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәћәрләрдә µйрәтеп ћәм вәгазьләп йµрергә дип, аннан китте. 2 Яхъя исә, тµрмәдә чакта Мәсихнењ кылган гамәлләре хакында ишеткәч: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә башка берәүне кµтикме?» – дип сорарга үзенењ шәкертләрен ђибәрде. 4 Гайсә аларга ђавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне ћәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сµйләгез: 5 Сукырлар янә күрә, аксаклар йµри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора ћәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. 6 Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле. 7 Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сµйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Ђилдә тирбәлгән камышны карарга дипме? 8 Нәрсә карарга бардыгыз соњ? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр. 9 Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бµегрәк! 10 Изге язмада: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне ђибәрәм, ул Синењ алдыњнан Сиња юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аныњ турында. 11 Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бµегрәк ћичкем булмады. Әмма Күкләр Патшалыгында ињ кечкенәсе дә аннан µстенрәктер. 12 Чумдыручы Яхъя кµннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы µчен кµрәш бара ћәм кµч куючылар аны кулга тµшерәләр. 13 Чµнки барлык пәйгамбәрләр ћәм бµтен канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр. 14 Ћәм әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс. 15 Колаклары булган ишетсен! 16 Хәзерге заман кешеләрен нәрсә белән чагыштырырга икән? Алар: «Без сезгә күњелле кµйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы ђырлар ђырладык, ә сез кайгырып еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый. 18 Чµнки Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, ћәм кешеләр: «Ул ђенле», – диләр. 19 Адәм Улы килде, ашый ћәм эчә. Алар: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым ђыючыларныњ ћәм гµнаћлыларныњ дусты!» – диләр. Ә Аллаћыныњ зирәклеге үзенењ эшләре белән хак дип исбат ителде. 20 Аннан соњ Гайсә могђизаларыныњ күбесе эшләнгән шәћәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре µчен шелтәли башлады: 21 – Кайгы сиња, Хоразин! Кайгы сиња, Бәйтсайда! Әгәр сездә эшләнгән могђизалар Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп ћәм кµлгә утырып тәүбә итәрләр иде. 22 Ләкин сезгә әйтәм, хµкем кµнендә Тур белән Сидунга сезгә караганда ђињелрәк булыр. 23 Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыњмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тµшерелерсењ. Әгәр синдә эшләнгән могђизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге кµнгә кадәр торган булыр иде. 24 Ләкин сезгә әйтәм: хµкем кµнендә Сәдүм ђиренә сиња караганда ђињелрәк булыр. 25 Шул вакытта Гайсә әйтте: – Атам, күкнењ ћәм ђирнењ Хуђасы! Зирәкләрдән ћәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүењ µчен Сиња шµкрана итәм! 26 Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптыњ! 27 Атам бµтенесен дә Миња тапшырды. Улын Атасыннан башка ћичкем белми. Улыннан башка Атасын ћичкем белми, ћәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны ћичкем белми. 28 Авырлыктан ђәфа чигүчеләр, ћәммәгез дә Миња килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. 29 Минем камытымны үзегезгә киегез ћәм Миннән µйрәнегез, чµнки Мин – юаш, басынкы күњелле; ћәм сез тынычлык табарсыз. 30 Чµнки Минем камытым уњайлы ћәм йµгем ђињел!

Маттай 12

1 Бервакыт, шимбә кµнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтте. Аныњ шәкертләре, ачыкканлыктан, башаклар µзеп ашый башладылар. 2 Фарисейләр, моны күреп, Гайсәгә әйттеләр: – Кара, Синењ шәкертләрењ шимбә кµн эшләргә ярамаганны эшлиләр! 3 – Давыт ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, аныњ нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмыни: ул Изге йортка кергән ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләрне ашаган, ә аларны исә руханилардан башка ћичкемгә дә ашарга рµхсәт ителмәгән, – диде Гайсә. – 5 Аллаћы Йортында руханиларныњ шимбә кµн канунын бозуларын, әмма моныњ аларга гаепкә саналмавын канун китабыннан укымадыгызмы әллә? 6 Сезгә әйтәм: монда Аллаћы Йортына караганда бµегрәге бар. 7 Әгәр сез Аллаћыныњ: «Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим», – дигән сүзләренењ мәгънәсен ањласагыз, гаепсезләрне хµкем итмәс идегез. 8 Чµнки Адәм Улы – шимбә кµненењ Хуђасы. 9 Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде. 10 Анда кулы корышкан кеше бар иде. – Шимбә кµнне савыктыру рµхсәт ителәме? – дип, кайберләре Гайсәдән сорадылар. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде. 11 – Сезнењ арагыздагы берәүнењ бердәнбер сарыгы булып, ул сарыгы шимбә кµнне чокырга егылып тµшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. – 12 Ә кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә кµнне яхшылык эшләү рµхсәт ителә. 13 Шуннан соњ Ул теге кешегә: – Кулыњны суз! – диде. Ул кулын сузды, ћәм кулы савыкты; икенчесе кебек үк исән булды. 14 Фарисейләр исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек ћәлак итү хакында бергәләшеп кињәш кордылар. 15 Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларныњ барысын да савыктырды. 16 Әмма үзенењ кем булуы хакында беркемгә дә сµйләмәскә кушты. 17 Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын µчен булды: 18 «Менә Мин сайлаган Минем Хезмәтчем, Минем сµеклем, Минем ђанымныњ шатлыгы. Мин Аны үземнењ Рухым белән сугарырмын, ћәм Ул Минем хµкемемне халыкларга игълан итәр. 19 Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда Аныњ тавышын ћичкем ишетмәс. 20 Гаделлекне ђињүгә ирештергәнгә кадәр, чатнаган камышны сындырып тµшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс. 21 Аныњ исеменә халыклар µметләрен багларлар». 22 Аннары Гайсә янына ђенле кешене китерделәр; ул сукыр ћәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды. Ул сµйләшә ћәм күрә башлады. 23 Кешеләр шаккаттылар ћәм: – Давыт Улы була аламы Ул? – дип, алар бер-береннән сорадылар. 24 Моны фарисейләр ишетеп: – Ања ђеннәр башлыгы Белзебул кµч биргәнгә күрә генә Ул ђеннәрне куып чыгара, – диделәр. 25 Гайсә, аларныњ уйларын белеп: – Әгәр патшалык эчендә бүленү булса, ул ђимерелер. Шулай ук эчендә ызгыш-талаш булган шәћәр яки йорт тора алмас. 26 Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үзен-үзе тарката. Аныњ патшалыгы ничек торыр икән? 27 Ә инде Мин ђеннәрне Белзебул кµче белән куып чыгарам икән, сезнењ иярченнәрегез кемнењ кµче белән куып чыгара соњ? Шунлыктан, сезнењ хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр. 28 Ә инде Мин Аллаћы Рухы белән ђеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаћы Патшалыгы инде килеп ђитте, – диде. 29 – Кем дә булса кµчле кешенењ µенә кереп, башта аны бәйләп куймыйча, аныњ малын талый алыр микән? Шулай эшләгәннән соњ гына ул аныњ µен талап чыгар. 30 Кем Минем белән түгел, ул Миња каршы. Кем Минем белән ђыймый, ул тарката. 31 Шуња күрә, Мин сезгә әйтәм: кешеләрнењ бµтен гµнаћлары ћәм кµферлекләре кичерелер, әмма Аллаћы Рухына каршы кµферләнү кичерелмәс. 32 Адәм Улына каршы берәр нәрсә әйтүче кичерелер, әмма Аллаћы Рухына каршы берәр нәрсә әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс. 33 Яхшы ђимеш китерер µчен агачныњ яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, ђимешләре дә начар булыр. Ђимешенә карап, агачы беленә. 34 Елан кавеме! Явыз була торып, сез ничек яхшы сµйләшә аласыз? Кешенењ күњеленнән нәрсә ташый, аныњ телендә дә шул була. 35 Яхшы кеше үзенењ яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенењ явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара. 36 Сезгә әйтәм: әйтелгән ћәр буш сүз µчен кешеләр кыямәт кµнендә ђавап бирәчәкләр. 37 Чµнки әйткән сүзләрењә карап сине акларлар, әйткән сүзләрењә карап хµкем итәрләр. 38 Шуннан соњ канунчылар ћәм фарисейләр арасыннан берничәсе Ања әйттеләр: – Остаз, без Синењ илаћи билге күрсәтүењне телибез. 39 Ләкин Гайсә аларга ђавап бирде: – Явыз ћәм Аллаћыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс. 40 Чµнки Юныс пәйгамбәр дињгез ђанварыныњ карынында µч кµн ћәм µч тµн үткәргән кебек, Адәм Улы да ђир тирәнлегендә µч кµн ћәм µч тµн үткәрер. 41 Нинәвилеләр хµкем кµнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәкләр, чµнки алар Юныс пәйгамбәрнењ вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр. Ә Мондагы – Юныстан бµегрәк. 42 Кµньякныњ патшабикәсе хµкем кµнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чµнки ул Сµләйман патшаныњ зирәк сүзләрен тыњлау µчен ђир читеннән килгән булган. Ә Мондагы – Сµләйманнан бµегрәк. 43 Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соњ, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йµри, әмма таба алмый. 44 Ћәм ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны иясез, себерелгән ћәм ђыештырылган хәлдә таба. 45 Аннары ул үзеннән дә явызрак ђиде рухны ияртеп кайта, ћәм алар шунда яши башлыйлар. Ћәм ул кешенењ бу хәле элеккегә караганда да начаррак була. Бу явыз буын белән дә шулай булыр. 46 Гайсә халыкка сµйләгән вакытта, Аныњ анасы ћәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сµйләшергә теләделәр. 47 Ниндидер бер кеше Гайсәгә әйтте: – Синењ әниењ белән энеләрењ тышта басып торалар. Алар Синењ белән сµйләшергә телиләр. 48 Гайсә исә бу кешегә ђавап бирде: – Кем Минем анам ћәм кем туганнарым? 49 Ћәм кулы белән шәкертләренә күрсәтеп: – Менә Минем анам ћәм туганнарым! – диде. – 50 Чµнки Күктәге Атамныњ ихтыярын үтәүче кеше Миња ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.

Маттай 13

1 Гайсә шул кµнне µйдән чыкты ћәм дињгез ярына барып утырды. 2 Аныњ тирәсенә күп халык ђыелды. Шунлыктан Ања кµймәгә утырырга туры килде, ә бµтен халык яр буенда басып торды. 3 Ћәм Гайсә гыйбрәтле хикәяләр аша аларга күп нәрсә хакында сµйләде: – Менә, чәчүче чәчәргә чыккан. 4 Ул чәчкәндә орлыкларныњ бер µлеше юл буена тµшкән. Кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергән. 5 Икенче бер µлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тµшкән. Тирән ятмаганга күрә, алар тиз шытып чыкканнар. 6 Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамырлары булмаганлыктан, үсентеләр шињеп тµшкәннәр. 7 Орлыкларныњ башкалары күгәнлеккә тµшкән. Күгән куаклары үсеп, аларны басып киткән. 8 Ә башка орлыклар исә уњдырышлы ђиргә тµшкән ћәм йµзләтә, алтмышлата, утызлата уњыш биргән. 9 Колаклары булганнар – ишетсеннәр! 10 Шәкертләре Аныњ янына килеп, сорадылар: – Син ни µчен халык белән кинаяле хикәяләр кулланып сµйләшәсењ? 11 – Сезгә Күкләр Патшалыгыныњ серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. – 12 Кемнењ бар, шуња бирелер ћәм ањарда артыгы белән булыр. Ә кемнењ юк, ањардан булганы да тартып алыныр. 13 Менә шуња күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сµйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыњлыйлар, әмма ишетмиләр ћәм тµшенмиләр. 14 Шулай Ишагыйянењ пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты: «Тыњлап-тыњлап та, ањламассыз, Карап-карап та, күрмәссез. 15 Чµнки бу халыкныњ йµрәген май баскан. Кµчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йµрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар Ћәм Мин аларны савыктырыр идем». 16 Ләкин сезнењ күзләрегез бәхетле, чµнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чµнки алар ишетәләр. 17 Ышаныгыз: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр ћәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр. 18 Шулай итеп, чәчүче хакындагы кинаяле хикәянењ нәрсә ањлатканын тыњлагыз. 19 Патшалык хакындагы сүзне тыњлаучы ћәм аны ањламаучы ћәркемнењ йµрәгенә чәчелгәнне шайтан килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык. 20 Ташлы урынга чәчелгән орлык исә, сүзне ишетү белән, аны шунда ук шатланып кабул итүче кеше ул. 21 Әмма аныњ тамыры булмаганлыктан, ул сүзне вакытлыча гына тота. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, ул бик тиз чигенә. 22 Күгәнлеккә чәчелгәне исә – ул сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре ћәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә ћәм ул уњыш бирми. 23 Уњдырышлы ђиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны ањлаучы кеше, ул ђимеш бирә ћәм уњышы йµзләтә, алтмышлата ћәм утызлата була. 24 Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сµйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенењ басуына ињ яхшы орлыгын чәчкән. 25 Әмма тµнлә, ћәммәсе йоклаган чакта, аныњ дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән. 26 үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган. 27 Йорт хуђасыныњ хезмәтчеләре ања килеп: «Әфәнде, син бит үзењнењ басуыња орлыкныњ ињ яхшыларын чәчтењ. Тиле бодай каян килеп чыккан соњ?» – дип сорадылар. 28 «Бу дошман эше», – дип ђавап бирде хуђалары. Алар әйттеләр: «Теләсәњ, без барып утыйк аларны!» 29 Ләкин ул әйтте: «Кирәкми, югыйсә утаган вакытта тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар. 30 Анысы да, монысы да уњыш урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак µстендә Мин уручыларга әйтермен: „Ињ элек яндыру µчен, тиле бодай кµлтәләрен ђыегыз, ә игенне келәткә илтеп салыгыз"». 31 Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сµйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер кеше үз басуына горчица орлыгын чәчкән. 32 Ул бµтен орлыклардан да кечкенәрәк, ә инде үсеп ђиткәч, бакчадагы ћәммә үсемлекләрдән дә зуррак, агач кебек була. Ћәм кошлар, очып килеп, аныњ ботакларында оя ясыйлар. 33 Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сµйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган ћәм берникадәр вакыттан соњ бµтен камыр кабарган. 34 Боларныњ барысын Гайсә халыкка кинаяле хикәя итеп сµйләде. Ул аларга кинаяле хикәя кулланмыйча бернәрсә дә сµйләмәде. 35 Бу – пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын µчен булды: «Мин аларга кинаяле хикәяләр аша сµйләрмен, Дµнья яратылган кµннәрдән бирле билгеле булмаганны сµйләрмен». 36 Аннары, халыкны ђибәреп, Гайсә µйгә керде. Шәкертләре Аныњ янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянењ мәгънәсен безгә ањлатып бирче! – диделәр. 37 – Яхшы орлык чәчүче – ул Адәм Улы, – диде Гайсә. – 38 Басу – дµнья ул, яхшы орлыклар – Патшалык кешеләре, тиле бодай – шайтан кешеләре, 39 ћәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак µсте – дµнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр. 40 Тиле бодайны ђыеп, утта яндырган кебек, дµнья беткәндә дә шулай булачак. 41 Адәм Улы үзенењ фәрештәләрен ђибәрер, алар Аныњ Патшалыгыннан гµнаћка тартучыларныњ ћәм явызлык эшләүчеләрнењ ћәммәсен ђыеп, 42 янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау ћәм теш шыкырдату булыр. 43 Ә тәкъва кешеләр Аталарыныњ Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колаклары булганнар ишетсеннәр! 44 Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинәне тапкан, ди. Ул аны яњадан күмеп куйган ћәм, шатланып, бµтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган. 45 Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: сәүдәгәр яхшы энђеләр эзли, ди. 46 Менә ул искиткеч матур энђе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан ћәм аны сатып алган. 47 Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар дињгездә ятьмә салганнар ћәм ања тµрле балыклар эләккән, ди. 48 Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар. 49 Дµнья беткәндә дә шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар. 50 Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау ћәм теш шыкырдату булыр. 51 Сез боларныњ барысын да ањладыгызмы? – Әйе, – дип ђавап бирделәр шәкертләре. 52 – Менә шуња күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгыныњ шәкерте булган ћәр канунчы үзенењ келәтеннән иске әйберләрен дә, яњаларын да чыгаручы йорт хуђасы белән охшаш. 53 Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сµйләп бетергәч, Гайсә аннан китте. 54 үз шәћәренә кайткач, Ул аларныњ гыйбадәтханәләрендә µйрәтте. Тыњлаучыларныњ ћәммәсе тањ калды. – Шундый тирән акыл ћәм кодрәтле эшләр Ањарда кайдан икән? – диделәр алар. – 55 Ул балта остасыныњ улы түгелме соњ? Аныњ анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун ћәм Яћүд түгелме соњ? 56 Ћәм Аныњ бµтен сењелләре монда яшәмимени? Шулай булгач, моныњ барысы Ања кайдан килгән? 57 Ћәм Аны кире кактылар. – Пәйгамбәр ћәр ђирдә ихтирам ителә, фәкать үзенењ ватанында ћәм µендә генә хµрмәт күрми, – диде аларга Гайсә. 58 Аларныњ ышанмаулары аркасында, Ул анда күп могђизалар эшләмәде.

Маттай 14

1 Шушы вакытта идарәче Ћируд Гайсә хакында ишетте. 2 Ул үзенењ кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуња күрә, Аныњ кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде. 3 Чµнки Ћируд, аныњ абыйсы Филипнењ Ћирудия исемле хатыны аркасында, Яхъяны богаулап, тµрмәгә япкан иде. 4 Чµнки Яхъя: «Сиња аныњ белән яшәргә ярамый», – дигән иде. 5 Ћируд аны үтерер иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты. 6 Ћирудныњ туган кµнендә Ћирудиянењ кызы кунаклар алдында биеде ћәм Ћирудка шулкадәр охшады ки, 7 ул ни генә сорамасын, барын да бирергә ант итте. 8 Кыз исә, анасы µйрәткәнчә: – Хәзер үк Чумдыручы Яхъяныњ башын тәлинкәгә салып китер, – дип әйтте. 9 Патша кайгыга тµште, әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызныњ теләген үтәргә 10 ћәм, тµрмәдә Яхъяныњ башын кистерергә, дип әмер бирде. 11 Башны тәлинкәгә салып китерделәр ћәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде. 12 Яхъяныњ шәкертләре килеп, аныњ гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр. 13 Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына кµймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма кешеләр бу турыда ишеткәч, шәћәрләреннән чыгып, Аныњ артыннан ђәяүләп киттеләр. 14 Ярга чыккач, Гайсә зур халык тµркемен күреп алды. Ул аларны кызганды ћәм авыру булганнарын савыктырды. 15 Кич ђиткәндә, Аныњ янына шәкертләре килделәр ћәм: – Бу кеше йµрми торган урын, ә вакыт соњ инде. Халыкны ђибәр; авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр. 16 – Аларга китеп торасы түгел. Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә. 17 – Безнењ монда бары тик биш икмәк ћәм ике балык кына бар, – диделәр тегеләр Гайсәгә. 18 – Аларны Миња монда китерегез, – диде Гайсә. 19 Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне ћәм ике балыкны алды да, күккә карап, шµкрана кылды ћәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка µләштеләр. 20 Барысы да ашадылар ћәм туйдылар. Шәкертләре калган сыныклардан тулы унике кәрзин ђыйдылар. 21 Барлык ашаучыларныњ саны исә, хатыннарны ћәм балаларны исәпкә алмаганда, биш мењгә якын иде. 22 үзенењ халыкны ђибәрүен кµтмичә, шәкертләренә, хәзер үк кµймәгә утырып, үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. 23 Халыкны ђибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга менде. Кич ђиткәч, Ул анда ялгызы булды. 24 Ә кµймә исә ярдан еракта иде, ћәм, ђил каршы булганлыктан, ања кµчле дулкыннар бәрә иде. 25 Иртәнге µч белән алты арасында Гайсә, дињгез µстеннән атлап, алар янына китте. 26 Шәкертләре Гайсәнењ дињгез µстеннән килүен күреп, куркыштылар: – Бу µрәк! – диделәр. Ћәм куркуларыннан кычкырып ђибәрделәр. 27 – Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә. 28 Шуннан соњ Петер Ања эндәште: – Раббым! Әгәр Син булсањ, яныња су µстеннән килергә әмер бирче миња. 29 – Кил, – диде ања Гайсә. Петер, кµймәдән чыгып, су µстеннән Гайсәгә таба китте. 30 Әмма ђилнењ кµчле булуын тоеп, куркып китте ћәм бата башлады. – Коткар мине, Раббым! – дип кычкырып ђибәрде ул. 31 Гайсә шунда ук кулын сузып, аны эләктереп алды ћәм әйтте: – Аз иманлы син, нигә икеләндењ? 32 Алар кµймәгә кергәч, ђил тынды. 33 Кµймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йµзтүбән капландылар. – Син чыннан да Аллаћы Улы! – диделәр алар. 34 Алар, дињгезне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар. 35 Ђирле халык, Гайсәне танып, бу хакта шундагы бµтен әйләнә-тирәгә таратты ћәм Ања барлык авыруларны алып килде. 36 Алар Аныњ киеменењ чабуына гына булса да кагылырга рµхсәт бирүен үтенделәр. Ћәм кем генә кагылмасын, барысы да савыкты.

Маттай 15

1 Шуннан соњ Иерусалимнан Гайсә янына фарисейләр ћәм канунчылар килделәр. 2 – Ни µчен Синењ шәкертләрењ ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар: ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорадылар. 3 – Ә сез ни µчен үзегезнењ йолаларыгыз хакына Аллаћы әмерен бозасыз? – дип каршы тµште Гайсә. – 4 Аллаћы: «Атањны ћәм анањны хµрмәт ит» ћәм «Атасын ћәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш», – дип әйткән. 5 Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Мин сиња бирергә тиеш булган бүләкне Аллаћыга вәгъдә иттем", – дип әйтсә, 6 ања инде атасын хµрмәтләмәсә дә ярый», – дип µйрәтәсез. Моныњ белән сез үзегезнењ йолагыз хакына Аллаћы сүзен юкка чыгарасыз. 7 Монафикълар! Сезнењ хакта Ишагыйя пәйгамбәр алдан күреп дµрес әйткән: 8 «Бу халык Мине теле белән хµрмәт итә, ә күњелләре исә Миннән еракта. 9 Аларныњ Миња табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә µйрәтәләр». 10 Гайсә халыкны үзе янына чакырып әйтте: – Тыњлагыз ћәм тµшенергә тырышыгыз. 11 Аллаћы алдында кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә пычрата. 12 Шуннан соњ, шәкертләре Аныњ янына килеп: – Синењ сүзләрењне ишетеп, фарисейләрнењ рәнђүләрен беләсењме? – диделәр. 13 – Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган ћәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. – 14 Калдырыгыз аларны! Сукырларны ђитәкләп йµрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны ђитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып тµшәчәк. 15 – Безгә бу сүзләрне ањлатып бирче, – дип мµрәђәгать итте Ања Петер. 16 – Әллә сез дә ћаман ањламыйсызмы? – диде Гайсә. – 17 Авызга кергән нәрсәнењ карынга керүе, ә аннан тышка чыгарылып ташлануы сезгә ањлашылмыймыни? 18 Кешенењ авызыннан чыкканы йµрәгеннән чыга. Аны шул пычрата. 19 Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаћитлек итү, хурлау кешенењ йµрәгеннән чыга. 20 Кешене менә шулар пычрата. Ә юмаган куллар белән ашау кешене пычратмый. 21 Гайсә ул урыннан Тур ћәм Сидун ђирләренә китте. 22 Аныњ янына шул ђирләрдә яшәүче кәнганлы хатын килде. – Әфәнде, Давыт Улы! Кызган мине: минем кызым ђенле ћәм бик нык газаплана! – дип кычкырды ул. 23 Әмма Гайсә ања бер сүз белән дә ђавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аннан үтенә башладылар: – Ђибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнењ арттан килә. 24 – Мин Исраил халкыныњ югалган сарыкларына гына ђибәрелгән идем, – дип ђавап бирде Гайсә. 25 Әмма хатын якын килде ћәм Аныњ каршында йµзтүбән капланып: – Әфәнде, миња ярдәм итче! – диде. 26 – Икмәкне балалардан алып, кµчекләргә ташлау яхшы түгел, – диде Гайсә. 27 – Әйе, Әфәнде. Ләкин кµчекләр дә хуђаларыныњ µстәленнән коелган валчыкларны ашый бит, – дип ђавап кайтарды хатын. 28 Гайсә ања: – Әй, хатын! Синењ иманыњ нык! Сиња теләгәнењчә булсын, – диде. Ћәм шул ук вакытта аныњ кызы савыкты. 29 Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя дињгезе яры буйлап барды. Ул тауга менеп утырды. 30 Аныњ янына халык тµркемнәре аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне ћәм башка күп тµрле авыру кешеләрне алып килделәр. Алар авыруларны Аныњ аяклары янына салдылар, ћәм Гайсә аларны савыктырды. 31 Телсезләрнењ сµйләшүен, гарипләрнењ савыгуын, аксакларныњ йµрүен ћәм сукырларныњ күрүен күреп, халык тањ калды. Ћәм алар Исраил Аллаћысын данладылар. 32 Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде µч кµн буе, ә ашарларына ћичнәрсәләре юк. Минем аларны ач килеш ђибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте. 33 – Шундый тµркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алырга? – диделәр Ања шәкертләре. 34 – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Ђиде икмәк ћәм берничә кечкенә балык, – дип ђавап бирделәр алар. 35 Гайсә халыкка ђиргә утырырга кушты ћәм, 36 ђиде икмәкне ћәм балыкларны алып, шµкрана кылды. Аларны сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка µләште. 37 Барысы да ашап туйдылар. Шәкертләре калган сыныкларны ђиде кәрзин тутырып ђыйдылар. 38 Ә ашаучылар исә, хатыннарны ћәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мењ кеше иде. 39 Халыкны ђибәргәч, Гайсә кµймәгә утырды ћәм Мәгедән ђирләренә юл тотты.

Маттай 16

1 Аннан соњ, Гайсә янына фарисейләр ћәм саддукейлар килделәр. Аны сынарга теләп, Аннан күктән илаћи билге күрсәтүен үтенделәр. 2 Әмма Ул: – Кич белән сез: «Күк йµзе кызыл, шуња күрә ћава торышы яхшы булыр», – дисез. 3 Ә иртән иртүк: «Бүген давыл булачак, чµнки күк йµзе кып-кызыл ћәм хәвефле», – дисез. Күккә карап, сез ћава торышын алдан әйтә аласыз, ә вакытларныњ билгеләрен аера белмисез. 4 Явыз ћәм иман итмәүче буын кешеләре! Сез илаћи билгеләр таләп итәсез, әмма сезгә Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип ђавап бирде. Ћәм Гайсә аларны калдырып китте. 5 Шәкертләре башка ярга килеп ђиттеләр. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар икән. 6 – Карагыз, фарисейләр ћәм саддукейлар ачыткысыннан сак булыгыз! – диде аларга Гайсә. 7 Алар исә үзара: «Ул, безнењ икмәгебез булмаганга, шулай әйтә», – диештеләр. 8 Гайсә, моны белеп, аларга: – Аз иманлылар! Сез ни µчен икмәгегез юклыгы турында сµйләшәсез? 9 Сез берни дә ањламыйсызмыни? Биш мењ кешегә µләшкән биш икмәкне оныттыгызмы? Сез ул вакытта ничә кәрзин ђыеп алдыгыз? 10 Ә ђиде икмәкне дүрт мењгә µләшү хакында? Сез ул вакытта ничә кәрзин ђыеп алдыгыз? 11 Минем икмәк хакында әйтмәвем сезгә ањлашылмыймы? Фарисейләр ћәм саддукейлар ачыткысыннан сак булыгыз! – диде. 12 Шунда алар Гайсәнењ икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейләр ћәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын ањладылар. 13 Филип Кайсариясе шәћәре янындагы ђиргә килгәч, Гайсә үзенењ шәкертләреннән сорады: – Кешеләр Адәм Улын кем дип белә? 14 – Берәүләр Аны – Чумдыручы Яхъя, ди, икенчеләре – Ильяс, ә кайберләре исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнењ берсе дип исәплиләр, – диделәр. 15 – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады алардан Гайсә. 16 – Син – Мәсих, тере Аллаћыныњ Улы, – дип ђавап бирде Шимун Петер. 17 – Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чµнки моны сиња кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә. 18 – Шуња күрә Мин сиња әйтәм: син – Петер ћәм бу кыяда Мин үземә иман итүчеләр бердәмлеген тµзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы ђињә алмас. 19 Мин сиња Күкләр Патшалыгыныњ ачкычларын бирермен. Син ђирдә тыйганны Аллаћы күкләрдә тыячак, ә ђирдә рµхсәт иткәнне Аллаћы күкләрдә рµхсәт итәчәк. 20 Аннан соњ, шәкертләренә үзенењ Мәсих булуын ћичкемгә дә әйтмәскә кушты. 21 Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә үзенењ Иерусалимга барырга ћәм анда аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма µченче кµнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сµйли башлады. 22 Петер исә, Аны читкәрәк чакырып, каршы әйтә башлады: – Сине Аллаћы сакласын, Раббым! Синењ белән мондый хәл була күрмәсен! 23 Әмма Гайсә, борылып, Петергә әйтте: – Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисењ, синдә Аллаћы уйлары түгел, ә кешенеке. 24 Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенењ хачын алып, Минем арттан барсын. 25 Чµнки кем үзенењ тормышын саклап калырга тели, ул аны югалтыр. Ә кем үзенењ тормышын Минем хакка югалтса, ул аны табар. 26 Бµтен дµнья милкен үзенә алып, ђанын ћәлак итсә, кешегә моннан ни файда? Ул, үзенењ ђанын кире кайтарып алыр µчен, нәрсә тәкъдим итә алыр икән соњ? 27 Чµнки Адәм Улы Атасыныњ балкып торган шµћрәте ћәм үзенењ фәрештәләре белән килер ћәм ћәркемгә аныњ гамәленә карап бирер. 28 Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Адәм Улыныњ Патша булып килүен күргәнче үлемне татымаячаклар.

Маттай 17

1 Гайсә, алты кµннән соњ, Петерне, Ягъкубны ћәм аныњ энесе Яхъяны үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. 2 Гайсәнењ тышкы кыяфәте аларныњ күз алдында үзгәреп китте: йµзе кояш кебек балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды. 3 Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булдылар ћәм алар Гайсә белән сµйләштеләр. 4 Петер Гайсәгә әйтте: – Раббыбыз! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Телисењме, µч чатыр корам: берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска? 5 Петер сµйләгән вакытта балкып торган болыт тµшеп, аларны каплады. Ћәм болыт эченнән: «Бу – Минем сµекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыњлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. 6 Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йµзтүбән капландылар ћәм нык куркыштылар. 7 Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды ћәм: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде. 8 Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр. 9 Таудан тµшкәндә Гайсә аларга боерып әйтте: – Адәм Улы терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сµйләмәгез. 10 – Ә канунчылар ни µчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар шәкертләре. 11 – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип ђавап бирде Гайсә. – 12 Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар ћәм аныњ белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Улы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк. 13 Шунда шәкертләре Гайсәнењ Чумдыручы Яхъя хакында сµйләгәнен ањладылар. 14 Алар халык тµркеме янына әйләнеп кайткач, Гайсә алдына бер кеше килде ћәм тезләренә егылып: 15 – Әфәндем, улымны кызганчы! Ањарда µянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана. 16 Мин аны шәкертләрењә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар, – диде. 17 – Әй, имансыз ћәм бозык буын! Миња күпме сезнењ белән булырга? Сезне күпме түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез! – диде Гайсә. 18 Гайсә ђенгә чыгарга әмер бирде. Ђен чыкты, малай исә шул ук мизгелдә савыкты. 19 Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, Аныњ янына килделәр ћәм: – Ни µчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар. 20 Гайсә ђавап бирде: – Чµнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса ћәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мµмкин булмаган ћичнәрсә булмас иде. 21 22 Алар Гәлиләядә бергә ђыелгач, Гайсә аларга әйтте: – Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә 23 ћәм үтерелергә тиеш, әмма µченче кµнне Ул терелтеп торгызылачак. Шәкертләр бик зур хафага тµштеләр. 24 Алар Кәпәрнаумга килеп ђиткәч, Аллаћы Йортына салым ђыючылар Петер янына килделәр. – Остазыгыз салым түләмиме? – дип сорадылар алар. 25 – Әйе, түли – дип ђавап бирде Петер. Петер µйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады: – Петер, син ничек уйлыйсыњ: ђирдәге патшалар салымны ћәм ясакны кемнән түләтәләр? үз халкыннанмы, әллә чит ђир кешеләреннәнме? 26 Петер: – Чит ђир кешеләреннән, – дип ђавап бирде. – Алай булгач, үзенекеләре түләүдән ирекле, – диде Гайсә. – 27 Әмма аларны рәнђетмик. Дињгезгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, аныњ авызын ач ћәм анда кµмеш тәњкә табарсыњ. Аны алып, Минем µчен дә, үзењ µчен дә салым ђыючыларга бир.

Маттай 18

1 Шуннан соњ Гайсә янына шәкертләре килделәр ћәм: – Күкләр Патшалыгында кем ињ бµеге? – дип сорадылар. 2 Гайсә бер баланы чакырып алып, алар каршына бастырды 3 ћәм: – Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, шушындый балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде. 4 – Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында ињ бµеге булыр. 5 Ћәм Минем хакка шушындый бер баланы кабул иткән кеше Мине кабул итә. 6 Әмма Миња иман итүче шушындый кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, тирән дињгез суында батырсалар, аныњ µчен яхшырак булыр иде. 7 Дµньяга кайгы, чµнки юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Вәсвәсәләрнењ килүе котылгысыз, әмма алар кем аркылы килә, шуња кайгы! 8 Әгәр сине кулыњ яки аягыњ вәсвәсәгә тµшерсә, аны чабып, читкә ташла! Ике кулыњ ћәм ике аягыњ белән мәњгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер кулыњ белән яки аксак килеш керүењ синењ µчен яхшырак. 9 Әгәр күзењ сине вәсвәсәгә тµшерсә, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзењ белән ђәћәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзењ белән керүењ яхшырак. 10 Карагыз, бала кебек иман итүчеләрнењ берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларныњ фәрештәләре ћәрвакыт Күктәге Атамныњ йµзен күреп торалар. 11 12 Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр берәүнењ йµз сарыгы булып, аныњ берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соњ? 13 Ә инде тапкач, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр. 14 Сезнењ Күктәге Атагыз да шулай: кечкенәләрнењ берсенењ дә ћәлак булуын теләми. 15 Әгәр туганыњ сиња каршы гµнаћ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыњласа, син туганыњны үзењә кайтарган булырсыњ. 16 Ләкин тыњламаса, ћәр очрак ике яки µч шаћит белән раслансын µчен, үзењ белән бер яки ике кешене ал. 17 Әгәр аларны да тыњламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сµйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыњламаса, ул чакта аныњ белән мµгамәләњ мәђүси, яки салым ђыючы белән булган кебек булсын. 18 Сезгә хак сүз әйтәм: ђирдә нәрсәне тыйсагыз, шуны күктә Аллаћы тыяр ћәм нәрсәне рµхсәт итсәгез, күктә Аллаћы да рµхсәт итәр. 19 Тагын сезгә әйтәм: сезнењ икегез ђирдә, үзара килешеп, Күктәге Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны эшләячәк. 20 Чµнки икәү яки µчәү Минем хакка ђыелса, Мин дә алар белән булачакмын. 21 Шуннан соњ Аныњ янына Петер килде ћәм: – Раббым, туганымны, әгәр ул миња каршы гµнаћ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Ђидегә кадәрме? 22 – Юк, ђидегә кадәр түгел, ә ђитмеш тапкыр ђидегә кадәр, – диде ања Гайсә. – 23 Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаулы. Күз алдына китерегез: бер патша үзенењ хезмәтчеләреннән хисап эшен таләп иткән. 24 Акча хисабы эше башлангач, ања ун мењ талант бурычлы бер кешене китергәннәр. 25 Ул акчаларны кайтарып бирә алмагач, бурычын түләтер µчен, патша аныњ үзен дә, хатынын да, балаларын да, милкен дә сатырга әмер биргән. 26 Бу хезмәтче патша каршында йµзтүбән капланып әйткән: «Бурычымны кµтче! Мин сиња барын да кайтарып бирәчәкмен!» 27 Хуђасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән ћәм хезмәтчесен ђибәргән. 28 Ләкин бу хезмәтчесе, киткәч, үзенә бары тик йµз динар тиешле хезмәттәшләренењ берсен очраткан. Ул аныњ бугазына ябышып, буа башлаган. «Миња бурычыњны түлә!» – дип таләп иткән. 29 Тегесе, тезләренә егылып, ања: «Бурычымны кµтче, мин кайтарып бирәчәкмен!» – дигән. 30 Әмма тегесе, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр, аны тµрмәгә утырткан. 31 Патшаныњ башка хезмәтчеләре, моны күреп, бик кайгырганнар ћәм бар булган хәлне хуђаларына сµйләп биргәннәр. 32 Шуннан соњ хуђасы аны чакырып әйткән: «Яраксыз кол! үтенгәч, мин синењ бµтен бурычыњны бәхилләдем. 33 Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшењә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш идењ бит!» 34 Ћәм ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бµтен бурычын түләп бетергәнгә кадәр, аны газаплаучылар кулына тапшырган. 35 Әгәр туганыгызны ихлас күњелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнењ белән шулай эшләячәк.

Маттай 19

1 Гайсә үзенењ сүзен тәмамлагач, Гәлиләядән китеп, үрдүн аръягындагы Яћүдия ђиренә юнәлде. 2 Артыннан халык тµркемнәре барды, ћәм Ул алар арасындагы авыруларны савыктырды. 3 Гайсә янына фарисейләр килгәч, Аны сынарга теләп, сорадылар: – Ир кешегә хатынын ћәртµрле сәбәптән аерып ђибәрергә канун рµхсәт итәме? 4 – Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук «аларны ир ћәм хатын итеп бар итте», – дигәнне сез укымадыгызмыни? – дип сорады Гайсә. – 5 Ћәм Аллаћы әйткән: «Шуња күрә, ир кеше, атасын ћәм анасын калдырып, хатынына кушылыр ћәм икесе дә бер тән булыр». 6 Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бµтен. Аллаћы кушылдырганны кеше аермасын. 7 – Ә нигә соњ Муса, кеше хатынын аерып ђибәргәндә, ања аерылышу кәгазен бирергә тиеш, дип боерган? – диделәр алар. 8 – Ул сезгә күњелләрегез каты булганга күрә аерылышырга рµхсәт биргән. Башта алай түгел иде, – диде Гайсә. – 9 Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша ћәм башкага µйләнә икән, ул зина кыла. 10 Шәкертләре Ања: – Ирнењ хатынга карата мµнәсәбәте шундый була икән, ул чакта µйләнмәве яхшырак, – диделәр. 11 – Мин әйткәннәрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип ђавап бирде Гайсә. – 12 Чµнки кешеләр тµрле сәбәпләр аркасында µйләнми: берәүләр ана карыныннан шундый булып туалар, икенчеләрен кешеләр шундый итәләр, ћәм µченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына үзләре µйләнмиләр. Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен! 13 Шуннан соњ, кулларын куеп дога кылсын дип, кешеләр Гайсә янына балаларны алып килделәр. Шәкертләре исә аларны шелтәләделәр. 14 Әмма Гайсә: – Балаларга ирек бирегез, аларга Минем янга килергә комачауламагыз! Чµнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде. 15 Алар µстенә фатихалау µчен кулларын куйгач, Гайсә аннан китте. 16 Бервакыт Гайсә янына бер кеше килде: – Остаз, мәњгелек тормышны алыр µчен мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш? – дип сорады ул. 17 – Син игелек хакында ник Миннән сорыйсыњ? Берәү генә игелекле. Мәњгелек тормышка керәсењ килә икән, Аныњ әмерләрен үтә, – диде Гайсә. 18 – Ниндиләрен? – дип сорады тегесе. Гайсә ђавап бирде: – Кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаћитлек итмә, 19 атањны ћәм анањны хµрмәт ит ћәм якыныњны үзењне яраткан кебек ярат. 20 – Мин боларны үтәп килдем. Миња тагын нәрсә ђитми? – дип сорады егет. 21 – Камил булырга теләсәњ, бар да, булган милкењне сатып, фәкыйрьләргә µләш. Шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр, – диде Гайсә. 22 Егет исә, бу сүзләрне ишетеп, борчуга тµште ћәм китеп барды. Чµнки ул бик бай кеше иде. 23 Ә Гайсә шәкертләренә әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул. 24 Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дµягә энә күзе аша үтү ђињелрәк. 25 Шәкертләре, моны ишетеп, бик аптырадылар. – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ? – дип сорадылар алар. 26 Гайсә аларга карап: – Бу – кешеләргә мµмкин түгел, әмма Аллаћыга барысы да мµмкин, – диде. 27 Шуннан соњ Петер Гайсәгә мµрәђәгать итте: – Менә без, бµтен нәрсәбезне калдырып, Сиња иярдек. Моныњ µчен безгә нәрсә була? 28 – Сезгә хак сүз әйтәм: бµтен дµнья яњаргач, Адәм Улы шµћрәтле тәхетенә утырганнан соњ, сез дә, Миња иярүчеләр, Исраилнењ унике кабиләсе µстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз. 29 Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сењелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган ћәркем йµз тапкыр күбрәк алачак ћәм ања мәњгелек тормыш биреләчәк. 30 Әмма беренче булганнарныњ күбесе ахыргы булырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар.

Маттай 20

1 Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаш? Күз алдыгызга китерегез: иртән иртүк хуђа үзенењ йµзем бакчасына эшчеләр ялларга барган. 2 Ялчылар белән кµненә бер динардан килешкәч, ул аларны йµзем бакчасына ђибәргән. 3 Иртәнге сәгать тугызда µеннән чыгып, базар мәйданына килгәч, ул анда эшсез торган башка кешеләрне күреп 4 әйткән: «Сез дә йµзем бакчасына барыгыз. Мин сезгә тиешенчә түләрмен». Алар киткәннәр. 5 Ә хуђа унике сәгатьтә дә, кµндезге сәгать µчтә дә шулай ук эшләгән. 6 Сәгать бишләр тирәсендә хуђа тагын чыгып, басып торган кешеләрне күреп әйткән: «Сез нигә монда кµне буе эшсез торасыз?» – дип. 7 «Безне беркем дә ялламады», – дип ђавап кайтарганнар алар. Ул аларга: «Сез дә йµзем бакчасына барыгыз», – дип әйткән. 8 Кич ђиткәч, хуђа идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып, аларга түлә. Соњгы ялланганнарыннан башлап, беренчеләре белән тәмамла», – дигән. 9 Кичке биштә ялланганнар килеп, ћәрберсе бер динар акча алган. 10 Шуња карап, беренчеләре: «Күбрәк алырбыз», – дип уйлаганнар. Әмма алар да берәр динар акча алганнар. 11 Ә алгач, хуђага зарлана башлаганнар: 12 «Бу соњ килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнењ белән тињләдењ. Без бит бу кµннењ авырлыгын ћәм эсселеген кичердек». 13 Әмма ул аларныњ берсенә ђавап биргән: «Дустым, мин сиња карата гаделсезлек эшләмәдем. Син минем белән бер динарга килештењ түгелме соњ? 14 үзењә тиешлесен ал да кит. Ә мин бу соњгысына да сиња биргән хәтле бирәсем килә. 15 үземнењ акчам белән үзем теләгәнчә эшләргә минем хокукым юкмыни? Әллә син минем юмартлыгымнан кµнләшәсењме?» 16 Шулай, соњгылар беренче булырлар, ә беренчеләр исә соњгы булырлар, – диде Гайсә. 17 Иерусалимга таба барганда, Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, аларныњ үзләренә генә әйтте: 18 – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар ћәм канунчылар кулына тотып биреләчәк, Аны үлемгә хµкем итәчәкләр 19 ћәм, мыскыллау, камчылату ћәм хачка кадаклату µчен, мәђүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма µченче кµндә Ул үледән терелтеп торгызылачак. 20 Шуннан соњ Зебедәйнењ хатыны, уллары белән Гайсә янына килеп, Аныњ алдында тезләнде. Ул Аннан нәрсәдер сорарга теләде. 21 – Син нәрсә телисењ? – дип сорады Гайсә. – Минем бу ике улым Синењ Патшалыгыњда берсе уњ ягыња, икенчесе сул ягыња утырачак, дип вәгъдә итсәњ иде, – диде хатын. 22 – Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, – диде Гайсә. – Мин эчәчәк касәдән эчә алырсызмы? – Алырбыз, – диделәр алар. 23 – Сез Минем касәмнән эчәрсез, ә уњ ягыма яки сул ягыма утырырга рµхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда Атам тарафыннан билгеләнгәннәр утырачак. 24 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнењ бу туганнарына каршы ачулары чыкты. 25 Ә Гайсә аларны чакырып алып: – Сез беләсез: халык ђитәкчеләре халыклар µстеннән хакимлек итәләр ћәм бµекләр халыкларны үз куллары астында тоталар. 26 Ләкин сездә алай булмасын! Сезнењ арагызда бµек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын, 27 ћәм арагызда беренче булырга теләүче сезнењ µчен кол булсын. 28 Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр µчен дип килмәде, ә үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу µчен үзенењ тормышын бирергә дип килде, – диде. 29 Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәћәрен калдырып киткәндә, Аныњ артыннан зур тµркем барды. 30 Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнењ үтеп баруын ишеткәч, кычкырып ђибәрделәр: – Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган! 31 Халык, ачуланып, аларныњ дәшмәвен таләп итте, әмма алар тагын да кµчлерәк итеп: – Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган! – дип кычкырдылар. 32 Гайсә, туктап, аларны чакырды ћәм: – Сезнењ µчен нәрсә эшләвемне телисез? – дип сорады. 33 – Әфәнде! Безнењ күзләребез ачылсын иде! – диделәр алар. 34 Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кулын тидерде: алар шунда ук күрә башладылар ћәм Ања ияреп киттеләр.

Маттай 21

1 Алар Иерусалимга якынлашканда, Зәйтүн тавындагы Бәйтфәги авылына килгәч, Гайсә ике шәкертен ђибәрде 2 ћәм: – Алда күренеп торган авылга барыгыз. Шунда ук бәйдәге ана ишәк белән яшь ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, Миња китерегез. 3 Кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, ања: «Алар Хуђага кирәк», – дип әйтегез. Ћәм ул ишәкләрне шунда ук ђибәрер, – диде. 4 Бу – пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын µчен булды: 5 «Сион кызына әйтегез: „Менә Патшањ сиња килә. Ул юаш; ишәккә ћәм тайга, камыт кигезелгән ишәк баласына атланган"». 6 Шәкертләре, барып, барын да Гайсә кушканча эшләделәр. 7 Баласы белән ишәкне алып китерделәр. Ѳс киемнәрен ишәкләр µстенә салдылар ћәм Гайсә аларга атланды. 8 Зур халык тµркеме киемнәрен юл µстенә ђәйделәр, башкалары исә агач ботакларын сындырып юлга салдылар. 9 Гайсәнењ алдыннан ћәм артыннан килүче зур халык тµркемнәре: – Давыт Улына Ћошанна! Раббы исеме белән Килүче мµбарәк! Югарыда Ћошанна! – дип кычкырдылар. 10 Гайсә Иерусалимга килеп кергәч, бµтен шәћәр кузгалды. – Кем бу? – дип сораштылар кешеләр. 11 – Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип ђавап бирде халык. 12 Гайсә, Аллаћы Йортына кереп, барлык сатучыларны ћәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларныњ µстәлләрен ћәм күгәрчен сатучыларныњ утыргычларын аударып ташлады. 13 Гайсә аларга әйтте: – Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр», – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез! 14 Аллаћы Йортында Гайсә янына сукырлар ћәм аксаклар килде ћәм Ул аларны савыктырды. 15 Ләкин баш руханиларныњ ћәм канунчыларныњ, Ул эшләгән искиткеч эшләрне ћәм балаларныњ Аллаћы Йортында: «Давыт Улына Ћошанна!» – дип кычкыруларын күреп, ачулары чыкты. 16 Алар Ања әйттеләр: – Аларныњ нәрсә әйтүләрен ишетәсењме? – Әйе, – дип ђавап бирде Гайсә. – Сез: «Балалар ћәм нарасыйлар авызыннан Син үзењә мактау чыгарттыњ», – дип язылганны әллә укымадыгызмы? 17 Гайсә, аларны калдырып, шәћәрдән Бәйтәниягә китте ћәм тµнне анда үткәрде. 18 Иртә белән шәћәргә таба юл тотканда, Гайсәнењ карыны ачты. 19 Юл буендагы инђир агачын күреп, Ул аныњ янына килде, әмма яфрактан башка берни тапмагач, ања: – Беркайчан да ђимешењ булмасын! – диде. Ћәм шунда ук инђир агачы корып тµште. 20 Моны күреп, шәкертләренењ исләре китте. – Ничек алай кинәт кенә инђир агачы корып тµште соњ? – дип сорадылар алар. 21 – Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз ћәм икеләнмәсәгез, сез Мин инђир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрелеп, дињгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак. 22 Ћәм догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә. 23 Гайсә Аллаћы Йортына кереп, анда µйрәткән вакытта, янына баш руханилар белән халык аксакаллары килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисењ? Андый хокукны Сиња кем бирде? – дип сорадылар алар. 24 – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, – диде аларга Гайсә. – Әгәр сез ђавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25 Яхъяныњ суга чумдыруы кемнән булды? Күктәнме, әллә кешеләрдәнме? Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни µчен сез ања ышанмадыгыз?» – дип сораячак. 26 Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр. 27 Шуња күрә алар Гайсәгә: – Белмибез, – дип ђавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим. 28 Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенењ ике улы булган. Беренчесе янына килеп, ул әйткән: «Улым, бүген йµзем бакчасына барып эшлә әле». 29 Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап, киткән. 30 Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип әйткән, әмма бармаган. 31 Аталарыныњ ихтыярын кайсысы үтәгән? – Беренчесе, – дип ђавап бирделәр тегеләр. – Ышаныгыз: Аллаћы Патшалыгына салым ђыючылар ћәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр. 32 Чµнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез ања ышанмадыгыз. Ә салым ђыючылар ћәм фахишәләр ања ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез ћәм ања ышанмадыгыз. 33 Хәзер икенче гыйбрәтле хикәяне тыњлагыз. Ђир биләүче бер кеше булган. Ул йµзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йµзем изү µчен чокыр казыган, бакчаны саклау µчен манара торгызган ћәм бакчаны йµзем үстерүчеләргә куллану µчен биреп, үзе чит якларга китеп барган. 34 Уњыш ђыяр вакыт ђиткәч, үз µлешен алырга дип, үзенењ хезмәтчеләрен ђибәргән. 35 Әмма йµзем үстерүчеләр хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, башкасын үтергәннәр, µченчесен ташлар атып үтергәннәр. 36 Хуђа тагын да күбрәк хезмәтчеләрен ђибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр. 37 Нићаять, «Улыма хµрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, улын ђибәргән. 38 Әмма йµзем үстерүчеләр хуђаныњ улын күреп, бер-беренә: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик ћәм ања каласы мирас безнеке булыр», – диешкәннәр. 39 Алар аны тотып, йµзем бакчасыннан алып чыгып үтергәннәр. 40 Шулай итеп, йµзем бакчасыныњ хуђасы әйләнеп кайткач, бу йµзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр? 41 – Ул явыз кешеләрне коточкыч рәвештә үтерер ћәм йµзем бакчасын башка йµзем үстерүчеләргә кулланырга биреп торыр. Болар хуђага тиешле µлешне вакытында бирерләр, – дип ђавап бирделәр алар. 42 – Ә сез Изге язмада: «Тµзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мµћим почмак ташы булды. Бу Раббы тарафыннан эшләнде ћәм безнењ алда гађәп нәрсә», – дигәнне укымадыгызмыни? – диде Гайсә. – 43 Шуња күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгы сездән алынып, аныњ ђимешен китерүче халыкка биреләчәк. 44 Бу таш µстенә егылган ћәркем челпәрәмә киләчәк, ә ул таш кемнењ дә булса µстенә тµшсә, аны сытачак. 45 Баш руханилар ћәм фарисейләр Гайсәнењ гыйбрәтле хикәяләрен ишетеп, Аныњ үзләре хакында сµйләвен ањладылар. 46 Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар.

Маттай 22

1 Гайсә, алар белән сµйләшкәндә, тагын гыйбрәтле хикәяләр сµйләде: 2 – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша үзенењ улы µчен туй мәђлесе үткәргән. 3 Ул, чакырылган кунакларны мәђлескә ђыярга ниятләп, хезмәтчеләрен ђибәргән, ләкин кунаклар килергә теләмәгәннәр. 4 «Мәђлесем инде әзер: үгезләрем ћәм симертелгән мал суелган, бµтен нәрсә әзер, кунакка килегез», – дип тагын хезмәтчеләрен чакырылган кешеләргә әйтергә ђибәргән. 5 Әмма, чакыруны санга сукмыйча, аларныњ ћәрберсе үз эшләре белән таралышканнар: берсе басуына киткән, берсе үзенењ сәүдә эшенә киткән, 6 ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар ћәм үтергәннәр. 7 Патша, ярсып, ул үтерүчеләрне юк итәргә, ә аларныњ шәћәрләрен яндырырга әмер биреп, гаскәрен ђибәргән. 8 Ә аннан соњ патша хезмәтчеләренә әйткән: «Мәђлес әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булмадылар. 9 Юл чатларына барыгыз, кемне генә күрсәгез дә, мәђлескә чакырыгыз». 10 Хезмәтчеләр, урамнарга чыгып, очраган бар кешене – яхшысын да, яманын да алып килгәннәр. Бµтен мәђлес бүлмәсе кунаклар белән тулган. 11 Ләкин патша, кунакларны карарга чыккач, анда бәйрәм киеменә киенмәгән бер кешене күреп алган. 12 Патша ања әйткән: «Дус, син ничек монда бәйрәм киеме кимичә килдењ?» Тегесе эндәшмәгән. 13 Шуннан соњ патша хезмәтчеләренә: «Аныњ аяк-кулларын бәйләп, карањгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда елау ћәм теш шыкырдату булыр», – дигән. 14 Чµнки чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз. 15 Шуннан соњ фарисейләр, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип кињәшләштеләр. 16 Алар үзләренењ шәкертләрен Ћируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына ђибәрделәр. – Остаз, – диделәр алар, – Синењ дµрес Кеше булуыњны ћәм Аллаћы юлына хакыйкать буенча µйрәтүењне без беләбез. Кешеләрнењ Синењ хакта нәрсә уйлаганнары Сиња мµћим түгел, чµнки Син кешене кешедән аермыйсыњ. 17 Шуња күрә, әйтче безгә, Син ничек уйлыйсыњ: кайсарга салым түләүне канун рµхсәт итәме, әллә юкмы? 18 Әмма Гайсә аларныњ явыз ниятләрен белеп, ђавап бирде: – Сез нигә Мине сыныйсыз, монафикълар? 19 Салымны нинди акча белән түлисез, аны миња күрсәтегез! Алар Ања динар бирделәр. 20 – Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? – дип сорады алардан Гайсә. 21 – Кайсарныкы, – дип ђавап бирделәр тегеләр. – Димәк, кайсарныкын кайсарга, ә Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез, – диде шуннан соњ аларга Гайсә. 22 Бу сүзләрне ишетеп, алар хәйран калдылар. Ћәм Аны калдырып киттеләр. 23 Шул ук кµнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлгән кешеләрнењ терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр: 24 – Остаз, Муса канунда әйткән: «Әгәр берәү, бала тудырмыйча, үлеп китсә, аныњ тол хатынына бертуганы µйләнсен ћәм үлгән бертуганыныњ буынын дәвам иттерсен». 25 Менә безнењ арабызда ђиде туган бар иде. Беренчесе µйләнгән; бала тудырмыйча, хатынын туганына хатынлыкка калдырып, үлеп киткән. 26 Икенчесе дә, µченчесе дә ћәм барлык ђидесе белән дә шулай булган. 27 Ә ахырда хатын үлеп киткән. 28 Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул аларныњ кайсысыныњ хатыны булачак? Ђидесе дә аныњ ире булган бит! 29 – Сез ялгышасыз, чµнки Изге язманы да, Аллаћы кодрәтен дә белмисез, – дип ђавап бирде Гайсә. 30 – үлгәннәр терелеп торганда, алар µйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар. 31 Ә үлгәннәрнењ терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Аллаћыныњ әйткәннәрен сез укымадыгызмыни? 32 Ул әйткән: «Мин – Ибраћим Аллаћысы, Исхак Аллаћысы ћәм Ягъкуб Аллаћысы». Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы. 33 Гайсәне тыњлаган халык Аныњ тәгълиматына тањ калды. 34 Гайсәнењ саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейләр бергә ђыелдылар. 35 Аларныњ берсе, канунчы, Аны сүзендә эләктерү нияте белән сорады: 36 – Остаз, канунда кайсы әмер ињ мµћиме? 37 – «Раббы Аллаћыњны бµтен йµрәгењ, бµтен ђаныњ ћәм бµтен акылыњ белән ярат», – диде Гайсә. – 38 Бу – беренче ћәм ињ мµћим әмер. 39 Икенчесе дә шундый ук: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат». 40 Бµтен Муса кануны ћәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр. 41 Фарисейләр исә бергә ђыелгач, Гайсә алардан сорады: 42 – Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Улы? – Давыт Улы, – дип ђавап бирделәр алар. 43 – Ә ни µчен Давыт, Изге Рух белән илћамланып, Мәсихне Раббы дип атый? Ул бит: 44 «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны салганчы Синењ аякларыњ астына Утыр Минем уњ ягымда», – диде. 45 Шулай итеп, Давыт Аны Раббы дип атый икән, ничек инде Ул аныњ Улы була ала? 46 Беркем дә Ања ђавап кайтара алмады. Шушы кµннән алып, бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.

Маттай 23

1 Шуннан соњ Гайсә халыкка ћәм үзенењ шәкертләренә мµрәђәгать итте: 2 – Хокук буенча Муса урынын фарисейләр ћәм канунчылар алдылар. 3 Шуња күрә, аларныњ сезгә кушканнарын тыњлагыз ћәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чµнки алар үзләре µйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар. 4 Алар кешеләр ђилкәсенә авыр йµкләр салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр. 5 Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар мањгайларындагы ћәм кулларындагы догалар салган тартмачыкларын кињәйтәләр, күлмәк чукларын озынайталар. 6 Мәђлесләрдә алар ињ түрдә, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарга утырырга яраталар, 7 ђыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне ћәм кешеләрнењ аларны «остаз» дип атауларын яраталар. 8 Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чµнки сезнењ тик бер Остазыгыз бар ћәм сез бер-берегезгә туганнар. 9 Ђирдә «ата» дип беркемне дә атамагыз – сезнењ тик бер Күктәге Атагыз бар. 10 Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чµнки сезнењ бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих. 11 Ә арагыздагы ињ бµеге сезнењ µчен хезмәтче булсын. 12 үзен-үзе күтәрүчене Аллаћы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаћы күтәрер. 13 Кайгы сезгә, фарисейләр ћәм канунчылар! Монафикълар! Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез. 14 15 Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Тик берәүне генә булса да иманыгызга китерер µчен, сез дињгезләр ћәм коры ђирләр аша үтәсез. Ә инде берәрсен китерсәгез, аны, үзегезгә караганда да, ђәћәннәмгә икеләтә лаеклы итәсез. 16 Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаћы Йорты белән ант иткәннењ анты бернигә дә тормый, ә Аллаћы Йортыныњ алтыны белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш», – дип µйрәтәсез. 17 Сукыр ахмаклар! Кайсысы мµћимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаћы Йортымы? 18 Ћәм тагын әйтәсез: «Корбан китерү урыны белән ант иткәннењ анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш». 19 Сукырлар! Кайсысы мµћимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы? 20 Шуња күрә, корбан китерү урыны белән ант итүче кеше аныњ белән дә, аныњ µстендәге бµтен нәрсә белән дә ант иткән була. 21 Ћәм Аллаћы Йорты белән ант итүче кеше аныњ белән дә, аныњ эчендә Яшәүче белән дә ант иткән була. 22 Күк белән ант иткән кеше Аллаћы тәхете белән ћәм анда Утыручы белән ант иткән була. 23 Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Сез бµтнекнењ, укропныњ, ак әниснењ уннан бер µлешен бирәсез, ә канундагы ињ мµћим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне ћәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә ћәм канунныњ калган µлешләрен дә онытмаска кирәк иде. 24 Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сµзеп аласыз, ә дµяне йотасыз! 25 Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Касәләрнењ ћәм савытларныњ тышкы ягын чистартасыз, ә эче исә урлашу ћәм комсызлык белән тулы. 26 Сукыр фарисей! Элек касәләрнењ эчен чистарт, шуннан соњ аныњ тышы да чиста булыр! 27 Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Сез агартылган тµрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сµякләре ћәм тµрле шакшылык белән тулы! 28 Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейµзлелек ћәм канунсызлык. 29 Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Сез пәйгамбәрләр µчен тµрбәләр тµзисез ћәм тәкъваларныњ кабер ћәйкәлләрен бизисез. 30 Сез: «Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнењ канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез. 31 Шулай итеп, үзегезгә каршы үзегез шаћитлек итәсез: сез – пәйгамбәрләрне үтерүче ата-бабаларыгызныњ уллары. 32 Шулай ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз. 33 Сез – еланнар ћәм елан токымы! Сез хµкемнән ћәм ђәћәннәмнән ничек качарга уйлыйсыз? 34 Шуња күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен ћәм остазларны ђибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәћәрдән шәћәргә куарсыз. 35 Шулай итеп, ђирдә түгелгән бµтен тәкъваларныњ каны сезнењ башка тµшәчәк: тәкъва Ћабил каныннан алып, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында сез үтергән Берехия улы Зәкәрия канына кадәр. 36 Сезгә хак сүз әйтәм: боларныњ ћәммәсе шушы буын кешеләренә тµшәчәк! 37 Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче ћәм үзењә ђибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенењ балаларын канаты астына ђыйган кебек, Мин дә синењ кешеләрењне ничә тапкыр шулай бергә ђыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! 38 Инде тыњлагыз: сезнењ Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр. 39 Чµнки сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мµбарәк!» – дип сез әйтәчәк вакыт ђитми торып, Мине күрмәссез!

Маттай 24

1 Гайсә Аллаћы Йортыннан чыгып киткәндә, Аныњ игътибарын Аллаћы Йортыныњ биналарына юнәлтер µчен, янына шәкертләре килделәр. 2 Ә Гайсә: – Боларныњ ћәммәсен да күрәсезме? – диде. – Шуны белегез: монда таш µстендә таш калмаячак, барысы да ђимереләчәк! 3 Ул үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде. – Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синењ килүењне ћәм бу дµньяныњ бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар. 4 Гайсә ђавап бирде: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар! 5 Чµнки күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Мәсих», – дип әйтерләр ћәм күпләрне алдарлар. 6 Сез якындагы сугышлар тавышын ћәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма бу әле ахыры түгел. 7 Халык халыкка ћәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ачлык ћәм ђир тетрәүләр булыр, 8 әмма боларныњ барысы – тулгак тоту газапларыныњ башлануы гына әле. 9 Шушы вакытта сезне газаплауга бирерләр ћәм үлемгә тартырлар, бµтен халыклар да Минем µчен сезне нәфрәт итәр. 10 Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр ћәм бер-берсен нәфрәт итәр. 11 Ћәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. 12 Явызлык кµчәйгәнлектән, күпләрнењ мәхәббәте суыныр. 13 Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр. 14 Барча халыклар да ишетсен µчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бµтен ђићанда таратырлар. Менә шуннан соњ ахыры килер. 15 Шуња күрә, сез Данил пәйгамбәр язган «ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнењ» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше ањласын), 16 Яћүдия ђирендә булганнар тауларга качсыннар, 17 µй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга дип, µйгә тµшеп тормасын, 18 кырда булганнар исә µс киеме артыннан µенә кайтмасын. 19 Ул кµннәрдә йµкле хатыннарга ћәм бала имезүчеләргә кайгы! 20 Качуыгыз кышка ћәм шимбә кµненә туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз. 21 Чµнки, ул вакытта, дµнья яратылганнан бирле бүгенге кµнгә кадәр булмаган ћәм булмаячак зур афәт килер. 22 Әгәр ул кµннәр кыскартылмаса, ћичкем исән кала алмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул кµннәр кыскартылачак. 23 Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз. 24 Чµнки ялган мәсихләр ћәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, хәтта сайланганнарны да алдау µчен, искиткеч галәмәтләр ћәм могђизалар күрсәтерләр. 25 Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем. 26 Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз. 27 Чµнки Адәм Улыныњ килүе күкне кµнчыгыштан кµнбатышка кадәр яшен ярып үткән кебек булыр. 28 Кайда мәет булса, үләксә кошлары шунда ђыелыр. 29 Ћәм шунда ук, ул кµннәрдәге афәттән соњ, «Кояш каралыр, ай яктыртмас, Күкләрдән йолдызлар коелыр ћәм Күк кодрәтләре селкетелер». 30 Шуннан соњ күктә Адәм Улыныњ билгесе күренер ћәм, Аныњ күк болытлары µстендә кодрәт ћәм балкып торган бµек дан белән килүен күреп, ђирнењ бµтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. 31 Адәм Улы үзенењ фәрештәләрен кµчле быргы тавышы белән ђибәрер. Ћәм алар ђирнењ дүрт почмагыннан, дµньяныњ бер читеннән алып икенче читенә кадәр, Аныњ сайланганнарын ђыярлар. 32 Инђир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аныњ ботаклары бµреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән ђәйнењ ђитәчәген беләсез. 33 Шулай ук, сез дә боларныњ ћәммәсен күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек тµбендә. 34 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга µлгермәс, болар ћәммәсе дә гамәлгә ашыр. 35 Күк ћәм ђир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак. 36 Ул кµннењ ћәм сәгатьнењ кайчан булуы хакында ћичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә. 37 Нух кµннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак. 38 Чµнки ул кµннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, µйләнгәннәр ћәм кияүгә чыкканнар. Нух кµймәгә кергән кµнгә кадәр шулай булган. 39 Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар тµшенмәгәннәр. Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак. 40 Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. 41 Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынныњ берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. 42 Шуња күрә, уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы кµндә киләчәген сез белмисез бит. 43 Шуны ањлагыз: йорт хуђасы каракныњ тµнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул йокламаган булыр иде ћәм ања үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. 44 Шуња күрә, сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез кµтмәгән сәгатьтә киләчәк. 45 Шулай итеп, ышанычлы ћәм акыллы хезмәтче нинди була соњ? Ризыкны үз вакытында µләшү µчен, аны хуђасы барлык хезмәтчеләре µстеннән куйган. 46 Хуђасы кайткач, аныњ шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. 47 Сезгә хак сүз әйтәм: хуђасы аны бµтен милке µстеннән башлык итеп куяр. 48 Ләкин ул хезмәтче начар булса ћәм: «Хуђам тиз генә кайтмас әле», – дип уйлап, 49 башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, ә үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, 50 хуђасы ул кµтмәгән кµндә ћәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә 51 аны ђәзага тартыр ћәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр: анда елау ћәм теш шыкырдату булыр.

Маттай 25

1 Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар алып, кияү каршыларга чыккан. 2 Аларныњ бишесе – ахмак, ә бишесе исә акыллы булган. 3 Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә үзләре белән май алмаганнар. 4 Акыллылары исә, яктырткычлар белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар. 5 Кияү тоткарланганлыктан, кызлар йокымсырый башлаган ћәм йоклап киткәннәр. 6 Тµн уртасында: «Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!» – дип кычкырган тавыш ишетелгән. 7 Шул вакытта бµтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын µчен, аларны рәтләгәннәр. 8 Ахмаклары акыллыларга: «Безнењ яктырткычларыбыз сүнә, безгә май бирегезче», – дип әйткәннәр. 9 Ә акыллылары: «Юк, безнењ май бµтенебезгә дә ђитмәс. Алай булмасын µчен, сатучыларга барып, май сатып алыгыз», – дигәннәр. 10 Әмма алар сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп ђиткән. Кияүне каршылау µчен барын да әзерләп куйган кызлар аныњ белән бергә туй мәђлесенә киткәннәр, ћәм алар артыннан ишек ябылган. 11 Аннан соњ калган кызлар да килгәннәр. «Әфәнде, безгә ач!» – дип әйткәннәр алар. 12 Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип ђавап кайтарган. 13 Шуња күрә уяу булыгыз: сез бит кµнен дә, сәгатен дә белмисез, – диде Гайсә. 14 – Чµнки ул менә моња охшаш булыр: бер кеше, чит илләргә киткәндә, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенењ милкен ышанып калдырган. 15 Ћәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул биш талант, икенчесенә ике талант ћәм µченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган. Ә үзе китеп барган. 16 Биш талант алганы, шунда ук эшкә керешеп, тагын биш талант казанган. 17 Ике талант алганы да, шулай ук, тагын ике талант казанган. 18 Ә бер талант алганы исә, китеп, хуђасыныњ акчаларын яшереп ђиргә күмеп куйган. 19 Күп вакыт үткәннән соњ, хезмәтчеләрнењ хуђалары әйләнеп кайткан ћәм алардан хисаплашуларын таләп иткән. 20 Биш талант алганы тагын бишне китергән. «Хуђам, – дигән ул, – син миња биш талант бирдењ. Кара, мин тагын бишне эшләп таптым». 21 Хуђасы ања әйткән: «Яхшы эшләгәнсењ, син – яхшы ћәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдыњ, мин сиња зурысын йµкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш». 22 Ике талант алганы да килгән ћәм әйткән: «Хуђам, син миња ике талант бирдењ. Менә, мин тагын ике талант эшләп таптым». 23 Хуђасы ања әйткән: «Яхшы эшләгәнсењ, син – яхшы ћәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдыњ, мин сиња зурысын йµкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш». 24 Инде бер талант алганы килгән ћәм әйткән: «Хуђам, мин синењ каты бәгырьле кеше икәнењне белдем: үзењ чәчмәгән ђирдә урасыњ, утыртмаган ђирдә ђыясыњ. 25 Мин синнән курыктым ћәм акчањны ђиргә күмдем. Менә алар, ал үзењнењ акчаларыњны». 26 Ә хуђасы ђавап кайтарган: «Яраксыз ћәм ялкау хезмәтче! үзем чәчмәгән ђирдә уруымны, утыртмаган ђирдә ђыюымны белдењ! 27 Шуња күрә сиња минем акчаларымны әйләнешкә кертергә кирәк иде – мин әйләнеп кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем. 28 Шулай итеп, аннан бер талантны алыгыз да ун таланты булганга бирегез. 29 Чµнки кемнењ бар, ања тагын бирелер, ћәм аныњ артыгы белән булыр, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 30 Ә бу булдыксыз хезмәтчене тышкы карањгылыкка чыгарып ташлагыз: анда елау ћәм теш шыкырдату булыр». 31 Адәм Улы үзенењ даны белән ћәм үзенењ барлык фәрештәләре белән килгәч, шµћрәтле тәхетенә утырачак. 32 Ћәм Аныњ каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, кµтүче сарыкларны кәђәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак. 33 Сарыкларны үзенењ уњ ягына, ә кәђәләрне исә сул ягына бастырыр. 34 Шунда уњ ягында торучыларга Патша: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дµнья яратылган кµннән бирле сезнењ µчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. 35 Чµнки ач идем, сез Мине ашаттыгыз; сусаган идем, сез Мине эчерттегез; Мин – чит илдән килдем, сез Мине µегездә кабул иттегез; 36 ялангач идем, сез Мине киендердегез; авырган идем, сез Мине кайгырттыгыз; тµрмәдә идем, сез Минем яныма килдегез», – дип әйтер. 37 Шунда тәкъвалар: «Раббыбыз! Синењ ач булуыњны күреп, без кайчан ашаттык; сусаганыњны күреп, кайчан эчерттек? 38 Синењ чит илдән килгәнењне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек; ялангач булуыњны күреп, кайчан киендердек? 39 Авырганыњны ћәм тµрмәдә утырганыњны күреп, кайчан Синењ яныња бардык?» – дип сорарлар. 40 Ћәм Патша аларга ђавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымныњ берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миња эшләгән буласыз», – дип әйтер. 41 Аннан соњ Ул үзенењ сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тµшкәннәр! Иблискә ћәм аныњ фәрештәләренә билгеләп куелган мәњгелек утка барыгыз! 42 Чµнки Мин ач идем, сез ашатмадыгыз; сусаган идем, сез эчертмәдегез; 43 чит илдән килгән идем, сез Мине µегездә кабул итмәдегез; ялангач идем, сез Мине киендермәдегез; авыру чагымда ћәм тµрмәдә утырганда сез яныма килмәдегез». 44 Шунда тегеләре дә: «Раббыбыз! Кайчан без Синењ ач булуыњны, сусавыњны, чит илдән килгәнењне, ялангач, авыру булуыњны, тµрмәдә утыруыњны күреп, Сиња ярдәм итмәдек?» – дип сорарлар. 45 Ћәм шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымныњ берсенә эшләмәгән нәрсәне Миња да эшләмәдегез». 46 Ћәм алар мәњгелек ђәзага, ә тәкъвалар мәњгелек тормышка барачак.

Маттай 26

1 Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә әйтте: 2 – Ике кµннән Коткарылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул кµннәрдә Адәм Улын хачка кадакларга тапшырачаклар. 3 Шул вакытта баш руханилар ћәм Исраил халкыныњ аксакаллары Кәяфәс исемле ињ баш руханиныњ сараенда ђыелдылар 4 ћәм Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар. 5 – Ләкин, халык арасында фетнә килеп чыкмасын µчен, бәйрәм вакытында булмасын, – диделәр алар. 6 Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунныњ µендә иде. 7 Ул анда ашаган вакытта, Аныњ янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып бер хатын килде ћәм майны Гайсәнењ башына койды. 8 Ә моны күргән шәкертләре ачуланып: – Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. – 9 Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә µләшергә була иде бит! 10 Әмма шәкертләренењ канәгатьсезлеген белгән Гайсә: – Ник сез бу хатынга сүз әйтәсез? Минем µчен ул яхшы эш эшләде. 11 Фәкыйрьләр сезнењ белән ћәрвакыт булалар, ә Мин исә сезнењ белән ћәрвакыт булмам. 12 Ул хатын Минем тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде. 13 Сезгә хак сүз әйтәм: бу Яхшы хәбәр дµньяныњ кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аныњ нәрсә эшләгәне хакында сµйләячәкләр, – диде. 14 Шуннан соњ, унике шәкертнењ берсе, Яћүд Искариот исемлесе, баш руханилар янына барып: 15 – Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миња нәрсә бирерсез? – диде. Алар ања утыз кµмеш тәњкә санап бирделәр. 16 Шушы вакыттан алып, ул Гайсәне аларныњ кулларына тапшыру µчен уњай вакыт эзли башлады. 17 Тµче күмәч бәйрәменењ беренче кµнендә үк шәкертләре Гайсә янына килеп: – Коткарылу бәйрәме ашын Синењ µчен кайда әзерләвебезне телисењ? – дип сорадылар. 18 Гайсә аларга шәћәрдәге бер кешегә барып, ања: «Безнењ Остазыбыз: „Минем билгеләгән сәгатем якынлашты. үземнењ шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын синдә ашармын"», – дип әйтергә кушты. 19 Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр ћәм Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр. 20 Кич ђиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә µстәл артына утырды. 21 Алар ашап утырган чакта Гайсә: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ берегез Миња хыянәт итәчәк, – диде. 22 Алар, хафага тµшеп, берсе артыннан берсе: – Раббым, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар. 23 Ә Ул аларга әйтте: – Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы кеше Миња хыянәт итәчәк. 24 Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүче кешегә кайгы! Ул кеше бµтенләй дә тумаган булса, Аныњ µчен яхшырак булыр иде! 25 Шуннан соњ, хыянәт итәчәк Яћүд Аннан: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзењ әйттењ! – дип ђавап бирде Гайсә. 26 Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шµкрана итте ћәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. 27 Ћәм, касәне алып, шµкрана итте ћәм аны аларга бирде. 28 – Шуњардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гµнаћлар кичерелсен µчен, күпләр µчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаћы килешүен раслый торган кан. 29 Мин сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнењ белән бергә яња шәраб эчәчәк кµн ђитми торып, Мин йµзем ђимеше шәрабын эчмәячәкмен, – диде Гайсә. 30 Мәдхия ђырлаганнан соњ алар Зәйтүн тавына киттеләр. 31 Шунда Гайсә аларга: – Изге язмада: «Кµтүчене ћәлак итәрмен ћәм сарыклар таралышырлар», – дип язылганча, сез барыгыз да бу тµндә Минем аркада ышанычыгызны югалтачаксыз. 32 Әмма, Мине терелтеп торгызылганнан соњ, Мин Гәлиләягә сездән алда барырмын, – дип әйтте. 33 Петер исә: – Синењ аркада барысы да ышанычларын югалтсалар да, мин ћичкайчан югалтмам! – дип каршы тµште. 34 Ләкин Гайсә ања әйтте: – Сиња хак сүз әйтәм: бу тµнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ. 35 – Синењ белән үләргә туры килсә дә, мин Синнән ћичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диделәр. 36 Шуннан соњ Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга китте. Килеп ђиткәч, Ул шәкертләренә әйтте: – Мин анда барып дога кылыйм. Сез монда утырып торыгыз. 37 Ул үзе белән Петерне ћәм Зебедәйнењ ике улын алды. Гайсәне авыр кичерешләр ћәм ђан сыкрануы били башлады. 38 Ул аларга: – Минем ђаным чиктән тыш газап кичерә, монда кµтегез ћәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде. 39 Ул читкәрәк китте ћәм ђиргә йµзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мµмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын. 40 Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, алар йоклый иде. – Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә йокламыйча түзә алмадыгыз? – диде Ул Петергә. – 41 Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас µчен, дога кылыгыз. Рух кµчле, ә тән хәлсез! 42 Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миња бу касәне эчмичә үткәрергә мµмкин булмаса, Синењ ихтыярыњ буенча булсын! 43 Әйләнеп килгәч, аларныњ тагын йоклауларын күрде: аларныњ күзләрен йокы баскан иде. 44 Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте ћәм µченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды. 45 Шуннан соњ, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга: – Сез ћаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Улы гµнаћлылар кулына тапшырылачак вакыт ђитте. 46 Торыгыз, киттек! Карагыз, Миња хыянәт итүче килә, – дип әйтте. 47 Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертенењ берсе – Яћүд килеп чыкты. Аныњ белән бергә баш руханилар ћәм аксакаллар ђибәргән күпсанлы халык тµркеме кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килделәр. 48 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип алар белән алдан ук сүз куешкан иде. 49 Яћүд шунда ук Гайсә янына килде. – Исәнме, Остаз! – диде ул ћәм Гайсәне үбеп алды. 50 Әмма Гайсә ања әйтте: – Син нәрсә µчен килгән булсањ, шуны эшлә, дустым! Шуннан соњ Яћүд белән булган кешеләр алга чыктылар ћәм Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар. 51 Гайсә белән булганнарныњ берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды ћәм, ињ баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ колагын чабып µзде. 52 Шунда Гайсә ања: – Кылычыњны кынына тыгып куй! Кылыч алучы ћәркем кылычтан ћәлак булыр! 53 Әллә Мин Атама мµрәђәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыњмы? Ул шунда ук Миња унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен ђибәргән булыр иде! 54 Әмма Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте. 55 Шуннан соњ Гайсә халык тµркеменә әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Мин ћәркµнне Аллаћы Йортында утырып µйрәттем, ћәм сез Мине кулга алмадыгыз. 56 Әмма болар ћәммәсе пәйгамбәрләрнењ язганнары гамәлгә ашсын µчен булды. Шуннан соњ барлык шәкертләре Аны калдырып, качып киттеләр. 57 Гайсәне кулга алган кешеләр Аны ињ баш рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канунчылар ћәм аксакаллар ђыелган иде инде. 58 Ә Петер исә, арттарак калып, ињ баш руханиныњ ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды ћәм, эчкә кереп, боларныњ ћәммәсенењ нәрсә белән бетүен күрергә теләп, сакчылар белән бергә утырды. 59 Ә баш руханилар ћәм бµтен Югары кињәшмә, Гайсәне үтертү µчен, Ања каршы ялган шаћитлек табарга тырыштылар. 60 Әмма күп ялган шаћитләр килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Нићаять, шаћитлек күрсәтеп, ике кеше чыкты. 61 Алар: – Бу кеше: «Мин Аллаћы Йортын ђимереп, µч кµн эчендә яњадан тµзи алам», – дип әйтте, – диделәр. 62 Ињ баш рухани торып, Гайсәгә: – Боларныњ гаепләүләренә берничек тә ђавап кайтармыйсыњмы? – дип әйтте. 63 Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соњ ињ баш рухани Ања: – Сине тере Аллаћы исеме белән әйтергә µндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаћы Улымы? – диде. 64 Гайсә ања: – Моны син үзењ әйттењ. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улыныњ Кодрәт Иясенењ уњ ягында утыруын ћәм күк болытлары µстендә килүен күрерсез, – дип әйтте. 65 Шунда ињ баш рухани, µс киемнәрен ертып: – Кµферләнү бу! Нигә безгә тагын шаћитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кµфер сүзләрне ишеттегез! 66 Сез нинди карар чыгарасыз? – диде. – Ул гаепле ћәм үләргә тиеш, – дип ђавап бирделәр калганнар. 67 Шуннан соњ алар Гайсәнењ битенә тµкерделәр ћәм кыйнадылар; башкалар суктылар ћәм: 68 – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиња кем сукты? – диделәр. 69 Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Аныњ янына хезмәтче кыз килде. – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән булдыњ, – диде ул. 70 Әмма Петер, аларныњ барысы алдында ваз кичеп: – Мин синењ нәрсә хакында сµйләвењне белмим, – диде. 71 Ул капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга: – Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте. 72 Петер тагын, ант итеп, ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим! 73 Бераздан анда торучы кешеләр аныњ янына килделәр. – Син чыннан да аларныњ берсе бит. Чµнки ничек сµйләшүењнән беленеп тора, – диделәр алар. 74 Петер ялганламавын тагын ант итеп әйтте: – Мин ул Кешене белмим! Әгәр сүзләрем дµрес булмаса, мине каћәр суксын! Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды. 75 Гайсәнењ: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дип әйткән сүзләре Петернењ исенә тµште. Ћәм ул, урам якка чыгып, бик каты елады.

Маттай 27

1 Иртән иртүк, барлык баш руханилар ћәм халык аксакаллары, кињәшләшеп, Гайсәне ничек үтерү турында сүз куештылар. 2 Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар. 3 Гайсәгә хыянәт иткән Яћүд, Аныњ үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга ћәм аксакалларга утыз кµмеш тәњкәне кайтарып бирде ћәм: 4 – Гµнаћ кылдым мин, гµнаћсызга хыянәт иттем, – диде. – Безгә ни, ул – синењ эшењ, – дип ђавап бирделәр тегеләр. 5 Ћәм ул тәњкәләрне Аллаћы Йортында атып бәрде дә, китеп, асылынды. 6 Баш руханилар тәњкәләрне алдылар ћәм: – Боларны сәдака сандыгына салу канунсыз: бу – канлы тәњкәләр, – диделәр. 7 Алар, кињәшләшеп, бу тәњкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр µчен, чүлмәкче ђирен сатып алырга, дигән карар чыгардылар. 8 Шуња күрә бу ђир Кан ђире дип атала башлады ћәм хәзерге кµнгә кадәр шулай атала. 9 Шул вакытта Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аныњ µчен билгеләнгән бәяне – утыз кµмеш тәњкәне – алдылар, 10 ћәм, Раббы миња кушканча, ул акча белән чүлмәкче ђирен сатып алдылар». 11 Гайсә идарәче каршына бастырылды. – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады Аннан Пилат. – Моны син үзењ әйтәсењ, – дип ђавап бирде Гайсә. 12 Баш руханилар ћәм аксакаллар Аны гаепли башлагач, Ул аларга ђавап бирмәде. 13 Шуннан соњ Пилат: – үзењә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисењме әллә Син? – дип сорады. 14 Әмма Гайсә ђавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моныњ белән Ул идарәчене бик нык гађәпләндерде. 15 Гадәттәгечә, идарәче, бәйрәм уњае белән, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 16 Ул вакытта даны кињ таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде. 17 Шуња күрә, халык ђыелгач, Пилат алардан сорады: – Кемне сезгә азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? 18 Чµнки Пилат яћүд башлыкларыныњ Гайсәне кµнләшү аркасында тотып биргәннәрен белә иде. 19 Ул хµкем итү урынында утырган чакта, аныњ хатыны ања: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген тµшемдә Аныњ аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде. 20 Ә баш руханилар ћәм аксакаллар исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне ђәзага тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар. 21 Идарәче халык тµркеменнән: – Сез кемне телисез? Сезгә икенењ кайсысын азат итим? – дип сорады. – Барабны, – дип ђавап бирделәр алар. 22 – Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат. – Аны хачка кадакларга! – дип ђавап бирде аларныњ барысы да. 23 – Ул нинди начарлык эшләгән соњ? – дип сорады ул. – Аны хачка кадакларга! – дип тагын да кµчлерәк тавыш белән кычкырды ђыелган халык. 24 Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мµмкинлеген күреп, су китерергә кушты ћәм халык алдында кулларын юды. – Бу Кешенењ үлемендә минем гаебем юк, моња сез ђаваплы! – диде ул. 25 – Аныњ каны безнењ ћәм безнењ балаларыбыз µстендә булсын! – дип ђавап бирде бµтен халык. 26 Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне исә камчылаткач хачка кадаклатырга тапшырды. 27 Шуннан соњ гаскәриләр Гайсәне идарәченењ сараена алып киттеләр. Аларныњ бµтен гаскәре Гайсә тирәли ђыелды. 28 Алар Гайсәнењ киемнәрен салдырып, Ања ђете кызыл тµстәге япанча кидерделәр, 29 чәнечкеле ботаклардан тађ үреп, Аныњ башына кидерделәр, уњ кулына таяк тоттырдылар ћәм Аныњ каршында тез чүгеп: «Яшәсен яћүдләр Патшасы!» – дип мыскылладылар. 30 Аннары Гайсәгә тµкерделәр, таяк алып, аныњ белән башына сугып кыйнадылар. 31 Мәсхәрәләүләрен тәмамлагач, алар Гайсәдән япанчаны салдырып, Ања үз киемнәрен кидерделәр ћәм хачка кадакларга алып киттеләр. 32 Алар, чыгып барганда, Күринидән булган Шимун исемле бер кешене очраттылар. Аны Гайсәнењ хачын күтәреп барырга мәђбүр иттеләр. 33 Гµлгетә, ягъни «Баш сµяге» дип аталган урынга килеп ђиткәч, 34 алар Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Әмма Ул, татып карагач, эчәргә теләмәде. 35 Гайсәне хачка кадаклагач, алар, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен бүлештеләр 36 ћәм Аны анда утырып сакладылар. 37 Гайсәнењ баш µстенә Аныњ гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яћүдләр Патшасы» дигән язма беркетеп куйдылар. 38 Шул вакытта Аныњ белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен Аныњ уњ ягына, берсен сул ягына. 39 үтеп баручылар башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар. 40 – Син, Аллаћы Йортын ђимерүче ћәм аны µч кµндә тµзүче, үзењне коткар! Аллаћы Улы булсањ, тµш хачтан! – диделәр алар. 41 Шулай ук, баш руханилар белән бергә, канунчылар ћәм аксакаллар да Аны мыскылладылар: 42 – Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! Ә үзе Исраил Патшасы! Тµшсен хачтан – шунда без Ања ышанырбыз! 43 Ул Аллаћыга ышана ћәм үзен Аллаћы Улы дип атый. Әгәр Ул Аллаћыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаћы коткарсын! 44 Аныњ белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләделәр. 45 Кµн уртасында бµтен ђир µстен карањгылык каплап алды, ћәм кµндезге сәгать µчкә кадәр шулай булды. 46 Ә сәгать µчләр тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: – Эли, Эли, лема сабахтани? – ягъни: «Әй, Аллаћым, әй, Аллаћым! Нигә Син Мине ташладыњ?» – дип кычкырды. 47 Анда торучыларныњ кайберләре, Аны ишетеп: – Ильясны чакыра, – диделәр. 48 Шунда аларныњ берсе йµгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчып, аны таякка элде ћәм Гайсәгә эчәргә бирде. 49 Калган кешеләр ања: – Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр. 50 Ә Гайсә, тагын бер тапкыр кµчле итеп кычкырып, ђан бирде. 51 Ћәм менә, Аллаћы Йортындагы пәрдә µстән аска кадәр урталай ертылды. Ђир тетрәде, таш кыялар ярылдылар, 52 каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар. 53 Бу изгеләр каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге шәћәргә, Иерусалимга керделәр; ћәм күпләр аларны күрде. 54 Йµзбашы ћәм аныњ белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, ђир тетрәүне ћәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар. – Ул чыннан да Аллаћы Улы булган икән, – диделәр. 55 Анда ерактан карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән ћәм Ања хезмәт иткән иделәр). 56 Алар арасында Магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфныњ анасы Мәрьям ћәм Зебедәй улларыныњ анасы бар иде. 57 Кич белән, Ариматайдан булган Йосыф исемле бай кеше килде; ул да Гайсәнењ шәкерте иде. 58 Пилат янына килеп, ул Гайсәнењ гәүдәсен алырга рµхсәт сорады. Шунда Пилат Аныњ гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты. 59 Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста ђитен тукымага тµрде 60 ћәм күптән түгел таш тауны тишеп ясалган кабергә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын каплап куйды ћәм китеп барды. 61 Ә Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә, кабер каршында утыра иделәр. 62 Икенче кµнне – ул шимбә кµн иде – Пилат янына баш руханилар ћәм фарисейләр килделәр. 63 – Әфәнде, бу ялганчыныњ исән чагында: «Мин µч кµннән соњ терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. 64 – Ѳченче кµнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә Аныњ шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китүләре мµмкин. Ә соњыннан халыкка: «Ул үледән терелтеп торгызылды», – дип әйтерләр. Ћәм бу соњгы ялган беренчесеннән дә яманрак булыр. 65 – Сакчыларны алыгыз ћәм, барып, белгәнегезчә каберне саклагыз, – диде Пилат. 66 Алар, китеп, куркынычтан саклар µчен, кабер авызын каплаган ташка мµћер сугып, каберне сакларга гаскәриләрен куйдылар.

Маттай 28

1 Шимбә кµн үтеп, атнаныњ беренче кµненењ тањында Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям каберне карарга бардылар. 2 Кинәт бик каты ђир тетрәде, чµнки Раббы фәрештәсе күктән тµште ћәм, кабер янына килеп, ташын аударып ташлады ћәм шул таш µстенә утырды. 3 Аныњ килүе яшендәй иде, ә киемнәре кар кебек ак иде. 4 Сакчылар куркуларыннан калтырадылар ћәм үле кебек катып калдылар. 5 Фәрештә исә хатыннарга әйтте: – Курыкмагыз! Мин сезнењ хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм. 6 Ул монда юк. Ул, әйткәненчә, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз. 7 Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә моны әйтер µчен килдем. 8 Хатыннар ашыгып кабер яныннан киттеләр; куркып ћәм бик нык шатланып, Аныњ шәкертләренә сµйләргә дип йµгерделәр. 9 Кинәт алар алдына Гайсә үзе килеп чыкты. – Иминлек сезгә! – диде Ул. Алар Гайсә янына килеп, Аныњ аякларын кочаклап, Аныњ алдында тезләнделәр. 10 Шунда: – Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр. 11 Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәћәргә барып, баш руханиларга булган бµтен хәлне сµйләп бирделәр. 12 Баш руханилар аксакаллар белән ђыелышып кињәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр 13 ћәм аларга: – «Без йоклаган вакытта Аныњ шәкертләре, тµнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез. 14 Бу хәбәр идарәчегә барып ђитсә, борчылмагыз, сезнењ гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр. 15 Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яћүдләр арасында хәзерге кµнгә кадәр кињ таралды. 16 Ә Аныњ унбер шәкерте исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте. 17 Аны күреп, алар Аныњ каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр. 18 Гайсә алар янына килеп: 19 Шуња күрә, барыгыз ћәм бµтен халыклар арасыннан Миња шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл ћәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз 20 ћәм Мин сезгә кушканнарныњ барын да үтәргә µйрәтегез. Ћәм белегез: Мин, дµнья беткәнгә тикле, ћәрвакыт сезнењ белән булам, – дип әйтте.

Марк 1

1 Аллаћы Улы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнењ башы. 2 Ишагыйя пәйгамбәр язганча: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне ђибәрәм, ул Сиња юл әзерләр. 3 Чүлдә кычкыручыныњ тавышы: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз"». 4 Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул: – Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, – дип µндәде. – Ћәм Аллаћы сезнењ гµнаћларыгызны кичерер. 5 Бµтен Яћүдия иле ћәм Иерусалим халкы аныњ янына килделәр. Килүчеләр үзләренењ гµнаћларын икърар иттеләр, ћәм Яхъя аларны үрдүн елгасында чумдырды. 6 Яхъя исә дµя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йµрде, ашаган ризыгы саранча ћәм кыр балы иде. 7 Ул вәгазендә әйтте: – Артымнан миннән кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. 8 Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр. 9 Шул кµннәрдә Гәлиләя µлкәсендәге Насара шәћәреннән Гайсә килде ћәм Яхъя Аны үрдүн елгасында чумдырды. 10 Гайсә, судан чыгу белән, күкләрнењ ачылуын ћәм Рухныњ күгәрчен рәвешендә үзенә ињүен күрде. 11 Күктән: «Син – Минем сµекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде. 12 Шул вакытта ук Рух Гайсәне чүлгә алып китте. 13 Ул, чүлдә кырык кµн булып, шайтан тарафыннан сыналды ћәм кыргый хайваннар арасында яшәде. Фәрештәләр Ања хезмәт күрсәттеләр. 14 Яхъя тµрмәгә утыртылганнан соњ, Гайсә, Аллаћыдан килгән Яхшы хәбәрне сµйләп, Гәлиләягә килде. 15 Ул әйтте: – Вакыт ђитте! Аллаћы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез ћәм Яхшы хәбәргә иман итегез! 16 Ул, Гәлиләя дињгезе яныннан үтеп барганда, дињгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны ћәм аныњ энесе Әндрине күреп, әйтте: – Миња иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен. 18 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Ања иярделәр. 19 Гайсә, бераз баргач, Зебедәй улы Ягъкубны ћәм аныњ энесе Яхъяны күрде. Алар кµймәдә ятьмәләрен тµзәтәләр иде, 20 ћәм Ул шунда ук аларны чакырды. Алар исә, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә кµймәдә калдырып, Аныњ артыннан киттеләр. 21 Кәпәрнаумга килгәч, шимбә кµн туу белән, Гайсә ћәм Аныњ шәкертләре гыйбадәтханәгә бардылар ћәм Гайсә µйрәтә башлады. 22 Аныњ µйрәтүенә барысы да хәйран калдылар, чµнки Ул канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек µйрәтте. 23 Шушы вакытта гыйбадәтханәгә эчендә шакшы рух булган кеше килеп керде ћәм кычкырды: 24 – Насаралы Гайсә! Сиња бездән нәрсә кирәк? Син безне ћәлак итәргә килдењме? Мин Синењ Кем икәнењне беләм! Син – Аллаћыныњ Изгесе. 25 Әмма Гайсә шакшы рухка боерды: – Эндәшмә, чык аннан! 26 Шакшы рух, кешене калтыратып, кµчле тавыш белән кычкырып, чыкты. 27 Барысы да тањ калдылар ћәм бер-береннән сораша башладылар: – Бу нәрсәне ањлата икән? Бу – ниндидер яња куәтле тәгълимат? Бу Кеше шакшы рухларга боера ћәм алар Ања буйсыналар! 28 Аныњ хакындагы хәбәр бик тиз арада бµтен Гәлиләя тирәсендәге ђирләргә таралды. 29 Ягъкуб ћәм Яхъя белән бергә гыйбадәтханәдән чыккач ук, алар Шимун белән Әндри йортына юнәлделәр. 30 Шимунныњ каенанасы кызышып, авырып ята иде, бу хакта Гайсәгә керү белән әйттеләр. 31 Гайсә аныњ янына килде ћәм, кулыннан тотып, ања торырга булышты. Аныњ кызышуы бетте ћәм ул табын әзерли башлады. 32 Ә инде кич ђитеп, кояш баегач, Гайсәгә барлык авыруларны, ђенле кешеләрне китерделәр. 33 Бµтен шәћәр халкы Шимун ћәм Әндри µенењ ишек тµбенә ђыелды. 34 Гайсә күп кешеләрне тµрле авырулардан савыктырды ћәм күп ђеннәрне куып чыгарды. Әмма ђеннәр Аныњ Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сµйләргә рµхсәт итмәде. 35 Иртәгесен, яктырганчы ук, Ул торып аулак урынга китте, анда дога кылды. 36 Иптәшләре белән Шимун Аны эзләп киттеләр ћәм, 37 Гайсәне табып: – Барысы да Сине эзлиләр, – диделәр. 38 – Китик башка урыннарга, күрше авыл-шәћәрләргә, Миња анда да Яхшы хәбәрне сµйләргә кирәк. Мин шуныњ µчен килдем бит, – диде Гайсә. 39 Гайсә шулай ђеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сµйләп, бµтен Гәлиләя ђирендә йµрде. 40 Бер кµнне, махау чире белән авыручы бер кеше килде ћәм, Гайсә каршында тезләнеп, үтенеп сорады: – Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ! 41 Гайсә, кызганып, кулын сузып, ања кагылды ћәм әйтте: – Әйе, телим. Тазарын! 42 Аныњ махауы шунда ук бетте, ћәм ул тазарынды. 43 Гайсә каты кисәтеп: – Кара аны, берәүгә дә берни сµйләмә. Ләкин руханига бар. Ул үзе сине карасын. Барысына да терелүењ билгесе итеп, син Муса канунында таләп ителгән корбан бүләген китер, – дип, аны шунда ук ђибәрде. 45 Әмма ул, китү белән, булган хәл хакында бµтен ђирдә сµйләп йµрде. Шунлыктан Гайсә ачыктан-ачык йµри алмады. Ул шәћәрләрдән читтә, аулак урыннарда булды, әмма анда да Аныњ янына бµтен яктан килделәр.

Марк 2

1 Гайсә берничә кµннән Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аныњ µйдә булуы хакында хәбәр таралды. 2 Халык шулкадәр күп ђыелды ки, хәтта тышта, ишек алдында да урын ђитмәде. Гайсә аларга Яхшы хәбәр сүзен сµйләде. 3 Аныњ янына дүрт кеше паралич суккан кешене күтәреп алып килде. 4 Әмма халык арасыннан үтә алмаганлыктан, алар Гайсә булган урында түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша тµшерделәр. 5 Гайсә, аларныњ ышануларын күреп, паралич суккан кешегә әйтте: – Бала, синењ гµнаћларыњ кичерелде! 6 Анда берничә канунчы утыра иде, алар үзара уйлаштылар: 7 – Ул нәрсә сµйли? Бу бит кµфер сүз! Гµнаћларны Аллаћыдан башка кем кичерә ала? 8 Гайсә, шунда ук рухы белән аларныњ уйларын белеп, аларга әйтте: – Ни µчен сезнењ күњелегездә шундый уйлар? 9 Паралич суккан кешегә ничек дип әйтергә ђињелрәк: «Синењ гµнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор, ятагыњны алып кайтып кит», – дипме? 10 Хәзер сез Адәм Улыныњ ђирдә гµнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез. Мин сиња әйтәм, – Гайсә паралич суккан кешегә мµрәђәгать итте: – Тор, ятагыњны ал да µењә кайт. 12 Ул торды ћәм шунда ук, ятагын алып, барысыныњ күз алдында чыгып китте. Моња бµтенесе дә тањ калдылар ћәм Аллаћыны данлап әйттеләр: – Безнењ мондый хәлне әле күргәнебез булмады! 13 Гайсә тагын Гәлиләя дињгезе ярына чыкты. Бµтен халык Ања килде ћәм Ул аларны µйрәтте. 14 үтеп барышлый, салым ђыя торган урында утыручы Ћалфай улы Левине күреп, ања әйтте: – Минем артымнан бар! Ул, торып, Аныњ артыннан китте. 15 Менә Гайсә Леви µенә ашка килде. Ѳстәл артында Гайсә ћәм Аныњ шәкертләре белән бергә күп санлы салым ђыючылар ћәм башка гµнаћлылар утырды. Шундыйлар Гайсә белән йµрүчеләр арасында күп иде. 16 Фарисейләр арасындагы канунчылар Аныњ гµнаћлылар ћәм салым ђыючылар белән бергә ашаганын күреп, Аныњ шәкертләренә әйттеләр: – Ничек Ул салым ђыючылар ћәм гµнаћлылар белән бергә ашап-эчә? 17 Гайсә, моны ишетеп, аларга әйтте: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, ә гµнаћлыларны чакырырга дип килдем. 18 Кµннәрдән бер кµнне Чумдыручы Яхъяныњ шәкертләре ћәм фарисейләр ураза тотканда, кешеләр Гайсә янына килеп сорадылар: – Ни µчен Яхъяныњ ћәм фарисейләрнењ шәкертләре ураза тоталар, ә Синењ шәкертләрењ ураза тотмыйлар? 19 Гайсә аларга әйтте: – Кияү егете туйдагы кунаклар белән булган вакытта аныњ дуслары ураза тота алырлармы? Кияү алар белән бергә булганда, алар, әлбәттә, ураза тотмыйлар! 20 Әмма килер бер кµн: алар яныннан кияү алыныр ћәм шул чакта алар ураза тотарлар. 21 Иске киемгә яња тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә, ямаулык иске тукыманы басып тµшәр ћәм тишек тагын да зураер. 22 Шулай ук яња шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишеп чыгар, ћәм шәраб та, турсык та әрәм булырлар. Яња шәрабны яња турсыкка салалар. 23 Кµннәрдән бер кµнне, шимбә кµнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтеп барганда, шәкертләре башаклар µзә башладылар. 24 Фарисейләр Ања әйттеләр: – Кара, алар ни эшлиләр? Шимбә кµнне болай эшләргә ярамый! 25 Гайсә аларга әйтте: – Давыт мохтађлыкта калган чакта, ул үзе ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, нәрсә эшләгәнен сез ћичкайчан укымадыгызмы әллә? 26 Ињ баш рухани булып Эбьятар торганда, ул Изге йортка кергән ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләрне үзе ашаган ћәм иптәшләренә дә биргән, ә ул исә руханилардан башка ћичкемгә дә ашарга рµхсәт ителмәгән. 27 Гайсә әйтте: – Кеше шимбә кµн µчен түгел, ә шимбә кµн кеше µчен яратылган. 28 Шуња күрә Адәм Улы шимбә кµненењ дә Хуђасы.

Марк 3

1 Гайсә тагын гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан кеше бар иде. 2 Әгәр Гайсә шимбә кµнне савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр дип, берничә фарисей Аныњ артыннан күзәттеләр. 3 Кулы корышкан кешегә Гайсә әйтте: – Уртага чыгып бас. 4 Ә тегеләрдән сорады: – Шимбә кµнне нәрсә эшләргә рµхсәт ителгән: яхшылыкмы, яисә яманлыкмы? Тормышны саклап калыргамы, яисә ћәлак итәргәме? Алар эндәшмәделәр. 5 Гайсә аларныњ каты күњелле булуларына ачынып, аларга ачу белән карап алды ћәм кешегә әйтте: – Кулыњны суз! Ул кулын сузды, аныњ кулы савыкты. 6 Фарисейләр киттеләр ћәм шунда ук, Ћируд патша тарафдарлары белән бергә, Гайсәне ћәлак итү хакында кињәш кордылар. 7 Гайсә үзенењ шәкертләре белән Гәлиләя дињгезенә таба юнәлде. Ања Гәлиләядән ћәм Яћүдиядән күп санлы халык иярде. Аныњ эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнан да, Идумаядән дә, үрдүн аръягыннан да, Тур ћәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килде. 9 Халык үзен кысмасын дип, Гайсә шәкертләренә кµймәне әзер тотарга кушты. 10 Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Ања кагылыр µчен, Аныњ янына этешеп-тµртешеп киләләр иде. 11 Эчләрендә шакшы рухлар булганнар да, Аны күрү белән, каршына йµзтүбән егылып: – Син – Аллаћы Улы! – дип кычкырдылар. 12 Әмма Гайсә аларны үзенењ кем булуы хакында сµйләүләрен каты итеп тыйды. 13 Гайсә, тауга менеп, үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте. 14 Болар – үзе белән бергә булыр µчен, ћәм аларны Яхшы хәбәр сµйләргә, ђеннәрне Аныњ вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына ђибәрер µчен сайлаган унике кеше иде. 16 Менә ул унике шәкерт: Гайсә Петер дип атаган Шимун, 17 Зебедәй улы Ягъкуб ћәм аныњ энесе Яхъя, – Гайсә аларны «Боаниргес», ягъни «Күк күкрәү уллары» дип атады, 18 Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Ћалфай улы Ягъкуб, Таддай, Кµрәшүче Шимун 19 ћәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яћүд Искариот. 20 Гайсә кире µйгә кайтты. Анда тагын шундый күп тµркем ђыелды ки, хәтта алар ашап алырга да µлгермәделәр. 21 Туганнары бу хакта ишеткәч, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны кµчләп алып китәргә килделәр. 22 Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр: – Аныњ эчендә Белзебул бар! Ул ђеннәрне ђеннәр башлыгы кµче белән куып чыгара. 23 Гайсә аларны үзе янына чакырып алып, аларга гыйбрәтле сүзләр сµйләде: – Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде? 24 Әгәр патшалык эчендә бүленеш булса, бу патшалык тора алмас. 25 Әгәр гаилә эчендә ызгыш-талаш булса, бу гаилә таркалмый калмас. 26 Ә инде шайтан үзенә-үзе каршы чыгып, бүлгәләнсә, шайтан патшалыгы калмас, бу аныњ ахыры булыр. 27 Берәү дә кµчленењ µенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас. Бәлки аны бәйләгәч кенә µен талап чыгар. 28 Сезгә хак сүз әйтәм: кешеләрнењ бµтен гµнаћлары ћәм, ничек кенә кµфер сүз әйтмәсеннәр, бµтен кµферләнүләре кичерелер. 29 Әмма Изге Рухка карата кµфер сүз әйтүче мәњге кичерелмәс, ул мәњгелек гµнаћта гаепле. 30 Кайберәүләр, Аныњ эчендә шакшы рух бар, дип әйткәнгә күрә, Гайсә шулай сµйләде. 31 Шул вакытта Гайсәнењ анасы белән энеләре килделәр ћәм, тышта торган килеш, Аны чакырттылар. 32 Янында утырган халык арасыннан берәүләр Ања әйттеләр: – Сине тышта әниењ ћәм энеләрењ кµтә. 33 – Кем Минем анам ћәм туганнарым? – диде Гайсә, аларга ђавап итеп. 34 Ћәм үзе тирәли утырганнарга карап әйтте: – Менә Минем анам ћәм туганнарым. 35 Аллаћы ихтыярын үтәүчеләр Миња ир туган да, кыз туган да, ана да булалар.

Марк 4

1 Гайсә Гәлиләя дињгезе буенда кешеләрне тагын µйрәтә башлады. Аныњ тирәсенә тµркем ђыелганга күрә, Ул кµймәгә утырды. Кµймә исә дињгездә иде, ә халык яр буенда калды. 2 Гайсә аларга күп кинаяле хикәяләр сµйләде ћәм үзенењ µйрәтүендә әйтте: 3 – Тыњлагыз: менә чәчүче чәчәргә чыккан. 4 Ул чәчкәндә, орлыкларыныњ бер µлеше юл буена тµшкән; кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. 5 Башка бер µлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тµшкән; орлык тирән ятмаганга күрә, тиз шытып чыккан. 6 Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамыры булмаганлыктан, үсентеләр шињеп тµшкән. 7 Орлыкларныњ башкалары күгәнлеккә тµшкән; күгән куаклары үсеп, аларны басып киткәнгә, алар башак бирмәгәннәр. 8 Ә инде башка орлыклар исә уњдырышлы ђиргә тµшкән; алар үсеп күтәрелгән ћәм утызлата, алтмышлата, йµзләтә уњыш биргән. 9 Гайсә әйтте: – Ишетергә колаклары булганнар – ишетсеннәр! 10 үзләре генә калгач, юлдашлары ћәм шәкертләре Гайсәдән кинаяле хикәяләр хакында сорадылар. 11 – Аллаћы Патшалыгыныњ серләре сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга, тышта торганнарга, кинаяле хикәяләр белән әйтелә. 12 «Аллаћыга борылып кичерелмәсеннәр µчен, Карап-карап та, күрмәсеннәр, Тыњлап-тыњлап та, ањламасыннар». 13 Сез бу кинаяле хикәянењ мәгънәсен ањламадыгызмы? – дип сорады алардан Гайсә. – Сез ничек башка кинаяләрне ањларсыз соњ? 14 Чәчүче сүз чәчә. 15 Юл буена тµшкән орлыклар – чәчкән вакытта ишетүче кешеләр ул, әмма шайтан, килеп, күњелләренә салынган сүзне шунда ук алып китә. 16 Ташлы урынга чәчелгәне исә – сүзне ишетү белән, шатланып кабул итүчеләр. 17 Әмма аларныњ тамырлары булмаганлыктан, алар сүзне вакытлыча гына тоталар. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, алар бик тиз чигенәләр. 18 Ә башкалары, күгәнлеккә чәчелгән орлык кебек, сүзне ишетәләр. 19 Әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу ћәм башка теләкләр аларга үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәләр ћәм сүз уњыш бирми. 20 Ә инде уњдырышлы ђиргә чәчелгәннәре исә – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йµзләтә уњыш бирәләр. 21 Гайсә аларга әйтте: – Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр µчен алып керәләрмени? Юк, аны шәмдәлгә утыртып куялар. 22 Ћәр яшерен нәрсә фаш ителү µчен генә яшерелгән, ћәр сер ачылу µчен генә сер ителгән. 23 Колаклары булганнар – ишетсеннәр! 24 Гайсә аларга әйтте: – Ишеткән нәрсәләргә дикъкать итегез. Сез нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер ћәм тагын µстәрләр. 25 Кемнењ бар, шуња бирелер, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә алыныр. 26 Гайсә әйтте: – Аллаћы Патшалыгы нинди ул? Ул болай булыр: кеше ђиргә орлык чәчә. 27 Тµнлә йоклап, кµндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, µскә үрмәли. Ул кеше моныњ ничек булуын белми дә. 28 Ђир үзеннән-үзе уњыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була. 29 Ә инде ашлык µлгерү белән кеше кулына урак ала, чµнки ашлык уру вакыты ђиткән була. 30 Гайсә әйтте: – Аллаћы Патшалыгын безгә нәрсә белән чагыштырырга ћәм ничек итеп тасвирларга икән? 31 Ул горчица орлыгы кебек. Ђиргә чәчкән вакытта ул ђирдәге бµтен орлыклардан да кечкенәрәк. 32 Ә инде чәчелгәч, ул, шытып чыгып, бµтен үсемлекләрдән дә зуррак булып үсәр, ањардан шундый зур ботаклар үсеп чыгар, хәтта аныњ күләгәсендә кошлар оя кора алырлар. 33 Халык ањлый алганга кадәр, Гайсә шундый гыйбрәтле сүзләр сµйләде. 34 Башкача Ул берни дә сµйләмәде, ә инде шәкертләре белән үзләре генә калган чакта, аларга барын да ањлатып сµйләде. 35 Шул кµнне кичен Гайсә шәкертләренә әйтте: – Әйдәгез әле, күлнењ аръягына чыгыйк. 36 Халыкны тараткач, алар Гайсә булган кµймәгә утырып, Аныњ белән юлга кузгалдылар. Анда башка кµймәләр дә бар иде. 37 Кµчле давыл күтәрелде ћәм, дулкыннар кµймәгә бәрелүдән, аныњ эченә су тула башлады. 38 Гайсә исә кµймәнењ арткы µлешендә башын мендәргә салып йоклый иде. Шәкертләре Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Бу Сине борчымыймы? – диделәр. 39 Ул торып, ђилне тыйды, ә дињгезгә әйтте: – Шаулама, тынычлан! Ђил туктады ћәм тынлык урнашты. 40 – Ни µчен сез шундый куркак? Сезнењ ћаман иманыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга. 41 Аларны курку басты ћәм бер-беренә: – Кем соњ Ул? Ђил дә, дињгез дә Ања буйсына ич, – диештеләр.

Марк 5

1 Алар Гәлиләя дињгезе аръягындагы Герәсә ђиренә килеп туктадылар. 2 Гайсә кµймәдән тµшкәч үк, каберләр арасыннан чыккан бер ђенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар. 4 Чµнки күп тапкырлар аяк-кулларын чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырларны µзә ћәм богауларны вата торган булган. Берәү дә аны ђињә алмаган. 5 Ул кµне-тµне бертуктаусыз каберләр арасында ћәм тауларда үзен ташлар белән бәреп кычкыра торган булган. 6 Ерактан ук Гайсәне күреп, ул Аныњ янына йµгереп килде ћәм, аякларына егылып, 7 каты тавыш белән кычкырды: – Аллаћы Тәгаләнењ Улы, Гайсә! Миннән Сиња ни кирәк? Аллаћы хакы µчен Синнән ялварам, газаплама мине. 8 Ул шулай әйтте, чµнки Гайсә ања: «Шакшы рух, бу кешенењ эченнән чык!» – дигән иде. 9 – Исемењ ничек? – дип сорады аннан Гайсә. – Без бик күбәү, шуња күрә минем исемем – Гаскәр, – дип ђавап бирде тегесе. 10 Ћәм аларны бу ђирдән куып ђибәрмәвен үтенеп сорады. 11 Тау битендә зур дуњгыз кµтүе утлап йµри иде. 12 – Безне дуњгызларга ђибәрче, без аларныњ эченә керербез! – дип ялвардылар шакшы рухлар. 13 Гайсә рµхсәт иткәч, кеше эченнән чыккан шакшы рухлар дуњгызлар эченә керделәр ћәм дуњгыз кµтүе текә ярдан дињгезгә ташланып батып үлде. Ә дуњгызларныњ саны ике мењгә якын иде. 14 Кµтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәћәрдә ћәм аныњ тирәсендәге авылларда сµйләп йµрделәр. Ә анда яшәүчеләр исә, ни булганын карарга дип, 15 Гайсә янына килделәр, эчендә ђеннәр булган кешенењ киенгән ћәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар. 16 Вакыйганы күргән кешеләр ђенле кеше ћәм дуњгызлар белән ни булганы хакында сµйләп бирделәр. 17 Шуннан соњ алар Гайсәнењ бу урыннан китүен үтенә башладылар. 18 Гайсә кµймәгә утырган чакта, элек ђенле булган кеше Гайсә белән бергә барырга теләвен әйтте. 19 Әмма Ул рµхсәт итмәде: – Бар, µењә кайтып, туганнарыња Раббыныњ ничек сине кызгануын ћәм синењ µчен нәрсә эшләгәнен сµйлә, – диде Гайсә. 20 Ул кеше китеп, Гайсәнењ аныњ µчен нәрсә эшләгәне хакында Ун калада сµйләп йµрде ћәм барысы да моња тањ калдылар. 21 Гайсә кµймәдә кире икенче як ярга чыккач, яр буенда Аныњ янына тагын күп халык ђыелды. 22 Гыйбадәтханә башлыкларыннан берсе, Яћир исемлесе, Аны күрү белән, янына килеп, Гайсәнењ аякларына егылды 23 ћәм ялварып сорады: – Минем кызым үлем хәлендә ята. Килеп, аныњ µстенә кулларыњны куйчы, ул савыгыр ћәм яшәр иде! 24 Гайсә аныњ белән китте. Ања, ћәр яктан кысрыклап, күп халык ияреп барды. 25 Бер хатын унике ел буе кан китүдән ђәфаланган булган. 26 Бик күп табибларда дәваланган, бµтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән: хәле тагын да начарайган икән. 27 Ул Гайсә хакында ишетеп: «Аныњ киеменә генә булса да кагылсам, савыгыр идем», – дип уйлаганга, халык арасына кереп, арттан килеп, Гайсәнењ киеменә кагылды. 29 Шунда ук аныњ кан агуы туктады ћәм ул үзенењ тулысынча савыгуын тойды. 30 Гайсә үзеннән кµч чыкканын тоеп, халыктан сорады: – Минем киемемә кем кагылды? 31 – Халыкныњ ничек кысрыклавын күреп торасыњ бит! Ә Син, кем кагылды, дип сорыйсыњ, – диделәр шәкертләре. 32 Әмма Ул моны эшләүчене күзләре белән эзли бирде. 33 Куркуыннан калтырап тµшкән хатын, үзе белән ни булганын ањлап, халык арасыннан чыкты ћәм, Гайсә алдына егылып, дµресен сµйләп бирде. 34 – Кызым, ышануыњ сине савыктырды, имин йµр, исән-сау бул, – диде ања Гайсә. 35 Гайсә бу сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгыныњ µеннән килеп әйттеләр: – Синењ кызыњ үлде. Остазны бүтән борчыма! 36 Әмма Гайсә, аларныњ сүзләрен ишетеп, башлыкка әйтте: – Курыкма, тик ышан гына! 37 Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубныњ энесе Яхъядан башка ћичкемгә үзе белән барырга рµхсәт итмәде. 38 Башлыкныњ µе янына килгәч, Гайсә анда ыгы-зыгы килеп йµрүчеләрне, ћәм такмаклап-такмаклап үкереп елаучыларны күрде. 39 – Сез нигә ыгы-зыгы килеп йµрисез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, тик йоклый гына, – диде аларга Гайсә, µйгә кергәч. 40 Ањардан кµлделәр, әмма Ул аларны куып чыгарып, кызныњ атасын, анасын, үзенењ юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде. 41 Баланыњ кулыннан тотып, ања әйтте: – Талита, кум! (Ягъни, «Кызым, сиња әйтәм, тор!») 42 Кыз бала шунда ук торды ћәм йµри башлады, ања унике яшь иде. Барысы да күргәннәреннән хәйран калдылар. 43 Гайсә бу хакта ћичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты.

Марк 6

1 Гайсә шул урыннан китеп, шәкертләре белән бергә үзе яшәгән шәћәргә кайтты. 2 Шимбә кµнне Гайсә гыйбадәтханәдә µйрәтте. Аны тыњлаган ћәммәсе: – Бу Ања кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аныњ куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! – дип тањ калдылар. 3 – Ул – балта остасы; Мәрьямнењ улы, Ягъкубныњ, Йосыфныњ, Яћүднењ ћәм Шимунныњ абыйсы түгелме соњ? Аныњ сењелләре безнењ арабызда түгелме соњ? – диделәр. Алар Аны кире кактылар. 4 – Пәйгамбәр ћәр ђирдә дә ихтирам ителә, тик үз ватанында, үз туганнары ћәм гаиләсе тарафыннан гына хµрмәт күрми, – диде аларга Гайсә. 5 Шуња күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать µсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савыктырды. 6 Аларныњ ышанмаулары Аны гађәпләндерде. Гайсә, авылдан-авылга күчеп, µйрәтеп йµрде. 7 Ул үзе янына унике шәкертен чакырып, аларга шакшы рухларны куып чыгарырга вәкаләт биреп, икешәрләп-икешәрләп кешеләр янына ђибәрде. 8 Юлга үзләре белән юл таягыннан башка икмәк тә, биштәр дә, акча да алмаска, 9 аяк киемнәре кияргә кушты ћәм: – үзегез белән алмаш күлмәк алмагыз, – диде. – 10 Нинди йортка керсәгез, ул урыннардан киткәнче, шул йортта калыгыз, – диде Ул аларга. 11 – Әгәр берәр ђирдә сезне кабул итмичә, тыњлап та тормасалар, ул чакта, ул урыннан киткәндә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тµшерегез. 12 Ћәм алар китеп, кешеләрне тәүбә итәргә µндәп йµрделәр, 13 күп ђеннәрне куып чыгардылар ћәм, зәйтүн мае сµртеп, күп авыру кешеләрне савыктырдылар. 14 Гайсәнењ исеме кињ танылгач, ул хакта Ћируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнењ сµйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуња күрә Аныњ кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар, 15 башкалары сµйләвенчә, Ул – Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгамбәр Ул, дигәннәр. 16 Әмма Ћируд, тыњлап торып, әйтте: – Ул – Чумдыручы Яхъя! Мин аныњ башын кистердем, әмма ул үледән терелеп торды! 17 Ћируд үзенењ абыйсы Филипнењ хатынына – Ћирудиягә µйләнгәнлектән, Яхъяны кулга алып, тµрмәгә утыртырга әмер биргән иде. 18 Чµнки Яхъя Ћирудка: «Сиња абыењныњ хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән иде. 19 Шуныњ аркасында Ћирудия ања нәфрәт итеп, аны үтертергә теләгән, әмма берни эшли алмаган. 20 Яхъяныњ тәкъва ћәм изге кеше булуын белгәнгә, Ћируд аннан курка ћәм яклап килә иде. Аныњ сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыњлый иде. 21 Ћируд үзенењ туган кµне уњае белән, зур дәрәђәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын ћәм Гәлиләя µлкәннәрен аш мәђлесенә чакыргач, Ћирудиягә ђай чыкты. 22 Анда Ћирудиянењ кызы да килгән иде. Аныњ биюе Ћирудка ћәм аныњ кунакларына бик ошады. Патша ања: – Ни теләсәњ, барын да миннән сора: барын да бирермен! – диде. 23 Ћәм ул, ант итеп, әйтте: – Хәтта, патшалыгымныњ яртысын сорасањ да, сиња бирермен! 24 Кыз, барып, анасыннан сорады: – Миња нәрсә сорарга? – Яхъя пәйгамбәрнењ башын сора, – диде тегесе. 25 Ул шунда ук патша янына барып: – Чумдыручы Яхъяныњ башын хәзер үк тәлинкәгә салып китерүењне телим! – дип таләп итте. 26 Патша зур кайгыга тµшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, ања каршы килергә батырчылык итмәде. 27 Ул шунда ук сакчысын, Яхъяныњ башын китерергә кушып, тµрмәгә ђибәрде. Ул анда барып, Яхъяныњ башын кисте 28 ћәм аны тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә анысы исә анасына тапшырды. 29 Яхъяныњ шәкертләре бу хакта ишетеп, аныњ гәүдәсен килеп алдылар ћәм кабергә салдылар. 30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре ћәм µйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сµйләп бирделәр. 31 Ул аларга әйтте: – Ә хәзер, берәр аулак ђиргә барып, ялгыз гына бераз ял итеп алыгыз. Чынлап та, кешеләр берсе артыннан берсе килгәнгә күрә, аларга ашап алырга да вакыт калмый иде. 32 Алар кµймәгә утырып, үзләре генә аулак урынга киттеләр. 33 Әмма, кµймәгә утырган чакта, кешеләрнењ күбесе аларны таныдылар, ћәм тирә-яктагы барлык шәћәрләрдән килгән кешеләр яр буйлап йµгерә-йµгерә алар барасы урынга алардан алда килеп ђиттеләр. 34 Гайсә ярга чыккач, зур халык тµркемен күрде ћәм аларны кызганды, чµнки алар кµтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә µйрәтә башлады. 35 Вакыт соњ иде инде ћәм шәкертләре Аныњ янына килеп әйттеләр: – Бу кеше йµрми торган урын, вакыт та соњ инде. 36 Ђибәр аларны, якын-тирәдәге авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар. 37 – Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә. – Әллә үзебезгә барып, алар µчен бер ике йµз динарлык икмәк сатып алыргамы? – диделәр алар. 38 – Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Алар карагач, ђавап бирделәр: – Биш икмәк ћәм ике балык. 39 Гайсә шәкертләренә, халыкны тµркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты. 40 Алар, йµзәр ћәм иллешәр кешегә бүленеп, тезелешеп утырдылар. 41 Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шµкрана кылды ћәм, икмәкне сындыргалап, халыкка µләшер µчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да ћәммәсенә бүлеп бирде. 42 Алар барысы да ашап туйдылар. 43 Шәкертләр ипидән ћәм балыктан калган сыныкларны ђыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 44 Ашаучыларныњ саны биш мењ ир кеше иде. 45 Аннары Гайсә шәкертләренә, Аныњ халыкны ђибәрүен кµтмичә, хәзер үк кµймәгә утырып, каршы як ярдагы Бәйтсайдага үзеннән алданрак китәргә кушты. 46 Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр µчен тауга менде. 47 Кич ђиткәндә кµймә дињгез уртасында иде инде, ә Ул яр буенда берүзе калды. 48 Каршы искән ђил белән кµрәшүләрен, аларныњ ишүдән хәлдән тайганнарын күреп, иртәнге µч белән алты арасында Ул, су µстеннән атлап, алар янына китте. Ул аларны узып китәргә теләде, 49 ә шәкертләре Аныњ су µстеннән килүен күреп, µрәктер дип уйладылар ћәм куркышып, кычкырып ђибәрделәр. – Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә 51 ћәм алар янына кµймәгә кереп утырды. Шул вакытта ук ђил туктады. Ћәм бу аларны тагын да ныграк гађәпләндерде. 52 Икмәк белән булган хәл нәрсә ањлатканны алар бит ањламадылар, чµнки аларныњ йµрәкләре каткан иде. 53 Алар, дињгезне кичеп, Геннисарет ярына килеп туктадылар. 54 Кµймәдән чыгу белән, кешеләр, Аны танып, 55 бу хәбәр белән бµтен тирә-якны йµгереп әйләнделәр. Гайсәнењ кай ђирдә тукталганын ишетеп, шул урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар. 56 Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәћәрләрдәме, берәр йорттамы, бµтен ђирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аныњ киеменењ чабуына гына булса да кагылырга рµхсәт бирүен үтенделәр. Ћәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды.

Марк 7

1 Гайсә янына фарисейләр белән бергә Иерусалимнан килгән кайбер канунчылар ђыелдылар. 2 Алар Аныњ кайбер шәкертләренењ кул юмыйча, пычрак, ягъни, йола буенча юылмаган кул белән ашаганнарын күргән иделәр. 3 Барлык яћүдләр кебек үк, фарисейләр, гадәткә кертелгәнчә, ата-бабадан килгән йолаларны үтәп, кулларын юмыйча ашарга утырмыйлар. 4 Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утырмыйлар. Ћәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр. 5 Фарисейләр ћәм канунчылар Гайсәдән сорадылар: – Ни µчен Синењ шәкертләрењ ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак куллары белән ашыйлар? 6 Ә Ул аларга ђавап бирде: – Сез монафикълар! Ишагыйя пәйгамбәр сезнењ хакта, алдан күреп, дµрес әйткән. Ул болай дип язган: «Бу халык Мине теле белән хµрмәт итә, ә күњелләре исә Миннән еракта. 7 Аларныњ Миња табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә µйрәтәләр». 8 Аллаћы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез. 9 үзегезнењ йолагызны үтәр µчен, ничек оста итеп Аллаћы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. – 10 Муса болай дип әйткән: «Атањны ћәм анањны хµрмәт ит» ћәм «Атасын ћәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш». 11 Ә сез: «Әгәр кеше атасына, яки анасына: „Мин сиња бирергә тиеш булган әйберне Аллаћыга корбан (ягъни, Аллаћыга тиешле бүләк) итеп вәгъдә иттем", – дип әйтә икән, 12 ул чакта ул кешегә атасы яки анасы µчен берни эшләмәскә мµмкин», – дип µйрәтәсез. 13 Сез үзегезнењ йолагыз белән Аллаћы сүзен юкка чыгарасыз ћәм шуња охшаган тµрле эшләр эшлисез. 14 Ул тагын халыкны чакырып, аларга әйтте: – Барыгыз да Мине тыњлагыз ћәм ањлагыз! 15 Тыштан кергән ћичнәрсә кешене пычрата алмый, әмма аныњ эченнән чыкканы аны пычрата. 16 17 Гайсә халыкны калдырып µйгә кергәч, шәкертләре Аннан бу сүзләрне ањлатып бирүен сорадылар. 18 – Әллә сез дә ћаман ањламыйсызмы? – диде Ул. – Кешенењ эченә тыштан кергән ћичнәрсә аны пычрата алмаганын ањламыйсызмы? 19 Чµнки аныњ йµрәгенә түгел, ә карынына керә ћәм аннан чыгарылып ташлана! (Моныњ белән Гайсә бµтен ризыкныњ да чиста булуын белдерде.) 20 Ћәм Гайсә дәвам итте: – Ә кешенењ эченнән чыкканы исә аны пычрата. 21 Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, 22 зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенењ йµрәгеннән килә; шуннан ук саранлык, кабәхәтлек, мәкерлек, әхлаксызлык, кµнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык килә. 23 Бу барлык яманлык кешенењ эченнән чыга, шул аны пычрата да инде. 24 Аннан Гайсә Тур шәћәре тирәләренә юл тотты. Ул андагы бер йортта тукталды, ћәм бу хакта берәүнењ дә белүен теләмәгән иде дә, әмма мµмкин булмады. 25 Аныњ хакында кечкенә кызыныњ эчендә шакшы рух булган бер хатын ишетеп алды. Ул шунда ук, килеп, Гайсәнењ аякларына егылды. 26 Бу мәђүси хатын чыгышы белән Сурия Фойникәсе µлкәсеннән иде. Ул Гайсәдән кызы эчендәге ђенне куып чыгаруын үтенде. 27 – Башта балалар туенсыннар, – диде ања Гайсә. – Икмәкне балалардан алып, кµчекләргә ташлау яхшы түгел. 28 – Әфәнде, – дип ђавап бирде ул, – ләкин кµчекләр дә µстәл астына балалардан коелган валчыкларны ашый бит. 29 – Шулай дип әйтәсењ икән, µењә кайт: кызыњныњ эченнән ђен чыкты, – диде Гайсә. 30 Хатын µенә әйләнеп кайтты ћәм кызыныњ исән-сау түшәктә ятуын күрде. Ђен аныњ эченнән чыккан иде инде. 31 Аннан соњ, Тур тирәләреннән китеп, Сидун аша ћәм Ун кала тирәләреннән үтеп, Гайсә Гәлиләя дињгезенә чыкты. 32 Аныњ янына чукрак ћәм начар сµйләшә торган кешене китереп, аныњ µстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. 33 Гайсә, аны халык тµркеменнән читкәрәк алып китеп, аныњ колакларына үзенењ бармакларын тыкканнан соњ, тµкереп, аныњ теленә кагылды. 34 Аннары Гайсә күккә карап ћәм тирән сулап әйтте: – Эффата! (Ягъни, «Ачыл!») 35 Шунда ук аныњ колаклары ишетә башлады ћәм теле чишелде, ћәм ул ачык итеп сµйләшә башлады. 36 Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сµйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сµйләп йµрделәр. 37 Аларныњ гађәпләнүләренењ чиге булмады. – Бµтен нәрсәне дә Ул яхшы итеп эшли: чукраклар ишетәләр ћәм телсезләр сµйләшәләр! – диделәр алар.

Марк 8

1 Ул кµннәрдә тагын күп кеше ђыелды, ә аларныњ ашарларына ризыклары юк иде. Шәкертләрен чакырып, Гайсә әйтте: 2 – Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде µч кµн буе, ә ашарларына ћич нәрсәләре юк. 3 Әгәр Мин аларны ач килеш µйләренә кайтарып ђибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чµнки аларныњ кайберләре ерактан килгәннәр. 4 – Барысын да туендырыр µчен чүлдә шулкадәр икмәкне кайдан алыйк соњ? – дип сорадылар шәкертләре. 5 – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Ђиде, – диделәр алар. 6 Шуннан соњ Гайсә халыкка утырырга кушты. Ђиде икмәкне алып, Аллаћыга шµкрана кылгач, икмәкне сындыргалады ћәм халыкка µләшү µчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне µләшеп чыктылар. 7 Аларныњ берничә балыклары да бар иде. Гайсә, шµкрана кылгач, аларны да µләшергә кушты. 8 Кешеләр ашап туйдылар, ћәм шәкертләре, калган сыныкларны ђыеп, ђиде кәрзингә салдылар. 9 Ашаучыларныњ саны дүрт мењгә якын иде. Гайсә аларны µйләренә кайтарып ђибәрде, 10 ә үзе шунда ук шәкертләре белән кµймәгә утырып, Далманута ђирләренә китте. 11 Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаћи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 12 Гайсә, авыр сулап, аларга әйтте: – Бу буын кешеләре ни µчен илаћи билге таләп итә икән? Сезгә хак сүз әйтәм: бу кешеләргә илаћи билге бирелмәячәк. 13 Ул аларны калдырып, тагын кµймәгә утырды ћәм икенче як ярга йµзеп китте. 14 Шәкертләре үзләре белән икмәк алырга оныткан булганнар, кµймәдә аларныњ бер икмәкләре генә бар иде. 15 Гайсә аларга кисәтеп әйтте: – Карагыз аны, фарисейләр ачыткысыннан ћәм Ћируд ачыткысыннан сакланыгыз! 16 Ә шәкертләре үзара: «Ул безнењ икмәгебез булмаганга шулай әйтә», – дип сµйләнделәр. 17 Гайсә, моны белеп, аларга әйтте: – Сез ни µчен икмәгегез юклыгы турында сµйләшәсез? Сез берни дә ањламыйсызмыни? Сез ћичнәрсә тµшенмисезмени? Йµрәкләрегез катканмы? 18 Күзләрегез бар, сез күрмисезме, колакларыгыз бар, сез ишетмисезме? Әллә хәтерләмисезме? 19 Мин биш икмәкне биш мењгә бүлеп биргәндә, сез калган сыныкларны ђыеп, ничә кәрзингә тутырдыгыз? – Унике, – дип ђавап бирделәр. 20 – Ә инде ђиде икмәкне дүрт мењгә бүлгәндә, калган сыныкларны ничә кәрзин тутырып ђыйдыгыз? – Ђиде, – дип ђавап бирделәр. 21 – Әллә сез ћаман тµшенмәдегезме? – диде Гайсә. 22 Алар Бәйтсайдага килделәр. Кешеләр, Гайсә янына бер сукырны китереп, µстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. 23 Гайсә сукырны ђитәкләп авылдан чыгарды. Аныњ күзләренә тµкереп ћәм башына кулларын куеп сорады: – Берәр нәрсә күрәсењме? 24 Ул карарга тырышты ћәм әйтте: – Мин кешеләрне күрәм. Алар агачлар булып күренәләр, ләкин алар йµриләр. 25 Гайсә аныњ күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады ћәм ачык итеп күрә башлады. 26 – Авылга кире барма, – дип, Гайсә ања µенә кайтырга кушты. 27 Гайсә үзенењ шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәћәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән сорады: – Кешеләр Мине кем дип белә? 28 – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, башкалары – Ильяс, ә кайберләре исә пәйгамбәрләрнењ берсе дип исәплиләр, – диделәр алар. 29 – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип ђавап бирде Петер. 30 Гайсә аларга үзе хакында беркемгә дә сµйләмәскә кушты. 31 Гайсә, Адәм Улыныњ күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга ћәм үтерелергә, әмма µч кµннән соњ терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сµйли башлады. 32 Бу хакта Гайсә ачык итеп сµйләде. Шунда Петер Аны читкәрәк чакырып, Ања каршы әйтә башлады. 33 Ләкин Гайсә борылып шәкертләренә карады ћәм Петерне шелтәләде: – Кит янымнан, шайтан! Синдә Аллаћы уйлары түгел, ә кешенеке. 34 үзе янына шәкертләрен ћәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенењ хачын алып, Миња иярсен. 35 үзенењ тормышын саклап калырга теләүче тормышын югалтыр. Ә инде ул тормышын Минем хакка ћәм Яхшы хәбәр хакына югалтса, тормышын саклап калыр. 36 Әгәр берәү бµтен дµнья милкен үзенә алып, ђанын ћәлак итсә, моннан ања ни файда? 37 Кеше нәрсә биреп үзенењ ђанын кайтарып ала алыр икән? 38 Кем бу иманы булмаган ћәм гµнаћлы кешеләр арасында Миннән ћәм Минем сүзләремнән гарьләнә, үзенењ изге фәрештәләре белән Атасыныњ балкып торган шµћрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер.

Марк 9

1 Гайсә әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Аллаћы Патшалыгыныњ кодрәт белән килгәнен күргәнче, үлемне татымаячаклар. 2 Алты кµннән соњ, Гайсә Петерне, Ягъкубны ћәм Яхъяны үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнењ тышкы кыяфәте аларныњ күз алдында үзгәреп китте. 3 Аныњ киемнәре ялтырап, ђир йµзендә ћичкем агарталмаслык дәрәђәдә, күз чагылдырырлык ак тµскә керде. 4 Шәкертләр алдында Ильяс белән Муса пәйгамбәрләр хасил булды, ћәм алар Гайсә белән сµйләштеләр. 5 Ћәм Петер Гайсәгә әйтте: – Остаз! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Ѳч чатыр корыйк: берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска. 6 Ул бу сүзләрне нәрсә дип әйтергә дә белмәгәнлектән әйтте, чµнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде. 7 Шул вакытта болыт тµшеп, аларны каплады ћәм болыт эченнән: «Бу – Минем сµекле Улым, Аны тыњлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. 8 Шәкертләр тиз-тиз як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр. 9 Таудан тµшкәндә, Гайсә аларга ни күргәннәрен Адәм Улыныњ үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сµйләмәскә кушты. 10 Алар моны үтәделәр, әмма үзара: «Аныњ: „үледән терелеп тору" дигәне нәрсәне ањлата икән?» – дип сµйләштеләр. 11 Гайсәдән сорадылар: – Канунчылар ни µчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? 12 – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип ђавап бирде Гайсә. – Ә ни µчен соњ Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган? 13 Ләкин Мин сезгә әйтәм: Ильяс килде инде ћәм, аныњ турында язылганча, аныњ белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. 14 Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, болар янына күп халык ђыелганын ћәм канунчыларныњ болар белән бәхәсләшеп торуларын күрделәр. 15 Гайсәне күреп гађәпләнгән халык тµркеме шунда ук Аны сәламләргә йµгерде. 16 Гайсә: – Алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? – дип шәкертләреннән сорады. 17 Халык арасыннан бер кеше ђавап бирде: – Остаз! Мин Сиња үземнењ улымны китергән идем. Аныњ эченә шакшы рух кереп, улымны телсез итте. 18 Шакшы рух аны кайда гына эләктермәсен, аны ђиргә атып бәрә. Малайныњ авызыннан күбекләр ага, ул тешләрен шыкырдата, ә аннан соњ бµтен гәүдәсе катып кала. Синењ шәкертләрењнән шакшы рухны куып чыгаруларын үтенгән идем, әмма алар моны булдыра алмадылар. 19 – Әй, имансыз буын! – диде аларга Гайсә. – Миња сезнењ белән күпме булырга? Күпме сезне түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез! 20 Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән шакшы рух малайны калтыратырга тотынды ћәм ул ђиргә егылды, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәде. 21 – Аныњ белән мондый хәл күптәннән була башладымы? – дип сорады Гайсә малайныњ атасыннан. – Балачактан бирле шулай, – дип ђавап бирде анысы. – 22 Аны шакшы рух күп тапкыр ћәлак итәргә тырышты: әле утка ташлады, әле суга. Әгәр нәрсәдер эшли алсањ, кызган безне, ярдәм итче! 23 – Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсањ»? Ышанган кешегә ћәммәсе дә мµмкин. 24 Ћәм малайныњ атасы кычкырып ђибәрде: – Ышанам! Ышанычым аз булганга күрә, миња ярдәм ит! 25 Гайсә, халыкныњ ђыелуын күреп, шакшы рухка боерды: – Телсезлек ћәм чукраклык рухы, Мин сиња боерам: аныњ эченнән чык ћәм башка кермә! 26 Шакшы рух, малайны кµчле итеп калтыратып, үкереп чыкты. Малай исә, үлгән сыман булды. Шуња күрә күбесе, үлде, дип сµйләнделәр. 27 Әмма Гайсә ања, кулыннан тотып, торырга ярдәм итте, ћәм ул аягына басты. 28 Ѳйгә кереп, Гайсә белән үзләре генә калгач, шәкертләре Аннан: – Ә ни µчен аны без куып чыгара алмадык? – дип сорадылар. 29 – Мондый ђеннәрне тик дога белән генә куып чыгарып була, – диде Гайсә. 30 Алар аннан китеп, инде Гәлиләя ђире аша үттеләр. Гайсә исә бу турыда ћичкемнењ дә белүен теләмәде, 31 чµнки үзенењ шәкертләрен µйрәтә иде. Ул аларга әйтте: – Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр ћәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул µч кµннән соњ терелеп торачак. 32 Әйткән сүзләрен шәкертләре ањламадылар, әмма Гайсәдән сорарга курыктылар. 33 Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Ѳйдә Гайсә алардан: – Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез? – дип сорады. 34 Алар исә эндәшмәделәр, чµнки юлда барган чакта, араларында кайсысы ињ бµек, дип бәхәсләшкән иделәр. 35 Гайсә, утырып, унике шәкертен янына чакырды ћәм әйтте: – Кем алдынгы булырга тели, шул ињ соњгы булырга тиеш ћәм бµтенесе µчен дә хезмәтче булырга тиеш. 36 Гайсә урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды ћәм шәкертләренә әйтте: 37 – Шушындый балаларныњ берсен Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә. Ә Мине кабул иткән кеше Мине генә түгел, бәлки Мине Ђибәрүчене кабул итә. 38 – Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенењ, Синењ исемењне кулланып, ђеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнењ белән бергә йµрмәгәнгә күрә, без ања туктарга куштык. 39 Гайсә ђавап бирде: – Аны туктатмагыз. Минем исемемнән кодрәтле эш булдыра алган кеше Мине начар сүзләр белән тиз генә хурламас. 40 Безгә каршы булмаган кеше безнењ яклы. 41 Сезгә хак сүз әйтәм: кем дә кем, Мәсихнеке булуыгыз µчен, сезгә эчәргә дип бер чынаяк су бирә, ул әђереннән мәхрүм калмаячак. 42 Әмма Миња иман итүче бу кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, дињгезгә ташласалар, аныњ µчен яхшырак булыр иде. 43 Әгәр кулыњ сине вәсвәсәгә тµшерсә, аны чабып тµшер! Ђәћәннәмгә, сүнмәс утка ике кулыњ белән ташланганчы, тормышка бер кулыњ белән керүењ синењ µчен яхшырак. 44 45 Әгәр аягыњ сине вәсвәсәгә тµшерсә, аны чабып тµшер! Ике аягыњ белән ђәћәннәмгә ташлануга караганда, тормышка бер аягыњ белән керүењ синењ µчен яхшырак. 46 47 Әгәр күзењ сине вәсвәсәгә тµшерсә, аны алып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап торган ћәм уты сүнмәгән» ђәћәннәмгә ике күзењ белән ташлануга караганда, бер күзењ белән Аллаћы Патшалыгына керүењ синењ µчен яхшырак. 49 Ћәркем ут белән «тозланыр». 50 Тоз – яхшы нәрсә. Әмма тоз тозсызланса, аны ничек тозлы итәрсез? Тоз сезнењ үзегездә булсын! Ћәм бер-берегез белән тату булыгыз.

Марк 10

1 Ул урыннан Гайсә Яћүдиягә ћәм үрдүн аръягындагы ђирләргә юнәлде. Тагы күп халык Ања ияреп китте ћәм Ул, гадәттәгечә, аларны µйрәтте. 2 Гайсә янына фарисейләр килделәр ћәм, Аны сынарга теләп, сорадылар: – Ир кешегә хатынын аерып ђибәрергә канун рµхсәт итәме? 3 – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соњ? – диде Гайсә. 4 – Муса ир кешегә хатынын, аерылышу кәгазе язып, аерып ђибәрергә рµхсәт бирде, – дип ђавап бирделәр алар. 5 – Ул сезгә шундый әмерне күњелләрегез каты булганга күрә язган, – диде Гайсә. 6 – Әмма баштан ук, ћәммә нәрсә яратылганда, Аллаћы «аларны ир ћәм хатын итеп бар итте. 7 Шуња күрә ир кеше, атасын ћәм анасын калдырып, хатынына кушылыр 8 ћәм икесе дә бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бер бµтен. 9 Аллаћы кушылдырганны кеше аермасын. 10 Ѳйдә вакытта шәкертләре бу хакта кабат Гайсәдән сорадылар. 11 – Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага µйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла, – диде Гайсә. – 12 Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла. 13 Фатихалау µчен кулларын куйсын дип, Гайсә янына кешеләр балаларны алып килделәр, шәкертләре исә аларны шелтәләделәр. 14 Моны күреп, Гайсәнењ ачуы килде ћәм Ул шәкертләренә әйтте: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чµнки Аллаћы Патшалыгы менә шундыйларныкы. 15 Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаћы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк. 16 Ћәм Ул балаларны кочаклап, µсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады. 17 Гайсә юлга чыккач, янына бер кеше йµгереп килде ћәм Аныњ каршында тез чүгеп сорады: – Игелекле Остаз, мәњгелек тормышны мирас итеп алу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? 18 – Ни µчен син Мине игелекле дип атыйсыњ? – диде Гайсә. – Бары тик Аллаћы гына игелекле. 19 Аныњ әмерләрен син беләсењ: кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаћитлек итмә, ялганлама, атањны ћәм анањны хµрмәт ит. 20 – Остаз, мин боларныњ барысын да яшьтән үк үтәп килдем, – дип ђавап бирде тегесе. 21 Гайсә ања карады ћәм ул Аныњ күњеленә хуш килде. Ул ања әйтте: – Сиња тик бер нәрсә ђитми. Бар ћәм нәрсәњ бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә µләш. Шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр. 22 Егет исә, бу сүзләрне ишетеп, борчуга тµште ћәм китеп барды. Чµнки ул бик бай кеше иде. 23 Гайсә исә, як-ягына карап, шәкертләренә әйтте: – Байлыгы булганнарга Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен! 24 Аныњ бу сүзләре шәкертләрен бик тә гађәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте: – Дусларым! Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен! 25 Бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дµягә энә күзе аша үтү ђињелрәк. 26 Алар, гађәпләнеп, үзара сµйләштеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ? 27 Гайсә аларга карап: – Кешеләргә бу мµмкин түгел, әмма Аллаћыга мµмкин. Аллаћыга ћәр нәрсә мµмкин, – дип әйтте. 28 Шуннан соњ Петер: – Менә без, бµтен нәрсәбезне калдырып, Сиња иярдек, – диде. 29 – Сезгә хак сүз әйтәм: йортын яки агай-энеләрен яки апа-сењелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка ћәм Яхшы хәбәр хакына калдырган ћәркем 30 хәзерге вакытта йµз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сењелләр, аналар, балалар, басулар ћәм, әлбәттә, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә инде киләчәк дµньяда мәњгелек тормышка ия булачак. 31 Әмма беренче булганнарныњ күбесе ахыргы булырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар. 32 Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, үзе белән нәрсә буласы хакында сµйли башлады. 33 – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар ћәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хµкем итеп, Аны мәђүсиләр кулына тапшырачаклар. 34 Тегеләре, мыскыллап, Ања тµкереп, камчылаячаклар ћәм Аны үтерәчәкләр. Әмма Ул, µч кµн үткәч, үледән терелеп торачак. 35 Гайсә янына Зебедәй уллары – Ягъкуб белән Яхья килеп: – Остаз, без сораганны үтәсәњ иде, – диделәр. 36 – Сезнењ µчен Мин нәрсә эшләргә тиеш соњ? – дип сорады Ул. 37 Алар ђавап бирделәр: – Дан патшалыгыњда безгә Синењ белән янәшә утырырга рµхсәт бирсәњ иде – беребезгә уњ ягыњда, икенчебезгә исә сул ягыњда. 38 – Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, – диде Гайсә. – Мин эчә торган касәдән эчә алырсызмы, яки Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырыла алырсызмы? 39 – Алырбыз, – дип ђавап бирделәр алар. Шуннан соњ Гайсә аларга әйтте: – Сез Мин эчә торган касәдән эчәрсез, Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырылырсыз. 40 Ә инде Минем уњ ягымда яки сул ягымда утырырга рµхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда кемгә билгеләнгән булса, шулар утырырлар. 41 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнењ ачулары чыкты. 42 Әмма Гайсә аларны чакырып алып әйтте: – Сез беләсез: халык ђитәкчеләре дип исәпләнгәннәр халыклар µстеннән хакимлек итәләр. Бµекләр халыкларны үз куллары астында тота. 43 Ләкин сездә алай булмасын: сезнењ арагызда бµек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын. 44 Ћәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз µчен дә кол булсын. 45 Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр µчен дип килмәде, ә үзе хезмәт итеп, күпләрне йолып алу µчен үзенењ тормышын бирергә дип килде. 46 Алар Әрихә шәћәренә килеп ђиттеләр. Гайсә Әрихәдән шәкертләре ћәм күп санлы халык белән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимәй (ягъни, Тимәй улы) теләнеп утыра иде. 47 Насаралы Гайсәнењ үтеп баруы хакында ишетеп, ул кычкырып ђибәрде: – Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! 48 Күпләре аныњ эндәшмәвен таләп иттеләр, әмма сукыр тагын да кµр тавыш белән кычкырды: – Давыт Улы, кызган мине! 49 Гайсә баруыннан тукталып әйтте: – Чакырыгыз аны! – Курыкма, Ул сине чакыра, – дип сукырны чакырдылар. 50 Бартимәй исә, µс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йµгереп килде. 51 – Синењ µчен нәрсә эшләвемне телисењ? – дип сорады аннан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсен иде! – диде сукыр кеше. 52 – Бар, сине ышануыњ савыктырды, – диде Гайсә. Ул шунда ук күрә башлады ћәм Гайсәгә ияреп китте.

Марк 11

1 Алар Иерусалимга якынлашканда, инде Бәйтфәгидән ћәм Бәйтәниядән ерак түгел, Зәйтүн тавы янында Гайсә ике шәкертен чакырып, 2 аларга әйтте: – Алда күренгән авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге, ћичкем атланмаган яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез. 3 Әгәр берәрсе: «Сез нәрсә эшлисез?» – дип сораса: «Ул Хуђага кирәк, Ул аны тиздән кайтарып бирер», – дип ђавап бирегез. 4 Алар барып, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне табып, аны чишә башладылар. 5 Анда булган кешеләр алардан: – Сез ни эшлисез? Ни µчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар. 6 Әмма Гайсә кушканча ђавап кайтаргач, аларны ђибәрделәр. 7 Ишәкне Гайсә янына китереп, µс киемнәрен ишәк µстенә салдылар ћәм Гайсә ања атланды. 8 Халыкныњ күбесе µс киемнәрен юл µстенә ђәйделәр, ә башкалары исә, кырдагы агачларныњ ботакларын кисеп түшәделәр. 9 Ћәм алда баручылар да, арттагылары да кычкырдылар: – Ћошанна! Раббы исеме белән Килүче мµбарәк! 10 Атабыз Давытныњ киләчәк патшалыгы мµбарәк! Югарыда Ћошанна! 11 Гайсә, Иерусалимга кереп, Аллаћы Йортына юнәлде. Барын да карап чыккач, инде соњ булганга, унике шәкерте белән бергә Бәйтфәгигә әйләнеп кайтты. 12 Икенче кµнне алар Бәйтфәгидән чыккач, Гайсәнењ карыны ачты. 13 Ерактагы инђир агачын күреп, Ул, ђимеше булмасмы дип, аныњ янына килде, әмма яфрактан башка берни дә тапмады: инђир µлгерергә әле иртә иде. 14 Гайсә ања әйтте: – Синењ ђимешењне ћичкайчан берәү дә ашамасын! Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар. 15 Алар Иерусалимга килделәр. Аллаћы Йортына керү белән, андагы сатучыларны ћәм сатып алучыларны Гайсә куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларныњ µстәлләрен ћәм күгәрчен сатучыларныњ утыргычларын аударып ташлады. 16 Ћәм Аллаћы Йорты аша берәүгә дә ћичбер әйбер алып үтмәскә кушты. 17 Гайсә аларны µйрәтеп әйтте: – Изге язмада әйтелмәгәнмени: «Минем Йортым барча халыклар µчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! 18 Бу хакта баш руханилар ћәм канунчылар ишеткәч, алар Гайсәне ћәлак итү әмәлен табарга тырыша башладылар. Чµнки бµтен халык Аныњ µйрәтүен тањ калып тыњлаганга күрә, алар Аннан курыктылар. 19 Кич ђиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәћәрдән китте. 20 Икенче кµнне иртә белән инђир агачы яныннан үтеп барганда, алар аныњ очыннан алып, тамырына тикле корып тµшкәнен күрделәр. 21 Петер исә, кичәгесен ни булганын исенә тµшереп, Гайсәгә әйтте: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инђир агачы корып тµшкән! 22 Гайсә аларга ђавап бирде: – Аллаћыга ышаныгыз! 23 Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр кем дә кем бу тауга: «Күтәрелеп, дињгезгә ташлан!» – дип әйтсә, ћәм күњеленнән ћич тә шикләнмичә әйткән сүзләренењ үтәләчәгенә ышанса, шулай булачак. 24 Шуња күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаћыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, ћәм сез алачаксыз да! 25 Ћәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сезнењ гµнаћларыгызны кичерсен µчен, үзегез дә ћәммәсен кичерегез. 26 27 Алар тагын Иерусалимга килделәр. Гайсә Аллаћы Йортыныњ ишегалдысы буйлап йµргән чакта, Аныњ янына баш руханилар, канунчылар ћәм аксакаллар килделәр. 28 – Синењ боларны эшләргә нинди хокукыњ бар? Боларны эшләргә Сиња кем вәкаләт бирде? – дип сорадылар алар. 29 – Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез ђавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 30 Яхъяныњ суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме? Ђавап бирегез! 31 Алар үзара: – Әгәр: «Аллаћыдан», – дип әйтсәк, ул чакта Ул: «Ә ни µчен сез ања ышанмадыгыз?» – дип әйтер. 32 «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – диештеләр. Барча халык тµркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар. 33 Шуња күрә: – Белмибез, – дип ђавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – дип ђавап бирде Гайсә.

Марк 12

1 Гайсә аларга гыйбрәтле хикәя сµйли башлады. – Бер кеше йµзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алганнан соњ, чокыр казып, йµзем изү µчен махсус урын әзерләгән. Бакчаны саклау µчен манара торгызган ћәм йµзем үстерүчеләргә бакчасын куллану µчен биреп, үзе чит якларга китеп барган. 2 Уњыш ђыяр вакыт ђиткәч, йµзем бакчасыннан үз µлешен алырга дип, үзенењ хезмәтчесен ђибәргән. 3 Ә тегеләре исә, аны тотып кыйнаганнар ћәм буш кул белән кайтарып ђибәргәннәр. 4 Инде икенче хезмәтчесен ђибәргән. Ләкин аныњ башын яралаганнар, мыскыл иткәннәр. 5 Тагын берсен ђибәргән – аны үтергәннәр. Башкаларын да ђибәреп караган: кайсысын кыйнаганнар, кайсысын үтергәннәр. 6 Аныњ ињ соњгы бер генә кешесе – сµекле улы калган. Ћәм: «Минем улымны хµрмәт итәрләр», – дип уйлап, аны ђибәргән. 7 Әмма йµзем үстерүчеләр үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик, ћәм ања каласы мирас безнеке булыр», – дип сµйләшкәннәр. 8 Алар аны тотып үтергәннәр ћәм йµзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар. 9 Инде йµзем бакчасыныњ хуђасы нәрсә эшләр? Ул, әйләнеп кайткач, йµзем үстерүчеләрне үтерер ћәм йµзем бакчасын башкаларга бирер. 10 Изге язмада: «Тµзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мµћим почмак ташы булды. Бу Раббы тарафыннан эшләнде ћәм безнењ алда гађәп нәрсә», – дигәнне әллә сез укымадыгызмы? 12 Гыйбрәтле хикәянењ үзләре турында икәнен ањлап, яћүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуња күрә алар Аны калдырып китеп бардылар. 13 Аннан соњ Гайсә янына, Ул берәр бәйләнерлек сүз әйтмәсме дип, фарисейләрне ћәм Ћируд тарафдарларын ђибәрделәр. 14 Алар килеп әйттеләр: – Остаз! Синењ дµрес Кеше булуыњны без беләбез. Кешеләрнењ Синењ хакта нәрсә уйлаганнары Сиња мµћим түгел. Кешенењ иђтимагый торышына игътибар итмисењ, әмма Аллаћы юлына хакыйкать буенча µйрәтәсењ. Әйтче, кайсарга салым түләүне канун рµхсәт итәме, әллә юкмы? Безгә түләргәме соњ, әллә түләмәскәме? 15 Аларныњ икейµзлеләнүләрен белеп, Гайсә әйтте: – Сез нигә Мине сыныйсыз? Миња динар күрсәтегез әле! 16 Ања динар бирделәр ћәм Гайсә алардан сорады: – Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? – Кайсарныкы, – дип ђавап бирделәр алар. 17 Ћәм Гайсә аларга әйтте: – Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез. Аныњ бу ђавабына алар тањ калдылар. 18 Гайсә янына үлеләрнењ терелүен инкяр итүче саддукейлар килде ћәм Аннан менә нәрсә хакында сорадылар: 19 – Остаз! Муса канунда безгә: «Әгәр берәүнењ бертуганы бала тудырмаган килеш үлеп китеп, хатыны калса, ул бу тол хатынны үзенә алсын ћәм үлгән бертуганныњ буынын дәвам иттерсен», – дип язган. 20 Ђиде бертуган булган. Беренчесе µйләнгән ћәм баласы булмыйча үлеп киткән. 21 Аныњ хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала булдырмыйча үлеп киткән. Ѳченчесе белән дә нәкъ шулай булган. 22 Ђиде агай-эне арасында берсе дә токым калдыра алмаган. Барысыннан соњ хатын үзе дә үлеп киткән. 23 үлеләр терелгән вакытта, ул хатын аларныњ кайсысыныњ хатыны булачак? Ђидесе дә аныњ ире булган бит! 24 – Сез ничек ялгышасыз! – диде аларга Гайсә. – Беләсезме, ни µчен алай? Чµнки сез Изге язманы да, Аллаћы кодрәтен дә белмисез. 25 үлгәннәр терелеп торганда, алар µйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар. 26 Ә инде үлгәннәрнењ терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Муса китабыныњ янып торган күгән агачы хакындагы µлешендә Аллаћыныњ: «Мин – Ибраћим Аллаћысы, Исхак Аллаћысы ћәм Ягъкуб Аллаћысы», – дигәнен укымадыгызмыни? 27 Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы. Сез бик тә ялгышасыз. 28 Аларныњ бәхәсләшүләрен ишетеп ћәм Гайсәнењ аларга яхшы итеп ђавап бирүен күреп, бер канунчы Аныњ янына килеп: – Әмерләрнењ кайсысы ињ мµћим? – дип сорады. 29 – Ињ мµћим әмер, – дип ђавап бирде Гайсә, – «Тыњла, Исраил! Раббы Аллаћыбыз – бердәнбер Раббы! 30 Раббы Аллаћыњны бµтен йµрәгењ, бµтен ђаныњ, бµтен акылыњ ћәм бµтен кµчењ белән ярат». 31 Ә менә икенчесе: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә бµегрәге юк. 32 – Яхшы әйттењ, Остаз, – диде канунчы. – «Аллаћы бердәнбер ћәм Аннан башка илаћ юк», – дип Син дµрес итеп әйттењ. 33 «Аны бµтен йµрәгењ, бµтен уйларыњ ћәм бµтен кµчењ белән ярату» ћәм «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярату» бµтен корбан итеп чалынган хайваннардан да ћәм корбан итеп яндырылган бүләкләрдән дә мµћимрәк. 34 Аныњ акыл белән ђавап бирүен күреп, Гайсә әйтте: – Син Аллаћы Патшалыгыннан ерак түгелсењ. Моннан соњ бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде. 35 Аллаћы Йортында µйрәткәндә Гайсә әйтте: – Мәсихне Давыт Улы дип канунчылар ничек әйтә алалар? 36 Изге Рух белән илћамланып, Давыт үзе: «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны салганчы Синењ аякларыњ астына, Утыр Минем уњ ягымда», – дип әйткән бит. 37 Давыт үзе Аны «Раббым» дип атый. Шулай булгач, ничек итеп Ул аныњ Улы була ала? Күп халык Аны хозурлык белән тыњлады. 38 Халыкка нәсыйхәт биреп, Гайсә әйтте: – Канунчылардан сакланыгыз. Алар озын киемнәр киеп йµрүне, ђыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда утыруны, мәђлесләрдә ињ түрдә утыруны яраталар. 40 Алар хәйләләп, тол хатыннарныњ йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Мондыйлар тагын да катырак хµкемгә тартылачаклар. 41 Гайсә, сәдака сандыгы янына утырган килеш, халыкныњ акча салуын күзәтеп торды. Байларныњ күбесе күп итеп салды. 42 Шунда бер фәкыйрь тол хатын килеп, ике вак акча (бер кодрант) салды. 43 Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын акча салган кешеләрнењ барысына караганда да күбрәк салды. 44 Сәдака сандыгына салучыларныњ барысы да үзләреннән артканын салдылар, ә ул, фәкыйрь була торып, үзендә булганнарныњ барысын, яшәү µчен кирәк булганнарныњ бµтенесен дә салды.

Марк 13

1 Гайсә Аллаћы Йортыннан чыгып барганда, шәкертләренењ берсе Ања әйтте: – Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар! 2 – Син бу зур биналарны күреп, тањ калдыњмы? – диде Гайсә. – Монда таш µстендә таш калмаячак, барысы да ђимереләчәк! 3 Гайсә Зәйтүн тавында Аллаћы Йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри Аныњ белән берүзләре калгач, сорадылар: 4 – Безгә әйтче, бу хәлләр кайчан булачак? Боларныњ тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге аша беләчәкбез? 5 Гайсә әйтте: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар! 6 Күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Ул», – дип әйтерләр ћәм күпләрне алдарлар. 7 Сез якындагы сугышлар тавышын ћәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишеткәндә, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш тә. Әмма бу әле ахыры түгел. 8 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ђир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак тоту газапларыныњ башлануы гына. 9 Сез исә әзер торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хµкем итәрләр ћәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Сез Минем аркада, Минем хакта шаћитлек бирү µчен, патшалар ћәм идарәчеләр каршына басарсыз. 10 Әмма ахыры килеп ђиткәнче, бµтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш. 11 Сезне хµкемгә тапшыру µчен алып барганда исә, нәрсә әйтербез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә бирелсә, шуны сµйләгез. Сез үзегез түгел, ә Аллаћы Рухы сµйләр. 12 Туган туганны, ата үзенењ баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертерләр. 13 Минем µчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр. 14 Әмма сез «ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнењ» торырга тиеш түгел урында булуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше ањласын), Яћүдия ђирендә булганнар тауга качсыннар. 15 Ѳй түбәсендә булганнар, әйберләрен алырга дип, µйгә тµшеп тормасын, 16 кырда булганнар µс киемнәрен алырга µйләренә кайтмасыннар. 17 Ул кµннәрдә йµкле хатыннарга ћәм бала имезүчеләргә кайгы! 18 Болар кышка туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз. 19 Ул кµннәрдә ињ баштан ук, Аллаћы дµньяны булдырган кµннән алып, бүгенге кµнгә кадәр булмаган ћәм булмаячак афәт килер. 20 Әгәр Раббы ул кµннәрне кыскартмаса, ћичкем исән кала алмас иде. Әмма үзе сайлаган кешеләре хакына Раббы ул кµннәрне кыскартты. 21 Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз! 22 Чµнки ялган мәсихләр ћәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, сайланганнарны алдау µчен, галәмәтләр ћәм могђизалар күрсәтерләр. 23 Әмма сез сак булыгыз – барысы хакында Мин сезгә алдан әйттем. 24 Ләкин ул кµннәрдә, афәттән соњ, «Кояш каралыр, ай яктыртмас, 25 Күкләрдән йолдызлар коелыр ћәм күк кодрәтләре селкетелер», 26 шунда бµек кодрәт ћәм балкып торган дан белән болытларда килүче Адәм Улын күрерләр. 27 Шул вакыт Ул, фәрештәләрне ђибәреп, ђирнењ дүрт почмагыннан, ђир читеннән алып күккә кадәр үзе сайлаганнарны ђыяр. 28 Инђир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аныњ ботаклары, бµреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән ђәйнењ ђитәчәген беләсез. 29 Монда да нәкъ шулай: боларныњ гамәлгә ашуын күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек тµбендә! 30 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга µлгермәс, болар ћәммәсе дә гамәлгә ашыр. 31 Күк ћәм ђир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак. 32 Ул кµннењ ћәм сәгатьнењ кайчан булуы хакында ћичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә. 33 Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан ђитәчәген сез белмисез. 34 Юлга чыккан кеше үзенењ йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларныњ ћәркайсына аерым эш кушып, капка сакчысына уяу торырга боера. 35 Шуња күрә сез уяу булыгыз! Йорт хуђасыныњ кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит: кич беләнме, тµн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, яисә иртәгесенме. 36 Кµтмәгәндә кайтып, ул сезне йоклаган килеш тапмасын! 37 Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнењ барысына да әйтәм: уяу булыгыз!

Марк 14

1 Ике кµннән соњ Коткарылу ћәм Тµче күмәч бәйрәме буласы иде. Баш руханилар ћәм канунчылар Гайсәне хәйлә белән кулга алып, үтерү әмәлен эзләделәр. 2 «Халык арасында фетнә килеп чыкмасын µчен, бәйрәм вакытында булмасын», – диделәр алар. 3 Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунныњ µендә ашап утырган чакта, бер хатын алебастр савытка салынган бик кыйммәтле саф хуш исле нард мае алып килеп, савытын ватып, майны Аныњ башына койды. 4 Кайберләре ачуланып, үзара әйтештеләр: – Бу майны нигә алай әрәм итәргә? 5 Аны µч йµздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә µләшергә була иде бит! Ћәм алар аны шелтәләделәр. 6 Әмма Гайсә әйтте: – Калдырыгыз аны, ник аны борчыйсыз? Ул Минем µчен яхшы эш эшләде. 7 Фәкыйрьләр ћәрвакыт сезнењ белән бар ћәм сез аларга теләгән вакытыгызда яхшылык күрсәтә алырсыз, ә Мин сезнењ белән ћәрвакыт булмам. 8 Ул хәленнән килгәнен эшләде: Минем тәнемне алдан майлап, күмәргә әзерләде. 9 Сезгә хак сүз әйтәм: Яхшы хәбәр дµньяныњ кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аныњ нәрсә эшләгәне хакында сµйләячәкләр. 10 Шунда Яћүд Искариот, унике шәкертнењ берсе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына барды. 11 Алар аны тыњлагач, шатланышып, ања акча бирергә сүз куештылар. Ћәм ул Гайсәне аларныњ кулына тапшырырга уњай очрак эзли башлады. 12 Тµче күмәч бәйрәменењ беренче кµнендә, Коткарылу бәрәнен чала торган кµндә Гайсәдән шәкертләре сорадылар: – Коткарылу бәйрәме ашын Синењ µчен кая барып әзерләвебезне телисењ? 13 Ул, ике шәкертен ђибәреп, аларга әйтте: – Шәћәргә барыгыз. Сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы кеше очрар. Аныњ артыннан барыгыз 14 ћәм ул кергән µйнењ хуђасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?" – дип сорый», – дип әйтегез. 15 Ул сезгә µске катта бәйрәм µчен ђићазланган әзер бүлмәне күрсәтер. Шунда безнењ µчен ашарга әзерләгез. 16 Шәкертләре, шәћәргә килеп, барын да Гайсә әйткәнчә дип таптылар ћәм бәйрәм ашын әзерләделәр. 17 Кич ђиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә килде. 18 Алар ашап утырганда, Гайсә әйтте: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ арагыздан берәү – Минем белән ашап утыручыларныњ берсе – Миња хыянәт итәчәк. 19 Шәкертләре хафага тµшеп, берсе артыннан берсе сорый башладылар: – Мин түгелдер бит? 20 Ул аларга ђавап бирде: – Ул – Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы унике шәкертнењ берсе. 21 Әйе, Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүчегә кайгы! Ул кеше бµтенләй дә тумаган булса, аныњ µчен яхшырак булыр иде! 22 Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаћыга шµкрана итте ћәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. 23 Касәне алып, Ул Аллаћыга шµкрана итте ћәм аларга бирде. Барысы да аннан эчтеләр. 24 Ул аларга әйтте: – Бу – күпләр µчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаћы килешүен раслый торган кан. 25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгында яња шәраб эчәчәк кµн ђитми торып, Мин инде йµзем ђимеше шәрабын эчмәячәкмен. 26 Алар, мәдхия ђырлаганнан соњ, Зәйтүн тавына киттеләр. 27 Гайсә аларга әйтте: – Сез барыгыз да, Изге язмада: «Кµтүчене ћәлак итәрмен ћәм сарыклар таралышырлар», – дип язылганча, ышанычыгызны югалтачаксыз. 28 Әмма Мине үледән терелтеп торгызылганнан соњ, сез Гәлиләягә килгәнче, Мин анда булырмын. 29 – Барысы ышанычларын югалтсалар да, мин югалтмам, – дип каршы тµште Петер. 30 – Сиња хак сүз әйтәм: бүген тµнлә белән әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ, – диде ања Гайсә. 31 Петер тагын раслап әйтте: – Синењ белән үләргә туры килсә дә Синнән ћичкайчан ваз кичмәячәкмен! Башкалары да шулай диделәр. 32 Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Гайсә шәкертләренә әйтте: – Мин дога кылган вакытта монда утырып торыгыз. 33 Ул үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш ћәм тойгылар биләп алды. 34 Гайсә аларга әйтте: – Минем ђаным чиктән тыш газап кичерә, монда кµтегез ћәм уяу булыгыз! 35 Ул читкәрәк китте ћәм, ђиргә егылып, мµмкин булса, газаплар сәгате үзеннән үтеп китсен иде дип, дога кылды. 36 – Абба, Әти! Сиња бар нәрсә мµмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синењ ихтыярыњ буенча булсын! 37 Гайсә әйләнеп килгәндә, µч шәкерте йоклый иде. – Шимун, син йоклап ятасыњмы? Йокламыйча бер сәгать тә тора алмадыњмы? – диде Ул Петергә. – 38 Вәсвәсәгә дучар булмас µчен, дога кылыгыз. Рух кµчле, ә тән хәлсез! 39 Гайсә тагын читкә китеп ћәм шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды. 40 Әйләнеп килгәч, аларныњ тагын йоклауларын күрде: аларныњ күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр. 41 Ѳченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте: – Сез ћаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Ђиткәндер! Вакыт ђитте: менә Адәм Улы гµнаћлылар кулына тапшырыла. 42 Торыгыз, киттек! Карагыз, Миња хыянәт итүче килә. 43 Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнењ берсе – Яћүд килеп чыкты. Аныњ белән бергә баш руханилар, канунчылар ћәм аксакаллар ђибәргән халык тµркеме кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килде. 44 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алып, ышанычлы сак астында алып китегез», – дип, алар белән алдан ук сүз куешкан иде. 45 Яћүд шунда ук Гайсә янына килде. – Остаз! – диде ул ћәм Гайсәне үбеп алды. 46 Гайсәне шунда ук кулга алып, сак астына куйдылар. 47 Янәшә торучыларныњ берсе, кылычын чыгарып, ињ баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ колагын чабып µзде. 48 Гайсә әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! 49 Мин ћәр кµнне Аллаћы Йортында µйрәткәндә сез дә анда идегез, ћәм сез Мине кулга алмадыгыз. Әмма Изге язмаларда язылганнар тормышка ашсын! 50 Шул вакыт барлык шәкертләре Гайсәне калдырып, качып киттеләр. 51 Ниндидер бер егет, шәрә тәненә ђитен япма бµркәнгән килеш, алар артыннан барды. Аны тотып алдылар, 52 әмма ул, киемен тегеләрнењ кулларында калдырып, шәрә килеш качып китте. 53 Гайсәне ињ баш рухани янына алып килделәр. Анда барлык баш руханилар, аксакаллар ћәм канунчылар ђыелдылар. 54 Петер исә, алардан арттарак калып, ињ баш руханиныњ ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды. Ул анда учак янында хезмәтчеләр белән бергә ђылынып утырды. 55 Ә баш руханилар ћәм бµтен Югары кињәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру µчен, Ања каршы шаћитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар. 56 Күпләр Ања каршы ялган шаћитлек бирделәр, әмма аларныњ күрсәтмәләре туры килмәде. 57 Шул вакытта мондый ялган шаћитлек бирүчеләр табылды: 58 – Аныњ: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаћы Йортын ђимерәчәкмен ћәм µч кµндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тµзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек. 59 Әмма аларныњ бу күрсәтмәләре дә расланмады. 60 Шуннан соњ ињ баш рухани, алга чыгып, Гайсәдән сорады: – үзењә каршы шаћитлеккә Син берничек тә ђавап бирмисењме? 61 Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә ђавап бирмәде. Ињ баш рухани Аннан тагын сорады: – Син – Мәсихме, мµбарәк Аллаћыныњ Улымы? 62 – Әйе, Мин, – дип ђавап кайтарды Гайсә, – ћәм сез Адәм Улыныњ Кодрәт Иясенењ уњ ягында утыруын ћәм күк болытлары белән килүен күрерсез. 63 Шунда ињ баш рухани киемнәрен ертып әйтте: – Нигә безгә тагын шаћитләр кирәк? 64 Кµфер сүз сµйләвен сез үзегез ишеттегез! Сез бу хакта ничек уйлыйсыз? Барысы да, Ул гаепле ћәм үләргә тиеш, дигән хµкем карары чыгардылар. 65 Аларныњ кайберләре Аны тµкерә башладылар, битен каплап, Аны кыйнарга тотындылар. – Пәйгамбәрлек ит! – диделәр алар. Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады. 66 Бу вакыт Петер аста, ишегалдында иде. Ињ баш руханиныњ хезмәтче кызларыннан берсе килеп, 67 учак янында ђылынып утырган Петерне күреп алды ћәм ања текәлеп карап: – Син дә бит бу насаралы Гайсә белән бергә булдыњ, – диде. 68 Әмма Петер ваз кичеп әйтте: – Мин бернәрсә дә белмим, синењ нәрсә хакында сµйләгәнењне ањламыйм! Ћәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. Шул вакытта әтәч кычкырды. 69 Хезмәтче кыз исә, аны анда күреп алды ћәм ишегалдында булган кешеләргә икенче тапкыр әйтте: – Бу кеше – аларныњ берсе. 70 Петер тагын ваз кичте. Бераздан ишегалдында торучылар әйттеләр: – Ә син чыннан да аларныњ берсе. Син дә бит Гәлиләядән. 71 Ул: – Мин Аны, сез әйткән Кешене, белмим! Әгәр сүзләрем дµрес булмаса, мине каћәр суксын! – дип ант итә башлады. 72 Нәкъ шул вакыт әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә Гайсәнењ: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дигән сүзләрен исенә тµшереп, елый башлады.

Марк 15

1 Баш руханилар, аксакаллар, канунчылар ћәм бµтен Югары кињәшмә, иртәдән үк кињәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр ћәм Пилатка илтеп тапшырдылар. 2 – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады Пилат. – Моны син үзењ әйтәсењ, – дип ђавап бирде Гайсә. 3 Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. 4 Пилат Аннан тагын сорады: – Син берничек тә ђавап бирмисењме? Күрәсењме, Сиња каршы күпме гаепләүләр! 5 Әмма Гайсә ђавап бирмәде ћәм моныњ белән Ул Пилатны бик нык гађәпләндерде. 6 Пилат ћәр бәйрәм уњае белән халык сораган тоткынны азат итә торган иде. 7 Ул чакта чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылган иде. Алар арасында Бараб атлы тоткын да бар иде. 8 Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә, берәр тоткынны азат итүен сорый башлады. 9 Пилат аларга әйтте: – Сезнењ µчен яћүдләр Патшасын азат итүемне телисезме? 10 Баш руханиларныњ Гайсәне кµнләшү аркасында тотып биргәннәрен ул ањлый иде. 11 Әмма баш руханилар халыкны, Барабны азат итүен таләп итегез дип, котыртып куйган иделәр. 12 – Ә сез яћүдләр Патшасы дип атаган кеше белән миња ни эшләргә? – диде яњадан Пилат. 13 – Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар алар. 14 – Әмма ни начарлык эшләгән соњ Ул? – диде Пилат. Ләкин алар тагын да кµчлерәк тавыш белән: – Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар. 15 Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, Гайсәне, камчылаткач, хачка кадаклатырга тапшырды. 16 Гаскәриләр Аны сарай эченә, ягъни преториумга алып кереп, үзләренењ бµтен гаскәрен шул урынга чакырдылар. 17 Алар Гайсәгә куе кызыл тµстәге япанча кидерделәр, ә башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән тађ куйдылар 18 ћәм, Аны сәламли башлап: – Яшәсен яћүдләр Патшасы! – диделәр. 19 Аннары башына таяк белән сугып кыйнадылар. Ања тµкерделәр, тезләнеп, Аныњ алдында баш иделәр. 20 Мәсхәрәләгәннән соњ, µстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, үзенењ киемнәрен кидерделәр ћәм кадакларга алып чыгып киттеләр. 21 Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусныњ атасын – Гайсәнењ хачын күтәреп барырга мәђбүр иттеләр. 22 Гайсәне Гµлгетә дип аталган урынга, бу сүз «баш сµяге» дигәнне ањлата, алып килделәр. 23 Мирра катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул аны эчмәде. 24 Аннары Гайсәне хачка кадакладылар. Ћәм, кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен үзара бүлештеләр. 25 Алар Аны иртәнге сәгать тугызда хачка кадакладылар. 26 Гайсәнењ гаебен күрсәтүче язуда: «Яћүдләр Патшасы», – дип язылган иде. 27 Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен уњ ягында, икенчесен сул ягында – кадакладылар. 28 29 үтеп баручылар исә башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар. – Әй, Син, Аллаћы Йортын ђимерүче ћәм аны µч кµндә тµзүче, 30 үзењне үзењ коткар, хачтан тµш! – диделәр алар. 31 Шулай ук баш руханилар ћәм канунчылар да Гайсәне мыскылладылар. – Башкаларны коткарды, – диделәр алар, – ә үзен коткара алмый. 32 Мәсих, Исраил Патшасы! Хәзер безнењ күз алдыбызда хачтан тµшсен, шул чакта Ања без ышанырбыз! Хәтта Аныњ белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләделәр. 33 Кµн уртасында бµтен ђир µстен карањгылык каплап алды, ћәм кµндезге сәгать µчкә кадәр шулай булды. 34 Ә сәгать µчтә Гайсә каты тавыш белән: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип кычкырды. Бу: «Әй, Аллаћым, әй, Аллаћым! Нигә Син Мине ташладыњ?» – дигәнне ањлата. 35 Янында торучыларныњ кайберләре, Аныњ сүзләрен ишетеп әйттеләр: – Ишетәсезме, Ильясны чакыра! 36 Ә берсе, йµгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчыды ћәм аны, таякка элеп, Ања эчәргә биреп, әйтте: – Әйдәгез карыйк: Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? 37 Гайсә кµчле тавыш белән кычкырып ђибәрде ћәм ђан бирде. 38 Аллаћы Йортындагы пәрдә µстән аска кадәр урталай ертылды. 39 Хач алдында торучы йµзбашы, Гайсәнењ шулай ђан биргәнен күреп, әйтте: – Бу Кеше чыннан да Аллаћы Улы булган икән! 40 Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснењ анасы Мәрьям ћәм Салуми да бар иделәр. 41 Алар Гайсәгә ияреп йµргән иделәр ћәм Ул Гәлиләядә булган чакта, Ања хезмәт иткән иделәр. Ћәм анда Аныњ белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде. 42 Кич ђитә иде. Бу кµн – бәйрәмгә әзерләнә торган кµн, ягъни шимбә алды кµн булганга күрә, 43 Югары кињәшмәнењ абруйлы әгъзасы, Ариматайдан булган Йосыф – ул да Аллаћы Патшалыгын кµтә иде – Пилат янына кыю рәвештә килеп, Гайсәнењ гәүдәсен алырга рµхсәт сорады. 44 Аныњ инде үлгәненә Пилат гађәпләнде ћәм йµзбашын чакыртып: – Гайсә үлдемени инде? – дип сорады. 45 Йµзбашы аныњ шулай булуын раслагач, Пилат Йосыфка Гайсәнењ гәүдәсен алырга рµхсәт бирде. 46 Йосыф, ак ђитен тукыма сатып алып, гәүдәне тµреп, таш тауны тишеп ясалган кабергә салды ћәм, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын каплап куйды. 47 Ә Магдалалы Мәрьям белән Юсиснењ анасы Мәрьям Гайсәнењ кайда куелганын күзәтеп тордылар.

Марк 16

1 Шимбә кµн үткәннән соњ, Магдалалы Мәрьям, Ягъкубныњ анасы Мәрьям ћәм Салуми Гайсәнењ гәүдәсен барып майлау µчен хуш исле майлар сатып алдылар. 2 Атнаныњ беренче кµнендә, иртән иртүк, кояш чыгу белән алар кабер янына киттеләр. 3 – Кабер алдындагы ташны безгә кем аударып бирер икән? – диештеләр бер-беренә алар. 4 Килеп ђиткәч, карасалар – таш читкә аударылган! Ә ул таш бик зур иде. 5 Кабер эченә керү белән, алар уњ якта озын ак кием киеп утыручы бер егетне күреп алдылар ћәм куркып киттеләр. 6 – Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды. Ул монда юк. Менә Ул яткан урын. 7 Ә сез Аныњ шәкертләренә ћәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә барыр ћәм, Ул үзе әйткәнчә, сез Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез. 8 Алар, кабердән чыгып, куркуларыннан калтырап йµгерделәр ћәм беркемгә дә ћичнәрсә әйтмәделәр – алар бик нык каушаганнар иде. 9 Атнаныњ беренче кµнендә, иртән иртүк, Гайсә, үледән терелеп торгач, ињ элек Магдалалы Мәрьямгә күренде. Гайсә бу хатынныњ эченнән ђиде ђенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям Гайсәне күрүе турында элегрәк Гайсә белән бергә йµргәннәргә хәбәр итте. Алар хәсрәткә тµшеп, елап утыралар иде, 11 ћәм алар Гайсәнењ исән булуына ћәм Мәрьямнењ Аны күрүенә ышанмадылар. 12 Шуннан соњ шәћәрдән китеп барган ике шәкертенә Гайсә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар, кире кайтып, калганнарына хәбәр иттеләр. Әмма аларга да ышанмадылар. 14 Нићаять, унбер шәкерте ашап утырган чакта, Гайсә аларга да күренде. Ышанмаганнарына ћәм күњелләре каты булуына Ул аларны шелтәләде, чµнки алар үледән терелеп торган Гайсәне күрүчеләргә ышанмадылар. 15 Ул аларга әйтте: – Барыгыз, бµтен ђир буйлап барлык кешеләргә Яхшы хәбәрне таратыгыз. 16 Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хµкем ителәчәк. 17 Иман китергәннәр мондый галәмәт билгеләре күрсәтерләр: алар Минем исемемне әйтеп, ђеннәрне куып чыгарырлар, яња телләрдә сµйләшерләр, 18 кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнењ µстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар. 19 Шулай дигәннән соњ Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаћыныњ уњ ягына утырды. 20 Ә шәкертләре, китеп, бµтен ђир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йµрделәр ћәм Раббы аларга ярдәм итеп торды, аларныњ сµйләгәннәрен илаћи билгеләр белән раслады.

Лүк 1

1 Мµхтәрәм Тәүфил! Күпләр безнењ арабызда булып үткән вакыйгалар турында язарга алындылар. Алар ул вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күрүче Сүз хезмәтчеләре булган кешеләр безгә хәбәр иткәнчә яздылар. 3 Шулай итеп мин дә, хµрмәтле Тәүфил, башыннан ук барысын да ђентекләп тикшергәннән соњ, Сез үзегезгә µйрәтелгәннәрнењ дµреслеген белсен µчен, Сезгә вакыйгаларныњ барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем. 5 Яћүдиядә Ћируд патша заманында Абия нәселеннән булган руханилар тµркеменнән Зәкәрия атлы бер рухани яшәгән. Аныњ хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булган. 6 Алар икесе дә, Раббыныњ әмерләрен ћәм Ул кушканнарны тµгәл үтәп, Аллаћы алдында тәкъва булганнар. 7 Элисабет балага уза алмаганлыктан, аларныњ балалары булмаган. Алар икесе дә инде олы яшьтә булган. 8 үз тµркеменењ Аллаћы Йортында хезмәт итү вакыты килеп ђиткәч, Зәкәрия Аллаћы алдында рухани хезмәтен башкарды. 9 Руханилар арасындагы гадәт буенча жирәбә салдылар, ћәм Аллаћы Йортына кереп, хуш исле сумала белән тµтәсләү йоласын үтәү Зәкәриягә туры килде. 10 Ул Аллаћы Йортында хуш исле сумала белән тµтәсләгәндә тышкы яктагы бар халык дога кылып торды. 11 Шул вакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала яна торган урынныњ уњ ягында, Раббыныњ фәрештәсе пәйда булды. 12 Фәрештәне күреп, Зәкәрия каушап калды ћәм бик курыкты. 13 Фәрештә исә ања: – Курыкма, Зәкәрия, синењ догањ ишетелде. Хатыныњ Элисабет сиња ир бала тудырачак, син ања Яхъя дигән исем кушарсыњ. 14 Ул сиња сµенеч ћәм шатлык китерер, күпләр аныњ тууына куанырлар. 15 Чµнки ул Раббы каршында бµек булыр, шәраб ћәм исерткеч эчемлекләр эчмәс ћәм анасыныњ карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр. 16 Ул Исраил балаларыныњ күбесен Раббыга, аларныњ үз Аллаћысына кире кайтарыр. 17 Ильясныкы кебек рухка ћәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны ћәм балаларны татулаштырыр, Аллаћыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнењ фикер йµртү юлына борыр ћәм шулай итеп халыкны Раббыныњ килүенә әзерләр. 18 Зәкәрия фәрештәдән: – Мин моныњ шулай буласын ничек белә алам? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә. 19 – Мин – Ђәбраил, мин Аллаћыга хезмәт итәм. Мин сиња менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү µчен ђибәрелдем. 20 Белеп тор, шушы сүзләр тормышка ашканчы телсез булырсыњ ћәм сµйләшә алмассыњ, чµнки мин әйткән сүзләргә ышанмадыњ. Ә бу сүзләр үз вакытында тормышка ашачак, – диде ања фәрештә. 21 Халык Зәкәрияне кµтеп торды ћәм аныњ Аллаћы Йортында тоткарлануына аптырады. 22 Зәкәрия исә, Аллаћы Йортыннан чыккач, сµйләшә алмады ћәм кешеләр аныњ илаћи күренеш күргәнлеген ањладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә ањлашты ћәм ћаман сµйләшә алмады. 23 Хезмәт итү кµннәре тәмамлангач, ул µенә кайтты. 24 Күпмедер вакыттан соњ хатыны Элисабет балага узды ћәм биш ай буена кеше арасына чыкмады. 25 – Минем µчен моны Раббы эшләде, Ул минем хакта кайгыртты ћәм кешеләр алдындагы хурлыгымны алып ташлады, – дип уйлады Элисабет. 26 Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаћы Ђәбраил фәрештәне Гәлиләя µлкәсендәге Насара шәћәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына ђибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде. 28 Фәрештә, Мәрьям янына килеп: – Сәлам сиња! Аллаћыныњ мәрхәмәтен кабул итүче – син. Раббы синењ белән! – диде. 29 Мәрьям исә кыенсынып калды ћәм бу сүзләрнењ мәгънәсен ањларга тырышты. 30 Фәрештә ања әйтте: – Курыкма, Мәрьям! Аллаћы сиња мәрхәмәт күрсәтте. 31 Син буйга узарсыњ ћәм Ир Бала табарсыњ, Ања Гайсә дигән исем кушарсыњ. 32 Ул бµек булачак, Аллаћы Тәгаләнењ Улы дип аталачак. Раббы Аллаћы Ања борынгы бабасы Давытныњ тәхетен бирәчәк, 33 Ул Ягъкуб халкы µстеннән мәњгегә патшалык итәчәк, Аныњ патшалыгыныњ ахыры булмаячак. 34 Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай була ала, минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк? – дип сорады. 35 – Сиња Изге Рух ињәчәк, – дип ђавап бирде фәрештә, – ћәм синењ µстењә Аллаћы Тәгаләнењ кодрәте тµшәчәк, шуња күрә син тудырачак Бала изге булачак ћәм Аллаћы Улы дип аталачак. 36 Менә, кардәшењ Элисабет тә картайган кµнендә балага узды, ул ир бала кµтә. Кешеләр аныњ турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы ай авырлы. 37 Чµнки Аллаћы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк. 38 Шуннан соњ Мәрьям: – Мин – Раббы колы, минем белән син әйткәнчә булсын, – диде. Ћәм фәрештә аныњ яныннан китте. 39 Озак вакыт үтмәстән, Мәрьям ашыгыч рәвештә Яћүдия тауларында урнашкан шәћәргә Элисабетләргә китте. 40 Килеп ђиткәч, Зәкәриянењ µенә кереп, Элисабет белән исәнләште. 41 Мәрьямнењ сәламләү сүзләрен ишетү белән, Элисабетнењ карынындагы баласы хәрәкәтләнеп куйды, ћәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды. 42 Ул күтәренке тавыш белән: – Хатын-кызлар арасында син ињ мµбарәк! Туачак Балањ да фатихалы! 43 Раббымныњ анасы минем яныма килгән! Ничек миња шундый хµрмәт күрсәтелә? 44 Мин синењ сәламләвењне ишетү белән, карынымдагы балам шатлыгыннан хәрәкәтләнеп куйды. 45 Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнењ тормышка ашачагына ышанган хатын бәхетле! – диде. 46 Мәрьям әйтте: – Күњелем минем Раббыны данлый, 47 Рухым Аллаћы Коткаручымны уйлап шатлана, 48 Чµнки Ул үзенењ күндәм колына игътибар итте. Шушы вакыттан башлап мине барлык буыннар бәхетле дип атарлар, 49 Чµнки Кодрәт Иясе минем µчен бµек эшләр кылды – Аныњ исеме мµкатдәс! 50 Ул үзен ихтирам итүчеләргә буыннан-буынга шәфкать күрсәтә. 51 үз кулы белән куәтле эшләр кылды: Күњелләреннән тәкәббер уйлаган кешеләрне таратты. 52 Түрәләрне тәхетләреннән тµшерде, ә түбәндәгеләрне күтәрде. 53 Ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды, ә байларны буш кул белән ђибәрде. 54 Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте, халкын исендә тотып, Ибраћимга ћәм аныњ нәселенә мәњгегә шәфкать күрсәтте. 56 Мәрьям µч айга якын Элисабет янында булганнан соњ үз µенә кайтты. 57 Элисабетнењ бала табар вакыты ђитте ћәм ул ир бала тапты. 58 Күршеләре ћәм кардәшләре, Раббыныњ Элисабеткә зур шәфкать күрсәткәнен ишетеп, аныњ белән бергә куандылар. 59 Сигезенче кµнне алар баланы сµннәткә утыртырга килделәр ћәм аны атасы исеме белән – Зәкәрия дип атарга теләделәр. 60 Ләкин баланыњ анасы каршы килде: – Юк, аныњ исеме Яхъя булырга тиеш. 61 Ә алар ања: – Синењ кардәшләрењ арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит, – диделәр 62 ћәм, ишарәләр белән, баланыњ атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар. 63 Зәкәрия язу µчен такта сорап алды ћәм: «Аныњ исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар. 64 Шул мизгелдә үк аныњ теле ачылды, ћәм ул Аллаћыны данлап сµйли башлады. 65 Зәкәрия белән Элисабетнењ күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы да куркуга тµштеләр, бµтен таулы Яћүдиядә шушы вакыйгалар турында сµйлиләр иде. 66 Ишеткән ћәр кеше: – Бу бала кем булыр икән? – дип уйлады. Чµнки дµрестән дә Раббыныњ кодрәте аныњ белән булды. 67 Баланыњ атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, Аллаћыдан бирелгән сүзләрне игълан итте: 68 – Раббыны, Исраилнењ Аллаћысын, данлыйк, чµнки Ул ярдәмгә килде ћәм үз халкын азат итте, 69 үзенењ колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны күтәрде, 70 Ул бу турыда күп еллар элек үзенењ изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде. 71 Бу Коткаручы безне дошманнарыбыздан ћәм безгә нәфрәт итүчеләрдән коткарырга дип килде. 72 Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнењ барлык кµннәрендә, бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаћы алдында изге ћәм тәкъва булып, без Аллаћыга хезмәт итә алсын µчен, Аллаћы шулай итеп безнењ ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, үзе тµзегән изге килешүне – атабыз Ибраћимга биргән антын – исендә тотты. 76 Ћәм син, сабый, Аллаћы Тәгаләнењ пәйгамбәре дип аталырсыњ, чµнки, Раббыга юлны әзерләп, Аныњ алдыннан барырсыњ. 77 Ћәм Аныњ халкына гµнаћларыныњ кичерелүе аша булган котылу хакында белдерерсењ, 78 Аллаћыбызныњ шәфкате ташып тора, ћәм шуња күрә безгә югарыдан тањ кояшы ињәчәк; 79 Карањгыда ћәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү µчен, Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү µчен киләчәк Ул. 80 Ә бала үсте ћәм рухи яктан ныгыды. Исраил халкына күренгәнче, ул чүлдә яшәде.

Лүк 2

1 Ул кµннәрдә Август кайсар тарафыннан бµтен Рим империясендәге бар кешеләрне исемлеккә теркәргә дигән боерык бирелде. 2 Бу теркәү беренче тапкыр уздырылды. Ул вакытта Сурия µлкәсе белән Күрини идарә итә иде. 3 Язылу µчен ћәркем үз нәселе шәћәренә китте. 4 Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәћәреннән Яћүдиягә, Давыт шәћәренә, Бәйтлехемгә китте, чµнки Йосыф Давыт нәселеннән иде. 5 Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде. 6 Алар Бәйтлехемдә булганда Мәрьямнењ бала табар вакыты ђитте. 7 Мәрьям үзенењ беренче Баласын – Ир Баланы тудырды. Ул Аны биләде ћәм утлыкка салды, чµнки аларга кунак йортында урын булмады. 8 Ул тирәләрдә шул тµнне берничә кµтүче кырда сарык кµтүе саклый иде. 9 Алар алдында Раббыныњ бер фәрештәсе пәйда булды, ћәм алар булган урын Раббыныњ даныннан балкып китте. Кµтүчеләр бик нык куркып калдылар. 10 Фәрештә исә аларга әйтте: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бµтен халык µчен зур шатлык алып килдем: 11 бүген Давыт шәћәрендә сезнењ µчен Коткаручы туды. Ул – Мәсих, Раббы! 12 Менә сезгә билге: сез Баланы табарсыз. Ул биләүгә биләнгән булыр ћәм утлыкта ятар. 13 Кинәт фәрештә янында күп санлы күк фәрештәләре гаскәре күренде, ћәм алар: 14 – Күкләрдәге Аллаћыга дан! Аллаћы илтифат күрсәткән кешеләргә ђирдә иминлек! – дип Аллаћыны данладылар. 15 Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соњ, кµтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез, Бәйтлехемгә барыйк, Раббы әйткән анда булган хәлне барып күрик, – диештеләр. 16 Алар ашыгып Бәйтлехемгә килделәр ћәм анда Мәрьям белән Йосыфны ћәм утлыкта яткан Баланы таптылар. 17 Баланы күргәч, бу Бала хакында үзләренә хәбәр ителгәнне аларга сµйләп бирделәр. 18 Кµтүчеләр сµйләгәнне ишеткән кешеләр барысы да хәйран калдылар. 19 Мәрьям исә боларныњ ћәммәсен күњеленә салып куйды ћәм шул хакта уйлап йµрде. 20 Ишеткән ћәм күргән барлык нәрсәләр µчен Аллаћыны данлап ћәм мактап, кµтүчеләр кµтүләре янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды. 21 Сигез кµннән соњ, Баланы сµннәткә утырту вакыты ђиткәч, Ања Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы ук фәрештә Ања шушы исемне кушкан иде. 22 Муса кануны буенча пакьләнү йоласын башкару вакыты ђиткәч, Мәрьям белән Йосыф, Раббы алдына китерү µчен, Баланы Иерусалимга алып бардылар. 23 Чµнки Раббыныњ канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган ћәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган. 24 Шулай ук алар, Раббыныњ кануны буенча, корбан китерү µчен: «ике урман күгәрченен яки ике күгәрчен баласын» бирү µчен дә бардылар. 25 Ул вакытта Иерусалимда Шимун атлы тәкъва ћәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен кµтеп яши, ањарда Изге Рух иде. 26 Изге Рух ања: «Раббыныњ Мәсихен күрмичә үлмәячәксењ», – дип әйткән булган. 27 Изге Рухныњ кушуы буенча, Шимун Аллаћы Йортына килде. Балага карата Муса кануны кушканны башкару µчен әти-әнисе нарасый Гайсәне Аллаћы Йортына алып килгәч, 28 Шимун сабый Баланы кулларына алды ћәм Аллаћыны данлап әйтте: 29 – Хәзер инде, Хµкемдар, үтәп вәгъдәњне, иминлектә ђибәрәсењ колыњны. 30 Барлык халыклар күреп торганда үзењ әзерләп куйган котылуны, Мәђүсиләрне яктыртачак, Исраилне, Синењ халкыњны данлыклы итәчәк яктылыкны күрде күзләрем. 33 Гайсәнењ атасы ћәм анасы Шимунныњ Бала хакында әйткән сүзләрен гађәпләнеп тыњлап тордылар. 34 Шимун аларны фатихалады ћәм Баланыњ анасы Мәрьямгә әйтте: – Бу Бала Исраилдә күпләрнењ егылуына ћәм күтәрелүенә сәбәп булсын µчен ћәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар. 35 Шуныњ аркылы күпләрнењ күњелләрендәге уйлары ачылыр. Ћәм синењ үзењнењ күњелењә кылыч белән кадаган кебек булыр. 36 Анда Ашер ыруыннан Пенуил кызы Ханна да бар иде. Ханна – пәйгамбәр ћәм бик карт иде. Ул, кияүгә чыккач, ире белән ђиде ел яшәп, 37 тол калган, ћәм ања хәзер сиксән дүрт яшь иде. Ул, ћәрвакыт ураза тотып ћәм дога кылып, Аллаћы Йортында кµне-тµне Аллаћыга хезмәт итә иде. 38 Ханна, нәкъ шул вакытта, алар янына килеп, Аллаћыга шµкрана кылды ћәм Иерусалимныњ азат ителүен кµтеп торучы кешеләрнењ барысына да Бала хакында сµйләде. 39 Раббы кануны буенча башкарырга тиеш булганны үтәп бетергәннән соњ, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәћәргә, Гәлиләядәге Насарага кайтып киттеләр. 40 Бала исә үсә, ныгый ћәм зирәк акыл белән тула иде. Аллаћыныњ фатихасы Аныњ µстендә булды. 41 Ћәр елны Гайсәнењ әти-әнисе Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә баралар иде. 42 Гайсә унике яшьлек вакытта, алар гадәттәгечә Иерусалим шәћәренә бәйрәмгә килделәр. 43 Бәйрәм кµннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимда калды, ә әти-әнисе бу турыда белмәделәр. 44 Алар Аны, башка юлчылар белән бергә бара, дип уйладылар. Бер кµнлек юл үткәннән соњ, Аны кардәшләре ћәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар. 45 Ћәм, таба алмагач, Гайсәне эзләп, кире Иерусалимга килделәр. 46 Ѳч кµннән соњ Аны Аллаћы Йортында таптылар. Ул яћүд укытучылары арасында аларны тыњлап ћәм сораулар биреп утыра иде. 47 Гайсәне ишеткәннәрнењ барысы да Аныњ тирән акылына, Аныњ ђавапларына хәйран калганнар. 48 Аны күреп, әтисе-әнисе бик гађәпләнде. Әнисе: – Улым, ни µчен Син безнењ белән шулай эшләдењ? Без әтиењ белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде. 49 Гайсә аларга: – Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә? – дип әйтте. 50 Ләкин алар Ул әйткән сүзләрне ањламадылар. 51 Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты ћәм әти-әнисенә итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнењ барысын да күњелендә саклады. 52 Гайсә исә үсте, акыл ђыйды, Аллаћыга да, кешеләргә дә бик ошый иде.

Лүк 3

1 Тибери кайсар хакимлегенењ унбишенче елында, Яћүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Ћируд Гәлиләя башлыгы, аныњ ир туганы Филип Итурая ћәм Трахунитис µлкәсе башлыгы, ә Лусани Абилини башлыгы булганда, 2 Ћаннас ћәм Кәяфәс ињ баш руханилар булган вакытта чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаћыдан сүз булды. 3 Шуннан соњ Яхъя үрдүн елгасы тирәсендәге барлык ђирләрдә: «Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, ћәм Аллаћы сезнењ гµнаћларыгызны кичерер», – дип µндәп йµрде. 4 Ишагыйя пәйгамбәрнењ китабында бу хакта болай дип язылган: – «Чүлдә кычкыручыныњ тавышы ишетелә: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз. 5 Ћәрбер үзән тутырылсын, Ћәр тау ћәм калкулык ђир белән тигезләнсен, Бормалы-бормалы юллар турайтылсын, Сикәлтәлеләре тигезләнеп шомарсын. 6 Ћәм барлык кешеләр Аллаћыныњ коткаруын күрерләр"». 7 Яхъя янына, суга чумдырылырга дип, күп халык килә иде. Ул кешеләргә: – Әй, сез, елан токымнары! Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем әйтте сезгә? – диде. – 8 Агачлар ђимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнењ бит атабыз – Ибраћим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаћы менә шушы ташлардан Ибраћимга балалар булдыра ала. 9 Балта агачлар тµбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы ђимеш бирми торган ћәр агачны кисеп утка ташлыйлар. 10 Халык аннан: – Безгә нәрсә эшләргә соњ? – дип сорады. 11 Яхъя аларга: – Ике күлмәге бар кеше берсен бер күлмәге дә булмаганга бирсен. Кемнењ ризыгы бар, ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип ђавап бирде. 12 Суга чумдырылырга дип, салым ђыючылар да килделәр ћәм Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар. 13 Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип ђавап бирде. 14 Гаскәриләр дә аннан: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар. – Беркемнән дә кµчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя. 15 Халык кµтә иде, ћәркем күњеленнән Яхъя турында: «Бу Мәсих түгелме икән?» – дип уйлады. 16 Яхъя исә аларныњ барысына да болай дип ђавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка ћәм утка чумдырыр. 17 Аныњ кулында ђилгәргеч. Ул ындырда ашлыкны ђилгәреп, бодаен аерып, ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр. 18 Яхъя Исраил халкына тагын башка тµрле үгет-нәсыйхәтләр биреп, Яхшы хәбәрне вәгазьләп йµрде. 19 Әмма идарәче Ћируд, абыйсыныњ хатыны Ћирудия белән булган мµнәсәбәтләре ћәм башка явызлыклары µчен Яхъя аныњ гаебен күрсәткәнгә, 20 шундый эшләре µстенә тагын берне µстәп, Яхъяны тµрмәгә утыртты. 21 Халык чумдырылганда Гайсә дә чумдырылды. Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды, 22 ћәм Ања күгәрчен рәвешендә Изге Рух ињде. Күкләрдән: – Син – Минем сµекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде. 23 үзенењ хезмәтен башлаганда Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф улы дип уйладылар. Ә Йосыф – Эли улы, 24 Эли – Маттат улы, Маттат – Леви улы, Леви – Мәлки улы, Мәлки – Яннай улы, Яннай – Йосыф улы, 25 Йосыф – Маттати улы, Маттати – Амос улы, Амос – Нахум улы, Нахум – Ћесли улы, Ћесли – Нәггәй улы, 26 Нәггәй – Махат улы, Махат – Маттати улы, Маттати – Шими улы, Шими – Йосых улы, Йосых – Йода улы, 27 Йода – Йоханан улы, Йоханан – Риса улы, Риса – Зеруббабел улы, Зеруббабел – Шећалтиел улы, Шећалтиел – Нири улы, 28 Нири – Мәлки улы, Мәлки – Адди улы, Адди – Кµсам улы, Кµсам – Элмадам улы, Элмадам – Эр улы, 29 Эр – Ешуа улы, Ешуа – Элигазәр улы, Элигазәр – Йорим улы, Йорим – Маттат улы, Маттат – Леви улы, 30 Леви – Шимун улы, Шимун – Яћүд улы, Яћүд – Йосыф улы, Йосыф – Йонам улы, Йонам – Эльякыйм улы, 31 Эльякыйм – Мелеа улы, Мелеа – Майнан улы, Майнан – Маттата улы, Маттата – Натан улы, Натан – Давыт улы, 32 Давыт – Ишай улы, Ишай – Обид улы, Обид – Богаз улы, Богаз – Салмун улы, Салмун – Нахшун улы, 33 Нахшун – Амминадаб улы, Амминадаб – Админ улы, Админ – Арни улы, Арни – Хесрун улы, Хесрун – Перес улы, Перес – Яћүд улы, 34 Яћүд – Ягъкуб улы, Ягъкуб – Исхак улы, Исхак – Ибраћим улы, Ибраћим – Терах улы, Терах – Нахур улы, 35 Нахур – Серуг улы, Серуг – Регу улы, Регу – Пелег улы, Пелег – Эбер улы, Эбер – Шела улы, 36 Шела – Кыйнан улы, Кыйнан – Әрпәкшәд улы, Әрпәкшәд – Шем улы, Шем – Нух улы, Нух – Ләмек улы, 37 Ләмек – Мәтушалах улы, Мәтушалах – Ханух улы, Ханух – Ярид улы, Ярид – Маћалалил улы, Маћалалил – Кыйнан улы, 38 Кыйнан – Энош улы, Энош – Шет улы, Шет – Адәм улы, Адәм – Аллаћы улы.

Лүк 4

1 Изге Рух белән сугарылган Гайсә үрдүн елгасы буеннан чүлгә китте, ћәм Рух Аны чүл буйлап йµртте. 2 Гайсә анда кырык кµн буена иблис вәсвәсәсе астында булды, бернәрсә дә ашамады. Соњгы кµннәрендә Ул ачыкты. 3 Иблис исә Ања әйтте: – Әгәр син Аллаћы Улы булсањ: «Бу таш ипигә әйләнсен», – дип әйт. 4 Гайсә ања болай дип ђавап бирде: – Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип язылган. 5 Шуннан соњ иблис Гайсәне биеклеккә алып менде ћәм Ања мизгел эчендә галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте. 6 – Шушы патшалыкларныњ барысы µстеннән хакимлекне дә, аларныњ даннарын да сиња бирермен, – диде Ања иблис, – чµнки боларныњ барысы да миња бирелгән ћәм мин аларны кемгә теләсәм, шуња бирә алам. 7 Шулай итеп, миња табынсањ, барысы да Синеке булыр. 8 Моња каршы Гайсә ђавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаћыња табын, Ања гына хезмәт ит», – дип язылган. 9 Шуннан соњ иблис Гайсәне Иерусалимга алып китте. Ул Аны Аллаћы Йортыныњ ињ биек урынына бастырды: – Әгәр дә Син Аллаћы Улы булсањ, шушы урыннан түбәнгә ташлан. 10 Изге язмада: «Ул үзенењ фәрештәләренә Синењ хакта кайгыртырга әмер бирер. 11 Алар Сине күтәреп алырлар, аякларыњ ташка бәрелмәс», – дип язылган бит. 12 Гайсә ања: – Изге язмада: «Раббы Аллаћыњны сынама», – дип язылган, – диде. 13 Иблис, вәсвәсәсен бетергәч, икенче бер уњайлы вакытка кадәр Аныњ яныннан китте. 14 Рухныњ кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аныњ хакындагы хәбәр бµтен тирә-якка таралды. 15 Ул аларныњ гыйбадәтханәләрендә µйрәтте, ћәм барысы да аны мактады. 16 Гайсә үзе үскән шәћәргә – Насарага килде ћәм, гадәттәгечә, шимбә кµнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип, урыныннан торгач, 17 Ања Ишагыйя пәйгамбәрнењ язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма тµргәген ачып, шундый сүзләр язылган урынны тапты: 18 «Раббыныњ Рухы Минем µстемдә, Чµнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне ђиткерергә, Әсирләргә – азатлык, сукырларга – күрә башлауны игълан итәргә, Ђәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга, Раббыныњ шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә ђибәрде». 20 Гайсә, тµргәкне ђыеп, аны кире хезмәтчегә бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәге ћәммәсенењ күзе Ања текәлде. 21 Ул аларга: – Бүген, сез Язманы тыњлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде. 22 Барысы да Гайсәне мактадылар ћәм, Аныњ мәрхәмәт тулы сүзләренә тањ калып: – Бу Йосыф улы түгелме соњ? – диештеләр. 23 Гайсә аларга әйтте: – Әлбәттә, сез Миња «Табиб! үзењне-үзењ дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. «Кәпәрнаумда кылган эшләрењне ишеттек. Монда да, үз шәћәрењдә дә шуларны эшлә», – диярсез. 24 Ул дәвам итеп әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр. 25 Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр кµннәрендә µч ел ярым күкләр ябылып яњгыр яумады ћәм бµтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күп иде, 26 ләкин Ильяс аларныњ берсе янына да түгел, ә Сидун ђирендәге Сарепта шәћәрендә яшәүче бер тол хатын янына гына ђибәрелде. 27 Шулай ук, Элиша пәйгамбәр вакытында Исраилдә махау авырулылар күп булды, әмма сурияле Нагаманнан башка бер махаулы да чистарынмады. 28 Шушы сүзләрне ишетеп, гыйбадәтханәдәге кешеләрнењ барысы да бик нык ачуланып ярсыдылар. 29 Алар, урыннарыннан торып, Гайсәне шәћәрдән кµчләп алып чыктылар ћәм, кыядан тµртеп тµшерергә уйлап, шәћәрләре салынган тауныњ чыгып торган µлешенә алып менделәр. 30 Әмма Гайсә, халык арасыннан үтеп, алар яныннан китеп барды. 31 Шуннан соњ Гайсә Гәлиләянењ Кәпәрнаум шәћәренә килде ћәм шимбә кµнне халыкны µйрәтте. 32 Аныњ µйрәтүенә хәйран калдылар, чµнки Ул хакимнәрчә сµйли иде. 33 Гыйбадәтханәдә эчендә шакшы рух булган бер кеше кµчле тавыш белән: 34 – И, насаралы Гайсә, Сиња бездән нәрсә кирәк? Син безне ћәлак итәргә килдењме? Мин Синењ кем икәнењне беләм. Син – Аллаћыныњ Изгесе, – дип кычкырды. 35 Ә Гайсә ања каты итеп боерды: – Эндәшмә, аныњ эченнән чык! Ђен, теге кешене бар халык алдында егып ташлап, ања ћичбер зыян китермичә, аныњ эченнән чыкты. 36 Барысы да тањ калып: – Нинди сүзләр бу? Ул шакшы рухларга хакимлек ћәм кодрәт белән боерык бирә ћәм алар чыгалар, – диделәр. 37 Аныњ хакындагы хәбәр бµтен тирә-якка таралды. 38 Гайсә гыйбадәтханәдән Шимунныњ µенә барды. Шимунныњ каенанасы бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәдән ања ярдәм итүен сорадылар. 39 Ул хатын янына килде, ања таба иелеп, кызышуга чыгарга әмер бирде ћәм кызышу аны калдырды. Шимунныњ каенанасы шундук торып басты ћәм аларга табын әзерли башлады. 40 Кояш баеган вакытта тµрле авырулардан газап чигүче якыннары булган бар кешеләр аларны Гайсә янына алып килделәр. Ул, авыру кешеләрнењ ћәрберсе µстенә кулларын куеп, аларны савыктырды. 41 Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаћы Улы», – дип кычкыра-кычкыра ђеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сµйләүләреннән тыйды, чµнки алар Аныњ Мәсих икәнлеген беләләр иде. 42 Кµн тугач, Гайсә, шәћәрдән чыгып, аулак урынга китте. Халык тµркемнәре Аны эзләделәр, эзләп тапкач, янына килеп, Аны үзләре яныннан ђибәрмәс µчен тотып калырга тырыштылар. 43 Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәћәрләргә дә Аллаћы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне ђиткерергә тиешмен, чµнки Мин шуныњ µчен ђибәрелдем, – диде. 44 Ул яћүдләр ђирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сµйләп йµрүен дәвам итте.

Лүк 5

1 Бервакыт Геннисарет күле буенда, Аллаћы сүзен тыњларга теләп, халык Аны бар яктан кысрыклаганда, 2 Гайсә яр буенда ике кµймә күрде. Балыкчылар, кµймәләреннән тµшеп, ятьмәләрен юалар иде. 3 Гайсә кµймәләрнењ берсенә менеп, – ул кµймә Шимунныкы иде – ярдан бераз эчкәрәк керергә сорады ћәм, кµймәдә утырып, халыкны µйрәтте. 4 Сүзен тәмамлагач: – Шимун, тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз, – диде. 5 Шимун Ања: – Ѳйрәтүче! Без тµн буе тырыштык, ләкин ћичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасыњ икән, ятьмәне салам, – дип ђавап бирде. 6 Шулай эшләделәр ћәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды. 7 Балыкчылар, башка кµймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп, ике кµймәне дә шыгрым тутырдылар, хәтта кµймәләре аздан гына батмый калды. 8 Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды: – Раббым, кит минем янымнан, мин гµнаћлы кеше. 9 Ул да, аныњ белән булганнарныњ барысы да, тотылган балыкныњ күплегенә гађәпләнеп, куркып калдылар. 10 Шулай ук Шимунныњ иптәшләре Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга: – Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсыњ, – диде. 11 Кµймәләрен ярга тартып чыгаргач, бµтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киттеләр. 12 Гайсә бер шәћәрдә булган вакытта, Аныњ янына бµтен тәне махаулы бер кеше килде ћәм, Гайсәне күргәч, йµзтүбән капланып: – Әфәнде! Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ, – дип ялварды. 13 Гайсә, кулын сузып, ања кагылды ћәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Аныњ махауы шундук бетте. 14 Гайсә ања бу турыда беркемгә дә сµйләмәскә кушты. – Бар, руханига күрен ћәм, кешеләр µчен терелүењ билгесе итеп, Муса канунында әмер ителгәнчә, корбан бүләген китер, – диде Ул. 15 Әмма Гайсә хакында сүз таралганнан тарала барды. Күп халык, Аны тыњлау µчен ћәм чирләреннән савыктырылу µчен, Аныњ янына агылды. 16 Ә Гайсә вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп дога кыла иде. 17 Бер кµнне, Гайсә µйрәткән вакытта, Гәлиләянењ ћәм Яћүдиянењ барлык авылларыннан, Иерусалимнан килгән фарисейләр ћәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббыныњ кодрәте Аныњ белән иде, ћәм Ул авыруларны савыктырды. 18 Берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килделәр ћәм аны, Гайсә алдына куяр µчен, µйгә алып керергә тырыштылар. 19 Ләкин, халык арасыннан үтә алмаганга күрә, µй түбәсенә менеп, түбәнењ чирәпләрен сүтеп алдылар ћәм авыруны ятагы белән бергә Гайсәнењ алдына тµшерделәр. 20 Гайсә, аларныњ ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синењ гµнаћларыњ кичерелде, – диде. 21 Канунчылар ћәм фарисейләр: – Кµфер сүз сµйләүче бу Кеше – Кем ул? Гµнаћларны Аллаћыдан башка кем кичерә ала? – дип уйладылар. 22 Гайсә, аларныњ уйларын белеп, болай диде: – Ни µчен сез шулай уйлыйсыз? 23 Ничек дип әйтергә ђињелрәк: «Синењ гµнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор ћәм йµр», – дипме? 24 Адәм Улыныњ ђирдә гµнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белеп торыгыз. Ћәм Гайсә паралич суккан кешегә: – Сиња әйтәм: тор, ятагыњны ал да µењә кайт, – диде. 25 Ул кеше шундук барысыныњ күз алдында торды ћәм, ятагын алып, Аллаћыны данлый-данлый, µенә кайтып китте. 26 Барысы да тањ калдылар, Аллаћыны данладылар. Ћәммәсе, куркып калып: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диделәр. 27 Шуннан соњ Гайсә ул урыннан китте ћәм салым ђыю йорты янында утыручы Леви атлы салым ђыючыны күрде. – Минем артымнан бар, – диде Ул ања. 28 Леви торып басты ћәм, бµтен нәрсәсен калдырып, Гайсә артыннан китте. 29 Леви үзенењ µендә Гайсә хµрмәтенә зур мәђлес ђыйды. Кунаклар арасында салым ђыючылар ћәм башка кешеләр дә күп иде. 30 Фарисейләр ћәм аларныњ тµркеменнән булган канунчылар, ачуланып, Гайсәнењ шәкертләренә: – Ни µчен сез салым ђыючылар белән, гµнаћлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр. 31 Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. 32 Мин тәкъваларны түгел, ә гµнаћлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип ђавап бирде. 33 Кайбер кешеләр Гайсәгә: – Яхъяныњ шәкертләре дә, фарисейләрнекеләр дә еш ураза тоталар ћәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – дип әйттеләр. 34 Ә Ул аларга: – Кияү егете туйдагы кунаклар янында булган вакытта аныњ дусларын ураза тотарга мәђбүр итеп буламы? 35 Әмма килер бер кµн: алар яныннан кияү алыныр ћәм шул кµннәрдә ураза тотарлар, – диде. 36 Ул аларга киная белән сµйләде: – Беркем дә яња киемнән ямаулык ертып алып иске киемне ямамый, чµнки яњасы да бозыла, иске киемгә дә яња тукымадан алынган ямаулык бармый. 37 Беркем дә яња шәрабны иске турсыкка салмый, чµнки яња шәраб турсыкны тишә ћәм шәраб та агып бетә, турсык та әрәм була. 38 Киресенчә, яња шәраб яња турсыкка салынырга тиеш. 39 Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соњ яњасын эчәргә теләмәс. «Искесе яхшырак шул», – дияр.

Лүк 6

1 Бер шимбә кµнне Гайсә иген кырлары аша үткәндә, шәкертләре, башаклар µзеп, учларында уып, бодай бµртекләрен ашап бардылар. 2 Кайбер фарисейләр исә аларга: – Ни µчен сез шимбә кµнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр. 3 Гайсә аларга: – Давыт ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, Давытныњ нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмы әллә? 4 Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка беркемгә дә ашарга рµхсәт ителмәгән Аллаћыга багышланган икмәкләрне алып ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, – дип ђавап бирде. 5 Ћәм сүзен тәмамлап: – Адәм Улы – шимбә кµненењ Хуђасы, – диде. 6 Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килде ћәм µйрәтте. Анда уњ кулы корышкан бер кеше бар иде. 7 Канунчылар ћәм фарисейләр исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп табу µчен, шимбә кµнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Аны күзәтеп тордылар. 8 Ә Гайсә аларныњ уйларын белә иде. Ул кулы корыган кешегә: – Тор да уртага бас, – диде. Теге кеше уртага килеп басты. 9 – Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде аларга Гайсә, – шимбә кµнне яхшылык эшләргә рµхсәт ителәме, әллә начарлык эшләргәме? Кешенењ тормышын коткарыргамы, әллә аны ћәлак итәргәме? 10 Гайсә барысына да әйләнеп карады ћәм теге кешегә: – Кулыњны суз! – диде. Ул кеше шулай эшләде, ћәм аныњ кулы савыкты. 11 Ә фарисейләрнењ ћәм канунчыларныњ ачулары бик нык кабарды ћәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, бер-берсе белән сµйләшә башладылар. 12 Шул кµннәрдә Гайсә дога кылу µчен тауга менде ћәм тµн буе Аллаћыга дога кылды. 13 Иртәгесен шәкертләрен үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алды ћәм аларны рәсүлләр дип атады. 14 Ул Петер дип атаган Шимунны ћәм аныњ энесе Әндрине, Ягъкубны ћәм Яхъяны, Филипне ћәм Бартулумайны, 15 Маттайны ћәм Томасны, Ћалфай улы Ягъкубны ћәм Кµрәшүче кушаматлы Шимунны, 16 Ягъкуб улы Яћүд ћәм хыянәт итәчәк Яћүд Искариотны сайлап алды. 17 Рәсүлләр белән бергә Гайсә таудан тµште. Тау итәгендә, тигез ђирдә, Аныњ күп шәкертләре, бµтен Яћүдиядән, Иерусалимнан ћәм дињгез буендагы Тур ћәм Сидун шәћәрләреннән килгән бик күп халык ђыелган иде. 18 Алар Гайсәне тыњларга, авыруларыннан савыгырга дип килгәннәр иде. Шакшы рухлардан газап чигүчеләр дә савыктылар. 19 Ћәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чµнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде. 20 Гайсә шәкертләренә карап сµйли башлады: – Фәкыйрьләр, сез бәхетле, чµнки Аллаћы Патшалыгы сезнеке. 21 Хәзер карыннары ачлар, сез бәхетле, чµнки сез туеначаксыз. Хәзер елаучылар, сез бәхетле, чµнки кµләчәксез. 22 Кешеләр сезгә Адәм Улы µчен нәфрәт иткәндә, сезне куып ђибәргәндә, хурлаганда, сезне кабул итмәгәндә сез бәхетле. 23 Шул кµнне куаныгыз ћәм шатлыктан сикерегез, чµнки күктә сезгә әђер зур булачак. Ул кешеләрнењ ата-бабалары пәйгамбәрләр белән дә шулай ук эшләгәннәр. 24 Байлар, ә сезгә кайгы! Сез инде ђитәрлек юандыгыз. 25 Хәзер тук булганнар, сезгә кайгы! Чµнки сез ачыгырсыз. Хәзер кµлүчеләр, сезгә кайгы! Чµнки сез хәсрәткә тµшәрсез ћәм еларсыз. 26 Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы! Чµнки аларныњ аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар. 27 – Ә сезгә, мине тыњлаучыларга, әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, 28 сезне каргаучыларны фатихалагыз ћәм үзегезне рәнђетүчеләр µчен дога кылыгыз. 29 Бер яњагыња суккан кешегә икенче яњагыњны да куй, µс киемењне тартып алучы кешегә күлмәгењне дә тартып алырга комачаулама. 30 үзењнән сораучы ћәр кешегә бир, ћәм синекен алган кешедән кире сорама. 31 Кешеләрнењ сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез. 32 үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә µчен сезгә рәхмәт әйтергә? үзләрен яратучыларны гµнаћлылар да яраталар. 33 үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә µчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гµнаћлылар да шулай эшлиләр. 34 Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, нәрсә µчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гµнаћлылар да башка гµнаћлыларга бурычка биргәндә: «Шулкадәр үк кайтарып алырмын», – дип уйлап бирәләр. 35 Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын дип µметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әђер зур булыр ћәм сез Аллаћы Тәгаләнењ балалары булырсыз. Чµнки Ул яхшылыкныњ кадерен белмәүчеләргә ћәм явызларга да мићербанлы. 36 Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз. 37 Хµкем итмәгез, үзегезне дә хµкем итмәсләр. Гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез ћәм үзегезне дә кичерерләр. 38 Бирегез ћәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр. 39 Гайсә аларга гыйбрәтле сүзләр сµйләде: – Сукыр сукырны ђитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып тµшмәсләрме? 40 Шәкерт үзенењ остазыннан µстен булмый, ә µйрәнеп ђиткәннән соњ ћәркем остазы кебек була. 41 Ничек син туганыњныњ күзендәге чүп бµртеген күрәсењ, ә үз күзењдәге бүрәнәне сизмисењ? 42 Ничек син, үз күзењдә бүрәнә була торып, туганыња: «Кая, туган, күзењдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласыњ? Монафикъ! Элек үз күзењдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрењ ачык күрер ћәм туганыњныњ күзендәге чүпне ала алырсыњ. 43 Бер яхшы агач та начар ђимеш бирми, ћәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы ђимеш китерми. 44 Ћәр агачны ђимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инђир, ә чәнечкеле агачтан йµзем ђыймыйлар. 45 Яхшы кеше үз күњелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга, ә явыз кеше күњелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык алып чыга. Чµнки кешенењ күњеленнән нәрсә ташый, аныњ телендә дә шул була. 46 Ни µчен сез Миња: «Раббым! Раббым!» – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? 47 Минем яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тињләп була: 48 ул, йорт тµзегәндә ђирне тирән итеп казып, аны таш нигез µстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чµнки ул нык итеп тµзелгән булган. 49 Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез кормыйча гына ђир µстенә йорт салган кеше кебек. Ташкын сулары йортка килеп бәрелгән, ћәм ул шундук авып тµшкән, бик нык ђимерелгән.

Лүк 7

1 Халыкка әйтәсе сүзләрен сµйләп бетергәннән соњ Гайсә Кәпәрнаумга килде. 2 Бер йµзбашыныњ үзе бик ихтирам иткән хезмәтчесе авырып үлем хәлендә ята иде. 3 Йµзбашы, Гайсә турында ишеткәч, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән яћүдләрнењ аксакалларын Гайсә янына ђибәрде. 4 Алар, Гайсә янына килеп ђиткәч: – Ул йµзбашы Синењ ярдәмењә лаек, чµнки ул безнењ халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күњелләреннән ялвардылар. 6 Ћәм Гайсә алар белән китте. Йµзбашыныњ µенә ђитәргә бераз калгач, йµзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын ђибәрде: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгел. 7 Шуња күрә Синењ каршыња барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, ћәм минем хезмәтчем савыгачак. 8 Мин үзем дә башка берәүгә буйсынам, ћәм минем кул астымда гаскәриләр бар. Аларныњ берсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли. 9 Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды ћәм, борылып, үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде. 10 Ђибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайткач, авыру хезмәтченењ савыккан булуын күрделәр. 11 Озак вакыт үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәћәргә китте. Шәкертләре ћәм күп халык Ања ияреп барды. 12 Гайсә шәћәр капкасына якынлашып килгәндә, шәћәрдән мәет күтәреп чыгалар иде. Бер тол хатынныњ бердәнбер улы үлгән икән. Шәћәрдән хатын белән бергә күп кешеләр чыгып килә иде. 13 Раббы, хатынны күргәч, аны бик кызганды. – Елама, – диде Ул хатынга. 14 Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, ћәм Гайсә: – Егет, сиња әйтәм, тор! – диде. 15 үлгән егет торып утырды ћәм сµйләшә башлады. Шулай итеп Гайсә аны анасына кайтарып бирде. 16 Барысы да куркып калдылар ћәм Аллаћыны данладылар. – Безнењ арадан бµек Пәйгамбәр чыкты. Аллаћы үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр. 17 Гайсә хакындагы мондый хәбәр бµтен яћүдләр иленә ћәм аныњ тирә-ягына таралды. 18 Яхъя пәйгамбәрнењ шәкертләре бу хәлләрнењ барысы хакында остазларына сµйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кµтикме?» – дип сорарга Раббы янына ике шәкертен ђибәрде. 20 Гайсә янына килгәч, алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кµтикме», – дип сорарга ђибәрде, – диделәр. 21 Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, кµчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган ћәм күп сукырларны күзле иткән иде. 22 Гайсә Яхъядан килгәннәргә болай дип ђавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне ћәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сµйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йµри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. 23 Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле. 24 Яхъя ђибәргән кешеләр киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сµйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Ђилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме? 25 Нәрсә карарга бардыгыз соњ сез? Купшы киемнәргә киенгән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр ћәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында. 26 Ул чакта, нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бµегрәк! 27 Изге язмада: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне ђибәрәм, ул Синењ алдыњнан Сиња юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аныњ турында. 28 Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъя пәйгамбәрдән бµегрәк берәү дә юк. Ә Аллаћы Патшалыгында ињ кечесе дә аннан бµегрәк, – дип әйтте Гайсә. 29 Бу сүзләрне ишеткән бµтен халык, хәтта салым ђыючылар да, Аллаћыныњ хак икәнен икърар иттеләр, чµнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр. 30 Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр ћәм канун укытучылары Аллаћыныњ үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар. 31 Гайсә дәвам итеп: – Шулай итеп, бу буын кешеләрен нәрсәгә тињләп була, алар нәрсәгә охшаган? – диде. – 32 Алар: «Без сезгә күњелле кµйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы ђырлар ђырладык, ә сез еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый. 33 Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Ул – ђенле», – дисез. 34 Адәм Улы килде. Ашый да, эчә дә, ћәм сез: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым ђыючыларныњ ћәм гµнаћлыларныњ дусты», – дисез. 35 Ә Аллаћыныњ Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителде. 36 Фарисейләрнењ берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейнењ µенә кереп, табын янына утырды. 37 Шул шәћәрдә яшәүче гµнаћлы бер хатын, Гайсәнењ фарисей µендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде. 38 Ул Гайсәнењ артында елап басып торды, күз яшьләре Аныњ аякларын чылатты. Гайсәнењ аякларына тамган күз яшьләрен үзенењ чәчләре белән сµртеп, Аныњ аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады. 39 Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынныњ нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гµнаћлы хатын», – дип уйлады. 40 Гайсә ања: – Шимун! Мин сиња бер нәрсә әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей. 41 Гайсә әйтте: – Ике кешенењ әђәткә биреп торучы берәүгә бурычлары бар икән: берсенењ бурычы биш йµз динар, ә икенчесенењ – илле динар. 42 Ләкин, алар түли алмаганлыктан, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсыњ, аларныњ кайсысы аны күбрәк яратыр? 43 – Бурычы күбрәк булганыдыр, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә ања: – Син дµрес уйлыйсыњ, – диде. 44 Ћәм, хатынга таба борылып, Шимунга: – Бу хатынны күрәсењме? Мин синењ µењә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдењ. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сµртте. 45 Син Мине үпмәдењ, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый. 46 Син Минем башыма май сµртмәдењ, ә ул Минем аякларымны хуш исле май белән майлады. 47 Мин әйтермен ни µчен икәнлеген: аныњ гµнаћлары күп иде, ћәм алар кичерелде, шуња күрә аныњ мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата. 48 Ћәм Гайсә хатынга: – Гµнаћларыњ кичерелде, – диде. 49 Табын артында утыручылар бер-берсе белән: – Кем Ул? Ул хәтта гµнаћларны да кичерә! – дип сµйләшә башладылар. 50 Гайсә исә хатынга: – Ышануыњ сине коткарды, имин йµр, – диде.

Лүк 8

1 Шуннан соњ Гайсә шәћәрләр ћәм авыллар буйлап Аллаћы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сµйләп йµрде. Унике шәкерте Аныњ белән булды. 2 Гайсә явыз рухлардан ћәм авырулардан савыктырган хатын-кызларныњ берничәсе: эченнән Гайсә ђиде ђенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йµрткәннәр, 3 Ћируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна ћәм башка күп хатыннар да Аныњ белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә ћәм Аныњ шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде. 4 үзе янына тµрле шәћәрләрдән күп халык ђыелганда Гайсә гыйбрәтле хикәя сµйләде: 5 – Бер чәчүче үзенењ орлыкларын чәчәргә чыккан. Чәчкән вакытта орлыкларныњ кайберләре юл буена тµшкән ћәм тапталган, аларны кошлар чүпләп бетергән. 6 Кайберләре ташлы туфракка тµшкән ћәм тишелеп чыксалар да, дым булмаганлыктан кипкәннәр. 7 Кайбер орлыклар күгәнлеккә тµшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, аларны басып киткән. 8 Ә башка орлыклар яхшы ђиргә тµшкән ћәм, үсеп китеп, бер орлыктан йµз бµртек уњыш китергән. Сµйләп бетергәч, Гайсә кычкырып: – Ишетергә колаклары булганнар – ишетсен! – диде. 9 Гайсәнењ шәкертләре исә Аннан: – Бу кинаяле хикәянењ мәгънәсе нидә? – дип сорадылар. 10 Ул аларга: – Аллаћы Патшалыгыныњ серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыњлаганда тµшенмәсеннәр µчен, кинаяле хикәяләр белән сµйлим. 11 Кинаяле хикәянењ исә мәгънәсе менә шундый: орлык – Аллаћы сүзе. 12 Орлыкларныњ юл буена тµшүе: кешеләр сүзне ишетәләр, әмма иблис килә ћәм, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын µчен, аларныњ күњелләрендәге сүзне алып китә. 13 Орлыкларныњ ташлы туфракка тµшүе исә: кешеләр сүзне ишетәләр, аны шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганлыктан, ышанулары кыска вакытлы була, ћәм алар сынау вакытында чигенәләр. 14 Ә орлыкларныњ күгәнлеккә тµшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы тµрле мәшәкатьләр, байлык ћәм ләззәтләр аларны басып китә ћәм андый кешеләрнењ ђимешләре µлгерми. 15 Ә орлыкларныњ уњдырышлы ђиргә тµшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан ћәм яхшы күњел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, ђимеш бирәләр. 16 Шәмне яндырып ђибәргәч, савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен µчен, шәмдәлгә утырталар. 17 Чµнки фаш ителмичә калачак бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калачак бер сер дә юк. 18 Шулай итеп, ничек тыњлавыгызга игътибар итегез. Чµнки кемнењ бар, шуња бирелер; ә кемнењ юк, аныњ, бар дип, уйлаганы да тартып алыныр. 19 Анасы белән энеләре Гайсә янына килгәч, халык күп булганлыктан, Аныњ янына керә алмаганнар. 20 – Әниењ белән энеләрењ Сине күрергә телиләр, алар тышта торалар, – дип әйттеләр Гайсәгә. 21 Ә Ул аларга: – Минем анам ћәм туганнарым – Аллаћы сүзен тыњлаучылар ћәм аны үтәүчеләр, – дип ђавап бирде. 22 Шулай бер кµнне Гайсә шәкертләре белән кµймәгә утырды: – Күлнењ аръягына чыгыйк, – диде Ул ћәм алар кузгалдылар. 23 Кµймәдә барганда Ул йоклап китте. Күл µстендә кµчле давыл купты, кµймәгә су тула башлады: аларга куркыныч яный иде. 24 Янына килеп, шәкертләр Гайсәне уяттылар. – Ѳйрәтүче! Ѳйрәтүче! Батабыз! – дип кычкырдылар алар. Ә Гайсә исә, торып, ђилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды. Бар да туктады ћәм тынлык урнашты. 25 Ул аларга: – Иманыгыз кайда? – диде. Алар исә курыктылар ћәм гађәпләнеп бер-берсенә: – Кем соњ Ул? Ђилгә дә, суга да әмер бирә, ћәм алар Ања буйсына, – диештеләр. 26 Кµймәдәгеләр Гәлиләя µлкәсенә каршы күлнењ икенче ягында урнашкан Герәсә ђиренә килеп ђиттеләр. 27 Гайсә ярга тµшкәч, шундагы шәћәрнењ бер кешесе, ђенле кеше, Аныњ каршына чыкты. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә каберләр арасында яши иде. 28 Гайсәне күргәч, акырып, Аныњ алдына егылды ћәм каты тавыш белән: – Аллаћы Тәгаләнењ Улы Гайсә, Сиња миннән ни кирәк? үтенеп сорыйм, газаплама мине, – диде. 29 Чµнки Гайсә шакшы рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. Шакшы рух аны инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар ћәм богаулар белән бәйләп саклаганда да ул кеше богауларны µзгән, ђен аны чүлләргә куып алып китә торган булган. 30 Гайсә аннан: – Исемењ ничек? – дип сорады. Ул: – Гаскәр, – диде. Чµнки аныњ эченә күп ђеннәр кергән иде. 31 Ђеннәр Гайсәдән үзләрен тµпсез упкынга ђибәрмәвен үтенеп сорадылар. 32 Андагы тауда зур дуњгыз кµтүе утлап йµри иде. Ђеннәр, шул дуњгызлар эченә керергә рµхсәт сорап, Гайсәгә ялвардылар. Ул аларга рµхсәт итте. 33 Теге кешенењ эченнән чыгып, ђеннәр дуњгызлар эченә керделәр. Кµтү, чабып китеп, текә ярдан күлгә ташланды ћәм батып үлде. 34 Кµтүчеләр исә, булган хәлне күреп, качып киттеләр, шәћәрдә ћәм шәћәр тирәсендәге авылларда барысын сµйләп йµрделәр. 35 Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар Гайсә булган ђиргә килеп ђиткәндә, эченнән ђеннәре чыккан кешенењ Гайсә янында киенгән ћәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар. 36 Бу хәлне күргән кешеләр аларга ђенле булган ирнењ савыктырылуы хакында сµйләп бирделәр. 37 Герәсә ђире тирәсендә яшәүче бµтен кеше бик нык куркып калды, шуња күрә Гайсәнењ ул ђирләрдән китүен сорадылар. Ул, кµймәгә утырып, юлга кузгалганда, 38 ђеннәре куып чыгарылган кеше: – Синењ белән китәргә рµхсәт ит, – дип ялварды. Әмма Гайсә: – Ѳењә кайт ћәм, Аллаћы синењ µчен нәрсә эшләде, шул турыда сµйлә, – дип, аны кайтарып ђибәрде. Ул кеше Гайсәнењ аныњ µчен нәрсә эшләгәне хакында бµтен шәћәр буйлап сµйләп йµрде. 40 Гайсәнењ әйләнеп кайтуын барысы да кµтәләр иде, шуња күрә ђыелган халык Аны шатланып каршы алды. 41 Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яћир Гайсә янына килде. Ул, Гайсәнењ аякларына егылып, ялварып, Аны үзенењ µенә чакырды, 42 чµнки аныњ унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Яћирнењ µенә барганда Гайсәне бар яктан халык тµркеме кысрыклады. 43 Шунда унике ел буе кан китүдән газап чиккән бер хатын-кыз бар иде. Ул бµтен байлыгын табибларга сарыф иткән, аны беркем дә савыктыра алмаган. 44 Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменењ чабуына кагылды, ћәм аныњ кан китүе шундук туктады. 45 Гайсә: – Кем Миња кагылды? – дип сорады. Барысы да инкяр иттеләр. Петер: – Ѳйрәтүче! Сине урап алганнар. Бар яктан кысрыклыйлар! – диде. 46 Ләкин Гайсә: – Кемдер Миња кагылды, Мин үземнән кµч чыкканын сиздем, – диде. 47 Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аныњ алдына егылып, ни µчен кагылганлыгын ћәм ничек итеп шундук савыкканлыгын бµтен халык алдында сµйләп бирде. 48 Гайсә ања: – Кызым! Ышануыњ сине савыктырды! Имин йµр, – диде. 49 Гайсә шул сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгыныњ µеннән килгән бер кеше: – Кызыњ вафат булды, Остазны бүтән борчыма, – диде. 50 Әмма Гайсә, аныњ шулай дигәнен ишетеп, Яћиргә: – Курыкма, ышан гына ћәм кызыњ савыгачак, – диде. 51 Яћирнењ µенә килеп ђиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан ћәм кызныњ әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рµхсәт итмәде. 52 Барысы да елый, кыз µчен хәсрәтләнә иделәр. Әмма Гайсә: – Еламагыз, ул үлмәгән, йоклый гына, – диде. 53 Ә андагы кешеләр исә Ањардан кµлделәр, чµнки кызныњ үле икәнен беләләр иде. 54 Гайсә, кызныњ кулыннан тотып: – Балам, тор, – дип кычкырып әйтте. 55 Кызга ђан керде ћәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә аны ашатырга кушты. 56 Кызныњ әти-әнисе хәйран калдылар. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сµйләмәскә кушты.

Лүк 9

1 Гайсә унике шәкертен чакырып китерде дә, бµтен ђеннәрне куып чыгарырга, авыруларны дәваларга куәт, вәкаләт биреп, 2 аларны Аллаћы Патшалыгы хакында вәгазь сµйләргә ћәм авыру кешеләрне савыктырырга ђибәрде. 3 Ул аларга: – Юлга бернәрсә дә алмагыз. Юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алырга кирәк түгел, – диде. – 4 Нинди йортка керсәгез, ул шәћәрдән киткәнче, шул йортта калыгыз. 5 Әгәр сезне кабул итмәсәләр, ул шәћәрдән киткәндә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тµшерегез. 6 Шәкертләр юлга чыктылар ћәм, бµтен ђирдә Яхшы хәбәрне таратып, авыруларны савыктырып, авылдан-авылга йµрделәр. 7 Идарәче Ћируд боларныњ барысы турында ишетеп аптырашта кала. Чµнки кайберәүләр: «Бу – үледән терелеп торган Яхъя», 8 кайсылары: «Ильяс ђиргә килгән», башкалары исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнењ берсе терелгән», – дип әйтәләр иде. 9 Ә Ћируд: – Яхъяныњ башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соњ: миња Аныњ турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр? – диде. Ћируд Аны күрергә теләде. 10 Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сµйләп бирделәр. үзе белән аларны гына алып, Ул Бәйтсайда дигән шәћәргә китте. 11 Ләкин, Гайсәнењ кая киткәнен белеп, халык Аныњ артыннан барды. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаћы Патшалыгы турында сµйләде ћәм савыгуга мохтађларны савыктырды. 12 Кµн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт Гайсә янына килеп: – Зинћар µчен, халыкны тарат, якын-тирәдәге авылларга, утарларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Монда бит кеше йµрми торган урын, – диделәр. 13 Ә Гайсә: – Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде. – Безнењ биш икмәк белән ике балыктан башка ћичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнењ барысына ризыкны без сатып алыйкмы? – диделәр шәкертләр. 14 Ә анда биш мењ чамасы кеше бар иде. Гайсә шәкертләренә: – Аларны тµркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде. 15 Шәкертләр шулай эшләделәр, бµтен булган кешене утырттылар. 16 Шуннан соњ Гайсә биш икмәкне ћәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шµкрана кылды ћәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка µләшер µчен, шәкертләренә бирде. 17 Барысы да ашадылар ћәм туйдылар, калган сыныкларны ђыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 18 Бервакыт Гайсә үзе генә дога кылганда, шәкертләре Аныњ янында иделәр, ћәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде. 19 Алар Ања: – Кемдер Чумдыручы Яхъя ди, башкалары исә Ильяс, ә кайберләре, борынгы пәйгамбәрләрнењ берсе терелгән дип исәплиләр, – дип ђавап бирделәр. 20 Гайсә алардан сорады: – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? Петер Ања: – Син Аллаћыныњ Мәсихе, – дип ђавап бирде. 21 Ә Гайсә ђитди рәвештә моны беркемгә дә әйтмәскә кушты. 22 Ул: – Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма µченче кµнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде. 23 Гайсә барысына да әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, ћәр кµн үзенењ хачын алып Миња иярсен. 24 Чµнки кем үзенењ тормышын саклап калырга тели, аны югалтыр, ә кем тормышын Минем хакка югалта, ул аны саклап калыр. 25 үзен югалта яки үзен ћәлак итә икән, бµтен дµньяны үзенеке итүдән кешегә ни файда? 26 Кем Миннән ћәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Адәм Улы да үзенењ балкып торган шµћрәте белән, Атаныњ ћәм изге фәрештәләрнењ даны белән килгән вакытта ул кешедән гарьләнер. 27 Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Аллаћы Патшалыгын күргәнче үлемне татымаячаклар. 28 Шушы сүзләрне сµйләгәннән соњ сигез кµн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны ћәм Ягъкубны үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде. 29 Гыйбадәт кылган вакытта Аныњ йµзе үзгәрде, киеме ялтырап торган ак тµскә керде. 30 Шул вакыт ике кеше, балкып торган шµћрәттә пәйда булып, Аныњ белән сµйләшә башладылар. Алар, Муса белән Ильяс, Гайсәнењ Иерусалимда гамәлгә ашырырга тиеш булган дµньядан китүе хакында әйттеләр. 32 Петер ћәм аныњ белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Уянып китеп, Гайсәнењ балкып торган шµћрәтен ћәм Аныњ янында торган ике кешене күрделәр. 33 Ул кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Ѳйрәтүче! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Без монда µч чатыр корыйк, берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен дә белми иде. 34 Петер әйтеп тә бетермәде, бер болыт пәйда булды ћәм аларны каплап алды. Алар болыт эчендә калгач, шәкертләр курыктылар. 35 Болыттан: – Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыњлагыз! – дигән сүзләр ишетелде. 36 Тавыш әйтеп бетергәч, шәкертләр Гайсәнењ бер үзе генә калганын күрделәр. Алар бу хәлне сер итеп сакладылар, күргәннәре хакында ул кµннәрдә беркемгә бернәрсә сµйләмәделәр. 37 Икенче кµнне, алар таудан тµшкәч, Гайсәне күп халык каршы алды. 38 Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем улымны килеп кара, зинћар µчен. Ул минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – 39 Явыз рух ања ћµђүм итә ћәм бала кинәт кычкыра башлый, тәне тартыша, авызыннан күбекләр чыга. Явыз рух аны бер дә калдырмый, ул аны харап итә! 40 Шәкертләрењнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем, чыгара алмадылар. 41 – Әй, имансыз ћәм бозык буын! Миња сезнењ белән күпме вакыт булырга, сезне күпме түзеп торырга? Улыњны алып кил, – диде ања Гайсә. 42 Малай Гайсә янына килгән вакытта ђен аны ђиргә екты ћәм ул тартыша башлады. Әмма Гайсә шакшы рухны тыйды ћәм баланы савыктырды, аннары үсмерне атасы кулына тапшырды. 43 Аллаћыныњ бµеклеген күреп барысы да тањ калдылар. Халык Гайсә кылган эшләргә гађәпләнеп торган арада, Ул шәкертләренә: 44 – Бу сүзләрне хәтерегезгә салыгыз: Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә тиеш, – диде. 45 Ләкин алар ањламадылар. Бу сүзләрнењ мәгънәсе алардан яшерелгән иде, шуња күрә тµшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар. 46 Шәкертләр үзләре арасыннан кемнењ ињ бµек булуы турында бәхәсләшә башладылар. 47 Гайсә, аларныњ уйларын белеп, бер баланы алды да үзе янына бастырды: 48 – Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше Мине Ђибәрүчене кабул итә. Арагызда ињ кечкенәгез чын мәгънәсендә бµек кеше. 49 Шуннан соњ Яхъя әйтте: – Ѳйрәтүче! Бер кешенењ, Синењ исемењне кулланып, ђеннәрне куып чыгаруын күрдек, ћәм ул безнењ белән Синењ артыњнан йµрмәгәнгә күрә, без ања туктарга куштык. 50 Гайсә ања: – Туктатмагыз. Сезгә каршы булмаган кеше сезнењ яклы, – диде. 51 Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды ћәм юлга чыкты. 52 Ул үзе алдыннан хәбәрчеләр ђибәрде. Алар, Гайсәнењ килүенә бµтен нәрсәне әзерләп кую µчен, Самарея ђирендәге бер авылга керделәр. 53 Әмма, Ул Иерусалимга юл тотканга күрә, Гайсәне анда кабул итмәделәр. 54 Гайсәнењ шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя исә, моны күреп: – Раббыбыз! Күктән ут тµшсен ћәм аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисењме? – диделәр. 55 Ләкин Гайсә, аларга таба борылып, аларны тыйды. 56 Ћәм алар икенче авылга киттеләр. 57 Юлда барганда кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсањ да, мин Синењ артыњнан барырмын, – дип әйтте. 58 Гайсә ања: – Тµлкеләрнењ µннәре, кошларныњ оялары бар, ә Адәм Улыныњ башын терәр урыны да юк, – дип ђавап бирде. 59 Гайсә икенче берәүгә: – Миња ияр! – диде. Ә теге кеше: – Әфәнде! Ѳемә кайтып башта атамны күмеп килергә рµхсәт ит, – диде. 60 Ләкин Гайсә ања әйтте: – үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен. Ә син бар ћәм Аллаћы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат. 61 Тагын икенчесе: – Мин Синењ артыњнан барырмын, Әфәнде! Ләкин башта µемдәгеләр белән саубуллашып килергә рµхсәт ит, – диде. 62 Ә Гайсә: – Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаћы Патшалыгы µчен ышанычлы түгел, – диде.

Лүк 10

1 Раббы, тагын ђитмеш ике шәкертен сайлап, үзе барырга ђыенган ћәр шәћәргә ћәм авылга икешәр-икешәр итеп үзе алдыннан ђибәрде. 2 Ћәм аларга әйтте: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуња күрә ашлыкныњ Хуђасына ялварыгыз, үзенењ ашлыгын урып алу µчен, эшчеләр ђибәрсен. 3 Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне ђибәргән кебек ђибәрәм. 4 үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз ћәм юлда сәлам бирү µчен туктамагыз. 5 Нинди µйгә керсәгез дә ињ элек: «Бу йортка иминлек булсын», – диегез. 6 Анда иминлеккә лаеклы кеше яшәсә, сезнењ иминлегегез аныњ белән калыр; әгәр юк икән, үзегезгә кире кайтыр. 7 Шул µйдә калыгыз, алар нәрсә бирсә, шуны ашагыз ћәм эчегез; чµнки эшче хезмәт хакына лаеклы. Ѳйдән-µйгә күчеп йµрмәгез. 8 Кайсы да булса шәћәргә килгәч, анда сезне кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуларны ашагыз. 9 Андагы авыруларны савыктырыгыз ћәм бар кешеләргә: «Сезгә Аллаћы Патшалыгы якынлашты», – диегез. 10 Әмма нинди дә булса шәћәргә килеп, анда сезне кабул итмәсәләр, аныњ урамнарына чыгып, болай дип әйтегез: 11 «Хәтта шәћәрегезнењ аякларыбызга кунган тузанын да үзегезгә кагып калдырабыз; шулай да белегез, Аллаћы Патшалыгы якынлашты». 12 Сезгә әйтәм: кыямәт кµнендә ул шәћәргә караганда Сәдүм шәћәренә ђињелрәк булыр. 13 – Кайгы сиња, Хоразин! Кайгы сиња, Бәйтсайда! Чµнки сездә эшләнгән могђизалар Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп ћәм кµлгә утырып, тәүбә итәрләр иде. 14 Әмма кыямәт кµнендә Тур белән Сидунга сезгә караганда ђињелрәк булыр. 15 Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыњмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тµшерелерсењ. 16 Сезне тыњлаучы Мине тыњлый, сезне кире кагучы Мине кире кага; Мине кире кагучы исә Мине Ђибәрүчене кире кага. 17 Ђитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайттылар ћәм Ања: – Раббыбыз, без Синењ исемењне кулланганда, безгә хәтта ђеннәр дә буйсына, – диделәр. 18 Ул исә аларга әйтте: – Мин шайтанныњ күктән яшен кебек егылып тµшүен күрдем. 19 Мин сезгә еланнарныњ, чаяннарныњ µстенә басу ћәм барлык дошманнарныњ кµчләрен ђињеп чыгу µчен хакимлек бирдем, сезгә ћичнәрсә зыян китерә алмас. 20 Әмма рухларныњ сезгә буйсынуына түгел, бәлки исемнәрегезнењ күкләрдә язылганлыгына шатланыгыз. 21 Шул вакыт Гайсә, Изге Рух белән шатланып әйтте: – Әй, Атам, күк ћәм ђирнењ Хуђасы. Бу эшләрне зирәкләрдән ћәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүењ µчен Сиња шµкрана итәм. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптыњ! 22 Миња ћәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улыныњ кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, ћәм Атасыныњ кем икәнен Улыннан ћәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми. 23 Ћәм шәкертләренә таба борылып, аларга гына әйтте: – Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле! 24 Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр ћәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, ћәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр. 25 Менә бер канунчы урыныннан торды ћәм, Гайсәне сынап карарга теләп: – Остаз! Мәњгелек тормыш алу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. 26 Гайсә ања: – Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсыњ? – диде. 27 Канунчы болай ђавап бирде: – Раббы Аллаћыњны бµтен йµрәгењ, бµтен ђаныњ, бµтен кµчењ вә акылыњ белән ярат ћәм якыныњны үзењне яраткан кебек ярат. 28 Гайсә ања: – Син дµрес ђавап бирдењ; шулай эшлә ћәм яшәрсењ, – диде. 29 Әмма канунчы, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соњ? – дип сорады. 30 Гайсә моња болай дип ђавап кайтарды: – Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аныњ киемнәрен салдырып алганнар ћәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31 Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул шунда яткан кешене күргәч, юлныњ икенче ягына чыгып, үтеп киткән. 32 Шулай ук бер левиле дә узып барышлый, бу кешене күргән ћәм ул да, юлныњ икенче ягына чыгып, аныњ яныннан китеп барган. 33 Бер самареяле исә, үтеп барганда, бу кешегә тап булган ћәм аны күреп бик кызганган. 34 Янына килеп, яраларын шәраб белән юган ћәм зәйтүн мае сµртеп бәйләгән; аны үзенењ ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән ћәм аныњ хакында кайгырткан. 35 Ә икенче кµнне юлга чыгарга ђыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуђасына биргән ћәм: «Аныњ хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәњ, кире кайткач түләрмен», – дигән. 36 Гайсә, йомгаклап, шуны әйтте: – Шушы µч кешенењ кайсысы, синењчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенењ якыны була? 37 – Ања шәфкать күрсәткәне, – дип ђавап бирде канунчы. Шунда Гайсә ања: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде. 38 Юлын дәвам итеп, Гайсә шәкертләре белән бер авылга керде; анда Марта исемле бер хатын Аны үз µендә кабул итте. 39 Аныњ Мәрьям атлы сењлесе бар икән; ул, Гайсәнењ аяк очына утырып, Аныњ сүзләрен тыњлый иде. 40 Марта исә бик тырышып табын әзерләп йµри иде ћәм Гайсә янына килеп: – Раббым! Сењлемнењ бµтен эшне миња гына калдыруына бер дә пошынмыйсыњмы? Әйт әле ања, миња булышсын, – диде. 41 Гайсә исә ања: – Марта! Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасыњ ћәм ыгы-зыгы килеп йµрисењ, 42 ә бары бер нәрсә генә кирәк. Мәрьям исә яхшырак µлешне сайлады, ћәм ул аннан алынмас, – дип ђавап кайтарды.

Лүк 11

1 Бервакыт Гайсә бер урында дога кылды. Ул дога кылып бетергәннән соњ, шәкертләренењ берсе Ања: – Раббым! Яхъя үзенењ шәкертләрен µйрәткән кебек, безне дога кылырга µйрәтче, – диде. 2 Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз! Исемењ, изге дип, икърар ителсен; Синењ Патшалыгыњ килсен. 3 Кµндәлек икмәгебезне безгә кµн саен бир. 4 Безнењ гµнаћларыбызны кичер, чµнки без дә үзебезгә явызлык кылучы ћәркемне кичерәбез; Ћәм безне сынауга дучар итмә», – дип әйтте. 5 Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте: – Әйтик, сезнењ берегез тµн уртасында дусты янына барып, ања: «Әй дустым, бурычка µч ипи биреп торчы, 6 чµнки узып барышлый миња бер дустым килеп керде, ә минем аныњ алдына табынга куярга бернәрсәм дә юк», – дип әйтер. 7 Ә ул µй эченнән: «Борчып йµрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем белән ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дияр. 8 Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына гына торып, икмәкне бирмәсә дә, инде тегенењ үз дигәнендә нык торуы сәбәпле, ања нәрсә кирәк булса, шуларныњ барысын да бирер. 9 Шулай булгач сезгә әйтәм: сорагыз – сезгә бирерләр; эзләгез – табарсыз; шакыгыз, ћәм сезгә ачарлар. 10 Чµнки ћәр сораучы ала, эзләүче таба, ћәм шакучыга ачарлар. 11 Сезнењ арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? 12 Яки күкәй сораса, чаян бирерме? 13 Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк. 14 Гайсә бер телсез кешенењ эченнән ђенне куып чыгарды. Ђен чыкканнан соњ телсез кеше сµйләшә башлады, халык моња хәйран калды. 15 Аларныњ кайберләре исә: – Ул ђеннәрне ђеннәр башлыгы Белзебул кµче белән куып чыгара, – диделәр. 16 Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аныњ күктән берәр илаћи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 17 Әмма Ул, аларныњ уйларын белеп, халыкка әйтте: – үз эчендә бүлгәләнгән ћәр патшалык ђимерелер; ћәм үз эчендә бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр. 18 Ә шайтан патшалыгы бер-берсенә каршы µлешләргә таркалса, ул ничек тора алыр? Мин моны шуња әйтәм, чµнки сез Миња: «Ђеннәрне Белзебул кµче белән куып чыгарасыњ», – дисез. 19 Мин ђеннәрне Белзебул кµче белән куып чыгарам икән, сезнењ иярченнәрегез кемнењ кµче белән куып чыгара соњ? Шунлыктан, сезнењ хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр. 20 Ә инде Мин ђеннәрне Аллаћы кµче белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаћы Патшалыгы сезгә инде килеп ђитте. 21 Кµчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта, аныњ милке иминлектә булыр. 22 Ә инде аннан кµчлерәк берәү, ања ћµђүм итеп, аны ђињсә, аныњ таянычы булган коралын тартып алыр, ћәм ањардан талап алганнарны бүләр. 23 Кем Минем белән түгел, ул Миња каршы; кем Минем белән ђыймый, ул тарката. 24 – Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соњ, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йµри; ћәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. 25 Кире кайткач, ул аны себерелгән ћәм ђыештырылган хәлдә таба. 26 Аннары ул үзеннән дә явызрак ђиде рухны ияртеп кайта, ћәм алар шунда яши башлыйлар. Ћәм ул кешегә элеккегә караганда да начаррак була. 27 Гайсә моны сµйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә тµшеп, Ања: – Сине күтәреп йµргән карын ћәм Сине имезгән имчәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде. 28 Ә Ул әйтте: – Әмма Аллаћы сүзен тыњлаучылар ћәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! 29 Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк ђыелган вакытта, Ул сµйли башлады: – Бу буын кешеләре – явыз; алар илаћи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс. 30 Юныс Нинәви кешеләренә галәмәт булган кебек, Адәм Улы да бу буын µчен галәмәт булыр. 31 Кµньякныњ патшабикәсе кыямәт кµнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чµнки ул Сµләйман патшаныњ зирәк сүзләрен тыњлау µчен ђир читеннән килгән; ә Мондагы – Сµләйманнан бµегрәк. 32 Нинәвилеләр кыямәт кµнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аны гаепләячәкләр, чµнки алар Юныс пәйгамбәрнењ вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр; ә Мондагы – Юныстан бµегрәк. 33 Беркем дә, шәм яндырып, аны яшерен урынга яки чүлмәк астына куймый, бәлки, керүчеләр яктылыкны күрсен µчен, шәмдәлгә утырта. 34 Тәнењнењ яктырткычы – күзләрењ. Күзләрењ яхшы булса, бµтен тәнењ дә якты була; ә инде күзләрењ начар булса, тәнењ дә карањгы була. 35 Шуња күрә, синењ эчењдәге яктылык карањгылык булмасын. 36 Ә инде синењ бµтен тәнењ якты ћәм анда бер генә дә карањгы µлеш юк икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнењ дә шулай якты булыр. 37 Гайсә сµйләп бетергәннән соњ, бер фарисей Аны µенә ашка чакырды; Гайсә, µйгә кереп, µстәл артына утырды. 38 Фарисей исә, Аныњ ашар алдыннан юынмавын күреп, гађәпкә калды. 39 Әмма Раббы ања әйтте: – Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызныњ тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнењ эчегез комсызлык ћәм явызлык белән тулы. 40 Ахмаклар! Тышкы якны тудырган Аллаћы эчке якны да тудырган түгелме соњ? 41 Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә µләшегез; шул чакта сезнењ µчен ћәрнәрсә пакь булыр. 42 Кайгы сезгә, фарисейләр, сез бµтнекнењ, рутаныњ ћәм ћәртµрле яшелчәнењ уннан бер µлешен бирәсез, ә гаделлеккә ћәм Аллаћыны яратуга игътибар бирмисез; менә боларны үтәргә ћәм канунныњ калган µлешләрен дә калдырмаска кирәк иде. 43 Кайгы сезгә, фарисейләр, сез гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда утыруны ћәм ђыелыш мәйданнарында үзегезне ихтирам итеп сәламләүне яратасыз. 44 Кайгы сезгә, чµнки сез – кешеләр белмичә таптап йµри торган билгесез каберләр тµсле. 45 Моња карата канунчыларныњ берсе: – Остаз! Бу сүзләрењ белән Син безне дә мыскыл итәсењ, – диде. 46 Әмма Гайсә әйтте: – Сезгә дә, канунчылар, кайгы, сез кешеләр µстенә күтәреп йµрергә авыр булган йµкләр саласыз, ә үзегез ул йµкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз. 47 Кайгы сезгә, чµнки сез пәйгамбәрләргә кабер ћәйкәлләре куясыз. Ә бит нәкъ менә ул пәйгамбәрләрне сезнењ ата-бабаларыгыз үтергән. 48 Моныњ белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер ћәйкәлләре куясыз. 49 Шуныњ µчен Аллаћыныњ Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр ђибәрәм, аларныњ кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр». 50 Шуња күрә дµнья яратылганнан бирле барлык пәйгамбәрләрнењ түгелгән каны µчен бу буын кешеләре хµкем ителәчәк, 51 Ћабил каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәриянењ канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм, бу буын кешеләре хµкем ителәчәк. 52 Кайгы сезгә, канунчылар, чµнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз: үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачауладыгыз. 53 Гайсә фарисей µеннән чыккач, канунчылар ћәм фарисейләр, тәнкыйтьләп, Ања күп санлы сораулар белән ћµђүм итә башладылар. 54 Алар, Гайсәне тозакка эләктерергә теләп, Ул әйткән сүзләрдән гаеп эзләделәр.

Лүк 12

1 Шул ук вакытта мењнәрчә кешеләр ђыелды, ћәм алар бер-берсен кысрыкладылар. Гайсә ињ элек үзенењ шәкертләренә сµйли башлады: – Фарисейләр ачыткысыннан, ягъни, икейµзлелектән сакланыгыз. 2 Ачылмый калачак бернинди капланган нәрсә ћәм беленми калачак бернинди яшерен нәрсә юк. 3 Шуња күрә, карањгыда нәрсә сµйләсәгез, кµн яктысында ишетелер; ћәм µй эчендә колакка пышылдап нәрсә сµйләсәгез, µй түбәләреннән игълан ителер. 4 Сез дусларыма исә әйтәм: тәнне үтереп, шуннан соњ бүтән ћичнәрсә эшли алмый торганнардан курыкмагыз. 5 Әмма сезгә Кемнән куркырга кирәк икәнен әйтәм: гомерегезне алгач, сезне ђәћәннәмгә ташларга хакимлеге булган Аллаћыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аннан куркыгыз! 6 Биш чыпчык ике бакыр тәњкәгә сатыла түгелме соњ? Алай да Аллаћы тарафыннан аларныњ берсе дә онытылмаган. 7 Сезнењ хәтта башыгыздагы ћәр чәч бµртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк. 8 Мин сезгә әйтәм: Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Адәм Улы да Аллаћы фәрештәләре алдында икърар итәчәк. 9 Ә кем Миннән кешеләр алдында ваз кичсә, Аллаћы фәрештәләре алдында аннан да ваз кичәрләр. 10 Адәм Улына каршы сүз әйтүче ћәркем кичерелер; ә инде Изге Рухка карата кµфер сүз әйтүче кичерелмәс. 11 Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар ћәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек итеп якларбыз яки нәрсә сµйләрбез дип хафаланмагыз, 12 чµнки нәрсә әйтергә кирәклеге турында Изге Рух сезгә шул сәгатьтә кињәш бирер. 13 Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде. 14 Ул исә теге кешегә әйтте: – Дустым, сезне хµкем итәргә яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? 15 Шуннан соњ Ул, ћәммәсенә мµрәђәгать итеп, болай диде: – Карагыз, ћәртµрле комсызлыктан сакланыгыз, чµнки кеше ничек кенә бай булса да, аныњ тормышы мал-мµлкәтенә бәйле түгел. 16 Ћәм Ул аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: – Бер байныњ кырда ашлыгы бик уњган. 17 Бай эченнән генә болай дип фикер йµрткән: «Инде миња нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк». 18 Ћәм ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм ћәм бµтен ашлыгымны, бµтен малымны шунда ђыярмын. 19 Шуннан соњ үземә: „Ђаным, синењ күп елларга ђитәрлек малыњ бар; ял ит, аша, эч, тормышныњ рәхәтен күр", – диярмен». 20 Әмма Аллаћы ања әйткән: «Әй, син, акылсыз! Шушы тµндә тормышыњны синнән кире алачаклар. үзењ µчен ђыйганнарыњ кемгә калыр соњ?» 21 үзе µчен хәзинә туплаган, әмма Аллаћы каршында бай булмаган ћәркем белән менә шулай була. 22 Гайсә үзенењ шәкертләренә әйтте: – Шуныњ µчен сезгә әйтәм: тормышыгыз µчен ни белән тукланырга дип, тәнегез µчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. 23 Ђан – ризыктан, тән – киемнән мµћимрәк бит. 24 Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларныњ келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаћы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит. 25 Сезнењ кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 26 Шулай булгач, кечкенә нәрсәләрне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башка нәрсәләр µчен кайгырырга? 27 Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм, Сµләйман патша үзенењ мәћабәтлелегендә дә аларныњ берсе кебек тә киенмәгән. 28 Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаћы шулай киендерә икән, әй сез, аз иманлылар, сезне бигрәк тә киендерер. 29 Шулай итеп, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип кайгырмагыз ћәм хафаланмагыз. 30 Бу дµнья мәђүсиләренењ тµп кайгылары шул; ә сезнењ Атагыз сезгә бу нәрсәләрнењ кирәк икәнен белә. 31 Сез, киресенчә, Аллаћы Патшалыгын эзләгез, ћәм болар сезгә бирелер. 32 Әй, кечкенә кµтү, курыкма! Чµнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты. 33 Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака µләшегез. үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә ћич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кµя дә тµшмәс. 34 Чµнки хәзинәгез кайда булса, күњелегез дә шунда булыр. 35 Туйдан кайтасы хуђасын кµтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, ћәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. 37 Хуђа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуђа билен бәйләр ћәм аларны µстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йµрер. 38 Әгәр ул тµн уртасында яки тагын да соњрак кайткан чагында да хезмәтчеләрен шулай уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле! 39 Әмма шуны ањлагыз: йорт хуђасы каракныњ кайчан киләсен белсә, ања үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. 40 Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. 41 Шунда Петер Гайсәгә әйтте: – Раббым! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнењ µчен генә сµйлисењме, әллә ћәммә кешеләргәме? 42 Раббы исә әйтте: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында µләшү µчен, хуђа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы ћәм акыллы хезмәтче нинди була соњ? 43 Хуђасы, әйләнеп кайткач, аныњ шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. 44 Сезгә хак сүз әйтәм: хуђасы аны бµтен милке µстеннән башлык итеп куяр. 45 Ә инде шул хезмәтче: «Хуђам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне дә, хатыннарны да кыйный, үзе ашап-эчеп исерә башласа, 46 хуђасы ул кµтмәгән кµнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны ђәзага тартыр ћәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. 47 Хуђасыныњ ихтыярын белеп тә, әзер булмаган ћәм аныњ ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр. 48 Ә инде хуђасыныњ ихтыярын белмәүче, ђәзалауга лаеклы эш эшләсә дә, азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; ћәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан тагын да күбрәк соралыр. 49 Мин ђиргә ут алып килдем ћәм ул утныњ инде янып китүен телим! 50 Мин чумдырылу аркылы үтәргә тиешмен; ћәм моны башкарганга кадәр Мин ничаклы интегәм! 51 Сез Мине ђиргә тынычлык китерергә килде дип уйлыйсызмы әллә? Юк, Мин аерырга дип килдем. 52 Чµнки моннан соњ биш кешедән торган гаилә кешеләре бер-берсенә каршы булыр, µчесе икесенә каршы, ә икесе µчесенә каршы булыр. 53 Ата улына, улы атасына каршы; ана кызына, кызы анасына каршы; каенана килененә, килене каенанасына каршы булыр. 54 Гайсә халыкка да әйтте: – Сез кµнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә үк: «Яњгыр явар», – дисез; ћәм шулай була да бит. 55 Кµньяктан ђил искән вакытта: «Бик эссе булыр», – дисез; ћәм шулай була да бит. 56 Монафикълар! Ђир ћәм күк йµзен күзәтеп, ћава торышын билгели аласыз, әмма ничек соњ бу заманны ањлата алмыйсыз? 57 Сез ни µчен нәрсәнењ дµрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? 58 Дәгъвачыњ сине хаким янына алып барганда, аныњ белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хаким алдына ирексезләп алып барыр, ә хаким сине ђәзалаучыга тапшырыр, ђәзалаучы исә тµрмәгә ябар. 59 Сиња шуны әйтәм: бурычыњныњ актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассыњ.

Лүк 13

1 Шул вакыт корбан китергән вакытта Пилатныњ әмере буенча үтерелгән гәлиләяле кешеләр турында Гайсәгә килеп сµйләделәр. 2 Гайсә моња карата болай диде: – Бу гәлиләялеләр шулай газап чиккәннәр икән, алар калган бар гәлиләялеләргә караганда гµнаћлырак булганнар дип уйлыйсызмы әллә? 3 Сезгә әйтәм: юк! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек ћәлак булырсыз. 4 Яки сез Шилуахтагы манара авып басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнењ барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы әллә? 5 Сезгә әйтәм: юк! Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек ћәлак булырсыз. 6 Ул мондый гыйбрәтле хикәя сµйләде: – Берәүнењ йµзем бакчасында инђир агачы үскән. Бервакыт ул бакчага килгән ћәм агачтан ђимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. 7 Ћәм бакчачыга әйткән: «Менә µч ел инде мин шушы инђир агачыныњ ђимешен ђыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни µчен ул урын алып тора?» 8 Бакчачы исә ања болай дип ђавап биргән: «Хуђам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аныњ әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын, 9 бәлки киләсе елда ђимеш бирер? Ә юк икән, ул чакта кисеп ташларга кушарсыњ». 10 Гайсә шимбә кµнне бер гыйбадәтханәдә µйрәтте. 11 Анда бер хатын-кыз бар иде. Аныњ эчендә унсигез ел буена явыз рух торган. Бу рух аны гарипләндергән, хатын бµкрәеп беткән ћәм бµтенләй турая алмаган. 12 Гайсә, аны күреп, үзе янына чакырып алды ћәм ања: – Апа, син чирењнән азат ителдењ, – диде. 13 Гайсә аныњ µстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты ћәм Аллаћыны данлый башлады. 14 Бу хәлдән соњ, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнењ шимбә кµнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте: – Эшләү µчен атнада алты кµн бар; чирләрегездән савыгу µчен шимбә кµнне түгел, бәлки шул кµннәрнењ берсендә килегез. 15 Раббы ања ђавап итеп әйтте: – Монафикълар, сезнењ ћәркайсыгыз шимбә кµнне, үгезен яки ишәген утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? 16 Унсигез ел буена шайтан бәйләп тоткан, Ибраћим нәселеннән булган бу хатынны бу чирдән шимбә кµнне азат итәргә ярамыймыни? 17 Ул бу сүзләрне әйткәч, Ања каршы килүчеләр барысы да оялдылар; бµтен халык исә Ул кылган данлы эшләрнењ ћәммәсенә шатланды. 18 Шуннан соњ Гайсә сорады: – Аллаћы Патшалыгы нәрсәгә охшаш ћәм аны нәрсә белән чагыштырыйм? 19 Ул бер кешенењ үз бакчасына утырткан горчица орлыгына охшаган: ул үскән, агач булган, ћәм кошлар аныњ ботакларына оя корганнар. 20 Ул тагын сорады: – Аллаћы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән? 21 Ул чүпрә кебек; менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган ћәм берникадәр вакыттан соњ бµтен камыр кабарган. 22 Гайсә, шәћәрләр, авыллар аша үтеп, µйрәтә-µйрәтә, Иерусалимга таба юл тотты. 23 Кемдер Аннан сорады: – Әфәндем! Котылучыларныњ саны аз булырмы? Ул исә андагы кешеләргә әйтте: 24 – Бар кµчегезне куеп, тар ишек аша керергә тырышыгыз; чµнки сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар. 25 Йорт Хуђасы, урыныннан торып, ишекне бикләгәннән соњ, сез тышкы якта калып, ишек кага башларсыз ћәм: «Әфәндем! Безгә ишекне ач әле», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Мин сезне белмим, кайдан килгәнегезне дә белмим», – дип ђавап бирер. 26 Шунда сез: «Без Синењ белән ашадык, эчтек, ћәм Син урамнарыбызда безне µйрәттењ», – дип әйтә башларсыз. 27 Әмма Ул әйтер: «Сезнењ кайдан икәнегезне белмим, барлык явызлык кылучылар, Минем янымнан китегез!» 28 Сез Ибраћимныњ, Исхакныњ, Ягъкубныњ ћәм барлык пәйгамбәрләрнењ Аллаћы Патшалыгында икәннәрен, ә үзегезнењ аннан куып чыгарылган булуыгызны күреп, еларсыз ћәм тешләрегезне шыкырдатырсыз. 29 Кµнчыгыштан ћәм кµнбатыштан, тµньяктан ћәм кµньяктан килерләр ћәм Аллаћы Патшалыгындагы мәђлестә утырырлар. 30 Хәзер ахыргы булган кайберәүләр – беренче, беренче булган кайберәүләр ахыргы булырлар. 31 Шул вакытта берничә фарисейләр килеп, Гайсәгә әйттеләр: – Моннан кит, чµнки Ћируд Сине үтерергә тели. 32 Ул аларга болай дип ђавап бирде: – Барыгыз, ул тµлкегә әйтегез: «Бүген ћәм иртәгә ђеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам ћәм берсекµнгә эшемне тәмамлармын». 33 Алай гына да түгел, Мин бүген дә, иртәгә дә ћәм берсекµнгә дә үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чµнки пәйгамбәрнењ Иерусалимнан читтә үтерелүе мµмкин түгел. 34 Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, үзењә ђибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенењ балаларын канаты астына ђыйган кебек, Мин дә синењ кешеләрењне ничә тапкыр шулай бергә ђыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! 35 Инде тыњлагыз: сезнењ Изге йортыгыз ташлап калдырылыр. Мин сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мµбарәк!» – дип сез әйтер вакыт ђитми торып, Мине күрмәссез.

Лүк 14

1 Бер шимбә кµнне Гайсә фарисей башлыкларыннан берсенењ µенә ашка барды ћәм барысы да Аны күзәттеләр. 2 Менә шунда Аныњ алдына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты. 3 Шунда Гайсә канунчы ћәм фарисейләргә мµрәђәгать итеп: – Канун шимбә кµнне савыктырырга рµхсәт итәме? – дип сорады. 4 Алар эндәшмәделәр. Ә Ул, авыру кешенењ µстенә кулын куеп, аны савыктырды ћәм µенә кайтарып ђибәрде. 5 Гайсә аларга әйтте: – Берегезнењ улы коега тµшсә, яки үгезе, шимбә кµн булса да, ул аны шундук коедан чыгармасмы? 6 Алар Аныњ бу соравына ђавап бирә алмадылар. 7 Чакырылган кунакларныњ үзләренә түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: 8 – Берәү сине никах мәђлесенә чакырса, түр башына утырма, чµнки сиња караганда хµрмәтлерәк берәүнењ чакырылган булуы мµмкин. 9 Сине ћәм аны чакырган хуђа яныња килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер; ћәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга тиеш булырсыњ. 10 Киресенчә, мәђлескә чакырсалар, килгәч ишек катына утыр, шунда хуђа яныња килеп: «Әй, дустым, түргәрәк утыр», – дияр; шул чакта синењ белән бергә мәђлестә утыручылар алдында сиња ихтирам булыр. 11 Чµнки үзен башкаларга караганда µстен куючы ћәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер. 12 Гайсә үзен ашка чакырган кешегә дә әйтте: – Әгәр син тµшке яки кичке аш үткәрәсењ икән, дусларыњны да, туганнарыњны да, кан кардәшләрењне дә ћәм бай күршеләрењне дә чакырма, чµнки чакыруыња каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакыра ала ћәм шуныњ белән исап-хисап беткән булып чыга. 13 Ә инде мәђлес үткәрәсењ икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, 14 ћәм син бәхетле булырсыњ, чµнки алар сиња кайтарып түли алмыйлар. Ә сиња тәкъваларныњ үледән тереләчәк кµнендә түләнер. 15 Гайсә белән бергә утыручыларныњ берсе, моны ишетеп, Ања әйтте: – Аллаћы Патшалыгындагы мәђлестә ашаячаклар бәхетле! 16 Ул исә ања болай диде: – Бер кеше, зур аш мәђлесе үткәрергә ђыенып, күп кунаклар чакырган. 17 Мәђлес башланыр вакыт ђиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бµтенесе әзер», – дип әйтергә үзенењ хезмәтчесен ђибәргән. 18 Барысы да, сүз берләшкән кебек, гафу үтенә башлаганнар. Беренчесе ања: «Мин ђир сатып алдым, миња шуны барып карарга кирәк; зинћар µчен, мине гафу ит», – дигән. 19 Икенчесе исә: «Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер шуларны сынап карарга барам; зинћар µчен, мине гафу ит», – дигән. 20 Ѳченчесе: «Мин хәзер генә µйләндем, шуња күрә килә алмыйм», – дигән. 21 Хезмәтче кайтып, бу хакта хуђасына хәбәр иткән. Моња хуђаныњ ачуы килгән ћәм хезмәтчесенә: «Бар, бик тиз генә шәћәр мәйданнарыннан ћәм тыкрыкларыннан фәкыйрьләрне, гарипләрне, сукырларны ћәм аксакларны алып кил», – дигән. 22 Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче ања: «Хуђам, синењ әмерењ үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән. 23 Хуђа хезмәтчесенә әйткән: «Бар, юлларга, сукмакларга чык, кешеләрне монда килергә күндер, µем тулы булсын. 24 Сезгә әйтәм: элек чакырылганнарныњ берсе дә минем ашымны татымас». 25 Гайсәгә ияреп зур халык тµркеме барды, ћәм Ул аларга мµрәђәгать итте: 26 – Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир ћәм кыз туганнарын ћәм шулар µстенә үз тормышын да Мине яратканнан артыграк яратса, ул Минем шәкертем була алмый; 27 ћәм үзенењ хачын күтәреп бармаган ћәм Миња ияреп йµрмәгән кеше Минем шәкертем була алмый. 28 Әйтик, сезнењ арагызда кем дә булса манара тµзергә тели ди. Тµзелешне башкарып чыгарга ђитәрлек акчасы бармы икәнен белү µчен, ињ башта утырып, аныњ күпмегә тµшәсен хисапламасмы әллә? 29 Юкса, нигезен салып та, аны тµзеп бетерә алмаса, моны күргәннәрнењ барысы да: «Бу кеше тµзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аннан кµлә башларлар. 31 Я әйтик, бер патша сугышка керергә ђыена ди. Егерме мењ сугышчыдан торган гаскәр белән килүче башка патшага үзенењ ун мењ гаскәре белән каршы торырга кµче ђитү-ђитмәвен башта утырып кињәшмәсме әллә? 32 Ә кµче ђитмәсә, ул солых шартларын сорау µчен, әле еракта булган теге патшага илчеләр ђибәрер. 33 Шулай ук сезнењ ћәркайсыгыз үзенењ бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый. 34 Тоз – яхшы нәрсә; әмма тоз үзенењ тәмен югалтса, аны яњадан ничек тозлы итәрсењ? 35 Ул ђир µчен дә, тирес µеме µчен дә яраксыз була; аны чыгарып ташлыйлар. Ишетергә колаклары булган – ишетсен!

Лүк 15

1 Бик күп салым ђыючылар, гµнаћлылар Гайсәне тыњлау µчен Аныњ янына ђыелдылар. 2 Фарисейләр ћәм канунчылар исә: – Бу Кеше гµнаћлыларны кабул итә ћәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар. 3 Гайсә исә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: 4 – Әйтик, берегезнењ йµз сарыгы булып, шуларныњ берсен югалтты ди. Ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? 5 Ә инде тапкач, шатланып, аны ђилкәсенә салып алып кайтыр; 6 ћәм µенә кайткач, дусларын ћәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чµнки мин югалган сарыгымны таптым», – дияр. 7 Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтађ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше µчен шатлануга караганда, гµнаћлы бер кешенењ тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар. 8 – Яки ун кµмеш тәњкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп, аны тапканчы ђентекләп эзләмәсме әллә? 9 Ә тапкач, үзенењ дусларын ћәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чµнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. 10 Сезгә шуны әйтәм: Аллаћы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гµнаћлы µчен шулай ук шатланырлар. 11 Ул сµйләвен дәвам итте: – Бер кешенењ ике улы булган. 12 Аларныњ кечесе атасына: «Әти, милекнењ миња тиешле µлешен бүлеп бир әле», – дигән. Атасы милкен улларына бүлеп биргән. 13 Берничә кµн үткәч, кече улы үз µлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән ћәм анда азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. 14 Бµтен байлыгын туздырып бетергәч, бу илдә бик каты ачлык башланган ћәм ул мохтађлыкта калган. 15 Шунда ул әлеге илнењ бер кешесенә ялланган, ә ул аны үзенењ басуына дуњгызлар кµтәргә ђибәргән. 16 Ул шулкадәр ач булган, хәтта дуњгызлар ашый торган азыкны ашаса да шат буласы икән, ләкин ања беркем дә бернәрсә бирмәгән. 17 Аннары ул, акылына килеп: «Минем атамныњ ялчылары күп ћәм аларныњ барысыныњ да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин ачтан үләм! 18 Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаћы каршында ћәм синењ алдыњда гµнаћ кылдым, 19 инде мин синењ улыњ дип аталырга лаек түгел; миња ялчыларыњныњ берсе булырга рµхсәт ит", – дип әйтим». 20 Ћәм ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта вакытта ук, атасы аны күреп алган ћәм бик кызганган, каршына йµгереп барып, аны кочаклап үпкән. 21 Улы исә ања әйткән: «Әти, мин Күктәге Аллаћы каршында ћәм синењ алдыњда гµнаћ кылдым, инде синењ улыњ дип аталырга лаек түгелмен». 22 Ә атасы үзенењ хезмәтчеләренә әйткән: «Ињ яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йµзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез. 23 Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк ћәм күњел ачыйк! 24 Чµнки минем бу улым үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды». Ћәм алар бәйрәм итә башлаганнар. 25 Аныњ µлкән улы исә бу вакытта кырда булган. Ул µенә кайтып ђитәрәк, ђыр ћәм бию тавышлары ишеткән. 26 Хезмәтчеләрнењ берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган. 27 Хезмәтче ања: «Синењ энењ кайтты, аныњ сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атањ симертелгән бозауны чалдырды», – дигән. 28 Ә олы угылныњ моња ачуы килгән ћәм ул µйгә керергә теләмәгән. Атасы исә чыгып ањардан µйгә керүен үтенгән. 29 Әмма ул атасына ђавап итеп әйткән: «Менә, мин сиња инде күпме еллар хезмәт итәм ћәм кушканнарыњны ћич тә үтәмичә калганым юк, шуња да карамастан дусларым белән бергә күњел ачу µчен синењ миња беркайчан кәђә бәтие дә биргәнењ булмады. 30 Ә инде милкењне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыњ кайткач, аныњ µчен симертелгән бозауны чалдыргансыњ!» 31 Атасы исә ања әйткән: «Улым, син ћәрвакыт минем белән, бµтен нәрсәм синеке; 32 әмма синењ энењ үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды, менә шуња күрә шатланып күњел ачарга кирәк».

Лүк 16

1 Гайсә үзенењ шәкертләренә әйтте: – Бер байныњ хуђалыгы белән идарә итүчесе булган. Аныњ хакында байга: «Милкењне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр. 2 Бай аны чакырып: «Мин синењ хакта нәрсә ишетәм? үзењнењ идарәњ хакында хисап бир, чµнки моннан ары син минем хуђалыгым белән идарә итә алмыйсыњ», – дигән. 3 Шунда идарә итүче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуђам мине идарә эшеннән азат итә. Ђир казырга кµчем юк, хәер сорашырга оялам. 4 Хуђалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр µчен, хәзер нәрсә эшләргә кирәген беләм», – дип уйлаган. 5 Шуннан ул, хуђасына бурычлары булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуђама синењ күпме бурычыњ бар?» – дип сораган. 6 Теге ања: «Йµз үлчәү май тиешмен», – дигән. Идарә итүче ања: «Бурыч кәгазењне ал да, тиз генә утырып, илле үлчәү, дип яз», – дигән. 7 Аннары икенчесеннән: «Ә синењ күпме бурычыњ бар?» – дип сораган. Ул ања: «Мењ үлчәү бодай», – дигән. Идарә итүче: «Бурыч кәгазењне ал да, сигез йµз үлчәү, дип яз», – дигән. 8 Ә хуђа намуссыз идарәчене тапкырлыгы µчен мактаган. Чµнки бу дµнья кешеләре үзе кебекләр белән эш кылганда, яктылык кешеләренә караганда тапкыррак. 9 Сезгә әйтәм: ђирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәњгелек яшәү урынына кабул ителерсез. 10 Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр. 11 Шулай итеп, сез ђирдәге байлык белән ышанычлы эш йµртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? 12 Әгәр дә сез башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезнекен сезгә кем бирер? 13 Берәү дә ике хуђага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаћыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. 14 Фарисейләр боларныњ барысын да ишеттеләр ћәм үзләре акча яратканлыктан, Гайсәдән мыскыл итеп кµлештеләр. 15 Ул аларга әйтте: – Сез кешеләр алдында үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, әмма Аллаћы сезнењ күњелегезне белә; кешеләр югары бәя биргән нәрсә – Аллаћы каршында ђирәнгеч. 16 Муса кануныныњ ћәм пәйгамбәрләрнењ заманы Яхъя пәйгамбәр килгәнгә кадәр булды; шуннан бирле Аллаћы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр таратыла, ћәм ћәркем анда бик зур тырышлык куеп керә. 17 Әмма күк ћәм ђир бетсә дә, канунныњ бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. 18 үз хатынын аерып, башка хатынга µйләнүче ћәркем зина кыла; ћәм иреннән аерылган хатынга µйләнүче дә зина кыла. 19 – Кайчандыр бер бай булган. Ул бик кыйммәтле киемнәр генә кигән ћәм ћәр кµнне зиннәтле мәђлесләр үткәргән. 20 Ә аныњ капка тµбендә бµтен тәне ђәрәхәтләр белән капланган Лазар исемле бер фәкыйрь ята икән. 21 Ул бай табыныннан тµшкән сынык-саныклар белән тукланырга теләгән. Хәтта янына этләр килеп, аныњ ђәрәхәтләрен ялыйлар икән. 22 Кµннәрдән беркµнне фәкыйрь вафат булган ћәм фәрештәләр аны Ибраћим янына илткәннәр; бай да үлгән, аны күмгәннәр. 23 Бай тәмугта газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган ћәм еракта Ибраћимны, аныњ янында Лазарны күргән. 24 Шунда кычкырып: «Ибраћим атам, миња шәфкать күрсәтче, Лазарны яныма ђибәрче, ул бармак башын суга чылатып, минем телемне суытсын иде, чµнки мин бу ялкында бик каты газап чигәм», – дигән. 25 Әмма Ибраћим ања әйткән: «Углым! Исењә тµшер, син тормышыњда бар рәхәтне татыдыњ инде, ә Лазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсењ. 26 Моннан тыш, безнењ белән сезнењ арада зур упкын бар, шунлыктан моннан сезнењ якка чыгарга теләүче чыга алмас, сезнењ яктан да бу якка беркем дә чыга алмас». 27 Бай исә әйткән: «Атам, алайса, зинћар µчен, Лазарны атам йортына ђибәрче, 28 чµнки минем биш туганым бар: ул аларны кисәтсен, алар да бу газаплану урынына эләкмәсеннәр иде». 29 Ибраћим ања әйткән: «Аларда Муса ћәм пәйгамбәрләр бар; шуларны тыњласыннар». 30 Бай исә әйткән: «Юк, Ибраћим атам. Ә менә үлгәннәрдән берәү терелеп, алар янына барса, тәүбә итәрләр иде». 31 Ә Ибраћим ања әйткән: «Алар Мусаны ћәм пәйгамбәрләрне тыњламыйлар икән, хәтта, берәү үледән терелсә дә ышанмаслар».

Лүк 17

1 Гайсә үзенењ шәкертләренә шуны әйтте: – Кешеләрне гµнаћка этәрүче вәсвәсәләр килүе котылгысыз; әмма алар кем аркылы килсә, шуња кайгы: 2 шушы кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, дињгезгә ташласалар, аныњ µчен яхшырак булыр иде. 3 Нәрсә кылуыгызга игътибарлы булыгыз. Туганыњ сиња карата гµнаћ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде тәүбә кылса, аны кичер; 4 сиња карата кµнгә ђиде тапкыр гµнаћ кылып, гµнаћ кылган саен яныња килеп: «Мин гаепле», – дисә, аны кичер. 5 Рәсүлләр Раббыга: – Безнењ иманыбызны арттырчы, – диделәр. 6 Ул әйтте: – Сезнењ горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса ћәм менә бу тут агачына: «Тамырыњ белән кубып, үзењне дињгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыњлар иде. 7 Сезнењ кайсыгыз ђир сукалап яки кµтү кµтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә: «Әйдә тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән? 8 Киресенчә: «Миња кичке аш әзерлә дә, билењне буып, мин ашап-эчкән вакытта миња хезмәт күрсәт; шуннан соњ үзењ дә ашап-эчәрсењ», – дип әйтмәссезме? 9 Кушканнарны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит. 10 Шулай итеп, сез дә кушылганныњ барысын да башкарганнан соњ: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык», – диегез. 11 Иерусалимга барышлый, Ул Самарея белән Гәлиләя µлкәләрен чикли торган ђир буйлап үтте. 12 Ћәм бер авылга килеп кергәндә, Аны махау авырулы ун кеше очратты. Алар еракта туктап калып, 13 кµчле тавыш белән: – Гайсә, Ѳйрәтүче, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар. 14 Ул аларны күргәч: – Барыгыз, үзегезне руханиларга күрсәтегез, – диде. Алар барган чакта ук савыктылар. 15 Аларныњ берсе исә, үзенењ савыкканын күреп, кире кайтты ћәм кычкырып Аллаћыны данлады, 16 ћәм Гайсәнењ аяклары алдына егылып, Ања рәхмәт әйтте. Бу кеше самареяле иде. 17 Шунда Гайсә әйтте: – Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соњ? 18 Ят µлкәдән булган бу кешедән башкалары, Аллаћыга рәхмәт белдерү µчен, кире кайтмадылармыни? 19 Гайсә ања: – Тор, юлыњда бул; ышануыњ сине савыктырды, – диде. 20 Фарисейләр Гайсәдән: – Аллаћы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорадылар. Ул аларга болай дип ђавап кайтарды: – Аллаћы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс. 21 «Менә ул монда», яки: «Әнә тегендә», – дип беркем дә әйтмәс. Чµнки Аллаћы Патшалыгы сезнењ арада. 22 Гайсә шәкертләренә мµрәђәгать итте: – Адәм Улы кµннәренењ берсен генә булса да күрәсегез килгән вакыт килер, әмма күрмәссез. 23 Кешеләр сезгә: «Кара, Ул анда», яки: «Кара, Ул монда», – диярләр; беркая да бармагыз, алар артыннан чапмагыз. 24 Чµнки яшен яшьнәп, күкнењ бер читеннән икенче читенә чаклы ялтырап киткән кебек, Адәм Улы үз кµнендә шулай булачак. 25 Әмма башта Ул күп газаплар чигәргә ћәм бу буын тарафыннан кире кагылырга тиеш. 26 Нух кµннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы кµннәрендә дә шулай булачак: 27 Нух кµймәгә кергән кµнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, µйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул кµймәгә кергәннән соњ, туфан килеп барысын да ћәлак иткән. 28 Лут кµннәрендә ничек булган булса, шулай булачак: ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, тµзегәннәр. 29 Әмма Лут Сәдүм шәћәреннән чыккан кµнне, күктән ут белән күкерт яњгыры яуган ћәм аларныњ барысын ћәлак иткән. 30 Адәм Улы күренгән кµнне дә шулай булачак. 31 Ул кµнне кем µй түбәсендә булып, ә әйберләре µй эчендә калган булса, аларны алыр µчен түбәнгә тµшмәсен; шулай ук кем кырда булса, µенә кайтмасын. 32 Лутныњ хатынын исегездә тотыгыз. 33 Тормышын саклап калырга тырышучы аны югалтыр; ә инде тормышын югалткан кеше аны саклап калыр. 34 Сезгә әйтәм: ул тµнне ике кеше бер ятакта булыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 35 Ике хатын бергә ашлык тартыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 36 37 Аныњ бу сүзләренә шәкертләре: – Раббыбыз, бу кайда булыр? – дип сорадылар. Ул исә аларга: – үләксә кайда булса, үләксә кошлары шунда ђыелыр, – дип ђавап бирде.

Лүк 18

1 Гайсә үз шәкертләренә, ћәрвакыт күњелне тµшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү µчен, гыйбрәтле хикәя сµйләде: 2 – Бер шәћәрдә Аллаћыдан курыкмаучы ћәм кешеләрне ихтирам итмәүче бер хаким булган. 3 Шул ук шәћәрдә бер тол хатын яшәгән ћәм ул, хаким янына йµреп: «Мине дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган. 4 Әмма хаким озак вакыт тол хатынныњ дәгъвәсен хәл итәргә теләмәгән. Ә аннары болай дип уйлаган: «Мин Аллаћыдан курыкмасам да, кешеләрне ихтирам итмәсәм дә, 5 бу тол хатын миња тынгылык бирмәгәнгә күрә, аныњ дәгъвасын хәл итим, мине башка ялыктырып йµрмәсен». 6 Ћәм Раббы әйтте: – Гадел булмаган хакимнењ нәрсә әйткәнен ишетәсезме? 7 Кµне-тµне үзен ярдәмгә чакыручы үзе сайлаганнарны Аллаћы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы? 8 Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, ђирдә иман табар микән? 9 Гайсә үзләрен тәкъва дип хисаплаучы ћәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә бу гыйбрәтле хикәяне сµйләде: 10 – Ике кеше дога кылу µчен Аллаћы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым ђыючы булган. 11 Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаћы! Мин моныњ µчен Сиња рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым ђыючы кебек тә түгел. 12 Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымныњ унынчы µлешен Сиња бирәм». 13 Салым ђыючы исә читтәрәк басып торган ћәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаћы! Мин гµнаћлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән. 14 Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаћы алдында акланган хәлдә үз µенә кайтып киткән; чµнки, үзен-үзе күтәрүче ћәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер. 15 Кайбер кешеләр, фатихалау µчен Гайсә кулларын куйсын дип, Аныњ янына яшь балаларны да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, аларны шелтәләделәр. 16 Ә Гайсә балаларны үзе янына чакырып әйтте: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чµнки Аллаћы Патшалыгы менә шундыйларныкы. 17 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк. 18 Башлыкларныњ берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәњгелек тормышны мирас итеп алу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. 19 Гайсә ања әйтте: – Нигә син Мине игелекле дип атыйсыњ? Бер Аллаћыдан башка ћичкем дә игелекле түгел. 20 Аныњ әмерләрен беләсењ: зина кылма, кеше үтермә, урлама, ялган шаћитлек бирмә, атањны ћәм анањны хµрмәт ит. 21 Ә башлык әйтте: – Мин боларныњ барысын да яшьтән үк үтәп килдем. 22 Моны ишеткәч, Гайсә ања әйтте: – Сиња әле бер нәрсә ђитми: нәрсәњ бар, барысын да сат ћәм фәкыйрьләргә µләш, шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр. 23 Ул исә, моны ишеткәч, кайгы-хәсрәткә тµште, чµнки бик бай иде. 24 Гайсә, моны күреп, әйтте: – Байлыгы булганнарга Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен! 25 Бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дµягә энә күзе аша үтү ђињелрәк. 26 Моны ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ? – дип сорадылар. 27 Ул әйтте: – Кешеләргә мµмкин булмаган Аллаћыга мµмкин. 28 Петер исә әйтте: – Менә без, булган нәрсәләребезнењ бµтенесен калдырып, Сиња иярдек. 29 Ул аларга болай диде: – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган ћәркем, 30 хәзерге вакытта күп тапкырга артыграк, киләчәк дµньяда исә мәњгелек тормыш алачак. 31 Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимга менеп барабыз, ћәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарныњ барысы да тормышка ашачак. 32 Аны мәђүсиләр кулына тапшырачаклар, алар Аны мыскыллаячаклар, хурлаячаклар ћәм Ања тµкерәчәкләр; 33 Аны камчылаячаклар ћәм үтерәчәкләр. Ә µченче кµндә Ул үледән терелеп торачак. 34 Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә ањламадылар; алар µчен бу сүзләрнењ мәгънәсе яшерен иде, ћәм алар әйтелгәннәргә тµшенмәделәр. 35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде. 36 Ул, яныннан күп кешеләр үтеп баруын ишетеп: – Бу ни бу? – дип сорады. 37 Алар ања: – Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр. 38 Шунда ул: – Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып ђибәрде. 39 Алдан баручылар ања дәшмәскә куштылар; әмма ул тагын да катырак итеп: – Давыт Улы! Кызган мине! – дип кычкырды. 40 Гайсә, туктап, аны үз янына китерергә кушты. Сукыр Аныњ янына килгәч, Ул аннан: 41 – Син Миннән нәрсә телисењ? – дип сорады. Ул Ања: – Әфәнде! Күзләрем күрсен иде, – диде. 42 Гайсә ања: – Күзләрењ күрсен! Сине ышануыњ савыктырды, – диде. 43 Ул шундук күрә башлады ћәм, Аллаћыны данлап, Гайсәгә ияреп китте. Андагы кешеләр, моны күреп, Аллаћыны данладылар.

Лүк 19

1 Гайсә, Әрихәгә кереп, аныњ аша үтеп бара иде. 2 Анда салым ђыючыларныњ башлыгы булган Зәкәй атлы бер бай кеше яши иде. 3 Ул Гайсәнењ нинди кеше булуын күрергә тырышып йµрде, ләкин кыска буйлы булганлыктан, халык арасыннан Аны күрә алмады, 4 ћәм, Гайсәне күрү µчен, алга йµгереп чыкты да кыргый инђир агачына менеп утырды, чµнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. 5 Гайсә, шул урынга ђиткәч, югарыга таба карады ћәм Зәкәйгә: – Зәкәй, тизрәк тµш әле, чµнки Мин бүген синењ µењдә кунакта булырга тиеш, – диде. 6 Ул тиз генә тµште дә Аны шатланып кабул итте. 7 Бу хәлне күргәннәрнењ барысы да: – Ул, гµнаћлы кешенењ µенә кереп, аныњ кунагы булды! – дип зарлана башладылар. 8 Зәкәй исә, торып, Раббыга әйтте: – Әфәнде! Милкемнењ яртысын фәкыйрьләргә бирермен, инде кемне дә булса алдаганмын икән, ања дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен. 9 Гайсә исә моња карата: – Бүген бу гаиләгә котылу килде, ул да Ибраћим нәселеннән бит, – диде. 10 – Чµнки Адәм Улы югалганны эзләп табарга ћәм коткарырга килде. 11 Кешеләр моны тыњлаганда, Гайсә сүзен дәвам итеп, бер гыйбрәтле хикәя сµйләде, чµнки Ул озакламый Иерусалимга килеп ђитәчәк иде, ћәм алар, тиздән Аллаћы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. 12 Шуныњ µчен Ул әйтте: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү µчен, ерак илгә киткән. Ул аннан әйләнеп кайтырга тиеш булган. 13 Ул, юлга чыкканчы, үзенењ ун хезмәтчесен чакырып, аларныњ ћәрберенә берәр алтын тәњкә биргән ћәм: «Мин кайтканчы боларны кулланып, табыш казаныгыз», – дигән. 14 Әмма аныњ ватандашлары нәфрәтләнеп: «Без аныњ µстебездән патшалык итүен теләмибез», – дип белдерү µчен, аныњ артыннан илчеләр ђибәргәннәр. 15 Патшалыкны кабул итеп кайту белән үк, ул акча бирелгән хезмәтчеләренењ күпме табыш алуларын белү µчен, аларны үз янына чакырырга кушкан. 16 Беренчесе килеп: «Хуђам, синењ бер алтын тәњкәњ ун тәњкә китерде», – дигән. 17 Хуђасы ања: «Бик әйбәт, син минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганыњ µчен, ун шәћәр синењ кул астында булсын», – дигән. 18 Икенчесе килеп: «Хуђам, синењ бер алтын тәњкәњ биш алтын тәњкә китерде», – дигән. 19 Хуђасы ања да: «Мин сине биш шәћәр µстеннән башлык итәрмен», – дигән. 20 Ә µченчесе килеп болай дигән: «Хуђам, менә син биргән алтын тәњкә, мин аны кулъяулыкка тµреп, саклап тоттым; 21 чµнки мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит; салмаганыњны аласыњ, чәчмәгәнењне урасыњ». 22 Хуђасы ања әйткән: «Әй, яраксыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрењ белән хµкем итәм. Син минем кырыс булуымны, үзем салмаганны алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, 23 ни µчен соњ мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдењ? Шулай эшләгән булсањ, кайткач мин аны табышы белән алган булыр идем». 24 Шуннан соњ ул янында торганнарга: «Аннан акчаны алыгыз да ун алтын тәњкәсе булганга бирегез», – дигән. 25 Алар ања: «Хуђам! Аныњ ун тәњкәсе бар бит инде», – дип әйткәннәр. 26 Ә ул аларга болай дип әйткән: «Сезгә әйтәм: кемнењ бар, ања тагын бирелер, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 27 Ә инде үзләре µстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез ћәм күз алдымда үтерегез». 28 Шул сүзләрне әйткәннән соњ, Гайсә, башкалар алдыннан барып, Иерусалимга таба юлын дәвам итте. 29 Зәйтүн тавы дип аталган тау янындагы Бәйтфәги ћәм Бәйтәниягә якынлашкач, Ул: – Алда күренгән авылга барыгыз; анда кергәч, моња кадәр µстенә беркем дә атланмаган, бәйләп куелган яшь ишәкне күрерсез; аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренењ икесен үзеннән алдан ђибәрде. 31 – Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, ања: «Ул Хуђага кирәк», – дип әйтегез. 32 Ике шәкерт китте, ћәм ћәр нәрсәне Гайсә әйткәнчә таптылар. 33 Алар яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта аныњ хуђалары: – Ни µчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар. 34 Алар исә: – Ул Хуђага кирәк, – дип ђавап бирделәр. 35 Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; µс киемнәрен ишәк µстенә салып, аныњ µстенә Гайсәне атландырдылар. 36 Ул атланып барган вакытта, кешеләр µс киемнәрен юл µстенә ђәйделәр. 37 Ә Ул Зәйтүн тавыннан тµшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре шатланышып, кµчле тавыш белән, үзләре күргән барлык кодрәтле могђизалар µчен: – Патша, Раббы исеме белән Килүче мµбарәк! Күктә – тынычлык, югарыда – данлау! – дип, Аллаћыны данлый башладылар. 39 Шунда халык арасыннан кайбер фарисейләр Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләрењне тый! – диделәр. 40 Әмма Ул аларга ђавап биреп: – Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде. 41 Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәћәрне күреп, аныњ язмышы µчен елый башлады 42 ћәм әйтте: – Әгәр син, ичмасам, шушы кµндә генә булса да, синењ тынычлыгыњ µчен нәрсә кирәген белсәњ иде! Әмма бу хәзер синењ күзләрењнән яшерелгән. 43 Сиња шундый кµннәр килер, дошманнарыњ, әйләнә-тирәњдә чокырлар казып ћәм туфраклар µеп, сине чолгап алырлар ћәм ћәр тарафтан кысарлар. 44 Сине бµтенләй ђимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар ћәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чµнки син Аллаћы яныња килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдењ. 45 Гайсә, Аллаћы Йортына кереп, андагы сатучыларны куып чыгара башлады. 46 Ул аларга әйтте: – Изге язмада: «Минем Йортым – дога кылу йорты булачак», – дип язылган; ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндердегез. 47 Ул ћәр кµн Аллаћы Йортында µйрәтте. Баш руханилар, канунчылар ћәм халык аксакаллары исә Аны ћәлак итү әмәлен эзләделәр. 48 Әмма Ања каршы нинди дә булса әмәл таба алмадылар, чµнки бµтен халык ћәрвакыт Аныњ сүзләрен тыњлады.

Лүк 20

1 Кµннәрнењ берендә Гайсә, Аллаћы Йортында халыкны µйрәтеп, Яхшы хәбәр сµйләгәндә, Аныњ янына аксакаллар белән баш руханилар ћәм канунчылар килде. 2 Алар Аннан: – Безгә әйт әле, Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисењ, андый хокукны Сиња кем бирде? – дип сорадылар. 3 Ул аларга болай ђавап бирде: – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, Миња әйтегез әле: 4 Яхъяныњ суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме? 5 Алар исә үзара фикер алышып: – «Күктән», – дисәк, Ул: «Ә ни µчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр. 6 Ә инде: «Кешеләрдән», – дисәк, бµтен халык безне ташлар атып үтерер, чµнки халык Яхъяныњ пәйгамбәр булуына ышана, – диделәр. 7 Шуња күрә: – Без кайдан икәнен белмибез, – дип ђавап бирделәр. 8 Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – диде. 9 Шуннан соњ Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: – Бер кеше йµзем бакчасы утырткан ћәм, аны йµзем үстерүчеләргә куллану µчен биреп, үзе озак вакытка чит якларга китеп барган. 10 Уњыш ђыяр вакыт ђиткәч, бакчасыннан аныњ µлешен биреп ђибәрсеннәр дип, хезмәтчесен йµзем үстерүчеләр янына ђибәргән; ләкин йµзем үстерүчеләр, аны кыйнап, буш кул белән кайтарып ђибәргәннәр. 11 Аннары ул икенче хезмәтчесен ђибәргән; ләкин алар аны да кыйнап ћәм сүгеп, бернәрсәсез кире ђибәргәннәр. 12 Ул тагын µченче хезмәтчесен ђибәргән; ләкин аны да яралап, куып чыгарганнар. 13 Шуннан соњ йµзем бакчасыныњ хуђасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сµекле улымны ђибәрим әле, бәлки аны хµрмәт итәрләр». 14 Әмма йµзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик ћәм ања каласы мал безнеке булыр», – дип кињәшләшкәннәр. 15 Ћәм аны бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Инде йµзем бакчасыныњ хуђасы алар белән ни эшләр? 16 Ул, әйләнеп кайткач, йµзем үстерүчеләрне үтерер ћәм йµзем бакчасын башкаларга бирер. Моны тыњлаучылар исә: – Алай була күрмәсен! – диештеләр. 17 Әмма Ул аларга туры карап әйтте: – «Тµзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мµћим почмак ташы булды», – дип Изге язмада язылганнар нәрсәне ањлата соњ? 18 Бу таш µстенә егылган ћәркем челпәрәмә киләчәк; ә ул таш кемнењ дә булса µстенә тµшсә, аны сытачак. 19 Шундук баш руханилар ћәм канунчылар, Ул сµйләгән гыйбрәтле хикәянењ үзләре турында икәнен ањлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. 20 Алар Гайсә артыннан дикъкать белән күзәтә башладылар ћәм янына шымчылар ђибәрделәр, ә алар, үзләрен ихлас күњелле итеп күрсәткән булып, идарәче кулына, аныњ хµкеменә тотып бирү µчен, Аннан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар. 21 Алар: – Остаз! Без Синењ дµреслекне сµйләвењне ћәм µйрәтүењне, кешене кешедән аермавыњны, Аллаћы юлына хакыйкать буенча µйрәтүењне беләбез, – диделәр. 22 Ћәм Аннан: – Кайсарга салым түләргә канун безгә рµхсәт итәме, әллә юкмы? – дип сорадылар. 23 Гайсә исә, аларныњ мәкерле ниятләрен ањлап, әйтте: 24 – Миња бер динарны күрсәтегез әле. Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? Алар: – Кайсарныкы, – дип ђавап бирделәр. 25 Ул аларга: – Шулай булгач, кайсарныкын кайсарга, Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез, – диде. 26 Алар Аныњ халык алдында сµйләгән сүзләренә бәйләнерлек бер нәрсә дә таба алмадылар ћәм, Аныњ ђавабына хәйран калып, тынып калдылар. 27 Аннары Гайсә янына үлеләрнењ терелүен инкяр итүче саддукейлар арасыннан кайберәүләр килде ћәм Ања болай диделәр: 28 – Остаз! Муса безгә канунда: «Берәүнењ бертуганы, хатыны булып та, балалары булмыйча үлеп китсә, ул тол калган хатынга µйләнеп, бертуганыныњ буынын дәвам иттерсен», – дип язып калдырган. 29 Ђиде бертуган булган: шуларныњ беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән. 30 Ул хатынны икенчесе дә, 31 аннан µченчесе дә, ћәм калган башкалары да, шулай ук ђиденчесе дә алган, әмма барысы да бала калдырмыйча үлгәннәр. 32 Ахырда хатын да үлгән. 33 Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта ул хатын кайсысыныњ хатыны булачак? Ђидесе дә аныњ ире булган бит! 34 Гайсә аларга болай дип ђавап бирде: – Бу дµнья кешеләре µйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар. 35 Ә инде киләчәк дµньяда булырга ћәм үледән терелергә лаеклы булганнар, анда µйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. 36 Алар инде үлә дә алмыйлар, чµнки алар фәрештәләрдәй булачаклар ћәм, үледән терелеп торганга күрә, алар Аллаћы балалары булалар. 37 Ә инде янып торган күгән агачы турында сµйләгәндә Муса да, Раббыны Ибраћим Аллаћысы дип тә, Исхак Аллаћысы дип тә, ћәм Ягъкуб Аллаћысы дип тә атап, үлеләрнењ терелүен күрсәткән. 38 Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы, чµнки Аныњ µчен барысы да тере. 39 Кайбер канунчылар моња: – Остаз! Син яхшы әйттењ, – диделәр. 40 Шуннан соњ алар Аннан бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр. 41 Ул исә аларга әйтте: – Ничек кешеләр Мәсихне Давыт Улы дип әйтә алалар? 42 Давыт үзе Зәбур китабында әйтә бит: «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны аяк астыња баскыч итеп салганчы, Утыр Минем уњ ягымда». 44 – Шулай итеп, Давыт Аны Раббы дип атый. Шулай булгач, ничек инде Ул аныњ Улы була ала? 45 Бµтен кешеләр тыњлап торганда, Ул шәкертләренә әйтте: 46 – Канунчылардан сак булыгыз! Алар озын киемнәр киеп йµрүне, ђыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда, аш мәђлесләрендә ињ түрдә утыруны яраталар. 47 Алар, хәйләләп, тол хатыннарныњ йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар; мондыйлар тагын да катырак хµкем ителәчәкләр.

Лүк 21

1 Гайсә як-ягына карады ћәм байларныњ сәдака сандыгына сәдака салуын күрде. 2 Шулай ук фәкыйрь тол хатынныњ да ике вак акча салуын күрде 3 ћәм әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды. 4 Чµнки тегеләрнењ барысы да үзләреннән артканын Аллаћыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү µчен кирәк булган бар булганын салды. 5 Кайберәүләр Аллаћы Йортыныњ затлы ташлар ћәм Аллаћыга багышланган бүләкләр белән бизәлгән булуы хакында сµйләгәндә, Гайсә әйтте: 6 – Килер кµннәр, сез монда күргәннәрнењ берсеннән дә таш µстендә таш та калмаячак, барысы да ђимереләчәк. 7 Шунда Аннан сорадылар: – Остаз! Бу кайчан булачак соњ? Ћәм аларныњ тиздән булачагын нинди билге аша беләчәкбез? 8 Гайсә әйтте: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар; чµнки күпләр Минем исемем белән килерләр ћәм: «Мин – Ул», «Ул вакыт инде якын», – диярләр. Андыйларга иярмәгез. 9 Сугышлар ћәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга тµшмәгез. Бу вакыйгалар алдан булырга тиеш, ләкин әле бу ахыры түгел. 10 Ћәм Ул дәвам итеп әйтте: – Халык халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар. 11 Урыны-урыны белән кµчле ђир тетрәүләр, ачлык булыр, үләтләр чыгар, күктә куркыныч күренешләр ћәм бµек галәмәтләр күренер. 12 Әмма боларныњ барыннан да элек Минем хакка сезне кулга алырлар ћәм эзәрлекләрләр, сезне хµкем итү µчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар ћәм тµрмәләргә утыртырлар. Сезне патшалар ћәм идарәчеләр алдына алып барырлар. 13 Ул чакта сез Минем турыда шаћитлек бирә алырсыз. 14 Шулай итеп, күњелегезгә салып куегыз: «үзебезне ничек итеп якларбыз», – дип, алдан уйламагыз. 15 Чµнки Мин сезгә тиешле сүзләр ћәм зирәклек бирермен, сезнењ дошманнарыгызныњ берсе генә дә аларга каршы чыга ћәм каршы тора алмаслар. 16 Хәтта ата-аналарыгыз да, агай-энеләрегез дә, кардәшләрегез дә, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, ћәм кайберләрегез үтертелер дә. 17 Барысы да Минем µчен сезне нәфрәт итәр. 18 Шулай да, башыгыздагы чәчегезнењ бер генә бµртеге дә югалмас. 19 Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз. 20 Иерусалимныњ гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аныњ ђимерелү вакыты якын инде. 21 Шул чакта Яћүдиядә булганнар тауларга качсын; шәћәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен. 22 Чµнки ул кµннәр – үч алу кµннәре ћәм ул кµннәрдә Изге язмада язылганнарныњ барысы да тормышка ашар. 23 Ул кµннәрдә йµкле ћәм бала имезүче хатыннарга кайгы! Чµнки бу илгә зур афәт ћәм бу халыкка нәфрәт киләчәк: 24 берәүләр кылыч белән үтереләчәк, кайберәүләрне әсир итеп барлык илләргә алып китәчәкләр; ћәм, мәђүсиләрнењ вакыты үткәнче, алар Иерусалимны таптаячак. 25 Кояшта да, айда да, йолдызларда да галәмәтләр булачак, ђирдәге халыклар µметсезлеккә биреләчәк ћәм дињгезнењ кµчле шаулавына ћәм котыруына аптырап калачак. 26 Галәмгә киләчәк афәтләрне кµтеп, кешеләр куркудан ањнарын югалтыр, чµнки күк кодрәтләре селкетелер. 27 Шул вакыт кодрәт ћәм балкып торган бµек дан белән болытта килүче Адәм Улын күрерләр. 28 Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чµнки сезнењ котылуыгыз инде якын. 29 Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сµйләде: – Инђир агачына ћәм барлык агачларга карагыз: 30 аларныњ яфрак яра башлавын күреп, сез тиздән ђәйнењ инде ђитәчәген беләсез. 31 Шуныњ кебек үк, бу хәлләрнењ гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаћы Патшалыгыныњ якын икәнен белерсез. 32 Сезгә хак сүз әйтәм: боларныњ барысы да тормышка ашмыйча, бу буын кешеләре үлмәячәк. 33 Күк ћәм ђир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак. 34 Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү ћәм тормыш мәшәкатьләре сезнењ белән идарә итмәсен, ул кµн сезгә, тозак кебек, кµтмәгәндә килмәсен. 35 Чµнки ул кµн ђир йµзендәге кешеләрнењ барысын да куып ђитәр. 36 Шулай итеп, ћәрвакыт уяу булыгыз ћәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга ћәм Адәм Улы каршына килеп басарга кµчегез булсын µчен, дога кылыгыз. 37 Кµндезләрен Гайсә Аллаћы Йортында µйрәтә, ә кич ђиткәч, аннан китеп, тµннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде. 38 Бµтен халык иртән иртүк Аны тыњлау µчен Аллаћы Йортына килә иде.

Лүк 22

1 Коткарылу бәйрәме дип аталган Тµче күмәч бәйрәме якынлаша иде. 2 Баш руханилар ћәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. 3 Бу вакытта унике шәкертнењ берсе Искариот кушаматлы Яћүднењ эченә шайтан керде. 4 Ћәм ул, баш руханилар ћәм Аллаћы Йорты каравылы башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сµйләште. 5 Алар шатландылар ћәм ања акча бирергә риза булдылар. 6 Яћүд алар белән ризалашты ћәм, халык белмәгәндә Гайсәне алар кулына тапшыру µчен, уњай вакыт эзли башлады. 7 Коткарылу бәрәне чалынырга тиеш булган, Тµче күмәч бәйрәме кµне килеп ђитте. 8 Гайсә, Петер белән Яхъяны ђибәреп, аларга: – Барыгыз, безгә Коткарылу бәйрәме ашын әзерләгез, – диде. 9 Алар Ања: – Аны кайда әзерләвебезне телисењ? – диделәр. 10 Ул аларга әйтте: – Шәћәргә кергәндә сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кеше очрар. Аныњ артыннан барыгыз ћәм ул кергән µйгә керегез 11 ћәм йорт хуђасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?" – дип сорый», – диегез. 12 Ул сезгә µске каттагы ђићазланган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез. 13 Шәкертләр китте ћәм, ћәрнәрсәне Гайсә әйткәнчә табып, Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр. 14 Аш вакыты ђиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын артына утырды 15 ћәм аларга әйтте: – Мин газап чиккәнгә кадәр шушы Коткарылу бәйрәме ашын сезнењ белән бергә ашарга бик теләгән идем. 16 Сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгында үзенењ тулы мәгънәсен алганга кадәр Мин аны инде ашамаячакмын. 17 Ул касәне алды ћәм, шµкрана иткәннән соњ, болай диде: – Моны алыгыз да үзара бүлешеп эчегез. 18 Сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгы килгәнгә кадәр Мин йµзем шәрабын эчмәячәкмен. 19 Аннары Гайсә икмәк алды ћәм, шµкрана иткәннән соњ, аны сындырды ћәм шәкертләренә бирде. – Бу – Минем сезнењ µчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу µчен шулай эшләгез, – диде Ул. 20 Аштан соњ Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде ћәм әйтте: – Менә бу касә – Минем сезнењ µчен түгелә торган каным белән расланган яња килешү. 21 Әмма Миња хыянәт итүче Минем белән бер µстәл артында утыра. 22 Хәер, Адәм Улы, ничек алдан билгеләнгән булса, шул юл белән бара; ләкин Ања хыянәт итүчегә кайгы! 23 Шәкертләр: – Безнењ арадан моны кайсыбыз эшләр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар. 24 Алар арасында, безнењ кайсыбыз ињ бµеге булып исәпләнелергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты. 25 Гайсә исә аларга әйтте: – Патшалар халыклар µстеннән хакимлек итәләр, ћәм алар белән идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар. 26 Сездә алай булмасын: сезнењ арагызда ињ олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын. 27 Чµнки, кем олырак: µстәл артында утыручымы, әллә ања хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соњ? Ә Мин сезнењ арада хезмәт итүче кебек. 28 Минем бар сынауларымда сез ћаман Минем белән кала бирдегез. 29 Ћәм, Атам Миња биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. 30 Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез ћәм, Исраилнењ унике кабиләсе µстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз. 31 Раббы Петергә әйтте: – Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рµхсәт алды. 32 Әмма син иманыњны югалтмасын дип, Мин синењ µчен дога кылдым; син Миња кире килгәч, имандашларыњны ныгыт. 33 Петер Ања болай диде: – Раббым! Мин Синењ белән тµрмәгә дә, үлемгә дә барырга әзермен. 34 Ә Гайсә әйтте: – Петер, сиња әйтәм, бүген әтәч кычкырганчы, Мине белүењнән µч тапкыр ваз кичәчәксењ. 35 Ћәм шәкертләренә әйтте: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз ђибәргән чакта, сезнењ берәр нәрсәгә ихтыяђыгыз булдымы? Алар: – Ћичнәрсәгә дә булмады, – дип ђавап бирделәр. 36 Шунда Ул аларга әйтте: – Әмма хәзер янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы µс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37 Чµнки сезгә әйтәм, Изге язманыњ: «Ул ђинаятьчеләр белән тињ саналды», – дип язылган урыны Миња карата тормышка ашырылырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашырылу алдында. 38 Шәкертләр Ања: – Раббыбыз! Менә монда ике кылыч бар, – диделәр. Ул аларга: – Бу турыда ђитте! – диде. 39 Гайсә, гадәтенчә, шәћәрдән Зәйтүн тавына китте; Аныњ белән бергә шәкертләре дә барды. 40 Анда барып ђиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә дучар булмас µчен дога кылыгыз, – диде. 41 Ћәм үзе, алардан таш атымы кадәр читкәрәк китеп, тезләнеп дога кылды 42 ћәм әйтте: – Йа, Ата! Әгәр теләсәњ, бу газаплар касәсен Миннән кире алчы. Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синењ ихтыярыњ булсын. 43 Шул вакыт, Аныњ янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгытты. 44 Күњеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аныњ тире ђиргә тамган кан тамчылары кебек булды. 45 Дога кылган урыннан торып, Ул шәкертләре янына килде ћәм аларны кайгыдан талчыгып йоклап яткан хәлдә күрде 46 ћәм аларга әйтте: – Нигә йоклап ятасыз? Торыгыз ћәм, вәсвәсәгә дучар булмас µчен, дога кылыгыз. 47 Ул әле әйтеп тә бетермәде, бу урынга халык тµркеме килеп ђитте, ә ињ алдан унике шәкертнењ берсе – Яћүд атлысы бара иде. Ул, үбәргә дип, Гайсә янына килде. 48 Гайсә исә ања: – Яћүд! Син Адәм Улына үбү белән хыянәт итәсењмени? – диде. 49 Гайсә янындагы шәкертләр, хәзер нәрсә булачагын ањлап, Ања әйттеләр: – Раббыбыз! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә ђигәргәдер? 50 Аларныњ берсе, ињ баш руханиныњ хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ уњ колагын чабып µзде. 51 Шунда Гайсә: – Туктагыз! Ђитәр! – диде. Ћәм, хезмәтченењ колагына кулын тидереп, аны савыктырды. 52 Гайсә үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаћы Йорты каравылы башлыкларына ћәм аксакалларга әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! 53 Мин ћәр кµнне сезнењ белән бергә Аллаћы Йортында булдым ћәм сез Миња кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнењ вакыт, карањгылык хакимлек итә. 54 Шуннан соњ алар, Гайсәне тотып, ињ баш рухани µенә алып керделәр. Петер исә ерактарак калып алар артыннан барды. 55 Ишегалды уртасына учак ягылган иде. Петер учак тирәсендә утыручылар арасына барып утырды. 56 Ә бер хезмәтче хатын, аныњ учак янында утырганын күреп, ања текәлеп карады: – Менә бу да Аныњ белән иде, – диде. 57 Әмма ул хатынга: – Мин Аны белмим, – дип, Аннан ваз кичте. 58 Бераздан икенче берәү аны күреп: – Син дә аларныњ берсе, – диде. Ләкин Петер ул кешегә: – Юк! – диде. 59 Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын аларныњ берсе: – Чынлап та, бу да Аныњ белән бергә иде, ул да Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады. 60 Әмма Петер ул кешегә: – Мин синењ нәрсә сµйләвењне белмим, – диде. Ул нәкъ менә шушы сүзләрне әйткән вакытта әтәч кычкырды. 61 Бу вакытта Раббы борылып Петергә карады; ћәм Раббыныњ ања: «Бүген әтәч кычкырганчы син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дигән сүзләре исенә тµште. 62 Ул, урам якка чыгып, бик каты елады. 63 Гайсәне саклап торучылар Аны мыскыл иттеләр ћәм кыйнадылар. 64 Гайсәнењ күзләрен каплап, Аннан: – Пәйгамбәрлек итеп әйт: Сиња кем сукты? – дип сорадылар. 65 Алар болардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. 66 Тањ белән яћүд аксакаллары, баш руханилар ћәм канунчылар Югары кињәшмә ђыелышына ђыелдылар ћәм Гайсәне ђыелыш алдына китереп бастырдылар 67 ћәм әйттеләр: – Безгә әйт, Син Мәсихме? Ул аларга әйтте: – Әгәр сезгә әйтсәм, сез ышанмассыз. 68 Ә инде сездән сорасам, Миња ђавап бирмәссез. 69 Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенењ уњ ягында утырыр. 70 Шунда барысы: – Алайса Син Аллаћы Улы буласыњ инде? – диделәр. Ул аларга: – Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез, – дип ђавап бирде. 71 Алар: – Безгә тагын нинди шаћитлек кирәк? Без инде моны Аныњ үз авызыннан ишеттек, – диделәр.

Лүк 23

1 Кињәшмәдәгеләрнењ барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр. 2 – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул үзен Мәсих, Патша дип атый ћәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар. 3 Пилат Аннан: – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады. Ул ања: – Моны син үзењ әйтәсењ, – диде. 4 Пилат исә баш руханиларга ћәм халык тµркеменә: – Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. 5 Әмма алар: – Ул Гәлиләядән башлады, хәзер монда да килде. Бµтен Яћүдиядә µйрәтеп, Ул халыкны котырта, – дип, үз сүзләрендә нык тордылар. 6 Пилат исә Гәлиләя дигәннәрен ишетеп: – Ул гәлиләялеме? – дип сорады. 7 Гайсәнењ Ћируд патша идарә иткән µлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Ћируд янына ђибәрде. Ул кµннәрдә Ћируд үзе дә Иерусалимда иде. 8 Ћируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чµнки ул Аныњ хакында ишеткәнлектән, күптәннән Аны күрәсе килеп йµргән ћәм Ањардан нинди дә булса могђиза күрермен дип µметләнгән иде. 9 Ћируд Ања күп сораулар бирде; ләкин Гайсә ања бер генә ђавап та кайтармады. 10 Шунда булган баш руханилар ћәм канунчылар исә Аны бик каты гаепләделәр. 11 Әмма Ћируд үзенењ гаскәриләре белән Гайсәне мәсхәрәләп ћәм Ањардан кµлеп, Аны купшы киемнәргә киендереп, кире Пилат янына ђибәрде. 12 Шул кµнне Пилат белән Ћируд дуслашып киттеләр. Моња хәтле алар бер-берсенә дошман иделәр. 13 Пилат баш руханиларны, башлыкларны ћәм халыкны ђыеп, 14 аларга әйтте: – Сез миња бу Кешене халыкны котырта дип алып килдегез; менә мин сезнењ алда аннан сорау алдым, ләкин бу Кешене сез әйткән гаепләрнењ берсендә дә гаепле дип тапмадым. 15 Ћируд та гаепле дип тапмады; чµнки ул Аны кире безгә ђибәрде. Менә шулай, Ул үлем ђәзасы бирерлек ћичнәрсә дә эшләмәгән. 16 Шулай булгач, мин Аны, ђәзалап, иреккә ђибәрәм. 17 18 Әмма барысы бер тавыштан: – Ања үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар. 19 Бараб шәћәрдә чуалыш китереп чыгаруы ћәм кеше үтерүе µчен тµрмәгә утыртылган кеше иде. 20 Пилат, Гайсәне иреккә ђибәрергә теләп, тагын аларга мµрәђәгать итте. 21 Әмма алар: – Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр. 22 Ул µченче мәртәбә аларга әйтте: – Ул нинди явызлык эшләгән соњ? Мин Ањарда үлем ђәзасы бирерлек ћичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, ђәзалап, иреккә ђибәрәм. 23 Ләкин халык тµркеме тагын да катырак тавыш белән Аныњ хачка кадаклануын таләп иттеләр; ћәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр. 24 Пилат, алар теләгәнчә булсын, дигән карар кылды. 25 Чуалыш китереп чыгарган ћәм кеше үтергән µчен тµрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларныњ ихтыярына тапшырды. 26 Гаскәриләр Аны алып барганда, кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене туктаттылар да, хачны аныњ ђилкәсенә салып, Гайсә артыннан алып барырга куштылар. 27 Артыннан күп санлы халык тµркеме, шулай ук, Аны кызганып, үкереп елый-елый, хатын-кызлар да барды. 28 Гайсә исә борылып аларга әйтте: – Әй, Иерусалим хатын-кызлары! Минем µчен еламагыз, бәлки үзегез ћәм балаларыгыз µчен елагыз. 29 Чµнки килер кµннәр ћәм: «Кысыр хатыннар, әле бала тудырмаган карыннар ћәм бала имезмәгән имчәкләр бәхетле!» – дип әйтерләр. 30 Шул кµннәрдә кешеләр тауларга: «Безнењ µскә авыгыз!», калкулыкларга: «Безне каплагыз!» – дип әйтерләр. 31 Чµнки яшелләнеп үсеп утырган агач белән моны эшлиләр икән, корыган агач белән нәрсә булыр соњ? 32 Гайсә белән бергә ике ђинаятьчене дә ђәзалап үтерергә алып бардылар. 33 Баш сµяге дип аталган урынга ђиткәч, Аны ћәм шул ђинаятьчеләрне дә – берсен Аныњ уњ ягына, ә икенчесен сул ягына – хачка кадакладылар. 34 Гайсә исә әйтте: – Йа, Ата! Аларны кичер, чµнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр. Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен бүлештеләр. 35 Халык моны карап торды. Башлыклар да Гайсәдән мыскыллап кµлделәр ћәм: – Ул башкаларны коткарды! Әгәр Ул Аллаћы тарафыннан сайланган Мәсих булса, үзен-үзе коткарсын! – диделәр. 36 Гаскәриләр дә, Ања якын килеп ћәм шәраб серкәсе тәкъдим итеп, Аны мыскыл иттеләр 37 ћәм: – Син яћүдләр Патшасы булсањ, үзењне-үзењ коткар! – диделәр. 38 Аныњ баш µстенә хачка: «Бу – яћүдләр Патшасы», – дип язылган язу беркетелгән иде. 39 Хачка асып куелган ђинаятьчеләрнењ берсе, Аны хурлап: – Син Мәсих түгелме соњ? Шулай булса, үзењне дә, безне дә коткар! – диде. 40 Икенчесе исә: – Син үзењ Аныњ кебек үк хµкем ителгән, әллә син Аллаћыдан да курыкмыйсыњмы? – дип, тегене тыйды. 41 – Безне гадел хµкем иттеләр, чµнки кылган эшләребезгә карата тиешлесен алдык; ә Ул ћичбер начарлык эшләмәде, – диде. 42 Ћәм Гайсәгә: – Гайсә, үзењнењ Патшалыгыња кергәч, мине искә ал, – диде. 43 Гайсә ања: – Хак сүз әйтәм: бүген үк син Минем белән бергә ђәннәттә булачаксыњ. 44 Инде кµн урталары иде. Шул вакыт кояш яктыртмый башлады, бµтен ђир µстен карањгылык каплап алды, ћәм кµндезге µчкә кадәр шулай булды. Ә Аллаћы Йортындагы пәрдә урталай ертылды. 46 Гайсә каты тавыш белән: – Ата! Мин рухымны Синењ кулыња тапшырам, – дип кычкырды ћәм шуны әйткәннән соњ ђан бирде. 47 Бу вакыйганы күреп торган йµзбашы Аллаћыны данлап: – Чыннан да бу Кеше тәкъва булган икән, – диде. 48 Моны карарга ђыелган бµтен кеше, булган вакыйганы күргәннән соњ, күкрәкләренә суга-суга, кайгырып µйләренә кайтып киттеләр. 49 Ә Гайсәнењ бар дуслары, шулай ук Ања ияреп Гәлиләядән килгән хатыннар да бу хәлне ерактан карап тордылар. 50 Югары кињәшмәдә Яћүдия ђирендәге Ариматай шәћәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Ул, Кињәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны ћәм бу эшне хупламады. Ул игелекле ћәм тәкъва булып, Аллаћы Патшалыгы килүен кµтә иде. 52 Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнењ гәүдәсен бирүен сорады. 53 Ул, гәүдәне хачтан алды ћәм, ђитен тукымага тµреп, таш тауны тишеп ясалган бер кабергә салды. Моња кадәр анда әле ћичкем дә салынмаган була. 54 Бу – бәйрәмгә әзерләнә торган ђомга кµн иде, инде тиздән шимбә кµн башланасы иде. 55 Гайсә белән Гәлиләядән килгән хатыннар Йосыф артыннан бардылар, каберне ћәм Гайсәнењ гәүдәсен ничек итеп кабергә куйганнарын карап тордылар. 56 Шуннан соњ алар, µйләренә кайтып, Гайсәнењ гәүдәсенә сµртү µчен бәлзәм ћәм хуш исле майлар әзерләделәр; ћәм Муса канунында кушылганча, шимбә кµнне ял иттеләр.

Лүк 24

1 Атнаныњ беренче кµнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле майларны алып, иртән-иртүк кабер янына киттеләр 2 ћәм, кабер янына килгәч, ташныњ кабер алдыннан читкә аударылганын күрделәр. 3 Ә эчкә кергәч, Раббы Гайсәнењ гәүдәсен тапмадылар. 4 Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды. 5 Хатыннар куркып түбән карадылар, әлеге кешеләр аларга әйттеләр: – Нигә сез Терене үлеләр арасыннан эзлисез? 6 Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аныњ сезгә әйткән сүзләрен исегезгә тµшерегез: 7 «Адәм Улы гµнаћлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга ћәм µченче кµндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә. 8 Шунда Гайсә әйткән сүзләр аларныњ исләренә тµште. 9 Ћәм кабер яныннан китеп, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә ћәм калганнарга да хәбәр иттеләр. 10 Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкубныњ анасы Мәрьям, ћәм шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сµйләде. 11 Әмма хатын-кызларныњ бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды ћәм алар ышанмадылар. 12 Ләкин Петер, торып, кабер янына йµгерде ћәм иелеп кабер ишеге аша карагач, анда яткан кәфенлекне генә күрде ћәм, бу хәлгә тањ калып, µенә кайтты. 13 Шул ук кµнне Гайсәнењ ике шәкерте Иерусалимнан унбер чакрым чамасы ераклыктагы Эммаус дип аталган авылга барырга чыкты. 14 Алар булып узганнарныњ барысы хакында да сµйләшеп бардылар. 15 Алар сµйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады. 16 Әмма шәкертләрнењ күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар. 17 Ул исә алардан болай дип сорады: – Сез нәрсә хакында фикер йµртеп барасыз? Алар кайгыдан туктап калдылар. 18 Шәкертләрнењ берсе, Клеопас атлысы Ања: – Иерусалимга килгәннәр арасында бу кµннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисењме әллә? – диде. 19 Ул алардан: – Нинди хәлләр турында? – дип сорады. Шәкертләр Ања әйттеләр: – Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаћы алдында да, бµтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. 20 Безнењ баш руханилар ћәм башлыклар Аны үлемгә хµкем итү µчен тотып бирделәр ћәм хачка кадакладылар. 21 Ә без Исраилне азат итәргә тиеш Кеше – Ул булыр дип µметләнгән идек, әмма әле болар гына түгел. Ул вакыйгадан соњ инде ике кµн үтте. 22 Шуныњ µстенә арабыздагы кайбер хатыннар да безне тањ калдырды; алар иртүк кабер янына барганнар, 23 әмма Аныњ гәүдәсен тапмаганнар. Шулай ук фәрештәләр пәйда булып, аларга: «Ул тере», – дип әйткәннәрен алар кайтып сµйләделәр. 24 Аннары арабызда булган кайбер кешеләр кабер янына бардылар ћәм бар нәрсәнењ хатыннар сµйләгәнчә булуын күрделәр; ләкин Гайсәнењ үзен күрмәделәр. 25 Шунда Гайсә аларга әйтте: – Әй сез, ањсызлар, пәйгамбәрләрнењ әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! 26 Мәсих үзенењ шµћрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? 27 Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнењ язмаларына кадәр бµтен Изге язмадагы үзе хакында әйтелгән урыннарны ањлатып бирде. 28 Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар; ә Гайсә үз юлын тагын да дәвам итәргә теләгән кебек итте. 29 Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнењ белән кал, – дип Аны күндерделәр, ћәм Ул алар белән µйгә кереп калды. 30 Ул, алар белән бергә µстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шµкрана кылганнан соњ, аны сындыргалап шәкертләргә бирде. 31 Шулчак аларныњ күзләре ачылып китте ћәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. 32 Алар бер-берсенә: – Ул безгә юлда сµйләгәндә ћәм Изге язманыњ мәгънәсен ањлатканда, безнењ күњелләребез күтәрелеп китте түгелме соњ? – диделәр. 33 Ћәм шунда ук торып, Иерусалимга кире кайттылар, анда унбер шәкертне ћәм алар белән бергә булган башкаларны ђыелышып торган хәлдә күрделәр. 34 Аларныњ барысы да: – Раббы чыннан да үледән терелеп торды ћәм Шимунга күренде, – дип сµйләделәр. 35 Бу кешеләр дә юлда булган вакыйганы ћәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек танып алулары хакында сµйләп бирделәр. 36 Алар бу хакта сµйләгәндә Гайсә үзе кинәт аларныњ уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә, – диде. 37 Алар куркудан катып калдылар, бу µрәк булса кирәк дип уйладылар. 38 Ләкин Ул аларга әйтте: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күњелегезгә шундый шик тµшә? 39 Минем кулларыма ћәм аякларыма карагыз, бу – Мин үзем. Кулларыгызны Миња тидерегез ћәм карагыз; µрәкнењ тәне ћәм сµяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар. 40 Моны әйткәннән соњ, Ул аларга кулларын ћәм аякларын күрсәтте. 41 Алар шатлыкларыннан ћәм тањ калудан ћаман да ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнењ монда ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады. 42 Алар Ања бер кисәк пешкән балык бирделәр. 43 Ул аны алып, алар алдында ашады. 44 Аннан соњ Гайсә аларга әйтте: – Мин сезнењ белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сµйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнењ китапларында ћәм Зәбурда Минем хакта язылганнарныњ барысы да тормышка ашырылырга тиеш. 45 Аннары Ул аларга Изге язманы ањларга ярдәм итте. 46 Ћәм аларга: – Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, µченче кµндә үледән терелеп торырга, 47 ћәм гµнаћлары кичерелсен µчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аныњ исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – 48 Сез моња шаћитләр. 49 Мин Атам вәгъдә иткәнне сезгә ђибәрермен; сез исә күкләрдән үзегезгә кодрәт бирелгәнгә кадәр Иерусалим шәћәрендә калыгыз. 50 Шуннан соњ Гайсә, шәкертләрен шәћәрдән алып чыгып, Бәйтәниягә чаклы алар белән барды ћәм, кулларын күтәреп, анда аларга фатихасын бирде. 51 Ул аларга фатиха биргәндә, алардан аерыла барып, күккә алынды. 52 Шәкертләр сәђдә кылып, Ања табындылар ћәм зур шатлык белән Иерусалимга кайттылар. 53 Алар Аллаћыны данлап, ћәрвакыт Аллаћы Йортында булдылар.

Яхъя 1

1 Ињ башта Сүз булган, Сүз Аллаћы белән булган, ћәм Сүз Аллаћы булган. 2 Сүз ињ башта ук Аллаћы белән булган. 3 Бар нәрсә Сүз аша яратылган, ћәм яратылган ћәр нәрсә Аннан башка яратылмаган. 4 Ањарда тормыш булган, ћәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. 5 Яктылык карањгылыкта яктыра, карањгылык исә аны сүндерә алмаган. 6 Аллаћы тарафыннан ђибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7 Яхъя шаћитлек бирү µчен килде. Ул, барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаћитлек бирергә килде. 8 Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаћитлек бирү µчен ђибәрелгән иде. 9 Дµньяга килүче ћәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. 10 Ул дµньяда булды, ләкин дµнья, Аныњ аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады. 11 Ул үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. 12 Ә Аны кабул итеп, Ања иман китерүчеләргә Ул Аллаћы балалары булырга хокук бирде. 13 Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаћыдан тудылар. 14 Сүз Кеше булды, мәрхәмәт ћәм хакыйкать белән тулы булып, безнењ арабызда яшәде, ћәм без Аныњ данын, Атаныњ бердәнбер Улына биргән данын күрдек. 15 Яхъя пәйгамбәр Аныњ хакында шаћитлек биреп: – «Миннән соњрак Килүче миннән алга чыкты, чµнки Ул миннән элек бар иде» дип сµйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте. 16 Аныњ тулылыгыннан без ћәммәбез мәрхәмәт µстенә мәрхәмәт алдык, 17 чµнки канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт ћәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде. 18 Аллаћыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата µчен ињ якын булган бердәнбер Улы ачып бирде. 19 Иерусалим яћүдләре руханиларны ћәм левилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?» – дип сорар µчен ђибәргәч, 20 ул, ћич тә яшермичә, шаћитлек биреп: – Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте. 21 Алар аннан: – Кем соњ син, Ильясмы? – дип сорадылар. – Юк, – диде ул. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип ђавап бирде Яхъя. – Алайса, кем соњ син? Безне монда ђибәрүчеләргә ђавап бирү µчен үзењ хакында безгә нәрсә әйтерсењ? 23 Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз», – дип чүлдә кычкыручыныњ тавышы, – диде. 24 Ђибәрелгәннәр фарисейләрдән иде. 25 Алар Яхъядан: – Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни µчен соњ суга чумдыру йоласын башкарасыњ? – дип сорадылар. 26 Яхъя аларга: – Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора. 27 Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип ђавап бирде. 28 Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында – үрдүн елгасы аръягындагы Бәйтәниядә булды. 29 Икенче кµнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте: – Менә дµньяныњ гµнаћын үз µстенә алучы Аллаћы Бәрәне. 30 «Миннән соњрак килүче бер Зат миннән алга чыкты, чµнки Ул миннән элек бар иде», – дип сµйләгәнем Ул – үзе. 31 Мин Аны белми идем, ләкин, Ул Исраил халкына билгеле булсын µчен, суга чумдырырга килдем. 32 Яхъя пәйгамбәр шаћитлек биреп, µстәп әйтте: – Мин Рухныњ күгәрчен рәвешендә Гайсәгә ињүен ћәм Аныњ µстендә калуын күрдем. 33 Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру µчен Ђибәрүче: «Кем µстенә Рух ињүен ћәм Аныњ µстендә калуын күрсәњ, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде. 34 Мин моны күрдем ћәм шаћитлек бирәм: Ул – Аллаћы Улы. 35 Икенче кµнне Яхъя пәйгамбәр ике шәкерте белән шул ук урында торганда, 36 узып баручы Гайсәне күреп: – Менә, карагыз, Аллаћы Бәрәне, – диде. 37 Ике шәкерт, аныњ бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр. 38 Гайсә исә, артына әйләнеп карап ћәм аларныњ арттан килүен күреп: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. Алар Аннан: – Рабби, Син кайда яшисењ? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.) 39 Гайсә аларга: – Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, Аныњ кайда яшәгәнен күрделәр ћәм ул кµнне Аныњ янында калдылар. 40 Яхъя пәйгамбәрнењ Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аныњ артыннан киткән икенењ берсе Шимун Петернењ энесе Әндри иде. 41 Ул, ињ элек абыйсы Шимунны табып, ања: – Без Мәсихне очраттык, – диде ћәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сµртелгән Зат дигән мәгънәдә.) 42 Гайсә исә, Шимунга карап: – Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсыњ, – диде. (Кифас ћәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.) 43 Икенче кµнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәћәреннән булган Филипне очратты ћәм ања: – Минем артымнан бар, – диде. 45 Филип, Натанаилне табып: – Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аныњ хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде. 46 Ләкин Натанаил ања: – Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип ђавап бирде. – Барыйк, үзењ күрерсењ, – диде Филип. 47 Гайсә, үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аныњ хакында: – Менә чын исраилле, ањарда ћичнинди мәкер юк, – диде. 48 Натанаил Аннан: – Син мине каян беләсењ? – дип сорады. – Мин, Филип сине чакырганчы ук, инђир агачы тµбендә күрдем, – дип ђавап бирде Гайсә. 49 – Остаз! Син – Аллаћы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Ања Натанаил. 50 Гайсә: – Син Минем: «Мин сине инђир агачы тµбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыњмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсењ әле, – дип ђавап бирде ћәм, дәвам итеп, – 51 Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын ћәм Аллаћы фәрештәләренењ Адәм Улы янына күтәрелеп ињүләрен күрерсез, – диде.

Яхъя 2

1 Ѳченче кµнне Гәлиләя µлкәсенењ Кәна шәћәрендә туй булды. Туйга Гайсәнењ анасы да килде. 2 Гайсә дә үзенењ шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде. 3 Шәраб ђитмәгәч, Гайсәнењ анасы Ања: – Аларныњ шәраблары беткән, – диде. 4 – Син ни µчен моны Миња әйтәсењ? Минем әле вакытым килеп ђитмәде, – диде Гайсә ања. 5 Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде. 6 Анда, яћүдләрнењ йоласы буенча, пакьләнү µчен куелган ике яки µч үлчәү су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде. 7 Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мµлдерәмә итеп тутырдылар. 8 Шуннан соњ Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Алар илтеп бирделәр. 9 Туй башлыгы шәрабныњ кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып: 10 – Башта ћәркем яхшы шәраб бирә, ә инде ђитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны ињ соњга калдыргансыњ, – диде. 11 Шулай итеп, Гәлиләянењ Кәна шәћәрендә могђизалы галәмәтләрен башлап ђибәреп, Гайсә үзенењ данын күрсәтте, ћәм шәкертләре Ања иман китерделәр. 12 Шуннан соњ Ул, анасы, энеләре ћәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәћәренә килеп, берничә кµнгә анда калды. 13 Яћүдләрнењ Коткарылу бәйрәме якынлашкач, Гайсә Иерусалимга килде. 14 Ул андагы Аллаћы Йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны ћәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч, 15 баудан чыбыркы үреп, барысын да – сарыкларны да, үгезләрне дә – Аллаћы Йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларныњ µстәлләрен аударып ташлап, акчаларын чәчеп ђибәрде. 16 Күгәрчен сатучыларга: – Боларны моннан алып китегез! Минем Атамныњ йортын базарга әйләндермәгез! – диде. 17 Аныњ шәкертләре: «Мине Синењ йортыња булган мәхәббәт газаплый», – дип язылган сүзләрне исләренә тµшерделәр. 18 Шуннан, яћүдләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукыњ барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласыњ? – дип сорадылар. 19 Гайсә аларга: – Бу Аллаћы Йортын ђимереп ташлагыз, Мин аны µч кµндә яњадан торгызачакмын, – диде. 20 Яћүдләр Ања әйттеләр: – Бу Аллаћы Йорты кырык алты ел тµзелде, ә Син аны µч кµндә генә торгыза алырсыњмы? 21 Әмма Гайсә, Аллаћы Йорты дип, үзенењ тәне хакында әйткән иде. 22 Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аныњ бу турыда әйткәнен исләренә тµшерделәр ћәм, Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар. 23 Коткарылу бәйрәме кµннәрендә Аныњ Иерусалимда күрсәткән могђизалы галәмәтләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр. 24 Әмма бµтен кешеләрне үзе белгәнгә, алар турында кемнењ дә булса сµйләп бирүенә Гайсәнењ ихтыяђы юк иде, чµнки кешеләрнењ күњелләрендә нәрсә барын Ул белде ћәм шуња күрә аларга ышаныч багламады.

Яхъя 3

1 Яћүд башлыкларыныњ фарисейләрдән булган Никәдим атлысы 2 тµнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синењ Аллаћыдан килгән Остаз икәнењне беләбез; чµнки, Аллаћы аныњ белән булмаса, Син күрсәткән могђизалы галәмәтләрне беркем дә эшли алмас иде, – диде. 3 – Сиња хак сүз әйтәм: беркем дә, яњадан тумаса, Аллаћы Патшалыгын күрә алмас, – диде ања Гайсә. 4 Никәдим Аннан: – Кеше картайгач ничек итеп яњадан туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады. 5 Гайсә ђавабында ања әйтте: – Сиња хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан ћәм Рухтан тумаса, ул Аллаћы Патшалыгына керә алмас. 6 Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була. 7 Минем сиња: «Сез яњадан туарга тиешсез», – дип әйтүемә гађәпләнмә. 8 Ђил кайда теләсә, шунда исә, аныњ тавышын ишетәсењ, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисењ: Рухтан туган ћәркем белән нәкъ менә шулай була. 9 Никәдим Аннан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады. 10 – Син, Исраил мµгаллиме була торып, шуны белмисењме? – диде ања Гайсә. – 11 Сиња хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сµйлибез; нәрсә күрсәк, шуња шаћитлек бирәбез; ә сез безнењ шаћитлегебезне кабул итмисез. 12 Сез ђирдәге хәлләр турында сµйләгәнгә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сµйләсәм, ничек ышанырсыз? 13 Күктән ињгән Адәм Улыннан башка берәүнењ дә күккә күтәрелгәне юк. 14 Адәм Улына иман китерүче ћәр кеше мәњгелек тормыш алсын µчен, Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улы да күтәрелергә тиеш. 16 Чµнки Аллаћы дµньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем ћәлак булмасын µчен, бәлки мәњгелек тормыш алсын µчен, үзенењ бердәнбер Улын бирде. 17 Аллаћы үзенењ Улын дµньяны хµкем итү µчен түгел, бәлки дµнья Аныњ аша котылсын µчен, дµньяга ђибәрде. 18 Улына иман китерүче хµкем ителми, ә иман китермәүче инде хµкем ителде, чµнки ул Аллаћыныњ бердәнбер Улына иман китермәде. 19 Хµкем исә шуннан гыйбарәт: дµньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына карањгылыкны яраттылар. 20 Явызлык эшләүче ћәркем яктылыкны нәфрәт итә ћәм, үзенењ эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми. 21 Ә дµреслек буенча эш итүче, гамәлләренењ Аллаћы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен µчен, яктылыкка килә. 22 Шуннан соњ Гайсә шәкертләре белән Яћүдия ђиренә килде ћәм алар белән бергә шунда калып, халыкны суга чумдырды. 23 Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда шунда килгән кешеләрне суга чумдыра иде. 24 Ул вакытта әле Яхъя тµрмәгә утыртылмаган була. 25 Яхъя пәйгамбәрнењ шәкертләре белән бер яћүд кешесе арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыккач, 26 алар, Яхъя пәйгамбәр янына килеп: – Остаз! Менә үрдүннењ аръягында синењ белән булган ћәм Аныњ турында син шаћитлек биргән Кеше халыкны суга чумдыра, ћәм барысы да Аныњ янына баралар, – диделәр. 27 Яхъя пәйгамбәр ђавап итеп әйтте: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый. 28 Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аныњ алдыннан ђибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаћитләр. 29 Кияү егетенењ кәләше була, ә кияүнењ янында тыњлап торучы дусты, аныњ тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы. 30 Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш. 31 Югарыдан Килүче ћәркемнән µстенрәк; ә ђирдән булган, ђирнеке булып, ђирдәгечә сµйләр. Күктән Килүче ћәркемнән µстендер: 32 Ул үзе күргәннәре ћәм ишеткәннәре турында шаћитлек бирә, әмма Аныњ шаћитлеген берәү дә кабул итми. 33 Аныњ шаћитлеген кабул итүче, Аллаћыныњ хаклыгына инануын раслап, мµћер суккан була. 34 Аллаћы ђибәргән Зат Аллаћы сүзләрен сµйләр, чµнки Аллаћы Рухны үлчәмичә бирә. 35 Ата үзенењ Улын ярата ћәм бар нәрсәне Аныњ кулына тапшырган. 36 Улына иман китерүченењ мәњгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аныњ µстендә Аллаћыныњ ачуы торачак.

Яхъя 4

1 Фарисейләр Гайсәнењ Яхъя пәйгамбәргә караганда күбрәк шәкертләр ђыюы ћәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр, 2 хәлбуки, кешеләрне Гайсә үзе түгел, бәлки шәкертләре суга чумдыра иде. 3 Бу турыда белгәннән соњ, Гайсә, Яћүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте. 4 Ања Самарея µлкәсе аша үтәргә туры килде. 5 Самареядә, Ягъкуб үзенењ улы Йосыфка биргән ђир биләмәсенә якын урнашкан Сухар дигән шәћәрдә, 6 Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Кµн урталары иде. 7 Шәкертләре ризык сатып алу µчен шәћәргә киткәч, су алырга дип, бер Самарея хатыны килде. Гайсә ања: – Миња эчәргә бирче, – диде. 9 Хатын исә: – Ничек итеп Син, яћүд була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсыњ? – диде. Ул бу сүзләрне яћүдләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте. 10 Гайсә ања болай ђавап бирде: – Аллаћыныњ бүләген белсәњ ћәм синнән: «Миња эчәргә бирче», – дип сораучыныњ кем икәнен белсәњ, син үзењ Аннан сорар идењ, ћәм Ул сиња тереклек суы бирер иде. 11 Хатын Ања әйтте: – Әфәндем! Синењ чумырып алырга бернәрсәњ дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсыњ икән? 12 Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бµегрәкме әллә? 13 Гайсә ања ђавап биреп әйтте: – Бу суны эчкән ћәркем янә сусар, 14 ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше ћичкайчан сусамас. Мин биргән су ањарда мәњгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк. 15 Хатын Ања: – Әфәндем! Миња шул суны бирче, аннан мин сусамас идем ћәм су алыр µчен монда килеп йµрмәс идем, – диде. 16 – Бар, ирењне чакырып кил, – диде ања Гайсә. 17 Хатын исә: – Минем ирем юк, – дип ђавап бирде. Гайсә ања: – Ирем юк, дип син дµресен әйттењ, 18 чµнки синењ биш ирењ булган, ә инде хәзергесе сиња ир түгел. Син моны дµрес әйттењ, – диде. 19 – Әфәндем! Күрәм, Син пәйгамбәрсењ. 20 Безнењ ата-бабаларыбыз Аллаћыга бу тауда табынганнар, ә сез яћүдләр, кешеләр табына торган урын Иерусалимда булырга тиеш, дип әйтәсез, – диде Ања хатын. 21 Гайсә әйтте: – Ханым, ышан сүземә, вакыт ђитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимда да булмаячак. 22 Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чµнки котылу яћүдләрдән килә. 23 Әмма вакыт ђитә, ћәм килеп тә ђитте инде, ул вакытта чын күњелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чµнки Ата шундый табынучыларны эзли. 24 Аллаћы Ул – Рух, ћәм Ања табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр. 25 Хатын Ања: – Мәсихнењ (Май сµртелгән Затныњ) киләчәген беләм. Ул, килгәч, безгә бµтенесен ањлатып бирер, – диде. 26 Гайсә ања: – Синењ белән сµйләшүче Мин – ул үзе, – диде. 27 Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аныњ хатын белән сµйләшеп торуын күреп, гађәпләнделәр, әмма берсе дә: «Син ањардан нәрсә сорыйсыњ?» – яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сµйләшәсењ?» – дип сорамады. 28 Хатын, су чүлмәген калдырып, шәћәргә китте ћәм андагы кешеләргә: 29 – Барып карагыз әле, кылган эшләремнењ бµтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде. 30 Ћәм кешеләр, шәћәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр. 31 Ул арада шәкертләре Аны: – Остаз! Ашап ал инде, – дип кыстарга керештеләр. 32 Гайсә аларга: – Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде. 33 Шәкертләре үзара: – Әллә Ања берәрсе ашарга китерде микән? – диештеләр. 34 Гайсә аларга әйтте: – Минем ризыгым – Мине Ђибәрүченењ ихтыярын үтәү ћәм Аныњ эшен тµгәлләү. 35 Сез: «Тагын дүрт айдан урак µсте ђитәчәк», – дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка µлгергән инде. 36 Уракчы эш хакы ала ћәм мәњгелек тормыш µчен уњыш ђыя. Шуња күрә, чәчүче белән уручы бергә куана. 37 Шулай итеп, бу очракка: «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», – дигән әйтем туры килә. 38 Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга ђибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларныњ хезмәт уњышын ђыясыз. 39 «Кылган эшләремнењ бµтенесен әйтеп бирде», – дип шаћитлек иткән хатынныњ сүзен ишеткәч, әлеге шәћәрдәге самареялеләрнењ күбесе Гайсәгә иман китерде. 40 Шунлыктан, самареялеләр Аныњ янына килеп, Ањардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар ћәм Ул анда ике кµнгә калды. 41 Аныњ сүзләрен ишетеп, тагын да күбрәк кеше Ања иман китерде, 42 ә теге хатынга исә: – Без инде синењ сүзләрењнән түгел, бәлки Аныњ сүзләрен үзебез ишетеп ћәм Аныњ чыннан да дµньяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп, Ања ышанабыз, – диделәр. 43 Ике кµн үткәч, Гайсә бу шәћәрдән Гәлиләягә китте. 44 «Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә үзе үк шаћитлек биргән иде. 45 Ул Гәлиләягә килгәч, Иерусалимдагы бәйрәмдә гәлиләялеләр дә катнашканга, бәйрәм кµннәрендә Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәнлектән, Аны бик теләп кабул иттеләр. 46 Шуннан соњ Гайсә яњадан теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянењ Кәна шәћәренә килде. Кәпәрнаумда бер сарай әћеле ћәм аныњ авыру улы бар иде. 47 Сарай әћеле, Гайсәнењ Яћүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аныњ янына китте. Ул Гайсәдән, үзләре йортына барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын ялварып сорады. 48 – Илаћи билгеләр ћәм могђизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде ања Гайсә. 49 Сарай әћеле Ања: – Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – диде. 50 Гайсә исә: – Бар, µењә кайт, синењ улыњ савыкты, – диде. Сарай әћеле, Гайсәнењ сүзенә ышанып, кайтып китте. 51 Кайтышлый хезмәтчеләре очрап: – Улыњ савыкты, – диделәр. 52 – Ања кайсы сәгатьтә хәл керде? – дигән соравына, алар ања: – Кичә кµндезге сәгать берләрдә бизгәк аннан китте, – дип ђавап бирделәр. 53 Гайсәнењ «Улыњ савыкты» дигән сүзләренењ нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен ањлагач, әти кеше үзе дә, аныњ йортындагыларныњ барысы да Гайсәгә иман китерделәр. 54 Бу Гайсәнењ Яћүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могђизалы галәмәте иде.

Яхъя 5

1 Шуннан соњ Гайсә яћүдләрнењ Иерусалимда булган бер бәйрәменә килде. 2 Иерусалимда Сарык капкасы янында яћүдчә Бәйтхазда дип аталган буа баганалардан торган, түбәле биш корылма белән уратып алынган иде. 3 Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар ћәм паралич суккан кешеләр су кузгалуын кµтеп яталар иде. 4 Чµнки, вакыт-вакыт, Раббыныњ бер фәрештәсе, буага тµшеп, суны болгата, ћәм, су болгану белән, ања беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән. 5 Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде. 6 Гайсә, ул кешене күреп ћәм аныњ озак вакыт урын µстендә ятуын белеп, аннан: – Савыгырга телисењме? – дип сорады. 7 Авыру Ања: – Әйе, Әфәндем. Ләкин су болганган вакытта мине буага тµшерер кеше юк, мин анда барып ђиткәнче, башка берәү инде тµшеп µлгергән була, – дип ђавап бирде. 8 – Тор, ятагыњны ал да йµр, – диде ања Гайсә. 9 Кеше шунда ук терелде ћәм ятагын алып йµреп китте. Бу хәл шимбә кµнне булганга күрә, 10 яћүдләр савыккан кешегә: – Бүген шимбә кµн, безнењ канун буенча, син ятагыњны алып йµрергә тиеш түгел, – диделәр. 11 Ул аларга: – Мине савыктырган Кеше миња: «Ятагыњны ал да йµр», – дип әйтте, – диде. 12 Ањардан: – Сиња: «Ятагыњны ал да йµр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар. 13 Гайсә ђыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аныњ кем икәнен белми иде. 14 Соњрак, Гайсә аны Аллаћы Йортында очратып: – Менә син савыктыњ. Сиња тагын да начаррак булмасын µчен, инде моннан соњ гµнаћ кылма, – диде. 15 Ул кеше, яћүдләр янына барып, үзен савыктыручыныњ Гайсә икәнен әйтте. 16 Шушы эшне шимбә кµнне эшләгәне µчен, яћүдләр Гайсәне эзәрлекли башладылар. 17 Гайсә аларга: – Минем Атам ћәрвакыт эшли, Мин дә эшлим, – дип ђавап бирде. 18 Яћүдләр Аны шимбә кµнен бозуы µчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаћыны үземнењ Атам дип атап, үзен Аллаћыга тињләгәне µчен дә үтерергә теләделәр. 19 Гайсә аларныњ бу теләкләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Атасыныњ нәрсә эшләвен күрмичә, Улы үзе ћичнәрсә дә эшли алмас, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шуны эшләр. 20 Ата үзенењ Улын ярата ћәм үзе эшләгән ћәр эшен Ања күрсәтә. Ул Ања сезнењ исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле. 21 Ата үлгәннәрне терелтеп ђанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны ђанландыра. 22 Ата беркемне дә хµкем итми, ә үзен ихтирам иткән кебек, Улын да ћәркем ихтирам итсен µчен, Ул бµтен хµкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны ђибәргән Атаны да ихтирам итми. 24 Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыњлаучы ћәм Мине Ђибәрүчегә иман итүче кеше мәњгелек тормышка ия була. Ул кеше хµкемгә дучар булмаячак, чµнки инде үлемнән тормышка күчте. 25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Улыныњ тавышын ишетеп үлгәннәр тереләчәк вакыт ђитә ћәм ул вакыт килеп ђитте дә инде. 26 үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде. 27 Ата Улына хµкем итү хокукын да бирде, чµнки Ул – Адәм Улы. 28 Моња гађәпләнмәгез, чµнки кабердәгеләрнењ ћәммәсе Аллаћы Улыныњ тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү µчен, ә явызлык эшләгәннәр – хµкем ителү µчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә. 30 Мин үземнән үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хµкем итәм, ћәм Минем хµкемем гадел, чµнки Мин үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Ђибәрүченењ ихтыярын эзлим. 31 – Әгәр дә Мин үзем үземнењ хакта шаћитлек бирәм икән, Минем шаћитлегем бернигә дә тормас иде. 32 Минем хакта шаћитлек бирүче башка Берәү бар, ћәм Мин беләм: Аныњ Минем хакта биргән шаћитлеге хак. 33 Сез Яхъя пәйгамбәр янына кешеләр ђибәрдегез, ћәм ул хакыйкать хакында шаћитлек бирде. 34 Ләкин Мин кешеләрнењ шаћитлегенә мохтађ түгел, ә боларны сез котылсын µчен сµйлим. 35 Яхъя – янучы ћәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аныњ яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез. 36 Әмма Минем шаћитлегем Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаныњ тµгәлләргә дип Миња биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам ђибәргән булуына шаћитлек бирәләр. 37 Мине ђибәргән Ата Минем хакта үзе шаћитлек бирде. Сезнењ беркайчан да Аныњ тавышын ишеткәнегез, йµзен күргәнегез юк. 38 Аныњ сүзе сездә тормый, чµнки сез Ул ђибәргән Затка ышанмыйсыз. 39 Мәњгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаћитлек бирәләр. 40 Әмма сез тормыш алу µчен Минем яныма килергә теләмисез. 41 Кешеләрнењ Мине данлауларына мохтађлыгым юк, 42 ә Мин сезне беләм: сездә Аллаћыны ярату юк. 43 Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез. 44 Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаћыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән? 45 Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез µмет баглаган Муса. 46 Сез Мусага ышансагыз, Миња да иман китерер идегез, чµнки ул Минем хакта язды. 47 Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?

Яхъя 6

1 Шуннан соњ Гайсә Гәлиләя дињгезенењ аръягына китте. Ул дињгез, шулай ук, Тибериас дињгезе дип тә атала иде. 2 Авыруларны савыктырган могђизалы галәмәтләрен күреп, Аныњ артыннан бик күп халык иярде. 3 Гайсә, тауга менеп, шәкертләре белән бергә утырды. 4 Яћүдләрнењ Коткарылу бәйрәме якынлашып килә иде. 5 Гайсә күзләрен күтәрде ћәм үзенә таба күп халыкныњ килүен күреп, Филипкә: – Аларны ашату µчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде. 6 Ул бу сүзләрне Филипне сынау µчен генә әйтте, чµнки нәрсә эшләячәген үзе белә иде. 7 Филип: – Аларныњ ћәрберсенә аз-аз гына бирү µчен дә ике йµз динарлык икмәк ђитмәс, – дип ђавап бирде. 8 Шәкертләренењ берсе, Шимун Петернењ энесе Әндри: 9 – Монда бер малайныњ биш арпа икмәге ћәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык µчен ул нәрсә инде? – диде. 10 – Аларга утырырга кушыгыз, – диде Гайсә. Ул урында исә чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мењ чамасы ир-ат чирәмгә утырды. 11 Гайсә, икмәкне алып, шµкрана итеп, утыручыларга µләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соњ, ћәркемгә теләгән кадәр бирде. 12 Ћәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә: – Калган сыныкларны ђыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде. 13 Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныклар белән унике кәрзинне тутырдылар. 14 Гайсә эшләгән могђизалы галәмәтне күреп, кешеләр: – Дµньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр. 15 Гайсә исә, аларныњ үзен кµч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, үзе генә тагын тауга менеп китте. 16 Кич ђиткәч, Гайсәнењ шәкертләре дињгез буена тµштеләр дә, 17 кµймәгә утырып, дињгезнењ аръягына, Кәпәрнаумга таба йµзеп киттеләр. Карањгы тµште, ә Гайсә исә ћаман күренмәде. 18 Дињгездә каты ђил купканлыктан, дулкыннар кµчәйде. 19 Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соњ, су µстеннән атлап кµймәгә якынлашып килүче Гайсәне күреп, куркып калдылар. 20 Әмма Гайсә аларга: – Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде. 21 Алар Аны кµймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта кµймә алар бара торган ярга килеп туктады. 22 Икенче кµнне дә халык дињгез ярында тора иде әле. Алар анда бер генә кµймә булуын, ул кµймәгә шәкертләрнењ генә утырып китүен, ә Гайсәнењ анда утырмаганын күргәннәр иде. 23 Кешеләр Раббы шµкрана итеп биргән икмәкне ашаган урынга Тибериас шәћәреннән башка кµймәләр дә килеп туктадылар. 24 Шулай итеп, Гайсәнењ дә, Аныњ шәкертләренењ дә анда юклыгын күргәч, халык, кµймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте. 25 Аны дињгезнењ аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдењ? – дип сорадылар. 26 Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могђизалы галәмәтләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. 27 Фани ризык µчен түгел, бәлки мәњгелек тормыш бирә торган ризык µчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чµнки Аллаћы Ата, Аны хуплап, үзенењ тамгасын салды, – диде. 28 Аннан соњ алар: – Аллаћы эшләрен башкару µчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар. 29 – Ул Кемне ђибәргән булса, сез Шуња иман итегез, Аллаћыныњ эше менә шул, – дип ђавап бирде Гайсә. 30 Алар Ања әйттеләр: – Сиња иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсењ? Нәрсә кылырсыњ? 31 Безнењ ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар. Бу турыда Изге язмада: «Ул аларга ашар µчен күктән икмәк бирде», – дип язылган. 32 Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәкне Муса түгел, бәлки, хак икмәкне күктән Минем Атам бирә. 33 Аллаћы икмәге Ул – күктән ињеп, дµньяга тормыш Бирүче, – диде. 34 Алар Гайсәгә: – Әфәндем! Безне ћәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр. 35 Гайсә исә аларга әйтте: – Мин – тормыш икмәге: Минем янга килүче ћичкайчан ачыкмас, Миња иман китерүче ћичкайчан сусамас. 36 Ләкин Мин сезгә: сез Мине күрдегез, әмма Миња иман китермисез, – дидем. 37 Атам Миња юллаган ћәркем Миња киләчәк ћәм Миња килүчене ћичкайчан куып ђибәрмәячәкмен, 38 чµнки Мин үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине ђибәргән Атам ихтыярын башкару µчен күктән ињдем. 39 Мине ђибәргән Атамныњ ихтыяры исә шул: Ул биргән беркемне югалтмыйча, соњгы кµндә үледән терелтергә тиешмен. 40 Мине ђибәргән Атамныњ ихтыяры шул: Улын күрүче ћәм Улына иман китерүче ћәркемнењ мәњгелек тормышы булсын, Мин аны соњгы кµндә терелтеп торгызачакмын. 41 Яћүдләр, Аныњ: «Мин – күктән ињгән икмәк», – дигән сүзләренә ризасызлык белдереп, үзара: 42 – Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соњ? Без Аныњ атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән ињдем», – дип сµйли ала икән? – диештеләр. 43 Гайсә аларга ђавап бирде: – үзара сукранышмагыз: 44 Мине ђибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене соњгы кµндә терелтеп торгызачакмын. 45 Пәйгамбәрләрнењ язмаларында: «Ћәммәсе дә Аллаћы тарафыннан µйрәтеләчәк», – дип язылган. Атадан ишетеп µйрәнүче ћәркем Минем янга килә. 46 Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Аллаћыдан Килүче генә Атаны күрде. 47 Сезгә хак сүз әйтәм: Миња иман итүченењ мәњгелек тормышы бар. 48 Мин – тормыш икмәге. 49 Сезнењ аталарыгыз чүлдә манна ашадылар ћәм үлделәр. 50 Күктән ињүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәс. 51 Мин – күктән ињгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәњге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә – ул Минем тәнем. Мин аны дµнья яшәсен µчен бирәчәкмен. 52 Шуннан соњ яћүдләр ачуланышып: – Бу Кеше ничек үзенењ тәнен безгә ашар µчен бирә алыр икән? – дип үзара бик каты бәхәсләштеләр. 53 Гайсә исә аларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улыныњ тәнен ашамасагыз ћәм Аныњ канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак. 54 Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүченењ мәњгелек тормышы бар. Мин аны соњгы кµндә терелтеп торгызачакмын. 55 Минем тәнем – чын ризык, Минем каным – чын эчемлек. 56 Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүче Миндә кала, Мин ањарда калам. 57 Мине тере Атам ђибәрде ћәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк. 58 Бу – күктән ињгән икмәк. Ул икмәк сезнењ аталарыгыз ашаган манна кебек түгел: алар үлгәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәњге яшәячәк. 59 Ул боларны Кәпәрнаумда µйрәткән вакытта гыйбадәтханәдә сµйләде. 60 Гайсәнењ күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соњ: – Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыњлый алсын? – диделәр. 61 Әмма Гайсә күњеленнән шәкертләренењ сукрануларын белеп: – Сезне шушы рәнђетәме? 62 Адәм Улыныњ элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез нәрсә булыр? 63 Рух Ул – тормыш бирүче, кешенењ кµче ћичнинди файда китерми; Мин сезгә сµйләгән сүзләр – рух ћәм тормыш. 64 Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте. Чµнки Гайсә кемнењ иман итмәвен ћәм кемнењ үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белде. 65 Ул сүзен дәвам итеп: – Менә шуныњ µчен Мин сезгә, Атам ђибәрмәсә, Минем янга беркемнењ дә килә алмаячагын әйттем, – диде. 66 Шул вакыттан башлап Гайсәнењ күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр ћәм башка Аныњ белән бергә йµрмәделәр. 67 Шуннан соњ Гайсә унике шәкертеннән: – Сез дә китәргә теләмисезме? – дип сорады. 68 Шимун Петер Ања: – Раббым! Без кем янына барыйк соњ? Мәњгелек тормыш сүзләре Синдә бит. 69 Без Сиња иман итәбез, Сине Аллаћыныњ Изге Заты дип таныйбыз, – дип ђавап бирде. 70 Гайсә аларга: – Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнењ арада берегез иблис, – диде. 71 Ул бу сүзләрне, үзенә хыянәт итәчәк, уникенењ берсе булган Шимун улы Яћүд Искариот хакында әйтте.

Яхъя 7

1 Шуннан соњ Гайсә, яћүдләрнењ Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яћүдиядә йµрергә теләмәде. Шуња күрә Ул Гәлиләядә йµрергә булды. 2 Яћүдләрнењ Чатыр кору бәйрәме якынлаша иде, ћәм 3 энеләре: – Гәлиләядән Яћүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрењ дә күрсен. 4 Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисењ икән, үзењне дµньяга күрсәт, – диделәр. 5 Ања хәтта энеләре дә иман итмәделәр. 6 Гайсә аларга әйтте: – Минем вакыт әле килеп ђитмәде, ә сезнењ µчен ћәркайчан вакыт. 7 Дµнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миња нәфрәтен күрсәтә, чµнки Мин эшләренењ явыз булганлыгына ћәрвакыт шаћитлек биреп торам. 8 Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чµнки Минем вакыт әле ђитмәде. 9 Ул аларга шулай диде ћәм Гәлиләядә калды, 10 әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә үзе дә бәйрәмгә барды. 11 Яћүдләр исә: – Ул кайда икән? – дип, Аны бәйрәмдә эзләп йµрделәр. 12 Аныњ хакында халык арасында күп сүзләр йµрде. Кайберләре: – Ул яхшы Кеше, – диде, башкалары исә: – Юк, Ул халыкны аздыра, – дип сµйләде. 13 Әмма, яћүдләрдән куркып, Аныњ хакында беркем дә ачык итеп сµйләмәде. 14 Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаћы Йортына кереп µйрәтә башлады. 15 Яћүдләр: – Бу Кеше каян белә икән, Ул бит укымаган? – дип гађәпләнделәр. 16 Гайсә аларга әйтте: – Минем µйрәтүем үземнеке түгел, бәлки Мине Ђибәрүченеке. 17 Аныњ ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу µйрәтүнењ Аллаћыданмы икәнен яки үземнән генә сµйлим микәнен белер. 18 үз исеменнән сµйләүче үзенә дан эзли, ә үзен Ђибәрүченењ данын эзләүче эчкерсез ћәм Ањарда ялган юк. 19 Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнењ берегез дә аны үтәми. Ни µчен Мине үтерергә йµрисез? 20 Кешеләр: – Сиња ђен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йµри? – диделәр. 21 Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бер эш эшләдем ћәм сез ћәммәгез шуња гађәпләнәсез. 22 Муса сезгә сµннәт бирде, – гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә, – шуња күрә шимбә кµнне ир баланы сµннәткә утыртасыз. 23 Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кµнне ир бала сµннәткә утыртыла икән шимбә кµнне бер кешене бµтенләй савыктырганым µчен нигә Миња ачуыгыз килә? 24 Тышкы күренешкә генә карап хµкем итмәгез, бәлки дµрес хµкем итегез. 25 Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә: – Бу әллә яћүдләрнењ башлыклары үтерергә теләгән Кешеме? 26 Әнә Ул ачыктан-ачык сµйли, ә алар Ања бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән? 27 Әмма, Мәсих килгәндә, Аныњ кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенењ кайдан икәнен беләбез, – диделәр. 28 Гайсә, Аллаћы Йортында µйрәткәндә, тавышын кµчәйтеп, болай диде: – Сез Мине беләсез ћәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин үземнән үзем килмәдем, ћәм Мине Ђибәрүче хак. Сез Аны белмисез, 29 ә Мин Аны беләм, чµнки Мин Аннан килдем, Мине Ул ђибәрде. 30 Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Ања кул тидермәде, чµнки Аныњ вакыты килеп ђитмәгән иде әле. 31 Халык арасында исә, күп кешеләр Ања иман китерделәр ћәм: – Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаћи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр. 32 Фарисейләр халыкныњ Гайсә хакында шундый сүз йµрткәннәрен ишеттеләр, ћәм баш руханилар белән фарисейләр, Аны тотып алу µчен, тәртип саклаучыларны ђибәрделәр. 33 Гайсә: – Мин сезнењ арада озак булмам, тиздән үземне Ђибәрүче янына кире кайтачакмын. 34 Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте. 35 Шунда яћүдләр үзара: – Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны µйрәтергә тели микән? 36 Аныњ: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз», – дигән сүзләре нәрсәне ањлата икән? – диештеләр. 37 Бәйрәмнењ соњгы, бµек кµнендә Гайсә торып басты ћәм кµчле тавыш белән әйтте: – Сусаган кеше Минем янга килсен ћәм эчсен. 38 Миња иман итүченењ, Изге язмада әйтелгәнчә: «күњел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак». 39 Ул моны үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде. 40 Аныњ бу сүзләрен тыњлап торган халык арасында кайберләре: – Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр. 41 Берләре: – Бу – Мәсих. Ә башкалары: – Мәсих Гәлиләядән килер микән? 42 Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак ћәм Давыт шәћәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр. 43 Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты. 44 Кайберләре Аны тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Ања кул тидермәде. 45 Тәртип саклаучылар баш руханилар белән фарисейләр янына кайткач, алардан: – Ни µчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар. Тегеләр: 46 – Берәүнењ дә ћичкайчан ул Кеше сµйләгән кебек сµйләгәне юк, – дип ђавап бирделәр. 47 Фарисейләр аларга: – Әллә сез дә алдандыгызмы? 48 Башлыкларныњ яки фарисейләрнењ берәрсе Ања иман китердеме? 49 Ә канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән. 50 Шунда фарисейләрнењ берсе, Никәдим атлысы, ул элегрәк Гайсә янына килеп киткән иде: 51 – Башта кешене тыњламыйча ћәм аныњ нәрсә эшләгәнен белмичә безнењ канун аны хµкем итәме? – диде. 52 – Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара ћәм күрерсењ: Гәлиләядән ћич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип ђавап бирделәр ања. 53 Барысы да µйләренә таралгач,

Яхъя 8

1 Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2 Иртә белән Ул яњадан Аллаћы Йортына килде ћәм Аныњ янына күп халык ђыелды. Ул, утырып, аларны µйрәтә башлады. 3 Шулчак канунчылар ћәм фарисейләр, уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килеп, уртага бастырып куйдылар 4 ћәм Гайсәгә: – Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды. 5 Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсењ? – диделәр. 6 Алар моны, Гайсәне сынау µчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән ђиргә яза башлады. 7 Ләкин алар сорауларын кабат биргәнгә, Ул торып басты ћәм аларга: – Сезнењ кайсыгыз гµнаћсыз, шул башлап ања таш атсын, – диде. 8 Ћәм, тагын чүгәләп, ђиргә язуын дәвам итте. 9 Алар исә, моны ишеткәч, µлкәннәреннән башлап бер-бер артлы чыгып киттеләр. Гайсә уртада басып торган хатын белән генә калды. 10 Гайсә торып басып: – Сењлем! Кайда алар? Сине беркем дә хµкем итмәдеме? – дип сорады. 11 Хатын исә: – Беркем дә, Әфәндем! – диде. Гайсә ања: – Мин дә сине хµкем итмим: бар, башка гµнаћ кылма, – диде. 12 Гайсә тагын халыкка сµйләде. Ул: – Мин – дµньяга яктылык. Минем артымнан баручы карањгылыкта йµрмәячәк, бәлки аныњ тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте. 13 Шуннан соњ фарисейләр Ања: – Син үзењ хакында үзењ шаћитлек бирәсењ, Синењ шаћитлегењ хак түгел, – диделәр. 14 Гайсә исә аларга: – Мин үзем хакында үзем шаћитлек бирсәм дә, Минем шаћитлегем хак, чµнки кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез. 15 Сез кешеләр үлчәме буенча хµкем итәсез, ә Мин беркемне дә хµкем итмим. 16 Мин хµкем итсәм дә, Минем хµкемем хак, чµнки Мин үзем генә түгел, Мине ђибәрүче Ата белән бергә Мин. 17 Сезнењ кануныгызда да: «Ике кешенењ шаћитлеге хак», – дип язылган. 18 Мин үзем хакында үзем шаћитлек бирәм ћәм Минем хакта Мине ђибәргән Ата шаћитлек бирә, – дип ђавап бирде. 19 Шуннан соњ Гайсәдән: – Кайда Синењ атањ? – дип сорадылар. Гайсә: – Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – диде. 20 Гайсә бу сүзләрне Аллаћы Йортында µйрәткәндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Ања кул тидермәде, чµнки Аныњ вакыты әле килеп ђитмәгән иде. 21 Гайсә аларга янә: – Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гµнаћыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте. 22 Яћүдләр: – Ул үзен үзе үтерәчәк микәнни? Чµнки: «Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз», – ди бит, – диештеләр. 23 Ул аларга: – Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дµньяныкы, Мин бу дµньяныкы түгел, – диде. 24 – Сез Минем мәњге бар икәнемә ышанмасагыз, үз гµнаћларыгыз белән үләрсез. Шуња күрә Мин сезгә: «Сез гµнаћларыгыз белән үләрсез», – дидем. 25 Шуннан соњ Гайсәдән: – Кем соњ Син? – дип сорадылар. – Мин сезгә үземнењ кемлегемне инде күптән әйтәм, – диде аларга Гайсә. – 26 Сезнењ хакта күп сµйләп, сезне хµкем итә алыр идем. Әмма Мине Ђибәрүче хак, ћәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дµньяга шуны сµйлим. 27 Алар Гайсәнењ Ата хакында сµйләвен ањламадылар. 28 Гайсә аларга әйтте: – Сез Адәм Улын күтәргәч, Минем мәњге бар икәнемне ћәм үзлегемнән ћичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек µйрәткән булса, шулай сµйләвемне белерсез. 29 Мине Ђибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чµнки Мин ћәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим. 30 Ул шушы сүзләрне сµйләгән чакта күпләр Ања иман китерделәр. 31 Гайсә үзенә иман китергән яћүдләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. 32 Хакыйкатьне белерсез ћәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте. 33 – Без Ибраћим нәселеннән, – диделәр алар Ања, – ћәм беркайчан да ћичкемнењ дә колы булмадык. Ничек соњ Син: «Ирекле булырсыз», – дисењ? 34 – Сезгә хак сүз әйтәм: гµнаћ кылучы ћәркем – гµнаћ колы. 35 Кол µйдә мәњге тормый, ә атаныњ улы анда мәњге тора. 36 Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз. 37 Мин сезнењ Ибраћим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремә сездә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йµрисез. 38 Мин Атам янында күргәннәрем хакында сµйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә. 39 Алар, ђавап биреп: – Безнењ атабыз – Ибраћим, – диделәр. Гайсә аларга әйтте: – Сез Ибраћим балалары булсагыз, Ибраћим эшләрен эшләр идегез. 40 Ә хәзер Мине, Аллаћыдан ишеткән хакыйкатьне сµйләгән Бәндәне, үтерергә йµрисез. Ибраћим алай эшләмәде. 41 Сез үз атагызныњ эшләрен эшлисез. Алар Ања: – Без уйнаштан тумаган, безнењ Атабыз бер генә: Ул – Аллаћы, – диделәр. 42 Гайсә аларга әйтте: – Атагыз Аллаћы булса, сез Мине яратыр идегез, чµнки Мин Аллаћыдан килдем. Мин үзлегемнән килмәдем, Мине Ул ђибәрде. 43 Ни µчен сез Мин сµйләгәннәрне ањламыйсыз? Чµнки сез Минем сүземне тыњлый алмыйсыз. 44 Сезнењ атагыз – иблис, ћәм сез атагызныњ теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады ћәм хәзер дә тотмый, чµнки ањарда хакыйкать юк. Ул, ялган сµйләгән вакытта, үзенекен сµйли, чµнки ул – ялганчы ћәм ялганныњ атасы. 45 Ә сез, Мин хакыйкатьне сµйләгәнгә күрә, Минем сүзләремә ышанмыйсыз. 46 Минем гµнаћта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкатьне сµйлим икән, ни µчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? 47 Кем Аллаћыдан булса, ул Аллаћы сүзләрен тыњлар; ә сез, Аллаћыдан булмаганга күрә, тыњламыйсыз. 48 Моња яћүдләр: – Син самареяле, Синењ эчењдә ђен бар, – әллә бу дµрес түгелме? – диделәр. 49 Гайсә ђавап бирде: – Миндә ђен юк. Мин Атамны хµрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез. 50 Хәер, Мин үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар ћәм Ул хµкем итә. 51 Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул ћичкайчан үлем күрмәячәк. 52 Яћүдләр Ања: – Менә хәзер Синдә ђен барлыгына ћич шигебез калмады: Ибраћим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисењ. 53 Син атабыз Ибраћимнан да бµегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син үзењне кем дип саныйсыњ? 54 Гайсә ђавап бирде: – үземне үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Сез «Аллаћыбыз» дип атаган Атам Мине данлый. 55 Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнењ кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм ћәм Аныњ сүзен тотам. 56 Сезнењ атагыз Ибраћим Минем кµнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды. 57 Яћүдләр Аныњ бу сүзләренә: – Сиња әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраћимны күрдењме? – диделәр. 58 Гайсә аларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраћим булганга кадәр Мин бар. 59 Шул чакта алар, Ања ыргыту µчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Аллаћы Йортыннан чыгып китте.

Яхъя 9

1 үтеп барышлый, Гайсә тумыштан ук сукыр бер кешене күрде. 2 Шәкертләре Аннан: – Остаз! Бу кешенењ сукыр булып тууы кемнењ гµнаћыннан: бу кеше үзе гµнаћ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорадылар. 3 Гайсә ђавап бирде: – Бу кеше үзенењ гµнаћы µчен дә, ата-анасыныњ кылган гµнаћы µчен дә сукыр түгел. Ул, аныњ авыруы аша Аллаћы эшләре күренсен µчен, сукыр булып туды. 4 Кµн үткәнче без Мине Ђибәрүченењ эшләрен башкарырга тиешбез. Тµн ђитә, ул чакта ћичкем берни эшли алмас. 5 Мин дµньяда вакытта, Мин – дµньяга яктылык. 6 Шулай дип, Ул ђиргә тµкерде, тµкереге белән лай ясады, шул лайны сукырныњ күзләренә сµртте дә 7 ања: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «Ђибәрелгән» дигән мәгънәдә.) Ул барып юынды ћәм күзләре күрә торган булып кайтты. 8 Аныњ күршеләре ћәм элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр: – Бу соњ, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? – диделәр. 9 Кайберләре: «Бу – шул», ә кайберләре: «Шуња охшаган», – диделәр. Сукыр үзе исә: – Мин шул кеше, – дип әйтә иде. 10 Аннан: – Күзләрењ ничек ачылды соњ? – дип сорадылар. 11 Ул ђавап биреп: – Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сµртте, аннан: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым ћәм күзләрем ачылды, – диде ул. 12 Аннан: «Ул Кеше кайда?» – дип сорагач: – Мин белмим, – дип ђавап бирде. 13 Элек сукыр булган бу кешене фарисейләр янына алып бардылар. 14 Ә Гайсә лай ясап сукырныњ күзләрен ачкан кµн – шимбә кµн иде. 15 Фарисейләр дә аннан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул минем күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым, – диде. 16 Кайбер фарисейләр исә: – Бу Кеше шимбә кµнне тотмый, шуња күрә Ул Аллаћыдан түгел, – дип әйттеләр. Ә башкалары: – Гµнаћлы кеше мондый могђизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Ћәм алар арасында бәхәс чыкты. 17 Әлеге сукырга: – Син Аныњ турында нәрсә әйтерсењ, Ул бит синењ күзләрењне ачты, – диделәр. – Ул – Пәйгамбәр, – дип ђавап бирде сукыр. 18 Әмма яћүдләр, күзләре ачылган кешенењ ата-анасын чакырганчы, аныњ сукыр булганына ћәм күрә башлавына ышанмадылар. 19 – Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә ала? – дип сорадылар алар. 20 Ата-анасы аларга: – Без аныњ улыбыз икәнен ћәм сукыр булып туганын беләбез. 21 Ә аныњ ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сµйләсен, – дип ђавап бирделәр. 22 Сукырныњ ата-анасы, яћүдләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чµнки яћүдләр, Гайсәнењ Мәсих икәнен икърар итүче ћәркемне гыйбадәтханәдән аерырга, дип сүз куешкан иделәр. 23 Шунлыктан аныњ ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», – диделәр. 24 Шулай итеп, яћүдләр элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, ања: – Аллаћыны ихтирам ит! Без ул Кешенењ гµнаћлы икәнен беләбез, – диделәр. 25 Ул аларга: – Ул гµнаћлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм, – дип ђавап бирде. 26 Алар аннан: – Ул нәрсә эшләде? Синењ күзләрењне ничек ачты? – дип тагын сорадылар. 27 Ул аларга: – Мин инде сезгә сµйләдем, ә сез тыњламадыгыз. Ни µчен тагын ишетергә телисез? Әллә сез дә Аныњ шәкертләре булырга ђыенасызмы? – дип ђавап бирде. 28 Алар ања бик ачуланып: – Син – Аныњ шәкерте, ә без – Муса шәкертләре. 29 Без Аллаћыныњ Мусага сµйләгәнен беләбез, әмма Моныњ кайдан икәнен белмибез, – диделәр. 30 Күрә башлаган кеше, аларга ђавап биреп, болай диде: – Шунысы гађәп тә: сез Аныњ кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! 31 Без Аллаћыныњ гµнаћлыларны тыњламавын беләбез, әмма Аллаћыга табынучыны ћәм Аныњ ихтыярын башкаручыны Ул тыњлый. 32 Кемнењ дә булса тумыштан сукыр кешенењ күзләрен ачуы турында гомердә дә ишетелгәне юк. 33 Ул Кеше Аллаћыдан булмаса, ћичнәрсә булдыра алмас иде. 34 – Башыњнан аягыња тикле гµнаћта тугансыњ, нигә безне µйрәтәсењ? – дип, аны куып чыгардылар. 35 Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны табып: – Син Адәм Улына ышанасыњмы? – дип сорады. 36 Ул исә: – Әфәндем, мин Ања ышансын µчен Аныњ кем икәнен әйт сәнә, – дип ђавап бирде. 37 Гайсә әйтте: – Син Аны күрдењ. Хәзер синењ белән Ул сµйләшә. 38 Ул исә: – Раббым, мин ышанам! – дип Аныњ алдына тезләнеп, Ања табынды. 39 Гайсә: – Мин бу дµньяга, күрми торганнар – күрсен, ә күрә торганнар – сукырайсын дип, хµкем итү µчен килдем, – дип әйтте. 40 Аныњ янында булган кайбер фарисейләр, моны ишеткәч: – Әллә без дә сукырмы? – диделәр. 41 – Сез сукыр булсагыз, гµнаћыгыз µчен гаепле булмас идегез; ә сез, күрәбез, дигәнлектән гµнаћыгыз үзегездә кала, – дип әйтте Гайсә.

Яхъя 10

1 – Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, бәлки башка юл белән керә, ул – карак ћәм юлбасар. 2 Ә капкадан керүче сарыкларга кµтүче була: 3 ања сакчы капка ача, сарыклар аныњ тавышын ишетәләр ћәм ул сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга. 4 үзенењ бар сарыкларын алып чыкканнан соњ, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аныњ артыннан баралар, чµнки аныњ тавышын таныйлар. 5 Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аннан качып китәләр, чµнки аныњ тавышын танымыйлар. 6 Гайсә аларга бу гыйбрәтле хикәяне сµйләде, ләкин кешеләр Аныњ нәрсә хакында сµйләгәнен ањламадылар. 7 Шулай итеп, Гайсә аларга янә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка. 8 Миннән алда килгәннәрнењ барысы да карак ћәм юлбасар иделәр, ләкин сарыклар аларны тыњламадылар. 9 Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йµриячәк ћәм кµтүлек табачак. 10 Карак ул урлау, үтерү ћәм ћәлак итү µчен генә килә. Мин исә аларныњ тормышы булсын, тормышы мул булсын дип килдем. 11 Мин – яхшы Кµтүче; яхшы кµтүче сарыклары µчен гомерен дә кызганмый. 12 Ә ялланган кµтүче – чын кµтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренењ килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга ћµђүм итеп, аларны таратып бетерә. 14 Мин – яхшы Кµтүче. Ата Мине, Мин Атаны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым µчен тормышымны да кызганмыйм. 16 Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кµтү ћәм бер кµтүче булачак. 17 Ата Мине шуныњ µчен ярата: Мин үз тормышымны аны яњадан кабул итү µчен бирәм. 18 Аны Миннән беркем дә алмый, Мин аны үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миња Атам боерык бирде. 19 Бу сүзләр нәтиђәсендә яћүдләр арасында янә бәхәс чыкты. 20 Аларныњ күбесе: – Ањарда ђен бар, Ул акылсыз. Сез ни µчен Аны тыњлыйсыз? – диделәр. 21 Башкалары исә: – Бу ђенле кеше сүзләре түгел, ђен сукырныњ күзләрен ача аламы соњ? – диделәр. 22 Кыш ђиткәч, Иерусалимда Яњару бәйрәме вакытында, 23 Гайсә Аллаћы Йортында Сµләйман әйванында йµргән чакта, 24 яћүдләр, Аныњ тирәсенә ђыелып: – Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыњмы? Син Мәсих булсањ, безгә ачык итеп әйт, – диделәр. 25 Гайсә аларга болай дип ђавап бирде: – Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаћитлек бирәләр. 26 Әмма сез ышанмыйсыз, чµнки сез Минем сарыкларымнан түгел. 27 Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, ћәм алар Минем арттан баралар. 28 Мин аларга мәњгелек тормыш бирәм. Алар ћичкайчан да ћәлак булмаячаклар, ћәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак. 29 Аларны Миња биргән Атам ћәммәсеннән дә бµек. Атамныњ кулыннан аларны тартып алырга беркемнењ дә кµче ђитмәячәк. 30 Мин ћәм Ата – бер. 31 Шуннан соњ яћүдләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар. 32 Гайсә исә аларга: – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларныњ кайсысы µчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте. 33 Яћүдләр Ања: – Без Сине яхшы эшләрењ µчен түгел, бәлки, Аллаћыны хµрмәт итмичә, Ања каршы кµфер сүз сµйләвењ, үзењ кеше була торып, үзењне Аллаћы дип әйтүењ µчен үтерергә телибез, – дип ђавап бирделәр. 34 Гайсә аларга: – Аллаћыныњ: «„Сез – илаћлар", – дидем Мин», – дип әйткән сүзләре сезнењ кануныгызда язылган түгелме? 35 Аллаћы үзенењ сүзе бирелгән кешеләрне илаћлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый. 36 Ничек соњ сез Миња, Ата изге эшкә аерып дµньяга ђибәргән Затка, Мин: «Мин – Аллаћы Улы», – дип әйткәндә: «Кµфер сµйлисењ», – дисез? 37 Мин Атамныњ эшләрен башкармыйм икән, Миња ышанмагыз. 38 Ә инде башкарам икән, Минем үземә ышанмасагыз да, Атамныњ Миндә, Минем Ањарда икәнлекне белү ћәм ањлау µчен, эшләремә ышаныгыз, – дип әйтте. 39 Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте. 40 Шуннан соњ Гайсә тагын үрдүннењ аръягына, элек Яхъя чумдырган урынга китте ћәм шунда калды. 41 Күпләр Аныњ янына килделәр ћәм бер-берсенә: – Яхъя ћичбер могђизалы галәмәт күрсәтмәде, әмма Яхъяныњ бу Кеше турында әйткәннәре ћәммәсе дә дµрес булды, – диделәр. 42 Ћәм анда күпләр Ања иман китерде.

Яхъя 11

1 Мәрьям ћәм аныњ апасы Марта яшәгән Бәйтәния авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде. 2 Мәрьям – авырып ятучы Лазарныњ сењлесе, Раббыныњ аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сµрткән кыз. 3 Кыз туганнар Гайсәгә: – Раббым! Якын дустыњ Лазар авырый, – дип хәбәр ђибәрделәр. 4 Гайсә бу турыда ишеткәч: – Бу авыру – үлемгә дигән чир түгел, бәлки Аллаћыныњ данлануы µчен, ћәм бу авыру аша Аллаћы Улы данлансын µчен, – диде. 5 Гайсә Мартаны, аныњ сењлесен ћәм Лазарны ярата иде, 6 әмма, Лазарныњ авыру икәнен ишеткәч тә, булган урынында Ул тагын ике кµнгә тоткарланды. 7 Шуннан соњ шәкертләренә: – Яњадан Яћүдиягә барыйк, – диде. 8 Шәкертләре Ања: – Остаз! Әле күптән түгел генә яћүдләр Сине ташлар атып үтерергә йµргәннәр иде, Син тагын шунда барасыњмы? – диделәр. 9 Гайсә ђавап бирде: – Кµн яктылыгы унике сәгать түгелме соњ? Кµндез йµрүче абынмый, чµнки бу дµньяныњ яктысын күрә. 10 Ә тµнлә йµрүче абына, чµнки ањарда яктылык юк. 11 Шуннан соњ Гайсә сүзен дәвам итте: – Дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам. 12 Аныњ шәкертләре: – Раббыбыз! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр. 13 Гайсә аныњ үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сµйли, дип уйладылар. 14 Шуња күрә Гайсә аларга ачык итеп: – Лазар үлде. 15 Сез ышансын дип, анда булмаганыма сезнењ µчен шатланам. Әйдәгез, аныњ янына барыйк, – диде. 16 Игезәк кушаматлы Томас шәкертләргә: – Әйдәгез, киттек, Аныњ белән бергә без дә үлик, – диде. 17 Бәйтәниягә килеп ђиткәч, Гайсә Лазарныњ инде дүрт кµн буена кабердә ятуын ишетте. 18 Бәйтәния исә Иерусалимга µч чакрым чамасы гына иде. 19 Абыйлары µчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яћүдләр килгән иде. 20 Марта, Гайсәнењ килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә µйдә калды. 21 Марта Гайсәгә әйтте: – Раббым! Син монда булсањ, абыем үлмәгән булыр иде. 22 Әмма хәзер дә беләм: Син Аллаћыдан нәрсә генә сорасањ да, Ул Сиња бирәчәк. 23 Гайсә ања: – Абыењ үледән тереләчәк, – диде. 24 – Соњгы кµндә – үледән терелү вакытында – аныњ тереләчәген беләм, – диде Марта. 25 Гайсә исә: – Мин – терелү ћәм тормыш. Миња иман итүче, үлсә дә, яшәячәк. 26 Яшәүче ћәм Миња иман китерүче ћәркем ћичкайчан үлмәс. Син моња ышанасыњмы? – диде. 27 Марта Ања: – Әйе, Раббым! Синењ дµньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаћы Улы икәнењә ышанам, – диде. 28 Моны әйткәч, Марта китеп барды, ћәм, сиздермичә генә сењлесе Мәрьямне чакырып: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде. 29 Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте. 30 Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Марта белән очрашкан урында тора иде. 31 Мәрьям белән бергә булган юатучы яћүдләр аныњ ђәћәт кенә торып чыгып китүен күрделәр ћәм, елау µчен кабер янына китте, дип уйлап, аныњ артыннан киттеләр. 32 Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп ђиткәч, Аны күреп: – Раббым! Син монда булсањ, абыем үлмәгән булыр иде, – дип, Аныњ аякларына егылды. 33 Мәрьямнењ ћәм аныњ белән килгән яћүдләрнењ елауларын күреп, Гайсә үзе дә борчылды ћәм кµенеп: 34 – Сез аны кайда күмдегез? – дип сорады. Алар Ања: – Әйдә, барыйк, Раббым! үзењ күрерсењ, – диделәр. 35 Гайсә елады. 36 Моны күреп яћүдләр: – Карагыз әле, Ул Лазарны ничек яраткан икән! – диештеләр. 37 Ә кайберләре: – Ул сукырныњ күзләрен ачкан икән, ник соњ Лазарны да үлемнән алып калу µчен берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр. 38 Гайсә тагын да ныграк кµенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер мәгарә булып, ања керү юлы таш белән бастырып куелган иде. 39 Гайсә: – Ташны читкә алып куегыз, – диде. Мәрхүмнењ сењлесе Марта Ања: – Раббым! Ул инде исләнгән, чµнки ул үлгәннән соњ дүрт кµн үтте, – диде. 40 Гайсә ања: – «Әгәр иман итсәњ, Аллаћыныњ данын күрәчәксењ», – дип әйтмәдемме сиња? – диде. 41 Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә, югарыга карап: – Атам! Мине ишеткәнењ µчен Сиња рәхмәт белдерәм. 42 Мине ћәрвакыт ишетүењне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр µчен, Мине Син ђибәргәнгә ышансыннар µчен әйтәм, – диде. 43 Шулай дигәннән соњ Ул кµчле тавыш белән: – Лазар! Чык! – диде. 44 Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аныњ куллары ћәм аяклары кәфен белән уралган, йµзе яулык белән капланган иде. Гайсә: – Чишегез аны, йµрсен, – диде. 45 Мәрьям янына килгән яћүдләрнењ күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Ања иман китерделәр. 46 Ә кайберләре фарисейләр янына барып, аларга Гайсә кылган эшләр турында сµйләделәр. 47 Шунда баш руханилар ћәм фарисейләр кињәшмә ђыйдылар. – Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә. 48 Аны шул кµе калдырсак, ћәммәсе Ања иман китерәчәк, ћәм римлылар килеп, ђиребезне дә, халкыбызны да басып алачак. 49 Аларныњ берсе – ул елны ињ баш рухани булган Кәяфәс аларга: – Сез бернәрсә дә белмисез! 50 Бµтен халык ћәлак булуга караганда, халык µчен бер кешенењ үлүе – сезнењ µчен хәерлерәк. Сез шуны ањламыйсызмы? – диде. 51 Ул моны үзеннән сµйләмәде, бәлки, ул елныњ ињ баш рухание буларак, Гайсәнењ яћүд халкы µчен, бу халык µчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаћы балаларын бергә ђыю µчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде. 53 Шул кµннән соњ алар Аны үтерергә ниятләделәр. 54 Шуња күрә Гайсә инде яћүдләр арасында ачыктан-ачык йµрмәде. Ул аннан чүл янындагы бер µлкәгә, Эфраим дигән шәћәргә китте ћәм үзенењ шәкертләре белән шунда калды. 55 Яћүдләрнењ Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнењ тµрле почмакларыннан күп халык килде. 56 Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаћы Йортында бер-берсенә: – Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килер микән? – диештеләр. 57 Баш руханилар ћәм фарисейләр исә, Гайсәне тотып алу µчен, Аныњ кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш, дигән әмер бирделәр.

Яхъя 12

1 Коткарылу бәйрәменә алты кµн кала, Гайсә Бәйтәния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Лазар яши иде. 2 Анда Гайсә хµрмәтенә аш мәђлесе ђыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йµрде, ә Лазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде. 3 Мәрьям, нард үсемлегеннән ясалган бер кадак бик кыйммәтле хуш исле саф май алып, Гайсәнењ аякларын майлады да үзенењ чәче белән сµртте. Ѳй эче ислемайныњ хуш исе белән тулды. 4 Шунда Гайсәнењ шәкертләреннән берсе – Ања хыянәт итәчәк Яћүд Искариот: 5 – Ни µчен бу хуш исле майны, µч йµз динарга сатып, фәкыйрьләргә µләшеп бирмәскә иде? – диде. 6 Ул моны ћич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы µчен әйтте. Уртак акча янчыгын йµртү аныњ вазифасы иде. Ул аннан үзенә акча ала торган иде. 7 Гайсә моња ђавап бирде: – Калдыр Мәрьямне, ул бу эшне Мине күмү кµненә саклады, 8 фәкыйрьләр ћәрвакыт сезнењ белән бит, ә Мин сезнењ белән ћәрвакыт бергә булмам. 9 Шул вакытта күп яћүдләр, Гайсәнењ Бәйтәниядә икәнлеген белеп, шунда ђыелдылар. Алар Гайсә µчен генә түгел, Ул үледән терелткән Лазарны күрү µчен дә килделәр. 10 Шунлыктан баш руханилар Лазарны да үтерергә карар чыгардылар, 11 чµнки аныњ аркасында күп яћүдләр Гайсә янына килә ћәм Ања иман китерә иде. 12 Икенче кµнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимга килә икән» дигән хәбәр таралды. 13 Халык, хµрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты ћәм: – Ћошанна! Раббы исеме белән Килүче Ћәм Исраил Патшасы мµбарәк! – дип кычкырдылар. 14 Гайсә исә, бер ишәк табып, ања атланды ћәм ћәммәсе Изге язмада язылганча булды: 15 «Сион кызы, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып, Синењ Патшањ килә». 16 Аныњ шәкертләре ул вакытта моны ањламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соњ, Аныњ хакында шулай язылган булуын ћәм Ања нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә тµшерделәр. 17 Элек Гайсә белән бергә булган кешеләр Аныњ Лазарны кабердән чакырып чыгарып, үледән терелтүе турында сµйләп бирделәр. 18 Аныњ шундый могђизалы галәмәт кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты. 19 Фарисейләр исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бµтен дµнья Аныњ артыннан бара, – диделәр. 20 Бәйрәмдә Аллаћыга табыну µчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. 21 Алар Гәлиләядәге Бәйтсайдадан булган Филип янына килеп, аннан: – Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр. 22 Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сµйләделәр. 23 Гайсә аларга ђавабында: – Адәм Улыныњ данлану вакыты ђитте, – диде. 24 – Сезгә хак сүз әйтәм: ђиргә тµшкән бодай бµртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уњыш китерер. 25 үзенењ тормышын яратучы аны ћәлак итәчәк, ә бу дµньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәњгелек тормыш µчен саклаячак. 26 Кем Миња хезмәт итә, ул Миња иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миња хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. 27 Күњелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуныњ µчен килдем дә. 28 Атам! Исемењне данла. Шул вакыт күктән: – Мин данладым ћәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде. 29 Шунда торган ћәм моны ишеткән халык: – Күк күкрәде, – диде. Кайберләре исә: – Ања фәрештә сµйләде, – диделәр. 30 Моња каршы Гайсә: – Бу тавыш Минем µчен түгел, бәлки сезнењ µчен килде. 31 Бу дµнья хәзер хµкем ителә, хәзер бу дµньяныњ мирзасы куып чыгарылачак. 32 Мин ђирдән күтәрелгәннән соњ барлык кешеләрне үземә тартачакмын, – диде. 33 Ул моны үзенењ нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте. 34 Халык Ања ђавап бирде: – Без кануннан Мәсихнењ мәњге яшәячәген белдек, ә Син, Адәм Улы күтәрелергә тиеш, дип ничек әйтәсењ? Кем Ул – Адәм Улы? 35 Шунда Гайсә аларга: – Яктылык сезнењ белән бераз вакыт булыр әле. үзегезне карањгылык басмасын µчен, яктылык бар чагында йµреп калыгыз, чµнки карањгыда йµрүче кая барганын белми. 36 Яктылык сезнењ белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, – диде. Шушы сүзләрне әйткәннән соњ Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде. 37 Гайсә халык алдында шулкадәр күп могђизалы галәмәтләр күрсәтсә дә, ул Ања иман китермәде. 38 Ишагыйя пәйгамбәрнењ: «Йа Раббым! Без сµйләгән хәбәргә кем ышанды? Раббыныњ кодрәте кемгә ачылды?» – дигән сүзләре тормышка ашты. 39 Алар иман китерә алмадылар, чµнки Ишагыйя әйткәнчә: 40 «Ул аларныњ күзләрен күрмәс итте, йµрәкләрен таш кебек катырды; Югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йµрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар ћәм Мин аларны савыктырыр идем». 41 Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнењ данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аныњ турында сµйләгән. 42 Хәер, башлыкларныњ да күбесе Ања иман китерде, ләкин алар, фарисейләр гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, икърар итмәделәр, 43 чµнки Аллаћы данына караганда кешеләр данын күбрәк яраттылар. 44 Гайсә исә кµчле тавыш белән: – Миња иман итүче Минем үземә түгел, бәлки Мине Ђибәрүчегә иман итә, – диде. 45 – Мине күрүче Мине Ђибәрүчене күрә. 46 Миња иман итүче карањгылыкта калмасын дип, Мин дµньяга яктылык булып килдем. 47 Кем дә булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хµкем итмим, чµнки Мин дµньяны хµкем итү µчен түгел, бәлки коткару µчен килдем. 48 Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәүченењ үз хµкем итүчесе бар: аны соњгы кµндә Мин әйткән сүз хµкем итәчәк. 49 Мин үземнән сµйләмәдем, нәрсә сµйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине ђибәргән Ата Миња әмер бирде. 50 Мин Аныњ әмеренењ мәњгелек тормыш икәнен беләм. Шулай итеп, Мин нәрсә сµйлим – ћәр сүзне Атам кушканча сµйлим.

Яхъя 13

1 Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, үзенењ бу дµньядан Ата хозурына китү сәгате ђиткәнен белеп, дµньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соњгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. 2 Иблис Шимун Искариот улы Яћүднењ күњеленә Гайсәгә хыянәт итү фикерен салганнан соњ, шәкертләре белән кичке аш ашаган вакытта, 3 Гайсә Атаныњ ћәрнәрсәне Аныњ кулына биргәнен ћәм үзенењ Аллаћыдан килеп Аллаћы янына китүен белгәнгә, 4 урыныннан торды да, µс киемен салып, биленә сµлге урады. 5 Ћәм ләгәнгә су салып, шәкертләренењ аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сµлге белән сµртә барды. 6 Нәүбәт Шимун Петер янына ђиткәч, Петер Ања: – Раббым! Синме минем аякларымны юасыњ? – диде. 7 – Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне ањламыйсыњ, – дип ђавап бирде Гайсә, – әмма соњыннан ањларсыњ. 8 – Син минем аякларымны ћичкайчан юарга тиеш түгелсењ, – диде Петер. – Синењ аякларыњны юмасам, Миндә синењ µлешењ булмас, – дип ђавап бирде Гайсә. 9 – Раббым! – диде Шимун Петер. – Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр. 10 – Юынган кешенењ бµтен тәне чиста була. Шуња күрә аякларыннан башка аныњ бүтән ђирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел. 11 үзенә кемнењ хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнењ барыгыз да чиста түгел», – диде. 12 Шәкертләренењ аякларын юып бетергәч, киемен киеп, Ул яњадан урынына барып утырды ћәм аларга: – Минем нәрсә эшләгәнемне ањлыйсызмы? 13 Сез Мине Остаз ћәм Раббы дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын. 14 Шулай итеп, Мин – сезнењ Раббыгыз ћәм Остазыгыз, сезнењ аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнењ аякларын юарга тиеш. 15 Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем. 16 Сезгә хак сүз әйтәм: хезмәтче үзенењ хуђасыннан бµегрәк түгел, ђибәрелгән дә үзен ђибәрүчедән бµек түгел. 17 Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез – бәхетле. 18 Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миња каршы үкчәсен күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш. 19 Алар тормышка ашкан вакытта сез Минем мәњге бар булуыма ышансын µчен, Мин сезгә бу сүзләр тормышка ашканчы ук сµйлим. 20 Сезгә хак сүз әйтәм: Мин ђибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине Ђибәрүчене кабул итә. 21 Моны әйткәннән соњ Гайсә борчылды ћәм шәкертләренә шаћитлек биреп: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ берегез Миња хыянәт итәчәк, – диде. 22 Шәкертләре исә, Аныњ кем хакында сµйләвен ћич ањламыйча, бер-берсенә караштылар. 23 Аларныњ берсе – Гайсәнењ яраткан шәкерте – Аныњ күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде. 24 Гайсәнењ кем хакында сµйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ишарә итте. 25 Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аннан: – Раббым, ул кем? – дип сорады. 26 Гайсә, ђавап биреп: – Мин бер сынык икмәкне кемгә манып бирсәм, ул – шул, – диде ћәм, бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот улы Яћүдкә бирде. 27 Шул сыныкны кулына алуга ук аныњ эченә шайтан керде. Шунда Гайсә Яћүдкә: – Эшлисе эшењне тизрәк эшлә, – диде. 28 Әмма Гайсәнењ ања ни µчен шулай дип әйтүен анда утыручыларныњ берсе дә ањламады. 29 Акча янчыгы Яћүдтә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә ања бәйрәм µчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга, яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар. 30 Сыныкны алу белән Яћүд чыгып китте. Тµн иде. 31 Яћүд чыгып киткәч, Гайсә әйтте: – Хәзер Адәм Улы данланды ћәм Аныњ аша Аллаћы данланды. 32 Аллаћы Аныњ аша данлана икән Ул да Адәм Улын үзендә данлаячак, ћәм шунда ук данлаячак. 33 Балаларым! Мин сезнењ белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез. Яћүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: Сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз. 34 Сезгә яња әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 35 Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнењ Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр. 36 Шимун Петер Гайсәдән: – Раббым! Син кая китәсењ? – дип сорады. Гайсә ања: – Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсыњ, әмма соњыннан киләчәксењ, – дип ђавап бирде. 37 – Раббым! Ни µчен Синењ артыњнан хәзер бара алмыйм? Синењ µчен ђанымны да бирергә әзер, – диде Ања Петер. 38 Гайсә ања: – Син Минем µчен ђаныњны да бирергә әзерме? Сиња хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ, – диде.

Яхъя 14

1 – Борчылмагыз! Аллаћыга ышаныгыз ћәм Миња ышаныгыз. 2 Минем Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, Мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам. 3 Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын µчен, янә килеп, сезне үз яныма алачакмын. 4 Мин бара торган урынга сез юлны беләсез. 5 Томас Гайсәгә: – Раббым! Кая баруыњны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде. 6 Гайсә ања: – Мин – юл, хакыйкать ћәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак. 7 Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез ћәм Аны күрдегез, – дип әйтте. 8 – Раббым! Безгә Атаны күрсәт ћәм без канәгать булырбыз, – диде Ања Филип. 9 – Филип, Мин никадәр вакыт сезнењ белән бергә булып та син Мине белмисењме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисењ? 10 Минем Атада, Атаныњ Миндә икәнлегенә ышанмыйсыњмы? Сезгә сµйләгән сүзләрне Мин үземнән сµйләмим, ә Миндәге Ата үзенењ эшләрен башкара. 11 «Мин Атада ћәм Ата Миндә», – дигән сүзләремә ышаныгыз. Мин әйткән сүзләргә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз. 12 Сезгә хак сүз әйтәм: Миња иман итүче Мин башкарган эшләрне ћәм аларга караганда да бµегрәк эшләрне башкарыр, чµнки Мин Атам янына барам. 13 Ата Улында данлансын µчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. 14 Минем исемем белән Миннән нәрсә сорасагыз да, Мин аны эшләрмен. 15 – Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтәрсез. 16 Мин Атадан сораячакмын, ћәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәњге сезнењ белән булачак. 17 Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дµнья Аны күрмәгәнгә ћәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чµнки Ул сезнењ белән калачак ћәм сездә булачак. 18 Сезне ятим калдырмаячакмын, Мин сезнењ янга киләчәкмен. 19 Бераздан дµнья Мине күрмәячәк, ә сез күрәчәксез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәячәксез. 20 Сез ул кµнне, Мин – Атамда, сез – Миндә ћәм Мин сездә икәнлекне беләчәксез. 21 Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын ћәм ања үземне күрсәтермен. 22 Яћүд (Яћүд Искариот түгел) Аннан: – Раббым! Ни µчен Син үзењне дµньяга түгел, ә безгә күрсәтергә телисењ? – дип сорады. 23 Гайсә ања ђавабында: – Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр ћәм Без, аныњ янына килеп, аныњ белән бергә яшәрбез. 24 Мине яратмаучы Минем сүзләремне тотмый, ә сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бәлки Мине ђибәргән Атадан, – дип әйтте ћәм, дәвам итеп: 25 – Мин сезгә боларны сезнењ белән бергә булганда ук әйттем. 26 Ә Минем исемемнән Ата ђибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне ћәрнәрсәгә µйрәтәчәк ћәм Мин сезгә сµйләгәннәрнењ ћәммәсен дә хәтерегезгә тµшерәчәк, – диде. 27 Сезгә тынычлык калдырам, үземнењ тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дµнья биргән кебек түгел. Күњелегез борчылмасын ћәм курыкмасын. 28 «Сездән китәм ћәм сезгә киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чµнки Атам Миннән бµегрәк. 29 Мин сезгә бу сүзләрне ул хәл тормышка ашканда сез ышансын µчен хәзер сµйләдем. 30 Сезнењ белән күп сµйләшмәм инде, чµнки бу дµньяныњ мирзасы килә. Аныњ Миндә ћичнәрсәсе юк. 31 Әмма дµнья белсен: Мин Атаны яратам ћәм, Ата Миња нинди әмер биргән булса, Мин шуны башкарам. – Торыгыз, моннан китик, – диде.

Яхъя 15

1 – Мин – чын йµзем агачы, ә Минем Атам – Йµзем үстерүче. 2 Ул Миндәге ђимеш бирми торган ћәр ботакны кисеп ташлый ћәм, күбрәк ђимеш бирсен µчен, ђимеш бирә торган ћәр ботакны чистарта. 3 Сезгә сµйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз. 4 Миндә торыгыз, ћәм Мин сездә торырмын. Йµзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе ђимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә ђимеш бирә алмассыз. 5 Мин – йµзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса ћәм Мин ањарда торсам – ул күп ђимеш бирер, чµнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз. 6 Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар ћәм ул корып бетәр, ә андый ботакларны ђыялар да утка ташлыйлар ћәм яндыралар. 7 Сез Миндә торсагыз ћәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, ћәм ул сезгә бирелер. 8 Күп ђимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, ћәм моныњ белән Минем Атам данланыр. 9 Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. 10 Мин, Атамныњ әмерләрен үтәп, Аныњ мәхәббәтендә торам, ћәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз. 11 Куанычым сездә булсын ћәм сезнењ куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сµйләдем. 12 Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 13 Дуслары µчен ђанын биргән кешенењ яратуыннан да бµек ярату юк. 14 Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым. 15 Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чµнки хезмәтче хуђасыныњ нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атадым, чµнки Атамнан ишеткәннәрнењ ћәммәсен сезгә белдердем. 16 Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып ђимеш бирсен ћәм ђимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. 17 Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз. 18 – Дµнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте. 19 Сез дµньяныкы булсагыз, дµнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дµньядан түгел, бәлки Мин сезне дµньядан сайлап алдым, дµнья сезне шуња нәфрәт итә. 20 «Хезмәтче үзенењ хуђасыннан µстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. 21 Алар боларныњ барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чµнки Мине Ђибәрүчене белмиләр. 22 Мин килеп аларга сµйләмәгән булсам, аларныњ гµнаћта гаепләре булмас иде, ә хәзер гµнаћларын акларлык чаралары юк. 23 Мине нәфрәт итүче Атамны да нәфрәт итә. 24 Башка беркем дә эшләмәгән эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларныњ гµнаћта гаепләре булмас иде; ә хәзер күрделәр ћәм Миња да, Атама да нәфрәтләнделәр. 25 Әмма аларныњ канунында: «Алар Миња бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын µчен бу шулай булды. 26 Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы ђибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаћитлек бирәчәк. 27 Сез дә шаћитлек бирерсез, чµнки сез баштан ук Минем белән булдыгыз.

Яхъя 16

1 – Мин боларны сез вәсвәсәгә бирелмәсен µчен сµйләдем. 2 Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче ћәркем Аллаћыга шуныњ белән хезмәт итәм дип уйлар. 3 Ћәм шулай эшләрләр, чµнки алар Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр. 4 Моны сезгә шуныњ µчен әйттем: ул вакыт ђиткәч, сез ул хакта сµйләгәнемне исегезгә тµшерерсез. Мин боларны сезгә башта ук сµйләмәдем, чµнки сезнењ белән бергә булдым. 5 Ә хәзер Мин үземне Ђибәрүче янына барам, ћәм сезнењ берегез дә Миннән: «Кая барасыњ?» – дип сорамый. 6 Мин сезгә боларны сµйләгәнгә күрә, сезнењ күњелегез кайгы белән тулды. 7 Әмма Мин хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнењ µчен хәерлерәк. Чµнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә ђибәрәчәкмен. 8 Ул килгәч, дµньяны гµнаћка, хаклыкка ћәм хµкемгә карата фаш итәчәк: 9 гµнаћка карата, чµнки кешеләр Миња иман итмиләр; 10 хаклыкка карата, чµнки Мин Атам янына барам ћәм сез инде Мине бүтән күрмәссез; 11 хµкемкә карата, чµнки инде бу дµньяныњ мирзасы хµкем ителде. 12 Сезгә сµйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз. 13 Ул – хакыйкать Рухы – килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак. Ул сезгә үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сµйләячәк ћәм булачак хәлләрне белдерәчәк. 14 Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сµйләп, Мине данлаячак. 15 Атаныкы булган барлык нәрсәләр – Минеке; Мин шуња күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерәчәк», – дидем. 16 – Сез Мине бераздан инде күрмәячәксез, ћәм янә бераздан Мине күрәчәксез. 17 Шуннан соњ Аныњ кайбер шәкертләре бер-берсенә: – «Бераздан сез Мине күрмәячәксез, ћәм янә бераздан Мине күрәчәксез», ћәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне ањлата икән? 18 «Бераздан» дигәне нәрсә икән? Аныњ нәрсә сµйләгәнен ањламыйбыз! – диештеләр. 19 үзеннән нәрсә турында сорарга теләгәннәрен белеп, Гайсә аларга: – Сез Минем: «Мине бераздан күрмәячәксез, ћәм янә бераздан Мине күрәчәксез», – дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы? 20 Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дµнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. 21 Вакыты ђиткәч, бала тудыручы хатын ђәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланыњ дµньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта. 22 Шуныњ кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрәчәкмен, ћәм сезнењ күњелегез куаначак, ћәм куанычыгызны сездән беркем дә ала алмаячак. 23 Ул кµнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамаячаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. 24 Моњарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз ћәм алырсыз, ћәм сезнењ куанычыгыз тулы булыр. 25 Моњарчы Мин сезгә кинаяләр белән сµйләдем; ләкин вакыт ђитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сµйләмәм, бәлки Ата хакында ачык итеп әйтермен. 26 Ул кµнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнењ µчен Атадан үтенермен», – димим, 27 чµнки сез Мине яратканга ћәм Минем Аллаћыдан килгән булуыма ышанганга, Ата үзе сезне ярата. 28 Мин дµньяга Атадан килдем; ћәм менә яњадан, дµньяны калдырып, Ата янына китәм. 29 Шәкертләре Ања: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сµйлисењ. 30 Хәзер без Синењ ћәрнәрсәне белүењне ћәм, хәтта, Сиња сорауны сүзләр белән әйтергә дә кирәк түгеллеген күрәбез. Менә шуња күрә без Синењ Аллаћыдан килгән булуыња ышанабыз, – диделәр. 31 Гайсә аларга ђавап бирде: – Сез хәзер ышанасызмы? 32 Менә вакыт ђитә ћәм ђитте дә инде: сез таралып, ћәрберегез үз µйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чµнки Ата Минем белән. 33 Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сµйләдем. Дµньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дµньяны ђињдем.

Яхъя 17

1 Гайсә бу сүзләрдән соњ күккә күтәрелеп карап: – Атам! Вакыт ђитте, – диде. – Улыњ Сине данласын µчен Улыњны данла. 2 Син Ања биргән кешеләрнењ барысына да Ул мәњгелек тормыш бирсен µчен, Ања бµтен кешеләр µстеннән хакимлек бирдењ. 3 Сине, бердәнбер хак Аллаћыны, ћәм Син ђибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәњгелек тормыштыр. 4 Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине ђирдә данладым. 5 Хәзер Син, Атам, дµнья яратылганга кадәр Минем Синењ белән булгандагы даным белән үз яныњда Мине данла. 6 Син дµньядан Миња биргән кешеләргә Синењ исемењне ачып бирдем. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миња бирдењ. Алар Синењ сүзењне тоттылар ћәм 7 хәзер Син Миња биргән бар нәрсәнењ Синнән икәнлеген беләләр. 8 Чµнки Миња әйткән сүзләрењне аларга ђиткердем, алар кабул иттеләр. Ћәм Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син ђибәргәнгә ышандылар. 9 Мин алар µчен үтенәм. Бµтен дµнья µчен түгел, бәлки Син Миња биргәннәр µчен үтенәм, чµнки алар – Синеке. 10 Минем бµтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр – Минеке. Мин алар аркылы данландым. 11 Мин инде дµньяда түгел, ә алар әле дµньяда. Мин Синењ яныња барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын µчен, аларны үз исемењ белән, Син Миња биргән исемењ белән саклап тор. 12 Алар белән бергә дµньяда булганда, Мин аларны Синењ исемењ белән – Син Миња биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, ћәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын µчен, ћәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады. 13 Хәзер исә Мин Синењ яныња барам. Мин бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын µчен, дµньяда чакта сµйлим. 14 Мин аларга Синењ сүзењне ђиткердем. Дµнья аларга нәфрәтләнде, чµнки Мин дµньядан булмаган кебек, алар да дµньядан түгел. 15 Аларны дµньядан алуыњны түгел, бәлки явызлыктан саклавыњны үтенәм. 16 Мин дµньядан булмаган кебек, алар да дµньядан түгел. 17 Аларны үз хакыйкатењдә изге ит. Синењ сүзењ – хакыйкать. 18 Син Мине дµньяга ђибәргән кебек, Мин дә аларны дµньяга ђибәрдем. 19 Алар да хакыйкатьтә изге ителсеннәр дип, үземне алар хакына изге итәм. 20 Мин алар µчен генә түгел, бәлки аларныњ сүзе аркылы Миња иман китерүчеләр µчен дә үтенәм: 21 бµтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә ћәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син ђибәргәнгә дµнья ышансын µчен, алар да Бездә булсыннар. 22 Син Миња биргән данны аларга ђиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар. 23 Мин – аларда, Син – Миндә. Мине ђибәргән булуыњны ћәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыњны дµнья танысын µчен, алар бµтен килеш бер булсыннар. 24 Атам! Син Миња биргән кешеләрнењ Мин булачак урында Минем белән бергә булуларын телим. Син Мине дµнья яратылганга кадәр үк сµйгәнгә күрә, алар Син Миња биргән данны күрсеннәр иде. 25 Гадел Атам! Дµнья Сине белми, ә Мин беләм, ћәм алар да Мине Син ђибәргәнне беләләр. 26 Миња булган мәхәббәтењ аларда да булсын ћәм үзем дә аларда булыйм дип, Синењ исемењне аларга белдердем ћәм белдерәчәкмен.

Яхъя 18

1 Бу сүзләрне әйткәннән соњ, Гайсә, шәкертләре белән Кыдрун инешенењ аръягына чыгып, шундагы бакчага керде. 2 Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда ђыелганлыктан, ул урынны Ања хыянәт итәчәк Яћүд тә белә иде. 3 Яћүд гаскәри тµркем ћәм дә баш руханилар вә фарисейләр ђибәргән тәртип саклаучылар белән бергә шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар ћәм кораллар алганнар иде. 4 Гайсә исә, үзе белән булачак ћәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты ћәм алардан: – Кемне эзлисез? – дип сорады. 5 Алар Ања: – Насаралы Гайсәне, – дип ђавап бирделәр. Гайсә аларга: – Ул – Мин, – диде. Хыянәтче Яћүд тә алар белән шунда тора иде. 6 Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, ђиргә егылдылар. 7 Ул янә: – Кемне эзлисез? – дип сорады. Алар: – Насаралы Гайсәне, – диделәр. 8 Гайсә ђавап бирде: – Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Сез Мине эзлисез икән, минем белән булган кешеләрне чыгарып ђибәрегез. 9 Ул: «Син Миња биргәннәрнењ берсен дә югалтмадым», – дигән сүзләр тормышка ашсын µчен шулай дип әйтте. 10 Шимун Петернењ кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды ћәм ињ баш руханиныњ хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ уњ колагын чабып µзде. Ул хезмәтченењ исеме Мәлик иде. 11 Әмма Гайсә Петергә: – Кылычыњны кынына тыгып куй. Атам биргән касәне Мин эчмәм дип уйлыйсыњмы әллә? – диде. 12 Гаскәриләр, аларныњ башлыгы ћәм яћүдләрнењ тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13 Башта Аны шул елныњ ињ баш рухание булган Кәяфәснењ каенатасы Ћаннас янына алып бардылар. 14 Яћүдләргә: «Халык µчен бер кешенењ үлүе хәерлерәк», – дип кињәш биргән кеше шул Кәяфәс иде. 15 Шимун Петер ћәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә ињ баш рухани белән яхшы мµнәсәбәттә булганга күрә, Гайсә белән ињ баш руханиныњ ишегалдына керә алды. 16 Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары ињ баш рухани белән яхшы мµнәсәбәттә булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән: – Син дә бу Кешенењ шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул: – Юк, – дип ђавап бирде. 18 Салкын булганлыктан хезмәтчеләр ћәм тәртип саклаучылар учак ягып ђылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә ђылынып торды. 19 Ињ баш рухани исә Гайсәдән Аныњ шәкертләре хакында ћәм нәрсәләргә µйрәтүе турында сорашты. 20 Гайсә ања: – Мин дµньяга ачык сµйләдем. Ћәрвакыт яћүдләр ђыела торган гыйбадәтханәдә ћәм Аллаћы Йортында µйрәттем ћәм яшеренеп ћичнәрсә сµйләмәдем. 21 Нигә Миннән сорыйсыњ? Мин сµйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сµйләгәнне алар беләләр, – дип ђавап бирде. 22 Гайсә шулай дигәч, Аныњ янында торган тәртип саклаучыларныњ берсе, Аныњ яњагына сугып: – Ињ баш руханига Син шулай ђавап бирәсењме? – диде. 23 Гайсә ања: – Мин ялган сµйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дµресен сµйләгәнмен икән, нигә Миња сугасыњ? – дип ђавап бирде. 24 Ћаннас Аны, бәйләнгән хәлдә, ињ баш рухани Кәяфәс янына ђибәрде. 25 Ђылынып торганда Шимун Петердән: – Син дә Аныњ шәкертләренењ берсе түгелме? – дип сорадылар. Ул: – Юк, – дип ваз кичте. 26 Ињ баш рухани хезмәтчеләренењ берсе, Петер колагын чабып µзгән кешенењ туганы, ања: – Мин сине Аныњ белән бергә бакчада күрдем түгелме соњ? – диде. 27 Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды. 28 Гайсәне Кәяфәс яныннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Коткарылу бәйрәменењ ашын ашарга мµмкин булсын µчен, пакьләнүләре бозылмасын дип, яћүд башлыклары идарәче сараена кермәделәр. 29 Идарәче Пилат, алар янына чыгып: – Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады. 30 Алар ања: – Ул ђинаятьче булмаса, Аны сиња тотып китермәгән булыр идек, – дип ђавап бирделәр. 31 Пилат аларга: – Аны кануныгыз буенча үзегез хµкем итегез, – диде. Яћүдләр ања: – Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, – диделәр. 32 Бу Гайсәнењ үзенењ нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзе тормышка ашсын µчен әйтелде. 33 Шунда Пилат яњадан сараена керде ћәм, Гайсәне чакыртып, Аннан: – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады. 34 Гайсә ања: – Син моны үзењнән генә әйтәсењме, яки Минем хакта сиња башкалар сµйләдеме? – диде. 35 Пилат әйтте: – Әллә мин яћүдме? Сине миња Синењ халкыњ ћәм баш руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдењ? 36 – Минем Патшалыгым бу дµньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дµньяныкы булса, хезмәтчеләрем яћүдләр кулына тапшырылмавым µчен кµрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дµньяныкы түгел, – дип ђавап бирде Гайсә. 37 Пилат Ања: – Димәк, Син – Патша? – диде. Гайсә ђавап биреп: – Син Мине Патша дип әйтәсењ. Мин хакыйкать хакында шаћитлек бирү µчен тудым, Мин шуныњ µчен дµньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган ћәркем Мине тыњлый, – диде. 38 Пилат Аннан: – Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады. Шуннан соњ ул яњадан яћүдләр янына чыгып: – Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – 39 Сезнењ гореф-гадәтегез буенча, Коткарылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яћүдләр Патшасын азат итүемне телисезме? 40 Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.

Яхъя 19

1 Шуннан соњ Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты. 2 Гаскәриләр Аныњ башына күгән агачы чыбыкларыннан тађ үреп куйдылар, µстенә куе кызыл тµстәге япанча кидерделәр, 3 ћәм берсе артыннан берсе Аныњ янына килеп: – Яшәсен яћүдләр Патшасы! – дип яњакларына суктылар. 4 Пилат, янә чыгып, халыкка әйтте: – Карагыз, Ањарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү µчен Аны сезнењ янга чыгарам. 5 Башына чәнечкеле тађ, µстенә япанча кигән Гайсә чыкты. Пилат аларга: – Менә – Кеше! – диде. 6 Баш руханилар ћәм тәртип саклаучылар Аны күргәч: – Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар. Пилат аларга: – Аны үзегез кадаклагыз, чµнки мин Ањарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде. 7 Яћүдләр ања: – Безнењ кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чµнки Ул үзен Аллаћы Улы дип атый, – дип ђавап бирделәр. 8 Бу сүзләрне ишеткәннән соњ Пилат бигрәк тә куркуга тµште, 9 ћәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән: – Син кайдан? – дип сорады. Әмма Гайсә ања ђавап бирмәде. 10 Пилат Ања: – Миња ђавап бирәсењ килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисењме әллә? – диде. 11 Гайсә ђавап биреп: – Сиња югарыдан бирелмәгән булса, Минем µстән ћичбер хакимлегењ булмас иде, шуња күрә Мине сиња тапшырган кешенењ гµнаћы синекеннән зуррак, – диде. 12 Шуннан соњ Пилат Аны азат итәргә теләде. Яћүдләр исә: – Аны ђибәрсәњ, ул чакта син кайсарныњ дусты түгелсењ; үзен-үзе патша итүче ћәркем – кайсарныњ дошманы, – дип кычкырдылар. 13 Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яћүдчә Габбата) дип аталган ђирдәге хµкем итү урынына барып утырды. 14 Бу кµн Коткарылу бәйрәменә әзерләнә торган ђомга кµн, кµндезге сәгать уникеләр тирәсе иде. Пилат яћүдләргә: – Менә сезнењ Патшагыз! – диде. 15 Ә алар: – Алып кит Аны, олаксын! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар. – Патшагызны кадаклыйммыни? – диде Пилат. Баш руханилар: – Безнењ кайсардан башка патшабыз юк, – дип ђавап бирделәр. 16 Нићаять, кадакларга дип, Пилат Аны аларга тапшырды. Алар Гайсәне алып киттеләр. 17 үзенењ хачын күтәреп, Гайсә, «Баш сµяге», ягъни яћүдчә Гµлгетә дип аталган урынга килеп ђитте. 18 Аны ћәм Аныњ белән бергә тагын ике кешене, берсен Гайсәнењ бер ягына, икенчесен икенче ягына, хачка кадакладылар. 19 Пилат кушканча язу язып, хач µстенә кактылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсә – яћүдләр Патшасы», дип язылган иде. 20 Ул язуны күп яћүдләр укыды, чµнки Гайсә хачка кадакланган урын шәћәргә якын иде, ћәм ул язу яћүдчә, грекча ћәм латинча язылган иде. 21 Яћүдләрнењ баш руханилары Пилатка әйттеләр: – «Яћүдләр Патшасы», – дип түгел, бәлки, «Ул үзен: „Мин – яћүдләр Патшасы", – диде», – дип яз. 22 Пилат: – Мин нәрсә яздым, шул язылды инде, – дип ђавап бирде. 23 Гаскәриләр исә, Гайсәне хачка кадаклагач, Аныњ киемнәрен алып ћәр гаскәригә бер µлеш итеп дүрткә бүлделәр ћәм чапанын да алдылар; чапан исә тегелмәгән, ә бербµтен тукымадан иде. 24 Шулай итеп, алар бер-берсенә: – Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар, – диделәр. Бу Изге язмадагы: «Алар киемнәремне бүлештеләр, күлмәгем µчен жирәбә салыштылар», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын µчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләделәр. 25 Гайсә кадакланган хач янында Аныњ анасы, анасыныњ сењлесе, Клопас хатыны Мәрьям ћәм Магдалалы Мәрьям басып торалар иде. 26 Гайсә, анасын ћәм шунда торган сµекле шәкертен күреп, анасына: – Ханым! Менә бу – синењ улыњ, – диде. 27 Аннары шәкерткә: – Менә бу – синењ анањ! – дип әйтте. Шәкерт шуннан соњ аны үз µенә алды. 28 Шуннан соњ Гайсә, ћәрнәрсәнењ чынга ашканын белеп, ћәм Изге язмада язылганнар тормышка ашсын дип: – Сусадым, – диде. 29 Шунда шәраб серкәсе салынган савыт тора иде. Гаскәриләр, губка кисәген серкәгә манчып, аны ћүссµп ботагына элеп, Аныњ авызына китерделәр. 30 Гайсә серкәне татыгач: – Чынга ашты! – диде ћәм, башын иеп, ђан бирде. 31 Бу кµн бәйрәм алдындагы ђомга кµн булганлыктан, яћүдләр гәүдәләрне шимбә кµнгә хачта калдырмас µчен, – чµнки ул шимбә бµек кµн иде, – аларныњ аякларын сындырып, аларны хачтан тµшерергә Пилаттан рµхсәт сорадылар. 32 Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарныњ башта берсенењ, аннан икенчесенењ аякларын сындырдылар. 33 Әмма Гайсә янына килгәч, Аныњ инде үлгән булуын күрделәр ћәм шуња күрә аякларын сындырмадылар, 34 ә бер гаскәри Аныњ кабыргасына сµњге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты. 35 Бу хәлләрне күргән кеше, сез иман итсен дип, шул хакта шаћитлек бирде. Аныњ шаћитлеге хак ћәм ул хакыйкатьне сµйләвен белә. 36 Чµнки бу хәл Изге язмада: «Аныњ ћичбер сµяге сынмас», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын µчен булды. 37 Изге язманыњ башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар», – дип тә язылган. 38 Шуннан соњ, яћүдләрдән курыкканга күрә, Гайсәнењ шәкерте булуын яшереп йµргән ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнењ гәүдәсен алырга рµхсәт сорады; Пилат рµхсәт бирде. Йосыф Гайсәнењ гәүдәсен хачтан барып алды. 39 Элегрәк тµнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде ћәм үзе белән йµз кадакка якын мирра белән алоэ кушып ясалган хушбуй китерде. 40 Шулай итеп, алар, Гайсәнењ гәүдәсен алып, яћүдләрнењ күмү йоласы буенча, Аны хушбуй сµртелгән кәфенгә урадылар. 41 Гайсә хачка кадакланган ђирдә бер бакча, ә бакчада әле ћичкем салынмаган яња кабер бар иде. 42 Яћүдләрнењ бәйрәмгә әзерләнә торган ђомга кµне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, чµнки кабер якын иде.

Яхъя 20

1 Атнаныњ беренче кµнендә иртән иртүк, әле карањгы вакытта ук, Магдалалы Мәрьям кабер куышы янына килде ћәм кабер алдыннан ташныњ читкә алып ташланганын күрде. 2 Ул шунда ук Шимун Петер ћәм Гайсәнењ теге сµекле шәкерте янына йµгереп барып, аларга: – Раббыны кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде. 3 Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр. 4 Алар икесе дә йµгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда ђәћәтрәк йµгергәнгә, кабер янына алданрак барып ђитте. 5 Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде. 6 Аныњ артыннан ук Шимун Петер килеп ђитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенне 7 ћәм Аныњ башына чорналган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, бәлки, чорнап куелганча, үз урынында ята иде. 8 Шуннан соњ, кабер янына алданрак килеп ђиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде, ћәм, күреп, ышанды. 9 Алар Изге язмада Гайсәнењ үледән терелеп торачагы турында язылганны әле ањламыйлар иде. 10 Шуннан соњ шәкертләр тагын µйләренә кайтып киттеләр. 11 Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп кабер эченә карады ћәм 12 анда актан киенгән ике фәрештәне күрде. Аларныњ берсе Гайсә гәүдәсе яткан урынныњ баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде. 13 Алар Мәрьямнән: – Хатын! Нигә елыйсыњ? – дип сорадылар. – Минем Раббымны алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул. 14 Шулай дигәннән соњ артына борылып карады ћәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аныњ Гайсә икәнен танымады. 15 Гайсә ања: – Сењлем! Нигә елыйсыњ? Кемне эзлисењ? – дип әйтте. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсањ, кая куйганыњны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде. 16 Гайсә ања: – Мәрьям! – диде. Ә ул әйләнеп карап, яћүдчә: – Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне ањлата.) 17 Гайсә ања: – Миња кагылма, чµнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин үземнењ Атам ћәм сезнењ Атагыз янына, үземнењ Аллаћым ћәм сезнењ Аллаћыгыз янына күтәреләм», – диде. 18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп: – Мин Раббыны күрдем, – диде ћәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сµйләп бирде. 19 Шәкертләре шул ук кµнне кич белән, яћүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп ђыелып утырганда, Гайсә килеп керде ћәм, уртага басып, аларга: – Сезгә иминлек булсын! – диде. 20 Шулай дигәннән соњ, Ул аларга кулларын ћәм кабыргаларын күрсәтте. Шәкертләр Раббыны күргәнгә бик куандылар. 21 Гайсә аларга тагын: – Сезгә иминлек булсын! Атам Мине ђибәргән кебек, Мин дә сезне ђибәрәм, – дип әйтте. 22 Моны әйткәч, Ул сулышын аларга µреп: – Изге Рухны кабул итегез. 23 Кемнењ гµнаћларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде. 24 Гайсә килгәндә уникенењ берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде. 25 Башка шәкертләр ања: – Без Раббыны күрдек! – диделәр. Ә ул аларга: – Аныњ кулларындагы кадак яраларын күрмичә, кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте. 26 Бер атнадан соњ Аныњ шәкертләре бер йортта тагын ђыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде ћәм аларныњ уртасына басып: – Сезгә иминлек булсын! – диде. 27 Аннары Томаска: – Бармагыњны монда куй ћәм кулларыма кара; кулыњны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте. 28 Шунда Томас Ања ђавап биреп: – Минем Раббым ћәм Аллаћым! – диде. 29 Гайсә: – Син Мине күргәнгә ышандыњ. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте. 30 Гайсә үзенењ шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могђизалы галәмәтләр дә күрсәтте. 31 Болар исә сез Гайсәнењ Аллаћы Улы, Мәсих булуына иман итсен µчен ћәм, иман итеп, Аныњ исеме аркылы сезгә тормыш булсын µчен язылды.

Яхъя 21

1 Шушы хәлләрдән соњ Тибериас дињгезе буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аныњ күренүе болай булды: 2 Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәћәреннән Натанаил, Зебедәй уллары ћәм Гайсәнењ тагын ике шәкерте бергә иделәр. 3 Шимун Петер: – Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр ања: – Без дә синењ белән барабыз, – диделәр. Алар кµймәгә утырып, йµзеп киттеләр, әмма ул тµнне ћичнәрсә тота алмадылар. 4 Тањ атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аныњ Гайсә икәнен танымадылар. 5 Гайсә аларга: – Егетләр! Сезнењ ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде. Алар Ања: – Юк, – дип ђавап бирделәр. 6 Ул аларга: – Ятьмәне кµймәнењ уњ ягына салыгыз, тотарсыз, – диде. Алар шулай иттеләр ћәм эләккән балыкныњ күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. 7 Шунда Гайсәнењ яраткан шәкерте Петергә: – Бу – Раббы, – диде. «Бу – Раббы», – дигәнне ишеткәч, Шимун Петер, µс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде. 8 Ярдан йµз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, кµймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сµйрәп ярга алып чыктылар. 9 Ярга чыккач, алар икмәкне ћәм учакта яткан балыкны күрделәр. 10 Гайсә аларга: – Тоткан балыкларыгызныњ беразын монда алып килегез, – диде. 11 Шимун Петер зур балыклар белән тулган ятьмәне µстерәп ђиргә чыгарды. Анда йµз илле µч балык бар иде. Балыкныњ шундый күп булуына да карамастан ятьмә ертылмады. 12 Гайсә аларга: – Ашарга килегез, – диде. Шәкертләрнењ берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чµнки алар Аныњ Раббы икәнен белделәр. 13 Гайсә якынрак килеп икмәкне алды ћәм аларга µләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде. 14 Бу инде Гайсәнењ, үледән терелтелгәннән соњ, шәкертләренә µченче тапкыр күренүе иде. 15 Ашаганнан соњ Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя улы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыњмы? – дип сорады. Петер Ања: – Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсењ, – дип ђавап бирде. Гайсә ања: – Минем бәрәннәремне кµт, – диде. 16 Гайсә икенче мәртәбә: – Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыњмы? – дип сорады. Петер Ања: – Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсењ, – дип ђавап бирде. – Минем сарыкларыма кµтүче бул, – диде. 17 Ѳченче мәртәбә Ул аннан: – Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыњмы? – дип сорады. Петер, Аныњ: «Син Мине яратасыњмы?» – дип, µченче мәртәбә соравына кµенеп, Ања: – Раббым! Син бµтенесен беләсењ. Син яратуымны да беләсењ, – дип ђавап бирде. Гайсә ања: – Минем сарыкларымны кµт, – диде. – 18 Сиња хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзењне-үзењ билбаулап, теләгән ђирењә бара идењ. Ә картайгач, кулларыњны сузарсыњ, ћәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән ђирењә алып барыр. 19 Ул бу сүзләрне Петернењ нинди үлем белән Аллаћыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соњ Гайсә ања: – Минем артымнан бар, – диде. 20 Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнењ яраткан шәкерте килүен күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнењ күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиња кем хыянәт итәчәк?» – дип сораган шәкерт иде. 21 Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Раббым! Аныњ белән нәрсә булачак? – дип сорады. 22 Гайсә ања: – Мин килгәнгә кадәр аныњ яшәвен теләсәм дә, анда синењ ни эшењ бар? Син Минем артымнан бар, – диде. 23 Шуња күрә кардәшләр арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк», – дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «үлмәячәк», – димәде, ә: «Мин килгәнгә кадәр аныњ яшәвен теләсәм дә, анда синењ ни эшењ бар?» – диде. 24 Бу вакыйгаларга шаћитлек биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аныњ шаћитлегенењ хак икәнен беләбез. 25 Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларныњ ћәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дµньяга сыймас иде дип уйлыйм. 1

Рәсүлләр 1

1 Мин сиња, Тәүфил, беренче китабымда Гайсәнењ хезмәт итә башлаган кµннәреннән алып, үзе сайлап алган рәсүлләргә Изге Рух аркылы боерыклар биреп күккә алынган кµненә кадәр, барлык эшләгән эшләре ћәм µйрәткәннәре турында язган идем. 3 Газап чиккәннән соњ, күп санлы хак дәлилләр белән Ул үзенењ тере икәнен исбат итте, кырык кµн буена рәсүлләргә күренде ћәм Аллаћы Патшалыгы хакында сµйләде. 4 Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кµтегез. Мин сезгә ул турыда сµйләгән идем. 5 Яхъя суга чумдырды, ә сез, берничә кµн үткәч, Изге Рухка чумдырылырсыз. 6 Бергә ђыелгач, рәсүлләр Гайсәдән: – Раббыбыз! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яњадан торгызачаксыњмы? – дип сорадылар. 7 Ул исә аларга: – Ата үз хакимлеге белән билгеләгән вакытларны яки мизгелләрне белү сезнењ эшегез түгел, – диде. – 8 Әмма сез үзегезгә Изге Рух ињгәннән соњ кодрәт алачаксыз ћәм Иерусалимда, бµтен Яћүдиядә, Самареядә ћәм, хәтта дµньяныњ читенә кадәр барып ђитеп, ћәркайда Миња шаћит булачаксыз. 9 Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнењ күз алдында Гайсә күккә күтәрелде ћәм болыт Аны аларныњ алдыннан алып китте. 10 Гайсәнењ күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. 11 – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнењ яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яњадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. 12 Шуннан соњ рәсүлләр Зәйтүн тавы дип аталган бу таудан Иерусалимга кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнан бер шимбә кµнлек юл ераклыгында иде. 13 Кайтып ђиткәч, үзләре тукталган µске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Ћалфай улы Ягъкуб, Шимун кµрәшүче ћәм Ягъкуб улы Яћүд бар иде. 14 Алар ћәрвакыт бердәм рәвештә дога кылуда булдылар. Кайбер хатыннар, Гайсәнењ анасы Мәрьям ћәм Аныњ энеләре дә алар белән иделәр. 15 Шул кµннәрнењ берсендә иман итүчеләр арасыннан Петер торып басты. Анда йµз егермегә якын кеше бар иде. 16 – Туганнар, – дип сүз башлады ул. – Гайсәне кулга алган кешеләрне Аныњ янына алып килгән Яћүд хакында Изге Рух Давыт аркылы әйткән сүзләр бар. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашарга тиеш иде. 17 Яћүд безнењ арабызда саналды, ул шул хезмәттә катнашу µчен сайланган иде, – диде Петер. 18 Яћүд хәрәм акчага ђир сатып алды, шул ђирдә егылып, аныњ эче ярылды ћәм барлык эчке әгъзалары тышка агып чыкты. 19 Бу хәл бµтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуња күрә дә ул ђир аларныњ телендә «Акелдама», ягъни «Канлы ђир» дип атала башлады. 20 – Зәбурда исә: «Аныњ йорты буш булсын, эчендә яшәүче булмасын», ћәм: «Аныњ хезмәтен башка берәү алсын», – дип язылган. 21 Шуња күрә, Яхъя Гайсәне чумдырган кµннән алып Гайсә бездән алынган кµнгә кадәр, Раббы Гайсә безнењ арабызда булганда ћәрвакыт безнењ белән бергә булганнарныњ берсе безгә кушылырга ћәм Аныњ үледән терелгәнлеге хакында безнењ белән бергә шаћитлек итәргә тиеш, – диде Петер. 23 Ике кешене: Барсаб дип аталучы Йосыфны (аны тагын Юсты дип тә атыйлар) ћәм Маттиасны тәкъдим иттеләр. 24 – Раббыбыз! Син бар кешеләрнењ йµрәкләрен беләсењ. Яћүд үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын ћәм рәсүллекне кабул итү µчен Син шушы икәүнењ кайсысын сайладыњ – шуны күрсәт, – дип дога кылдылар. 26 Аннары алар жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты ћәм ул, калган унбер кебек, рәсүлләр исәбенә кертелде.

Рәсүлләр 2

1 Илленче кµн бәйрәме ђиткәндә иман итүчеләр барысы бергә бер урында иделәр. 2 Күктән кинәт кµчле ђил искән кебек тавыш ишетелде ћәм шул тавыш алар булган йортны тутырды. 3 Иман итүчеләр арасында ялкын телләре кебек телләр күренде ћәм ул телләр аларныњ ћәрберсенә берәрләп кунды. 4 Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар ћәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сµйли башладылар. 5 Иерусалимда исә ђир йµзендәге ћәр халыктан килгән диндар яћүдләр яши иде. 6 Бу тавышны ишетеп ђыелган халык аптырады, чµнки ћәркем кайсы да булса иман итүченењ үз телендә сµйләвен ишетте. 7 Алар хәйран калдылар ћәм, шаккатып: – Бу сµйләүчеләр барысы да гәлиләялеләр түгелме соњ? – диделәр. – 8 Ничек инде ћәрберебез аларныњ ћәркайсыбызныњ туган телендә сµйләүләрен ишетә? 9 Без пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месупотамиядә, Яћүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия µлкәсендә, 10 Фругиядә, Памфулиядә, Мисырда ћәм Ливиянењ Күринигә якын µлешләрендә яшәүчеләр, 11 Римнан килгән яћүдләр ћәм мәђүсилектән яћүд диненә күчкән кешеләр, критлылар ћәм гарәбстанлылар, – Аллаћыныњ бµек эшләре хакында аларныњ безнењ телләрдә сµйләүләрен ишетәбез! 12 Барысы да хәйран калдылар ћәм, аптырашып, бер-берсенә: – Бу нәрсәне ањлата икән? – диештеләр. 13 Ә кайберләре: – Алар шәраб эчеп исергәннәр, – дип кµлделәр. 14 Петер исә, унбер рәсүл белән бергә торып басты ћәм кычкырып сµйли башлады: – Яћүд ирләре ћәм Иерусалимда яшәүче барлык кешеләр! Мин сезгә моныњ нәрсә икәнен ањлатырмын. Минем сүзләремне игътибар белән тыњлагыз, – диде ул халыкка. – 15 Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, чµнки хәзер сәгать иртәнге тугызынчы гына әле. 16 Бу турыда Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән: 17 «Аллаћы әйтә: „Ахыр кµннәрдә үз Рухымны коярмын Бар кешеләргә. Улларыгыз, кызларыгыз Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр. Яшьләрегез илаћи күренешләр, Картларыгыз тµшләр күрерләр. 18 үз Рухымны коярмын Ир-ат колларыма да, хатын-кыз колларыма да. Ћәм Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр алар да. 19 Күрсәтермен югарыда – күктә могђизалар, Ә түбәндә – ђирдә галәмәтләр. Кан ћәм ут, ћәм куе тµтен булыр: 20 Кояш сүнәр, ә ай исә канга әйләнер. Ћәм дә килер Раббыныњ кµне – Бµек ћәм шµћрәтле кµн. 21 Ћәм ялварып Раббыга мµрәђәгать иткән ћәркем котылыр"». 22 Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыњлагыз: белгәнегезчә, Аллаћы сезнењ арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могђизалар, галәмәтләр кылды ћәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнењ сезнењ µчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте. 23 Аллаћыныњ алдан билгеләнгән максаты ћәм алдан белеп торуы белән сезнењ карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. 24 Әмма Аллаћы, үлем богауларын µзеп, Гайсәне үледән терелтте, чµнки үлем Аны тотып кала алмады. 25 Давыт Аныњ хакында болай диде: «Мин Раббыны ћәрвакыт үз алдымда күрдем. Ул минем уњ ягымда, икеләнмим шуња күрә. 26 Ђанымны үлеләр дµньясында калдырмассыњ Син, үз Изгењә черергә ирек бирмәссењ Син. Шуња күрә куанды минем күњелем, шатланды минем телем, Ѳмет баглап яшәр хәтта минем тәнем. 28 Тормыш юлын ачып бирдењ Син миња. Миња шатлык ињдерерсењ үз каршыњда». 29 – Туганнар! Ыруыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде ћәм күмелде. Билгеле булганча, аныњ кабере бүгенге кµнгә кадәр сакланган. 30 Аллаћы Давытка аныњ токымыннан булган берәүне аныњ тәхетенә утыртачагы турында ант иткән. Давыт бу ант турында белеп ћәм пәйгамбәр буларак, 31 Мәсихнењ үледән тереләчәге, Аныњ үлеләр дµньясында калдырылмаячагы ћәм тәненењ черемәячәге хакында алдан белеп әйтте. 32 Аллаћы шушы Гайсәне үледән терелтте, ћәм без ћәммәбез – моныњ шаћитләре. 33 Шулай итеп, Аллаћы Аны үзенењ уњ ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, безнењ µскә сез хәзер күреп ћәм ишетеп торган бүләкне койды. 34 Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаћы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыњны аяк астыња баскыч итеп салганчы, утыр Минем уњ ягымда», – диде. 36 Шулай итеп, бµтен Исраил халкы яхшы белсен: Аллаћы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Раббы ћәм Мәсих итте, – диде Петер. 37 Тыњлаучылар ишеткән бу сүзләр йµрәкләренә барып кадалды: – Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соњ инде? – диделәр алар Петергә ћәм башка рәсүлләргә. 38 – Ћәркайсыгыз, гµнаћларыгыз кичерелсен µчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, ћәм сез Аллаћыныњ бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. 39 Аллаћыныњ вәгъдәсе Аллаћыбыз Раббы үзенә чакырган ћәркемгә – сезгә, сезнењ балаларыгызга ћәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә, – дип ђавап бирде Петер. 40 Ул тагын да күбрәк сүзләр белән аларны кисәтте: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип µндәде Петер. 41 Аныњ сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, ћәм ул кµнне иман итүчеләргә µч мењгә якын кеше кушылды. 42 Иман итүчеләр ћәрвакыт рәсүлләрнењ µйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар ћәм бергәләп дога кылдылар. 43 Рәсүлләр аркылы күп могђизалар ћәм галәмәтләр күрсәтелде, ћәм бу ћәркемнењ күњелендә курку хисе уятты. 44 Барлык иман итүчеләр бергә булдылар ћәм ћәрнәрсә уртак иде. 45 Хуђалыкларын ћәм милекләрен сатып, ћәркемнењ хађәтенә карап, үзара бүлештеләр. 46 Алар ћәр кµн даими рәвештә бердәм күњел белән Аллаћы Йортында булдылар, µйләрендә Аллаћыны мактап, шат ћәм күндәм күњелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларныњ санын ћәр кµн саен арттырып торды.

Рәсүлләр 3

1 Шулай бер кµнне кµндезге µчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаћы Йортына килделәр. 2 Тумыштан ук аяклары гарип булган бер кешене, Аллаћы Йортыныњ Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорау µчен, ћәр кµн утыртып калдыралар иде. 3 Шул кеше, Петер белән Яхъяныњ Аллаћы Йортына керүләрен күреп, алардан хәер сорады. 4 Алар ања игътибар белән карадылар ћәм Петер: – Безгә кара, – диде. 5 Теге кеше, нәрсә булса да алырга µметләнеп, аларга текәлеп карады. 6 Әмма Петер: – Минем алтын-кµмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиња бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор ћәм йµр! – диде 7 ћәм аны уњ кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенењ аяклары ћәм тез буыннары ныгыды. 8 Ул сикереп торды ћәм йµри башлады, Аллаћыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаћы Йортына керде. 9 Бар халык бу кешенењ йµрүен ћәм Аллаћыны мактавын күрде. 10 Кешеләр аныњ Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аныњ белән булган хәлгә хәйран калып, бик гађәпләнделәр. 11 Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны ђибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гађәпләнгән халык, Сµләйман әйваны дип аталган залга йµгереп кереп, алар янына ђыелды. 12 Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моња гађәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнењ кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны савыктырган дип уйлыйсызмы? 13 Ибраћимныњ, Исхакныњ ћәм Ягъкубныњ Аллаћысы, безнењ аталарыбызныњ Аллаћысы үзенењ Хезмәтчесе Гайсәне шµћрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез ћәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Ањардан баш тарттыгыз. 14 Сез Изге ћәм Хак Заттан ваз кичтегез ћәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз. 15 Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаћы Аны үледән терелтте. Без – моныњ шаћитләре. 16 Ћәммәгез күргәнчә, Аныњ исеменә ышану аркылы Аныњ исеменењ кµче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. – 17 Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны, башлыкларыгыз кебек үк, белмичә эшләдегез. 18 Аллаћы үз Мәсихенењ газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды. 19 Ә сез гµнаћларыгыз кичерелсен µчен тәүбә итегез ћәм Аллаћыга таба борылыгыз. 20 Шулай эшләсәгез, Раббыдан юанычлы заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне ђибәрер. 21 Аллаћы үзенењ изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сµйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы Гайсә күктә калырга тиеш. 22 Муса әйткән: «Раббы Аллаћыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сµйләсә дә, сез ћәммәсен тыњларга тиешсез; 23 бу Пәйгамбәрнењ сүзен тыњламаган ћәр кеше Аллаћы халкы арасыннан юк ителәчәк». 24 Шамуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу кµннәр хакында алдан хәбәр иттеләр. 25 Сез – пәйгамбәрләрнењ варислары. Аллаћы Ибраћимга: «Ђир µстендә барлык кабиләләр синењ нәселењ аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгызга васыять кылды. Сез – шушы васыятьнењ мирасын кабул итүчеләр. 26 Аллаћы сезнењ ћәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга ћәм фатиха бирергә тели. Шуныњ µчен Ул үзенењ Хезмәтчесен күтәрде ћәм Аны ињ элек сезгә ђибәрде.

Рәсүлләр 4

1 Петер белән Яхъяныњ халыкны µйрәтүләренә, Гайсәнењ үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнењ тереләчәге турында вәгазь сµйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар ћәм Аллаћы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сµйләп торган вакытта килеп, 3 аларны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе кµнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар. 4 Рәсүлләр сµйләгән вәгазьне тыњлаучыларныњ күбесе иман китерде. Иман китерүче ирләрнењ саны биш мењ чамасы иде. 5 Икенче кµнне Иерусалимда яћүдләрнењ башлыклары, аксакаллар ћәм канунчылар ђыелды. 6 Ињ баш рухани Ћаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр ћәм ињ баш руханиныњ гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр. 7 Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт белән яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар. 8 Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. – 9 Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында ћәм аныњ ничек савыктырылуы хакында бүген бездән ђавап таләп итәләр икән, 10 сезнењ ћәммәгезгә ћәм бµтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнењ каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаћы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. 11 Изге язмада әйтелгәнчә, Гайсә ул – «сез, тµзүчеләр, кире каккан, ләкин ињ мµћим булып чыккан нигез ташы». 12 Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Ђир йµзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк, – диде Петер. 13 Белемнәре дә булмаган бу гап-гади кешеләрнењ – Петер белән Яхъяныњ кыюлыгын күреп, Кињәшмәдә утыручылар бик гађәпләнделәр. Аларныњ Гайсә белән бергә йµргән кешеләр икәнен хәзер генә ањладылар. 14 Савыккан кешенењ дә алар белән торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар ћәм 15 аларга Кињәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр. 16 – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу могђизалы галәмәт Иерусалимда яшәүчеләрнењ ћәммәсенә билгеле, ћәм без аныњ тәгаенлеген инкяр итә алмыйбыз. 17 Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын µчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сµйләмәсеннәр, – дип үзара кињәшләштеләр. 18 Аларны чакырып керттеләр ћәм Гайсә хакында ћичнәрсә сµйләмәскә ћәм µйрәтмәскә әмер бирделәр. 19 Әмма Петер белән Яхъя: – үзегез уйлап карагыз, Аллаћыныњ сүзен тыњлауга караганда сезнењ сүзне күбрәк тыњлау Аллаћы каршында дµрес булырмы икән? 20 Без күргәннәребез ћәм ишеткәннәребез турында сµйләми булдыра алмыйбыз, – дип ђавап бирделәр. 21 Тегеләр исә, ђәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып ђибәрделәр. Чµнки булган хәл µчен ћәммәсе Аллаћыны данлый иде. 22 Савыгу могђизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде. 23 Азат ителгәннән соњ Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар ћәм аксакаллар әйткән сүзләрне сµйләп бирделәр. 24 Иман итүчеләр исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә кµр тавыш белән Аллаћыга дога кылдылар: – Хµкемдарыбыз! Син – күкне, ђирне, дињгезне ћәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче! 25 Син үзењнењ хезмәтчењ ћәм безнењ атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша әйттењ: «Ни µчен милләтләр котырына, Халыклар ният итә юкка гына? 26 Ђирдәге патшалар каршы чыктылар, Башлыклар бергә ђыелып, Раббыга ћәм Аныњ Мәсихенә каршы кузгалдылар». 27 Чынлап та, Ћируд ћәм Понти Пилат, мәђүсиләр ћәм Исраил халкы белән бергә, Син май сµрткән Изге Хезмәтчењ Гайсәгә каршы, Синењ кодрәтењ ћәм ихтыярыњ белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую µчен бу шәћәргә ђыелдылар. 29 Хәзер, Раббыбыз, аларныњ янауларын ишет ћәм колларыња Синењ сүзењне зур кыюлык белән сµйләргә кµч бир. 30 Кулыњны суз ћәм Изге Хезмәтчењ Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр ћәм могђизалар күрсәт. 31 Дога кылганнан соњ алар булган урын селкенеп китте ћәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соњ иман итүчеләр Аллаћы сүзен кыюлык белән сµйли башладылар. 32 Барлык иман итүчеләр йµрәкләре ћәм күњелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, ћәрнәрсә уртак иде. 33 Рәсүлләр исә бµек кµч белән Гайсә Раббыныњ яњадан терелеп торуына шаћитлек кылдылар, ћәм Аллаћы аларныњ ћәммәсенә үзенењ мәрхәмәтен мул итеп биреп торды. 34 Иман итүчеләр арасында беркем дә мохтађ булмады, чµнки ђирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35 рәсүлләр карамагына тапшыралар иде. Ћәркемгә хађәтенә карап бирелә иде. 36 Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб дип йµрткән (ягъни «Юаныч улы»), Кипрда туган Йосыф исемле бер левиленењ 37 үз ђире бар иде. Ул, ђирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.

Рәсүлләр 5

1 Ћанани атлы берәү, үзенењ хатыны Сапфира белән бергә, милкен сатып, 2 сатудан чыккан акчаныњ бер µлешен, хатыны белән сµйләшеп, яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде. 3 Әмма Петер: – Ћанани! Ни µчен син шайтанга йµрәгењ белән идарә итәргә ирек бирдењ? Хәтта, акчаныњ бер µлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансыњ, – диде. – 4 Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соњ? Сатканнан соњ акчасы синењ карамагыњда түгел идеме? Ни µчен син шундый ниятне йµрәгењә керттењ? Син кешеләргә түгел, ә Аллаћыга ялганладыњ. 5 Шушы сүзләрдән соњ Ћанани ђан биреп идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткән кешеләр куркып калдылар. 6 Ћананиныњ үле гәүдәсен егетләр кәфенгә тµреп алып чыгып киттеләр ћәм күмделәр. 7 Ѳч сәгать чамасы үткәннән соњ аныњ хатыны да килде. Ул булган хәлне белми иде әле. 8 Петер исә ањардан: – Әйт әле миња, ђирегезне шушы бәягә саттыгызмы? – дип сорады. Хатын ања: – Әйе, шушы бәягә, – дип ђавап бирде. 9 Әмма Петер: – Димәк сез Раббыныњ Рухын сынап карарга сүз беркеттегез? Менә ирењне күмгән кешеләр ишектән кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде. 10 Хатын шундук ђан биреп идәнгә егылды. Егетләр, кергәч, аныњ үлгән булуын күрделәр ћәм, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар. 11 Иман итүчеләрне ћәм бу хәбәрне ишетүчеләрнењ барысын кµчле курку биләп алды. 12 Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр ћәм могђизалар кылынды. Иман итүчеләр бердәм рәвештә Сµләйман әйванында очрашып тордылар. 13 Халык аларны хµрмәт итте, ләкин беркем, үзе килеп, иман итүчеләргә кушылырга базмады. 14 Шулай да бик күп ир-атлар ћәм хатын-кызлар Раббыга иман китерделәр ћәм аларныњ саны арта барды. 15 Петер үтеп барганда, ћич булмаса аныњ күләгәсе генә булса да тµшсен иде, дигән теләк белән, авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга ћәм түшәкләргә салдылар. 16 Иерусалимга якын-тирәдәге шәћәрләрдән бик күп халык килә иде. Алар алып килгән сырхаулар ћәм шакшы рухлардан газап чигүчеләрнењ барысы да савыкты. 17 Ињ баш рухани ћәм аныњ барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар тµркемендәгеләр, кµнләшеп, 18 рәсүлләрне кулга алдылар ћәм халык зинданына ябып куйдылар. 19 Әмма тµнлә белән Раббыныњ бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты: 20 – Барыгыз, бу яња тормыш турында барысын да Аллаћы Йортында халыкка сµйләгез, – дип, аларны чыгарып ђибәрде. 21 Рәсүлләр, тыњлаучанлык күрсәтеп, иртә тањнан Аллаћы Йортына килделәр ћәм µйрәтә башладылар. Ә ињ баш рухани ћәм аныњ ярдәмчеләре, Исраил халкыныњ аксакалларын чакырып, Югары кињәшмә ђыйдылар. Рәсүлләрне алып килү µчен, тәртип саклаучыларны зинданга ђибәрделәр, 22 әмма хезмәтчеләр, зинданда аларны тапмыйча, кире кайттылар. 23 – Без килгәндә зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар. 24 Аллаћы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы ћәм баш руханилар, моны ишеткәч: – Тагын нәрсә булыр икән инде? – дип аптырашта калдылар. 25 Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаћы Йортында халыкны µйрәтә, – дип әйтте. 26 Шуннан соњ тәртип саклаучылар белән аларныњ башлыклары, шунда барып, халык таш ата башлар дип курыкканга күрә, кµч кулланмыйча гына, рәсүлләрне алып килделәр. 27 Килеп ђиткәч, аларны Кињәшмә алдына бастырдылар ћәм ињ баш рухани: 28 – Без сезгә бу исем турында µйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? Ә сез үзегезнењ тәгълиматыгызны бµтен Иерусалимга тараттыгыз ћәм ул Кешенењ түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде. 29 Петер ћәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаћыга итагатьле булырга тиешбез. 30 Аталарыбызныњ Аллаћысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте. 31 Исраилгә тәүбә итү ћәм гµнаћлары кичерелү мµмкинлеген бирү µчен, Аллаћы Аны Хаким ћәм Коткаручы итеп үзенењ уњ ягына күтәрде. 32 Без – бу эшләрнењ шаћитләре. Ћәм шулай ук Аллаћы үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та бу эшләргә шаћит, – дип ђавап бирделәр. 33 Моны ишеткәч, Кињәшмә әгъзалары бик ярсыдылар ћәм рәсүлләрне үтерергә теләделәр. 34 Шул вакыт бµтен халык тарафыннан мµхтәрәм канунчы, Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты ћәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде. 35 Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак итеп уйлагыз. 36 Моннан элегрәк үзен бик бµек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, ања дүрт йµзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, ања иярүчеләр тµркеме юкка чыкты. 37 Шуннан соњ сан алу кµннәрендә гәлиләяле Яћүд пәйда булды ћәм күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул ћәлак булганнан соњ ања ияргән халык та таралды. 38 Шуња күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез! Аларны ђибәрегез! Чµнки бу ният ћәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак. 39 Ә инде Аллаћыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаћыга каршы кµрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул. 40 Аксакаллар аныњ сүзенә колак салдылар. Рәсүлләрне чакырып керттеләр ћәм кыйнаганнан соњ, Гайсә исеме хакында µйрәтмәскә боерып, аларны иреккә ђибәрделәр. 41 Рәсүлләр исә, Гайсә исеме µчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Кињәшмәдән чыгып киттеләр. 42 Ћәр кµн Аллаћы Йортында ћәм µйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнењ Мәсих икәнлеге хакында сµйләүләрен ћәм µйрәтүләрен дәвам иттеләр.

Рәсүлләр 6

1 Шәкертләрнењ саны арта барган шул кµннәрдә, грек яћүдләре, кµндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренењ тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, ђирле яћүдләрдән ризасызлык белдерделәр. 2 Шуња күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне ђыеп: – Без, ризык бүлү белән шµгыльләнеп, Аллаћы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр. 3 – Шулай булгач, туганнар, үз арагыздан Рух ћәм зирәклек белән тулы булган ђиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз. 4 Ә безнењ тµп эшебез дога кылу ћәм сүз белән хезмәт итү булыр. 5 Бу тәкъдим барсына да ошады. Иман ћәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне ћәм яћүд диненә мәђүсилектән кабул ителгән антиухеяле Никүләйне сайладылар. 6 Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларныњ башларына кулларын куеп дога кылдылар. 7 Шулай итеп, Аллаћы сүзе кињ таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты, руханиларныњ да бик күбесе итагатьлек белән иман итте. 8 Ә мәрхәмәт ћәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бµек могђизалар ћәм галәмәтләр кылды. 9 Шулай бервакыт «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе» дип аталган гыйбадәтханәнењ Күринидән ћәм Искәндәриядән, шулай ук Киликия ћәм Асия µлкәләреннән булган кайбер әгъзалары Эстефән белән бәхәскә керделәр, 10 әмма аныњ сүзләрендәге зирәклеккә ћәм Рухка каршы тора алмадылар. 11 Шуннан соњ алар кайберәүләргә: – Без аныњ Мусага ћәм Аллаћыга каршы кµфер сµйләгәнен ишеттек, – дип коткы салдылар. 12 Халыкны, аксакалларны ћәм канунчыларны Эстефәнгә каршы котыртып, ћµђүм итеп аны тоттылар ћәм Югары кињәшмәгә алып киттеләр. 13 Алар Кињәшмәдә ялган шаћитләргә сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга ћәм канунга каршы кµфер сµйләүдән туктамый, – диделәр. – 14 Без аныњ: «Насаралы Гайсә бу урынны ђимерәчәк ћәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек. 15 Кињәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аныњ йµзе фәрештәнеке кебек иде.

Рәсүлләр 7

1 Ињ баш рухани Эстефәннән: – Бу гаепләүләр дµресме? – дип сорады. 2 – Туганнар ћәм аксакаллар! – дип сүзен башлады Эстефән. – Тыњлагыз. Атабыз Ибраћим Харан шәћәренә күчеп килгәнче, Месупотамиядә ања шµћрәтле Аллаћы күренгән 3 ћәм: «үзењ яши торган ђирне ћәм туганнарыњны калдыр ћәм Мин күрсәтәчәк ђиргә кит», – дигән. 4 Шуннан соњ Ибраћим, халдайлыларныњ биләмәләреннән чыгып, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соњ Аллаћы аны хәзер сез яши торган менә шушы якларга күчергән. 5 Монда аныњ үзенә аз гына да биләмә бирмәгән, ләкин ања ћәм аныњ киләчәк буыннарына бу ђирне бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраћимныњ баласы да булмаган. 6 Аллаћы ања: «Синењ киләчәк буыннарыњ чит ђирдә килмешәк булачаклар, дүрт йµз ел буена коллыкта изелеп яшәячәкләр. 7 Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хµкем итәчәкмен. Шуннан соњ алар ул илдән чыгачаклар ћәм шушы ђирдә Миња хезмәт итәчәкләр», – дигән. 8 Аллаћы Ибраћим атабыз белән килешү тµзегән ћәм, шул килешүнењ билгесе итеп, сµннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туганнан соњ сигезенче кµнне атасы Ибраћим аны сµннәткә утырткан. Шулай ук итеп Исхак Ягъкубны, ә Ягъкуб булачак унике ыруг башлыгын сµннәтләгән. 9 Ыруг башлыклары, кµнләшеп, Йосыфны Мисырга сатып ђибәргәннәр. Әмма Аллаћы аныњ белән булган, 10 аны барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаћы ања Мисыр патшасы булган фиргавеннењ яхшы мµнәсәбәтен яуларга мµмкинлек биргән. Фиргавен исә аны Мисырга ћәм үзенењ сараена идарәче итеп билгеләгән. 11 Бµтен Мисыр ћәм Кәнган ђиренә зур михнәт – ачлык килгән, ћәм безнењ аталарыбыз ризык таба алмаганнар. 12 Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишеткәч, ул илгә безнењ аталарыбызны беренче тапкыр ђибәргән. 13 Ә алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф ир-туганнарына үзенењ кем икәнлеген ачкан, ћәм фиргавен Йосыфныњ нәселе турында шул вакытта белгән. 14 Йосыф, хәбәр ђибәреп, үзенењ атасы Ягъкубны ћәм бµтен гаиләсен, ђитмеш биш ђанны, үзе янына чакырып китергән. 15 Ягъкуб Мисырга күчеп килгән ћәм үзе дә, безнењ аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр. 16 үлгәч, аларны Шәхәм шәћәренә алып килеп, анда яшәүче Хамур улларыннан кµмеш түләп Ибраћим сатып алган кабергә күмгәннәр. 17 Ибраћимга Аллаћы биргән вәгъдәнењ гамәлгә ашу вакыты якынлашкан саен Мисырда безнењ халык саны арта барган. 18 Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган. 19 Ул патша безнењ нәселгә карата бик мәкерле булган, халкыбызны юк итәргә теләгән: бер генә яња туган нарасый да исән калмасын µчен, аталарыбызны балаларын ташларга мәђбүр иткән. 20 Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, аны µч ай буе үз атасы µендә тәрбияли алганнар. 21 Ә чыгарып ташланганнан соњ Мусаны фиргавен кызы тапкан ћәм үз улыдай күреп тәрбияләгән. 22 Муса мисырлыларныњ барлык гыйлемнәрен µйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган. 23 Кырык яшь тулгач, аныњ күњелендә үз туганнары – исраиллеләр янына барып килү теләге туган. 24 Алар янында булган чакта бер мисырлыныњ исраиллене рәнђетүен күргән ћәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше µчен үч алган. 25 «Аллаћы минем аркылы аларга котылу бирәчәген туганнарым ањларлар», – дип уйлаган Муса. Ләкин алар ањламаганнар. 26 Икенче кµнне, ике исраилленењ сугышканын күреп, ул алар янына килгән. Аларны татулаштырырга теләп: «Сез туганнар бит, нигә бер-берегезне кыйныйсыз?» – дигән. 27 Әмма үзенењ иптәшен рәнђетүче, Мусаны этеп ђибәреп: «Сине безнењ µстән башлык ћәм хµкем кылучы итеп кем билгеләде? 28 Кичә мисырлыны үтергән кебек, әллә мине дә үтерергә телисењме?» – дигән. 29 Муса, бу сүзләрне ишеткәннән соњ, качып киткән ћәм Мидьян ђирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аныњ ике улы туган. 30 Кырык ел үткәч, Синай тавы чүлендә янып торучы күгән куагыныњ ялкынында ања бер фәрештә күренгән. 31 Муса, моны күреп, бик гађәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббыныњ: 32 «Мин – синењ аталарыњ табынган Аллаћы. Мин – Ибраћим, Исхак ћәм Ягъкуб Аллаћысы», – дигән авазын ишеткән. Муса, куркуыннан калтыранып, күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган. 33 Раббы ања: «Аяк киемењне сал, чµнки син басып торган ђир – изге урын. 34 Мин халкымныњ Мисырда ђәберләнүен күрдем. Әйе, Мин моны күрдем, халкымныњ сыкрануын ишеттем ћәм аны азат итү µчен ињдем. Юлга чык, Мин сине Мисырга ђибәрәм», – дигән. 35 «Сине безгә башлык ћәм хµкем кылучы итеп кем билгеләде?» – дип исраиллеләр кире каккан шул Мусаны, Аллаћы күгән куагында күренгән фәрештә аркылы, башлык ћәм азат итүче итеп ђибәргән. 36 Мисыр ђирләрендә, Кызыл дињгездә ћәм кырык ел буена чүлләрдә могђизалар, галәмәтләр күрсәтеп, аларны Мисырдан ул алып чыккан. 37 Исраил халкына: «Аллаћы сезгә туганнарыгыз арасыннан минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк», – дип әйтүче дә шул Муса. 38 Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә ђыелган халыкка нәкъ менә ул ђиткергән. Безгә тапшыру µчен тере сүзләрне кабул итеп ул алган. 39 Безнењ аталарыбыз, Муса әйткәнне тыњламыйча, кабат Мисырга китәргә теләгәннәр. 40 Ћарунга: «Юлыбызда безне алып барачак илаћлар яса. Чµнки безне Мисырдан алып чыккан Муса белән нәрсә булганын да белмибез», – дигәннәр. 41 Шул кµннәрдә, бозау кыяфәтле пот ясап, шул потка корбан китергәннәр ћәм үз куллары белән ясаган әйбергә карап күњел ачканнар. 42 Аллаћы исә алардан читкә борылган ћәм аларны күктәге йолдызларга хезмәт итәргә калдырган. Пәйгамбәрләрнењ язмаларында исә болай дип язылган: «Әй, Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә Хайваннар суеп Миња корбан китердегезме? 43 Молых илаћныњ чатырын, Райфан илаћыгыз йолдызын – Табыну µчен үзегез Ясаган шул потларны – Сез күтәреп йµрдегез. Шуња күрә Мин сезне Бабылдан да арырак Сµргенгә ђибәрәчәкмен». 44 Ата-бабаларыбызныњ чүлдә шаћитлек чатыры булган. Ул чатыр, Аллаћы Мусага боерганча, ања күрсәтелгән үрнәктә ясалган булган. 45 Безнењ ата-бабаларыбыз ул чатырны үзләренењ аталарыннан кабул итеп алганнар. Алар, Ешуа ђитәкчелегендә, халыкларын Аллаћы куып чыгарган ђирне яулап алганнар ћәм чатырны шунда куйганнар. Чатыр Давыт патша кµннәренә кадәр шул ђирдә калган. 46 Давыт Аллаћыга бик ошаган. Ул Ягъкубныњ Аллаћысына яшәү µчен урын табып бирергә рµхсәт сораган. 47 Ә йортны Аллаћыга Сµләйман салган. 48 Әмма Аллаћы Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә: 49 «Күк – Минем тәхетем, Ә ђир – Минем аяк астым, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миња? Нинди Минем яши торган урыным? 50 Ћәммәсен дә боларныњ Булдырмадымы әллә Минем шушы кулларым?» 51 үђәт халык! Йµрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сµннәтсез адәмнәр! Сез, аталарыгыз кебек үк, Изге Рухка ћәрвакыт каршы киләсез. 52 Сезнењ ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затныњ киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аныњ үзенә хыянәт иттегез ћәм Аны үтердегез. 53 Сез фәрештәләр аркылы Аллаћыдан бирелгән канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез. 54 Шушы сүзләрне ишеткәч, Кињәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар. 55 Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаћыныњ шµћрәтен ћәм Аллаћыныњ уњ ягында торган Гайсәне күрде. 56 – Мин ачылган күкләрне ћәм Аллаћыныњ уњ ягында басып торучы Адәм Улын күрәм, – диде ул. 57 Ә тегеләр, колакларын томалап, акыра-акыра, барысы бергә Эстефәнгә ташландылар. 58 Шәћәрдән алып чыгып, ања ташлар ата башладылар. Шаћитләр исә үзләренењ киемнәрен Шаул исемле бер яшь егет янына куеп тордылар. 59 Алар ташлар аткан вакытта Эстефән, дога кылып: – Раббым Гайсә, минем рухымны кабул ит, – дип, 60 тезләренә егылып, кµчле тавыш белән: – Раббым! Бу эшне аларга гµнаћ дип санама, – диде ћәм ђан бирде.

Рәсүлләр 8

1 Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кµннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар ћәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яћүдиянењ ћәм Самареянењ тµрле урыннарына таралдылар. 2 Аллаћыга бирелгән кешеләр Эстефәнне күмеп куйдылар ћәм аныњ µчен бик нык кайгырып еладылар. 3 Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-µйгә йµрде, ир-атларны ћәм хатын-кызларны сµйрәп алып чыгып, зинданга япты. 4 Таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сµйләп йµрделәр. 5 Филип, Самарея шәћәренә барып, шәћәр халкына Мәсих турында сµйләде. 6 Филип кылган галәмәтләр турында ишеткәнгә ћәм ул галәмәтләрне үз күзләре белән күргәнгә күрә, күп халык ул сµйләгән сүзләрне бергәләп дикъкать белән тыњлады. 7 Күп кешеләрдән шакшы рухлар кµчле тавыш белән акырып чыктылар. Параличланган ћәм аксак булган күп кешеләр савыкты. 8 Шәћәр халкы бу эшләргә бик куанды. 9 Ул шәћәрдә, күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бµек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде. 10 Кечесе дә, олысы да – барчасы ања дикъкать итә иде. «Бу кеше – бµек дип аталган илаћи кодрәт», – дип әйтәләр иде аныњ хакында. 11 Ул аларны шактый вакыт үзенењ сихерләре белән шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыњлыйлар иде. 12 Әмма Аллаћы Патшалыгы ћәм Гайсә исеме хакында Филип сµйләгән Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдырылу йоласын үттеләр. 13 Шимун үзе дә иман китерде ћәм суга чумдырылды. Ул Филип яныннан бер адымга да китмәде. Аныњ зур галәмәтләр ћәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды. 14 Иерусалимда булган рәсүлләр, самареялеләрнењ Аллаћы сүзен кабул итүләрен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына ђибәрделәр. 15 Петер белән Яхъя, Самареягә килгәч, андагылар Изге Рухны кабул итсеннәр µчен дога кылдылар. 16 Чµнки алар инде Раббы Гайсә исеменә суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух ињмәгән була. 17 Шуннан соњ Петер белән Яхъя самареялеләрнењ башларына кулларын куйдылар ћәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр. 18 Шимун исә, Рухныњ рәсүлләр кулларын куйганнан соњ бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте. 19 – Мин кулымны башына куйган ћәр кеше Изге Рухны ала алсын µчен миња да шундый вәкаләт бирегезче, – диде ул. 20 Әмма Петер ања: – Әгәр Аллаћы бүләген акчага сатып алырга мµмкин дип уйлыйсыњ икән, акчаларыњ белән бергә ћәлак булырсыњ, – диде. – 21 Син бу эштә катнаша алмыйсыњ, чµнки Аллаћы каршында синењ күњелењ чиста түгел. 22 Шуња күрә, үзењнењ бу явызлыгыњнан тәүбә ит ћәм Раббыга дога кыл. Бәлки йµрәгењдәге уењ кичерелер. 23 Чµнки синењ ачы кµнчелек белән тулганлыгыњны ћәм гµнаћ богауларында икәнлегењне күрәм. 24 – Сез әйткәннәрнењ берсе дә минем белән була күрмәсен µчен Раббыга дога кылыгыз, – дип ђавап бирде Шимун. 25 Петер белән Яхъя, Раббы сүзен ањлатып вәгазь иткәннән соњ, кире Иерусалимга киттеләр. Юл уњаеннан Самареянењ күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне игълан иттеләр. 26 Раббыныњ бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да кµньякка таба, Иерусалимнан Газага илтә торган юлга бар, – диде. Ул юл чүл аша уза иде. 27 Филип шул юлга чыкты ћәм Аллаћыга табыну µчен Иерусалимга килгән хәбәш кешесенењ иленә кайтып баруын күрде. Ул кеше сарай хезмәтчесе, Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынныњ бµтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәђәле түрә иде. 28 Хәбәш үзенењ арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде. 29 Рух Филипкә: – Арбага якынрак кил, – диде. 30 Филип арба янына йµгерде ћәм хәбәшнењ Ишагыйя пәйгамбәр язган китапны укуын ишетте. – Укыганыњны ањлыйсыњмы? – дип сорады ул аннан. 31 – Берәр кеше тµшендермәсә, ничек ањлый алыйм? – диде ул ћәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте. 32 Хәбәш Изге язманыњ шушы урынын укый иде: «Ул, сарык кебек, суярга китерелде. Йонын кыркучы алдында Тавышсыз торган бәрән кебек, Авызын да ачмады. 33 Ул кимсетелде, Гадел хµкемнән мәхрүм булды. Аныњ нәселе турында кем әйтә алыр? Аныњ тормышы ђирдән алынды бит». 34 Түрә исә Филиптән: – Зинћар µчен, әйтче миња. Монда пәйгамбәр кем хакында сµйли? үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады. 35 Филип ања Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне шул урыннан башлап сµйләп бирде. 36 Шулай бара торгач, алар су янына килеп ђиттеләр. – Менә бит, монда су бар, чумдырылырга миња нәрсә комачаулый? – диде хәбәш. 37 – Чын күњелењнән иман итсәњ, мµмкин, – диде Филип. – Гайсә Мәсихнењ Аллаћы Улы икәнлегенә иман китерәм, – диде хәбәш. 38 Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән суга керделәр ћәм Филип аны суга чумдырып алды. 39 Алар судан чыккач, хәбәшкә Изге Рух ињде. Филипне Раббыныњ бер фәрештәсе алып китте ћәм түрә аны бүтән күрмәде. Хәбәш, шатланып, юлын дәвам итте. 40 Ә Филип Азут шәћәрендә пәйда булды. Ул, Кайсариягә килеп ђиткәнче, шәћәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп йµрде.

Рәсүлләр 9

1 Шаул исә ћаман да, Раббыныњ шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул ињ баш руханидан 2 Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу ћәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре µчен иде. 3 Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулныњ тирә ягы күктән тµшкән яктылыктан балкып китте. 4 Ул ђиргә егылды ћәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисењ? – дигән тавыш ишетте. 5 – Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип ђавап бирде тавыш. 6 – Тор да шәћәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиња әйтелер. 7 Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Чµнки алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма ћичкемне күрмәделәр. 8 Шаул ђирдән торды, күзләрен ачты, ләкин беркемне дә күрә алмады. Шуња күрә Дәмәшекъкә аны ђитәкләп алып килделәр. 9 Ѳч кµн буе аныњ күзләре күрмәде, ћәм ул ашамады да, эчмәде дә. 10 Дәмәшекътә Ћанани исемле бер шәкерт бар иде. Илаћи күренештә Раббы ања: – Ћанани! – дип эндәште. – Әйе, Раббым, – диде ул. 11 – Туры урам дип аталган урамга бар. Яћүд яши торган йортка кереп Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла. 12 Ул илаћи күренештә Ћанани исемле берәүнењ үзе янына килүен ћәм, күзләре янә күрә башласын µчен, Ћананиныњ аныњ µстенә кулларын куюын күрде, – диде ања Раббы. 13 – Раббым! Мин күп кешеләрдән ул адәмнењ Иерусалимда Синењ изгеләрењә күрсәткән күпме явызлыклары турында ишеттем. 14 Сиња табынучыларныњ барысын монда да кулга алырга аныњ баш руханилардан вәкаләте бар, – диде Ћанани. 15 Әмма Раббы ања: – Кузгал, чµнки Мин аны чит халыкларга ћәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаћитлек бирү µчен, үземнењ корал итеп сайладым. 16 үземнењ исемем хакына аныњ күпме газап чигәргә тиешлеген Мин ања күрсәтермен, – диде. 17 Ћәм Ћанани, шул йортка килеп, Шаул µстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрењ күрә башласын µчен ћәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиња юлда күренгән Гайсә – мине синењ яныња ђибәрде, – диде Ћанани. 18 Шундук, күзләрен каплап торган тәњкәләр коелып тµшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды ћәм суга чумдырылу йоласын үтте. 19 Ашап алганнан соњ, ања янә кµч керде. Шаул берничә кµн шәкертләр белән бергә Дәмәшекътә булды. 20 Ул шундук: «Гайсә – Аллаћы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сµйләп йµри башлады. 21 Аныњ сµйләгәнен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимда шул Кешегә табынучыларны юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соњ бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру µчен килмәдеме икән? – диделәр. 22 Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнењ Мәсих икәнлеген исбат итеп йµреп, Дәмәшекътә яшәүче яћүдләрне аптырашка тµшерде. 23 Шактый күп вакыт үткәч, яћүдләр аны үтерергә сүз куештылар. 24 Алар аны үтерү µчен кµне-тµне шәћәр капкаларын күзәтеп тордылар. Әмма Шаул аларныњ бу ниятен белеп алды. 25 Шәкертләр аны тµнлә белән, кәрзингә утыртып, шәћәр дивары аркылы тµшерделәр. 26 Иерусалимга килгәч, Шаул шәкертләр белән бергә булырга тырышты, әмма барысы да аннан курыктылар, аныњ Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. 27 Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде ћәм аныњ юлда Раббыны күрүен, Раббыныњ ања нәрсәләр әйтүен, аныњ Дәмәшекътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән вәгазь әйткәнен аларга сµйләп бирде. 28 Шаул шәкертләр белән калды ћәм Иерусалимда Раббы исеме хакында кыю рәвештә вәгазьләп йµрде. 29 Шулай ук ул грек яћүдләре белән күп тапкырлар очрашып сµйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар. 30 Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска ђибәрделәр. 31 Бµтен Яћүдиядә, Гәлиләядә ћәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге µчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Раббыга карата тирән хµрмәт белән йµрде. Изге Рухныњ дәртләндерүе астында иман итүчеләрнењ саны арта барды. 32 Петер исә, бик күп ђирләрдә булганнан соњ, Аллаћыныњ Лүддәдә яшәүче изге кешеләре янына килде. 33 Анда ул, сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене күрде. 34 – Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Ятагыњнан тор, – диде ања Петер. Ул кеше шундук торды. 35 Лүддәдә ћәм Шарунда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Раббыга иман китерделәр. 36 Яфу шәћәрендә Табита (грек телендә «Доркәс») исемле иман итүче бер хатын бар иде. Ул ћәрвакыт яхшы эшләр кыла, фәкыйрьләргә ярдәм итә иде. 37 Шул кµннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар. 38 Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернењ анда икәнен ишеттеләр ћәм, аныњ үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене ђибәрделәр. 39 Петер алар белән бергә Яфуга килде, ћәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр. 40 Бүлмәдән бµтен кешеләрне чыгарып ђибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды ћәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты ћәм, Петерне күргәч, торып утырды. 41 Петер, кулын биреп, аны торгызды ћәм иман итүчеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды. 42 Бу хәл бµтен Яфу халкына билгеле булды, ћәм күпләр Раббыга иман китерделәр. 43 Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.

Рәсүлләр 10

1 Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йµзбашы булып хезмәт итүче Кµрнили исемле бер кеше бар иде. 2 Ул үзе ћәм аныњ бµтен гаиләсе диндар, тирән хµрмәт белән Аллаћыдан куркучан иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә ћәм ћәрвакыт Аллаћыга гыйбадәт кыла иде. 3 Бер кµнне, кµндезге µчләр тирәсендә, Аллаћыныњ бер фәрештәсе ап-ачык итеп Кµрнилигә күренде. Фәрештә аныњ янына килеп: – Кµрнили! – дип эндәште. 4 Кµрнили куркып калды, ања күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәнде? – диде. – Синењ догаларыњны ћәм хәерләрењне Аллаћы корбан итеп хәтерендә калдырды. Ул сине искә алды, – дип ђавап бирде ања фәрештә. 5 – Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр ђибәр. 6 Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аныњ йорты дињгез буена урнашкан. 7 Фәрештә киткәч, Кµрнили хезмәтчеләренењ икесен ћәм үз гаскәриләреннән диндар булган берсен чакырып алды. 8 Ћәммәсен ањлатып, аларны Яфуга ђибәрде. 9 Икенче кµнне ђибәрелгән кешеләр шәћәргә якынлашып килгәндә, кµндезге уникеләр тирәсендә, Петер гыйбадәт кылу µчен яссы түбәле µйнењ түбәсенә менде. 10 Аныњ карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде. 11 Ул күкнењ ачылуын ћәм зур тукымага охшаган бер әйбернењ дүрт почмагыннан тотып ђиргә тµшерелүен күрде. 12 Аныњ эчендә ђирдә яшәүче ћәртµрле дүрт аяклы ђәнлекләр, сµйрәлүчеләр ћәм киек кошлар бар иде. 13 Ул: – Тор, Петер, суй ћәм аша, – дигән тавыш ишетте. 14 Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде. 15 Шулвакыт ул янә: – Аллаћы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте. 16 Ѳч тапкыр шулай кабатланды, ћәм шунда ук әйбер күккә күтәрелде. 17 Петер үзе күргән бу илаћи күренешнењ нәрсәне ањлатуын уйлап, аптырап торган арада, Кµрнили тарафыннан ђибәрелгән кешеләр, Шимун µен эзләп табып, капка янына килеп бастылар. 18 – Петер исемле Шимун мондамы? – дип кычкырдылар. 19 Күргән илаћи күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә: – Сине µч кеше эзли. 20 Тµш ћәм, ћич шикләнмичә, алар белән бар. Чµнки аларны Мин ђибәрдем, – диде. 21 Петер Кµрнили ђибәргән кешеләр янына тµште: – Сез эзләгән кеше – мин. Нинди эш белән килдегез? – диде ул аларга. 22 – Безне бµтен яћүд халкы алдында мµхтәрәм, тәкъва ћәм тирән хµрмәт белән Аллаћыдан куркучы йµзбашы Кµрнили ђибәрде. Ул изге фәрештәдән син сµйләячәк сүзләрне тыњлау µчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды, – диделәр алар. 23 Шуннан соњ Петер аларны µенә алып керде ћәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан булган кайбер туганнар дә аларга иярделәр. 24 Кайсариягә алар икенче кµнне барып ђиттеләр. Кµрнили исә, үзенењ туганнарын ћәм якын дусларын ђыеп, аларны кµтеп тора иде. 25 Петер йортка кергәндә Кµрнили аныњ каршысына чыкты ћәм Петернењ аяклары алдына тезләнеп сәђдә кылды. 26 – Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер ћәм аны торгызды. 27 Алар сµйләшә-сµйләшә µйгә керделәр. Петер анда күп халык ђыелганлыгын күрде 28 ћәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнењ дини канун буенча яћүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йµрергә рµхсәт ителми. Әмма Аллаћы миња бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. 29 Шуња күрә, сез мине чакыру белән, мин ћичсүзсез сезнењ янга килдем. Инде әйтегез: мине ни µчен чакырттыгыз? – диде. 30 – Ѳч кµн элек шушы вакытта, сәгать µчтә үз µемдә дога кыла идем, – диде Кµрнили. – Кинәт минем алда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды 31 ћәм миња: «Кµрнили, Аллаћы синењ догањны ишетте ћәм синењ хәерләрењне хәтергә алды. 32 Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр ђибәр. Ул хәзер дињгез буенда яшәүче күнче Шимун µендә кунакта», – диде. 33 Мин шундук сиња кеше ђибәрдем, ћәм син килеп яхшы эшләдењ. Хәзер без ћәммәбез, Раббы сиња сµйләргә кушкан бар сүзләрне тыњлау µчен, Аллаћы алдында торабыз. 34 – Аллаћыныњ кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та ањлыйм, – дип сүзен башлады Петер. – 35 Ћәр халык арасында Аннан куркучылар ћәм тәкъвалык кылучылар Ања мәгъкуль. 36 Аллаћы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сµйләп, Исраил улларына үзенењ сүзен ђибәрде. Гайсә – ћәммәбезнењ Раббысы. 37 Яхъя, чумдырылу йоласын үтегез, дип игълан иткәннән соњ, Гәлиләядән алып бµтен Яћүдиядә булган хәлләрне – 38 Аллаћыныњ насаралы Гайсәне Изге Рух ћәм кодрәт белән майлаганын, Аллаћы Гайсә белән булганга күрә, Аныњ, яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йµргәнен сез беләсез. 39 Ул яћүдләр илендә ћәм Иерусалимда кылган барлык эшләргә без шаћитбез. Аны хачка асып үтерделәр. 40 Ә µченче кµнне Аллаћы Аны терелтеп торгызды. 41 Аллаћы, үз ихтыяры буенча, Гайсәне бµтен халыкка түгел, ә үзе тарафыннан алдан ук сайланган шаћитләргә күрсәтте. Ул шаћитләр – без, Ул үледән терелеп торганнан соњ Аныњ белән бергә ашаган ћәм эчкән кешеләр. 42 Гайсә – тереләргә ћәм үлеләргә Аллаћы тарафыннан билгеләп куелган хµкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә ћәм шаћитлек итәргә боерык бирде. 43 Барлык пәйгамбәрләр, Ања иман итүче ћәркем Аныњ исеме аркылы гµнаћларыныњ кичерелүен алыр дип, Аныњ хакында сµйләделәр, – диде Петер. 44 Петер бу нотыгын сµйләгән вакытта ук тыњлаучыларныњ барысына да Изге Рух ињде. 45 Петер белән бергә килгән иман итүче яћүдләр Изге Рухныњ яћүд булмаганнарга да бирелүенә бик нык гађәпләнделәр. 46 Чµнки алар тегеләрнењ таныш булмаган телләрдә сµйләүләрен ћәм Аллаћыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер: 47 – Бу кешеләр безнењ кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуња күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде. 48 Ул аларны Гайсә Мәсих исеменә суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә кµнгә калуын үтенделәр.

Рәсүлләр 11

1 Рәсүлләр ћәм бµтен Яћүдиянењ буеннан-буена яшәгән иман итүче туганнар яћүд булмаган кешеләрнењ дә Аллаћы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр. 2 Петер Иерусалимга килгәч, яћүдләр: – Син сµннәтсез кешеләр янына кереп алар белән ашагансыњ, – дип, аны тиргәделәр. 4 Ћәм Петер аларга ђентекләп сµйләп бирде: 5 – Мин Яфу шәћәрендә дога кыла идем ћәм, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, бер илаћи күренеш күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер дүрт почмагыннан тотып күктән минем яныма тµшерелде. 6 Мин аныњ эченә күз ташладым ћәм ђирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, ђәнлекләрне, сµйрәлүчеләрне ћәм киек кошларны күрдем. 7 Шуннан соњ: «Тор, Петер, боларны суй ћәм аша», – дигән тавыш ишеттем. 8 «Юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнењ кергәне юк», – дидем мин. 9 Күктән аваз миња икенче тапкыр: «Аллаћы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде. 10 Бу µч тапкыр кабатланды ћәм бµтенесе тагын күккә тартып алынды. 11 Нәкъ шул вакыт мин булган йорт алдына Кайсариядән минем янга ђибәрелгән µч кеше килеп басты. 12 Рух миња: «Ћич тә шикләнмичә алар белән бар», – диде. Хәзер минем янымда торучы бу алты туган да минем белән бергә барды. Без ул кешенењ µенә килеп ђиттек. 13 Ул безгә ничек итеп үз µендә фәрештәне күрүе хакында сµйләде. Фәрештә ања: «Петер исемле Шимунны чакыру µчен Яфуга кешеләр ђибәр. 14 Ул сиња сµйләячәк сүзләр аша син үзењ ћәм бµтен йортыњ котылачак», – дип әйткән. 15 Мин сµйли башлагач, башта безгә ињгән кебек, аларга да Изге Рух ињде. 16 Шулвакыт мин Раббыныњ: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз», – дигән сүзләрен хәтергә тµшердем. 17 Шулай итеп, без Раббы Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаћы аларга да биргән икән, Аллаћыга каршы торырга кем мин? – диде Петер. 18 Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар ћәм Аллаћыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаћы яћүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. 19 Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиђәсендә таралышкан иман итүчеләр, яћүдләргә генә вәгазьләп, Фойникә µлкәсенә, Кипрга ћәм Антиухея шәћәренә кадәр барып ђиттеләр. 20 Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар ћәм күринилеләр, Антиухеягә килгәч, яћүд булмаганнарга да Раббы Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сµйләделәр. 21 Раббыныњ кµче алар белән булды, ћәм бик күпләр, инанып, Раббыга таба борылдылар. 22 Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып ђитте, ћәм Барнабны Антиухеягә ђибәрделәр. 23 Антиухеягә килгәч, ул Аллаћы мәрхәмәтенењ ђимешләрен күреп шатланды ћәм андагы кешеләрне Раббыга чын күњелдән тугры булып калырга µндәде. 24 Барнаб Изге Рух ћәм иман белән тулы яхшы кеше иде, ћәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды. 25 Шуннан соњ Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска китте ћәм, аны табып, Антиухеягә алып килде. 26 Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очраштылар, күп кешеләрне µйрәттеләр. Ињ беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухея шәћәрендә атый башладылар. 27 Шул кµннәрдә Антиухеягә Иерусалимнан пәйгамбәрләр килде. 28 Аларныњ берсе, Ћагәб исемлесе, торып басты ћәм бµтен ђирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Кләүди кайсар заманында булды.) 29 Шуннан соњ шәкертләр, ћәрберсенењ хәленнән килгәнчә, Яћүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм ђибәрергә булдылар. 30 Ћәм шулай эшләделәр дә: ђыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенењ µлкәннәренә ђибәрделәр.

Рәсүлләр 12

1 Шул вакытларда Ћируд патша, явызлык эшләү нияте белән, иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады. 2 Яхъяныњ туганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте. 3 Бу эшнењ яћүдләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Тµче күмәч бәйрәме кµннәре иде – 4 аны зинданга утыртты ћәм, Коткарылу бәйрәменнән соњ халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт тµркемгә аны сакларга әмер бирде. 5 Петер зинданда сак астында булган вакытта иман итүчеләр бердәмлегендә аныњ µчен Аллаћыга бик тырышып дога кылдылар. 6 Ћируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән кµнгә каршы тµндә Петер, ике богау белән богауланган хәлдә, ике гаскәри уртасында йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта торды. 7 Кинәт Раббыныњ бер фәрештәсе пәйда булды ћәм бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне тµртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул ања. Шул вакыт Петернењ кулларыннан богаулары шуып тµште. 8 – Билењне бу ћәм аягыња ки, – диде фәрештә. Ул шулай эшләде. – Ѳс киемењне ки дә минем арттан бар, – диде аннары. 9 Петер, фәрештә кылган бу эшләрнењ чынбарлыкта икәнен дә ањламыйча, аныњ артыннан китте. Ул, илаћи күренеш күрәмдер, дип уйлады. 10 Беренче ћәм икенче сакчыны үтеп, шәћәргә чыга торган тимер капка янына килеп ђиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар ћәм, бер урамны үткәннән соњ, кинәт фәрештә аныњ берүзен калдырды. 11 Шул вакыт Петер ањына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы үзенењ фәрештәсен ђибәргән. Ул мине Ћируд кулыннан ћәм яћүд халкы минем белән булыр дип кµткән ћәрнәрсәдән коткарды, – дип уйлады ул. 12 Барын да ањлагач, Марк исемле Яхъяныњ анасы Мәрьям йортына килде. Анда ђыелган халык дога кыла иде. 13 Петер ишек шакыды, ишек ачарга дип Роди исемле хезмәтче кыз чыкты. 14 Петернењ тавышын таныгач, ул, шатлыгыннан, ишекне ачарга да онытып, йµгереп кереп китте ћәм йорттагыларга Петернењ ишек янында торуы турында әйтте. 15 – Син үз акылыњдамы? – диделәр ања. Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр: – Ул аныњ фәрештәседер, – диделәр. 16 Петер исә ћаман шакыды. Ишекне ачтылар ћәм аны күреп хәйран калдылар. 17 Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты ћәм Раббыныњ аны ничек итеп зинданнан чыгаруы турында аларга сµйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, туганнарга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соњ Петер башка урынга китте. 18 Кµн тугач, Петер белән нәрсә булды икән дип, гаскәриләр борчыла башладылар. 19 Ћируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды ћәм аларны үтерергә әмер бирде. Шуннан соњ Ћируд Яћүдиядән Кайсариягә китте ћәм шунда калды. 20 Ул Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә яшәүчеләргә бик ачулы иде. Алар исә, үзара сүз беркетеп, аныњ янына килделәр ћәм, патшаныњ сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, солых сорадылар, чµнки аларныњ µлкәсе патша µлкәсеннән туена иде. 21 Билгеләнгән кµнне Ћируд, патша киемнәренә киенеп, хµкем итү урынына утырды ћәм алар алдында чыгыш ясады. 22 Ә халык: – Бу тавыш – кеше тавышы түгел, бу – илаћ тавышы, – дип кычкырды. 23 Шушы шµћрәтне Аллаћыга бирмәгән µчен Раббыныњ бер фәрештәсе кинәт Ћирудны орды. Ул кортлап үлде. 24 Аллаћы сүзе исә кињ таралды ћәм аны кабул итүчеләрнењ саны үсә барды. 25 Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соњ, Марк исемле Яхъяны алып, Иерусалимга кайттылар.

Рәсүлләр 13

1 Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, µлкә идарәчесе Ћируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин ћәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мµгаллимнәр бар иде. 2 Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару µчен сайланган Барнабны ћәм Шаулны Миња аерыгыз, – диде. 3 Догалар кылып ураза тотканнан соњ пәйгамбәрләр ћәм мµгаллимнәр, Барнаб белән Шаулныњ башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү µчен ђибәрделәр. 4 Изге Рух тарафыннан ђибәрелгән Барнаб белән Шаул Селәүкия шәћәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр. 5 Утраудагы Саламис шәћәренә килгәч, яћүдләрнењ гыйбадәтханәләрендә Аллаћы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте. 6 Бµтен утрауны үтеп Паф шәћәренә килделәр. Анда алар сихерче ћәм ялган пәйгамбәр булган Барьешуа исемле бер яћүд кешесенә тап булдылар. 7 Ул µлкә башлыгы Серги Паул янында иде. Серги Паул – акыллы кеше – Аллаћы сүзен тыњларга теләп, Барнаб белән Шаулны сараена чакырды. 8 Ә сихерче Элум (Барьешуаныњ грекча исеме) µлкә башлыгын иманга китерттермәскә тырышып, аларга каршы торды. 9 Изге Рух белән сугарылган Шаул, аны тагын Паул дип тә атыйлар, Элумга туп-туры карап: 10 – Син ћәртµрле ялган ћәм мәкерлелек белән тулгансыњ. Син, иблис улы, ћәртµрле дµреслекнењ дошманы! Раббыныњ хакыйкатен ялганга әйләндерүдән туктыйсыњмы син, юкмы? – диде. – 11 Хәзер менә Раббыныњ кулы синењ µстењдә: син сукыраячаксыњ ћәм билгеле бер вакытка кадәр кояшны күрмәячәксењ. Кинәт аны томан ћәм карањгылык каплап алды, ћәм ул, берәрсе ђитәкләп юл күрсәтмәсме икән дип, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады. 12 Ѳлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Раббы турындагы тәгълиматныњ кодрәтенә тањ калды ћәм Раббыга иман китерде. 13 Паул ћәм аныњ белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия µлкәсендәге Перги шәћәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты, 14 ә калганнар Пергидән Писидия µлкәсендәге Антиухеягә килделәр. Шимбә кµнне алар гыйбадәтханәгә кереп утырдылар. 15 Муса кануныннан ћәм пәйгамбәрләр язган китаплардан µзекләр укыганнан соњ, гыйбадәтханә башлыклары, кешеләр аша, аларга: – Туганнар! Халыкка әйтергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса, әйтегез, – диделәр. 16 Паул, кулы белән ишарә итеп, тынычланырга чакырды: – Исраил ирләре ћәм Аллаћыга табынучы башкалар, тыњлагыз! 17 Исраил халкыныњ Аллаћысы безнењ ата-бабаларыбызны сайлап алган ћәм Мисыр ђирендә булган чагында бу халыкны бµек иткән, үзенењ кодрәтле кулы белән аларны Мисыр ђиреннән чыгарган. 18 Алар чүлдә вакытта, Ул аларга карата кырык ел чамасы сабыр булган. 19 Кәнган ђирендә ђиде халыкны юк иттергәннән соњ, шул ђирне аларга мирас итеп биргән. 20 Бу вакыйгалар чама белән дүрт йµз илле ел барышында булган. Моннан соњ Шамуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр аларга хакимнәр биргән. 21 Аннары алар патша сораганнар, ћәм Аллаћы аларга Биньямин нәселеннән булган Кыйш улы Шаулны биргән. Ул кырык ел чамасы идарә иткән. 22 Аны тәхеттән тµшергәннән соњ патша итеп Давытны куйган ћәм аныњ хакында: «Мин күњелемә ошаган бер ирне, Ишай улы Давытны таптым. Ул Мин теләгән ћәр эшне башкарачак», – дигән. 23 үзенењ анты буенча, Аллаћы Давыт нәселеннән Исраилгә Коткаручы Гайсәне бирде. 24 Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә ћәм чумдырылу йоласын үтәргә µндәп, бµтен Исраил халкына вәгазь сµйләде. 25 үз хезмәтенењ ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Ул түгел. Минем артымнан Бер Зат килә, мин Аныњ аякларындагы башмак бауларын чишәргә дә лаеклы түгелмен», – диде. 26 Туганнар! Ибраћим нәселенењ балалары ћәм Аллаћыга табынучы башка кешеләр! Коткарылу хакындагы бу хәбәр безгә ђибәрелде. 27 Иерусалимда яшәүчеләр ћәм аларныњ башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хµкем итеп, пәйгамбәрләрнењ ћәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар. 28 Ањарда үлемгә лаеклы ћичбер гаеп тапмасалар да, Пилаттан, катгый рәвештә, Аныњ үтертелүен сорадылар. 29 Аныњ хакында язылганнарныњ бµтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан тµшереп, кабергә салдылар. 30 Әмма Аллаћы Аны үледән терелтеп торгызды. 31 Ул үзе белән Гәлиләядән Иерусалимга килгән кешеләргә күп кµннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр халык алдында Аныњ шаћитләре. 32 Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаћы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнењ µчен – аларныњ балалары µчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым». 34 Аныњ гәүдәсен черетмичә, Аны үледән терелтеп торгызу турында исә болай дигән: «Давытка бирелгән изге ћәм ышанычлы вәгъдәне Сезнењ µчен тормышка ашырачакмын». 35 Ћәм башка бер урында: «үз Изгењнењ гәүдәсен Ћичкайчан черетмәссењ», – дип язылган. 36 үз дәверендә Аллаћы ихтыяры буенча хезмәт иткәннән соњ Давыт вафат булды ћәм үзенењ аталары янына күмелде. Аныњ гәүдәсе череде. 37 Ә Аллаћы терелтеп торгызган Зат черемәде. 38 Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гµнаћларыгызныњ кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гµнаћлардан иман итүче ћәркем Аныњ аркылы Аллаћы тарафыннан акланыр. 40 Сак булыгыз, пәйгамбәрләр әйткән сүзләр сезгә карата булмасын. Пәйгамбәрләр әйткәннәр: 41 «Тәкәбберләр, карагыз! Тањ калыгыз ћәм юк булыгыз. Бер эш башкарачакмын Мин Сез яшәгән кµннәрдә. Сез ышанмас идегез, Әгәр ул эш турында Сезгә сµйләсәләр дә». 42 Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, кайбер кешеләр: – Киләсе шимбәдә дә бу хакта сµйләгез әле, – диделәр. 43 Ђыелыш таралганнан соњ күп яћүдләр ћәм мәђүсилектән яћүд диненә күчкән, Аллаћыны хµрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, ћәм рәсүлләр, алар белән әњгәмә корып, аларны Аллаћы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр. 44 Икенче шимбәдә бµтен шәћәр диярлек Раббы сүзен тыњларга ђыелды. 45 Ә яћүдләр, халыкныњ күплеген күреп, кµнләштеләр ћәм Паулныњ сүзләренә каршы яман телләнделәр. 46 Ә Паул ћәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаћы сүзе ињ элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз ћәм шуныњ белән үзегезне мәњгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуња күрә без башка халыкларга таба борылабыз. 47 Чµнки Раббы безгә: «Синењ аша котылу Ђирнењ читләренә кадәр Барып ђитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде. 48 Яћүд булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар ћәм Раббыны сүзе µчен данладылар. Мәњгелек тормыш µчен сайлап алынганнарныњ барысы да иман китерделәр. 49 Раббы сүзе шул тирәдәге бар ђирләргә таралды. 50 Әмма яћүдләр, атаклы гаиләләрдән булган хатыннарны ћәм шәћәрдәге ђитәкче кешеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекләделәр ћәм үз ђирләреннән кудырттылар. 51 Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар ћәм Икүниун шәћәренә киттеләр. 52 Ә шәкертләр куаныч ћәм Изге Рух белән тулы булдылар.

Рәсүлләр 14

1 Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яћүдләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларныњ тәэсирле итеп сµйләүләреннән бик күп яћүдләр ћәм башка халык кешеләре Раббыга иман китерделәр. 2 Ә иман китермәгән яћүдләр яћүд булмаганнарны иман китергән туганнарына каршы котырттылар. 3 Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, үзенењ мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларныњ кулы белән галәмәтләр ћәм могђизалар кылды. 4 Шәћәрдәге халык икегә бүленде: бер µлеше яћүдләр ягында, икенчеләре рәсүлләр ягында булды. 5 Яћүд булмаганнар ћәм яћүдләр, үзләренењ башлыклары белән берлектә, аларга ћµђүм итеп, ташлар атып үтерергә ниятләделәр. 6 Рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәћәрләрендә ћәм шул тирәдәге ђирләрдә 7 халыкка Яхшы хәбәрне сµйләүләрен дәвам иттеләр. 8 Лустра шәћәрендә аяклары йµрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йµри алмаган. 9 Ул да Паул сµйләгән сүзләрне тыњлап утырды. Паул ања туп-туры карады ћәм, шифа алачагына гарипнењ ышанычы булганын күреп: 10 – Аякларыња туры итеп бас, – дип кычкырып әйтте. Ул шундук сикереп торды ћәм йµри башлады. 11 Халык исә, Паулныњ нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: – Безнењ яныбызга кеше кыяфәтендә илаћлар ињде, – дип кычкыра башладылар. 12 Барнабны грекларныњ илаћы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чµнки ул күбрәк сµйли иде. 13 Шәћәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенењ каћине исә, халык белән бергә, капка алдына үгезләр ћәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, корбан китерергә теләде. 14 Рәсүлләр, бу хакта ишеткәч, µсләрендәге киемнәрен ертып тµшереп, халык арасына йµгереп керделәр ћәм бар тавышларына: 15 – Сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә сезнењ кебек үк кешеләр. Сезне бу файдасыз әйберләрдән арындыру, күкне, ђирне, дињгезне ћәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаћыга таба бору µчен без сезгә Яхшы хәбәр турында сµйлибез. 16 Элегрәк Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде. 17 Әмма, яхшылыклар кылып, үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яњгыр яудырып ћәм мул уњыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте ћәм йµрәкләребезне куаныч белән тутырып торды. 18 Шулай дип әйтеп тә, алар кµчкә-кµчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар. 19 Антиухеядән ћәм Икүниун шәћәреннән килгән кайбер яћүдләр халыкны рәсүлләргә каршы котыртып, Паулны ташлар атып кыйнадылар ћәм, үлде дип уйлап, аны шәћәр читенә чыгарып ташладылар. 20 Аныњ янына шәкертләр ђыелгач, ул торды ћәм шәћәргә китте. Икенче кµнне Паул белән Барнаб Дерби шәћәренә юл тоттылар. 21 Ул шәћәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, шактый күпләрне шәкерт иткәннән соњ, тагын Лустра, Икүниун ћәм Антиухея шәћәрләре аша уздылар. 22 Шәкертләрнењ күњелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга µндәделәр. – Аллаћы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак, – диделәр. 23 Ћәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр ћәм, ураза тотып дога кылганнан соњ, аларны үзләре дә иман китергән Раббыныњ кулларына тапшырдылар. 24 Шуннан соњ алар, Писидия аша үтеп, Памфулия µлкәсенә килделәр. 25 Пергидә Аллаћы сүзен вәгазь иткәннән соњ Атталея шәћәренә юнәлделәр. 26 Атталеядән, корабка утырып, Антиухеягә киттеләр. Паул белән Барнаб, үзләре әле генә тµгәлләгән эшне башкару µчен, Аллаћыныњ мәрхәмәтенә шушы шәћәрдә тапшырылган иделәр. 27 Алар Антиухеягә кайтып ђиткәч, бердәмлекне ђыеп, үзләре аша Аллаћыныњ нәрсәләр эшләгәнен, Аныњ яћүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сµйләп бирделәр. 28 Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.

Рәсүлләр 15

1 Яћүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сµннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип µйрәтә башладылар. 2 Паул ћәм Барнаб теге кешеләр белән риза булмадылар ћәм алар арасында зур бәхәс туды. Шуња күрә Паул белән Барнабны ћәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимга рәсүлләр ћәм µлкәннәр янына ђибәрергә булдылар. 3 Шулай итеп, бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә ћәм Самарея µлкәләрен үткәндә, алар, яћүд булмаган халыкларныњ Аллаћыга таба борылулары турында сµйләп, барлык туганнар арасында зур куаныч уяттылар. 4 Иерусалимга килеп ђиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, µлкәннәр дә ачык йµз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаћыныњ нинди эшләр башкаруы турында сµйләп бирделәр. 5 Шуннан соњ фарисейләр арасыннан иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яћүд булмаганнарны сµннәткә утыртырга ћәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр. 6 Бу мәсьәләне тикшерү µчен рәсүлләр ћәм µлкәннәр бергә ђыелдылар. 7 Озак бәхәсләрдән соњ Петер, урыныннан торып: – Туганнар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп яћүд булмаган халыклар иман китерсеннәр µчен, Аллаћы мине сезнењ арагыздан инде күптән сайлаган иде. 8 Кеше күњелен белеп торучы Аллаћы, безгә биргән кебек, яћүд булмаганнарга да Изге Рухны биреп, аларны кабул итүен күрсәтте. 9 Алар белән безнењ арада бернинди аерма калдырмыйча, йµрәкләрен иман аша сафландырды. 10 Шулай булгач, безнењ аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йµкне шәкертләр ђилкәсенә салып, сез хәзер ни µчен Аллаћыны сыныйсыз? 11 Ә бит без дә, алар кебек үк, Гайсә Раббыныњ мәрхәмәте аркылы котылганыбызга инанабыз. 12 Бµтен ђыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаћыныњ башка халыклар арасында кылган галәмәтләре ћәм могђизалары турында сµйләделәр, халык аларны тыњлады. 13 Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сµйли башлады: – Туганнар, мине тыњлагыз! 14 Шимун Аллаћыныњ, яћүд булмаган халыклар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлап, алар арасыннан үзенә үз халкын алуы хакында сµйләде. 15 Пәйгамбәрләрнењ Изге язмада язган сүзләре дә моња туры килә: 16 «Шуннан соњ, – дигән Раббы, – үз яныма чакырып, Мин үземнеке иткән Барлык калган халыклар Мине – Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтачакмын. Давытныњ ђимерелгән йортын Яњадан торгызачакмын, Ђимерекләрдән торгызып, Аны яњартачакмын. Шулай дип әйтә Раббы! 18 Борынгыдан билгеле булган Бу эшләрне Ул кыла». 19 Шуња күрә башка халыклар арасыннан Аллаћыга таба борылучыларга кыенлык тудырмаска, 20 ә аларга, потлар алдына китерелеп, хәрәм ризыклардан, ђенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән ћәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк, минемчә. 21 Чµнки элек-электән Муса кануны ћәр шәћәрдә вәгазь ителеп килде, ћәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла. 22 Шуннан соњ рәсүлләр ћәм µлкәннәр бµтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухеягә ђибәрергә карар кылдылар. Туганнар арасында ђитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яћүдне ћәм Силасны сайладылар 23 ћәм алар белән шундый хат ђибәрделәр: «Рәсүлләрдән ћәм µлкәннәрдән – сезнењ туганнарыгыздан – Антиухеядәге, Суриядәге ћәм Киликиядәге, мәђүсилектән күчкән иман итүче туганнарга сәлам. 24 Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар ћәм күњелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек. 25 Шуња күрә без, барыбызныњ ризалыгы буенча, берничә кешене сайларга ћәм аларны сезнењ янга ђибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнењ янга үзләренењ гомерләрен Раббыбыз Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан туганнарыбыз Барнаб ћәм Паул белән бергә барырлар. 27 Без Яћүдне ћәм Силасны ђибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән ањлатып бирерләр. 28 Изге Рух ћәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнењ µскә ћичнинди йµк салырга кирәк түгел. 29 Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән ћәм ђенси азгынлыктан тыелыгыз. үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!» 30 Шулай итеп, ђибәрелгән туганнар Антиухеягә килделәр ћәм, бердәмлекне ђыеп, хатны тапшырдылар. 31 Хатны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә куандылар. 32 Яћүд ћәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар ћәм ныгыттылар. 33 Яћүд белән Силас Антиухеядә күпмедер вакыт булганнан соњ, туганнар, иминлек теләп, аларны Иерусалимга, үзләрен ђибәргән кешеләр янына озаттылар. 34 Әмма Силас Антиухеядә калырга булды. 35 Паул белән Барнаб исә, Антиухеядә калдылар. Алар күп кешеләр белән бергә, Раббы турындагы хәбәрне µйрәттеләр ћәм вәгазьләделәр. 36 Берникадәр вакыт үткәннән соњ Паул Барнабка үзләре Раббы сүзен вәгазьләп йµргән барлык шәћәрләрдәге туганнар янына барып, аларныњ хәлләрен белергә тәкъдим итте. 37 Барнаб Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде. 38 Әмма Яхъя, тапшырылган эшне тµгәлләмичә, Памфулиядә үзләреннән аерылып калганга күрә, Паул аны алырга теләмәде. 39 Паул белән Барнаб арасында ђитди каршылык туды ћәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте. 40 Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды ћәм, туганнар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соњ, ул юлга чыкты, 41 бердәмлекләрне ныгытып, Сурия ћәм Киликия µлкәләре аша үтте.

Рәсүлләр 16

1 Шуннан соњ Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аныњ анасы яћүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. 2 Лустрадагы ћәм Икүниундагы туганнар Тимуте турында яхшы сүзләр генә сµйләделәр. 3 Паул аныњ үзе белән юлга чыгуын теләде ћәм шуња күрә аны сµннәткә утыртты. Ул бу эшне шунда яшәүче яћүдләр хакына эшләде, чµнки барысы да атасыныњ грек икәнен беләләр иде. 4 Шәћәрләр аша үткәндә алар иман итүчеләргә Иерусалимдагы рәсүлләр ћәм µлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар ћәм аларны үтәргә үгетләделәр. 5 Бердәмлекләр иманда ныгыды ћәм кµннән-кµн иман итүчеләрнењ саны арта барды. 6 Паул ћәм аныњ белән булган кешеләр Фругия ћәм Гәләтия аша киттеләр, чµнки Изге Рух аларга Асия µлкәсендә вәгазь сµйләтмәде. 7 Мусия тµбәгенә килгәч, алар Битуния тµбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнењ Рухы аларны ђибәрмәде, 8 ћәм алар Мусиядән Троас шәћәренә килделәр. 9 Тµнлә Паул шундый бер илаћи күренеш күрде: македунияле берәү, Паулныњ Македуниягә килүе ћәм аларга ярдәм итүе турында ялварып, аныњ каршында басып тора. 10 Шушы илаћи күренештән соњ, Аллаћы безне анда Яхшы хәбәрне сµйләргә чакыра, дигән нәтиђәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык. 11 Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче кµнне Неяполис шәћәренә килдек. 12 Аннары Македуниянењ беренче µлешендәге Рим хакимлеге астында булган Филиппуй шәћәренә юл тоттык. Без бу шәћәрдә берничә кµн булдык. 13 Шимбә кµнне, шәћәрдән чыгып, елга буена киттек, чµнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Елга буенда без ђыелган хатын-кызлар белән сµйләшеп утырдык. 14 Анда Түәтәйрә шәћәрендә куе кызыл тµстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаћыны хµрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сµйләгән сүзләргә Раббы аныњ йµрәген ачты. 15 үзе ћәм µендәгеләре чумдырылганнан соњ, ул безгә: – Мине Раббыга иман итүче дип санасагыз, µемә керегез ћәм кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде. 16 Бер кµнне гыйбадәтханәгә барганда безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенењ хуђаларына күп табыш китерә икән. 17 Кыз, Паул артыннан ћәм безнењ арттан: – Бу кешеләр – Аллаћы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды. 18 Ул берничә кµн шулай эшләде. Паулныњ ачуы килде ћәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиња аныњ эченнән чыгарга боерам, – диде. Ћәм рух шундук чыкты. 19 Кызныњ хуђалары, табыш алуга µметнењ юкка чыгуын күреп, Паул белән Силасны тотып алдылар ћәм мәйданга – шәћәр башлыклары янына µстерәп алып киттеләр. 20 Аларны идарәчеләр янына китерделәр ћәм: – Бу кешеләр – яћүдләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәћәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр. 22 Халык та аларга каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәћәр идарәчеләре, аларныњ киемнәрен йолкып салдырдылар ћәм таяк белән кыйнарга боердылар. 23 Нык кына кыйнаганнан соњ, аларны зинданга ташладылар ћәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга боердылар. 24 Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданныњ эчке бүлмәсенә япты ћәм аякларын агач богауларга беркетеп куйды. 25 Тµн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаћыны мактап мәдхияләр ђырладылар, ә тоткыннар аларны тыњлап утырдылар. 26 Кинәт бик нык итеп ђир тетрәде, хәтта зинданныњ нигезе селкенеп куйды. Шундук барлык ишекләр ачылды, барысыныњ да аякларыннан богаулары тµшеп китте. 27 Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды ћәм ишекләрнењ ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады ћәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде. 28 Әмма Паул: – үзењә ћичбер явызлык эшләмә, чµнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды. 29 Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йµгереп керде ћәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды. 30 Ул аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан. 31 – Раббы Гайсә Мәсихкә иман китер. Шулай эшләсәњ үзењ дә котылырсыњ, бµтен µењ дә котылыр. 32 Ања ћәм µендә булганнарныњ барысына Раббы хакындагы сүзне вәгазьләделәр. 33 Ул шул ук сәгатьтә, тµнлә белән, аларныњ ђәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе ћәм µендәгеләр барысы да чумдырылу йоласын үттеләр. 34 үзенењ µенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте ћәм Аллаћыга иман китергәне µчен бµтен йорты белән куанды. 35 Кµн тугач, шәћәр идарәчеләре, ярдәмчеләр артыннан, аларны азат итәргә, дигән хәбәр ђибәрделәр. 36 Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга әйтте: – Шәћәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән хәбәр ђибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде. 37 Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хµкемсез кыйнадылар ћәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде. 38 Ярдәмчеләр бу сүзләрне шәћәр идарәчеләренә ђиткерделәр, ә идарәчеләр, аларныњ Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар. 39 Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар ћәм шәћәрдән китүләрен сорадылар. 40 Алар исә, зинданнан чыккач, Лудиянењ йортына килделәр. Анда иман итүче туганнарны очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр ћәм юлга чыктылар.

Рәсүлләр 17

1 Рәсүлләр, Амфиполис ћәм Апуллуния шәћәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәћәренә килделәр. Анда яћүдләр гыйбадәтханәсе бар иде. 2 Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды ћәм µч шимбә рәттән яћүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әњгәмә корды. 3 Аларга Мәсихнењ газап чигәргә ћәм үледән терелергә тиеш булганлыгын ањлатты ћәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм ћәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. 4 Яћүдләрнењ кайберләре, шулай ук Аллаћыны хµрмәт итә торган бик күп греклар ћәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иман китерделәр ћәм Паул белән Силаска кушылдылар. 5 Ләкин башка яћүдләр кµнләштеләр ћәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне ђыеп, шәћәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу µчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр. 6 Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны ћәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәћәр башлыклары янына сµйрәп алып килделәр. – Бµтен ђирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йµрүчеләр монда да килгәннәр, 7 ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарныњ әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар. 8 Бу сүзләр халыкны ћәм шәћәр башлыкларын борчуга салды. 9 Ә Ясунны ћәм башкаларны, иреккә чыгу µчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соњ, кайтарып ђибәрделәр. 10 Шул ук тµнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәћәренә озаттылар. Беруягә килеп ђиткәч, Паул белән Силас яћүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. 11 Мондагы кешеләр, тессалуникәлеләргә караганда кињрәк карашлы иделәр. Алар сүзне бик теләп кабул иттеләр ћәм ћәр кµн, Паул сµйләгән сүзләрнењ дµреслеген тикшерү µчен, Изге язманы µйрәнделәр. 12 Күп кенә яћүдләр иман китерде, шулай ук мµхтәрәм грек хатыннары ћәм ирләре арасында да иман китерүчеләр аз булмады. 13 Әмма Паулныњ Беруядә дә Аллаћы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яћүдләр монда да килделәр ћәм, коткы салып, халыкны котырттылар. 14 Тиз арада туганнар Паулны дињгез буена ђибәрделәр, ә Силас белән Тимуте Беруядә калдылар. 15 Паулны озата баручылар аныњ белән Афинага чаклы килделәр ћәм кире кайтып киттеләр. Паул, алар артыннан, Силаска ћәм Тимутегә мµмкин кадәр тиз арада килеп ђитәргә кушты. 16 Силас белән Тимутене кµткәндә, бу шәћәрдә потларныњ күп булуын күреп, Паулныњ күњеле әрнеде. 17 Ул гыйбадәтханәдә яћүдләр белән, Аллаћыны хµрмәт итүче башка кешеләр белән әњгәмә корып утырды, шулай ук ћәр кµн базар мәйданында очраган кешеләр белән сµйләште. 18 Шулай бер кµнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр ћәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакында ћәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сµйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнењ кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – диделәр, ә икенчеләре: – Ул чит илаћлар турында вәгазь итә булса кирәк, – диделәр. 19 Алар, Паулны тотып, Арейпәгкә алып килделәр. – Син вәгазьли торган бу яња тәгълимат турында күбрәк белергә телибез. 20 үзењ безгә сµйләгән сәер сүзләрнењ мәгънәсенә тµшендер, – диделәр алар. 21 Нинди дә булса яња фикерләр турында сµйләү яки тыњлау – афиналыларныњ ћәм анда яшәүче чит ил кешеләренењ ињ яраткан шµгыльләре иде. 22 Паул Арейпәг кињәшмәсе алдына басты. – Афиналылар! Сезнењ бµтен яклап аеруча диндар икәнегезне күреп торам, – диде ул. – 23 Чµнки сезнењ изге әйберләрегезне карап йµргәндә мин «Билгесез илаћка» дип язылган корбан китерү урынын да күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган шул билгесез Аллаћы турында вәгазь итәм. 24 Дµньяны ћәм аныњ эчендәге ћәммә нәрсәне бар иткән Аллаћы – Ул күкләрнењ ћәм ђирнењ Раббысы. Ул кеше кулы белән тµзелгән изге йортларда яшәми 25 ћәм Ул кешеләрнењ Ања хезмәт итүләренә мохтађ түгел. Ул үзе ћәркемгә тормыш, сулыш ћәм барлык нәрсәне бирә. 26 Бµтен ђир йµзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны ћәм яшәү урыннарыныњ чикләрен билгеләде. 27 Ул моны кешеләр Аллаћыны эзләсеннәр µчен, Аны капшанып эзләп тапмаслармы икән, дип эшләде. Ул бит безнењ ћәрберебездән ерак түгел. 28 Сезнењ кайбер шагыйрьләрегез: «Без дә Аныњ нәселеннән», – дип әйткән кебек «без Ањарда яшибез, хәрәкәт итәбез ћәм кµн күрәбез». 29 Шуња күрә без, Аллаћы нәселеннән буларак, илаћилык ул кеше кулларыныњ осталыгы ћәм хыялы белән сурәт рәвеше алган алтынга, кµмешкә яки ташка охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез. 30 Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаћы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бµтен ђирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. 31 Чµнки Аллаћы галәмне гадел хµкем итү кµнен билгеләде. Ул үзе билгеләгән Зат аша хµкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаћы моны ћәркемгә исбат итте. 32 үлеләрнењ терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр кµлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыњларбыз, – диделәр. 33 Шуннан соњ Паул Арейпәгтән чыкты. 34 Кайбер кешеләр, ул сµйләгәннәргә ышанып, иман китерделәр. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын ћәм тагын башкалар да бар иде.

Рәсүлләр 18

1 Шуннан соњ Паул Афинадан китте ћәм Кµринт шәћәренә килде. 2 Ул анда Әкүл атлы бер яћүдне ћәм аныњ Прискиллә исемле хатынын очратты. Кләүди кайсар барлык яћүдләргә Римнан китәргә әмер биргәнгә күрә чыгышы белән Понт шәћәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде. Паул алар янына барды. 3 Ћµнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды ћәм алар белән бергә эшләде. Аларныњ кәсебе чатыр кору иде. 4 Ћәр шимбә кµнне ул гыйбадәтханәдә, яћүдләрне ћәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сµйләшеп утырды. 5 Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бµтен вакытын, Гайсәнењ Мәсих икәнлеге хакында шаћитлек биреп, яћүдләргә вәгазь сµйләүгә багышлады. 6 Әмма яћүдләр ања каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем µстән ђаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сµйләргә китәм, – диде. 7 Ул, гыйбадәтханәдән чыгып, якында гына яшәүче, Аллаћыны хµрмәт итә торган Тити Юсты атлы кешенењ йортына керде. 8 Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенењ бµтен гаиләсе белән Раббыга иман китерде. Паулныњ сµйләгәнен ишеткән күп кенә кµринтлеләр иман китерделәр ћәм суга чумдырылу йоласын үттеләр. 9 Бервакыт тµнлә белән Паул илаћи күренеш күрде. Күренештә Раббы ања: – Курыкма! Сµйләвењне дәвам ит ћәм туктама. 10 Чµнки Мин синењ белән, ћәм беркем дә ћµђүм итеп сиња зыян китермәячәк. Бу шәћәрдә Минем күпсанлы халкым бар, – диде. 11 Паул, иман итүчеләрне Аллаћы сүзенә µйрәтеп, Кµринттә ел ярым яшәде. 12 Ахаядә Гәллиун µлкә башлыгы булган вакытта яћүдләр, берләшеп, Паулга ћµђүм иттеләр ћәм аны, тотып, хµкем урыны алдына алып килделәр. 13 – Ул кешеләрне канунга каршы рәвештә Аллаћыга табынырга µйрәтә, – диделәр. 14 Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун яћүдләргә: – Яћүдләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки ђинаять кылынган булса, сезне тыњлау µчен сәбәп булыр иде. 15 Әмма сүзләр, исемнәр ћәм сезнењ кануныгыз хакында сүз барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хµкем итәргә теләмим, – диде 16 ћәм аларны хµкем урыныннан куып чыгарды. 17 Хµкем урыны каршында анда булган кешеләр гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып кыйнадылар. Ә Гәллиунныњ моња исе дә китмәде. 18 Паул, тагын шактый гына кµннәр Кµринттә булганнан соњ, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә ћәм Әкүл дә аныњ белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды. 19 Эфескә килеп ђиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте ћәм яћүдләр белән сµйләшеп утырды. 20 Алар ањардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорадылар, ләкин ул риза булмады. 21 Туганнар белән саубуллашып: – Аллаћы теләсә, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соњ ул су юлы белән Эфестән китте. 22 Кайсариягә килеп ђиткәч, корабтан тµшеп Иерусалимга килде, андагы бердәмлекне сәламләде ћәм Антиухеягә китте. 23 Анда бераз вакыт торганнан соњ, Паул юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия ћәм Фругия аша үтте. 24 Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яћүд килде. Ул телгә оста, Язманы белә 25 ћәм Раббы юлына µйрәтелгән иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Раббы хакында дµрес итеп сµйләде ћәм µйрәтте. 26 Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сµйләде. Прискиллә белән Әкүл, Апуллусныњ сµйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алдылар ћәм Аллаћы юлы турында тулырак ањлаттылар. 27 Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, туганнар аны дәртләндерделәр ћәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Апуллус анда килгәч, Аллаћы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте. 28 Чµнки ул, Изге язмада язылганнар белән, Гайсәнењ Мәсих икәнлеген исбатлап, бµтен халык алдында яћүдләр сµйләгән сүзләрнењ дµрес түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтеп бирде.

Рәсүлләр 19

1 Апуллус Кµринттә вакытта, илнењ югарыдагы µлешләре аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты. 2 – Сез иман китергәндә Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнењ ишеткәнебез дә юк, – диделәр ања. 3 – Сез нинди чумдырылу үттегез соњ? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип ђавап бирделәр шәкертләр. 4 – Яхъя кылган чумдырылу гµнаћларыннан тәүбә итүче кешеләр µчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соњ Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә µндәде, – диде аларга Паул. 5 Моны ишеткәч, алар Гайсә Раббы исеменә суга чумдырылдылар. 6 Паул алар µстенә кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух ињде ћәм алар таныш булмаган телләрдә сµйли ћәм Аллаћы әйткән сүзләрне игълан итә башладылар. 7 Анда уникеләп шәкерт бар иде. 8 Паул µч ай буе гыйбадәтханәгә йµреп, тәвәккәллек белән вәгазьләде, әњгәмәләр корып, кешеләрне Аллаћы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышты. 9 Әмма кайберәүләр, усалланып ћәм иман китерергә теләмичә, ђыелган халык алдында Раббыныњ юлын яманладылар. Шуња күрә Паул алардан китте. Шәкертләрне аерып алып, Туран атлы берәүнењ дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә ћәр кµн әњгәмәләр корып утырды. 10 Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия µлкәсендә яшәүчеләрнењ ћәммәсе – яћүдләр дә, яћүд булмаганнар да – Раббы турындагы хәбәрне ишеттеләр. 11 Аллаћы исә Паулныњ куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды. 12 Паул тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны алып китеп авырулар µстенә салдылар ћәм шуннан соњ авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты. 13 Кайбер ырымчы илгизәр яћүдләр дә, ђенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазь иткән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Гайсә Раббы исемен кулланырга тырыштылар. 14 Яћүд кешесе Эскевә атлы бер баш руханиныњ ђиде улы да шулай эшләде. 15 Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миња таныш, ә сез кемнәр? – дип ђавап бирде. 16 Явыз рухлы кеше аларга ташланды ћәм аларны шундый итеп кыйнады, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган ћәм яраланган хәлдә чыгып качтылар. 17 Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яћүдләргә ћәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга тµште, ћәм Гайсә Раббыныњ исеме тагын да күбрәк ихтирам ителә башлады. 18 Күп кенә иман китергән кешеләр үзләре кылган начар эшләрне икърар итте. 19 Ә сихерчелек белән шµгыльләнүчеләрнењ күбесе бар кеше алдында үзләренењ китапларын ђыеп яндырды. Яндырылган китапларныњ бәясен санадылар: бµтенесе илле мењ кµмеш тәњкә чыкты. 20 Раббы турындагы хәбәр менә шундый кµч белән таралды ћәм ныгыды. 21 Шушы вакыйгалардан соњ Паул Македуния ћәм Ахая ђирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соњ мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул. 22 Ярдәмчеләренењ икесен, Тимуте белән Эрастыны, Македуниягә ђибәреп, үзе бераз вакытка Асия µлкәсендә калды. 23 Шул кµннәрдә Раббы юлына каршы зур фетнә булды. 24 Греклар алићәсе Артемида гыйбадәтханәсенењ кµмештән сурәтен ясаучы, шушы эш белән ћµнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итүче Димитер атлы кµмешче 25 кµмешчеләрне ћәм башка шундый ћµнәрчеләрне ђыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнењ мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. – 26 Хәлбуки, сез күрәсез ћәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаћлар түгел, дип сµйләп, Эфестә генә түгел, ә бµтен Асия µлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды ћәм юлдан яздырды. 27 Моныњ куркынычы безнењ кәсепнењ яманаты чыгу белән генә тәмамланмый. Бµек алићә Артемида гыйбадәтханәсенењ дә әћәмияте бетәр, бµтен Асия µлкәсе ћәм бµтен дµнья табына торган алићә үзенењ бµеклегеннән мәхрүм ителер. 28 Шушы сүзләрне ишеткәннән соњ ћµнәрчеләрнењ ачуы кабарды: – Эфеслеләрнењ Артемидасы бµек! – дип кычкыра башладылар алар. 29 Бµтен шәћәрдә буталыш башланды. Паулныњ юлдашларын – македунияле Гәйне ћәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. 30 Паул халыкка мµрәђәгать итәргә теләде, ләкин шәкертләр аны ђибәрмәделәр. 31 Шулай ук Паулныњ дуслары булган Асия µлкәсенењ кайбер башлыклары да, кешеләр артыннан хәбәр ђибәреп, аныњ тамаша урынында күренмәвен үтенделәр. 32 Халык ђыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Ђыелышта тәртипсезлек хµкем сµрде, андагыларныњ күбесе ни µчен ђыелганнарын да белмиләр иде. 33 Кайберәүләр Искәндәр исемле бер кешене гаепле дип уйладылар, чµнки яћүдләр аны халык алдына чыгарга мәђбүр иттеләр. Искәндәр, халыкка сµйләргә теләп, кулы белән ишарә ясады. 34 Аныњ яћүд икәнлеген белеп алгач, ћәммәсе бер тавыштан: – Эфеслеләрнењ Артемидасы бµек! – дип кычкыра башладылар. Алар шулай дип ике сәгать буе диярлек кычкырдылар. 35 Нићаять, шәћәр сәркатибе, халыкны тынычландырып: – Эфеслеләр! Эфес шәћәренењ бµек алићә Артемиданы ћәм күктән тµшкән изге ташны саклаучы шәћәр икәнен кем генә белми? – диде. 36 – Моныњ шулай икәнлеге бәхәссез икән, ул чакта сез тыныч булырга ћәм уйламыйча эш итмәскә тиешсез. 37 Сез тотып китергән бу кешеләр Артемида гыйбадәтханәсен дә таламаган, сезнењ алићәгезне дә хурламаган. 38 Димитернењ ћәм аныњ белән булган башка ћµнәрчеләрнењ кемгә дә булса дәгъвасы бар икән, моныњ µчен мәхкәмәләр ћәм µлкә башлыклары бар. Шунда барып, бер-берсенә шикаять итсеннәр. 39 Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны халык ђыелышында күтәрә аласыз. 40 Без хәзер бүгенге вакыйга µчен фетнә куптаруда гаепләнү куркынычы астында торабыз. Ә бит мондый ђыенны акларлык ћичбер дәлилебез юк. Шундый сүзләр әйтеп шәћәр сәркатибе ђыелышны таратты.

Рәсүлләр 20

1 Фетнә тукталганнан соњ Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, аларныњ күњелләрен күтәрде ћәм, алар белән саубуллашып, Македуния µлкәсенә китте. 2 Авыллар, шәћәрләр аша үткәндә, иман итүчеләрне дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталды. 3 Ул анда µч ай булды. Су юлы белән Суриягә китәргә дип торганда, яћүдләр ања ћµђүм итәргә сүз куештылар. Шуња күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде. 4 Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх ћәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте ћәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. 5 Алар, алдан китеп, безне Троас шәћәрендә кµтеп тордылар. 6 Ә без Тµче күмәч бәйрәменнән соњ Филиппуйдан су юлы белән киттек ћәм, биш кµн дигәндә, алар янына Троаска килеп ђиттек. Без анда ђиде кµн булдык. 7 Атнаныњ беренче кµнендә икмәк сындырып ашау µчен бергә ђыелдык. Паул иман итүчеләр белән әњгәмә корып утырды ћәм, икенче кµнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әњгәмәне тµн уртасына кадәр дәвам итте. 8 Без ђыелган µске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде. 9 Паул сµйләгән вакытта, тәрәзә тµбендә утырган Әүтух исемле бер яшь егетне йокы басты ћәм ул, йоклап китеп, µченче каттан егылып тµште. Аны күтәрделәр, ул үле иде. 10 Паул урамга чыкты, егетнењ µстенә иелеп аны кочаклады ћәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде. 11 Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, тањ атканга кадәр, шәкертләр белән сµйләшеп утырды ћәм иртә тањнан юлга чыкты. 12 Теге яшь егетне µенә алып киткәндә ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды. 13 Без корабка утырып Ассус шәћәренә таба юл алдык. Паул коры ђирдән барырга ћәм шул шәћәрдә безгә кушылырга булды. 14 Ассус шәћәрендә очрашканнан соњ, Паулны алып, Митулини шәћәренә килдек. 15 Митулинидән киткәннењ икенче кµнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек ћәм тагын бер кµннән Милит шәћәренә килеп ђиттек. 16 Паул, Асия µлкәсендә тоткарланмас µчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Чµнки ул, мµмкинлек булса, Илленче кµн бәйрәме ђиткәнче Иерусалимда булырга ашыга иде. 17 Ул, Милиттән Эфескә кешеләр ђибәреп, бердәмлектәге µлкәннәрне чакыртты. 18 Алар килеп ђиткәч: – Асия µлкәсендә сезнењ белән беренче кµннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга. 19 – Зур күндәмлек ћәм күп күз яшьләре белән, яћүдләрнењ явыз ниятләре аркасында килгән сынаулар эчендә Раббыга хезмәт иттем. 20 Сезгә файдалы булырлык бернәрсәне дә бәян итмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, µйдән-µйгә йµреп тә µйрәттем. 21 Тәүбә итеп Аллаћыга таба борылуныњ ћәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнењ кирәклеге турында яћүдләргә дә, яћүд булмаганнарга да ђитди рәвештә игълан иттем. 22 Ә хәзер, Рухныњ ихтыярына буйсынып, Иерусалимга барам. Мине анда нәрсә кµтә? Мин белмим. 23 Мин фәкать шуны беләм: барлык шәћәрләрдә мине богаулар ћәм хәсрәт кµтә. Изге Рух шулай ди. 24 Ләкин минем µчен үз тормышымныњ кадере юк, тик хезмәтемне ћәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне – Аллаћыныњ мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын тµгәлләргә телим. 25 Хәзер Мин беләм: минем, сезнењ арагызда йµреп, Аллаћы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән ћәммәгез мине бүтән күрмәячәксез. 26 Шуња күрә мин бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез ћәлак булса, сезнењ каныгызда минем гаеп юк. 27 Чµнки мин сезгә Аллаћыныњ ихтыярын тулысы белән бәян иттем. 28 Шулай итеп, үзегез турында ћәм Изге Рух сезне кµтүчеләр итеп куйган кµтү турында кайгыртыгыз. үз Улыныњ каны аша Аллаћы үзенеке иткән бердәмлеккә кµтүчеләр булыгыз. 29 Мин киткәннән соњ, сезнењ яныгызга рәхимсез, кµтүгә карата аяусыз бүреләрнењ киләчәген мин беләм. 30 Иман итүчеләрне үзләренә ияртү µчен сезнењ арагыздан да ялган сµйләүчеләр чыгачак. 31 Шуња күрә сак булыгыз, µч ел буе сезнењ ћәрберегезгә күз яшьләре белән кµне-тµне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. 32 Хәзер сезне Аллаћы кулына ћәм Аныњ мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга ћәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле. 33 Мин ћичкемнењ алтын-кµмешен дә, киемен дә теләмәдем. 34 үзегез беләсез, минем ихтыяђларымны ћәм минем белән булганнарныњ хађәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде. 35 Раббы Гайсәнењ: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк», – дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин ћәр эштә күрсәттем. 36 Сµйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды. 37 Ћәммәсе елады, Паулны кочаклап үптеләр. 38 Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар.

Рәсүлләр 21

1 Без, алар белән саубуллашып, юлга чыктык ћәм туп-туры Кос утравындагы шәћәргә килдек, икенче кµнне Родоста, аннары Патара утравында булдык. 2 Анда, Фойникә µлкәсенә китүче кораб табып, ања утырдык ћәм кузгалып киттек. 3 Кипр утравын кµньягыннан урап үтеп, Сурия µлкәсенә таба йµздек. Турда тукталыш ясадык, чµнки анда корабтан йµк бушатылырга тиеш иде. 4 Шәкертләрне эзләп таптык ћәм алар янында ђиде кµн булдык. Алар, Рухныњ күрсәтүеннән чыгып, Паулны Иерусалимга бармаска кисәттеләр. 5 Китер вакыт ђиткәч юлга чыктык. Барлык иман итүчеләр, хатыннары ћәм балалары белән, безне шәћәр читенә кадәр озата бардылар, ә яр буена килеп ђиткәч, бµтенебез бергә тезләнеп дога кылдык. 6 Саубуллашканнан соњ, без корабка утырдык, ә алар µйләренә кайтып киттеләр. 7 Без исә, юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәћәренә килеп тµштек. Анда туганнар янына барып, алар белән бер кµн булдык. 8 Ә икенче кµнне Паул ћәм без Кайсариягә килдек ћәм Иерусалимда сайланган ђиде ярдәмченењ берсе булган, Яхшы хәбәрне таратучы Филипнењ µендә тукталдык. 9 Аныњ Аллаћы әйткән сүзләрне игълан итә торган пәйгамбәр кызлары – кияүгә чыкмаган дүрт кызы бар иде. 10 Без килеп берничә кµн үткәч, Яћүдиядән Ћагәб атлы бер пәйгамбәр килде. 11 Ул, безнењ янга килеп, Паулныњ билбавын алды ћәм үзенењ кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух әйтә: Иерусалимдагы яћүдләр бу билбауныњ иясен менә шулай бәйләячәкләр ћәм мәђүсиләр кулына тапшырачаклар, – диде Ћагәб. 12 Моны ишеткәч, без ћәм анда булган башка кешеләр аныњ Иерусалимга бармавын үтендек. 13 Әмма Паул: – Сез нәрсә эшлисез? Ник елыйсыз ћәм минем йµрәгемне телгәлисез? Мин Раббы Гайсә исеме хакына Иерусалимда тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип ђавап бирде. 14 Без исә, аны күндерә алмагач, тынычландык ћәм: – Раббыныњ ихтыяры булсын! – дидек. 15 Кайсариядә бераз вакыт булганнан соњ, ђыенып, Иерусалимга киттек. 16 Безнењ белән бергә Кайсариядән берничә шәкерт тә барды. Алар безне кипрлы Мынасун атлы, күптән иман итүче бер шәкерт янына, без тукталачак йортка алып килделәр. 17 Иерусалимдагы туганнар безне шатланып кабул иттеләр. 18 Икенче кµнне Паул Ягъкуб янына килде. Без дә ања ияреп бардык. Анда барлык µлкәннәр ђыелган иде. 19 Аларны сәламләгәннән соњ, үз хезмәте аркылы Аллаћыныњ башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеге турында Паул ђентекләп сµйләп бирде. 20 Паулны тыњлагач, андагылар Аллаћыны данладылар. – Беләсењме, туган, – диделәр ања, – яћүдләр арасында инде ничә мењ иман китергән кеше бар. Алар барысы да Муса канунын бик тырышып яклаучылар. 21 Синењ хакта аларга, ул башка халыклар арасында яшәүче барлык яћүдләрне улларын сµннәткә утыртмаска ћәм яћүд халкыныњ йолаларын тотмаска µндәп, Муса кануныннан баш тартырга µйрәтә икән, дип әйткәннәр. 22 Нәрсә эшләргә инде? Әлбәттә, халык синењ килүењ турында ишетер. 23 Шуња күрә безнењ сиња кињәш шундый: бездә нәзер кылган дүрт кеше бар. 24 Алар белән бергә тазарыну йоласын үтә. Чәчләрен алдыра алсыннар µчен аларныњ чыгымнарын үз µстењә ал. Барысы да синењ хакта ишеткәннәренењ дµрес түгеллеген ћәм үзењнењ дә канунга буйсынып яшәвењне күрерләр. 25 Ә инде Гайсә Мәсихкә иман китергән башка халык кешеләренә килгәндә, без аларга үзебезнењ карарны әйтеп хат яздык. «Потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайван итен ашаудан ћәм ђенси азгынлыктан тыелыгыз», – дидек без аларга. 26 Шулай итеп, икенче кµнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән тазарыну йоласын үтте. Шуннан соњ Аллаћы Йортына керде. Анда ул тазарыну кµннәренењ кайчан тәмам булачагы ћәм кайчан аларныњ ћәрберсе µчен корбан китереләчәге хакында игълан итте. 27 Ђиде тазарыну кµне үтте дигәндә, Асия µлкәсеннән килгән берничә яћүд, Паулны Аллаћы Йортында күреп, ања каршы бµтен халыкны котырттылар ћәм аны тотып алдылар: 28 – Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бµтен ђирдә безнењ халыкка, канунга ћәм бу урынга каршы µйрәтә торган кеше шушы. Шуныњ µстенә, яћүд булмаганнарны Аллаћы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар. 29 Алар аны элегрәк шәћәрдә эфесле Трофим белән бергә күргәнгә күрә: «Паул аны Аллаћы Йортына да алып кергән», – дип уйлыйлар иде. 30 Бµтен шәћәрдә ыгы-зыгы купты, тµрле яктан халык ђыйналды. Паулны Аллаћы Йортыннан сµйрәп алып чыктылар ћәм шундук капкаларны бикләп куйдылар. 31 Алар аны үтерергә тырышкан вакытта, гаскәриләр башлыгына бµтен Иерусалимда башланган буталыш турында хәбәр иттеләр. 32 Ул шундук, гаскәриләр ћәм йµзбашлары белән бергә, халык ђыелган урынга йµгерде. Кешеләр, башлык кешене ћәм гаскәриләрне күреп, Паулны кыйнаудан туктадылар. 33 Гаскәриләр башлыгы якынрак килде ћәм Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем ћәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул. 34 Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы, шундый шау-шу булганга күрә эшнењ нәрсәдә икәнен белә алмады ћәм шунлыктан Паулны ныгытмага алып барырга кушты. 35 Алар баскычка килеп ђиткәндә, халык кысрыклаганлыктан, гаскәриләргә Паулны күтәреп барырга туры килде. 36 Халык тµркеме: – Ања үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды. 37 Ныгытма ишекләренә якынлашкач, Паул гаскәриләр башлыгына: – Сиња бер нәрсә әйтергә мµмкинме? – диде. – Син грекча беләсењмени? – дип гађәпләнде теге. – 38 Димәк элегрәк фетнә күтәреп дүрт мењ юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгел? 39 – Мин – яћүд, Киликия µлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәћәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сµйләргә рµхсәт итче, – диде ања Паул. 40 Гаскәриләр башлыгы рµхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты ћәм Паул яћүд телендә сµйли башлады.

Рәсүлләр 22

1 – Туганнар ћәм аталар! үземне яклап берничә сүз әйтергә рµхсәт итегез, – диде Паул. 2 Аныњ үзләре белән яћүд телендә сµйләшүен ишетеп, халык тагын да ныграк тынып калды. 3 – Мин – яћүд кешесе, – диде ул. – Киликиянењ Тарс шәћәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнењ шәкерте булып, аталар канунына ђентекләп µйрәтелдем. Мин дә, сезнењ ћәммәгез кебек үк, Аллаћыга бик нык бирелгән кеше. 4 Мин Раббыныњ юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. 5 Моныњ шулай икәнен баш рухани ћәм аксакаллар кињәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яћүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне ђәзалау µчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем. 6 Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, кµн уртасындарак, кинәт күктән кµчле яктылык тµште ћәм минем тирә-ягымны яктыртты. 7 Мин ђиргә егылдым ћәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисењ?» – дигән тавыш ишеттем. 8 Мин: «Син кем, Әфәнде?» – дип ђавап бирдем. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул миња. 9 Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миња Сµйләүченењ тавышын ишетмәделәр. 10 Мин Аннан: «Раббы, миња нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиња дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миња Раббы. 11 Кµчле яктылыктан сукырайганга күрә, минем белән булган кешеләр мине Дәмәшекъкә ђитәкләп алып килделәр. 12 Дәмәшекътә яшәүче, барлык яћүдләр арасында мµхтәрәм, диндар ћәм канунга турылыклы Ћанани исемле берәү 13 минем яныма килде ћәм миња: «Шаул туган! Күзләрењ ачылсын», – диде. Шундук минем күзләрем ачылды ћәм мин аны күрдем. 14 «Аталарыбызныњ Аллаћысы Аныњ ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә ћәм Раббыныњ тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миња Ћанани. – 15 Чµнки син барлык кешеләргә күргәннәрењне ћәм ишеткәннәрењне сµйләп, Ања шаћит булырсыњ. 16 Шулай итеп, тагын нәрсә кµтәргә? Тор ћәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мµрәђәгать итеп, гµнаћларыњны юып тµшер», – диде ул миња. 17 Иерусалимга кайткач, Аллаћы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, 18 Раббыны күрдем. Ул миња: «Ашык ћәм тиз арада Иерусалимнан кит, чµнки монда Минем хактагы шаћитлегењне кабул итмәячәкләр», – диде. 19 «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йµреп, Сиња иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым ћәм кыйнавым хакында алар беләләр. 20 Синењ хакта шаћитлек итүче Эстефәннењ каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнењ киемнәрен саклап тордым», – дип ђавап бирдем. 21 Раббы миња: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына ђибәрәм», – диде. 22 Шушы сүзләрне әйткәнче Паулны тыњладылар, ә аннары: – Бу кешене ђир йµзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар. 23 Алар, акыра-акыра, киемнәрен µскә күтәреп болгадылар, ћавада тузан туздырдылар. 24 Гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Ања каршы шул чаклы акыруларыныњ сәбәбен белү µчен, аны камчылап сорау алырга боерды. 25 Ләкин аны каешлар белән бәйләгән вакытта Паул үзе янында торган йµзбашына: – Рим гражданын камчыларга, ђитмәсә, хµкем итмичә торып, сезгә рµхсәт ителәмени? – диде. 26 Йµзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барып әйтте. – Сез нәрсә эшлисез? Бу кеше – Рим гражданы, – диде ул ања. 27 Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миња, син Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – диде Паул. 28 – Мин бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип ђавап бирде гаскәриләр башлыгы. – Ә мин шул гражданлыкта тудым, – диде Паул. 29 Аннан сорау алырга теләүчеләр шундук аныњ яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулныњ Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне µчен куркуга тµште. 30 Икенче кµнне, яћүдләрнењ Паулны нәрсә µчен гаепләүләрен тµгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы баш руханиларга, Югары кињәшмә әгъзаларыныњ барысына ђыелырга әмер бирде ћәм, богауларын салдырып, Паулны алар алдына бастырды.

Рәсүлләр 23

1 Паул, Югары кињәшмә әгъзаларына карап: – Туганнар! – диде. – Бүгенге кµнгә кадәр Аллаћы каршында саф вµђдан белән яшәдем. 2 Ињ баш рухани Ћанани Паул янында торучыларга аныњ авызына сугарга кушты. 3 Ә Паул ања: – Әй, агартылган дивар, сиња Аллаћы сугачак! Син канун буенча хµкем итү µчен утырасыњ, ә үзењ, канунга каршы килеп, миња сугарга әмер бирәсењ, – диде. 4 – Син Аллаћыныњ ињ баш руханиен мыскыл итәсењме? – диделәр аныњ янында торучылар. 5 – Мин, туганнар, аныњ ињ баш рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «үз халкыњ белән идарә итүче турында начар сµйләмә», – дип язылган, – диде Паул. 6 Андагыларныњ бер µлеше саддукейлар, икенче µлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнењ терелүе турындагы µметем µчен хµкем итәләр, – диде. 7 Ул шулай дигәннән соњ фарисейләр белән саддукейлар арасында каты бәхәс башланды, ћәм ђыелыш икегә бүленде. 8 Чµнки саддукейлар, үледән терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк, диләр, ә фарисейләр боларныњ барысын да икърар итәләр. 9 Зур гауга купты, фарисейләрдән булган канунчылар бик нык бәхәсләштеләр. – Без бу кешедә ћичбер начарлык тапмыйбыз. Бәлки ања рух яки фәрештә нәрсәдер әйткәндер, – диделәр алар. 10 Ызгыш кµчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы, Паулны µзгәләп ташлауларыннан курыкканга күрә, гаскәриләргә, аска тµшеп, аны ул кешеләр арасыннан алырга ћәм ныгытмага илтергә әмер бирде. 11 Икенче тµнне Паул янына Раббы килде. – Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаћитлек биргән булсањ, Римда да шулай шаћитлек бирергә тиешсењ, – диде ања Раббы. 12 Кµн тугач, кайбер яћүдләр бергә ђыелып явыз ният кордылар ћәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр. 13 Ант итүчеләрнењ саны кырыктан артык иде. 14 Алар, баш руханилар ћәм аксакаллар янына килеп: – Без Паулны үтермичә торып ћичнәрсә ашамаска ђитди рәвештә ант иттек. 15 Ә сез хәзер, Югары кињәшмә белән берлектә, аныњ хакындагы эшне тµгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны сезнењ янга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз ћәм ул юлда чагында аны үтерербез, – диделәр. 16 Паулныњ сењлесенењ улы, аларныњ явыз нияте турында ишетеп, ныгытмага килде ћәм бу турыда Паулга әйтте. 17 Паул исә, йµзбашларыныњ берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чµнки аныњ ања әйтәсе сүзе бар, – диде. 18 Йµзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде. – Тоткын Паул бу егетне сезнењ яныгызга алып килүемне сорады. Ул сезгә нәрсәдер әйтергә тели. 19 Гаскәриләр башлыгы, егетнењ кулыннан тотып, аны читкәрәк алып китте. – Син миња нәрсә әйтергә телисењ? – дип сорады ул аннан. 20 – Яћүдләр, Паул хакындагы эшне тµгәлрәк тикшерү µчен дигән булып, иртәгә сездән Паулны Югары кињәшмә алдына китерүегезне сорарга сүз куештылар, – дип ђавап бирде егет. – 21 Ләкин сез аларны тыњламагыз, чµнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска ћәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, алар сезнењ сүзегезне генә кµтәләр. 22 Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы егеткә: – Моны миња сµйләвењ турында беркемгә дә әйтмә, – дип, аны кайтарып ђибәрде. 23 Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы ике йµзбашын чакырып алды. – Ике йµз ђәяүле, ђитмеш атлы ћәм ике йµз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр. 24 Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып ђиткерегез, – диде ул аларга. 25 Ћәм шундый эчтәлекле хат язды: 26 «Кләүди Лусидән мµхтәрәм идарәче Филикескә сәлам! 27 Яћүдләр бу кешене тотып алганнар ћәм үтерергә ђыеналар иде. Мин, аныњ Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым. 28 Аннары, аны ни µчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яћүдләрнењ Югары кињәшмәсенә алып килдем 29 ћәм гаепләүләрнењ яћүдләр канунына кагылышлы икәнлеген белдем, аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады. 30 Бу кешегә каршы явыз ният турында ишеткәч, мин аны тиз арада Сезнењ яныгызга ђибәрдем, аны гаепләүчеләргә ања каршы Сезнењ алда сµйләргә әмер бирдем». 31 Шулай итеп, гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, тµнлә белән Паулны Антипатырга алып киттеләр. 32 Ә икенче кµнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырып, ђәяүле гаскәриләр кире ныгытмага кайттылар. 33 Кайсариягә килеп ђиткәч, гаскәриләр, идарәчегә хатны биреп, Паулны аныњ карамагына тапшырдылар. 34 Идарәче хатны укып чыкты ћәм Паулныњ кайсы µлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәч, 35 бу эшне гаепләүчеләр килгәч кенә тыњлаячагын әйтте. Ә Паулны Ћируд сараенда сак астында тотарга әмер бирде.

Рәсүлләр 24

1 Биш кµннән баш рухани Ћанани аксакаллар белән ћәм канун буенча белгеч булган Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар идарәче янына Паулга гаеп ташлау µчен килделәр. 2 Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады: 3 – Мµхтәрәм Филикес! Сезнењ ђитәкчелек астында озак вакыт тынычлыкта яшәвебезне ћәм сез кайгыртканга күрә бу халыкныњ хәле яхшы якка үзгәрүен ћәрвакыт ћәм ћәр ђирдә күп рәхмәтләр белән икърар итәбез, – диде ул. – 4 Сезне озак мәшәкатьләмәс µчен, без әйтергә теләгән берничә сүзне ачык күњел белән тыњлавыгызны үтенәм. 5 Бµтен дµньяда яшәүче яћүдләр арасында фетнә салучы ћәм Насара мәзћәбенењ башлыгы булган бу кешене бердәмлекнењ чире дип таптык. 6 Ул хәтта Аллаћы Йортын нәђесләргә тырышты. Без аны кулга алдык ћәм үз кануныбыз буенча хµкем итәргә теләдек. 7 Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнењ кулдан кµч белән йолып алды. 8 Аны гаепләүчеләргә сезнењ яныгызга килергә кушты. Безнењ аны нәрсәдә гаепләвебезне сез үзегез аннан сорап белә алырсыз, – диде Тертул. 9 Яћүдләр: – Әйе, шулай, – дип, аныњ сүзләрен раслап тордылар. 10 Идарәче, сµйләргә мµмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Сезнењ бу халыкны күп еллар буе хµкем итүегезне белгәнгә, мин үземне шатланып яклаячакмын, – диде Паул. – 11 Аллаћыга табыну µчен Иерусалимга килгәнемә унике кµннән дә артык булмаганлыгын белә аласыз. 12 Аллаћы Йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәћәрдә дә алар минем бер кеше белән дә бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә салуымны күрмәделәр. 13 үзләре миња хәзер ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар. 14 Әмма сезнењ алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзћәб дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаћысына хезмәт итәм, Муса канунына ћәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарныњ барысына ышанам. 15 Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаћыга µмет баглыйм. 16 Шуња күрә мин ћәрвакыт Аллаћы алдында ћәм кешеләр каршында саф вµђдан белән яшәргә тырышам. 17 Күп еллар үткәннән соњ үз халкыма хәер-сәдака бирү µчен ћәм корбан китерергә дип Иерусалимга кайттым. 18 Аллаћы Йортында тазарыну йоласын үтеп, мин шушы эшләрне башкарган вакытта алар миња тап булдылар. Минем яныма халык та ђыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да. 19 Алар Асия µлкәсендә яшәүче берничә яћүд иде. Мине гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар сезнењ каршыгызга килеп басарга ћәм мине гаепләргә тиешләр иде. 20 Яки, бу кешеләр мин Югары кињәшмә алдында торганда миндә нинди явызлык табулары хакында әйтсеннәр. 21 Мин анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнењ терелүенә ышануым µчен хµкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка ћичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул. 22 Раббыныњ юлы хакында яхшы белгән Филикес: – Сезнењ эш турында гаскәриләр башлыгы Луси килгәч карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде. 23 Ә йµзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин аныњ дусларына ања хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде. 24 Берничә кµннән соњ Филикес үзенењ яћүд хатыны Друсилла белән килде ћәм Паулны чакыртып алды. Ул Паулныњ Гайсә Мәсихкә иман итү турында сµйләгәнен тыњлады. 25 Паул тәкъвалык, нәфесне тыю ћәм булачак хµкем хакында сµйләгәндә Филикес куркуга тµште. – Хәзергә ђитте, вакыт тапкач сине чакыртырмын, – диде ул. 26 Шул ук вакытта ул Паул ања акча бирер дип µмет итте. Шуња күрә аны еш кына чакыртып, Паул белән әњгәмә корып утырды. 27 Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес, яћүдләргә ярарга тырышып, Паулны тоткынлыкта калдырды.

Рәсүлләр 25

1 Ѳлкәгә килеп µч кµн торганнан соњ Фисте Кайсариядән Иерусалимга китте. 2 Баш руханилар ћәм яћүдләрнењ башлыклары, аныњ янына килеп, Паулга гаеп ташладылар. 3 үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар. 4 Әмма Фисте Паулныњ Кайсариядә сак астында калачагын ћәм тиздән үзенењ шул шәћәргә барачагын әйтте. 5 – Шулай итеп, – диде ул, – ђитәкчеләрегез минем белән барсын ћәм, ул кешенењ гаебе булса, аныњ гаебен әйтсен. 6 Иерусалимда атна – ун кµн булганнан соњ, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче кµнне ул хµкем итү урынына утырды ћәм Паулны алып керергә әмер бирде. 7 Паул кергәч, Иерусалимнан килгән яћүдләр аны урап алдылар ћәм ања каршы күп санлы авыр гаепләүләр ташладылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар. 8 – Мин яћүдләр канунына да, Аллаћы Йортына да, кайсарга каршы да ћичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап. 9 Фисте, яћүдләргә ярарга теләп, Паулдан: – Иерусалимга барырга ћәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү µчен, минем хµкем алдына басарга син ризамы? – дип сорады. 10 – Мин кайсарныњ хµкеме урыны алдында торам ћәм мин шундый урында хµкем ителергә тиешмен. Сез үзегез дә яхшы беләсез, мин яћүдләрне бер нәрсә белән дә рәнђетмәдем. 11 Әгәр дә мин нәрсәнедер дµрес эшләмичә үлемгә хµкем ителерлек эш кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде алар миња ташлаган гаепләүләр дµрес булмаса, беркем дә мине аларныњ кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мµрәђәгать итәргә телим, – диде Паул. 12 Фисте, ярдәмчеләре белән кињәшләшкәннән соњ: – Син кайсарга мµрәђәгать итәргә теләдењ ћәм кайсар янына китәчәксењ, – диде. 13 Берничә кµннән, Фистене тәбрик итү µчен, Әгрип патша белән Берники Кайсариягә килделәр. 14 Алар анда күп кµннәр булганлыктан, Фисте Паулныњ эшен патшага тыњларга тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар. 15 Мин Иерусалимда булганда яћүдләрнењ баш руханилары ћәм аксакаллары, аны хµкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр. 16 Мин аларга римлыларда, гаепләнүченењ йµзенә карап гаепләүчеләре ћәм гаепләүгә каршы үзен яклау мµмкинлеге булмыйча торып, кешене ђәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп ђавап бирдем. 17 Алар монда килгәч, мин ћич кичектермичә, икенче кµнне үк, хµкем итү урынына утырдым ћәм ул кешене алып килергә әмер бирдем. 18 Гаепләүчеләр ања гаеп ташларга дип сүз алдылар, ләкин мин кµткән гаепләүләрнењ берсен дә китермәделәр. 19 Алар үзләренењ диннәренә кагылышлы мәсьәләләр турында, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәстә иделәр. 20 Бу мәсьәләне хәл итәргә кыенсынып, мин ања: «Иерусалимга барырга ћәм бу эш буенча шунда хµкем ителергә телисењме?» – дидем. 21 Әмма ул галиђәнап карарын сорады ћәм сак астында калырга теләде. Шуња күрә мин аны, кайсар янына ђибәрелгәнче, сак астында тотарга куштым, – диде Фисте. 22 Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыњларга теләр идем, – диде. – Иртәгә сез аны тыњларсыз, – дип ђавап бирде Фисте. 23 Икенче кµнне Әгрип ћәм Берники, хәрби ђитәкчеләр ћәм ињ күренекле гражданнар белән бергә, бик купшыланып зур бүлмәгә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр. 24 – Әгрип патша ћәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимда да, монда да күп яћүдләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар: «Ул бүтән яшәргә тиеш түгел», – дип кычкырдылар. 25 Әмма мин, ул үлемгә хµкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым ћәм, ул үзе галиђәнапка мµрәђәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына ђибәрергә булдым. 26 Ләкин аныњ хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуња күрә, тикшергәннән соњ язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны сезнењ алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, сезнењ каршыгызга китердем. 27 Чµнки тоткынныњ нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә аны кайсар янына ђибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак.

Рәсүлләр 26

1 Әгрип Паулга: – Сиња үзењне яклап сµйләргә рµхсәт ителә, – диде. Шуннан соњ Паул кулын күтәрде ћәм үзен яклап сµйли башлады: 2 – Әгрип патша! Бүген сезнењ алда яћүдләрнењ барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма мин бәхетле. 3 Сез яћүдләрнењ барлык йолаларын ћәм бәхәсле фикерләрен бик яхшы белгәнгә күрә мине түземлелек белән тыњлавыгызны үтенәм. 4 Яшьтән үк минем ничек гомер иткәнлегемне барлык яћүдләр белә. үз халкым арасында яшәгәнлегемне ћәм Иерусалимдагы тормышымны алар баштан ук беләләр. 5 Алар мине күптәннән белә ћәм, теләсәләр, минем фарисейләр тµркемендә булганлыгым – динебезнењ ињ таләпчән тәгълиматын тотканлыгым хакында шаћитлек бирә алалар. 6 Ћәм хәзер мин Аллаћы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнењ үтәлүен µмет итүем µчен хµкем алдында торам. 7 Безнењ унике кабилә, ул вәгъдәнењ тормышка ашуына µмет баглап, кµне-тµне тырышып Аллаћыга хезмәт итә. Әгрип патша, яћүдләр мине шушы µмет µчен гаеплиләр. 8 Кешеләр, ни µчен сез Аллаћыныњ үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз? 9 Дµрес, мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мµмкин булган бµтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым. 10 Ћәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаћыныњ күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем. 11 Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йµреп, күп тапкырлар мин аларны ђәзаладым ћәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кµчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәћәрләрдә дә эзәрлекләдем. 12 Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча ћәм аларныњ вәкаләте белән Дәмәшекъкә барганда, 13 кµн уртасындарак, әй, патша, күктән тµшкән бик кµчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем ћәм юлдашларымныњ тирә ягын яктыртты. 14 Без барыбыз да ђиргә егылдык, ћәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миња яћүд телендә: «Шаул, Шаул! Ни µчен син Мине эзәрлеклисењ? үгез үз хуђасыныњ таягына тибенгән кебек, үзењә зыян китерәсењ», – диде. 15 «Син кем, Әфәнде?» – дип сорадым мин. Ул миња әйтте: «Мин – син эзәрлекли торган Гайсә. 16 Тор, аякларыња бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр µчен, хәзер күргәннәрењә ћәм Минем тарафтан сиња киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаћит итәр µчен сиња күрендем. 17 Сине яћүд халкыннан да, башка халыклар кулыннан да коткарырмын. Мин сине алар янына ђибәрәм. 18 Гµнаћлары кичерелсен µчен, Миња булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар µчен син аларныњ күзләрен ачарга, аларны карањгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаћыга таба борырга тиешсењ», – диде миња Раббы. 19 Шуња күрә, Әгрип патша, күктән килгән илаћи күренешкә мин буйсындым 20 ћәм башта Дәмәшекъ ћәм Иерусалим кешеләренә, аннары бµтен Яћүдия ђирендә яшәүчеләргә ћәм яћүд булмаган башка халыкларга вәгазьләдем. Мин аларны тәүбә итәргә ћәм Аллаћыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылырга чакырдым. 21 Аллаћы Йортында яћүдләр мине менә шуныњ µчен тотып алдылар ћәм үтерергә тырыштылар. 22 Ләкин, Аллаћыныњ ярдәме белән, мин бүгенге кµнгә кадәр олысына да, кечесенә дә шаћитлек бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр ћәм Муса, киләчәктә булачак, дип әйткән хәлләр турында гына сµйлим. 23 Алар Мәсихнењ газап чигәргә тиешлеген ћәм беренче булып үледән тереләчәген, яћүд халкына ћәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәр игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул. 24 Ул шулай дип үзен яклаганда, Фисте ања: – Син, Паул, акылыњнан шашкансыњ! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – диде. 25 – Юк, мµхтәрәм Фисте, – диде Паул. – Мин акылдан шашмадым, мин аек акыл белән хакыйкать сүзләре сµйлим. 26 Патша болар турында белә, ћәм мин аныњ алдында кыюлык белән сµйли алам. Бу эшләр патшаныњ игътибарыннан читтә калмаганлыгына шигем юк, чµнки аларныњ берсе дә яшерен эшләнмәде. 27 Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасызмы? Беләм, ышанасыз, – диде Паул. 28 Әгрип Паулга: – Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мµмкин дип уйлыйсыњмы? – диде. 29 – Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – сезнењ генә түгел, ә бүген мине тыњлаучыларныњ барысыныњ да минем кебек булуларын Аллаћыдан үтенеп сорыйм. Әлбәттә, богаулардан тыш. 30 Шуннан соњ патша ћәм идарәче, Берники ћәм алар белән утыручылар урыннарыннан тордылар 31 ћәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хµкем ителерлек ћичнәрсә эшләмәгән, – дип сµйләштеләр. 32 Әгрип Фистегә: – Кайсарга мµрәђәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мµмкин булган булыр иде, – диде.

Рәсүлләр 27

1 Безнењ Италиягә баруыбыз турында карар кылынгач, Паулны ћәм тагын берничә тоткынны югары патша полкыныњ Юли атлы йµзбашына тапшырдылар. 2 Без Асия µлкәсенә бара торган Адрамут шәћәреннән булган корабка утырдык ћәм йµзеп киттек. Безнењ белән Тессалуникә шәћәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. 3 Икенче кµнне Сидун шәћәренә килеп ђиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга ћәм аларныњ кайгыртуларыннан файдаланырга рµхсәт итте. 4 Сидуннан без тагын дињгезгә чыктык ћәм, ђил каршы булганлыктан, Кипрныњ ђилдән ышык ягына таба йµзеп киттек. 5 Киликия ћәм Памфулия ярлары буйлап дињгезне кичтек ћәм Лукия µлкәсендәге Мура шәћәренә килеп ђиттек. 6 Мурада йµзбашы, Искәндәрия шәћәреннән булган Италиягә китәчәк корабны табып, безне шул корабка утыртты. 7 Без күп кµннәр акрын йµздек ћәм бик авырлык белән Книд шәћәре турысына килеп ђиттек. Кµчле ђил аркасында бу юнәлештә бару мµмкин булмаганга күрә, Салмуни борынын узып, Критныњ ђилдән ышык ягына юнәлдек. 8 Авырлык белән яр буйлап йµзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Ул урыннан ерак түгел Ласея шәћәре урнашкан иде. 9 Шактый күп вакыт үтте. Ураза вакыты да үтеп китте ћәм, дињгез буенча юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул кињәш бирде: 10 – Әфәнделәр! Хәзер дињгездә булу йµк ћәм кораб µчен генә түгел, ә үзебез µчен дә куркыныч булачагын ћәм күп зыян китерәчәген күрәм, – диде ул. 11 Ләкин йµзбашы, Паулныњ сүзләренә караганда койрык тотучыныњ ћәм кораб хуђасыныњ сүзләренә күбрәк колак салды. 12 Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, дињгезчеләрнењ күбесе аннан китәргә ћәм, мµмкин булса, Критныњ кµньяк-кµнбатыш ћәм тµньяк-кµнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга ћәм шунда кышларга карар кылдылар. 13 Кµньяк ђиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, ћәм без Крит яры буйлап йµзеп киттек. 14 Әмма, күп тә үтмәде, «тµньяк-кµнбатыш ђиле» дип аталган бик кµчле ђил купты. 15 Ђил безнењ корабны эләктереп алды ћәм агызып алып китте. Кораб ђилгә каршы тора алмады. 16 Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауныњ ђилдән ышык ягына килеп чыгып, авырлык белән генә коткару кµймәсен урнаштырып куя алдык. 17 Аны палубага күтәргәннән соњ, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны бәйләп куйдылар. Суртис дип аталган сай ђиргә утырудан куркып, ђилкәнне тµшердек ћәм шул хәлдә дињгез буйлап йµзеп йµрдек. 18 Ћаман кµчле давыл булганлыктан, икенче кµнне йµкләрне дињгезгә ташлый башладылар. 19 Ә µченче кµнне, үз куллары белән, дињгезгә кораб ђићазларын ыргыттылар. 20 Күп кµннәр кояш та, йолдызлар да күренмәгәч ћәм кµчле давыл дәвам иткәнлектән, котылуга булган бµтен µмет югалды. 21 Корабтагы кешеләр күп кµннәр буе бернәрсә ашамадылар. Паул аларга: – Әфәнделәр! Минем сүзне тыњларга ћәм Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыклар да, югалтулар да булмаган булыр иде. 22 Ә хәзер минем сезгә кињәшем шундый: күњелегезне тµшермәгез, чµнки сезнењ берегез дә ћәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз, – диде. – 23 Мин Аллаћы кешесе ћәм Ања хезмәт итәм. үткән тµнне Аллаћыныњ бер фәрештәсе миња күренде. 24 Ул миња: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсењ. Аллаћы Ул – мәрхәмәтле. Ул синењ белән булган кешеләрнењ барысына да тормыш бүләк итә», – диде. 25 Менә шуња күрә, әфәнделәр, күњелегезне тµшермәгез, мин Аллаћыга инанам, Ул миња әйткәнчә булачак. 26 Без ниндидер утрауга килеп чыгачакбыз, – диде Паул. 27 Әдрән дињгезендә йµзеп йµргәндә, ундүртенче тµннењ урталары ђиткәч, дињгезчеләр коры ђиргә якынлашуыбызны сизә башладылар. 28 Алар тирәнлекне үлчәделәр – утыз ђиде метр чамасы булды. Күпмедер вакыт үткәч тагын үлчәделәр – егерме ђиде метр чамасы иде. 29 Ташлы урынга барып эләгүдән куркып, корабныњ койрык ягыннан дүрт якорь тµшерделәр ћәм кµн тууын теләп дога кылдылар. 30 Дињгезчеләр, корабтан качарга теләп, борын яктан якорьлар тµшерергә телибез, дигән сылтау белән дињгезгә кµймә тµшергәч, 31 Паул йµзбашына ћәм гаскәриләргә: – Алар корабта калмасалар, сез котыла алмаячаксыз, – диде. 32 Шуннан соњ гаскәриләр кµймә бауларын чабып µзделәр, ћәм кµймә суга тµшеп китте. 33 Кµн туар алдыннан, Паул ћәммәсен ризык ашарга кыстады. – Сез инде ундүртенче кµн кµтәсез ћәм ћичнәрсә ашамыйсыз. 34 Шуња күрә ашавыгызны үтенәм: бу сезнењ гомерегезне саклап калу µчен зарур. Сезнењ берегезнењ дә башыннан бер генә бµртек чәче дә тµшмәс, – диде ул. 35 Шулай дигәч, Паул, икмәкне кулларына алып, Аллаћыга шµкрана кылды ћәм сындырып ашый башлады. 36 Шул вакыт барысыныњ да күњелләре күтәрелде ћәм алар да ашарга утырдылар. 37 Без корабта бµтенесе ике йµз ђитмеш алты ђан идек. 38 Ашап туйгач, дињгезчеләр корабны ђињеләйтү µчен дињгезгә булган бодайны ташладылар. 39 Кµн тугач, дињгезчеләр бу ђирне танымадылар, ләкин алар анда сµзәк ярлы ниндидер култык күрделәр ћәм, булдырып булса, кораб белән шул яр буена килеп туктарга булдылар. 40 Якорьларны чабып µзделәр, корабныњ койрыгында урнашкан ишкәкләрне ычкындырдылар ћәм алгы ђилкәнне ђил уњаена кµйләделәр. Кораб ярга таба юл алды, 41 ләкин комга килеп утырды. Корабныњ борыны кузгатмаслык булып эләгеп калды, ә койрык µлеше дулкын кµче белән ђимерелә башлады. 42 Гаскәриләр, тоткыннарныњ берәрсе йµзеп китеп качмасын дип, аларны үтерергә ният иттеләр. 43 Әмма йµзбашы, Паулны коткарып калу теләге белән, аларны туктатты ћәм башта йµзә белүчеләргә суга сикерергә ћәм ярга чыгарга кушты. 44 – Калганнарыгыз я такталарга, я корабтагы берәр нәрсәгә тотынып йµзегез, – диде ул. Шулай итеп барыбыз да котылып ђиргә чыктык.

Рәсүлләр 28

1 Исән-имин ярга чыгып ђиткәч, утрауныњ Мальта дип аталуын белдек. 2 Утрау кешеләре безгә гадәттән тыш кунакчыл булдылар. Яњгыр ява башлаганга ћәм салкын булганга күрә учак яктылар ћәм безнењ барыбызны да учак янына чакырдылар. 3 Паул үзе ђыеп алып килгән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салгач, уттан атылып чыккан бер зәћәрле елан аныњ кулына ябышып калды. 4 Утрау кешеләре, аныњ кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу адәм – кеше үтерүче. Дињгездән котылса да, гаделлек алићәсе аны исән калдырмады, – диештеләр. 5 Әмма Паул еланны утка селкеп тµшерде ћәм аз гына да ђәрәхәтләнмәде. 6 Кешеләр, ул шешенер, яки кинәт егылып үләр, дип кµттеләр. Әмма озак кµткәннән соњ, ања ћичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр: – Ул – илаћ, – диделәр алар. 7 Шул урыннан ерак түгел утрау башлыгы Поплиныњ хуђалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды ћәм µч кµн буе дусларча кунак итте. 8 Поплиныњ атасы бизгәк ћәм корсак авыруы белән ђәфаланып ята иде. Паул, аныњ янына кереп, дога кылды ћәм, аныњ µстенә кулларын куеп, аны савыктырды. 9 Бу вакыйгадан соњ утраудагы башка авырулар да Паул янына килделәр ћәм савыктылар. 10 Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хµрмәт күрсәттеләр, ә китәргә ђыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр. 11 Мальта утравында µч ай торганнан соњ, шул утрауда кышлаган, күк игезәкләре сурәте тµшерелгән, Искәндәрия шәћәреннән булган бер корабка утырып, юлга чыктык. 12 Суракүсай шәћәренә килеп ђиткәч, анда µч кµн булдык. 13 Аннан Ригиун шәћәренә килдек. Икенче кµнне, кµньяк ђиле исә башлагач, Ригиуннан киттек ћәм ике кµндә Потиулуй шәћәренә килеп ђиттек. 14 Ул шәћәрдә туганнарны очраттык, ћәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай итеп без Римга килеп ђиттек. 15 Андагы туганнар, безнењ хакта ишетеп, Аппи мәйданы ћәм Ѳч кунакханә шәћәрләре янына тикле ђитеп, безне каршы алырга килгәннәр. Аларны күргәч, Паул Аллаћыга шµкрана кылды, аныњ күњеле күтәрелде. 16 Рим шәћәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рµхсәт ителде. 17 Римга килеп µч кµн торганнан соњ Паул яћүдләрнењ башлыкларын ђыйды. – Туганнар! үз халкыбызга яки аталарыбызныњ йолаларына каршы ћичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мин Иерусалимда тоткын булдым ћәм римлылар кулына тапшырылдым, – диде ул аларга. – 18 Алар миннән сорау алганнан соњ, үлемгә хµкем итәрлек ћичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде. 19 Әмма, яћүдләр моња каршы килгәнлектән, мин кайсарга мµрәђәгать итәргә мәђбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел. 20 Шуња күрә мин сезне очрашып сµйләшергә чакырдым. Чµнки минем шушы богауларым Исраил баглаган µмет µчен, – диде Паул. 21 Ә алар ања: – Без Яћүдиядән синењ хакта хатлар да алмадык, Яћүдиядән килгән туганнардан да беркем синењ хакта бернәрсә хәбәр итмәде ћәм начар сүзләр сµйләмәде. 22 Хәер, без синењ фикерләрењне үзењнән ишетергә теләр идек. Чµнки безгә билгеле булганча, ћәркайда бу мәзћәбкә каршы сµйлиләр, – диделәр. 23 Билгеләнгән кµнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаћы Патшалыгы хакында ањлатты, Гайсә турында Муса кануныннан ћәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты. 24 Кайберләре аныњ сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар 25 ћәм бер-берсе белән килешә алмыйча таралыштылар. Алар киткәнче Паул болай диде: – Изге Рух сезнењ аталарыгызга Ишагыйя пәйгамбәр аркылы менә нинди яхшы сүзләр әйткән: 26 «Бу халык янына бар да әйт: Тыњлап-тыњлап та, ањламассыз, Карап-карап та, күрмәссез. 27 Чµнки бу халыкныњ йµрәген май баскан. Кµчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йµрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар Ћәм Мин аларны савыктырыр идем». 28 Шуња күрә сезгә мәгълүм булсын: яћүд булмаган халыкларга Аллаћыныњ коткаруы турындагы хәбәр ђибәрелгән ћәм аны алар тыњларлар, – диде Паул. 29 Ул шулай дигәннән соњ, яћүдләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар. 30 Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде ћәм янына килүчеләрнењ барысын да кабул итте. 31 Ул кыюлык белән ћәм каршылыкларга очрамыйча Аллаћы Патшалыгы турында сµйләде ћәм Раббы Гайсә Мәсих хакында µйрәтте.

Римлыларга 1

1 Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен игълан итү µчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнењ рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам! 2 Аллаћы Яхшы хәбәрне алдан, үзенењ пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән. 3 Бу Яхшы хәбәрдә Аныњ Улы турында сµйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаћы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих. 5 Аныњ аркылы ћәм Аныњ исеме хакына без, бар халыклар арасындагы кешеләрне Аллаћыга итагатькә ћәм иманга китерү µчен, мәрхәмәт ћәм рәсүллек алдык. 6 Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар. 7 Аллаћыныњ Рим шәћәрендә яшәүче барлык сµеклеләренә, изгеләр булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 8 Ињ элек Гайсә Мәсих аркылы ћәммәгез µчен Аллаћыма рәхмәтләр укыйм, чµнки иманыгыз хакында бµтен дµньяда сµйләнелә. 9 Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаћы шаћит, Аныњ Улы хакындагы Яхшы хәбәрне белдереп, Ања бµтен рухым белән хезмәт итәм. 10 Аллаћы үз ихтыяры белән, нићаять, яныгызга килергә мµмкинлек бирсен иде дип, догаларымда ћәрвакыт ялварам. 11 Чµнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү µчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү µчен сезне бик күрәсем килә. 13 Имандашлар, сезнењ белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яћүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уњыш ђыя алуымны телим. 14 Мин греклар ћәм вәхшиләр, зирәкләр ћәм наданнар алдында да бурычлымын. 15 Шуња күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам. 16 Чµнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – ћәр иман итүчегә, башта яћүдкә, аннары яћүд булмаганга да, котылу µчен Аллаћыныњ кодрәте бит. 17 Чµнки Яхшы хәбәр Аллаћыныњ кешеләрне иман аша ћәм бары тик иман аша гына хак санавын ача. Изге язмада язылганча: «Аллаћы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк». 18 Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнењ ћәртµрле имансызлыгына ћәм яманлыгына күктән Аллаћыныњ ярсуы ачыла бара. 19 Чµнки Аллаћы хакында белергә мµмкин булган ћәрнәрсә алар µчен ачык, аларга аны Аллаћы ачып бирде бит. 20 Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аныњ күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аныњ мәњгелек кодрәте ћәм илаћилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә ћәм ањлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнењ акланырга дәлилләре юк. 21 Алар, Аллаћыны белсәләр дә, Аллаћы итеп Аны тиешенчә данламадылар ћәм Ања шµкер итмәделәр. Киресенчә, алар буш уйларга бирелделәр, ћәм аларныњ ањларга теләмәгән йµрәкләрен карањгылык каплады. 22 Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр 23 ћәм үлемсез Аллаћыныњ данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклыларга ћәм сµйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар. 24 Шуныњ µчен Аллаћы аларны үзләренењ азгын теләкләренә ћәм бозыклыклары карамагына тапшырды, алар үз тәннәрен бер-берсе белән мәсхәрә итә башладылар. 25 Алар Аллаћы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар ћәм Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табындылар ћәм хезмәт иттеләр. Тудыручыга исә мәњгегә дан булсын. Амин. 26 Шул сәбәптән Аллаћы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: аларныњ хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды. 27 Алар кебек үк, ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата хайвани теләк белән яндылар вә бер-берсе белән рисвайлык кылдылар ћәм үзләренењ азгынлыклары µчен тиешле ђәза алдылар. 28 Шулай итеп, Аллаћы турында белүне истә тотуны мµћим дип исәпләмәгән µчен, Аллаћы аларны, эшләнергә тиешле булмаган эшләрен кыла бирсеннәр µчен, бозык акылга дучар итте. 29 Аларныњ күњелләре ћәртµрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кµнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, 30 яла ягучылар, Аллаћыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр, 31 акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар ћәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр. 32 Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнењ Аллаћыныњ гадел хµкеме буенча үлемгә лаек булулары турында беләләр; әмма мондый эшләрне эшләп кенә калмыйлар, бәлки андый эшләр кылучыларны хуплыйлар да.

Римлыларга 2

1 Әй, син, башкаларны хµкем итүче адәм, үзењне аклап ћичнәрсә әйтә алмыйсыњ; чµнки башкаларныњ эшләрен хµкем итүењ белән үзењне дә хµкем итәсењ, син үзењ дә шул ук эшләрне эшлисењ бит. 2 Без исә беләбез: андый эш эшләүчеләр µчен Аллаћыныњ хµкеме гадел. 3 Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хµкем итәсењ, ә үзењ шул ук эшләрне эшлисењ! Әллә син Аллаћы хµкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыњмы? 4 Яки, Аллаћыныњ игелеге сине тәүбәгә китерәчәген ањламыйча, Аныњ зур игелеген, сабырлыгын ћәм түземлеген санга сукмыйсыњмы? 5 Ләкин кирелегењ ћәм тәүбә итәргә теләмәгән йµрәгењ аркасында син Аллаћыныњ гадел хµкеме ачылачак ачу кµненә ђәзањны арттырасыњ. 6 Аллаћы ћәркемгә аныњ эшләренә карап түләр: 7 сабырлык белән игелекле эшләр кылып данга, хµрмәткә ћәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәњгелек тормыш бирә. 8 Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар µстенә Аллаћы үз ачуын ћәм ярсуын тµшерәчәк. 9 Явызлык кылучы ћәркемгә – башта яћүдкә, аннары яћүд булмаганга – михнәт ћәм газап булачак. 10 Ә игелек кылучы ћәркемгә – башта яћүдкә, аннары яћүд булмаганга – дан, хµрмәт ћәм иминлек булачак. 11 Чµнки Аллаћы ћәркемгә бертигез карый. 12 Кануны булмаган хәлдә гµнаћ кылганнар шул хәлдә ћәлак булачаклар да; ә инде канунны белә торып гµнаћ кылганнар канун буенча хµкем ителәчәкләр. 13 Чµнки канунны ишетүчеләр түгел, бәлки канунны үтәүчеләр Аллаћы каршында акланган дип игълан ителәчәк. 14 Мәђүсиләрнењ кануны юк, ләкин алар, табигый тойгылары белән канун буенча эшләгән вакытта, кануннары булмаса да, үзләренә үзләре канун. 15 Бу исә аларныњ йµрәкләренә канун таләпләре язылганлыгын күрсәтә; моны аларныњ вµђданы да раслый, чµнки аларныњ уй-фикере кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да. 16 Мин сµйләгән Яхшы хәбәр буенча, кешеләрнењ серләрен Гайсә Мәсих аркылы Аллаћы хµкем итәчәк кµндә әнә шулай булачак. 17 Менә син үзењне яћүд дип атыйсыњ, Муса канунына таянасыњ ћәм Аллаћы белән мактанасыњ, 18 кануннан µйрәнеп, Аллаћыныњ ихтыярын ћәм яманнан яхшыны аера беләсењ. 19 Сукырларныњ юл күрсәтүчесе, карањгылыктагылар µчен яктылык, 20 наданнарныњ остазы, тәђрибәсезләрнењ укытучысы син үзењ булуына ышанасыњ ћәм, канун белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә, дип саныйсыњ. 21 Шулай булгач, ничек соњ син, башкаларны µйрәтеп тә, үзењне-үзењ µйрәтмисењ? Урламаска үгетлисењ, ә үзењ урлыйсыњмы? 22 «Зина кылма» дисењ, ә үзењ зина кыласыњмы? Потлардан ђирәнәсењ, ә үзењ аларныњ табыну урынын талыйсыњмы? 23 Аллаћы кануны белән мактанасыњ, ә үзењ, аны бозып, Аллаћыны мәсхәрәлисењме? 24 Изге язмада язылганча, «мәђүсиләр Аллаћы исемен сезнењ аркада мәсхәрәлиләр». 25 Канунны үтәсәњ, сµннәтле булуыњ файдалы; ә инде син аны бозасыњ икән, ул чакта сµннәткә утыртылмаган кебек буласыњ. 26 Шулай булгач, сµннәтсез кеше канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сµннәткә утыртылган булып саналмасмы? 27 Тышкы яктан сµннәтсез булган, әмма канунны үтәүче кеше, син язылган канунга ћәм сµннәтлелеккә ия булсањ да, сине канунны бозганыњ µчен хµкем итәр. 28 Чµнки тышкы яктан гына яћүд булган – чын яћүд түгел, ћәм тәндә генә булган сµннәтләнү чын сµннәт түгел. 29 Әмма эчке яктан яћүд булган гына чын яћүдтер; ћәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йµрәк түрендә булган сµннәт кенә чын сµннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаћыдан килә. 24

Римлыларга 3

1 Шулай итеп, яћүд булуныњ µстенлеге яки сµннәтле булуныњ файдасы бармы? 2 Ћәрьяктан зур µстенлек бар! Аллаћы сүзе ињ элек нәкъ аларга әманәт ителгән. 3 Шулай булгач, кайберәүләр Аллаћыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларныњ тугры булмаулары Аллаћыныњ тугрылыклыгын юкка чыгарырмы? 4 Ћич тә алай түгел! Ћәр кеше ялганчы булса да, Аллаћы хак, үз сүзенә турылыклы. Шуња күрә, Аныњ турында Изге язмада язылганча: «Синењ сүзләрењ хак дип танылыр, ћәм хµкем ителгәндә ђињәрсењ». 5 Әгәр безнењ гаделсезлегебез Аллаћыныњ хаклыгын ачыграк күрсәтә икән, Аллаћы µстебезгә ачуын яудырып дµрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йµртәм). 6 Ћич тә! Юкса Аллаћы дµньяны ничек хµкем итә алыр иде? 7 Әмма минем ялганым аркылы Аллаћыныњ хакыйкате ачыграк күренгәнгә Аныњ даны ћаман арта икән, ни µчен соњ әле мин гµнаћлы дип хµкем ителәм? 8 Ни µчен соњ: «Әйдәгез, яхшылык килсен дип, яманлык кылыйк!» – дип әйтмәскә? Кайберәүләр, безне яманлап, имеш, без шулай әйтәбез, дип сµйлиләр. Алар үзләренә тиешле хµкемне алырлар. 9 Шулай итеп нәрсә? Безнењ хәлебез яћүд булмаганныкылардан яхшыракмы? Ћич тә юк; чµнки без инде ачык күрсәттек: яћүдләр дә, яћүд булмаганнар да – барысы да гµнаћ хакимлеге астында. 10 Изге язмада язылганча: «Бер тәкъва кеше дә юк, бер генә дә. 11 Акылга ия булучы беркем дә юк, Аллаћыны эзләми беркем дә. 12 Барысы да Аллаћыдан читләштеләр ћәм Ања яраксыз булдылар; яхшылык эшләүче юк, берәү дә юк. 13 Аларныњ бугазлары – ачык кабер, иреннәрендә елан агуы, телләре белән алдыйлар, 14 аларныњ авызы ләгънәт ћәм әрнү белән тулы. 15 Аларныњ аяклары кан түгү µчен ђитез, 16 алар булып узган ђирдә бары ђимерек ћәм ћәлакәт кенә кала. 17 Алар иминлек юлын белмиләр. 18 Аллаћыны хµрмәт итү турында уйлап та карамыйлар». 19 Ә без беләбез: үзен акларга дип авызын да ачмасын µчен ћәм бар дµнья Аллаћы каршында гаепле булсын µчен, канун нәрсә дә булса сµйли икән, ул канун хакимлеге астында булганнарга сµйли, 20 канун таләпләрен үтәү белән Аныњ каршында беркем дә акланган булмас бит. Дµресрәге, без канун аркылы гµнаћныњ нәрсә икәненә тµшенәбез. 21 Әмма хәзер Аллаћыныњ кешене Муса кануныннан бәйсез рәвештә хак санавы күренде. Бу турыда канун ћәм пәйгамбәрләр шаћитлек итә. 22 Аллаћы Гайсә Мәсихкә иман итү аша барлык ышанучыларны хак саный. Кеше белән кеше арасында аерма юк, 23 чµнки барысы да гµнаћ кылдылар ћәм Аллаћыныњ даныннан мәхрүм калдылар. 24 Ә алар Аныњ мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаћы тарафыннан түләүсез акланалар. 25 Аллаћы Гайсәне, Аныњ үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнењ гµнаћлары кичерелсен µчен, Аллаћы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гµнаћлар µчен ђәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, үзенењ хаклыгын раслады. 26 Ул шулай итеп хаклыгын хәзер дә күрсәтә: Ул үзе хак ћәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый. 27 Без хәзер нәрсә белән мактана алабыз? Бер нәрсә белән дә мактана алмыйбыз. Нинди кагыйдә белән? Канун таләпләрен үтәү беләнме? Юк, иманыбыз булу белән. 28 Чµнки без раслыйбыз: кеше, канун таләпләрен үтәүдән тыш, иман белән Аллаћы тарафыннан аклана. 29 Аллаћы – яћүдләр Аллаћысы гынамы, башка халыклар Аллаћысы да түгелмени? Әлбәттә, башка халыклар Аллаћысы да, 30 чµнки Аллаћы бер, Ул яћүдләрне иман белән ћәм яћүд булмаганнарны иман аша аклый. 31 Шулай итеп, без иман итү белән канунны юкка чыгарабызмы? Ћич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.

Римлыларга 4

1 Халкыбызныњ нәсел башлыгы Ибраћим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соњ? 2 Әгәр Ибраћим үз гамәлләре белән акланган дип саналган икән, аныњ мактанырга хакы булган, әмма Аллаћы каршында түгел. 3 Чµнки Изге язмада нәрсә диелгән? «Ибраћим Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән хак саналды». 4 Эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бәлки бирелергә тиешле нәрсә булып санала. 5 Әгәр кеше үзенењ эш-гамәлләренә таянмыйча, гаеплеләрне аклаучы Аллаћыга ышана икән, ышануы белән ул хак санала. 6 Шулай ук Давыт та, Аллаћы, эш-гамәлләренә карамастан, хак исәпләгән кешенењ сәгадәтлеге турында сµйләгәндә, болай ди: 7 «Явыз эшләре кичерелгән, гµнаћлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле. 8 Раббы тарафыннан гµнаћлары исәпкә алынмаган кеше сәгадәтле». 9 Бу сәгадәтлелек сµннәтлеләргә генәме, әллә сµннәтсезләргә дә кагыламы? Без: «Ибраћим үзенењ ышануы белән хак саналды», – дип әйттек. 10 Кайчан саналды? Сµннәтле булгачмы, әллә сµннәтле булганчымы? Сµннәтле булгач түгел, бәлки сµннәтле булганга кадәр. 11 Әле сµннәтсез чакта, ышануы белән ул хак саналды. Аныњ сµннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраћим, сµннәтләнмәгән булсалар да, барлык иман итүче, хак саналучы кешеләрнењ рухи атасы булды. 12 Ибраћим – шулай ук сµннәтлеләрнењ дә атасы, ягъни, сµннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраћимныњ әле сµннәтләнмәгән чакта йµргән иман сукмакларыннан йµрүчеләрнењ атасы. 13 Аллаћыныњ, дµнья синеке булыр, дигән вәгъдәсе Ибраћимга ћәм аныњ токымына канун таләпләрен үтәгән µчен түгел, бәлки иман итеп, хак исәпләнгәнгә күрә бирелде. 14 Чµнки, канунны тотуга таянучылар Аллаћы вәгъдә иткәнне алалар икән, ул чакта иманныњ мәгънәсе юк, вәгъдә дә юкка чыгарыла. 15 Канун Аллаћыныњ ачуын китерә, әмма канун булмаса, канун бозу да булмый. 16 Аллаћыныњ вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын µчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраћим токымыныњ ћәммәсе µчен дә: канунны тотучылар µчен генә түгел, бәлки аныњ кебек иман итүчеләр µчен дә ышанычлы. Чµнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларныњ атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраћим – безнењ ћәммәбезгә ата. үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаћыга ышанган Ибраћим – Аныњ каршында безнењ барыбыз µчен дә ата. 18 Ул бернинди µмете булмаган вакытта да µмет белән ышанды ћәм, «Синењ токымыњ шулкадәр күп санлы булачак», – дип әйтелгән сүзләр буенча, күп халыкларныњ атасы булды. 19 Ул, йµз яшьтә диярлек булса да, тәненењ инде үлеп барган булуы ћәм Сара карыныныњ бала тудырырга сәләтсез булуы хакында уйланганда, иманда зәгыйфьләнмәде. 20 Аллаћы вәгъдә иткәнгә ышанмыйча, ања шикләнеп карамады, бәлки, иманда ныгып, Аллаћыны данлады. 21 Аллаћыныњ вәгъдә иткәнен үти алачагына инанып, 22 Ибраћим үзенењ ышануы белән «хак саналды». 23 Хәер, «ул хак саналды» дигән сүз бер аныњ µчен генә түгел, 24 бәлки безнењ µчен дә язылды. Раббыбыз Гайсәне үледән терелткән Аллаћыга иман итүчеләр булган безне дә Аллаћы хак санар. 25 Гайсә безнењ гµнаћларыбыз µчен үлемгә тапшырылды ћәм, без Аллаћы тарафыннан аклану алсын µчен, үледән терелтелде.

Римлыларга 5

1 Шуња күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаћы белән безнењ арада татулык мµнәсәбәте урнаша. 2 Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мµмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуныњ µчен, үзебез Аллаћы данын уртаклашырбыз, дигән µмет белән куанабыз. 3 Моња гына түгел, бәлки михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чµнки беләбез: михнәт түземлек тудыра, 4 түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан µмет хасил була. 5 Ә µмет алдамый, чµнки Аллаћы үзенењ мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йµрәкләребезгә мул итеп яудырган. 6 Без әле ярдәмгә мохтађ вакытта, Аллаћы билгеләгән бер заманда, Мәсих имансызлар µчен үлде. 7 Кем дә булса тәкъва кеше µчен үләргә теләр микән? Хәер, игелек күрсәтүче кеше µчен, бәлки, кемнењ дә булса үләргә ђµрьәт итүе дә мµмкин. 8 Әмма Аллаћы безгә булган мәхәббәтен шуныњ белән исбат итә: Мәсих без әле гµнаћлылар булган чакта ук безнењ µчен үлде. 9 Шуња күрә, хәзер, Аныњ түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аныњ аркылы Аллаћыныњ ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз. 10 Чµнки без Аллаћыга дошман булган вакытта, Улыныњ үлеме аркылы Аллаћы белән татуланганбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулангач, Аныњ тормышы белән котылачакбыз. 11 Ћәм әле бу гына да түгел, бәлки Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы Аллаћы µчен шатланабыз, Аныњ белән безне Мәсих дуслаштырды бит. 12 Бер кеше аркылы гµнаћ ћәм гµнаћ белән бергә үлем дµньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чµнки барлык кешеләр гµнаћ кылдылар. 13 Инде канунга кадәр дә дµньяда гµнаћ бар иде; әмма канун булмаганда берәүнењ дә гµнаћы исәпкә алынмый. 14 Әмма ләкин Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, барысы µстеннән, Адәмнењ гµнаћы кебек гµнаћ кылмаганнар µстеннән дә, үлем хакимлек иткән. Адәм исә, кайсыдыр ягы белән, киләчәк Зат кебек булган. 15 Әмма Аллаћыныњ мәрхәмәт бүләген гµнаћ белән чагыштырып булмый. Чµнки берәүнењ гµнаћы күпләрне үлемгә дучар итә икән, Аллаћыныњ мәрхәмәте дә, бер Кешенењ – Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте белән бирелгән бүләк тә күпләр µчен чагыштыргысыз дәрәђәдә зур була. 16 Аллаћыныњ бүләген бер кешенењ гµнаћы белән чагыштырып булмый; бер гµнаћ нәтиђәсендә гаепле дигән хµкем карары чыгарылды, ә күп гµнаћлардан соњ Аллаћы кешеләргә, «сез гаепсез» дип, үзенењ мәрхәмәтен күрсәтә. 17 Чµнки бер кешенењ гµнаћы аркасында шул кеше аркылы үлем хакимлек итә икән, Аллаћыныњ мул мәрхәмәтен ћәм Аныњ алдында хак булу бүләген кабул иткәннәр исә бер Зат – Гайсә Мәсих аркылы тормышта бигрәк тә хакимлек итәчәк. 18 Шулай булгач, бер гµнаћ барлык кешеләргә хµкем китергән кебек, бер хак эш барлык кешеләргә аклану ћәм тормыш китерә. 19 Чµнки, бер кешенењ итагатьсезлеге аркасында күпләр гµнаћлы ителгән кебек, бер Кешенењ итагать итүе аркасында күпләр акландырылачак. 20 Ђинаятьнењ авырлыгын кµчәйтү µчен Муса кануны кертелгән булган. Гµнаћ күбәйгән ђирдә Аллаћыныњ мәрхәмәте тагын да арткан. 21 Шулай итеп, кешеләрне үлемгә китереп, алар µстеннән гµнаћ хакимлек иткән кебек, Аллаћыныњ мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы мәњгелек тормышка илтер.

Римлыларга 6

1 Нәрсә әйтик соњ? Аллаћыныњ мәрхәмәте артсын дип, гµнаћ кылуны дәвам итәргәме? 2 Ћичбер вакытта да! Без гµнаћка карата үле: шулай булгач, ничек гµнаћ кылуны дәвам итә алабыз? 3 Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган ћәммәбезнењ дә Аныњ үлеменә чумдырылуы турында беләсездер. 4 Шулай итеп, Атаныњ бµек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яња тормыш белән яшәү µчен, чумдырылу йоласы аша без Аныњ үлемен уртаклаштык ћәм Аныњ белән бергә күмелдек. 5 Мәсих белән бертµрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аныњ белән берләшкән булачакбыз. 6 Без беләбез: без гµнаћ коллары булудан туктасын дип, гµнаћлы асылыбызныњ хакимлеге юкка чыгарылсын µчен, элекке кеше Аныњ белән бергә хачка кадакланды. 7 үлгән кеше инде гµнаћ хакимлегеннән азат ителде. 8 Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аныњ белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. 9 Чµнки беләбез: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлми; инде үлем Аныњ µстеннән хакимлек итми. 10 Ул бер тапкыр үлде, ћәм гµнаћка карата бµтенләйгә үлде. Ә Аныњ гомер кичерүе – Аллаћы µчен яшәү. 11 Шулай ук сез дә үзегезне гµнаћка карата үле, әмма Мәсих Гайсә аша Аллаћы µчен тере дип исәпләгез. 12 Шуња күрә, фани тәнегез µстеннән гµнаћ хакимлек итмәсен, шул вакытта сез тәнегез нәфесләренә буйсынмассыз. 13 Тәнегездәге кайсы да булса µлешнењ явызлык коралы булып, гµнаћка хезмәт итүенә юл куймагыз, киресенчә, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, үзегезне Аллаћыга ћәм әгъзаларыгызны тәкъвалык коралы итеп Ања тапшырыгыз. 14 Гµнаћ сезнењ µстән хакимлек итми, чµнки сез канун астында түгел, бәлки Аллаћыныњ мәрхәмәте астында яшисез. 15 Инде нишлик? Канун астында түгел, бәлки Аллаћыныњ мәрхәмәте астында булганга күрә, безгә гµнаћ кылыргамы? Бер вакытта да! 16 Сез моны беләсездер: үзегезне итагатьле кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуныњ коллары булырсыз: гµнаћ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаћыны тыњлаучанлыкныњ коллары булсагыз, бу сезне Аллаћы алдында хак саналуга алып килер. 17 Аллаћыга шµкер, элек гµнаћ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тµренә чын күњелдән итагать иттегез. 18 Гµнаћтан азат ителгәч, тәкъвалык коллары булдыгыз. 19 (Сезнењ табигый кµчсезлегегез сәбәпле, кешеләр фикер йµрткәнчә сµйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка ћәм явызлыкка кол итеп тапшырганыгыз кебек, хәзер аларны, изге тормыш итү µчен, тәкъвалыкка кол итеп тапшырыгыз. 20 Сез, гµнаћ коллары булган вакытта, тәкъвалык гамәлләренә карата азат идегез. 21 Элек кылган яман эшләрегездән сез нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрдән хәзер сез ояласыз, чµнки аларныњ ахыры – үлем. 22 Ләкин хәзер, гµнаћтан азат ителгәнлектән, Аллаћыныњ коллары булгач, изгелеккә илтүче уњышка ия буласыз, нәтиђәдә мәњгелек тормыш алырсыз. 23 Чµнки гµнаћ µчен әђер – үлем, ә инде Аллаћыныњ мәрхәмәт бүләге – Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәњгелек тормыш.

Римлыларга 7

1 Имандашлар, сез канунны белгәнлектән, хәзер әйтәсе сүзләремне сез белергә тиеш: кеше исән вакытта гына аныњ µстеннән канун хакимлек итә. 2 Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә. 3 Шуња күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә ћәм башка берәүгә кияүгә чыкса да зина кылучы булмый. 4 Менә шулай сез дә, имандашларым, Аллаћыга хезмәт итүдә файдалы булыйк дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу µчен, Аныњ тәне аркылы Муса канунына карата үлдегез. 5 Чµнки кешелек табигатебез йогынтысы астында булган чакта, канун уяткан гµнаћлы нәфесләр безнењ әгъзаларыбызда эш иттеләр, ћәм без кылган ћәммә нәрсәнењ нәтиђәсе үлем булды. 6 Әмма хәзер, элек безне бәйләп торган канунга карата үлгәч, бу кануннан азат булдык ћәм хәзер Аллаћыга искечә – язылган канун буенча түгел, бәлки яњача – Рух буенча хезмәт итәбез. 7 Инде нәрсә әйтик? Әллә канун гµнаћмы? Ћич тә юк! Әмма мин гµнаћны канун аркылы гына белдем. Әгәр канун: «Башка кешенекенә нәфесењне сузма», – димәсә, мин нәфесләнүнењ нәрсә икәнен ањламаган булыр идем. 8 Әмма гµнаћ, бу әмердән файдаланып, миндә ћәртµрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка, гµнаћ үле. 9 Кайчандыр мин кануннан башка яши идем; әмма Аллаћы тарафыннан әмер бирелгәч, гµнаћ терелде, 10 ћәм мин үлдем. Шулай итеп, яшәү китерергә тиешле әмер чынлыкта исә үлем китерде. 11 Чµнки, әмерне сылтау итеп, гµнаћ мине алдады ћәм шуныњ белән әмер ярдәмендә мине үтерде. 12 Шулай булгач, канун – изге; әмер дә изге, гадел ћәм яхшы. 13 Шулай итеп, яхшы нәрсә миња үлем китердемени? Ћич тә алай түгел! Әмма гµнаћ, гµнаћ булып танылсын µчен, яхшы нәрсә аркылы миња үлем китерде. Ћәм гµнаћ әмер аркылы чиктән тыш гµнаћлы булды. 14 Без беләбез, канун – рухи; ә мин – дµньяви, гµнаћка кол итеп сатылганмын. 15 Хәтта нәрсә эшләвемне дә ањламыйм; чµнки теләгәнемне түгел, бәлки нәфрәт иткәнемне эшлим. 16 Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, канун яхшы дип, аныњ белән килешәм. 17 Шулай булгач, инде моны үзем түгел, бәлки миндә яши торган гµнаћ эшли. 18 Чµнки беләм: миндә, ягъни кешелек табигатемдә, ћичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. 19 Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин. 20 Теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, бәлки миндә яшәүче гµнаћ эшли. 21 Шулай итеп, моннан шундый кагыйдә табам: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм. 22 Эчемнән Аллаћы канунына шатланам, 23 әмма үз тәнемдә башка бер канунныњ эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы кµрәшә ћәм мине үземдә эш итүче гµнаћ канунына буйсындыра. 24 Мескен кеше мин! үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? 25 Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаћыга шµкер! Менә мин акылым белән Аллаћы канунына, ә кешелек табигатем белән гµнаћ канунына хезмәт итәм.

Римлыларга 8

1 Шулай итеп, Мәсих Гайсәдә яшәүчеләргә хәзер ћичнинди хµкем юк, 2 чµнки тормыш бирүче Рухныњ кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гµнаћ вә үлем кануныннан азат итте. 3 Кешелек табигате кµчсез булганга, канун башкара алмаганны Аллаћы үзе башкарды. Гµнаћлы кешегә охшашлы рәвештә, Ул үзенењ Улын гµнаћ µчен корбан итәргә ђибәреп, кешедә гµнаћны хµкем итте. 4 Аллаћы моны канунныњ гадел таләпләре бездә, кешелек табигатебез буенча түгел, бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә, гамәлгә ашсын µчен эшләде. 5 Чµнки кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йµртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр – Изге Рух теләгәнчә фикер йµртәләр. 6 Кешелек табигате буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау – тормышка ћәм иминлеккә китерә. 7 Чµнки кешелек табигате буенча фикер йµрткән кеше – Аллаћыга дошман; ул Аллаћы канунына буйсынмый ћәм буйсына да алмый. 8 Кешелек табигате буенча яшәүчеләр Аллаћыга ярый алмыйлар. 9 Әмма ләкин сездә Аллаћы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. 10 Ә инде Мәсих сездә икән, сезнењ тәнегез гµнаћ аркасында үле, әмма, Аллаћы сезне хак санаганга күрә, Изге Рух сезнењ µчен тормыш була. 11 Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаћыныњ Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаћы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк. 12 Шулай булгач, имандашлар, без бурычлы, ләкин без кешелек табигатенә, аныњ буенча яшәү µчен бурычлы түгел. 13 Кешелек табигате буенча яшәсәгез, сез үләчәксез; ә инде гµнаћлы эшләрегезне Изге Рух кµче белән үтерәсез икән, сез яшәячәксез. 14 Аллаћы Рухы йµрткән кешеләрнењ ћәммәсе дә – Аллаћы балалары. 15 Чµнки сез, коллыкка тµшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаћы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Ћәм Аныњ белән: «Абба, Әти», – дип Аллаћыга мµрәђәгать итәбез. 16 Изге Рух үзе, рухыбыз белән бергә, безнењ Аллаћы балалары булуыбызны раслый. 17 Әгәр Аныњ балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаћы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чµнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аныњ данын да уртаклашырбыз. 18 Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар, безнењ µчен килеп, ачык күренәчәк дан белән чагыштырганда, бернәрсәгә тормыйлар. 19 Аллаћы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнењ барысы да Ањардан үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән µметләнеп кµтә, 20 чµнки Аллаћы бар иткәннәрнењ ћәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды. Бу аларныњ ихтыяры буенча түгел, бәлки Буйсындыручыныњ ихтыяры буенча эшләнде. 21 Аллаћы тарафыннан яратылганнарныњ бµтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаћы балаларыныњ данлы азатлыгын уртаклашачак дигән µмет булганга бу шулай эшләнде. 22 Чµнки без беләбез: Аллаћы тарафыннан яратылганнарныњ ћәммәсе хәзергә кадәр сыкрана ћәм бала тудыргандагы газапларны кичерә. 23 Ћәм алар гына түгел, Аллаћы бүләкләренењ беренчесе булган Изге Рухка ия булып, Аллаћыныњ безне үз балалары итүен, тәнебезнењ азат ителүен кµтеп, без дә эчебездән сыкранабыз. 24 Чµнки без бу µмет белән котылдык. Әмма µмет иткән нәрсәне күрсәк, ул инде µмет түгел; чµнки үзе күргән нәрсәне кем µмет итә соњ? 25 Ә инде үзебез күрмәгән нәрсәгә µметләнәбез икән, ул чакта моны сабырлык белән кµтәбез. 26 Шулай ук Рух та зәгыйфьлегебездә безгә ярдәм күрсәтә; чµнки без ничек дога кылырга кирәк икәнен белмибез, әмма Рух үзе сүз белән әйтеп булмаслык кµрсенүләр белән безнењ µчен Аллаћыга ялвара. 27 Йµрәкләрне карап белүче Аллаћы исә Рухныњ фикерен белә, чµнки Изге Рух, Аллаћы ихтыяры буенча, изгеләр µчен Ања ялвара. 28 Белгәнебезчә, Аллаћыны сµючеләргә, Аныњ нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын µчен ћәрнәрсә ярдәм итә. 29 Чµнки, Аллаћы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын µчен, Аллаћы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. 30 Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; ћәм кемнәрне аклаган булса, шуларга үзенењ бµеклеген уртаклашырга мµмкинлек бирде. 31 Моња нәрсә әйтергә соњ? Аллаћы безнењ яклы икән, кем безгә каршы була ала соњ? 32 үзенењ Улын кызганмыйча, Аны безнењ ћәммәбез µчен биргән Аллаћы, Аныњ белән бергә ћәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни? 33 Аллаћы сайлаганнарны кем гаепли алыр? Ћичкем гаепли алмас! Аллаћы аларны гаепсез дип игълан итә. 34 Кем аларны хµкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде; Ул Аллаћыныњ уњ ягында тора ћәм безнењ µчен Аллаћыга ялвара. 35 Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәтме яки газапмы, эзәрлекләүме, ачлыкмы яки ялангачлыкмы, хәвефме яки кылычмы? 36 Изге язмада болай дип язылган: «Синењ µчен безне ћәрвакыт үтерерләр, Безне суеласы сарыкларга саныйлар». 37 Әмма без боларныњ ћәммәсен дә безне Яратучы ярдәмендә тулысынча ђињеп чыгабыз. 38 Чµнки мин инанам: үлем ћәм тереклек тә, фәрештәләр, күктәге башлыклар ћәм кµчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә, 39 биеклек ћәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән ћичбер нәрсә дә Аллаћыныњ Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак.

Римлыларга 9

1 Мәсихнеке булганга хакыйкать сµйлим, алдамыйм, вµђданым Изге Рух аркылы алдамавымны раслый: 2 йµрәгем үз халкым µчен зур кайгы ћәм µзлексез газап белән тулы. 3 Бу үз милләтемә, кан кардәшләремә ярдәм итә алса, үземнењ каћәрләнгән ћәм Мәсихтән аерылган булуымны теләр идем. 4 Алар – исраиллеләр, Аллаћы аларны үз балалары итте, аларга үзенењ данын күрсәтте, алар белән килешүләр тµзеде, аларга канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде. 5 Алар – безнењ олы аталарыбызныњ токымы, Мәсих чыгышы белән алар арасыннан. Ул – ћәрнәрсәдән µстен Аллаћы; Ул мәњге данлансын. Амин. 6 Әмма, Аллаћыныњ сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтергә мµмкин түгел. Чµнки Исраил халкыныњ ћәммәсе дә чын исраилле түгел. 7 Ибраћим нәселеннән булганнарныњ ћәммәсе дә аныњ чын балалары түгел; Изге язмада: «Синењ нәселењ Исхак аркылы булыр», – диелгән бит. 8 Ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаћы балалары дигән сүз түгел; бәлки, Аллаћыныњ вәгъдәсе нәтиђәсендә туган балалар Аллаћы балалары булып санала. 9 Ә вәгъдә сүзе болай иде: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, ћәм Сараныњ улы булыр». 10 Әле бу гына да түгел; Рабига Исхак атабыздан игезәк угылларга узган. 11 Игезәкләр әле туганчы ћәм бернинди яхшылык та, яманлык та эшләргә µлгергәнче үк Аллаћы Рабигага: «Зурысы кечесенә хезмәт итәчәк», – дигән. Ул моныњ белән үзенењ сайлап алу турындагы ниятенењ хәерле эшләргә түгел, бәлки чакыручы Аллаћыга бәйле булуын күрсәткән. 13 Бу турыда Изге язмада болай язылган бит: «Мин Ягъкубны яраттым, ә Эсауга нәфрәтләндем». 14 Моннан нәрсә килеп чыга соњ? Әллә Аллаћы гадел түгелме? Ћич тә алай түгел! 15 Чµнки Ул Мусага әйтте: «Кемгә телим, шуња шәфкать күрсәтермен; Кемне кызганырга телим, шуны кызганырмын». 16 Димәк, ћәммәсе кемнењдер теләгенә яки тырышлыгына түгел, бәлки шәфкать күрсәтүче Аллаћыга бәйле. 17 Изге язмада Аллаћы фиргавенгә болай дигән: «Синењ аша үземнењ кодрәтемне күрсәтү µчен, ћәм бµтен ђир йµзендә Минем исемем игълан ителсен дип, Мин сине патша итеп куйдым». 18 Шулай итеп, Аллаћы үзе теләгән кешегә шәфкать күрсәтә ћәм үзе теләгән кешене үђәт итә. 19 Берәрегез миннән: «Аллаћы безне ни µчен гаепли соњ? Аныњ ихтыярына кем каршы килә ала?» – дип сорар. 20 Әй адәм, Аллаћы белән бәхәсләшергә син кем соњ? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни µчен мине болай итеп ясадыњ?» – диярме? 21 Чүлмәкченењ бер үк балчык кисәгеннән бер савытны махсус куллану µчен, ә икенчесен гадәти куллану µчен ясарга хокукы юкмыни? 22 Аллаћы да шулай ук эшләде түгелме соњ? Ул, үзенењ ачуын күрсәтергә ћәм кодрәтен белдерергә теләп, үзенењ ачуы юнәлгән, ћәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны үзенењ даны µчен үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә үзенењ бай данын белдерү µчен эшләде. 24 Яћүдләрдән генә түгел, бәлки башка халыклардан да – Ул чакырган шундый чүлмәкләр без. 25 Ћошея китабында Аллаћы болай ди: «Минем халкым булмаганны үз халкым дип, сµекле булмаганны сµеклем дип атармын. 26 Ћәм аларга: „Сез Минем халкым түгел", – дип әйтелгән урында алар тере Аллаћыныњ уллары дип аталырлар». 27 Ә Ишагыйя Исраил хакында шуны игълан итә: «Исраил улларыныњ саны дињгез ярындагы ком бµртекләре кадәр булса да, бик азлар гына котылачак. 28 Чµнки Раббы ђир йµзендә кешеләр µстеннән эшен тиз тормышка ашырачак». 29 Ишагыйя алдан әйткәнчә: «Чиксез Кодрәтле Раббы безгә нәсел калдырмаган булса, без Сәдүм кебек ћәм Гамурага охшашлы булыр идек». 30 Инде нәрсә әйтик? Аллаћыныњ аклавын эзләмәгән чит халыклар Аллаћы тарафыннан аклау алдылар. Бу аклау иман аша булды. 31 Ә инде Аллаћыныњ аклавын бирүче канунны эзләгән Исраил халкы ул канунга ирешә алмады. 32 Ни µчен? Чµнки аны, иман белән түгел, бәлки, эш-гамәлләр белән ирешергә мµмкин дип, канун гамәлләре аша эзләде. Алар ташка абындылар. 33 Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган: «Менә, Сионда кешеләрне абындырачак бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям; әмма Ања иман итүче ћичкем оятка калмас».

Римлыларга 10

1 Имандашлар! Мин чын күњелдән Исраил халкыныњ котылуын телим ћәм бу хакта Аллаћыга дога кылам. 2 Мин шаћитлек итә алам: алар үзләрен ихлас күњелдән Аллаћыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән. 3 Аллаћыныњ кешеләрне ни рәвешле хак итүен белмичә, алар үзләренчә хак булуны урнаштырырга тырышып, Аллаћыныњ хаклык юлына буйсынмадылар. 4 Ә Мәсих канунга чик куйды, ћәм Аллаћы ћәр иман итүчене хак дип игълан итә. 5 Канунны үтәү аркылы Аллаћы алдында хак булу турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк». 6 Ә иман аркылы Аллаћы алдында хак булу турында Изге язмада болай диелә: «Күњелењнән: Күккә кем менәр (ягъни Мәсихне тµшерергә)? 7 Яки: Упкынга кем тµшәр (ягъни Мәсихне үлеләрдән алып чыгу µчен)? – димә». 8 Изге язмада нәрсә диелә соњ? «Аллаћы сүзе синењ яныњда, авызыњда ћәм күњелењдә тора». Менә бу сүз – без игълан итә торган иман турындагы хәбәр. 9 Гайсәне Раббы дип икърар итсәњ ћәм Аллаћыныњ Аны үледән терелтүенә чын күњелдән инансањ, котылачаксыњ. 10 Чµнки йµрәк белән иман итү Аллаћы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү – котылу бирә. 11 Изге язмада болай диелә: «Ања иман итүче беркем оятка калмас». 12 Яћүдләр белән яћүд булмаганнар арасында аерма юк, чµнки бер Раббы – барысыныњ да Раббысы. Ања мµрәђәгать итүчеләрнењ ћәммәсе µчен дә Ул юмарт. 13 Изге язмада болай дип язылган: «Ялварып Раббыга мµрәђәгать иткән ћәркем котылачак». 14 Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Ања ничек ялварып мµрәђәгать итә алырлар? Аныњ хакында ишетмәгән килеш, Ања ничек иман китерә алырлар? Аныњ турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? 15 Әгәр игълан итәргә ђибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнењ килүе ничек куанычлы!» 16 Әмма Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде. Ишагыйя болай ди бит: «Йа Раббым! Без сµйләгән хәбәргә кем ышанды икән соњ?» 17 Шулай итеп, кешеләргә иман Яхшы хәбәрне ишетүдән килә, ә ишетү – Мәсих турындагы Яхшы хәбәрдән туа. 18 Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр: «Аларныњ тавышы бµтен дµнья буйлап үтте, ћәм аларныњ сүзләре ђир йµзенењ барлык читләренә барып ђитте». 19 Ћәм яњадан сорыйм: әллә Исраил халкы ањламады микән? Беренче булып Муса ђавап бирә: «Мин сездә халык дип атап булмаган халык аркылы кµнчелек уятачакмын, ањсыз халык аркылы сездә ачу кузгатачакмын». 20 Ә Ишагыйя тагын да кыюрак итеп әйтә: «Мине эзләмәгән кешеләр Мине тапты, Мине сорамаганнарга үземне күрсәттем». 21 Исраил халкы турында исә: «Мин тыњлаусыз ћәм үзсүзле халыкка кµне буе кулларымны сузып тордым», – ди.

Римлыларга 11

1 Шулай итеп, сездән сорыйм: әллә Аллаћы үз халкын кире кактымы? Ћич тә алай түгел! Мин үзем Ибраћим нәселеннән, Биньямин кабиләсеннән булган исраиллемен. 2 Аллаћы үз халкын кире какмады, чµнки Ул аны алдан ук сайлап алды. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаћыга зарланып, ул менә нәрсә дигән: 3 «Йа Раббым! Синењ пәйгамбәрләрењне үтерделәр, корбан китерү урыннарыњны ђимерделәр; бер мин генә калдым, минем ђанымны да эзлиләр». 4 Ања Аллаћыныњ ђавабы нинди булды соњ? «Ялган илаћ Багал каршында тезләнеп, ања табынмаган ђиде мењ кешене Мин үзем µчен саклап калдым». 5 Хәзерге вакытта да Аллаћы үзенењ мәрхәмәте буенча сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел. 6 Әмма Аллаћыныњ сайлавы үзенењ мәрхәмәте буенча икән, димәк, кешеләрнењ хәерле эшләренә карап түгел; югыйсә мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде. 7 Алайса нәрсә соњ? Исраил эзләгәненә ирешмәде, ә сайланганнар аны алдылар, башкалар исә туњ күњеллегә әйләнделәр. 8 Изге язмада язылганча: «Бүгенге кµнгә кадәр Аллаћы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр ћәм ишетми торган колаклар бирде». 9 Давыт та әйтә: «үзләренењ аш табыны алар µчен тозак ћәм ятьмә, абындыручы нәрсә ћәм ђәза булсын. 10 Аларныњ күзләре күрмәс µчен томалансын, аркалары гомер буе бµкрәйгән хәлдә калсын». 11 Шулай булгач, сорыйм: әллә исраиллеләр, абынганда, бµтенләй егылдылармы? Ћич юк! Аларныњ абынулары аркасында башка халыкларга котылу килде ћәм бу исраиллеләрдә кµнчелек уятты. 12 Әгәр аларныњ абынулары дµньяга, уњышсызлыклары башка халыкларга мул фатихалар бирсә, исраиллеләрнењ Аллаћыны тулысынча итагать итүе шулкадәр күбрәк фатиха китерер! 13 Сезгә – яћүд булмаганнарга әйтәм: яћүд булмаганнарныњ рәсүле буларак, үз хезмәтемне ихтирам итәм. 14 үз халкымнан булганнарда, шул рәвешчә кµнчелек уятып, аларныњ кайберләрен коткара алуыма µметләнәм. 15 Әгәр аларныњ кире кагылуы дµньяны Аллаћы белән дуслаштыра икән, Аныњ тарафыннан кабул ителүләре нәрсә булыр соњ? Бу – үлеләр µчен тереклек булыр! 16 Әгәр Аллаћыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, шул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изге; әгәр тамыр изге икән, ботаклар да изге була. 17 Әгәр зәйтүн агачыныњ кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачыныњ ботагы – ялганып, зәйтүн агачыныњ юан тамырыннан шулай ук туенасыњ икән, 18 сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәњ, хәтерењә тµшер: син тамырны түгел, бәлки сине тамыр тотып тора. 19 Син исә болай әйтерсењ: «Алар урынына мине ялгау µчен ботакларны сындырдылар». 20 Дµрес. Алар иман итмәгәнгә сындырылдылар, ә син иман итүењ белән урыныњда торасыњ; борыныњны күтәрмә, киресенчә, сак бул! 21 Чµнки, Аллаћы табигый ботакларны кызганмаган икән, сине дә кызганмас. 22 Шуныњ µчен, күр: Аллаћы игелекле дә, кырыс та. Ул юлдан язганнарга карата кырыс, ә инде Аныњ игелегенә µмет багласањ, сиња игелек була, югыйсә син дә кисеп ташланырсыњ. 23 Әмма юлдан язганнар да, имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чµнки Аллаћы аларны яњадан ялгый ала. 24 Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, табигатькә каршы, бакчада үскән зәйтүн агачына ялгангансыњ икән, сындырылган табигый ботаклар яњадан үз агачына бигрәк тә тиз ялганачаклар! 25 Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын µчен, бу сернењ сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларныњ кирәк кадәр тулы саны Аллаћы Патшалыгына кергәнгә кадәр Исраил µлешчә тискәрелегендә дәвам итәчәк. 26 Ћәм бµтен Исраил шул рәвешчә котылачак, Изге язмада язылганча: «Сионнан Коткаручы киләчәк ћәм имансызлыкны Ягъкуб токымыннан алып ташлаячак. 27 Мин аларныњ гµнаћларын алып ташлаганда, алар белән килешүем менә шул булыр». 28 Яхшы хәбәргә килгәндә, исраиллеләр Аллаћыга сезнењ хакка дошманнар; ә Аллаћыныњ сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаћыныњ сµеклеләре булып калалар. 29 Чµнки Аллаћыныњ бүләкләре ћәм чакыруы кире алынмас. 30 Кайчандыр сез Аллаћыга итагатьсез булдыгыз, ә хәзер аларныњ итагатьсезлеге нәтиђәсендә шәфкать алдыгыз. 31 Шулай ук, сезгә күрсәтелгән шәфкать µчен, хәзер исраиллеләр Аллаћыга итагатьсез булдылар. Бу хәзер аларга да шәфкать күрсәтелсен µчен эшләнде. 32 Аллаћы, барысына да шәфкать күрсәтү µчен, бар кешеләрне итагатьсезлек тоткыны итте. 33 Әй, Аллаћыныњ байлыгы ничек зур! Аныњ зирәклеге ћәм белеме ничек тирән! Аныњ хµкемнәре акыл ирешмәслек, Аныњ юллары эзләп тапмаслык! 34 Раббыныњ уй-фикерләренә кем тµшенде? Яки Ања кем кињәш бирә ала? 35 Яки, Аллаћы кире кайтарырдай, кем Ања нәрсә дә булса биргән? 36 Ћәммәсе Аннан, Аныњ аша ћәм Аныњ µчен бит. Ања мәњгегә дан! Амин.

Римлыларга 12

1 Шулай итеп, имандашлар, Аллаћыныњ рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаћыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаћыга сезнењ чын гыйбадәтегез була. 2 Бу дµньяныњ гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моныњ урынына, зићенегезнењ яњаруы аша, Аллаћыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуныњ белән Аллаћыныњ ихтыярын – нәрсәнењ яхшы, Ања яраклы ћәм камил икәнен – аныклый алырсыз. 3 Аллаћы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнењ ћәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки ћәрберегез, Аллаћы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз. 4 Безнењ бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларныњ эшләре тµрле-тµрле. 5 Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә ћәрберебез икенчебезнењ әгъзасы була. 6 Безгә Аллаћы биргән мәрхәмәт буенча, ћәрберебезнењ Аллаћы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тµрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын. 7 Кемгә хезмәт итү сәләте бирелсә, ул хезмәт итсен; кемгә µйрәтү сәләте бирелсә, µйрәтсен. 8 Кемгә башкаларныњ күњелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларныњ күњелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем ђитәкче булса, ул тырышып ђитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен. 9 Мәхәббәтегез саф булсын; яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күњелдән бирелгән булыгыз. 10 Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз. 11 Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез. 12 Ѳмет итеп сµенегез, михнәт чигүдә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз. 13 Мохтађ булган имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз. 14 Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаћыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз. 15 Куанучылыр белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16 Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз. 17 Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз. 18 Әгәр мµмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез. 19 Әй, сµеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаћы ачуына урын калдырыгыз. Чµнки Изге язмада болай язылган: «үч алу – Минем эш, үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы». 20 Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманыњ ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегењне эшләп, син аныњ башына утлы күмер µясењ». 21 Яманлыкка үзењне ђињәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән ђињ.

Римлыларга 13

1 Ћәр кеше хакимлек итүче ђитәкчеләргә буйсынсын; чµнки Аллаћы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаћы тарафыннан куелган. 2 Шуња күрә, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаћы билгеләгәнгә каршы килә; ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хµкемгә дучар итәрләр. 3 Чµнки идарә итүчеләр яхшылык эшләүче µчен түгел, бәлки яманлык кылучы µчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмаска телисењме? Яхшылык эшлә, ћәм ул сине мактар. 4 Чµнки хакимлек итүче – синењ мәнфәгатењ µчен Аллаћыга хезмәт итә. Әмма яманлык кыласыњ икән, курык! Чµнки ул тикмәгә генә кылыч тагып йµрми: ул, Аллаћы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаћыныњ ачуына дучар итеп, ђәза башкара. 5 Шуныњ µчен, ђәза алудан куркып кына түгел, бәлки вµђдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк. 6 Менә шуныњ µчен сез салым түлисез дә; чµнки алар, үз хезмәтләрен башкару белән, Аллаћыга хезмәт итәләр. 7 Шулай булгач, ћәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса – салым; кемгә имана булса – имана түләгез; кемнән куркырга тиеш булсагыз – шуннан куркыгыз; кем хµрмәткә лаек булса – шуны хµрмәт итегез. 8 үзара мәхәббәттән башка, беркемгә дә ћичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз; чµнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була. 9 «Зина кылма», «кеше үтермә», «урлама», «хирыслык кылма», «башка берәүнекенә нәфесењне сузма» дигән ћәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныњны үзењне яраткан кебек ярат» дигән сүзләр белән ањлатыла. 10 Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми; шуња күрә бµтен канун мәхәббәт белән үтәлгән була. 11 Боларныњ барысын да эшләгез, чµнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп ђитте. Чµнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак. 12 Тµн үтеп бара, кµн туа. Инде карањгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. 13 Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек ћәм азгынлык, ызгыш-талаш вә кµнчелек белән түгел, бәлки, кµндездәге кебек, әдәп белән гомер итик. 14 Тормышыгыз белән Раббы Гайсә Мәсих идарә итсен, ћәм кешелек табигатегезнењ азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз.

Римлыларга 14

1 Иманы зәгыйфь булганны, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез. 2 Кайберәүләрнењ иманы ања ћәртµрле ризыкны ашарга рµхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый. 3 Ћәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хµкем итмәсен; чµнки Аллаћы аны үзенә кабул иткән. 4 Башканыњ хезмәтчесен хµкем итәргә син кем? Ул үз Хуђасы алдында басып тора яки егыла; ћәм басып торачак, чµнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле. 5 Берәүләр ниндидер бер кµнне башка кµннән мµћимрәк дип исәпли, ә башка берәү ћәр кµнне бертµрле дип саный. Ћәркем үз фикерендә нык торсын. 6 Кем бер кµнне икенчесеннән мµћимрәк саный икән, ул аны Раббы хµрмәтенә мµћим дип исәпли. Кем ашый икән, ул Раббы хµрмәтенә ашый, чµнки Аллаћыга шµкер итә. Кем ашамый икән, ул Раббы хакы µчен ашамый ћәм Аллаћыга шµкер итә. 7 Чµнки безнењ беребез дә үзе µчен яшәми ћәм беребез дә үзе µчен үлми. 8 Әгәр яшибез икән – Раббы µчен яшибез, үләбез икән – Раббы µчен үләбез. Шуња күрә, яшибезме яки үләбезме – без ћәрвакыт Раббыныкы. 9 Чµнки Мәсих нәкъ шуныњ µчен – үлеләр ћәм тереләр µстеннән Раббы булып хакимлек итү µчен үлде дә, терелде дә. 10 Шулай булгач, син ни µчен имандашыњны хµкем итәсењ? Ә син ни µчен имандашыњны кимсетәсењ? Без барыбыз да Аллаћыныњ хµкем итү урыны алдына басачакбыз. 11 Чµнки Изге язмада болай дип язылган: «Минем тере булуым хак булган кебек, – Минем алда ћәрбер кеше тез чүгәчәк, ћәр тел Минем Аллаћы икәнемне икърар итәчәк, – ди Раббы». 12 Шулай итеп, безнењ ћәркайсыбыз үзе хакында Аллаћыга хисап бирергә тиеш. 13 Шуња күрә, бер-беребезне хµкем итүдән туктыйк, моныњ урынына имандашыгызныњ юлына киртә куймаска яки вәсвәсәгә бирелү µчен сәбәп тудырмаска карар кылыгыз. 14 Мин Раббы Гайсәгә иман иткәнгә, ћичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип инанам. Ә кем берәр нәрсәне хәрәм дип уйласа, шул нәрсә аныњ µчен хәрәм була. 15 Әгәр ашаган ризыгыњ имандашыња кайгы китерә икән, димәк, син яратып эш итмисењ; ања ризыгыњ белән ћәлакәт китермә, Мәсих аныњ µчен дә үлде бит. 16 үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне мәсхәрәләргә юл куймагыз. 17 Аллаћы Патшалыгы ризык ћәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан ћәм шатлыктан тора. 18 Кем Мәсихкә болай хезмәт итә, ул Аллаћыга яраклы була ћәм кешеләр тарафыннан хупланыла. 19 Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшик ћәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк. 20 Ризык аркасында Аллаћыныњ эшен ђимермә: ћәр ризык саф, әмма кеше ашаган ризык башка берәүне вәсвәсәгә тµшерсә, бу яхшы түгел. 21 Ит ашамау, шәраб эчмәү ћәм имандашыњны рәнђетерлек яки вәсвәсәгә тµшерерлек яисә аныњ хәлсезләнүенә сәбәп булырлык ћичнәрсә эшләмәү яхшы. 22 үз карашларыњны үзењ белән Аллаћы арасында гына саклап тот. үзе дµрес дип санаган нәрсә µчен үзен хµкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле. 23 Кайсы да булса ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы дип шикләнеп тә кеше аны ашаса, ул хµкем ителер, чµнки ашавы иман буенча түгел; ә иман буенча булмаган ћәрнәрсә – гµнаћ.

Римлыларга 15

1 Без, кµчлеләр, кµчсезләрнењ йµкләрен күтәреп йµрергә тиеш, ћәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел. 2 Безнењ ћәрберебез, якыныбызныњ иманын ныгыту µчен, ања яхшы булсын дип, ања ярарга тырышырга тиеш. 3 Чµнки Мәсих тә үзенә ярарга тырышмады, бәлки Изге язмада язылганча: «Сине яманлаучыларныњ хурлаулары Минем µстемә тµште». 4 Элек Изге язмада язылганнарныњ барысы да, алар биргән сабырлык ћәм илћам аша бездә µмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү µчен язылган. 5 Сабырлык ћәм илћам чыганагы булган Аллаћы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен. 6 Шулай итеп, сез бердәм рәвештә, бер авыздан Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысын ћәм Атасын данларсыз. 7 Шуња күрә, Аллаћыга дан булсын µчен, Мәсих сезне кабул иткән кебек, бер-берегезне шулай кабул итегез. 8 Шуны әйтәм: ата-бабаларга бирелгән вәгъдә үтәлсен дип, Аллаћыныњ тугрылыклы икәнен күрсәтү µчен, Мәсих яћүдләргә хезмәт итәргә килде. 9 Ул, шулай ук, Аллаћыныњ башка халыкларга күрсәткән шәфкате µчен, алар Аны данласын дип тә килде. Чµнки Изге язмада: «Шул сәбәпле, Сине халыклар арасында данлармын, Синењ исемењне мактап ђырлармын», – дип язылган. 10 Аннары тагын: «Әй, бар халыклар, Аллаћы халкы белән бергә шатланыгыз!» – диелгән. 11 Ћәм тагын: «Бар халыклар, Раббыны мактагыз, әй, бар милләт кешеләре, Аны данлагыз!» – дип язылган. 12 Ишагыйя да болай ди: «Ишай нәселеннән Берәү килер ћәм халыклар µстеннән хакимлек итү µчен күтәрелер; алар Ања µмет баглаячаклар». 13 Изге Рухныњ кодрәте аша µметегез артканнан-арта барсын µчен, µмет бирүче Аллаћы сезне, Ања иман итүчеләрне, бар шатлык ћәм иминлек белән сугарсын. 14 Имандашларым, мин ышанам, сез игелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз ћәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез. 15 Шуња да карамастан, миња Аллаћы тарафыннан бирелгән мәрхәмәт буенча, имандашларым, сезнењ исегезгә тµшереп, кайбер мәсьәләләр турында шактый кыю рәвештә яздым, чµнки Аллаћы үзенењ мәрхәмәте белән 16 мине яћүд булмаганнарга Мәсих Гайсәнењ хезмәтчесе итте. Аныњ хезмәтчесе буларак, яћүд булмаганнар Аллаћыга яраклы, Изге Рух тарафыннан изгеләндерелгән корбан булсын µчен, мин, Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам. 17 Шулай итеп, Мәсих Гайсәнеке булганлыктан, Аллаћыга хезмәт итүем белән горурлана алам. 18 Чµнки яћүд булмаганнарны Аллаћыга буйсынучан итү µчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында ћичнәрсә сµйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз ћәм эш белән, галәмәтләр ћәм могђизалар кµче ярдәмендә, Аллаћы Рухыныњ кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн µлкәсенә кадәр йµреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча ђиткердем. 20 Ә башка берәү салган нигезгә кормас µчен, мин ћәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнењ исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем. 21 Изге язмада язылганча: «Аныњ хакында ишетмәгән кешеләр күрәчәкләр ћәм ишетмәгәннәр ањлаячаклар», – дип эшләдем. 22 Моныњ µчен, мин күп тапкырлар яныгызга барырга теләсәм дә, әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. 23 Хәзер исә, бу тµбәкләрдә эшләү мµмкинлеге булмаганга ћәм күп еллардан бирле сезгә барырга бик теләгәнлектән, 24 Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен ћәм, сезнењ белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соњ, сез мине юлга озатырсыз дип µмет итәм. 25 Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү µчен, Иерусалимга барам. 26 Чµнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар. 27 Алар шулай эшләргә карар кылдылар; ћәм, дµрестән дә, яћүд булмаганнар яћүдләр алдында бурычлы. Чµнки, яћүд булмаганнар яћүдләрнењ рухи фатихаларын уртаклашканга, яћүд булмаганнар матди нәрсәләр белән ярдәм күрсәтергә тиешләр. 28 Моны башкарып чыккач ћәм ђыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соњ, мин Испаниягә китәрмен ћәм юл уњаенда сезнењ янга тукталып үтәрмен. 29 Яныгызга килгәндә исә, Мәсихнењ тулы фатихасы белән киләчәгемне беләм. 30 Имандашларым, Раббыбыз Гайсә Мәсих ћәм Рух мәхәббәте белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем µчен Аллаћыга дога кылыгыз. 31 Яћүдиядәге иман итмәүчеләр миња зыян китермәсен, ћәм Иерусалимдагы изгеләр мин алып килгән акчалата ярдәмне кабул итсен µчен, дога кылыгыз. 32 Шулай итеп, Аллаћы насыйп итсә, мин шат хәлдә яныгызга килермен ћәм, сезнењ белән аралашып, кµч ђыя алырмын. 33 Иминлек бирүче Аллаћы сезнењ ћәммәгез белән булсын! Амин.

Римлыларга 16

1 Сезгә Кенхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенењ ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбәне тәкъдим итәм: 2 Ул Раббыныкы булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез ћәм ања үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез; чµнки ул күпләргә ћәм минем үземә дә игелек эшләде. 3 Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә ћәм Әкүлгә сәлам әйтегез. 4 Алар минем ђаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, аларга мин генә түгел, бәлки яћүд булмаганнарныњ барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр. 5 Аларныњ µендә ђыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез. Асия µлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сµекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз. 6 Сезнењ µчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез. 7 Минем белән бергә тµрмәдә булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Рәсүлләр арасында алар кињ танылган ћәм Мәсихкә миннән алда иман китергән. 8 Раббыныкы булган кадерле дустым Амплиәткә сәлам әйтегез. 9 Минем белән Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга ћәм сµекле дустым Стахуска сәлам белдерегез. 10 Мәсихкә хезмәттә сыналып, яхшы дип табылган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсендәгеләргә сәлам ђиткерегез. 11 Кардәш-ыруым Ћирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис µеннән булганнарныњ Раббыга иман итүчеләренә сәлам диегез. 12 Раббы µчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Раббы µчен күп тырышлыклар куйган кадерле дустым Персисәгә сәлам әйтегез. 13 Раббы тарафыннан сайланган Руфуска ћәм шулай ук аныњ анасына да сәлам. Ул минем µчен дә ана. 14 Асункриткә, Флегүнгә, Ћермискә, Патрубка, Ћермаска ћәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез. 15 Филолүгкә ћәм Юлиягә, Нирегә ћәм аныњ сењлесенә, Олумпас ћәм алар белән булган барлык изгеләргә сәлам әйтегез. 16 Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнењ барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыралар. 17 Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез µйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан ћәм дµрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз ћәм алардан читләшегез. 18 Чµнки андый кешеләр Раббыбыз Мәсихкә түгел, бәлки үзләренењ карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сµйләп ћәм ялагайланып, ихлас күњеллеләрне алдыйлар. 19 Сезнењ иманга итагатегез ћәркемгә мәгълүм, шуња күрә мин сезнењ µчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күњелле булуыгызны телим. 20 Иминлек бирүче Аллаћы шайтанны тиздән аякларыгыз астында изәчәк. Раббыбыз Гайсәнењ мәрхәмәте сезнењ белән булсын! 21 Хезмәттәшем Тимуте ћәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун ћәм Сосипатыр сезгә сәлам ђибәрәләр. 22 Бу хатны язып торучы мин, Терти дә, имандашыгыз буларак сәламлим. 23 Мине ћәм бµтен иман итүчеләр бердәмлеген µенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам ђибәрә. Шәћәр милкен саклаучы Эрасты ћәм имандашыбыз Кварт сезгә сәлам әйтәләр. 25 Аллаћыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сµйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәњгелек Аллаћыныњ әмере белән пәйгамбәрләрнењ язмалары аркылы кешеләр Ања иман китерсен ћәм итагать итсен µчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде. 27 Бердәнбер зирәк Аллаћыга Гайсә Мәсих аша мәњге дан булсын. Амин.

1 Кѳринтлеләргә 1

1 Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле булырга чакырылган Паулдан, Состенис имандаштан 2 Мәсих Гайсә аша Аллаћыга багышланган ћәм Аныњ изгеләре булырга чакырылган Кµринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә ћәм ћәр урында Раббы Гайсә Мәсихкә мµрәђәгать итүчеләрнењ ћәммәсенә сәлам. Мәсих аларныњ ћәм безнењ Раббыбыз бит. 3 Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 4 Сезнењ µчен Аллаћыма ћәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте. 5 Чµнки Мәсих Гайсәдә сез ћәрнәрсәдә: сүздә ћәм белемдә баедыгыз, 6 шуныњ белән Мәсих хакындагы безнењ шаћитлек сездә расланды. 7 Шуња күрә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ килүен кµткәндә сезнењ ћичнинди рухи сәләткә мохтађлыгыгыз калмады; 8 Раббыбыз Гайсә Мәсих килгән кµндә сез гаепсез булсын µчен Аллаћы сезне ахырга кадәр нык тотачак. 9 Сезне үзенењ Улы Раббыбыз Гайсә Мәсих белән аралашу µчен чакырган Аллаћы үз вәгъдәсенә турылыклы. 10 Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән ћәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда тµрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын. 11 Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миња Хлоя µендәгеләрдән билгеле булды. 12 Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сµйләүчеләр бар. 13 Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнењ µчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдырылу йоласын үтәдегезме? 14 Аллаћыга шµкер, мин Криспи ћәм Гәйдән башка сезнењ берегезне дә чумдырмадым. 15 Шуња күрә беркем дә беркайчан да минем турыда: «Паул үз исеме белән чумдырды», – дип әйтә алмас. 16 Мин шулай ук Эстефәнәс µендәгеләрне чумдырдым; ә тагын кемне дә булса чумдыруымны хәтерләмим. 17 Чµнки Мәсих мине чумдыру µчен түгел, бәлки, Мәсих хачыныњ әћәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә ђибәрде. 18 Чµнки хач турындагы сүз – ћәлакәткә дучар ителгәннәр µчен акылсызлык, ә безнењ µчен – Гайсәгә иман итеп котылучылар µчен Аллаћы кодрәте. 19 Изге язмада: «Хикмәт ияләренењ зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларныњ акылын кире кагармын», – дип язылган. 20 Хикмәт иясе кайда да канунчы кайда? Бу заманныњ фәлсәфәчеләре кайда? Аллаћы бу дµньяныњ зирәклеген акылсыз итмәдеме? 21 Чµнки дµнья әле үз зирәклеге аша Аллаћыныњ тирән акылын танып белмәгән вакытта, Аллаћы иман итүчеләрне акылсыз дип саналган Яхшы хәбәр аркылы коткаруны мәгъкуль күрде. 22 Яћүдләр могђиза таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр; 23 без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яћүдләр µчен абыну ташы, греклар µчен – акылсызлык. 24 Ә инде Аллаћы чакырып алганнар µчен, алар яћүдме, яисә грек булсынмы, Мәсих – Аллаћыныњ кодрәте ћәм зирәклеге. 25 Чµнки Аллаћыныњ «акылсызлыгы» кешеләрнењ зирәклегеннән күпкә зирәгрәк ћәм Аллаћыныњ «кµчсезлеге» кешеләрнењ кодрәтеннән күп µлеш кодрәтлерәк. 26 Имандашлар, исегезгә тµшерегез әле, Аллаћы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнењ кайберләрегез генә кешеләрнењ үз үлчәме буенча акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде. 27 Әмма Аллаћы, акыл ияләренә ћәм кµчлеләргә оят булсын µчен, дµнья акылсыз ћәм кµчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды. 28 Ћичбер кеше Аллаћы алдында мактанмасын дип, дµньяныњ мµћим саналганнарын юкка чыгару µчен, Ул дµньяныњ әћәмиятсез дип исәпләнгәннәрен ћәм кимсетелгәннәрен сайлап алды. 30 Әмма хәзер Аллаћыныњ гамәле аркылы сез Мәсих Гайсәдә торасыз. Ул – безнењ µчен Аллаћыдан килгән зирәклек булды. Гайсә аша без хаклык, изгелек ћәм азатлык алабыз. 31 Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».

1 Кѳринтлеләргә 2

1 Имандашлар, яныгызга Аллаћыныњ серен игълан итәргә килгәндә, мин купшы сүзләр сµйләргә яки зирәклегемне күрсәтергә килмәдем. 2 Чµнки сезнењ янда булганда мин Гайсә Мәсихтән ћәм шуныњ µстенә Аныњ хачка кадаклануыннан башка ћичнәрсә белмәскә карар кылдым. 3 Мин яныгызга кµчсез, бик курыккан ћәм калтыранган хәлдә килдем. 4 Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаћы кодрәтенә нигезләнсен µчен, сүзем ћәм вәгазем кеше акылыныњ ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаћы Рухыныњ кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. 6 Ә без инде зирәклек турында ђитлеккән иман итүчеләр арасында сµйлибез. Әмма ул – хәзерге заман акылы ћәм бу дµнья хакимнәренењ акылы түгел, алар бетүгә таба бара бит. 7 Ә без Аллаћыныњ дµнья яратылганчы ук даныбыз µчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сµйлибез. 8 Шул зирәклекне бу дµньядагы бер генә хаким дә танымады. Әгәр танысалар, данлыклы Раббыны хачка кадакламаган булырлар иде. 9 Әмма Изге язмада болай дип язылган: «Аллаћы үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен ћичбер күз күрмәгән, ћичбер колак ишетмәгән ћәм ћичбер кешенењ йµрәге бу турыда уйлап карамаган». 10 Ә моны Аллаћы безгә үзенењ Рухы аша ачты, чµнки Рух ћәрнәрсәне, хәтта Аллаћыныњ тирәнлекләрен дә тикшерә. 11 Кешенењ уйларын үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуныњ кебек үк, Аллаћыныњ ниятләрен дә Аллаћы Рухыннан башка ћичкем белми. 12 Без исә, Аллаћы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү µчен, бу дµньяныњ рухын түгел, бәлки Аллаћыдан килгән Рухны кабул иттек. 13 Ћәм болар турында кеше зирәклеге µйрәткән сүзләр белән түгел, бәлки Рух µйрәткән сүзләр белән сµйләшәбез. Без рухи хакыйкатьне Аллаћы Рухына ия булган кешеләргә ањлатабыз. 14 үзендә Аллаћы Рухы булмаган кеше Аллаћы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чµнки аларны акылсызлык дип саный; ул аларны ањлый алмый, чµнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йµртергә мµмкин. 15 Аллаћы Рухына ия булучы исә ћәрнәрсә турында фикер йµртә ала, ә аныњ үзен ћичкем тулысынча ањлый алмый. 16 Чµнки Изге язмада язылганча: «Раббыга кињәш бирергә Аныњ уй-фикерләренә кем тµшенгән?» Ә без Мәсихнењ уй-ниятләрен ањлыйбыз, чµнки аларны безгә Изге Рух ача.

1 Кѳринтлеләргә 3

1 Имандашлар, мин Аллаћы Рухына ия булучыларга сµйләгән кебек сµйли алмадым, бәлки дµньяви кешеләргә, Мәсих юлында әле дә имчәк баласы кебек булганнарга сµйләгән кебек сµйләдем сезгә. 2 Мин сезгә каты ризык түгел, бәлки сµт ашаттым, чµнки сез ул ризык белән тукланырлык дәрәђәдә түгел идегез ћәм хәзер дә әзер түгелсез. 3 Чµнки сез ћаман да дµньяви яшисез. Әгәр бер-берегездән кµнләшәсез ћәм ызгышып-талашып яшисез икән, бу хәлдә сез дµньяви кешеләр түгелме ћәм гади кешеләр кебек эш итмисезме? 4 Чµнки берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез гади кешеләр буласыз түгелме соњ? 5 Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, ћәм Раббы аларныњ ћәрберсенә нинди вазифа бирүенә карап, сез алар аркылы иман китердегез. 6 Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаћы үстерде. 7 Шуња күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, бәлки үстерүче Аллаћы гына мµћим. 8 Утыртучы белән су сибүче – асылда бер; әмма ћәркайсы савабын үзенењ хезмәтенә карап алачак. 9 Чµнки без – Аллаћыныњ хезмәттәшләре, ә сез – Аллаћыныњ иген кыры, Аллаћыныњ корылмасы. 10 Зирәк тµзүче кебек, Аллаћы мәрхәмәте белән, мин нигез салдым, ә башка берәү шуныњ µстенә тµзи. Әмма ћәркем үзенењ тµзү рәвешенә игътибар итсен. 11 Чµнки булган нигездән башка бүтән нигезне ћичкем сала алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих. 12 Кем дә булса бу нигез µстенә алтыннан, кµмештән, асылташлардан, агачтан, печәннән, саламнан тµзесә, 13 ћәрберенењ эше ачык күренәчәк; ул эшне исә хµкем кµне белдерәчәк. Ул кµн ут белән ачылачак, ћәм ут ћәркемнењ эшен сынаячак. 14 Кемнењ корылмасы исән калса, шул савап алачак. 15 Эшләгән эше янса, ул зыян күрәчәк. Хәер, ул үзе котылып калачак, әмма ут эченнән чыккан кебек котылачак. 16 Әллә Аллаћы йорты булуыгызны ћәм сездә Аллаћы Рухы яшәвен белмисезме? 17 Кем Аллаћыныњ йортын ђимерсә, Аллаћы аны ђәзалаячак. Чµнки Аллаћы йорты изге; ә ул йорт – сез. 18 Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез бу заманда үзен акыл иясе дип санаса, акыл иясе булу µчен, ул акылсыз булсын. 19 Бу заманныњ акыллылыгы – Аллаћы каршында акылсызлык бит. Чµнки Изге язмада: «Аллаћы акыл ияләрен мәкерләрендә эләктереп ала», – дип язылган бит. 20 Ћәм тагын: «Раббы акыл ияләренењ уйларын белә: алар файдасыз». 21 Шулай булгач, ћичкем кешеләр белән мактанмасын, чµнки ћәрнәрсә – сезнеке. 22 Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дµньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәкме – ћәммәсе сезнеке; 23 сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаћыныкы.

1 Кѳринтлеләргә 4

1 Шулай итеп, безне ћәркем Мәсихнењ хезмәтчеләре ћәм Аллаћы серләре ышанып тапшырылган идарә итүчеләр дип санасын. 2 Моннан тыш ышанып тапшырылганнарныњ ћәрберсенењ тугры булуы таләп ителә. 3 Сезнењ яки башкаларныњ минем хакта хµкем йµртү рәвеше әћәмиятле түгел; мин үзем дә үзем турында хµкем йµртмим. 4 Ләкин, үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моныњ белән үземне акламыйм. Мине бер Раббы гына хµкем итә. 5 Шуња күрә, Раббы килгәнче берничек тә хµкем итмәгез. Ул карањгылыкта яшерелгәннәрне яктыртачак ћәм эчкерсез ниятләрне күрсәтәчәк, ћәм шул чакта ћәркемгә Аллаћыдан мактау булачак. 6 Имандашлар, сезнењ хакка мин боларны үземә ћәм Апуллуска карата кулландым. Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска µйрәнүегезне телим, ћәм ћичкем берәүне башка берәү алдында мактап µстен куймасын. 7 Сине кем µстен итеп куя? Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? Ә инде кабул иткәнсењ икән, ни µчен кабул итмәгән кебек мактанасыњ? 8 Сез инде тукландыгыз, сез инде баедыгыз, сез инде бездән башка патшалар булдыгыз! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнењ белән бергә патшалар булыр идек! 9 Ә миња Аллаћы безне, рәсүлләрне, үлемгә хµкем ителгән кешеләр кебек, ињ артка куйган сыман тоела. Чµнки Аллаћы безне дµнья, фәрештәләр ћәм кешеләр µчен тамаша итте. 10 Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсих белән берләшүдә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – кµчлеләр! Сезне хµрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар. 11 Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка ћәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач ћәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йµрибез, чµнки йорт-ђиребез юк. 12 Ћәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кµн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез. 13 Безгә яла ягалар – без яхшылык белән ђавап бирәбез. Дµнья µчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чар кебек булдык без. 14 Мин боларны сезне оялту µчен язмыйм, әмма яраткан балаларымны кисәткән сыман кисәтәм. 15 Гәрчә Мәсих юлында мењләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнењ рухи атагыз булдым. 16 Шуња күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз. 17 Шуныњ µчен мин сезгә үземнењ сµекле ћәм Раббыга турылыклы улым Тимутене ђибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем ћәм ћәр ђирдә ћәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге µйрәтүләрем турында сезнењ исегезгә тµшерер. 18 Мин яныгызга килмәс дип, сезнењ кайберләрегез масайган. 19 Әмма, Аллаћы насыйп итсә, мин тиздән сезгә килермен ћәм әлеге масаючыларныњ сүзен түгел, бәлки кµчен сынап белермен. 20 Чµнки Аллаћы Патшалыгы сүздә түгел, бәлки кµчтә. 21 Нәрсә телисез сез? Сезгә таяк беләнме яисә мәхәббәт ћәм басынкылык рухы белән килимме?

1 Кѳринтлеләргә 5

1 Дµрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәђүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын үзенә хатын иткән икән. 2 Ә сез, елыйсы урында, тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сµрергә кирәк иде. 3 Ә мин тәнем белән түгел, күњелем белән яныгызда булганда, андый эш эшләүчене арагызда булган кебек хµкем иттем: 4 сез Раббыбыз Гайсә исеме белән ђыелганда ћәм күњелем сезнењ белән булганда, Раббыбыз Гайсә кодрәте белән бергә, 5 Раббыбыз кµнендә аныњ рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару µчен бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк. 6 Сезнењ µчен мактанырлык ћичнәрсә юк. Кечкенә генә ачыткыныњ да бµтен камырны ачытуын белмисезме әллә? 7 Шулай булгач, яња тµче камыр буласыгыз килсә, иске ачыткыны ташлагыз. Чынлыкта сездә инде ачыткы юк, чµнки Коткарылу бәйрәме бәрәнебез булган Мәсих безнењ µчен корбан ителде. 8 Шуња күрә иске ачыткы белән – усаллык ћәм мәкерлек ачыткысы белән түгел, бәлки ачыткысыз сафлык ћәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик. 9 Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем. 10 Хәер, дµньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса бу дµньядан китәргә тиеш булыр идегез. 11 үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә. 12 Ник миња иман итүчеләрдән читтә булганнарны хµкем итәргә? Арагыздагыларны сез үзегез хµкем итәргә тиеш түгелме соњ? 13 Читтә булганнарны исә Аллаћы хµкем итә. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «үз арагыздан яманлык кылучыны сµрегез!»

1 Кѳринтлеләргә 6

1 Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, бәлки имансызлар алдында хµкем ителергә ничек батырчылык итәр икән? 2 Дµньяны изгеләр хµкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дµньяны сез хµкем итәсез икән, ул вакытта сез әћәмиятсез эшләрне хµкем итә алмассызмы? 3 Фәрештәләрне хµкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Кµндәлек дәгъваларны хµкем итәргә сәләтебез ђитмәсме? 4 Ә кµндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда сез имансызларны хакимнәр итеп куясызмы? 5 Сезгә оят булсын дип әйтәм: әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы? 6 Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, µстәвенә, бу – имансызлар алдында эшләнелә! 7 Бер-берегез арасында дәгъвалар булуы инде үзе үк сезнењ тулысынча ђињелүегезне күрсәтә. Сезгә ни µчен рәнђетелгәннәр ћәм алданганнар булып калмаска? 8 Әмма сез үзегез рәнђетәсез ћәм имандашларыгызны алдыйсыз. 9 Явызлык кылучыларныњ Аллаћы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, ђенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән ђенси мµнәсәбәткә керүче ирләр, 10 караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаћы Патшалыгына ия була алмаячаклар. 11 Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме ћәм Аллаћыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез ћәм Аллаћы тарафыннан акландыгыз. 12 Миња бар нәрсә рµхсәт ителә, әмма ћәммә нәрсә дә файдалы түгел. Ћәммә нәрсә миња рµхсәт ителә, әмма минем µстән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш. 13 Ризык – карын µчен, карын – ризык µчен, әмма Аллаћы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек µчен түгел, бәлки Раббы µчен, ћәм Раббы тән µчен була. 14 Аллаћы Раббы Гайсәне үледән терелтте ћәм үзенењ кодрәте белән безне дә терелтәчәк. 15 Әллә сез белмисезме, тәннәрегез – Мәсихнењ әгъзалары бит? Шулай булгач, әллә миња, Мәсихнењ әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Ћич тә булмас! 16 Әллә фахишә белән кушылучыныњ аныњ белән бер тән булуын да белмисезме? Чµнки Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр», – дип язылган. 17 Ә инде Раббы белән кушылучы Аныњ белән рухи яктан бер була. 18 Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән ћәр гµнаћ тәннән читтә була, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гµнаћ кыла. 19 Сезнењ тәнегез – Изге Рухныњ йорты. Изге Рух сезгә Аллаћы тарафыннан бирелде ћәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Ћәм сез дә үзегезнеке түгел. 20 Чµнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуња күрә тәнегез белән Аллаћыны данлагыз.

1 Кѳринтлеләргә 7

1 Инде миња язганнарыгызга килгәндә, ир кешенењ хатын-кыз белән ђенси мµнәсәбәткә кермәве яхшы, 2 әмма, фәхешлек булмасын µчен, ћәр ирнењ үз хатыны ћәм ћәр хатынныњ үз ире булсын. 3 Ир – хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен. 4 Хатын үз тәненә үзе хуђа түгел, ире хуђа; шуныњ кебек, ир дә үз тәненә үзе хуђа түгел, бәлки хатыны хуђа. 5 Дога кылу µчен билгеләнгән вакытка читләшүне исәпкә алмаганда, ике якныњ да ризалыгыннан башка бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соњ тагын бергә кушылыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас. 6 Хәер, моны әмер итеп түгел, бәлки ташлама ясап әйтәм. 7 Чµнки бар кешеләрнењ дә минем кебек булуларын телим. Әмма ћәркемнењ Аллаћыдан бирелгән сәләте бар: берәүнењ мондый, ә икенче берәүнењ башка тµрле. 8 Никахта тормаганнарга ћәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. 9 Әмма инде түзә алмасалар, µйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар. Чµнки ђенси дәрт белән януга караганда, µйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак. 10 Ә инде µйләнгәннәргә ћәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын. 11 Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яњадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын. 12 Ә башкаларга, Раббы түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыњныњ иман итмәүче хатыны булса ћәм хатын аныњ белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. 13 Берәр хатынныњ ире иман итми икән ћәм ир аныњ белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш. 14 Чµнки иман итмәүче ир иманлы хатын аша ћәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнењ балаларыгыз саф булмас иде; ә болай изге булалар. 15 Иман итмәүче аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын-кыз бер-беренә бәйләнмәгәннәр. Аллаћы безне имин яшәргә чакырды. 16 Әй син, хатын, ирењне коткара алмаячагыњны каян беләсењ? Яки, әй син, ир, хатыныњны коткара алмаячагыњны каян беләсењ? 17 Ћәркем Раббы билгеләгәнчә ћәм Аллаћы чакырганча яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый. 18 Сµннәтле берәү Аллаћыга чакырылган икән, сµннәтле булуын юк итмәсен. Аллаћыга сµннәтсез чакырылган икән, сµннәтсез булып кала бирсен. 19 Сµннәт тә, сµннәтле булмау да бернәрсә түгел, бәлки Аллаћы әмерләрен үтәү генә мµћим. 20 Ћәркем Аллаћыга чакырылганда нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен. 21 Аллаћыга чакырылганда син кол идењме? Бу сине борчымасын, әмма азат була алсањ, бу мµмкинлектән файдалануыњ яхшырак. 22 Чµнки Раббы тарафыннан чакырылган кол – Аныњ ирекле кешесе. Ә хµр хәлдә чакырылган кеше – Мәсихнењ колы. 23 Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз, шуња күрә кешеләрнењ коллары булмагыз. 24 Имандашлар, Аллаћыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз. 25 Никахка кермәгәннәргә карата Раббыдан әмерем юк, фәкать, Раббыныњ мәрхәмәте белән Ања турылыклы буларак, кињәш бирәм. 26 Хәзерге заманныњ авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, ања шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим. 27 Син хатын белән кушылдыњмы? Аерылу турында уйлама. Хатынсыз калдыњмы? Хатын эзләмә. 28 Хәер, µйләнсәњ дә, гµнаћ кылмассыњ. Кыз кеше дә, кияүгә чыга икән, гµнаћ кылмас. Әмма андыйларныњ бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак. Ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим. 29 Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз, моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек, 30 елаучылар еламаучылар кебек, шатланучылар шатланмаучылар кебек, сатып алучылар сатып алмаучылар кебек, 31 бу дµнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Чµнки бу дµньяныњ хәзерге рәвеше үтеп бара. 32 Ә мин сезнењ мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Ѳйләнмәгән кеше, Раббыга ярарга дип, Аныњ эшләре хакында мәшәкатьләнә, 33 ә µйләнгән кеше хатынына ярарга тырыша, дµньяви эшләр турында кайгырта ћәм аныњ игътибары тµрле якка юнәлә. 34 Кияүгә чыкмаган кыз яки гыйффәтле кыз, тәнем ћәм рухым белән изге булыйм дип, Раббы турында борчыла, ә инде кияүгә чыккан хатын иренә ярарга тырыша, дµньяви эшләр турында кайгырта. 35 Мин моны богау салу µчен түгел, бәлки Раббы µчен әдәпле рәвештә, чын күњелдән бирелеп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә яшәвегезне теләп, сезнењ файдага сµйлим. 36 Әгәр берәү үз кызыныњ инде яше ђитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гµнаћ булмас. Алар µйләнешсеннәр. 37 Күњеле белән какшамыйча нык торып, ћичнинди кысынкылык сизмичә, үз ихтыярын кулында тотып тора алган кеше кызын кияүгә бирмичә үз янында тотарга күњеленнән карар итә икән, ул яхшы эшли. 38 Шунлыктан, кызын кияүгә бирүче яхшы эшли, ә инде кияүгә бирмәүче тагын да яхшырак эшли. 39 Ире исән чакта хатын ања бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуња кияүгә чыгарга ирекле, әмма Раббыга иман итүчегә генә. 40 Әмма кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була. Мин шулай уйлыйм, Изге Рух та миња кињәш бирә дип саныйм.

1 Кѳринтлеләргә 8

1 Потларга корбан ителгән ризык турында ћәммәбез беләбез, чµнки белемебез бар. Ләкин белем тәкәбберләндерә, ә мәхәббәт кµч бирә. 2 Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, ул әле тиешенчә белми. 3 Аллаћыны яратучы исә Аныњ тарафыннан таныла. 4 Шулай итеп, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дµньяда бернәрсә түгел, ћәм Аллаћыдан башка илаћ юк. 5 Чµнки ђирдә яисә күктә илаћлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаћлар» ћәм күп «хуђалар» бар), 6 безнењ бер генә Аллаћы Атабыз бар. Бµтен нәрсә – Ањардан, ћәм без Аныњ µчен яшибез. Бер Раббы – Гайсә Мәсих бар, ћәрнәрсә Аныњ аркылы булды ћәм без Аныњ аша яшибез. 7 Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларны таныганлыктан, корбан ителгән ризыкны потка табыну дип санап ашаганга, кайберәүләрнењ зәгыйфь вµђданнары пычрана. 8 Ризык безне Аллаћыга якынайтмый, чµнки ашап без ћичнәрсә казанмыйбыз, ашамыйча да ћичнәрсә югалтмыйбыз. 9 Әмма сак булыгыз: бу хµрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тµшерергә сәбәп булмасын. 10 Чµнки иманы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә µстәл артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? 11 Синењ белемењ бу зәгыйфь имандашыњны ћәлак итәр. Мәсих шундый кеше µчен дә үлде бит. 12 Имандашларга карата шул рәвешчә гµнаћ кылуыгыз ћәм аларныњ зәгыйфь вµђданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гµнаћ кыласыз. 13 Менә шуња күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә тµшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү µчен ћичкайчан ит ашамам.

1 Кѳринтлеләргә 9

1 Мин хµр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миња тапшырган хезмәтемнењ ђимеше түгелмени? 2 Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнењ µчен – рәсүл, чµнки Раббы белән берләшкән булуыгыз – минем рәсүллегемә дәлил. 3 Мине гаепләүчеләргә каршы шулай ђавап бирәм. 4 Әллә безнењ ашарга ћәм эчәргә хакыбыз юкмы? 5 Яки башка рәсүлләр, Раббыныњ энеләре ћәм Кифас кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы? 6 Яисә бары Барнабныњ ћәм минем генә гомер итү µчен эшләмәскә хакыбыз юкмы? 7 Кайчан да булса кем үз хисабына гаскәри булып хезмәт итә? Йµзем бакчасы утырткан кеше аныњ ђимешләрен ашамас микән? Кемдер кµтү кµтеп тә үзе кµткән кµтүнењ сµтен эчмәс микән? 8 Мин боларны кеше уйлаганча гына сµйлимме? Канун да шул хакта сµйли түгелме соњ? 9 Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнењ авызын томалама», – дип язылган бит. Әллә Аллаћы үгезләр хакында кайгыртамы? 10 Муса кануны безнењ µчен сµйләмимени? Әйе, бу безнењ µчен язылган, чµнки сµрүче, уњыштан үз µлешемне алырмын, дигән µмет белән сµрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук µмет белән сугарга тиеш. 11 Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уњыш алырга хакыбыз юкмы? Әллә бу бик күпме? 12 Әгәр башкаларныњ сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнењ хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соњ? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас µчен, бар нәрсәгә түзәбез. 13 Аллаћы Йортында эшләүчеләрнењ Аллаћы Йортыннан туклануларын белмисезме әллә? Яки корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнењ шунда китерелгән корбаннардан µлеш алуларын белмисезме? 14 Шуныњ кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кµн күрергә әмер бирде. 15 Әмма мин үзем бу хокукларныњ берсеннән дә файдаланмадым. Ћәм бу сүзләрне сездән ярдәм кµтеп язмыйм. Чµнки мактанычымны кемнењ дә булса юкка чыгаруына караганда, минем µчен үлем яхшырак. 16 Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чµнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен! 17 Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам. 18 Минем µчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан ћич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам. 19 Чµнки, барсыннан хµр булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаћыга китерү µчен, мин ћәммәсенә кол булдым. 20 Яћүдләрне Аллаћыга китерү µчен, аларга яћүд кебек булдым; Муса канунын тотучыларны Аллаћыга китерү µчен, үзем канун астында булмасам да, алар алдында канун астындагы кебек булдым. 21 Муса канунын белмәгәннәрне Аллаћыга китерү µчен, алар алдында канунны белмәүче кебек булдым. Әлбәттә, бу – мин Аллаћы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам. 22 Зәгыйфьләрне Аллаћыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым. 23 Яхшы хәбәрнењ фатихаларын уртаклашу µчен, мин боларныњ ћәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим. 24 Ярыш мәйданында йµгерүчеләрнењ ћәммәсенењ йµгерүен, әмма бүләкне берсенењ генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу µчен йµгерегез! 25 Ярышучыларныњ барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани тађ алу µчен эшлиләр, ә без фани булмаган тађ алу µчен эшлибез. 26 Шуныњ µчен дә мин максатсыз йµгергән кеше кебек йµгермәм, буш ћавага сугучы кебек кµрәшмәм. 27 Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас µчен, тәнемне чыныктырам ћәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.

1 Кѳринтлеләргә 10

1 Имандашлар, ата-бабаларыгыз белән булган хәлләрне белми калуыгызны теләмим. Болыт астында торганда аларныњ барысын да Аллаћы саклады, алар ћәммәсе дә Кызыл дињгез аша коры ђир буйлап чыктылар. 2 Ћәммәсенењ болыт астында торулары ћәм дињгез аша чыгулары алар µчен Муса µммәтенә чумдырылу булды. 3 Ћәммәсе дә күктән ђибәрелгән бер үк ризыкны ашады. 4 Ћәммәсе дә үзләре белән йµргән рухи кыя таштан күктән ђибәрелгән бертµрле эчемлекне эчте; бу кыя таш исә – Мәсих үзе. 5 Хәер, аларныњ күпчелеге Аллаћыга яраклы булмады ћәм чүлдә ћәлакәткә дучар булды. 6 Алар яман теләкләргә бирелде. Шундый яман теләкләрдән саклап, алар белән булган хәлләр безнењ µчен сабак булды. 7 Шулай ук, кайберләре кебек, потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга ћәм эчәргә утырды, ә аннан соњ торып бастылар ћәм күњел ачтылар», – дип язылган. 8 Кайберәүләр фәхешлек иткән кебек, фәхешлек итмик – бер кµн эчендә аларныњ егерме µч мење ћәлак булды. 9 Кайберәүләр Мәсихне сынап караган кебек, без Аны сынамыйк – алар елан чагуыннан үлделәр. 10 Аларныњ кайберләре сукранган кебек, сез сукранмагыз – аларны ћәлак итүче фәрештә үтерде. 11 Бу хәлләр башкаларга сабак булсын µчен эшләнелде, ә безгә, заманнарныњ ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды. 12 Менә шуња күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас µчен сак булсын. 13 Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаћы үз вәгъдәсенә турылыклы ћәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рµхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору µчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк. 14 Шуња күрә, сµеклеләрем, потларга табынудан качыгыз. 15 Мин сезгә акыллыларга сµйләгән кебек сµйлим. Сµйләгәннәрем турында үзегез уйлап карагыз. 16 Без рәхмәт белдергән шµкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме? Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме? 17 Икмәк бер, ћәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чµнки бер икмәкне уртаклашабыз. 18 Исраил халкына карагыз: алар корбан итен ашаучылар, корбан китерү урынындагы гыйбадәттә катнашучылар түгелме? 19 Инде сезгә нәрсә әйтим? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әћәмияткә ияме? 20 Ћич юк. Әмма мәђүсиләр корбанны Аллаћыга түгел, бәлки ђеннәргә китерәләр. Ә мин ђеннәр белән аралашуыгызны теләмим. 21 Раббы касәсеннән дә, ђеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. Бер үк вакытта Раббыныњ да, ђеннәрнењ дә аш табынында катнашучылар була алмассыз. 22 Әллә без Раббыныњ ачуын чыгарырга телибезме? Әллә без Ањардан да кодрәтлерәкме? 23 Ћәрнәрсә рµхсәт ителә, әмма ћәрнәрсә дә файдалы түгел. Ћәрнәрсә рµхсәт ителә, әмма ћәрнәрсә дә гыйбрәтле түгел. 24 Ћичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен. 25 Ит базарында сатыла торганнарныњ барысын да ашагыз ћәм, вµђданыгыз тыныч булсын µчен, тµпченеп тормагыз. 26 Чµнки Изге язмада язылганча: «Ђир ћәм ђирдәге ћәрнәрсә – Раббыныкы». 27 Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра ћәм сез барырга телисез икән, вµђданыгыз тыныч булсын µчен тәкъдим ителгән ћәрнәрсәне тµпченмичә ашагыз. 28 Ләкин берәү сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, шул берәү ћәм вµђдан хакына ашамагыз. 29 Вµђдан дигәннән, сезнекен түгел, бәлки шул кешенењ вµђданын күз алдында тотам. «Ни µчен әле азатлыгым башка вµђдан белән чикләнергә тиеш?» 30 Әгәр мин ризыкны Аллаћыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык µчен нигә мине шелтәләргә? 31 Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме – ћәммәсен дә Аллаћы даны µчен эшләгез. 32 Яћүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаћы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз. 33 Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын µчен, алар файдасына ћәркемгә ћәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.

1 Кѳринтлеләргә 11

1 Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз. 2 Имандашлар, ћәрнәрсәдә мине истә тотуыгыз ћәм күрсәтмәләремне ничек биргән булсам, аларны шулай тотуыгыз µчен сезне мактыйм. 3 Моны белүегезне телим: ћәр ирнењ Башы – Мәсих, хатынныњ башы – ир, ә Мәсихнењ Башы – Аллаћы. 4 Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче ћәр ир үзенењ башын оятлы итә. 5 Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче ћәр хатын үзенењ башын оятлы итә, чµнки бу – хатынныњ чәче алдырылган булу белән бер дәрәђәдә. 6 Чµнки хатын башына кияргә теләми икән, чәче кырылсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аныњ µчен оятлы икән, ул чакта башына кисен. 7 Шулай итеп, ир кеше, Аллаћыныњ чагылышы ћәм даны булганга күрә, башына кияргә тиеш түгел; ә хатын – ирнењ даны. 8 Чµнки ир – хатыннан түгел, бәлки хатын – ирдән, 9 ћәм ир хатын µчен түгел, бәлки хатын ир µчен яратылган. 10 Шуња күрә хатын башында үз µстеннән хакимлекне күрсәткән билге булырга тиеш. Бу – фәрештәләргә дә шуны күрсәтә. 11 Хәер, Раббы алдында ир хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел. 12 Чµнки хатын ирдән булган кебек, ир дә хатыннан туа. Ә ћәрнәрсә – Аллаћыдан. 13 үзегез фикер йµртегез: хатын кешегә башына кимичә Аллаћыга дога кылу килешерме? 14 Безне сәламәт акыл үзе үк µйрәтә: ир кешенењ чәче озын икән, бу – аныњ µчен хурлык. 15 Әмма хатынныњ чәче озын икән, бу – аныњ µчен дан, чµнки чәч ања каплавыч итеп бирелгән. 16 Әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, бездә дә, Аллаћы бердәмлекләрендә дә хатын-кызныњ башына кимәү гадәте юк. 17 Бирәчәк күрсәтмәләремдә сезне мактамыйм, чµнки сезнењ ђыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә. 18 Беренчедән, иман итүчеләр бердәмлеге ђыелышларыгызда аерым бер тµркемнәргә бүленүегез турында ишетәм ћәм мин моња берникадәр ышанам да. 19 Чµнки Аллаћы тарафыннан хупланган кешеләр билгеле булсын µчен фикерләрнењ тµрле булуы да кирәк. 20 Сез бергә ђыелган вакыт, чыннан да, әле Раббыныњ кичке ашын ашау дигән сүз түгел. 21 Чµнки ћәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә. 22 Ашарга ћәм эчәргә сезнењ µегез юкмы әллә? Әллә сез Аллаћы бердәмлеген санга сукмыйсызмы ћәм мохтађларны кимсетәсезме? Нәрсә әйтергә сезгә? Моныњ µчен сезне мактаргамы? Юк, мактамыйм. 23 Чµнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббыныњ үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар тµнне кулына икмәк алды 24 ћәм, шµкрана иткәннән соњ, икмәкне сындырып болай диде: «Бу – сезнењ µчен бирелгән тәнем; Мине искә алу µчен шулай эшләгез». 25 Шул рәвешчә, кичке аштан соњ кулына касә алып әйтте: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган яња килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу µчен эчегез». 26 Чµнки бу икмәкне ашаган ћәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аныњ үлемен игълан итәсез. 27 Шулай итеп, кем дә кем, бу йолага хµрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса ћәм Раббыныњ касәсеннән эчсә, Аныњ тәне вә канына каршы гµнаћ кылуда гаепле булыр. 28 Кеше башта үзен-үзе сынарга тиеш, аннан соњ гына бу икмәкне ашый ћәм бу касәдән эчә ала. 29 Чµнки, кемдер Раббы тәненә әћәмият бирмичә ашый ћәм эчә икән, ул шуныњ белән үзен-үзе хµкемгә дучар итә. 30 Менә шуња күрә күбегез зәгыйфь ћәм авыру, вафат булганнар да аз түгел. 31 Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, ул чакта хµкем ителмәс идек. 32 Хµкем ителгәндә исә, дµнья белән бергә хµкем ителмәс µчен, Раббы безгә үзе тәрбия бирә. 33 Шуња күрә, имандашларым, кичке ашка ђыелганда бер-берегезне кµтегез. 34 Ђыелуыгыз Аллаћы тарафыннан хµкем ителерлек булмасын µчен, ач кеше µендә ашасын. Ә башка нәрсәләр хакында яныгызга килгәч күрсәтмә бирермен.

1 Кѳринтлеләргә 12

1 Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим. 2 Сез беләсез, мәђүси вакытыгызда, үзегезне кемдер ђитәкләп йµрткән сыман, телсез потларга табынырга йµрдегез. 3 Менә шуныњ µчен сезгә әйтәм: Аллаћы Рухы белән сµйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, ћәм бары Изге Рух аша гына: «Гайсә – Раббы», – дип әйтә алыр. 4 Изге Рух биргән сәләтләр тµрле, әмма Рух бер үк. 5 Хезмәт итүнењ күп тµрләре бар, әмма Раббы бер үк. 6 Гамәлләр дә тµрле, әмма ћәммәсендә ћәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаћы. 7 Ә ћәрберебездә Рухныњ уртак файдага эш итүе күренә. 8 Берәүгә Рух аша хикмәт белән сµйләү осталыгы, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә. 9 Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә. 10 Берәүгә могђиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тµрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тµрле телләрдә сµйләү, башкасына телләрне ањлата белү бирелә. 11 Боларныњ ћәммәсен дә бер үк Рух эшли ћәм ћәркемгә сәләтне үзе теләгәнчә бүлеп бирә. 12 Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; тән күп әгъзалардан торса да, бер бµтен тәнне тәшкил итә. 13 Без ћәммәбез дә: яћүдләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, Мәсих тәненә кушылдык, ћәм ћәммәбезгә эчү µчен шул ук Рух бирелде. 14 Тән исә бер әгъзадан түгел, бәлки күп әгъзалардан тора. 15 Әгәр аяк: «Мин, кул булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, чынлап та ул шуња күрә генә тәннеке булмасмы? 16 Ћәм колак: «Мин, күз булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, чынлап та, шуња күрә генә тәннењ бер әгъзасы булмасмы? 17 Әгәр бµтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бµтен тән колактан гына торса, ис сизү тойгысы кайда булыр иде? 18 Әмма ләкин Аллаћы тәндә әгъзаларныњ ћәрберсен үзе теләгәнчә урнаштырган. 19 Әгәр инде барысы бер әгъза булса, тән кайда булыр иде? 20 Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә. 21 Күз кулга: «Миња кирәгењ юк», – дип, яки баш аякларга: «Сез миња кирәк түгел», – дип әйтә алмас. 22 Киресенчә, тәннењ зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә кирәк. 23 Тәннењ аз хµрмәткә ия булып күренгән µлешләрен күбрәк хµрмәт итәбез. Килешсез саналган әгъзаларыбызны без аеруча тырышып каплыйбыз, 24 ә инде килешле әгъзаларыбызныњ моња ихтыяђы юк. Әмма тәндә аерымлык булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәђәдә кайгыртсыннар µчен, килешсез әгъзаларга күбрәк хµрмәт күрсәтеп, Аллаћы тәндә әгъзаларны үзара шулай тоташтырды. 26 Шуња күрә бер әгъза ђәфаланса, барлык әгъзалар да аныњ белән бергә ђәфа чигә, бер әгъза хµрмәтләнсә, әгъзаларныњ ћәммәсе дә аныњ белән бергә шатлана. 27 Сез – Мәсихнењ тәне, ә аерым-аерым – шул ук тәннењ әгъзалары. 28 Аллаћы үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, µченчеләрне µйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могђизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү ћәм таныш булмаган телләрдә сµйләү сәләте бирде. 29 Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да µйрәтүчеләрме? Барысы да могђиза тудыручылармы? 30 Ћәммәсенењ дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сµйлиме? Барысы да бу телләрне ањлата аламы? 31 Зуррак сәләтләргә ашкыныгыз. Мин сезгә ињ яхшы юлны күрсәтермен.

1 Кѳринтлеләргә 13

1 Кешеләр ћәм фәрештәләр теле белән сµйләшсәм дә, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яњгыравык бакыр яки чыњлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. 2 Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне ћәм ћәртµрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. 3 Бµтен мµлкәтемне µләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, әгәр мәхәббәт юк икән, миња моннан бернинди дә файда булмас иде. 4 Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, кµнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, 5 дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. 6 Мәхәббәт ялганга сµенми, бәлки хакыйкатькә шатлана. 7 Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, ћәрнәрсәгә µметләнә ћәм сабыр итә. 8 Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынар ћәм белем юкка чыгар, әмма мәхәббәт беркайчан да бетмәс. 9 Безнењ белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә µлешчә генә бит. 10 Ә камил нәрсә килгәч, µлешчә генә булган нәрсә югалачак. 11 Мин бала чагында балаларча сµйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йµрттем, ә инде үсеп ђиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым. 12 Хәзер без, тонык кµзге аркылы карагандай, чагылыш кына күрәбез, ә инде ул вакытта, турыдан-туры йµзгә-йµз күрәчәкбез. Минем белемем хәзер µлешчә, ә инде ул вакытта, Аллаћы мине ничек тулы белә, мин дә тулысынча беләчәкмен. 13 Менә ћәрвакыт булачак µч нәрсә: иман, µмет ћәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт аларныњ ињ бµеге.

1 Кѳринтлеләргә 14

1 Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз. 2 Күктән бирелгән таныш булмаган телдә сµйләүче кешеләргә түгел, бәлки Аллаћыга сµйли. Чµнки аны ћичкем ањламый, ул Изге Рух ярдәмендә серләр сµйли. 3 Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләрне ныгыту, аларныњ рухларын күтәрү ћәм алар юаныч тапсын µчен сµйли. 4 Таныш булмаган телдә сµйләүче үзен ныгыта, ә пәйгамбәрлек итүче – иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта. 5 Мин шуны телим: сез барыгыз да таныш булмаган телләрдә сµйләгез, әмма тагын да яхшысы – пәйгамбәрлек итегез. Пәйгамбәрлек итүче таныш булмаган телләрдә сµйләүчедән µстенрәк, әгәр таныш булмаган телләрдә сµйләүче үз сүзләрен кешеләргә иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итү µчен ањлата алмаса. 6 Имандашлар, хәзер яныгызга килеп, таныш булмаган телләрдә сµйлим, ћәм сезгә Аллаћыдан ачылыш яки пәйгамбәрлек сүзе, яисә тәгълимат бирмим икән, ни файда китерермен сезгә? 7 Шуныњ кебек үк, сыбызгы яки курай кебек тавыш чыгаручы ђансыз әйберләр бер-берсенә охшамаган кµй чыгармасалар, сез аларныњ кµен танырсызмы? 8 Әгәр быргы ањлаешсыз аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер? 9 Менә шулай сез дә телегез белән кеше тµшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, ничек сµйләгәнегезне ањларлармы? Сез ђилгә генә сµйләгән булырсыз. 10 Дµньяда күп тµрле телләр бар, ћәм аларныњ ћәрберсенењ үз мәгънәсе бар. 11 Әгәр әйтелгән сүзнењ мәгънәсен ањламасам, ул чакта мин сµйләүче µчен чит ил кешесе булган кебек, сµйләүче дә минем µчен чит ил кешесе кебек була. 12 Сезнењ белән дә шулай ук: рухи сәләтләргә омтылып, иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз. 13 Шуња күрә, таныш булмаган телдә сµйләүче ањлата белү µчен дога кылсын. 14 Чµнки мин таныш булмаган телдә дога кылсам, рухым дога кыла, ә акылым анда катнашмый кала. 15 Нәрсә эшләргә соњ? Рухым белән дога кылырмын, ћәм акылым белән дә дога кылырмын, рухым белән данлап ђырлармын, ћәм акылым белән дә данлап ђырлармын. 16 Югыйсә, рухыњ белән генә Аллаћыга шµкер иткәндә, синењ әйткәнењне ањламаучы гади кеше рәхмәт укуыња ничек «амин» дип ризалыгын белдерер? 17 Син ћичшиксез яхшы шµкер итәсењ, әмма башка берәү моннан нәсыйхәт алмый. 18 Барыгызга караганда күбрәк телләрдә сµйләгәнем µчен Аллаћыма шµкер итәм. 19 Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш булмаган телдә ун мењ сүз әйтүгә караганда, башкаларга да нәсыйхәт булсын µчен, акыл белән биш сүз әйтүне яхшырак дип саныйм. 20 Имандашлар! Уйларыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата балалар кебек, ә фикер йµртү рәвешегез белән балигъ булган кешеләр сыман булыгыз. 21 Канунда болай дип язылган: «Бу халыкка сәер телләрдә сµйләүче кешеләр аша, чит кешеләрнењ авызлары белән сµйләрмен, – ди Раббы, – әмма ул чакта да мине тыњламаслар». 22 Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар µчен түгел, бәлки иман итмәүчеләр µчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр µчен түгел, бәлки иманлылар µчен. 23 Шулай итеп, бµтен иман итүчеләр бердәмлеге бергә ђыелып, ћәммәсе таныш булмаган телләрдә сµйләгәндә сез сµйләгәнне ањламаучы гади кешеләр яки иман итмәүчеләр кереп, алар: «Сез тилерәсез», – димәсләрме? 24 Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә ањламаучы бер гади кеше яки иман итмәүче килеп керсә, ул, гаепләре µчен, барысы тарафыннан да фаш ителер, барысы тарафыннан да хµкем ителер; 25 шулай итеп, аныњ йµрәк серләре барысына ачылыр, ћәм ул: «Чынлап та, Аллаћы сезнењ белән», – дияр ћәм сәђдә кылып Аллаћыга табыныр. 26 Димәк, имандашлар, инде хәзер нәрсә? Сез бергә ђыелган вакытта ћәрберегезнењ мәдхиясе, тәгълиматы, таныш булмаган телдә хәбәре, Аллаћыдан ачылышы, ањлатмасы бар. Болар исә ћәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту µчен булсын. 27 Кем дә булса таныш булмаган телдә сµйли икән, берәү ањлатып торсын. Ә ике яки ињ күбе µч кеше бер-бер артлы сµйли ала. 28 Ањлатучы булмаса, ул чакта бердәмлектә сµйләүче дәшмәсен, үзенә ћәм Аллаћыга гына сµйләсен. 29 Пәйгамбәрләр дә икәү яки µчәү сµйләсеннәр, ә башкалар сµйләнелгән буенча фикер йµртеп, аларга бәя бирсен. 30 Ђыелышта утыручылар арасыннан берәүгә Аллаћыдан ачылыш килсә, беренче сµйләүче ања сүз әйтергә мµмкинлек бирсен. 31 Чµнки ћәммәгез дә µйрәнсен, ћәммәгез дә файда алсын µчен, бер-бер артлы пәйгамбәрлек итә аласыз. 32 Пәйгамбәрләрнењ рухлары да пәйгамбәрләргә буйсына, 33 чµнки Аллаћы – тәртипсезлек Аллаћысы түгел, бәлки тынычлык Аллаћысы. Изгеләрнењ барлык бердәмлекләрендәге кебек, 34 хатыннарыгыз бердәмлек ђыелышларында дәшмәсеннәр, чµнки аларга анда сµйләргә рµхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш. 35 Алар нәрсә турында булса да белергә тели икән, µйләрендә ирләреннән сорасыннар. Чµнки хатыннар µчен бердәмлек ђыелышында сµйләү хурлык санала. 36 Аллаћы сүзе сездән чыктымы әллә? Әллә сезгә генә ирештеме? 37 үзен пәйгамбәр яки рухи яктан бик сәләтле дип исәпләгән кеше сезгә язганнарымныњ Раббы әмере икәнен танысын. 38 Әгәр танымаса, ул да танылмасын. 39 Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек итәргә ашкыныгыз, әмма таныш булмаган телдә сµйләүне дә тыймагыз. 40 Тик ћәрнәрсә тәртипле ћәм килешле булырга тиеш.

1 Кѳринтлеләргә 15

1 Имандашлар, үзем сµйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә тµшереп китәм. Сез аны кабул иттегез ћәм анда нык торасыз. 2 Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз, котыласыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз. 3 Чµнки ћәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә ињ мµћиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнењ гµнаћларыбыз µчен үлде, 4 күмелде ћәм, Изге язмада әйтелгәнчә, µченче кµндә үледән терелтелде, 5 элек Кифаска, аннан соњ унике рәсүлгә күренде. 6 Шуннан бер үк вакытта биш йµздән артык имандашка күренде. Аларныњ күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде. 7 Шуннан соњ Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде. 8 Ә инде ћәммәсеннән соњ, мин «ђитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миња да күренде. 9 Чµнки мин – рәсүлләрнењ ињ әћәмиятсезе, ћәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чµнки Аллаћы бердәмлеген эзәрлекләдем. 10 Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаћы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаћы мәрхәмәте хезмәт итте. 11 Шулай итеп, минме, алармы, без шуны игълан итәбез, ћәм сез шуња иман иттегез. 12 Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнењ кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сµйли ала соњ? 13 үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән булып чыга. 14 Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнењ хәбәребез дә, сезнењ иманыгыз да буш була. 15 Моннан тыш без Аллаћы хакында да ялган шаћитләр булыр идек, чµнки, Ул Мәсихне үледән терелтеп торгызды, дип шаћитлек иттек. Хәлбуки, үлеләрнењ терелүе булмагач, Аллаћы Мәсихне дә терелтеп торгызмаган булып чыга. 16 Чµнки, үлеләр терелтелми икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була. 17 Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз – буш, сез әле дә үз гµнаћларыгыз белән бергә. 18 Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә ћәлак булдылар дигән сүз. 19 Мәсихкә бу тормышта гына µмет багласак, без барлык кешеләргә караганда да кызганычрак. 20 Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды. 21 Чµнки, үлем кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше аша килде. 22 Адәм аркасында ћәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә ћәммәсе яњадан тереләчәк. 23 Ћәркем үз чиратында: беренче булып Мәсих, соњыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк. 24 Шуннан соњ ахыры килер, Ул, ћәртµрле ђитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаћыга тапшырачак. 25 Чµнки барлык дошманнарын үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш. 26 Ћәм соњгы дошман – үлем юкка чыгарылачак. 27 Чµнки Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаћы ћәрнәрсәне Аныњ аягы астына салып буйсындырды». Ћәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылды диелгән икән, ањлашыла ки, ћәрнәрсәне Ања Буйсындыручы Аллаћыдан башка буйсындырылды. 28 Ә инде ћәрнәрсәне Мәсихкә буйсындыргач, Угыл үзе дә ћәрнәрсәне Ања Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаћы ћәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак. 29 Югыйсә, ник үлеләр µчен суга чумдырылу йоласын үтиләр? үлеләр бµтенләй терелеп тормагач, ник үлеләр µчен моны эшлиләр? 30 Ни µчен без үзебез ћәрвакыт куркыныч астында торабыз? 31 Мин ћәр кµн үлем белән йµзгә-йµз очрашам. Имандашлар, бу турыда сезнењ µчен кичергән горурлыгым белән Раббыбыз Мәсих Гайсә алдында ант итәм. 32 Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кµрәшүемнән миња ни файда? үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чµнки иртәгә үләчәкбез!» 33 Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». 34 Кирәгенчә айныгыз ћәм гµнаћ кылмагыз. Чµнки сезгә оят булсын µчен әйтәм: кайберләрегез Аллаћыны белми. 35 Кем дә булса: «үлеләр ничек терелеп торачаклар? Ћәм аларныњ тәне нинди булыр?» – дип сорый ала. 36 Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк. 37 Син, чәчкәндә, булачак үсемлекнењ үзен түгел, бәлки бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсењ. 38 Әмма Аллаћы ања ничек теләсә, шундый тән бирә, ћәр орлыкка үз тәнен бирә. 39 Ћәр тән бертµрле түгел. Кешеләрнењ тәне башка, хайваннарныкы башка, балыкларныњ, кошларныњ да тәне башка. 40 Күктәге ђисемнәр дә, ђирдәге ђисемнәр дә бар, әмма күктәге ђисемнәрнењ гүзәллеге ђирдәге ђисемнәрнекеннән аерыла. 41 Кояшныњ да, айныњ да, йолдызларныњ да ђемелдәүләре башка. Йолдызлар да үзара ђемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла. 42 үлеләр терелеп торганда да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә, ә мәњге үлми торган булып терелтелә. 43 Кимсетелеп күмелә, данланып терелеп тора. Зәгыйфь килеш күмелә, кµчле булып терелеп тора. 44 Канлы тән күмелә, рухи тән терелеп тора. Канлы тән бар икән, рухи тән дә бар. 45 Изге язмада болай дип язылган: «Беренче кеше – Адәм – тере ђан иясе булды»; ә соњгы Адәм – тормыш бирүче Рух. 46 Әмма беренче булып рухи түгел, бәлки канлы тәннән торган килде, аннан соњ гына рухи килде. 47 Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – ђирдән. Икенче Кеше – күктән. 48 Ђирнекеләр туфрак белән яратылган кеше кебек, күкнекеләр күктән булган Кеше кебек. 49 Без хәзер туфрак белән яратылган кешенењ кыяфәтен йµрткән кебек, киләчәктә күктән булган Кешенењ кыяфәтен йµртәчәкбез. 50 Имандашлар, шуны да әйтим: тән ћәм каннан торганнар Аллаћы Патшалыгына ия була алмас, ћәм фани да мәњгелеккә ия була алмас. 51 Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргыныњ соњгы тавышы яњгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, ћәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чµнки быргы кычкырганда үлеләр мәњге үлми торган булып терелеп торачаклар, ћәм без үзгәртеләчәкбез. 53 Димәк, фани булган – мәњгелек булганга, ћәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш. 54 Фани булган мәњгелек булганга үзгәргәч, ћәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәргәч: «үлем ђињү белән йотылачак»; 55 «үлем! Синењ ђињүењ кайда? үлем! Синењ угыњ кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар. 56 үлемнењ угы исә – гµнаћ; ә инде гµнаћныњ кµче – канун. 57 Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә ђињү биргән Аллаћыга рәхмәт яусын! 58 Сµекле имандашларым, менә шуныњ µчен нык торыгыз ћәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнењ Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, ћәрвакыт Аныњ эшен бар кµчегезне куеп башкарыгыз.

1 Кѳринтлеләргә 16

1 Изгеләр µчен ђыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез. 2 Мин яныгызга килгәч, сез иганә ђыеп йµрмәс µчен, сезнењ ћәрберегез атнаныњ беренче кµнендә, хәленә күрә, табышыныњ бер µлешен аерып куйсын ћәм сакласын. 3 Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру µчен сез сайлаячак кешеләрне хатлар белән Иерусалимга ђибәрермен. 4 Миња бару килешле булса, алар минем белән барырлар. 5 Македуния аша йµргәч, мин яныгызга килермен; чµнки мин Македуния аша барырмын. 6 Бәлки, беркадәр сезнењ янда яшәрмен, яки, хәтта, кышны да үткәрермен, ћәм шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йµри алырсыз. 7 Чµнки хәзер сезнењ белән аз гына вакытка күрешергә теләмим, бәлки, Раббы насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда булырга µмет итәм. 8 Эфестә исә Илленче кµн бәйрәменә кадәр калырмын, 9 чµнки анда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиђәле хезмәт итү µчен ишекләр кињ ачылды миња. 10 Тимуте яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чµнки ул да минем кебек Раббы эшләрен башкара. 11 Шуныњ µчен ћичкем ања илтифатсыз булмасын, бәлки аны минем яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә кµтәм. 12 Апуллус туганга килгәндә исә, мин аннан имандашлар белән бергә яныгызга баруын бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнењ янга барырга теләми, ләкин уњай вакыт табуга барыр. 13 Иманда торыгыз, уяу, кыю ћәм нык булыгыз. 14 Ћәрнәрсәне яратып башкарыгыз. 15 Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, ћәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар; 16 үзегезне шундыйларга, безнењ белән бергә хезмәт күрсәтүчеләргә ћәм авыр хезмәт башкаручыларга буйсындырыгыз. 17 Мин Эстефәнәснењ, Фµртүнәтнењ ћәм Әхәйкнењ килеп ђитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, ђитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр. 18 Чµнки алар минем ћәм сезнењ рухыгызны тынычландырдылар. Мондыйлар хµрмәт ителүгә лаек. 19 Асия µлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Ѳйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл ћәм Прискиллә сезгә Раббы исеме белән кайнар сәлам тапшыра. 20 Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам ђибәрәләр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. 21 Мин, Паул, үз кулым белән язып сезгә сәлам ђибәрәм. 22 Кем Раббыны яратмый, ања каћәр тµшсен. «Марана та – Раббы, кил инде!» 23 Раббы Гайсәнењ мәрхәмәте сезнењ белән булсын. 24 Сез барыгыз да Мәсих Гайсәнеке. Минем мәхәббәтем сезнењ барыгыз белән бергә булсын. 1

2 Кѳринтлеләргә 1

1 Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан ћәм Тимуте имандаштан бµтен Ахаядәге барлык изгеләргә ћәм Кµринттәге Аллаћы бердәмлегенә сәлам. 2 Сезгә Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын! 3 Ћәрьяктан ярдәм итүче Аллаћыга ћәм шәфкать Атасына, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы ћәм Атасына дан! 4 Аллаћы безгә бµтен кайгыларыбызда булыша, шуња күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә ћәртµрле кайгылары булганнарга булыша алабыз. 5 Чµнки безгә карата Мәсихнењ газаплары арткан саен, Мәсих аша безнењ юанычларыбыз да артканнан-арта бара. 6 Кайгырабыз икән, сез юансын ћәм котылсын µчен кайгырабыз; юанабыз икән, сез дә юанасыз. Без кичергән шул ук газапларга сез чыдый алсын µчен, сезгә кµч бирелә. 7 Ћәм сезнењ хакта безнењ µметебез нык. Чµнки беләбез: газапларыбызны уртаклашасыз икән, Аллаћы биргән ярдәмне дә уртаклашасыз. 8 Имандашлар, Асия µлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш ћәм кµч ђитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да µметебезне югалткан идек. 9 үзебезгә-үзебез таяну µчен түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаћыга таяну µчен, без үзебезне үлемгә хµкем ителгәннәр кебек хис иттек. 10 Аллаћы безне дәћшәтле үлемнән коткарды ћәм коткарачак, безнењ µчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аныњ киләчәктә дә коткарачагына µмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнењ ялваруларына ђавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнењ µчен Аллаћыга рәхмәт укыйлар. 12 Бу – безнењ мактанычыбыз: безнењ вµђданыбыз: «Без дµньяда, бигрәк тә сезнењ арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаћыдан килүче изгелек ћәм Аллаћы мәрхәмәте белән ихлас күњелдән яшибез», – дип шаћитлек итә. 13 Без бит сез укый ћәм ањлый торганнарны гына язабыз. Сез безне инде µлешчә ањлыйсыз, ә мин тулысынча ањларсыз дип µмет итәм. 14 Шулай итеп, Раббыбыз Гайсә кµнендә без сезнењ мактанычыгыз булган кебек, сез дә безнењ мактанычыбыз булырсыз. 15 Менә шундый ышаныч белән икеләтә мәрхәмәт алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга, 16 ягъни сезнењ аша Македуниягә, Македуниядән соњ тагын сезгә килергә ћәм сезнењ ярдәм белән Яћүдиягә барырга дип ниятләнгән идем. 17 Әллә болай ниятләнеп, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин, имансыз кеше кебек, бер үк вакытта «әйе, әйе» ћәм «юк, юк» дип әйтә-әйтә ният итәмме? 18 Әмма, Аллаћыныњ тугрылыгы хак булган кебек, без сезгә бер үк вакытта «әйе» ћәм «юк» дип әйтмибез. 19 Чµнки мин, Силас ћәм Тимуте сезгә игълан иткән Аллаћы Улы Гайсә Мәсих бер үк вакытта «әйе» ћәм «юк» булмады. Киресенчә, Ањарда ћәрвакыт «әйе» генә була. 20 Чµнки Аллаћыныњ бµтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, ћәм без Аллаћыны данлау µчен әйтә торган «амин» да Аныњ аша әйтелә. 21 Аллаћы безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, үзе ныгыта. Безне билгеләүче Аллаћы, 22 мµћере белән тамгалап, безгә биреләчәк нәрсәләр µчен йµрәкләребезгә ышанычлы дәлил буларак Рух бирде. 23 Аллаћыны үземә каршы шаћит итеп чакырам: әлегә кадәр мин, бары тик сезне кызганганга күрә, Кµринткә килмәдем. 24 Бу – иманыгыз µстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнењ белән бергә хезмәт итәбез, чµнки сез иманыгыз белән нык торасыз.

2 Кѳринтлеләргә 2

1 Шулай итеп, мин тагын яныгызга кµенеч белән килмәскә булдым. 2 Чµнки сезне кµендерсәм, мин кµендергән кешеләрдән башка мине кем сµендерер? 3 Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән миња кµенеч булмасын. Мин сезнењ ћәммәгезгә ышанам, куанычым сезнењ ћәммәгез µчен дә куаныч булыр. 4 Сезне кµендерү µчен түгел, бәлки сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү µчен, олы хәсрәт ћәм йµрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны. 5 Берәү кµендергән икән, мине түгел, ә сезнењ барыгызны да – ћәрхәлдә ниндидер дәрәђәдә (моны күпертеп күрсәтмәс µчен язам) – кµендергән. 6 Мондый берәүгә күпләр тарафыннан бирелгән ђәза инде ђитәрлек. 7 Шуња күрә, мондый берәү чиктән тыш кµенмәсен µчен, сез аны гафу итегез ћәм рухландырыгыз. 8 Шуныњ µчен ања мәхәббәтегезне кабат күрсәтүегезне үтенәм. 9 Сезгә ул хатны сынауны үти алдыгызмы ћәм сез ћәрнәрсәдә тыњлаучанмы икәнлегегезне белү µчен яздым. 10 Сез кемнедер гафу итәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне, әгәр гафу итәрлек берәр нәрсә булган булса, мин Мәсих алдында сезнењ хакка гафу иттем. 11 Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанныњ ниятләре безгә билгеле бит. 12 Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троаска килгәч, Раббы миња ишекләрне ачкан булса да, 13 анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йµрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, мин Македуниягә киттем. 14 Әмма безне ћәрвакыт Мәсихнењ ђињү тантанасында йµртүче ћәм безнењ аша ћәр ђирдә үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаћыга рәхмәт яусын. 15 Чµнки Гайсәгә иман итеп котылучылар арасында да, ћәлак булучылар арасында да без – Аллаћыга Мәсих аша бирелгән хуш ис. 16 Берәүләр µчен без – ћәлакәткә илтүче үлем исе, ә башкалар µчен – тереклек бирүче тормышныњ хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соњ? 17 Без, күпләр кебек, үз файдалары µчен Аллаћы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаћыныкы буларак, Аллаћы каршында Мәсих исеменнән ихлас күњелдән сµйлибез.

2 Кѳринтлеләргә 3

1 Безгә үзебезне сезнењ алдыгызда яњадан мактаргамы? Яисә, кайберәүләр µчен кирәк булган кебек, сезгә яки сездән безгә хуплау хатлары кирәкме? 2 Сез үзегез – күњелләребезгә язылган, бµтен кеше белгән ћәм укыган хатыбыз. 3 Мәсих хаты булуыгызны үзегез күрсәтәсез. Бу хат язу карасы белән түгел, тере Аллаћыныњ Рухы белән, таш такталарга түгел, бәлки кеше йµрәгенењ такталарына хезмәтебез аша язылган. 4 Мәсих аша Аллаћы каршында безнењ менә шундый ышанычыбыз бар. 5 Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: безнењ сәләт Аллаћыдан килә. 6 Ул безне яња килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте. Яња килешү, язылган канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чµнки язылган канун үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә. 7 Әгәр ташларга чокып язылган, үлем китерүче хезмәт шундый дан белән килгән ки, исраиллеләр Мусаныњ йµзенә, хәтта аныњ даны югалып барса да, карый алмаганнар икән, 8 ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак түгелме? 9 Чµнки кешене хµкемгә китерүче хезмәт данлы икән, хаклыкка китерүче хезмәтнењ даны тагын да артыграк. 10 Кайчандыр данлы булган берәр нәрсәнењ инде хәзер даны булмый, чµнки аныњ урынына тагын да данлырак башка нәрсә бар. 11 Чµнки югала барган нәрсә данлы булган икән, мәњге дәвам итүче нәрсә тагын да данлырак. 12 Менә шундый µметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез. 13 Исраиллеләр югала барган данга карамасыннар µчен йµзенә бµркәнчек япкан Муса кебек түгел без. 14 Әмма аларныњ башлары мињгерәүләнгән, чµнки иске килешүне укыганда шундый ук бµркәнчек бүгенгә кадәр аларныњ күњелләрендә кала. Ул бµркәнчекне Мәсих кенә алып ташлый. 15 Бүгенге кµнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, аларныњ күњелләрендә бµркәнчек ята. 16 Әмма Раббыга мµрәђәгать иткән чакта, бу бµркәнчек алына. 17 Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган ђирдә – азатлык. 18 Ћәммәбезнењ йµзеннән бµркәнчек алып ташланганга, Раббыныњ данын кµзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәђәдән икенче дәрәђәгә үзгәртеләбез ћәм Аллаћыга охшаганнан-охшый барабыз, андый үзгәртү Раббыдан килә, ә Раббы ул – Рух.

2 Кѳринтлеләргә 4

1 Аллаћыныњ мәрхәмәте аша безгә Рух хезмәте тапшырылганга күрә, без күњел тµшенкелегенә бирелмибез. 2 Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә ћәм Аллаћыныњ сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаћы каршында үзебезне ћәр кешенењ намус хµкеменә тәкъдим итәбез. 3 Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән булса, ул бары тик ћәлак булучылар µчен генә яшерелгән. 4 Бу гасырныњ илаћы имансызларныњ акылын томалады, ћәм алар күзгә күренмәс Аллаћыныњ чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнењ яктылыгын күрмиләр. 5 Без бит үзебезне түгел, бәлки Гайсә Мәсихне Раббы итеп игълан итәбез, ә Гайсә µчен без – сезнењ хезмәтчеләрегез генә. 6 Чµнки Аллаћы: «Карањгылыктан яктылык балкысын», – диде, ћәм, Гайсә Мәсих йµзендә балкыган Аллаћы даны турындагы белемне безгә күрсәтү µчен, Аныњ яктылыгы күњелләребезне яктыртты. 7 Әмма бу гаять зур кодрәтнењ безнеке түгел, бәлки Аллаћыныкы икәнен күрсәтү µчен, без бу хәзинәне балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йµртәбез. 8 Безне ћәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма µметсезлеккә бирелмибез. 9 Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаћы безне ташламый; безне бәреп тµшерделәр, әмма ћәлак булмыйбыз. 10 Гайсәнењ тормышы да тәнебездә күренсен µчен, Аныњ үлемен ћәрвакыт тәнебездә йµртәбез. 11 Фани тәнебездә Аныњ тормышы да күренсен µчен, без, яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез. 12 Шулай итеп, үлем – бездә, ә тормыш сездә эш итә. 13 Изге язмада: «Мин иман иттем, шуња күрә сµйләдем», – дип язылган. Шул ук инану рухына ия буларак, без дә иман итәбез ћәм шуња күрә сµйлибез. 14 Чµнки Раббы Гайсәне үледән терелткән Аллаћыныњ безне дә Аныњ белән бергә үледән терелтәчәген ћәм сезнењ белән бергә үз алдына китереп бастырачагын беләбез. 15 Боларныњ ћәммәсе дә сезнењ µчен. Шулай итеп, Аллаћыныњ мәрхәмәте тагын да күбрәк кешеләргә таралыр ћәм шуныњ белән Аллаћы данына тагын да күбрәк шµкер итү китерер. 16 Менә шуныњ µчен без күњел тµшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә кµннән-кµн яњара бара. 17 Чµнки кыска вакытлы ђињелчә газап чигүебез безнењ µчен чиктән тыш зур мәњгелек дан китерә. 18 Без күренгәнне түгел, бәлки күренмәгәнне карыйбыз, чµнки күренгән нәрсә вакытлыча, ә күренмәгәне – мәњгелек.

2 Кѳринтлеләргә 5

1 Без беләбез: үлгәч, безнењ канлы тәннәребез ђимереләчәк. Күкләрдә исә Аллаћы биргән, кул белән эшләнмәгән безнењ мәњгелек тәннәребез бар. 2 Без күктән ђибәрелгән тәннәрне кабул итәргә теләп сыкранабыз, 3 чµнки бу яња тәннәрне кабул иткәч, без тәнсез хәлдә калмабыз. 4 Без фани тәннәребездә сыкранабыз, чµнки тәнсез калырга теләмибез, бәлки, фанилык тормыш тарафыннан йотылсын µчен, күктән ђибәрелгән тәннәрне кабул итәргә телибез. 5 Нәкъ менә шуныњ µчен Аллаћы безне тудырды ћәм безгә ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде. 6 Шулай итеп, канлы тәнебездә вакытта Раббыдан ерак булуыбызны белсәк тә, ћәрвакыт ышаныч белән яшибез, 7 чµнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йµрибез. 8 Ышаныч белән яшибез, тәннән чыгуны ћәм Раббы янына урнашуны яхшырак дип табабыз. 9 Шуња күрә, тәндә булсак та, тәннән чыккан булсак та, ихлас күњелдән Ања яраклы булырга омтылабыз. 10 Чµнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, эшенә күрә әђерен алу µчен, без барыбыз да Мәсихнењ хµкем итү урыны алдына килергә тиеш. 11 Шулай итеп, Раббыдан куркуныњ нәрсә икәнен белеп, без кешеләрне күндерергә тырышабыз. Аллаћыга исә безнењ кемлегебез билгеле. Сезнењ вµђданыгызга да кем булуыбыз билгеледер дип µмет итәм. 12 Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә ђыенмыйбыз, фәкать, күњелдә булган нәрсә белән түгел, бәлки тыштан күренүче нәрсә белән генә мактанучыларга ђавап бирә алуыгыз µчен, сезгә безнењ белән мактанырга мµмкинлек бирәбез. 13 Без акылдан шашканбыз икән, бу – Аллаћы µчен; акылыбызда булсак, бу – сезнењ µчен. 14 Чµнки Мәсихнењ яратуы безне, бер Кеше ћәммәсе µчен үлгән икән, димәк, ћәммәсе дә үлде, дип ышанырга мәђбүр итә. 15 Исәннәр инде үзләре µчен түгел, бәлки үзләре µчен үлгән ћәм үледән Терелтелгән µчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы µчен дә үлде. 16 Шуња күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз; Мәсихкә элек кеше үлчәме белән карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз. 17 Шулай итеп, кем Мәсих белән берләшкән, ул – яња зат итеп яратылган; борынгысы үтте – яњасы килде. 18 Боларныњ ћәммәсе – Аллаћыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша үзе белән татулаштырды ћәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. 19 Кешеләрнењ кылган яман эшләрен гаепкә санамыйча, Аллаћы дµньяны Мәсих аша үзе белән татулаштырды ћәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды. 20 Шулай итеп, без – Мәсихнењ вәкилләре, ћәм Аллаћы үзе безнењ аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаћы белән татуланыгыз. 21 Без Мәсих белән берләшүдә Аллаћыныњ хаклыгын уртаклашсын µчен, Ул безнењ хакка Гµнаћсыз µстенә гµнаћларыбызны салды.

2 Кѳринтлеләргә 6

1 Без исә, Аллаћы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаћы мәрхәмәте юкка гына булмасын! 2 Чµнки: «Уњайлы вакытта Мин сине ишеттем Ћәм котылу кµнендә сиња ярдәм иттем», – дип әйтә Аллаћы. Менә хәзер уњай вакыт, менә хәзер котылу кµне! 3 Хезмәтебезне гаепләмәсеннәр µчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз. 4 Киресенчә, ћәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтађлыкта, газаплануда, 5 кыйнаулар астында, зинданнарда, ђәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз тµннәрдә, ачлыкта, 6 сафлыкта, гыйлемдә, чыдамлыкта, игелек күрсәтүдә, Изге Рухныњ кодрәтендә, эчкерсез мәхәббәттә, 7 хакыйкать сүзендә, Аллаћы кодрәтендә уњ ћәм сул кулларыбыздагы тәкъвалык коралы белән 8 намуслык вә намуссызлык, гайбәт ћәм абруй аркылы үзебезне Аллаћы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез. Безне алдакчылар дип исәплиләр, әмма без тугрылыклы. 9 Безне билгесезләр дип исәплиләр, әмма таныйлар; безне үлеп баручылар дип саныйлар, әмма менә яшибез бит; безне ђәзаланган дип уйлыйлар, әмма без үлмибез; 10 безне кµендерәләр, ә без ћәрвакыт сµенәбез; без ярлы, әмма күпләрне баетабыз; безнењ бернәрсәбез юк, әмма без ћәрнәрсәгә ия. 11 Кµринтлеләр! Сезнењ белән ачыктан-ачык сµйләштек, йµрәкләребез сезнењ µчен кињ итеп ачылган. 12 Сезне чын күњелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз. 13 Балаларыма сµйләгән кебек сµйлим: тињ итеп кайтарып бирү µчен, сез дә күњелләрегезне кињәйтегез. 14 үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкныњ ни уртаклыгы бар? Яктылык белән карањгылыкныњ нинди уртаклыгы бар? 15 Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? 16 Аллаћы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаћы йорты; ә Аллаћы болай дигән: «Араларында торачакмын ћәм йµриячәкмен Ћәм аларныњ Аллаћысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». 17 «Шуња күрә алар арасыннан чыгыгыз ћәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Ћәм Мин сезне үземә кабул итәчәкмен». 18 «Ћәм сезгә Ата булачакмын, Ә сез улларым ћәм кызларым булачаксыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы».

2 Кѳринтлеләргә 7

1 Сµеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуња күрә, әйдәгез, тәннењ, рухныњ ћәртµрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк ћәм Аллаћыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик. 2 Күњелләрегездә безгә урын бирегез; без ћичкемне рәнђетмәдек, ћичкемгә зыян китермәдек, ћичкемнән файда эзләмәдек. 3 Моны сезне хµкем итеп әйтмим: элек әйткәнемчә, бергә үлү ћәм бергә яшәү µчен сез безнењ күњелләребездә. 4 Мин сезгә бик ышанам, сезнењ белән чиксез горурланам. Күњелем юаныч белән тулы, ћәртµрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам. 5 Чµнки, Македуниягә килгәч, без бернинди ђан тынычлыгы тапмадык. Киресенчә, безне ћәр тарафтан – әйләнә-тирәдән ызгыш-талашлар, күњелдән куркулар кысты. 6 Әмма Титусныњ килүе сәбәпле рухлары тµшкәннәргә ярдәм итүче Аллаћы безнењ дә күњелләребезне күтәрде. 7 Аныњ килүе сәбәпле генә түгел, бәлки Титуска күрсәткән ярдәмегез белән юатты. Мине сагынуыгыз, минем µчен тырышуыгыз ћәм кµенүегез турында сµйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды. 8 Хатым белән сезне кµендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим. Чµнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына кµендергән. 9 Хәзер мин куанам – сез кµенгәнгә түгел, бәлки кµенүегез сезне тәүбәгә китереп ђиткергәнгә куанам. Аллаћы ихтыяры белән кµендегез, шулай итеп бездән бернинди зыян күрмәдегез. 10 Чµнки Аллаћы ихтыяры белән кµенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә; моња үкенергә кирәкми, ә инде бу дµнья китергән кµенү үлемгә китерә. 11 Карагыз: Аллаћы ихтыяры белән сез кичергән кµенеч сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеплегә карата нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гµнаћлыны ђәзалау теләге тудырды! Бу эштә саф булуыгызны сез ћәрьяктан күрсәттегез. 12 Шулай итеп, мин сезгә рәнђетүче хакына да түгел, рәнђетелгән µчен дә түгел, бәлки безнењ µчен тырышуыгызны Аллаћы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү µчен яздым. 13 Без шуныњ µчен юандык. Ә инде Титус шатланганга тагын да күбрәк куандык, сез барыгыз да аныњ күњелен күтәргәнсез бит. 14 Шулай итеп, сезнењ хакта аныњ алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым, киресенчә, без сезнењ хакта ћәрвакыт дµрес сµйләгәнбез икән. Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дµрес булып чыкты. 15 Куркып ћәм дулкынланып аны кабул итүегезне, барыгызныњ итагатен хәтерләп, аныњ йµрәге сезгә тагын да ныграк омтыла. 16 Ћәрнәрсәдә сезгә таяна алуым µчен куанам.

2 Кѳринтлеләргә 8

1 Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаћы мәрхәмәте хакында сµйләргә телибез. 2 Чµнки авыр сынау ђибәрелгән булуга карамастан, аларныњ куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чиктән тыш юмартлык күрсәттеләр. 3 Ћәм хәлләреннән килгәнчә ћәм хәтта хәлләреннән тыш та алар үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моња мин шаћит. 4 Изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар. 5 Без µметләнгәнне генә эшләп калмадылар, бәлки үз-үзләрен, ињ элек, Раббыга, аннан соњ, Аллаћы ихтыяры белән, безгә тапшырдылар. 6 Шуња күрә без Титустан, бу игелекле эшне ничек башлаган булса, арагызда шулай ук тәмамлавын үтендек. 7 Ә сез ћәрнәрсәдә: иманда ћәм сүздә, белемдә ћәм ћәртµрле тырышлыкта, безгә булган мәхәббәтегездә µстен булган кебек, бу иганә µчен игелек күрсәтүдә дә µстен булыгыз. 8 Мин сезгә әмер итеп түгел, ә мәхәббәтегезнењ ихласлыгын башкалар тырышлыгы белән сынау µчен әйтәм. 9 Чµнки сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәтен беләсез: фәкыйрьлеге аша сез бай булсын µчен, бай булган хәлдә Ул сезнењ хакка фәкыйрь булды. 10 Мин бу мәсьәләгә карата файдалы кињәш бирәм: Сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез. 11 Бу эшне хәзер башкарып чыгыгыз! Эшегезгә бик теләп тотынган кебек, хәлегезгә күрә шундый ук тырышлык белән башкарып чыгыгыз. 12 Чµнки тырышлык булганда, кемнењ нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап бүләге кабул ителә. 13 Башкаларга ђињеллек, ә сезгә авырлык килү таләп ителми, ћәр якка да тигез булсын. 14 Муллыгыгыз хәзерге вакытта аларныњ ихтыяђларын тәэмин итсен, ә аннан соњ аларныњ муллыгы сезнекен тәэмин итәр. Шулай итеп, барысы да тигезләнер. 15 Изге язмада язылганча: «Күп ђыйганныњ артыгы булмады, Ә аз ђыйганныњ ихтыяђы булмады». 16 Сезнењ µчен дип Титус күњеленә шул ук тырышлыкны салган Аллаћыга рәхмәт яусын! 17 Чµнки ул үтенечемне хуплап кына калмады, бәлки бик ашкынып яныгызга үз ихтыяры белән барырга карар кылды. 18 Аныњ белән тагын бер имандашыбызны да ђибәрәбез. Ул исә барлык иман итүчеләр бердәмлекләрендә Яхшы хәбәр таратуы белән макталган. 19 Ѳстәвенә, Раббыныњ даны хакына ћәм тырышлыгыбызны күрсәтү µчен башкара торган игелекле эшебездә иман итүчеләр бердәмлекләре тарафыннан безгә юлдаш итеп тә билгеләнгән ул. 20 Шундый зур акчалар белән нәрсә эшләвебез хакында, беркем дә тел тидерә алмасын µчен, сак булырга тырышабыз. 21 Чµнки без Раббы каршында игелекле булган гамәлләрне генә түгел, кешеләр алдында игелекле булганны да кылырга тырышабыз. 22 Безнењ тарафтан тырышлыгы шактый эшләрдә ћәм нәрсәләрдә күп тапкырлар сыналган ћәм хәзерге вакытта сезгә карата ышанычы булып, тагын да зуррак тырышлык күрсәткән имандашыбызны алар белән бергә ђибәрдек. 23 Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем ћәм сезнењ µчен хезмәттәш. Ә инде башка имандашларыбызга килгәндә, алар – иман итүчеләр бердәмлекләренењ вәкилләре, Мәсихнењ даны. 24 Шулай итеп, мәхәббәтегезнењ ћәм сезнењ белән мактануыбызныњ гадел икәнлеген аларга бердәмлекләр алдында исбат итегез.

2 Кѳринтлеләргә 9

1 Изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуныњ кирәге дә юктыр, 2 чµнки мин тырышлыгыгызны беләм ћәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән дип, македуниялеләр алдында сезнењ белән мактанам. Сезнењ тырышлыгыгыз аларны дәртләндерде. 3 Ә мактавым бу очракта буш булмасын, бәлки, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга ђибәрдем. 4 Югыйсә, македуниялеләр минем белән килгәндә сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, без сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, ћәм сез дә – миња моны әйтеп торырга да кирәкми. 5 Шуња күрә, имандашлардан алдан ук баруларын ћәм сез вәгъдә иткән юмарт бүләгегезне әзерләүләрен үтенүне зарури дип таптым. Чµнки бүләкнењ теләр-теләмәс түгел, бәлки юмарт рәвештә әзер булуын телим. 6 Моња игътибар итегез: кем аз чәчә, шул аз уњыш алыр; ә кем күп чәчә, шул мул уњыш алыр. 7 Ћәркем теләр-теләмәс яки мәђбүриләп түгел, бәлки йµрәге кушканча бирсен, чµнки Аллаћы шатланып бирүчене ярата. 8 Аллаћы ћәртµрле мәрхәмәтне сезгә бик мул итеп бирә ала. Шулай итеп, сез ћәрвакыт ћәм ћәрнәрсәдә мул тормышлы булып, ћәртµрле игелекле эштә юмарт булырсыз. 9 Изге язмада язылганча: «Ул үз бүләкләрен ярлыларга юмарт µләште. Аныњ игелеклелеге мәњгелек». 10 Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаћы сезне орлык белән тәэмин итәр ћәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, тәкъвалык ђимешләрегезне арттырыр 11 ћәм, сез ћәр очракта юмарт булсын µчен, сезне ћәрнәрсәгә баетыр. Ә безнењ аркылы күрсәткән юмартлыгыгыз Аллаћыга рәхмәтләр яудырыр. 12 Чµнки сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнењ ихтыяђларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнењ Аллаћыга рәхмәтләрен дә мул иттерер. 13 Чµнки юмартлыгыгызны исбат иткән бу хезмәтне күреп, сез икърар итә торган Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә итагать итүегез, үзләре ћәм башкалар белән юмарт уртаклашуыгыз µчен кешеләр Аллаћыны данлыйлар. 14 Сезнењ µчен дога кылганда, Аллаћыныњ сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында, алар күњелләре белән яныгызга ашкынырлар. 15 Әйтеп бетергесез зур бүләге µчен, Аллаћыга рәхмәт яусын!

2 Кѳринтлеләргә 10

1 Арагызда тыйнак, ә инде читтә сезнењ µчен кыю булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы ћәм эчкерсезлеге белән сезгә мµрәђәгать итәм. 2 Яныгызга килгәч, безне, имансыз кешеләр кебек үз файдалары µчен яшәүчеләр, дип санаучы кайберләрегезгә кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам. 3 Чµнки бу дµньяда яшәсәк тә, бу дµнья кешеләре кебек сугышмыйбыз. 4 Безнењ коралларыбыз дµньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаћы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да ђимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, 5 Аллаћыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан ћәртµрле комачаулыкларны ђимерәбез ћәм Мәсихкә итагатьле итү µчен ћәр фикерне үзебезгә буйсындырабыз. 6 Сез тулысынча итагать иткәннән соњ, ћәр итагатьсезне ђәзага тартырга әзербез. 7 Сез тышкы ягын гына карыйсыз. Әгәр кемдер, мин Мәсихнеке, дип ышанса, тагын уйласын: ул Мәсихнеке булган кебек, без дә шулай Мәсихнеке. 8 Ђимерү µчен түгел, бәлки сезне ныгыту µчен Раббыныњ безгә биргән вәкаләте белән аз гына мактансам да, оятка калмаячакмын. 9 Хәер, минем турыда, хатлары белән генә куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз. 10 Чµнки кемдер: «Ул үзенењ хатларында кырыс ћәм кµчле, ә үзе кеше алдында кµчсез ћәм аныњ сүзләре әћәмиятсез», – ди. 11 Андый кеше белсен: читтән язган хатларыбыздагы сүзләрдә ничек булсак, сезнењ арада да без шундый. 12 Чµнки үзебезне үзләре белән мактанучыларга тињләргә яки чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, акылсызланып, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчиләр ћәм үзләрен үзләре белән чагыштыралар. 13 Без исә Аллаћы билгеләгән чикләрдән тыш мактанмыйбыз. Арагыздагы хезмәтләребез дә шул чикләргә керә. 14 Без шул чикләрдән тыш мактанмыйбыз, чµнки Мәсих турындагы Яхшы хәбәр белән сезгә килеп ирештек инде ћәм хәзер сез дә шул чикләрдә. 15 Без башкалар хезмәте белән чамадан тыш мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Раббы тарафыннан билгеләнгән эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк артыр дип µметләнәбез. 16 Шулай итеп, сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без бит башкалар эшләгән эш белән мактанырга теләмибез. 17 Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын». 18 Чµнки үзен-үзе мактаучы түгел, бәлки Раббы мактый торган кеше генә Аныњ тарафыннан хуплана.

2 Кѳринтлеләргә 11

1 Минем бераз акылсызлануыма түземлерәк булсагыз иде! Хәер, сез миња түземлелек күрсәтәсез инде. 2 Мин сезнењ хакта Аллаћы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чµнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, ћәм сезне Аныњ алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. 3 Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үзенењ хәйләсе белән алдаган кебек, Мәсихкә карата ихлас күњелдән булган сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китмәсен иде. 4 Чµнки кем дә булса килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсәне игълан итсә, яки сезгә бирелгән Рухтан башка рухны, яисә үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» µндәсә, сез андый кешегә бик тиз колак салыр идегез. 5 Әмма мондый «гадәттән тыш бµек рәсүлләрдән» ћич тә түбән түгелмен, дип уйлыйм. 6 Гәрчә сµйләргә оста булмасам да, минем белемем бар. Хәер, без моны сезгә ћәрьяктан ачык күрсәттек. 7 Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән мин сезне күтәрдем ћәм үземне түбәнсеттем. Шуныњ белән мин гµнаћ кылдыммы әллә? 8 Сезгә хезмәт итәр µчен, башка бердәмлекләрне «талап», алар хисабына яшәдем. 9 Яныгызда вакытта да, мохтађлыкта булсам да, ћичкемгә йµк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Ћичнәрсәдә сезгә йµк булмаска тырыштым ћәм тырышачакмын. 10 Миндә Мәсих хакыйкате булуы ышанычлы булган кебек, Ахая якларында ћичкем миннән бу мактанычымны тартып ала алмас дип ышанам. 11 Мин ни µчен болай эшлим соњ? Әллә сезне яратмыйммы? Сезне яратуым Аллаћыга билгеле! 12 Әмма үзләрен безгә тињләп мактанырга теләүчеләргә мµмкинлек бирмәс µчен, моњарчы ничек эшләгән булсам, моннан соњ да шулай эшләячәкмен. 13 Чµнки андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр, Мәсихнењ рәсүлләре булып күренергә тырышалар. 14 Ћәм бу гађәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. 15 Шунлыктан аныњ хезмәтчеләре дә хаклык хезмәтчеләре булып кылана икән, бу гађәп түгел. Әмма ахыр чиктә алар кылган гамәлләренә карап ђәза алачак. 16 Тагын әйтәм: ћичкем мине акылсыз дип санамасын. Әгәр акылсыз дип уйлыйсыз икән, мине акылсыз кебек кабул итегез ћәм аз гына мактанырга рµхсәт бирегез. 17 Болай кыю рәвештә мактанып сµйләгәннәрем, әлбәттә, Раббыдан түгел, акылсыз кебек мактаначакмын. 18 Күпләр дµнья кешеләре кебек мактаналар, шуња күрә мин дә мактанам. 19 Чµнки сез, акыллы кешеләр, акылсызларга карата бик теләп түземлелек күрсәтәсез! 20 Берәү сезне коллыкка тµшергәндә, сезне изгәндә, сезнењ белән файданланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, битегезгә сукканда сез түземлелек күрсәтәсез! 21 Оят булса да әйтим: боларга кµчебез ђитмәде! Ә инде берәрсе нәрсә белән булса да мактанырга батырчылык итә икән, ул чакта, акылсыз кеше сыман әйтәм: мин дә батырчылык итәм. 22 Алар еврейләрме? Мин дә. Исраиллеләрме? Мин дә. Ибраћим нәселеннәнме? Мин дә. 23 Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сµйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым ћәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. 24 Яћүдләр мине биш тапкыр, ћәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар. 25 Мине µч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин µч мәртәбә кораб ћәлакәтенә очрадым, бер тµн ћәм бер кµнне ачык дињгездә үткәрдем. 26 Күп мәртәбәләр ерак ђирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар ћµђүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән ћәм мәђүсиләрдән куркыныч янады, шәћәрләрдә, чүлләрдә, дињгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем. 27 Хәлдән тайганчы ћәм йончыганчы эшләдем, тµннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан ћәм сусаудан ђәфа чиктем, еш кына ашарга ђитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта ћәм ялангач яшәдем. 28 Читтә булган мађаралардан тыш, мин ћәркµн барлык иман итүчеләр бердәмлекләре хакында хәсрәт чигәм. 29 Ћәр зәгыйфь янында мин дә зәгыйфьләнмимме? Кемдер берәүне вәсвәсәгә тµшерсә, аныњ µчен ачу белән янмыйммы? 30 Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин. 31 Раббы Гайсә Мәсихнењ мәњге мµбарәк Аллаћысы ћәм Атасы белә: мин ялган сµйләмим. 32 Дәмәшекътә Ћарета патшаныњ µлкә башлыгы мине тотып алу µчен шәћәр капкаларына сак куйды, ә мине кәрзингә салып, дивар буйлап тәрәзәдән тµшерделәр, ћәм мин аныњ кулына эләкмәдем.

2 Кѳринтлеләргә 12

1 Мактануныњ файдасы булмаса да, мин мактанырга тиеш; хәзер мин Раббы ђибәргән илаћи күренешләр ћәм ачылышлар турында сµйлим. 2 Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәне беләнме, әллә рухы беләнме, белмим, бер Аллаћы гына белә, – µченче күккә кадәр күтәрелеп алынды. 3 Ћәм шул кеше хакында беләм – тик ул тәне беләнме яки рухы беләнме икәнен белмим, Аллаћы белә, – 4 ул ђәннәткә алынган ћәм тел белән ањлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән. Ә бу сүзләрне кешегә сµйләргә ярамаган. 5 Андый кеше белән мактана алам, үзем хакында исә зәгыйфьлекләремнән башка бернәрсә белән дә мактана алмыйм. 6 Хәер, мактанырга теләсәм, акылсыз булмам, чµнки дµреслекне сµйләячәкмен. Әмма, кем дә булса минем хакта миндә күргәненнән яки ишеткәненнән артыграк уйламасын дип, мактанудан тыелып торам. 7 Аллаћыдан шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен µчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Бу чәнечке исә, мин артык мактанмасын µчен, мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә. 8 Аны тәнемнән чыгарсын µчен Раббыга µч мәртәбә ялвардым. 9 Әмма Ул әйтте: «Сиња Минем мәрхәмәтем ђитәр, чµнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә ињ камил була». Шуња күрә, миндә Мәсих кодрәте торсын µчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын. 10 Шуныњ µчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чµнки мин зәгыйфь вакытта кµчле. 11 Мин акылдан шаштым, моња сез мәђбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, чµнки, гәрчә мин әћәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бµек рәсүлләрдән» ћич ким ђирем юк. 12 Минем рәсүллек дәлилләре – галәмәтләр, могђизалар ћәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде. 13 Сезгә авыр йµк булмавым белән, башка бердәмлекләргә караганда, сезнењ белән начаррак мµгамәлә иттемме әллә? Мондый гаебем µчен мине гафу итегез! 14 Менә, мин яныгызга µченче тапкыр барырга әзерләнәм, әмма сезгә йµк булмаячакмын, чµнки мин сезнеке булганны түгел, бәлки үзегезне эзлим. Балалар ата-аналарына түгел, бәлки ата-аналар балаларына байлык ђыярга тиеш бит. 15 Ђаннарыгыз µчен мин үземдә булганныњ ћәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Әгәр сезне бик яратам икән, сез мине азрак яратасызмы? 16 Ярый, мин үзем сезгә йµк булмадым, ди. Ләкин, сезнењ әйтүегезчә, хәйләкәр буларак, сезне мәкерлек белән үз кулыма алганмын. 17 Сезгә ђибәрелгәннәрнењ берәрсе аркылы сездән файдаландыммы? 18 Мин Титустан яныгызга баруын үтендем ћәм аныњ белән бер имандашымны ђибәрдем. Титус сездән файдаландымы? Без соњ бер үк рух белән эш иттек түгелме? Бер үк юлдан йµрмәдекме? 19 Сез, мµгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк! Без, Мәсихнеке буларак, Аллаћы алдында сµйлибез, болар ћәммәсе, сµеклеләрем, сезне рухи яктан ныгыту µчен. 20 Чµнки мин, килгәч, сезне үзем теләмәгән хәлдә тапмасам иде, ћәм сез дә мине үзегез теләмәгән хәлдә тапмасагыз иде. Арагызда гаугалар, кµнчелек, ачу, ызгыш-талаш, яла ягу, гайбәт сату, тәкәбберлек, тәртипсезлек табырмын дип куркам. 21 Килгәч, Аллаћым сезнењ алда мине тагын кимсетер дип куркам, ћәм, элек гµнаћ кылып та, кылган шакшылык, фәхешлек ћәм азгынлыклары µчен тәүбә итмәгән күпләр µчен, миња күз яше агызырга туры килмәсен иде.

2 Кѳринтлеләргә 13

1 Сезгә инде µченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Ћәр очрак ике яки µч шаћит белән расланырга тиеш», – диелгән. 2 Мин яныгызда икенче мәртәбә булганда сезгә кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә сезне тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, әүвәл гµнаћ кылганнарны ћәм башкаларныњ ћәммәсен дә кызганмам, 3 чµнки сез минем аша Мәсих сµйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезнењ µчен эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнењ арада кµчле. 4 Чµнки Ул зәгыйфьлектә хачка кадакланган булса да, Аллаћы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аныњ белән берләшүдә кµчсез булсак та, Аллаћы кодрәте ярдәмендә, сезнењ файдагыз µчен, Аныњ белән бергә яшәячәкбез. 5 Иман белән яшибез микән? – дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнењ сездә булуын белмисезме әллә? Бәлки сез сынауда уњышсызлыкка очрагансыздыр. 6 Безгә килгәндә, сынауны уњышлы үтүебезне белерсез, дип µмет итәм. 7 Сезнењ бернинди яман эш кылмавыгыз µчен Аллаћыга ялварабыз. Сынауны уњышлы үткәнебезне күрсәтү µчен түгел, бәлки, без сезгә сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнењ игелекле эш эшләвегез µчен ялварабыз. 8 Чµнки без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аныњ үзе µчен генә эшли алабыз. 9 Без кµчсез, ә сез кµчле булганда без сµенәбез ћәм сезнењ камилләшүегез хакына дога кылабыз. 10 Шунлыктан мин боларны сездән читтә вакытта язам. Яныгызга баргач, Раббыныњ ђимерү µчен түгел, бәлки ныгыту µчен миња биргән вәкаләтен каты рәвештә кулланмаска µметләнәм. 11 Нићаять, имандашлар, сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез: мәхәббәт ћәм иминлек Аллаћысы сезнењ белән булыр. 12 Изге үбү белән бер-берегезне сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый. 13 Раббы Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте ћәм Аллаћыныњ мәхәббәте сезнењ барыгыз белән булсын. Изге Рух сезнењ ћәммәгезнењ йµрәкләрен берләштерсен.

Гәләтиялеләргә 1

1 Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, бәлки Гайсә Мәсих ћәм Аны үледән терелткән Ата Аллаћы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан 2 ћәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам. 3 Сезгә Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 4 Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаћы ихтыяры буенча безнењ гµнаћларыбыз µчен Мәсих үзен корбан итте. 5 Аллаћыга мәњге-мәњгегә дан! Амин. 6 Мәсихнењ мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. 7 Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнењ Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. 8 Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, ања ләгънәт тµшсен! 9 Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яњадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, ања ләгънәт тµшсен. 10 Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаћыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. 11 Имандашлар, сезнењ шуны белүегезне телим: мин сµйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, 12 чµнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем ћәм алардан µйрәнмәдем дә, миња аны Гайсә Мәсих ачып бирде. 13 Сез минем яћүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаћы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем ћәм ђимереп бетерергә тырыштым 14 ћәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яћүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым. 15 Мине анам карынында чакта ук сайлап алган ћәм үзенењ мәрхәмәте белән чакырган Аллаћы исә, яћүд булмаганнар арасында үзенењ Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү µчен, Улын миња күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә кињәш итмичә 17 ћәм Иерусалимга, үземнән элек булган рәсүлләр янына да бармыйча, Гарәбстанга киттем ћәм яњадан Дәмәшекъкә кайттым. 18 Аннары, µч ел үткәч, мин Кифас белән танышу µчен Иерусалимга бардым ћәм унбиш кµнләп аныњ янында булдым. 19 Әмма Раббыныњ энесе Ягъкубтан башка ћичбер рәсүлне күрмәдем. 20 Ә сезгә язганнарымны Аллаћы каршында язам, ялганламыйм. 21 Шуннан соњ Сурия ћәм Киликия ђирләренә киттем. 22 Яћүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белмиләр иде. 23 Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр 24 ћәм минем хакка Аллаћыны данлаганнар.

Гәләтиялеләргә 2

1 Аннан соњ, ундүрт ел үткәч, Титусны да үзебез белән алып, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимга киттем. 2 Анда Аллаћы кушуы буенча бардым ћәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яћүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әњгәмә вакытында андагы бик мµхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем. 3 Әмма алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сµннәтләнергә мәђбүр итмәделәр. 4 Без бу турыда сµйләшергә тиеш идек, чµнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә ћәм безне коллыкка тµшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде. 5 Әмма Яхшы хәбәрнењ хакыйкате сезнењ белән калсын µчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык. 6 Мµхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә, алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем µчен мµћим түгел, чµнки Аллаћы кешенењ йµзенә карамый. Ул мµхтәрәм кешеләр мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни µстәмәделәр. 7 Киресенчә, Яхшы хәбәрне яћүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миња ышанып тапшырылганын күрделәр. 8 Чµнки яћүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кµч бирүче Аллаћы яћүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миња да кµч бирде. 9 Миња Аллаћы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенењ терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас ћәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем ћәм Барнабныњ кулларын кыстылар. Без яћүд булмаганнар янына, ә алар яћүдләр янына барырга дип килештек. 10 Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында ћәрвакыт истә тотуыбызны гына теләделәр, ћәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыша идем. 11 Әмма Кифас Антиухеягә килгәч, мин ања ачыктан-ачык каршы чыктым, чµнки ул хаклы түгел иде. 12 Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яћүд булмаган мәсихчеләр белән бергә ашады; ә инде тегеләр килгәч, сµннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яћүд булмаганнардан кача ћәм читләшә башлады. 13 Аныњ белән бергә башка мәсихче яћүдләр дә икейµзлеләнделәр, хәтта Барнаб та аларныњ икейµзлелегенә бирелеп китте. 14 Ә аларныњ Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин ћәммәсе алдында Кифаска: «Син, яћүд була торып, яћүдичә түгел, бәлки мәђүсиләрчә яшисењ икән, ни µчен мәђүсиләрне яћүдләр кебек яшәргә мәђбүр итәсењ?» – дидем. 15 Без – тумышыбыз буенча яћүдләр, гµнаћлы мәђүсиләр түгел. 16 Әмма ләкин кешенењ канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаћы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаћы тарафыннан аклану µчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чµнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаћы тарафыннан аклана алмас. 17 Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гµнаћлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гµнаћ хезмәтчесемени? Ћич тә алай түгел! 18 Чµнки үзем ђимергән нәрсәләрне яњадан торгызам икән, мин үз-үземне канун бозучы итеп күрсәтәм. 19 Чµнки мин, Аллаћы µчен яшәргә дип, канун аркылы канун вәкаләтеннән азат ителдем. Мин Мәсих белән хачка кадакландым 20 ћәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан ћәм минем µчен үз гомерен биргән Аллаћы Улына иман белән яшим. 21 Аллаћыныњ мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше канун аркылы хак санала икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.

Гәләтиялеләргә 3

1 Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнењ зићенегезне кем чуалтты икән? Ә бит Гайсә Мәсих сезнењ күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде. 2 Сездән шуны гына белергә телим: сез Рухны канун таләпләрен үтәү беләнме, әллә ишеткәнегезгә ышану белән алдыгызмы? 3 Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз кµчегез белән генә ирешергә телисезме? 4 Сезнењ баштан кичкән нәрсәләрнењ барысы да файдасызга булдымыни? Мин аларныњ файдасызга булмавына µмет итәм! 5 Канунны үтәвегез аркасындамы яки ишеткәнегезгә ышангангамы Аллаћы сезгә Рух бирә ћәм сезнењ арагызда могђизалар тудыра? 6 Ибраћимны исегезгә тµшерегез. Изге язмада аныњ турында: «Ул Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән Аллаћы тарафыннан хак саналды», – диелгән. 7 Моннан сез шуны ањлагыз: иманга таянучылар – Ибраћимныњ чын балалары. 8 Ћәм Изге язма, Аллаћыныњ яћүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраћимга: «Бар халыклар синењ аша фатиха алачак», – дигән Яхшы хәбәр белдерде. 9 Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраћим белән бергә фатиха алалар. 10 Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларныњ барысына да каргыш тµште. Чµнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарныњ бµтенесен даими үтәмәүче ћәркем ләгънәтләнә», – дип язылган. 11 Билгеле ки, Аллаћы алдында канун аркылы ћичкем аклана алмый, чµнки, язылганча, «Аллаћы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк». 12 Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «канун таләпләрен үтәүче алар белән яшәячәк». 13 Мәсих безнењ урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чµнки Изге язмада: «Агачка асылган ћәркем ләгънәтле», – дип язылган. 14 Ибраћимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша яћүд булмаганнарга да ирешсен, ћәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы без алсын µчен, Мәсих безне йолып алды. 15 Имандашлар! Мин сезгә кµндәлек тормыштан бер мисал китерәм: хәтта кешенењ гамәлгә куелган васыятен дә ћичкем юкка чыгара яки ања ћичбер нәрсә µсти алмаган кебек, бу очракта да шулай. 16 Ибраћимга ћәм аныњ токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синењ токымыња» диелгән, ә ул – Мәсих. 17 Мин менә нәрсәне күздә тотам: элек Аллаћы тарафыннан расланган килешүне дүрт йµз утыз елдан соњ чыккан канун гамәлдән чыгара алмый ћәм, шул рәвешчә, вәгъдәнењ кµчен бетерә алмый. 18 Чµнки Аллаћыныњ бүләге канунны үтәвебезгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый. Әмма ләкин Аллаћы Ибраћимга фатихаларын нәкъ вәгъдә аркылы биргән. 19 Канун ни µчен соњ? Канун үзенә вәгъдә бирелгән Токым килгәнгә кадәр булган явызлыклар аркасында бирелгән булган ћәм фәрештәләр тарафыннан арадашчы аша тапшырылган. 20 Шәхес үзе генә эш иткәндә, ања арадашчы кирәк түгел; ә Аллаћы бер. 21 Шулай итеп, канун Аллаћыныњ вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Ћич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде. 22 Әмма Изге язма бµтен дµньяны гµнаћ әсире дип игълан итә, шуња күрә вәгъдә ителгән фатиха иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә. 23 Ә инде бу иман килгәнче, бу иман ачылырга тиеш вакытка кадәр, без канун сагы астында кала бирдек. 24 Шулай итеп, без иман аркылы Аллаћы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды. 25 Ә иман килгәннән соњ без инде тәрбияче кул астында түгел. 26 Гайсә Мәсихкә иман аша сез барыгыз да – Аллаћы балалары. 27 Чµнки суга чумдырылу йоласын үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне «кигәнсез». 28 Шуња күрә, яћүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чµнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. 29 Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраћимныњ токымнары ћәм Аллаћы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.

Гәләтиялеләргә 4

1 Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта, ћәрнәрсәнењ иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый. 2 Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә ћәм йорт идарәчеләренә буйсына. 3 Без дә бала вакытта бу дµнья белән идарә итүче кµчләр коллыгында идек. 4 Әмма Аллаћы, билгеләнгән вакыт ђиткәч, хатын-кыздан туган, яћүдләр канунына буйсына торган Улын ђибәрде. Аллаћыныњ Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаћы балалары итү µчен килде. 6 Ә сез Аныњ балалары булганга, Аллаћы үз Улыныњ: «Абба, Әти!» – дип чакыручы Рухын сезнењ йµрәкләрегезгә ђибәрде. 7 Шуња күрә син – инде кол түгел, бәлки Аныњ баласы. Әгәр бала икәнсењ, димәк, син – Аллаћы аша варис та. 8 Әмма элек, сез Аллаћыны белмәгәндә, чынлыкта илаћ булмаганнарга кол булып хезмәт иттегез. 9 Хәзер исә, Аллаћыны танып белгәч, дµресрәге, Аллаћы тарафыннан танылганнан соњ, ни µчен дµнья белән идарә итүче теге зәгыйфь ћәм файдасыз кµчләргә кабат борыласыз ћәм яњадан үзегезне аларныњ колы итәргә телисез? 10 Сез билгеле бер кµннәргә, айларга, елларга ћәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез. 11 Сезгә куйган авыр хезмәтем юкка гына булмадымы икән дип, сезнењ µчен куркам. 12 Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чµнки мин дә сезнењ кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнђетмәдегез. 13 Мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем. Сез бу турыда беләсез. 14 Ләкин минем авыруым сезнењ µчен сынау булса да, миња чирканып карамадыгыз ћәм мине кире какмадыгыз, бәлки Аллаћы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнењ үзен кабул иткән кебек кабул иттегез. 15 Сезнењ куанычыгыз кая китте соњ? Сезнењ хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мµмкин булса, сез үз күзләрегезне чокып алып, миња биргән булыр идегез. 16 Сезгә хакыйкать сµйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә? 17 Канун астында булуыгызны теләүчеләр сезнењ белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. үзләре турында кайгыртуыгызны теләп, алар сезне миннән аерып алырга ниятлиләр. 18 Кызыксыну яхшы ният белән булганда гына әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, бәлки ћәрвакыт шулай эшләү яхшы. 19 Балаларым, Мәсих сезнењ тормышыгызныњ аерылгысыз µлешенә әверелгәнгә кадәр, сезнењ µчен мин бала тудыру газабын яњадан кичерәм! 20 Хәзер мин сезнењ яныгызда булырга ћәм бµтенләй башкача сµйләшергә теләр идем, чµнки мин сезнењ хакта ишетеп аптырашта калдым. 21 Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миња: сез әллә канунны ишетмисезме? 22 Чµнки анда: «Ибраћимныњ ике улы булган, аларныњ берсе колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган. 23 Әмма колдан туганы, гадәттә, балалар ничек дµньяга килсәләр, шул рәвешчә туган, ә ирекле хатыннан булганы Аллаћыныњ вәгъдәсе буенча туган. 24 Бу читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә: берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Ћађәр. 25 Ћађәр Гарәбстандагы Синай тавына ћәм хәзерге Иерусалимга туры килә, чµнки хәзерге Иерусалим үзенењ балалары белән коллыкта. 26 Ә күктәге Иерусалим ирекле, безгә ул – ана. 27 Чµнки Изге язмада болай дип язылган: «Балага узмаучы, бала тудырмаучы хатын, сµен. Бала тудыру газабын белмәүче хатын, кычкырып шатлыгыњны белдер. Чµнки ялгызак хатынныњ балалары ире булганныкыннан күбрәк». 28 Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары. 29 Әмма теге вакыттагы кебек, Рух аркасында туганны гадәти рәвештә туган ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай. 30 Әмма Изге язма нәрсә ди соњ? «Кол хатынны ћәм аныњ улын куып чыгар, чµнки кол хатынныњ улы ирекле хатын улы белән беркайчан да бергә варис булмаячак». 31 Шуња күрә, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, бәлки ирекле хатын балалары.

Гәләтиялеләргә 5

1 Мәсих безне ирекле булу µчен азат итте. Шуња күрә нык торыгыз ћәм яњадан коллык золымына тµшмәгез. 2 Тыњлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сµннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән ћичнинди файда булмас. 3 Ә сµннәтләнүче ћәр кешенењ бµтен канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм. 4 Канун тоту белән Аллаћы тарафыннан акланган булырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез ћәм Аллаћы мәрхәмәтеннән тµшеп калдыгыз. 5 Без исә Аллаћы тарафыннан акланырбыз дип µмет итәбез. Ћәм иман иткәнгә күрә, аныњ тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып кµтәбез. 6 Чµнки Мәсих Гайсәдә сµннәт тә, сµннәтсез булу да бернинди әћәмияткә ия түгел, бәлки мәхәббәт белән эш итүче иман гына әћәмиятле. 7 Сез иманда яхшы яши идегез; сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән? 8 Мондый инану сезне Чакыручыдан түгел. 9 Аз гына чүпрә бµтен камырны ачыта. 10 Раббыга таянып, мин сезнењ башкача фикер йµртмәячәгегезгә ышанам; ә сезне котыртучы кем булуына карамастан, хµкемгә дучар ителәчәк. 11 Имандашлар, мин әле дә, сµннәткә утырту кирәк, дип µйрәтәм икән, мине тагын ни µчен эзәрлеклиләр соњ? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде. 12 Сезне борчучылар сµннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде! 13 Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин сезнењ ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү µчен сәбәп булмасын, бәлки бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. 14 Чµнки бµтен канун бер әмердән гыйбарәт: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат». 15 Әгәр сез бер-берегезгә ерткыч ђанварлар кебек ћµђүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез. 16 Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенењ азгын теләкләрен үтәмәссез. 17 Чµнки кешелек табигате Рухка каршы булганны тели, ә Рух – кешелек табигатенә каршы булганны: алар бер-беренә каршы торалар, шуња күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз. 18 Әгәр сезнењ белән Изге Рух ђитәкчелек итә икән, ул чакта сезнењ µстән канунныњ бернинди хокукы юк. 19 Кешелек табигатенењ эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык, 20 потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хµсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, 21 кµнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәђлесләре ћәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яњадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаћы Патшалыгына ия булмаслар. 22 Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзењне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. 24 Ә Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте ћәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. 25 Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. 26 Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән кµнләшеп, дан сµюче булмыйк.

Гәләтиялеләргә 6

1 Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гµнаћ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән тµзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс µчен ћәрберегез үз-үзен дә күзәтсен. 2 Бер-берегезнењ авыр йµкләрен күтәрешегез ћәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. 3 Чынлыкта исә, ћичкем булмыйча, үзен зурга санаучы кеше үз-үзен алдый. 4 Ћәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр. 5 Чµнки ћәркем үз йµген үзе йµртергә тиеш. 6 Аллаћы тәгълиматы белән нәсыйхәтләнүче үзенењ барлык игелекләрен үз нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын. 7 Алданмагыз: Аллаћыны алдарга мµмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. 8 үзенењ кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән ћәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәњгелек тормыш алыр. 9 Игелек эшләргә арымагыз, чµнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уњышны урып алырбыз. 10 Димәк, ђае чыкканда, ћәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик. 11 Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам. 12 Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр µчен генә, сезне сµннәтле булырга мәђбүр итәргә тырышалар. 13 Хәтта сµннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнењ белән мактану µчен, сµннәтле булуыгызны телиләр. 14 Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка ћичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем µчен бу дµнья шул хачка кадакланды, ә мин – дµнья µчен. 15 Чµнки сµннәтнењ дә, сµннәтсез булуныњ да ћич әћәмияте юк, фәкать Аллаћы тарафыннан яња зат итеп яратылуыгыз гына әћәмиятле. 16 Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә ћәм Аллаћыныњ чын халкына да иминлек ћәм шәфкать булсын. 17 Миња ћичкем авырлык тудырмасын, чµнки тәнемдә Гайсәнењ яра эзләрен йµртәм. 18 Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ рухыгыз белән булсын. Амин.

Эфеслеләргә 1

1 Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәћәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә 2 Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын! 3 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы ћәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бµтен рухи байлыклар белән фатихалады. 4 Без Аллаћы каршында изге ћәм кимчелексез булсын µчен, дµнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды ћәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә 5 Гайсә Мәсих аркылы безне үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аныњ максаты ћәм изге нияте иде! 6 Ул моны үзенењ сµекле Улы аша безгә бүләк иткән бµек мәрхәмәте макталсын µчен эшләде. 7 Без Мәсихтә, Аныњ каны аша йолып алынабыз, димәк, гµнаћларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаћыныњ мәрхәмәте. 8 Аллаћы бу мәрхәмәтен барлык зирәклек ћәм белем белән, мул итеп, µстебезгә яудырды. 9 Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә үз ихтыярыныњ яшерен максатын белдерде. 10 Аныњ бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт ђиткәч, күк ћәм ђирдә булганнарныњ барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү. 11 Ћәммәсен үз нияте ћәм ихтыяры белән булдыручы Аллаћы үзенењ максаты буенча алдан билгеләп, безне Мәсих аша сайлап алды да. 12 Безнењ, Мәсихкә µмет баглаучыларныњ беренчеләре аркылы Аллаћыныњ даны макталсын дип эшләде Ул моны. 13 Мәсих аша сез дә хакыйкать сүзен, үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Ања иман иткәч, вәгъдә ителгән Изге Рух белән Аллаћы тарафыннан мµћерләндегез. 14 Ә Аллаћы безне, Аныкы булганнарны, тулысынча азат иткәнче, Аллаћы вәгъдә иткәнне алачагыбыз µчен Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Ћәм шуныњ аркылы Аллаћыныњ данына мактау булыр. 15 Боларныњ ћәммәсе µчен мин дә, Раббы Гайсәгә иманыгыз ћәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп, 16 догаларымда искә алып, сезнењ µчен Аллаћыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм 17 ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы, данлы Ата үзен танып белү µчен сезгә зирәклек ћәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. 18 Шулай ук, Аныњ чакыруы сезгә нинди µмет биргәнен, изгеләргә үзе вәгъдә иткәннәрнењ нинди мул ћәм данлы икәнен 19 ћәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенењ чагыштыргысыз бµек икәнен белүегезне теләп, Ул күњел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт ћәм Аллаћы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә үзенењ уњ ягына утыртканда кулланган кодрәтле кµч – бер үк. 21 Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр ћәм ћәртµрле югары кµчләр µстеннән бу дµньяда гына түгел, бәлки киләчәк дµньяда да ћәртµрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. 22 Аллаћы ћәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды ћәм иман итүчеләр бердәмлеге µчен Аны бар нәрсә µстеннән Баш итеп куйды. 23 Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнењ тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнењ тулылыгы.

Эфеслеләргә 2

1 Сез яман эшләрегез ћәм гµнаћларыгыз аркасында үле идегез. 2 Шул вакытта сез бу дµньядагы явыз гадәтләргә, ћавадагы рухи кµчләр белән идарә итүчегә, Аллаћыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез. 3 Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез ћәм фикерләребезнењ теләкләре буенча табигатебезнењ теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаћыныњ каћәрен алырга тиеш идек. 4 Әмма чиксез шәфкатьле Аллаћы безгә үзенењ бµек мәхәббәтен күрсәтте: 5 безне, яман эшләребез аркасында үлеләрне дә, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аныњ мәрхәмәте белән котылдыгыз. 6 Әйе, Ул безне дә Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте ћәм күкләрдә Аныњ белән янәшә утыртты. 7 Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән үз мәрхәмәтенењ чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү µчен эшләде. 8 Чµнки сез Аллаћы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнењ үзегездән түгел, бәлки Аллаћы бүләге. 9 Бу – кылган эшләрегезнењ нәтиђәсе түгел, шуња күрә беркем дә мактанмасын. 10 Чµнки безне Аллаћы бар итте, Аныњ алдан әзерләнгән игелекле эшләрен башкару µчен без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек. 11 Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә тµшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яћүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сµннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр сезне «сµннәтсезләр» дип атыйлар иде. 12 Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил ђәмгыятеннән читтә, Аллаћы үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дµньяда µметсез ћәм Аллаћысыз идегез. 13 Ул вакытта сез Аллаћыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аныњ каны аркылы, Аллаћыга якынлаштыгыз. 14 Чµнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яћүдләрне ћәм яћүд булмаганнарны да бер итте, үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен ђимерде. 15 Ул канунны әмерләре ћәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аныњ максаты болай иде: үзендә бу ике тµркемнән яња бер халык булдыру ћәм шуныњ белән татулык урнаштыру, 16 үзенењ хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаћы белән татулаштыру. 17 Шулай итеп, сезгә, Аллаћыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаћыга якын булганнарга да Мәсих килеп, татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. 18 Чµнки Аныњ аша безнењ икебезнењ дә, ягъни яћүд ћәм яћүд булмаганнарныњ, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. 19 Шулай итеп, сез инде – читләр ћәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаћы халкыныњ милләттәшләре ћәм Аныњ гаиләсендәгеләр. 20 Сез рәсүлләр ћәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тµзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнењ ињ мµћим почмак ташы. 21 Ул бµтен бинаны бергә кушып тота, ћәм бина µскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп ђитә. 22 Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаћы үзенењ Рухы аркылы яши торган урын булып тµзеләсез.

Эфеслеләргә 3

1 Менә шуныњ µчен мин, Паул, сезнењ хакка, ягъни яћүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнењ тоткыны буларак, Аллаћыга дога кылам. 2 Аллаћы мәрхәмәте белән миња сезнењ µчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер. 3 Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаћы миња серен ачып, үзенењ ниятен белдерде. 4 Сез, язганнарымны укып, Мәсихнењ серен ни рәвешле ањлавымны күз алдына китерә алырсыз. 5 Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаћы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә ћәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. 6 Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яћүдләр белән бергә яћүд булмаганнар да – варисташлар, бер тәннењ әгъзалары ћәм Аллаћы биргән вәгъдәне уртаклашучылар. 7 Аллаћы куәтенењ хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. 8 Миња, барлык изгеләр арасында ињ әћәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнењ чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү 9 ћәм Аллаћы серенењ ничек тормышка ашуын ћәммәсенә ачыклау хµрмәте бирелде. Ћәрнәрсәне бар иткән Аллаћы бу серне ињ баштан ук яшереп тоткан иде. 10 Аллаћыныњ максаты: иман итүчеләр бердәмлеге аркылы үзенењ күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык ћәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде. 11 Аллаћы моны ињ баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Раббыбыз Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде. 12 Шулай булгач, Мәсих белән тыгыз бәйләнештә торып, Ања иман итү аша, без кыю рәвештә ћәм ћич икеләнүсез Аллаћыга якынлаша алабыз. 13 Шуња күрә, үтенәм сездән: сезнењ хакка газап чигүемә күњелегезне тµшермәгез; бу газаплар – сезнењ даныгыз µчен хезмәт итә. 14 Боларныњ ћәммәсе µчен мин Ата алдында тез чүгеп ялварам. 15 Аннан күкләрдә ћәм ђирдә булган ћәр ыруг үзенә исем ала. 16 үз даныныњ байлыгы белән, үзенењ Рухы аркылы эчке яктан сезгә ныгырга куәт бирсен, 17 иман итүегез аша күњелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр ђәеп ћәм ныгып урнашкан хәлдә 18 бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенењ кињлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча тµшенә алсын ћәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаћыныњ бµтен тулылыгы чолгап алыр. 20 Ә бездә хәрәкәт итүче куәт белән, сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәђәдә күбрәк эшли Алучыга 21 – Ања иман итүчеләр бердәмлегендә ћәм Мәсих Гайсәдә буыннан-буынга мәњге-мәњгегә дан булсын! Амин.

Эфеслеләргә 4

1 Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаћыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. 2 Ћәрвакыт тыйнак, басынкы ћәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз. 3 Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар кµчегезне куеп сакларга тырышыгыз. 4 Аллаћы сезне чакырган µмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз – бер тән, ћәм Рух та – бер. 5 Раббы – бер, иман – бер, суга чумдырылу йоласы – бер, 6 Аллаћы – бер, Ул – барысыныњ да Атасы. Ул барысыннан да µстен, барысы аркылы эш итә ћәм ћәркемдә дә бар. 7 Мәсих үзе кирәк санаганча ћәрберебезгә үзенењ бүләкләреннән µлеш чыгарган. 8 Шуныњ µчен Изге язмада: «Югарыга күтәрелгәч, әсирләр тµркемен үзе белән алып барды ћәм кешеләргә бүләкләр µләште», – дип язылган. 9 Ә «югарыга күтәрелгәч» дигән сүзләр нәрсәне ањлата? Бу – Мәсих түбән урыннарга, ђиргә дә тµшкән иде, дигәнне ањлата. 10 Түбәнгә тµшкән Зат, үзе белән бµтен галәмне тутыру µчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә. 11 Ул үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге µчен башлыклар ћәм µйрәтүчеләр итеп куйды. 12 Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, үзенењ тәнен ныгытуга әзерләү µчен эшләде. 13 Ћәммәбез иманда ћәм Аллаћы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда ђитлеккән ћәм Мәсихнењ камиллеге дәрәђәсенә ирешкән кешеләр булырбыз. 14 Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнењ хәйләсенә алданып, дулкыннар кµймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай ћәм ђил аны үзе белән алып киткәндәй, тµрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз. 15 Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сµйләп, Ањарга, тәннењ Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә ћәрьяклап үсик. 16 Аннан, тәннењ ћәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче ћәр сењер ярдәмендә берләшеп, бµтен тән үсә ћәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта. 17 Шуња күрә, Раббы исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: тормышыгызны буш уйлы мәђүсиләр кебек дәвам итмәгез. үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган ћәм алар Аллаћы бирә торган тормыштан аерылганнар. 19 Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр ћәм ћәртµрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр. 20 Ә сез Мәсих хакында болай µйрәнмәдегез. 21 Сез, әлбәттә, Аныњ турында ишеткәнсездер ћәм, хакыйкать Гайсәдә ачыла, дип µйрәткәнсездер. 22 Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенењ алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. 23 Фикерләү рәвешегез исә яњарырга тиеш, 24 ћәм сез Аллаћыга охшаш итеп яратылган яња кеше булып киенергә тиешсез. Кешенењ яња булуы исә аныњ хакыйкатьтән килгән тәкъва ћәм изге тормышында күренә. 25 Шуныњ µчен, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сµйләгез, без барыбыз да бер тәннењ әгъзалары бит. 26 Хәтта ачуыгыз килсә дә, гµнаћ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. 27 Ћәм иблискә урын бирмәгез. 28 Элек урлашкан, моннан соњ урлашмасын, бәлки мохтађларга бирерлеге булсын µчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен. 29 Бернинди кирәксез сүз сµйләмәгез, киресенчә, тыњлаучыларга файда китерү µчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. 30 Аллаћыныњ Изге Рухын кайгыга салмагыз, чµнки сезне йолып алу кµне µчен сугылган мµћер – нәкъ Ул. 31 Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек ћәм ћәртµрле явызлыклардан баш тартыгыз. 32 Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаћы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез.

Эфеслеләргә 5

1 Шулай итеп, Аллаћыныњ сµекле балалары буларак, Ања ошарга тырышыгыз. 2 Мәсих безне яраткан кебек, сезнењ тормышыгыз белән дә мәхәббәт ђитәкчелек итсен. Аллаћыга хуш исле бүләк ћәм корбан булып, Мәсих безнењ µчен үз тормышын бирде. 3 Әмма фәхешлек, ћичнинди бозыклык ћәм комсызлык турында сезнењ арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаћы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. 4 Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата ћәм кинаяле мәзәкләр сµйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаћыга шµкер итүгә багышлагыз. 5 Сез беләсез бит: ћичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аныњ потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих ћәм Аллаћы Патшалыгыннан µлеш ала алмый. 6 Ћичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чµнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаћыныњ ачуы килә. 7 Шуња күрә алар белән эш итмәгез. 8 Кайчандыр сез карањгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез. 9 Чµнки яктылыкныњ ђимеше – ћәртµрле игелек, тәкъвалык ћәм хакыйкать. 10 Аллаћыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. 11 Карањгылыкныњ файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез. 12 Чµнки аларныњ яшертен рәвештә эшләнгән эшләре турында хәтта сµйләргә дә оят. 13 Әмма яктылык фаш иткән ћәммә нәрсә ачык күренәчәк, чµнки яктылык ачык күрсәткән ћәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуња күрә: 14 «Йоклаучы, уян! үледән терел! Ћәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелгән. 15 Шуныњ µчен тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. 16 Ћәрбер очрактан дµрес файдаланыгыз, чµнки хәзер әшәке заман. 17 Шуња күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярыныњ нәрсә икәнлегенә тµшенегез. 18 Шәраб эчеп исермәгез, чµнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. 19 Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр ћәм рухи ђырлар аша сµйләшегез, күњелегездән Раббыны данлап ђырлагыз. 20 Ћәрнәрсә µчен Раббыбыз Гайсә исеме аша Аллаћы Атага даими рәвештә рәхмәт укыгыз. 21 Мәсихкә ихтирам йµзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. 22 Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. 23 Чµнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенењ Башы булган кебек, ир дә хатынныњ башы. Мәсих исә бердәмлекнењ – үз тәненењ Коткаручысы. 24 Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да ћәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар. 25 Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан ћәм үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. 26 Ул бердәмлекне изгеләндерү µчен үзен корбан итте ћәм сүз аша су белән пакьләндерде. 27 Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, ћичнинди тапсыз, ђыерчыксыз ћәм башка ђитешсезлекләрсез, ягъни изге ћәм керсез итеп үз алдына китерү µчен эшләде. 28 Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы – үзен ярата. 29 Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, ћәркем аны тукландыра ћәм аныњ хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә. 30 Чµнки без – Аныњ тәненењ әгъзалары. 31 Изге язмада язылганча: «Шуња күрә адәм үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, ћәм икесе дә бер тән булыр». 32 Моныњ сере бµек: мин болай ањлыйм, бу сүзләр Мәсихкә ћәм бердәмлеккә кагыла. 33 Ћәрхәлдә, ћәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хµрмәт итсен.

Эфеслеләргә 6

1 Балалар, ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез, чµнки бу шулай булырга тиеш. 2 «үз атањны ћәм анањны хµрмәт ит» – бу Аллаћыныњ вәгъдә µстәп бирелгән беренче әмере. Ања µстәлгән вәгъдә моннан гыйбарәт: «Шулай эшләсәњ, синењ µчен яхшы булыр ћәм ђирдә озын гомерле булырсыњ». 4 Ә сез, аталар, балаларыгызныњ ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббыныњ үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә µйрәтегез ћәм тәрбияләгез. 5 Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, ђирдәге хуђаларыгызны да, курку катыш тирән хµрмәт белән, ихлас күњелдән итагать итегез. 6 Сез моны хуђаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау µчен түгел, бәлки Аллаћыныњ ихтыярын Мәсихнењ коллары буларак саф күњелегездән үтәгез. 7 Кешеләргә түгел, бәлки Раббыга хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез. 8 Раббыныњ ћәркемгә – ул кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге µчен әђер түләячәген беләсез. 9 Сез дә, хуђалар, шулай мµгамәлә итегез. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнењ дә, аларныњ да Хуђалары күкләрдә булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә µстен күрми. 10 Нићаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы ћәм Аныњ кодрәтенењ кµче белән ныгыгыз. 11 Иблиснењ мәкерле ниятләренә каршы тора алу µчен, Аллаћы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. 12 Чµнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кµчләргә, башлыкларга ћәм хакимлекләргә, бу карањгы дµнья белән идарә итүчеләргә каршы кµрәшәбез. 13 Шуныњ µчен, начар кµннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр кµрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу µчен Аллаћы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. 14 Шулай итеп, билегезне хакыйкать билбавы белән буып ћәм тәкъвалык кµбәсе киеп нык торыгыз, 15 иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез, 16 ћәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз, аныњ ярдәмендә явыз иблиснењ утлы укларын сүндерә алырсыз. 17 Коткаруны тимер башлык итеп киегез ћәм Рух кылычын – Аллаћы сүзен кабул итегез. 18 Ћәртµрле дога вә үтенеч белән Изге Рухныњ кµче аркылы ћәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат µчен, уяу булып, бар изгеләр µчен армый-талмый догада булыгыз. 19 Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сµйли башлаганда миња кирәкле сүзләр бирелсен µчен, минем µчен дә дога кылыгыз. 20 Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам ћәм хәзер тµрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сµйли алуым µчен дога кылыгыз. 21 Сез дә минем хәлләремне ћәм ниләр эшләвемне белсен µчен, сµекле имандашыбыз ћәм Раббы хезмәтендә тугры ярдәмче Тухик барысын да сµйләп бирер. 22 Нәкъ менә шуныњ µчен, сез безнењ хакта белеп торсын ћәм Тухик күњелләрегезне юатсын дип, мин аны яныгызга ђибәрәм. 23 Аллаћы Атадан вә Раббы Гайсә Мәсихтән имандашларга иминлек ћәм иман белән мәхәббәт булсын. 24 Раббыбыз Гайсә Мәсихне үлемсез сµю белән яратучыларныњ барысына да Аллаћыныњ мәрхәмәте булсын. 1

Филиппуйлыларга 1

1 Филиппуйдагы иман итүчеләр бердәмлегенењ ђитәкчеләре ћәм ярдәмчеләре белән Мәсих Гайсәнеке булган бар изгеләргә Мәсих Гайсә коллары Паул ћәм Тимутедән сәлам. 2 Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 3 Сезне искә тµшергән саен, мин Аллаћыма рәхмәт укыйм. 4 Сез ињ беренче кµннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин ћәр гыйбадәтемдә сезнењ барыгыз µчен шатланып дога кылам. 6 Сездә игелекле эш башлаган Аллаћы аны Мәсих Гайсә килер кµнгә чаклы дәвам итәр ћәм ахырына ђиткерер дип инанам. 7 Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дµрес, чµнки сез минем йµрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган ћәм аныњ дµреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаћыныњ мәрхәмәтен бүлешәсез. 8 Сезнењ ћәммәгезне дә Мәсих Гайсә мәхәббәте белән сагынуыма Аллаћы шаћит. 9 Мәхәббәтегез белемдә дә, ћәртµрле зирәклектә дә артканнан арта барсын, 10 сез ињ яхшыларны сайлап ала белсен, шуныњ белән Мәсих килер кµнгә саф ћәм кимчелексез калсын, 11 Гайсә Мәсих аша тәкъвалык ђимешләре белән тутырылсын, дип дога кылам. Шул очракта Аллаћыга дан ћәм мактау булыр. 12 Имандашлар, минем белән булган хәлләрнењ Яхшы хәбәр таралуда зур файда китергәнен белүегезне телим. 13 Нәтиђәдә, сарайда яшәүчеләрнењ барысына ћәм калган башкаларга да тµрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. 14 Ѳстәвенә, имандашларымныњ күбесе, тµрмәдә утыруымны белеп, Мәсихтән ышаныч алдылар ћәм Аллаћы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сµйли башладылар. 15 Дµрес, аларныњ кайберләре Мәсих турында кµнчелек аркасында ћәм бер-берсен уздырырга тырышып, башкалар исә яхшылык кылу нияте белән игълан итәләр. 16 Бу кешеләр моны мәхәббәткә таянып эшли, чµнки Яхшы хәбәрне якларга Аллаћы тарафыннан куелганымны беләләр. 17 Теге кешеләр исә Мәсих турында чын күњелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән ћәм зиндандагы хәлемне авырайту йµзеннән вәгазьлиләр. 18 Әмма моныњ бернинди дә әћәмияте юк. Мәсих турында ничек кенә вәгазьләмәсеннәр – риялы яки изге ниятләр беләнме – мин барыбер моња бик куанам ћәм киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын, 19 чµнки беләм: бу, сезнењ догаларыгыз ћәм Гайсә Мәсих Рухыныњ ярдәме белән, миња иреккә чыгарга булышыр. 20 Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә ћәрвакыттагыча батыр булырмын ћәм яшәгән яки үлгән очракта да Мәсихне данлармын дип ашкынам ћәм µметләнәм. 21 Чµнки минем µчен тормыш – Мәсих, ћәм үлем – табыш кына. 22 Әгәр яшәвем белән күбрәк файдалы эшләр кыла алам икән, бу очракта кайсын сайларга да белмим. 23 Миња ике мµмкинлекнењ берсен сайларга туры килә. Бу дµньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән кµчле теләгем бар, бу чагыштыргысыз яхшырак. 24 Әмма сезнењ µчен минем исән булуым, ягъни монда яшәвем әћәмиятлерәк. 25 Моња инанганлыктан, шуны беләм: мин калачакмын ћәм, сезнењ имандагы уњышыгыз ћәм куанычыгыз µчен, барыгыз белән бергә булачакмын. 26 Шулай итеп, яныгызга кабат килүем белән минем аркада Мәсих Гайсәдә куанычыгыз тулып ташыр. 27 Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнењ турыда ишетәмме, сезнењ, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кµрәшүегезне белермен. 28 Дошманнардан ћичнәрсәдә курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар µчен ћәлакәт, ә сезнењ µчен котылу билгесе ћәм бу – Аллаћыдан. 29 Чµнки сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аныњ µчен газап чигү µстенлеге дә бирелде. 30 Шулай булгач, сез дә мин кичергән ћәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кµрәшкә керәсез.

Филиппуйлыларга 2

1 Шулай итеп, әгәр Мәсихтә күњелегезне күтәрәсез икән, әгәр Аныњ мәхәббәте сезгә юаныч бирә икән, әгәр сез Рух аша аралашасыз икән, әгәр сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән, 2 минем шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикергә ия булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат ћәм бердәм нияттә булыгыз. 3 үзегезгә файда эзләп яки масаеп ћичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз ћәм башкаларны үзегезгә караганда µстен күрегез. 4 Ћәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын. 5 Мµгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. 6 Табигате буенча Аллаћы булып та, Ул Аллаћыга тињ булуын күрсәтергә тырышмады. 7 Бәлки, кол кыяфәте алып, үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Ћәм кешеләр арасында яшәде. 8 Ул үзен түбәнсетте Ћәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаћыга күндәм булды. 9 Шуња күрә күктәгеләрнењ, ђирдәгеләрнењ ћәм ђир астындагыларныњ барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Ћәм Ата Аллаћыныњ даны µчен ћәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаћы Аны барысыннан да югары күтәрде ћәм Ања бµтен исемнән бµегрәк исем бирде. 12 Сµеклеләрем, сез мине ћәрчак тыњладыгыз. Шулай итеп, мин сезнењ арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнењ янда булмаганда да, үзегезнењ котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку ћәм тирән хµрмәт белән ахыргача дәвам итегез. 13 Чµнки Аллаћы үзенењ игелекле ихтыяры белән, эш итү µчен, сездә теләк ћәм сәләт тудыра. 14 Ћәр эшне зарланмыйча ћәм бәхәсләшмичә эшләгез; 15 шул чагында гына азгын ћәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф ћәм Аллаћыныњ кимчелексез балалары булып калырсыз. 16 Мәсих килер кµндә минем тырышлыгым ћәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алсын µчен, бу кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек ђемелдәгез. 17 Әгәр, корбан буларак Аллаћыга тәкъдим ителгән иманыгызга ћәм хезмәтегезгә µстәп, хәтта үз ђанымны фида кылсам да, мин куанам ћәм сезнењ барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. 18 Сез шулай ук куаныгыз ћәм минем белән бергә шатланыгыз. 19 Раббы Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутене сезгә ђибәрермен дип ышанам. Ул сезнењ хәлегезне белеп, минем дә күњелемне күтәрер иде. 20 Сезнењ хакта аныњ кебек ихлас күњелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк. 21 Чµнки барысы да, Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, бәлки үзләре турында гына кайгырталар. 22 үзенењ ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чµнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте. 23 Шуња күрә, эшләремнењ ни хәлдә торуын күргәч тә аны сезнењ янга ђибәрермен дип µметләнәм. 24 үземнењ дә тиздән сезгә барачагыма Раббыга ышанычым бар. 25 Сезнењ тарафтан миња ярдәмгә ђибәрелгән илче туганым, хезмәттәшем ћәм кµрәштәшем Эпафрудитны кире кайтаруны кирәк саныйм. 26 Чµнки ул барыгызны да бик сагына ћәм, сезгә аныњ авырганлыгы турында ишетелгәч, бик күњелсезләнде. 27 Ул чыннан да бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаћы ања гына түгел, бәлки, кайгы µстенә кайгы булмасын дип, миња да мәрхәмәт күрсәтте. 28 Шуња күрә, аны яњадан күреп куанырсыз ћәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк ђибәрәм. 29 Сез барыгыз да Раббыныкы булганга, аны зур шатлык белән сәламләгез ћәм аныњ кебекләргә хµрмәт күрсәтегез. 30 Чµнки хезмәтегезнењ ђитешмәгән ђирләрен ђиткерү µчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше µчен ул аздан гына үлми калды.

Филиппуйлыларга 3

1 Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Раббыныкы булганга күрә куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсә турында язу миња ћич тә мәшәкать тудырмый, ћәм бу сезнењ µчен дә саклану чарасы булыр. 2 «Этләрдән» сакланыгыз! Яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дµрес булмаган сµннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз! 3 Чµнки чын сµннәтлеләр – без, тән йолаларына ышанучылар түгел, бәлки Аллаћыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар ћәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар. 4 Хәер, мин андый йолаларга да ышана алам. Әгәр башка берәү тән йолаларына ышанырга уйласа, мин тагын да күбрәк инана алам: 5 мин – туып, ђиде кµн үткәч, сµннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яћүдләр канунына мµнәсәбәтем буенча фарисей. 6 Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миња бәйләнер урын юк иде. 7 Әмма хәзер исә минем µчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. 8 Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү µстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аныњ µчен мин ћәрнәрсәдән баш тарттым ћәм Мәсихкә ия булу хакына ћәм Аныкы булуым ачык күренсен µчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Минем хаклыгым канунны үтәү аша түгел, минем хаклык – Мәсихкә иман аша, ул Аллаћыдан ћәм иманга нигезләнгән. 10 Мин Мәсихне ћәм Аныњ үледән терелүе кодрәтен белергә, Аныњ газапларын уртаклашырга, Аныњ үлемендә Ања охшашлы булырга 11 ћәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә µметләнәм. 12 Мин инде барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма Гайсә Мәсих мине нәрсә µчен сайлап алган булса, шуња ирешергә тырышам. 13 Имандашлар, мин үземне теләгемә ирештем дип санамыйм, бәлки, үткәнемне онытып ћәм алга омтылып, 14 максатыма ашкынам, Аллаћы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам. 15 Шулай итеп, безнењ арада кем дә булса рухи яктан ђитлеккән икән, шулай ук фикер йµртергә тиеш; әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йµртәсез икән, Аллаћы моны да сезгә ачачак. 16 Әмма ләкин тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик. 17 Туганнар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз ћәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. 18 Чµнки күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сµйләдем, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм. 19 Аларныњ язмышы – ћәлакәт, аларныњ илаћы – карын, аларныњ даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дµньяви гамәлләр турында уйлыйлар. 20 Безнењ Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кµтәбез. 21 Ул безнењ гађиз тәнебезне үзгәртер ћәм, ћәрнәрсәне үзенә буйсындыра алучы кµче ярдәмендә, үзенењ данлы тәненә охшашлы итәр.

Филиппуйлыларга 4

1 Шулай итеп, сµекле ћәм зарыгып кµткән имандашларым, минем бәхетем ћәм дан тађым, Раббы белән берләшүдә нык торыгыз, кадерлеләрем. 2 Әүдия белән Сүнтүхиянењ икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын үтенәм. 3 Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кµрәштәшем, зинћар µчен бу хатыннарга ярдәм ит, чµнки алар да, Климис ћәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кµрәштеләр. 4 Ћәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз! 5 Сезнењ башкаларга илтифатлы булуыгыз ћәркемгә мәгълүм булсын. Раббы якынлаша. 6 Ћичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаћы каршында үтенечләрегезне шµкер итеп белдерегез. 7 Ћәм ћәр акылдан µстенрәк булган Аллаћы иминлеге сезнењ йµрәкләрегезне ћәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак. 8 Нићаять, туганнарым, әгәр нинди дә булса яхшылык ћәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хµрмәтле, дµрес, саф, ягымлы, шµћрәткә лаеклы – шулар турында фикер йµртегез. 9 Нәрсәгә µйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез ћәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларныњ барын да тырышып башкарыгыз ћәм иминлек Аллаћысы сезнењ белән булыр. 10 Шундый озак вакыт узганнан соњ, минем хакта яњадан кайгырта башлавыгызга, мин Раббыда бик нык сµенәм. Әлбәттә, сез ћәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мµмкинлегегез генә булмады. 11 Моны мохтађлыктан чыгып әйтмим, чµнки мин булганы белән канәгатьләнергә µйрәндем. 12 Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтађлыкта яшимме, ћәрвакыт ћәм тµрле хәлләрдә дә канәгать булырга µйрәндем. 13 Мин кµч Бирүче аша ћәрнәрсәгә әзер торам. 14 Шулай да, минем михнәт чигүемне уртаклашып, сез яхшы эшләдегез. 15 Сез, филиппуйлылар, беләсез: Яхшы хәбәр таратыла башлаганда, мин Македуниядән киткәч, миња сездән башка ћичбер иман итүчеләр бердәмлеге дә матди ярдәм күрсәтмәде. 16 Сез исә ихтыяђымны канәгатьләндерү µчен берничә мәртәбә Тессалуникә шәћәренә дә ярдәм ђибәрдегез. 17 Моны бүләк µмет итеп әйтмим, әмма табышныњ сезнењ хисапка µстәлгән кебек булуын телим. 18 Мин бµтенесен ћәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез ђибәргәннәрнењ барын да алдым ћәм тулысынча тәэмин ителдем. Алар – хуш исле, Аллаћыныњ күњеленә ятышлы, Ања яраклы корбан. 19 Ћәм минем Аллаћым сезнењ бар ихтыяђларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерер. 20 Атабыз ћәм Аллаћыбызга мәњгелектән мәњгелеккә дан булсын. Амин. 21 Ћәр иман итүчене Гайсә Мәсихтә сәламләгез. Минем белән бергә булган туганнар сезне сәламли. 22 Сезне барлык имандашлар, бигрәк тә кайсар сараендагылар сәламли. 23 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ барыгыз белән дә булсын.

Кѳлессәйлеләргә 1

1 Кµлессәйдә яшәүче изгеләргә ћәм Мәсихкә тугры туганнарга Аллаћыныњ ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан ћәм Тимуте туганнан сәлам. Сезгә Атабыз Аллаћыдан мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 3 Сезнењ µчен дога кылганда, Аллаћыга, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Атасына, ћәрвакыт рәхмәт укыйбыз, 4 чµнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз ћәм барлык изгеләргә булган мәхәббәтегез турында ишеттек. 5 Иманыбызныњ ћәм мәхәббәтегезнењ сәбәбе – сезнењ µчен күкләрдә саклап тотыла торган µмет. Бу µмет турында сез элек Яхшы хәбәрнењ хак сүзендә ишеткән идегез. 6 Сезгә килеп ђиткән бу Яхшы хәбәр, сез Аллаћы мәрхәмәтенењ чынлыкта ничек булуын ањлаган кµннән бирле арагызда ничек булса, бµтен дµньяда да шулай зур уњыш китерә ћәм тарала. 7 Сез Аллаћы мәрхәмәте турында безнењ хакка Мәсихкә турылыклы хезмәтче, сµекле хезмәттәшебез Эпафрастан µйрәндегез; 8 ул безгә Рухтан килгән мәхәббәтегез турында да хәбәр итте. 9 Шуња күрә, бу турыда ишеткән кµннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек ћәм ањ белән Аллаћыныњ ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнењ µчен дога кылудан ћәм ялварып сораудан туктамыйбыз. 10 Ћәр игелекле эшегез ђимеш китереп, сез Аллаћыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрсез ћәм ћәрнәрсәдә Ања яраклы булырсыз, дип дога кылабыз. 11 Сез чыдам ћәм сабыр булсын µчен Аныњ искиткеч бµек кодрәте сезне ћәртµрле куәттә ныгытсын. 12 Сезне яктылык патшалыгында үз халкы µчен саклаган бүләктән µлеш алырга яраклы иткән Атага сез сµенеп рәхмәт әйтегез. 13 Ул карањгылык хакимлегеннән коткарып, безне үзенењ сµекле Улы Патшалыгына алып керде, 14 ћәм Аныњ Улы аша без йолып алынабыз, димәк, гµнаћларыбыз кичерелә. 15 Мәсих – күзгә күренмәс Аллаћыныњ чагылышы, Ул – Беренче Угыл, яратылганнарныњ барысыннан да µстенрәк, 16 чµнки күктә ћәм ђирдә булган, күренгән ћәм күренмәгәннәрнењ ћәммәсе Аныњ аркылы яратылган: ђитәкче кµчләрме, µстен кµчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аныњ аша ћәм Аныњ µчен яратылган. 17 Аллаћы Улы ћәрнәрсәдән элек булган, ћәм Аныњ аркасында бар нәрсә үз урынында тора. 18 Ул – тәннењ Башы, ә тән – Ања иман итүчеләр бердәмлеге; ћәрнәрсәдә беренче булсын µчен Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан ињ беренче булып торган, 19 чµнки Аллаћы бµтен тулылыкныњ Улында яшәвен мәгъкуль күрде. 20 Шулай итеп, Аныњ аркылы, Аныњ хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, ђирдә ћәм күктә булган ћәр нәрсәне Аныњ аша үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде. 21 Ћәм сезне, фикерегез ћәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаћыга чит ћәм дошман булганнарны, 22 хәзер үз алдында изге, кимчелексез ћәм гаепсез итеп күрсәтү µчен, Улыныњ тәне аркылы, Аныњ үлеме аша үзе белән татулаштырды. 23 Әмма сез, иманыгызда нык ћәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән µметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дµньядагы ћәр ђан иясенә игълан ителгән ћәм мин, Паул, аныњ хезмәтчесе булдым. 24 Хәзер сезнењ µчен кичергән михнәтләремә сµенәм ћәм үзенењ тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге µчен Мәсихнењ газап чигүләренењ ђитмәгән кадәрен үземнењ тән газапларым белән тулыландырам. 25 Мин, Аллаћы кушуы буенча, бердәмлек хезмәтчесе булдым. Ул, сезгә яхшылык эшләү йµзеннән, миња үз сүзен бµтен тулылыгы белән игълан итәргә тапшырды. 26 Бу сүз – гасырлардан ћәм нәселләрдән бирле яшерен сер, хәзер исә ул Аныњ изгеләренә ачылды. 27 Халыклар арасында Аллаћы бу сернењ бай ћәм данлы булуын белдерергә теләде. Бу сер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаћы данын уртаклашу µчен µметегез! 28 Без ћәр кешегә Мәсих турында игълан итәбез. Ћәр кешене камил мәсихче итеп Аллаћыга тәкъдим итү µчен ања нәсыйхәт бирәбез ћәм бар зирәклеккә µйрәтәбез. 29 Бу максатка ирешү µчен, Мәсихнењ миндә куәтле хәрәкәт итүче кµче белән, үземне кызганмыйча, мин бу авыр хезмәтне башкарам.

Кѳлессәйлеләргә 2

1 Сезнењ хакка, Лаудикеядә яшәүчеләр хакына ћәм мине күрмәгән барлык кешеләр хакына минем нинди тырышлык куюымны белүегезне телим; 2 мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күњелләре күтәрелсен ћәм тµшенү алып килә торган ышануныњ тулы байлыгына ия булсыннар µчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаћыныњ серен – Мәсихне белерләр. 3 Ањарда зирәклекнењ ћәм белемнењ бµтен хәзинәләре яшеренгән. 4 Мин моны, ялагай сүзләр белән сезне ћичкем алдамасын µчен сµйлим, 5 чµнки тәнем белән сезнењ янда булмасам да, рухым белән – яныгызда ћәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызныњ ныклыгын күреп куанам. 6 Мәсих Гайсәне Раббы итеп кабул иткәнсез икән, Аныњ белән берлектә яшәгез. 7 Ањарда тамыр ђәегез ћәм тµпләнегез, үзегезгә µйрәтелгән иман буенча ныгыгыз ћәм бервакытта да рәхмәт укырга онытмагыз. 8 Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дµньяныњ идарә итүче кµчләренә нигезләнеп, буш ћәм алдавыч фәлсәфә белән сезне ћичкем кол итмәсен, 9 чµнки Аллаћы бµтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши. 10 Мәсих – ћәммә башлык ћәм хакимлек µстеннән Баш, сезгә Аныњ аркылы тулы тормыш бирелгән. 11 Сез Ањарда, кеше кулы белән башкарылган сµннәт белән түгел, бәлки гµнаћлы табигать хакимлегеннән азат ителү белән, димәк, Мәсих сµннәте белән сµннәтләндегез дә. 12 Сез суга чумдырылу йоласын үтәгәндә Аныњ белән бергә күмелдегез ћәм, Аны үледән терелткән Аллаћыныњ кодрәтенә ышану аркасында, Аныњ белән бергә терелдегез дә. 13 Сез гµнаћларыгыз аркасында ћәм яћүд булмаган µчен үлек булганда, Аллаћы сезне Аныњ белән бергә терелтте ћәм барлык гµнаћларыбызны кичерде. 14 Ул, безгә каршы булган, Муса канунын тотмаганлыктан, безне гаепләгән бурычларыбыз исемлеген кагыйдәләре белән юкка чыгарды ћәм, хачка кадаклап, аны бµтенләй алып ташлады; 15 µстен кµчләр ћәм хакимлекләрне бирелергә мәђбүр итте ћәм Мәсих аркасында ђињүне тантана итеп, аларны бар халык алдында фаш итте. 16 Шулай итеп, ризык ћәм эчемлек µчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яња ай яисә шимбә кµннәренә кагылышлы сораулар µчен сезне ћичкем хµкем итмәсен. 17 Болар – киләчәкнењ күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә. 18 Ясалма тыйнаклыктан ћәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы ћичкем сезне савап алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылыныњ буш уйлары аны масаючан итә. 19 Ул Мәсихне, димәк, тәннењ Башын тотмый. Ә бµтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары ћәм сењерләре белән үзара беркетелеп ћәм ныгытылып, Аллаћы кушуы буенча үсә бит. 20 Сез Мәсих белән бергә үлдегез ћәм бу дµньяныњ хакимлек итүче кµчләреннән котылдыгыз. Ни µчен соњ үзегезне, бу дµньяда яшәүчеләр кебек: 21 «кагылма», «татыма», «тимә» кебек карарларга буйсындырасыз? 22 Болар бары тик кеше уйлап чыгырган кагыйдәләргә ћәм тәгълиматларына гына кагыла ћәм аларныњ барысы да кулланганнан соњ юкка чыгачак. 23 Боларныњ фәкать тышкы яктан, үзләре сайлаган табынуда, ясалма тыйнаклыкта ћәм тәнгә карата катгый чаралар куллануда гына зирәклеге бар, әмма ђенси нәфесне тыюда аларныњ бернинди файдасы юк.

Кѳлессәйлеләргә 3

1 Сез Мәсих белән бергә терелеп тордыгыз, шуња күрә күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаћыныњ уњ ягында утыра; 2 ђирдәге нәрсәләр турында түгел, ћәрвакыт күктәгеләр турында уйлагыз. 3 Чµнки сез иске тормыш µчен үлдегез, ә сезнењ яња тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаћыда яшеренгән. 4 Сезнењ тормышыгыз – Мәсих, ћәм Ул килгәндә сез дә Аныњ данын уртаклашып, Аныњ белән бергә килерсез. 5 Шулай итеп, үзегездәге дµньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне ћәм потка табынуга тињ булган комсызлыкны үтерегез. 6 Менә шулар µчен Аллаћыныњ ачуы килә. 7 Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә шул юлларда йµрдегез. 8 Ә хәзер сез боларныњ ћәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек ћәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз; 9 бер-берегезгә ялган сµйләмәгез, чµнки сез бµтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташладыгыз 10 ћәм яња кеше булып киендегез. Бу яња кешене Булдыручы Аллаћы, үзе турында тулы белемгә илтү µчен, сезне ћәрвакыт үзенә охшашлы итеп яњартып тора. 11 Шуња күрә яћүд булмаганнар ћәм яћүдләр, сµннәтле ћәм сµннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар, коллар ћәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – ћәммәсе ћәм барысында. 12 Шулай итеп, сез, сµекле изгеләр, Аныњ сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күњелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. 13 Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез ћәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. 14 Бу сыйфатларныњ барысына тагын мәхәббәтне µстәгез, ул, ћәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә. 15 Йµрәкләрегездә Аллаћыныњ иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннењ әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлеккә чакырылдыгыз ћәм рәхмәтле булыгыз. 16 Мәсих сүзе сездә муллык белән урнашсын; бер-берегезне бµтен зирәклек белән µйрәтегез ћәм нәсыйхәт итегез; мәдхияләр, мактаулы шигырьләр ћәм рухи ђырлар ђырлап, күњелләрегездән Аллаћыга рәхмәт укыгыз. 17 Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сµйләсәгез – барын да Раббы Гайсә Мәсихкә таянып ћәм Аныњ аша Ата Аллаћыга шµкер итеп эшләгез. 18 Хатыннар, Раббыга иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз. 19 Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз ћәм аларга кырыс булмагыз. 20 Балалар, ћәрнәрсәдә ата-аналарыгызныњ сүзен тыњлагыз, чµнки бу – Раббыга мәгъкуль. 21 Аталар, балаларыгыз µметсезлеккә бирелмәсен µчен, аларны ярсытмагыз. 22 Коллар, дµньядагы хуђаларыгызга ћәрнәрсәдә буйсыныгыз, кешеләргә ярарга тырышучылар кебек булмагыз, хезмәт итүегез күз буяу µчен булмасын, бәлки, тирән хµрмәт белән, Аллаћыдан куркып, саф күњелдән эшләгез. 23 Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, ћәммәсен кешеләр µчен түгел, бәлки Раббы µчен эшләгән кебек ихлас күњелдән эшләгез, чµнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез. 25 Ә хаксызлык кылучы үзенењ кылган хаксызлыгын кайтарып алачак; Аллаћы каршында барысы да тигез.

Кѳлессәйлеләргә 4

1 Хуђалар, күктә сезнењ дә Хуђагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга намуслы ћәм гадел мµнәсәбәт күрсәтегез. 2 Армый-талмый догада булыгыз, шµкер итеп уяу торыгыз. 3 Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү µчен Аллаћы безгә ишек ачсын дип, безнењ µчен дә дога кылыгыз – мин менә шуныњ µчен тоткынлыкта бит. 4 Мин кешеләргә ул серне тиешенчә ачык ћәм ањлаешлы итеп сµйли алсын µчен дога кылыгыз. 5 Чит кешеләр белән, ћәрбер уњайлы очрактан файдаланып, тµпле акыл белән мµгамәлә кылыгыз. 6 Ћәркемгә ничек ђавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез ћәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч ћәм тµпле булсын. 7 Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче ћәм Раббы эшендә хезмәттәшебез, сµекле Тухик туган барысын да хәбәр итәр. 8 Хәлебез турында белдерү ћәм күњелләрегезне күтәрү µчен, мин аны сездән килгән ышанычлы ћәм сµекле туганыбыз Онисим белән бергә яныгызга ђибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сµйләп бирерләр. 10 Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра ћәм Барнабныњ туганнан-туган кардәшенењ улы Марк (аныњ турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) ћәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаћы Патшалыгы µчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яћүдләрнењ бердәнберләре; алар миња зур юаныч булдылар. 12 Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаћыныњ бар ихтыярында ђитлеккән булуыгыз ћәм иманда торуыгыз µчен ул ћәрвакыт сезнењ µчен бик тырышып дога кыла. 13 Аныњ турында шаћитлек бирәм: ул сезнењ хакка, Лаудикея ћәм Ћиераполис шәћәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара. 14 Без яраткан табиб Лүк ћәм Димас сезне сәламли. 15 Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага ћәм аныњ µендә ђыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам әйтегез. 16 Бу хатны укыгач, аны Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар µчен, шунда ђибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язылган хатны сез дә укыгыз. 17 Архипка: «Кара, Раббыдан кабул иткән хезмәтне ахырына ђиткерү µчен игътибарлы бул», – диегез. 18 Бу сәламне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем тµрмәдә утыруымны онытмагыз. Мәрхәмәт сезнењ белән булсын.

1 Тессалуникәлеләргә 1

1 Паулдан, Силастан ћәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Ата Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих µммәтенә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 2 Без ћәрвакыт, догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз µчен дә Аллаћыга рәхмәтләр укыйбыз. 3 Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илћамландырылган авыр хезмәтегезне ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә µмет баглап нык торуыгызны Аллаћыбыз ћәм Атабыз алдында без ћәрвакыт исебездә тотабыз. 4 Имандаш туганнар, без беләбез: Аллаћы сезне ярата, Ул сезне сайлап алды. 5 Чµнки без сµйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух ћәм тирән ышану белән сезгә барып иреште. Сезнењ белән бергә вакытта сезнењ µчен ничек яшәгәнебезне беләсез. 6 Сез, ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, безне ћәм шулай ук Раббыны кабатлаучылар булдыгыз. 7 Шулай итеп, сез Македуния ћәм Ахая µлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз. 8 Раббыныњ сүзе сезнењ аркылы Македуния ћәм Ахая µлкәләрендә генә ишетелеп калмаган, сезнењ Аллаћыга иман итүегезне ћәркайда беләләр. Шуња күрә безгә тагын нәрсәдер сµйләргә кирәк тә түгел. 9 Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сµйлиләр. Шулай ук, хак ћәм тере Аллаћыга хезмәт итү µчен, Аллаћы Углыныњ – Гайсәнењ – күкләрдән килүен кµтү µчен потларны калдырып Аллаћыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаћы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.

1 Тессалуникәлеләргә 2

1 Имандаш туганнар, белгәнегезчә, сезнењ янга килеп китүебез файдасыз булмады. 2 үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, кµчле каршылыкларга карамастан, Аллаћыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сµйләргә Аллаћыбыз безгә кыюлык бирде. 3 Безнењ µйрәтүебез ялгыш та түгел, начар уйлар белән дә түгел. Без берәүне дә алдарга теләмибез. 4 Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаћы безне лаеклы дип тапкан, шуња күрә без Аныњ ихтыяры буенча сµйлибез. Сµйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йµрәкләребезне сынаучы Аллаћыга ярарга тырышабыз. 5 Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып сµйләмәдек. Безнењ сүзләр комсызлыкны каплау µчен әйтелмәде. Аллаћы – безгә шаћит! 6 Без кешеләрдән – сездән дә, башкалардан да – дан кµтмәдек. 7 Мәсихнењ рәсүлләре буларак, сездән таләп итә алыр идек, ләкин без сезнењ белән булганда, ана кеше үзенењ сабыйлары турында кайгырткандай, сезгә карата ягымлы булдык. 8 Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен ђиткерү генә түгел, сезнењ µчен ђаннарыбызны бирергә әзер идек. Чµнки безнењ µчен шундый кадерле булдыгыз. 9 Имандаш туганнар, эшебезне ћәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен сµйләгәндә, берегезгә дә йµк булмас µчен, кµне-тµне эшләдек. 10 Сезнењ алда, иман итүчеләр алдында, изге, тәкъва ћәм кимчелексез булганлыгыбызга сез ћәм шулай ук Аллаћы шаћит. 11 Ата кеше үз балаларына карата ничек булса, без дә ћәрберегезгә карата шулай булдык, ћәм сез бу турыда беләсез. 12 Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, үз Патшалыгына ћәм данына чакыручы Аллаћыныњ ихтыяры буенча яшәргә µндәдек. 13 Тагын шуныњ µчен Аллаћыга ћәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: без ђиткергән Аллаћы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаћы сүзе итеп кабул иттегез; ћәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли. 14 Имандаш туганнар, сез Мәсих Гайсәнењ Яћүдиядә урнашкан Аллаћы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яћүдләрдән ђәфа чиккән кебек, сез дә үз милләттәшләрегездән ђәфа чиктегез. 15 Яћүдләр Раббы Гайсәне ћәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне куып ђибәрделәр. Алар Аллаћыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы. 16 Без, башка халыклар котыла алсын µчен, аларга сµйләргә телибез, ә яћүдләр безгә комачауларга тырыша. Ћәрвакыт шундый эшләр кылып, алар үз гµнаћларын күбәйткәннәр ћәм, нићаять, Аллаћыныњ ачуы алар µстенә тµшкән. 17 Ә без, туганнар, сезнењ белән кыска вакытка аерылыштык (күњелләребез түгел, ә тәннәребез генә аерылышты) ћәм сезне шундый сагындык, үзегезне бик нык күрәсебез килде. 18 Сезнењ яныгызга барырга теләдек. Мин, Паул, берничә тапкыр. Ләкин шайтан безгә комачаулады. 19 Раббыбыз Гайсә килгәндә, сез – Аныњ алдында безнењ µчен µмет, шатлык ћәм мактау тађы бит. 20 Әйе, сез – безнењ даныбыз ћәм шатлыгыбыз!

1 Тессалуникәлеләргә 3

1 Шуња күрә, без бүтән кµтеп тора алмадык, Афинада үзебез генә калырга булдык 2 ћәм, эзәрлекләүләргә карап берегез дә борчылмасын µчен, сезне ныгытырга, иманыгызны дәртләндерергә дигән максат белән Мәсихнењ Яхшы хәбәрен вәгазьләүдә Аллаћыныњ хезмәттәше булган Тимуте туганыбызны сезнењ янга ђибәрдек. Безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. Бу турыда сез үзегез дә беләсез. 4 Безнењ белән шундый эзәрлекләүләр булачагы хакында алдан, без бергә булган вакытта әйткән идек ћәм, белгәнегезчә, шулай булды да. 5 Шуња күрә, мин бүтән кµтеп тора алмадым, иманыгызныњ ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутене сезнењ янга ђибәрдем. Чµнки, аздыручы сезне коткыга керткән ћәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем. 6 Ә хәзер Тимуте Тессалуникәдән кайтты ћәм безгә иманыгыз ћәм мәхәббәтегез хакындагы куанычлы хәбәрне ђиткерде. Безне яхшы уйлар белән искә алуыгыз, без дә сезне бик нык күрергә теләгәндәй, сезнењ дә безне күрергә теләвегез турында әйтте. 7 Шуња күрә, туганнар, сезнењ иманыгыз турында ишеткәч, барлык газаплар ћәм эзәрлекләүләр эчендә күњелебез юанды. 8 Сез Раббыда нык торасыз икән, димәк без дә яшибез. 9 Сезне уйлап, Аллаћыбыз алдында кичергән шатлык µчен Ања нинди рәхмәтләр әйтик? 10 Сезнењ белән күрешергә ћәм иманыгызга ђитешмәгән нәрсәләрне бирергә теләп, кµне-тµне тырышлык белән дога кылабыз. 11 Аллаћы Атабыз үзе ћәм Раббыбыз Гайсә сезнењ янга барыр юлыбызны турайтсын. 12 Безнењ сезгә булган мәхәббәтебез кебек Раббыбыз сезнењ дә бер-берегезгә ћәм барлык кешеләргә карата булган мәхәббәтегезне арттырсын, мул итсен: 13 Раббыбыз Гайсә үзенењ изгеләре белән килгәндә, Аллаћы Атабыз алдында сез керсез, изге булсын µчен, Раббы шулай итеп йµрәкләрегезне ныгытсын.

1 Тессалуникәлеләргә 4

1 Аллаћыны канәгатьләндерү µчен ничек яшәргә кирәклеге турында µйрәткән идек, ћәм сез шул µйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без ћәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз. 2 Гайсә Мәсихнењ вәкаләте белән сезне нәрсәләргә µйрәткәнебез турында беләсез. 3 Аллаћыныњ теләге: сезнењ изге булуыгыз. Ул ђенси азгынлыкны читкә этәрүегезне тели. 4 Ћәрберегез үз тәнен изгелектә ћәм кадерләп сакларга µйрәнсен иде. 5 Аллаћыны белмәгән мәђүсиләр кебек дәрт ћәм шәћвәт кушканга иярмәгез. 6 Бу яктан берегез дә үз туганыгызга явызлык эшләмәгез, үзегезгә файда эзләп, аны кулланмагыз, чµнки андый эшләр кылган ћәр кеше Раббы тарафыннан ђәзага тартылачак. Без сезгә бу турыда кисәтү ясап әйткән идек инде. 7 Аллаћы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәү µчен чакырды. 8 Шуња күрә бу µйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә үзенењ Изге Рухын ђибәрүче Аллаћыны кире кага. 9 Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язуныњ кирәге юктыр. Чµнки Аллаћы сезнењ үзегезне бер-берегезне яратырга µйрәтте 10 ћәм, чынлап та, сез бµтен Македуния µлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандаш туганнар: тагын да ныграк тырышыгыз. 11 Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шµгыльләнергә ћәм ризыгыгызны үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз. 12 Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында әдәпле булырсыз, үзегезнењ ихтыяђларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз. 13 Имандаш туганнар, сез µметсез кешеләр кебек кайгырмасын µчен, үлем йокысына киткәннәр турында белүегезне телибез. 14 Без Гайсәнењ үлгәненә ћәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуња күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаћы Аныњ белән кире кайтарачак. 15 Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. 16 Боерык ишетелгәндә, ђитәкче фәрештәнењ ћәм Аллаћы быргысыныњ тавышы астында күкләрдән Раббы үзе тµшәчәк ћәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. 17 Шуннан соњ без, исәннәр – монда калганнар – ћавада Раббыны каршы алу µчен, алар белән бергә болытларда ћавага алыначакбыз ћәм мәњгегә Раббы белән бергә булачакбыз. 18 Шулай итеп, бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез.

1 Тессалуникәлеләргә 5

1 Бу хәлләрнењ кайчан булачагы турында язуыбызныњ кирәге юк, туганнар. 2 Чµнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кµне, тµнлә белән карак кергәндәге кебек, кµтмәгәндә килеп ђитәчәк. 3 Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызныњ бала тудыру газаплары ђиткән кебек, аларга кинәт ћәлакәт килер, ћәм алар качып котыла алмаслар. 4 Әгәр сез карањгылыкта булсагыз, ул кµн сезнењ µчен карак кебек кµтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, карањгылыкта түгел. 5 Чµнки сез барыгыз да яктылыкныкы ћәм кµннеке. Без тµннеке ћәм карањгылыкныкы түгел. 6 Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу ћәм аек булыйк. 7 Йокыдагылар тµнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр тµнлә эчеп исерәләр. 8 Ә без, яктылыкныкылар булганга күрә, иманны ћәм мәхәббәтне кµбә кием итеп, котылуга булган µметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк. 9 Чµнки Аллаћы безне ачуга дучар булу µчен түгел, ә Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы котылу кабул итүебез µчен билгеләде. 10 Раббыбыз Гайсә Мәсих, үлем йокысында булсак та, исән булсак та, без Аныњ белән бергә яши алсын дип, безнењ µчен үлде. 11 Шуња күрә хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез ћәм рухи яктан ныгытыгыз. 12 Имандаш туганнар, арагызда авыр хезмәт куючы, сезгә үгет-нәсыйхәт кылучы, Раббыны уйлап сезгә юнәлеш бирүче кешеләрне хµрмәт итегез. 13 Хезмәтләре µчен аларга карата бик ихтирамлы булыгыз ћәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез. 14 Без сездән, туганнар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз. 15 Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән ђавап бирмәсен. Ћәрвакыт бер-берегезгә ћәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз. 16 Ћәрвакыт шатланыгыз. 17 Бертуктаусыз дога кылыгыз. 18 Нинди генә шартларда калсагыз да Аллаћыга рәхмәтләр әйтегез, чµнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаћы шуны тели. 19 Изге Рухны сүндермәгез. 20 Пәйгамбәрлек итүгә кимсетеп карау булмасын. 21 Аллаћыданмы, түгелме икәнен белү µчен бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз, 22 ћәртµрле явызлыктан читкә китегез. 23 Аллаћы үзе, тынычлык чыганагы, сезне бµтен килеш изге итсен. Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәндә Ул бµтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күњелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын. 24 Сезне Чакыручы моны эшләячәк, чµнки Ул тугры. 25 Имандашлар, безнењ µчен дә дога кылыгыз. 26 Бар имандаш туганнарны изге үбү белән сәламләгез. 27 Раббыныњ абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандаш туганнарга укыгыз. 28 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ белән булсын.

2 Тессалуникәлеләргә 1

1 Паулдан, Силастан ћәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих µммәтенә сәлам. 2 Сезгә Атабыз Аллаћыдан ћәм Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 3 Без ћәрвакыт сезнењ µчен Аллаћыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандаш туганнар. Ћәм шулай эшләү – дµрес, чµнки сезнењ иманыгыз нык үсә, ћәркайсыгызныњ бер-берегезгә карата булган мәхәббәте арта бара. 4 Шуња күрә, без сез кичерә торган барлык эзәрлекләүләр ћәм газаплар эчендә булган түземлелегегез ћәм иманыгыз белән Аллаћыныњ бердәмлекләре алдында мактанабыз. 5 Боларныњ барысы да Аллаћы хµкеменењ гадел икәнен күрсәтә. Нәтиђәдә, сез Аллаћы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаћы Патшалыгы µчен инде газап чигәсез. 6 Сезнењ газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, ђәфа чигүчеләргә, ћәм безгә тынычлык бүләк итү – Аллаћы алдында гадел. 7 Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән үзенењ куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаћыны белмәүчеләрне ћәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыњламаучыларны ђәзага тартыр. 9 Аларга ђәза мәњгелек ћәлакәт булыр, алар Раббы яныннан ћәм Аныњ кодрәтле шµћрәтеннән аерып алынырлар. 10 Ул кµнне Раббы үзенењ изгеләреннән дан, үзенә иман китергәннәрнењ барысыннан да мактау кабул итү µчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чµнки без сµйләгән хәбәргә ышандыгыз. 11 Шуња күрә, без ћәрвакыт сезнењ µчен дога кылабыз, Аллаћыбыз сезне үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, ћәр яхшы ниятне ћәм иман эшен үзенењ кµче белән тµгәлләсен, дип сорыйбыз. 12 Аллаћыныњ ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте буенча Раббыбыз Гайсә Мәсих сездә шулай итеп данланыр ћәм үзегез дә Ањарда данлыклы булырсыз.

2 Тессалуникәлеләргә 2

1 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ килүе ћәм Аныњ янына ђыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандаш туганнар, сездән үтенеп сорыйбыз: 2 ашыгыч фикер йµртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббыныњ кµне ђитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын. 3 Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чµнки зур чуалыш булмыйча ћәм ћәлакәткә хµкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббыныњ килү кµне ђитмәячәк. 4 Ул кеше алла дип аталган ћәм кешеләр табына торган ћәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаћы Йортына кереп утырачак ћәм үзен Аллаћы дип игълан итәчәк. 5 Мин сезнењ яныгызда булганда шул турыда сµйләгәнемне хәтерләмисезме әллә? 6 Канунсызлык кешесе билгеләнгән вакытта ачылсын µчен, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез. 7 Канунсызлыкныњ яшерен кµче инде хәрәкәттә, ләкин тоткарлаучы үзе алынганчы тоткарлавын дәвам иттерәчәк. 8 Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны үзенењ тыны белән үтерәчәк, килүенењ балкышы аны юк итәчәк. 9 Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кµч, ялган галәмәтләр, ялган могђизалар күрсәтеп килер. 10 Ћәртµрле явыз ялганнарны ћәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар ћәлакәткә баралар, чµнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. 11 Шуња күрә, Аллаћы аларга зур ялгышу ђибәрер, ћәм алар ялганга ышанырлар. 12 Нәтиђәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хµкем ителерләр. 13 Сезнењ µчен, имандаш туганнар, Раббыныњ сµеклеләре, без ћәрвакыт Аллаћыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чµнки Рухныњ сезне изге итүе аркылы, хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаћы сезне беренче булып котылу µчен сайлады. 14 Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ шµћрәтенә ирешсен µчен, без сµйләгән Яхшы хәбәр аркылы Аллаћы сезне сайлады ћәм шушы котылуга чакырды. 15 Шуња күрә, туганнар, нык торыгыз, без сµйләгән яки хатлар аша сезгә ђиткергән µйрәтүләргә тотыныгыз. 16 Раббыбыз Гайсә Мәсих үзе ћәм безгә үзенењ мәхәббәтен күрсәткән, үзенењ мәрхәмәтлелегендә мәњгелек юану, какшамас µмет биргән Атабыз Аллаћы 17 сезнењ дә күњелләрегезне юатсын, ћәртµрле яхшы эшләрне башкарырга ћәм яхшы сүзләр сµйләргә сезне ныгытсын.

2 Тессалуникәлеләргә 3

1 Әйтелгәннәргә µстәп, сездән сорыйбыз, туганнар, безнењ µчен дога кылыгыз: сездәге кебек, башка ђирләрдә дә Раббыныњ сүзе тиз таралсын ћәм ихтирам ителсен. 2 Шулай ук бозык ћәм явыз кешеләрдән арынсак иде, чµнки бар кешеләр дә иман итмиләр бит. 3 Ә Раббы Ул – тугры. Ул сезне ныгытыр ћәм явыздан саклар. 4 Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы, без кушканнарны башкаруыгызга ћәм киләчәктә дә башкарачагыгызга иманыбыз камил. 5 Раббы сезнењ йµрәкләрегезне Аллаћыныњ мәхәббәтенә ћәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен. 6 Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән µйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. 7 Безнењ үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнењ арагызда яшәгәндә ялкауланмадык. 8 Беркемнењ дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йµк булмас µчен, кµне-тµне тырышып эшләдек. 9 Сорарга хакыбыз булмаган µчен түгел, ә сез ияреп эшләсен µчен, сезгә шулай үрнәк күрсәттек. 10 Яныгызда булганда без сезгә: «Кем эшләми, шул ашамый», – дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек. 11 Без сезгә бу турыда язабыз, чµнки кайберләрегезнењ ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнењ хезмәтләренә керүләре турында ишеттек. 12 Андый кешеләргә Раббы Гайсә Мәсихнењ исеме белән әмер итәбез ћәм µндибез: үз ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар. 13 Ә сез, имандаш туганнар, яхшылык эшләргә арымагыз. 14 Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыњламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез ћәм, аныњ ояты килсен µчен, аныњ белән аралашмагыз. 15 Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә туганга караган кебек итеп үгетләгез. 16 Тынычлык чыганагы Раббы үзе сезгә ћәрвакыт ћәм ћәр эштә иминлек бирсен. Раббы барыгыз белән дә булсын. 17 Мин, Паул, үз кулым белән сәламләү сүзләрен язам. Бу сүзләр ћәр хатымныњ миннән икәнен күрсәтә. Мин шулай язам. 18 Барыгыз белән дә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте булсын!

1 Тимутегә 1

1 Коткаручыбыз Аллаћы ћәм µметебез Мәсих Гайсәнењ әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан 2 имандагы үз улым Тимутегә: Ата Аллаћы вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек булсын. 3 Македуния µлкәсенә китеп барышлый ук, мин синнән Эфестә калуыњны үтенгән күк, синењ хәзер дә анда булуыњны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка µйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш. 4 Аларга риваятьләргә ћәм очсыз-кырыйсыз шәђәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чµнки болар бәхәсләр генә тудыра ћәм Аллаћы ниятенењ алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаћы нияте иман аркылы эш итә. 5 Бу әмернењ максаты исә – саф йµрәктән ћәм саф вµђданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт. 6 Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сµйләүләрен ћәм нәрсә раслауларын ањламаган хәлдә, канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сµйләүгә борылдылар. 8 Ә без беләбез: әгәр канун дµрес кулланылса, ул яхшы. 9 Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр µчен түгел, бәлки канунсызлар ћәм буйсынмаучылар, имансызлар ћәм гµнаћлылар, Аллаћыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр ћәм кеше үтерүчеләр µчен, 10 фәхешләр, ирләр белән ђенси мµнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаћитләр ћәм аек тәгълиматка каршы килгән башка барлык нәрсәләр µчен чыгарылган. 11 Миња ышанып тапшырылган мµбарәк Аллаћыныњ даны турындагы Яхшы хәбәрдә шулай µйрәтелә. 12 Миња кµч биргән Раббыбыз Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, үзенењ хезмәтенә билгеләде; 13 элек кµфер сµйләүче, эзәрлекләүче ћәм дорфа булсам да, Аллаћы миња шәфкать күрсәтте. Чµнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем. 14 Раббыбызныњ мәрхәмәте исә миња, артыгы белән, Мәсих Гайсәгә иман итү ћәм Аныњ мәхәббәте белән бергә бирелде. 15 Мәсих Гайсә дµньяга гµнаћлыларны коткару µчен килде дигән сүз хак ћәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гµнаћлылар арасында ињ начары – мин. 16 Ләкин Мәсихкә иман итеп, мәњгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү µчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә – гµнаћлыларныњ ињ начарында күрсәтсен дип, Аллаћы миња рәхим-шәфкать белдерде. 17 Мәњгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаћыга мәњге-мәњгегә хµрмәт ћәм дан! Амин. 18 Тимуте улым, синењ хакта элек сµйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиња ышанып тапшырам: син, аларга таянып, яхшы сугышчы кебек кµрәш. 19 Иман ћәм саф вµђданыњны сакла. Кайберәүләр исә, аны кире кагып, иманнарын ћәлакәткә дучар иттеләр: 20 Ћүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, мин аларны, кµфер сүзләр сµйләмәскә µйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым.

1 Тимутегә 2

1 Шулай итеп, ињ элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык ћәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр, патшалар ћәм дәүләт башлыклары µчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шµкер итегез. 3 Бу – Коткаручыбыз Аллаћы алдында яхшы ћәм мәгъкуль. 4 Ул барлык кешеләрнењ котылуын ћәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели. 5 Чµнки Аллаћы бер, ћәм Аллаћы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын µчен үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моња үз вакытында шаћитлек бирелде. 7 Мәсих Гайсә турындагы бу хәбәрне тарату µчен мин вәгазьче ћәм рәсүл итеп, яћүд булмаганнарга иман ћәм хакыйкать µйрәтүче итеп куелдым. Мин дµресен сµйлим, ялганламыйм. 8 Инде шуны телим: ир-атлар ћәр ђирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар. 9 Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен үрү, алтын яки энђеләр яисә кыйммәтле киемнәр белән түгел, бәлки тыйнак киемдә оялчанлык ћәм әхлаклылык белән, 10 үзләрен Аллаћыга табынучы хатын-кызларга хас булган игелекле эшләр белән бизәсеннәр. 11 Хатын-кыз күндәмлек белән тавыш-тынсыз гына µйрәнсен. 12 Хатын-кызга исә ир-атны µйрәтергә, аныњ µстеннән баш булырга рµхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын. 13 Чµнки башта Адәм, аннан соњ Хаува яратылган; 14 ћәм Адәм алданмаган, бәлки хатын-кыз, алданып, гµнаћка тµшкән. 15 Әмма әхлакый сафлык белән иман, мәхәббәт ћәм әүлиялектә торса, ул ана булу вазифасын үтәп котылачак.

1 Тимутегә 3

1 Әгәр кем дә булса иман итүчеләр бердәмлегенењ ђитәкчесе булырга омтылса, ул бик нык игелекле эш тели, дигән сүзләр хак. 2 Ул ђитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынныњ ире, тотнаклы, тµпле, әдәпле, кунакчыл, µйрәтергә сәләтле булырга, 3 эчкече, сугыш чукмары түгел, бәлки йомшак күњелле, татулык сµюче, байлык ђыярга яратмаучы булырга, 4 үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бµтен хµрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш. 5 Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаћы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соњ? 6 Тәкәбберләнеп, иблис тµшкән хµкемгә тµшмәс µчен, әле генә иман китергән булырга тиеш түгел. 7 Шелтәгә ћәм иблис тозагына тµшмәс µчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш. 8 Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейµзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска, 9 иманыбызныњ серен саф вµђдан белән саклаучы, ихтирамга лаек булырга тиеш. 10 Шулай итеп, аларны да башта сынап карасыннар, әгәр кимчелексез булсалар, алар ярдәмчеләр булып хезмәт итсеннәр. 11 Шулай ук хатын-кызлар да, гайбәтче булмыйча, аек, ћәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш. 12 Бердәмлек ярдәмчесенењ бер генә хатыны булырга тиеш, ул үз балаларын тәрбияли ћәм гаилә эшләре белән яхшы идарә итә белүче булырга тиеш. 13 үз хезмәтләрен яхшы үтәүчеләр башка иман итүчеләр тарафыннан ихтирам казаналар ћәм Мәсих Гайсәгә иманда үтә кыюлыкка ирешәләр. 14 Мин моны тиздән синењ янга килеремә µметләнеп язам. 15 Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкатьнењ терәге ћәм нигезе булган тере Аллаћы бердәмлегендә, димәк, Аллаћы йортында син нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. 16 Иман серенењ бµек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дµньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты.

1 Тимутегә 4

1 Рух исә ачык әйтә: соњгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга ћәм ђен µйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. 2 Шундый µйрәтүләр вµђданнары тою сәләтен югалткан ялган сµйләүчеләрнењ икейµзлелеге аша килер. 3 Бу ялганчылар никахлашуны тыялар, ћәм Аллаћы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шµкер итеп кабул итсеннәр µчен булдырса да, кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. 4 Әмма Аллаћы булдырган ћәрнәрсә яхшы ћәм шµкер итеп кабул ителсә, ћичнәрсә кире кагылмаска тиеш, 5 чµнки ул Аллаћы сүзе ћәм дога белән изге ителә. 6 Иман сүзләре ћәм ћәрвакыт үзењ ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, боларны имандашларга µйрәтсәњ, Мәсих Гайсәнењ яхшы хезмәтчесе булырсыњ. 7 Имансыз ћәм юк-бар риваятьләрне исә кире как, ә үзењне диндарлыкка күнектер. 8 Чµнки тән күнекмәсенењ файдасы аз, ә инде диндарлык ћәрнәрсәгә файдалы, чµнки ул хәзерге ћәм киләчәк тормышны вәгъдә итә. 9 Бу сүзләр хак ћәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. 10 Бу тормышка ирешү µчен без авыр хезмәт башкарабыз ћәм ашкынабыз, чµнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы тере Аллаћыга µмет баглыйбыз. 11 Бу әмерләрне башкаларга тапшыр ћәм µйрәт. 12 Синењ яшьлегењә ћичкем түбәнсетеп карамасын, ләкин сµйләмдә, үз-үзењне тотышыњда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул. 13 Мин килгәнгә кадәр Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сµйләү ћәм µйрәтү белән мәшгуль бул. 14 Ѳлкәннәр сиња кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма. 15 Алга китешењ ћәркемгә ачык күренсен µчен, шулар белән шµгыльлән, үзењне шуларга багышла. 16 үз-үзењне ћәм µйрәткән тәгълиматыњны күзәтеп тор ћәм, нык торып, моны башкаруыњны дәвам ит. Чµнки шулай эшләсәњ, үзењне дә, тыњлаучыларыњны да коткарырсыњ.

1 Тимутегә 5

1 Ѳлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, бәлки атањны үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны, кардәшләрењне үгетләгән кебек, 2 µлкән хатыннарны, анањны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны, бар сафлык белән кыз кардәшләрењне үгетләгән кебек үгетлә. 3 Чыннан да ялгыз булган тол хатыннарга хµрмәт күрсәт. 4 Ә тол хатынныњ балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары ћәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә µйрәнсеннәр, чµнки Аллаћы шуны тели. 5 Ә чыннан да тол ћәм ялгыз хатын Аллаћыга µмет баглый ћәм, Аллаћыга ялварып, кµне-тµне дога кыла. 6 Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, ул инде үле. 7 Кимчелексез булсыннар µчен, бу турыда кешеләрнењ күњеленә сењдер. 8 Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән ћәм имансыздан да яманрак була. 9 Бер ирнењ генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенењ игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларыныњ аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән ћәм үзен ћәртµрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларныњ бердәмлектәге исемлегенә кертелсен. 11 Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чµнки алар, ђенси теләккә бирелеп, тагын никахка керергә телиләр 12 ћәм, шулай итеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар ћәм үзләрен хµкемгә дучар итәләр. 13 Шуныњ µстенә алар, µйдән-µйгә йµреп, эшлексез булырга күнегәләр ћәм эшсез йµреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сµйләп, гайбәт саталар ћәм кеше эшенә тыкшыналар. 14 Шуња күрә, мин шуны телим: яманатын сатар µчен дошманнарга ћичнинди сәбәп бирмәс µчен, яшь тол хатыннар никахка керсеннәр, балалар тудырсыннар, йорт-ђирне карасыннар. 15 Инде кайберәүләр, дµрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына бастылар бит. 16 Әгәр ниндидер иман итүче хатынныњ гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар µчен мәшәкатьләнмәсен ћәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын µчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш. 17 Яхшы ђитәкчелек итүче µлкәннәр, бигрәк тә Аллаћы сүзен белдерүдә ћәм µйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар, ике тапкыр артык алырга лаеклы булып саналсыннар. 18 Чµнки Изге язма болай ди: «ашлык сугучы үгезнењ авызын томалама» ћәм «эшче хезмәт хакына лаек». 19 Ѳлкәнгә каршы шикаятьне ике яки µч шаћит белән булганда гына кабул ит. 20 Башкаларда да курку тусын µчен, гµнаћ кылучыларны барысы алдында фаш ит. 21 Аллаћы, Мәсих Гайсә ћәм сайланган фәрештәләр алдында мин сиња кушам: бу кагыйдәләрне алдан ук тискәре карашта торып ћәм берьяклылык күрсәтеп кулланма. 22 Хезмәткә сайлау билгесе итеп, ћичкем µстенә ашыгычлык белән кулларыњны куйма ћәм башкаларныњ гµнаћларына катнашма; үзењне саф тот. 23 Бүтән коры су гына эчмә, карыныњ µчен, еш авырмас µчен бераз шәраб та эч. 24 Инде кайбер кешеләрнењ гµнаћлары билгеле ћәм турыдан-туры хµкемгә илтәләр, ә кайберләренењ гµнаћлары исә соњрак ачылыр. 25 Шул ук рәвештә игелекле эшләр дә билгеле, әгәр кайберләре билгесез икән, яшеренеп калу мµмкин түгел.

1 Тимутегә 6

1 Аллаћы исемен ћәм тәгълиматны ћичкем хурламасын µчен, коллык богавындагылар үз хуђаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш. 2 Хуђалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, алар белән илтифатсыз мµгамәлә итәргә тиеш түгел, бәлки тагын да күбрәк хезмәт күрсәтергә тиеш, чµнки хезмәттән файда казанучы хуђалар – иман итүчеләр ћәм сµеклеләр. Боларны µйрәт ћәм нәсыйхәт ит. 3 Әгәр кем дә кем башка тәгълимат µйрәтә ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ хак сүзләре ћәм иман турындагы µйрәтү белән килешми икән, 4 ул тәкәббер, ћичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә ћәм сүз кµрәштерергә ћәвәслек белән агуланган була, ћәм болардан кµнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, 5 акылларына зыян килгән ћәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Шул кешеләр, диндарлык табыш казануга хезмәт итә, дип уйлыйлар. Андыйлардан ерак йµр. 6 Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаћыга иман итү аныњ тормышын бик нык баета, 7 чµнки без дµньяга ћичнәрсә алып килмәдек, аннан ћичнәрсә алып та китә алмабыз. 8 Ризыгыбыз ћәм кием-салымыбыз булса, шуныњ белән канәгать булыйк. 9 Ә инде баерга теләүчеләр коткыга ћәм тозакка тµшә, аларда бик күп акылсыз ћәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә ћәм ћәлакәткә китерә; 10 чµнки бар явызлыкларныњ башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моња бирелеп, иманнан читләшкәннәр ћәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр. 11 Ә син, Аллаћы кешесе, болардан кач ћәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә ћәм басынкылыкка омтыл. 12 Иман кµрәшен каћарманнарча алып бар, мәњгелек тормышка ия бул, чµнки син шул мәњгелек тормышка чакырылдыњ ћәм күп шаћитләр алдында үз иманыњны икърар иттењ. 13 Ћәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаћы алдында ћәм Понти Пилатка шаћитлек биреп, хакыйкатьне икърар иткән Мәсих Гайсә алдында сиња боерык бирәм: 14 Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәнгә кадәр әмерне тел тидермәслек ћәм шелтәсез итеп башкар. 15 Мµбарәк ћәм бердәнбер Хаким, патшаларныњ Патшасы ћәм хуђаларныњ Хуђасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән ћичкем күрмәгән ћәм күрүе дә мµмкин булмаган Аллаћы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаћыга хµрмәт ћәм мәњгелек хакимлек булсын! Амин. 17 Бу дµньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр ћәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану µчен безгә ћәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаћыга µмет багласыннар. 18 Аларга яхшылык кылырга, игелекле эшләре аркылы бай ћәм юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир. 19 Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү µчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар. 20 Әй, Тимуте! үзењә ышанып тапшырылганны сакла. Дµньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган ћәм дµреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. 21 Кайберәүләр, шуларга бирелеп, иманнан читләштеләр. Мәрхәмәт сезнењ белән булсын.

2 Тимутегә 1

1 Мәсих Гайсәдә булган тормыш турындагы вәгъдәне игълан итәргә ђибәрелгән, Аллаћы ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан 2 сµекле улым Тимутегә сәлам. Ата Аллаћыдан вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән сиња мәрхәмәт, шәфкать ћәм иминлек булсын. 3 Кµндез ћәм тµнлә даими рәвештә догаларымда сине искә тµшергәндә, мин дә, әби-бабаларым кебек, саф вµђдан белән үзем хезмәт итә торган Аллаћыга рәхмәт белдерәм. 4 Синењ күз яшьләрењне истә тотып, күњелемне шатлыкка тутырыр µчен, сине бик күрәсем килә. 5 Башта Лоис әбиењдә, аннары әниењ Әүникәдә яшәгән эчкерсез иманыњ турында искә тµшерәм. Ћәм ул синдә дә бар дип инанам. 6 Шул сәбәптән хәтерењә тµшерәм: кулларымны µстењә куеп алу аша сиња Аллаћы тарафыннан бирелгән рухи бүләкне үстер. 7 Чµнки Аллаћы безгә курку рухын түгел, бәлки кµч, мәхәббәт ћәм аек фикер йµртү рухын биргән. 8 Шулай итеп, Раббыбыз турында шаћитлек бирүдән, Аныњ хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаћы кµче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр µчен минем белән бергә газап чик. 9 Аллаћы кылган эшләребез аркасында түгел, бәлки үзенењ нияте ћәм мәрхәмәте нигезендә коткарып, безне изге тормышка чакырган. Ул безгә бу мәрхәмәтне вакыт башланганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән, 10 хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнењ килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган ћәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. 11 Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл ћәм µйрәтүче итеп билгеләп куелган. 12 Мин шуныњ µчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чµнки Кемгә ышануымны беләм, ћәм миња ышанып тапшырылганны Аныњ соњгы кµнгә кадәр саклый алачагына инанам. 13 Мәсих Гайсәгә иман итеп ћәм Аныњ мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дµрес сүзләрне үрнәк итеп тот. 14 Сиња ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла. 15 Син беләсењ, Асия µлкәсендәгеләрнењ барысы да мине ташлап киттеләр: Фүгел ћәм Ћермогенис та алар арасында. 16 Раббы Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен, чµнки ул күп тапкырлар минем күњелемне күтәрде ћәм тµрмәдә утыруымнан оялмады. 17 Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән ћәм эзләп тапкан. 18 Соњгы кµндә ул Раббы ярдәме белән Ходай шәфкатен алсын. Эфестә чакта аныњ миња тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсењ.

2 Тимутегә 2

1 Улым, син Мәсих Гайсәнењ мәрхәмәте белән нык тор 2 ћәм күп шаћитләр алдында, миннән ишеткән нәрсәләрне башкаларны да µйрәтергә сәләтле булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр. 3 Мәсих Гайсәнењ яхшы сугышчысы кебек, барлык иман итүчеләр белән газап чик. 4 Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышып, үзен кµндәлек эшләр белән бәйләми. 5 Шул рәвешчә, әгәр кемдер йµгерү ярышында катнашып, кагыйдәләр буенча йµгерми икән, ул ђињүчегә дигән бүләккә лаек була алмас. 6 Авыр хезмәт башкаручы игенче, ђыеп алынган уњыштан үз µлешен беренче алырга тиеш. 7 Мин әйткәннәр турында уйла ћәм Раббы сиња бар нәрсәне дә ањларга ярдәм итәр. 8 Гайсә Мәсихне исењдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә. 9 Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта ђинаятьче кебек богауланып, мин газапларга түзәм, әмма Аллаћы сүзе богауларда түгел. 10 Шуња күрә, Аллаћы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны ћәм шуныњ белән бергә мәњгелек дан алсын µчен, мин барына да түзәм. 11 Түбәндәге сүзләр хак: Аныњ белән үлгәнбез икән, Аныњ белән бергә яшәрбез дә. 12 Әгәр түзәбез икән, Аныњ белән патшалык та итәрбез; Әгәр Аннан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр. 13 Без тугры булмасак та, Ул ћәрчак тугры булып кала, чµнки Ул үз-үзенә каршы килә алмый. 14 Боларны бµтен кешеләрнењ исләренә тµшер ћәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр µчен, Аллаћы каршында аларны ныгытып кисәт. Моныњ бернинди дә файдасы юк, ә тыњлаучыларны ћәлакәткә илтә. 15 Хакыйкать сүзенә дµрес µйрәтүче ћәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаћыныњ хуплавына ирешү µчен, мµмкин булганнарныњ барысын да эшлә. 16 Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор; чµнки алар кешеләрне Аллаћыдан тагын да ныграк читләштерә. 17 Андый сүзләр – таралучы яман шеш кебек; Ћүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында. 18 Безнењ µчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылдылар ћәм кайберәүләрнењ иманнарын какшаттылар. 19 Әмма Аллаћы корган нигез нык тора, ањарга мондый сүзләр язылган: «Раббы үзенекеләрен белә», ћәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». 20 Зур йортта алтын ћәм кµмештән ясалган савыт кына түгел, бәлки агач ћәм балчык савытлар да бар, ћәм аларныњ кайберләре махсус тотыла торган, икенчеләре гадәти кулланышта. 21 Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, ул – үзен Аллаћыга багышлаган, Йорт Хуђасына яраклы, ћәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланылыштагы савыт булыр. 22 Яшьлекнењ әдәпсез теләкләреннән кач. Ћәм Раббыны чын йµрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл. 23 Акылсыз ћәм томана бәхәсләргә катышма, аларныњ ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсењ. 24 Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма ћәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп µйрәтүче ћәм сабыр булырга, 25 µйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаћы аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирер, 26 бәлки алар акылга утырырлар ћәм иблис үзенењ ихтыярын үтәсеннәр µчен эләктергән тозактан котылып калырлар.

2 Тимутегә 3

1 Белеп тор, соњгы кµннәрдә авыр вакытлар булачак. 2 Чµнки кешеләр үзләрен генә сµючән, байлык яратучан, мактанчык, ћавалы ћәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. 3 Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар ћәм яхшылыкны дошман күрерләр; 4 алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр ћәм, Аллаћыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. 5 Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуныњ кµчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор. 6 Андыйлар сиздермичә генә йортларга керәләр ћәм гµнаћка баткан вә тµрле азгын теләкләрнењ кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларныњ күњелләрен биләп алалар. 7 Бу хатыннар исә ћәрвакыт µйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне ањлауга ирешә алмыйлар. 8 Янис ћәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы ћәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр. 9 Әмма ерак китә алмаслар, чµнки тегеләрнењ акылсызлыгы мәгълүм булган күк, аларныкы да ћәммәсенә ачык күренер. 10 Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдењ. Мине ничек эзәрлекләүләрен ћәм ничек газап чигүләремне беләсењ. Антиухея, Икүниун ћәм Лустра шәћәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсењ. Мине барыннан да Раббы коткарды! 12 Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнењ барысы да эзәрлекләнер. 13 Әмма мәкерле кешеләр ћәм алдакчылар исә, адаштырып ћәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр. 14 Син исә нәрсәгә µйрәндењ ћәм нәрсәгә инандыњ, шуларны дәвам ит, чµнки кемнән µйрәнгәнењне беләсењ. 15 Шуныњ µстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсењ. Алар сиња, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, сине котылуга китерүче зирәклек бирә ала. 16 Аллаћы кешесе сәләтле ћәм барлык яхшы эшкә әзер булсын µчен, бµтен Язма Аллаћы тарафыннан рухландырылган ћәм µйрәтү, шелтәләү, тµзәтү ћәм Аллаћыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү µчен файдалы.

2 Тимутегә 4

1 Тереләрне ћәм үлеләрне хµкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәк, шуња күрә Аллаћы ћәм Мәсих Гайсә алдында сиња ђитди рәвештә кушам: 2 Аллаћы сүзен игълан ит, моны уњайлы ћәм уњайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, тµзәт, шелтәлә, µйрәткәндә ћәрвакыт сабырлык белән үгетлә. 3 Чµнки шундый вакыт килер, дµрес тәгълиматны тыњларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп µйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп ђыярлар, 4 ћәм, хакыйкатьне тыњламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар. 5 Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түз, Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтењне башкарып чык. 6 Чµнки миња бу дµньядан китәр вакыт ђитте. Минем тормышым корбан китерү урынына салынган корбан кебек. 7 Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йµгердем, иманны саклап калдым. 8 Хәзер мине ђињүче бүләге – хаклык тађы кµтә. Раббы, гадел Хµкем кылучы, миња аны соњгы кµндә бирәчәк. Ћәм миња гына түгел, бәлки Аныњ килүен сагынып кµтүчеләрнењ барсына да бирәчәк. 9 Тиздән минем янга килергә тырыш, 10 чµнки бу дµньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәћәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия µлкәләренә киттеләр. 11 Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзењ белән алып кил, чµнки хезмәтемдә ул миња ярдәм итә ала. 12 Тухикны исә мин Эфес шәћәренә ђибәрдем. 13 Килгәндә Троас шәћәрендә Карпларда калдырган ђиләнемне ћәм минем язма тµргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил. 14 Тимерче Искәндәр миња күп явызлыклар эшләде. Раббы ања эшләренә карап түләр. 15 Син үзењ дә аннан саклан, чµнки ул безнењ сүзләргә бик нык каршы килде. 16 үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын! 17 Раббы исә минем янда булды ћәм, Аллаћыныњ хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен ћәм бар халыкларга ишетелсен µчен кµч бирде ћәм мин арыслан авызыннан коткарылдым. 18 Раббы мине ћәрбер явыз эшләрдән йолып алыр ћәм, коткарып, үзенењ Күктәге Патшалыгына алып китәр. Ања мәњгедән мәњгегә дан. Амин. 19 Прискиллә белән Әкүл ћәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә. 20 Эрасты Кµринт шәћәрендә калды. Трофимны исә Милит шәћәрендә авыру килеш калдырдым. 21 Кышка хәтле килеп ђитәргә тырыш. Сине Әүбүл ћәм Пудис, Лин белән Кләүдия ћәм барлык имандашлар сәламли. 22 Раббы синењ рухыњ белән. Мәрхәмәт сезнењ белән.

Титуска 1

1 Аллаћы колы ћәм Гайсә Мәсихнењ рәсүле Паулдан сәлам. Аллаћы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга ћәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә китерү µчен ђибәрелдем мин. 2 Безгә бу иман ћәм хакыйкатьне танып белү – Аллаћы вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәњгелек тормышка µмет бирә, ә Ул беркайчан да ялганламый. 3 Билгеләнгән вакыт ђиткәч, Коткаручыбыз Аллаћы боерыгы буенча миња ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул үзенењ бу хәбәрен игълан итте. 4 Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын улым Титуска Ата Аллаћы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 5 Тµгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү ћәм барлык шәћәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренењ µлкәннәрен билгеләү µчен, мин сине Критта калдырдым. 6 Ѳлкән бер гаепсез, бер генә хатынныњ ире булырга тиеш. Аныњ балалары шулай ук иман итүчеләр, акылсызлыкта яки буйсынмаучанлыкта гаепләнмәүчеләр булырга тиеш. 7 Чµнки бердәмлектәге ђитәкче, Аллаћы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел, 8 бәлки кунакчыл, яхшылык сµючән, тµпле, гадел, изге, үз-үзен тота белүче булырга тиеш. 9 Башкаларны дµрес тәгълиматта нәсыйхәтләү ћәм ања каршы кешеләрне фаш та итә алу µчен, шул тәгълиматка туры килгән тугры сүзне тотарга тиеш. 10 Чµнки буйсынмаучан, такылдык ћәм ялганчылар бигрәк тә мәсихче-яћүдләр арасында күп. 11 Аларны авызларын ябарга мәђбүр итәргә кирәк, чµнки алар хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны µйрәтеп, бер бµтен гаиләләрне ђимерәләр. 12 Алар арасыннан берәү, бер акыл иясе: «Критлылар – ћәрвакыт алдакчы, явыз ерткычлар, ялкау ћәм гуђлар», – дигән. 13 Бу шаћитлек хак. Шуња күрә алар хак иманны тотсыннар ћәм яћүдләрнењ риваятьләренә ћәм хакыйкатьне кире кагучыларныњ кагыйдәләренә таянмасыннар µчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә. 15 Сафлар µчен барысы да саф, әмма бозык ћәм имансыз кешеләр µчен бернинди саф нәрсә юк, чµнки аларныњ акыллары ћәм вµђданнары бозык. 16 Алар, Аллаћыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыњлаусыз ћәм ћәрбер игелекле эш µчен файдасыз.

Титуска 2

1 Әмма син аек тәгълиматка туры килгәннәрне µйрәт. 2 Ѳлкән яшьтәге ир-атларга әйт: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, тµпле булырга ћәм иман, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш. 3 Шулай ук µлкән яшьтәге хатын-кызларга да әйт: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сµйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә ћәм башкаларны яхшылыкка µйрәтергә тиеш. 4 Аллаћы сүзенә карата хурлык килмәсен µчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен ћәм балаларын яратырга, 5 тµпле, саф, яхшы хуђабикә булырга ћәм ирләренә күндәм булырга µйрәтергә тиеш. 6 Шул рәвешчә, яшь ир-атларга да тµпле булырга нәсыйхәт бир. 7 Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Ѳйрәтүләрењдә намуслы ћәм ђитди бул; 8 каршы торучылар безнењ турыда ћичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын µчен, сµйләмењ тәнкыйть итә алмаслык дәрәђәдә дµрес булсын. 9 Колларга нәсыйхәт бир: алар бар нәрсәдә хуђаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, бәхәсләшмәсеннәр, 10 урлашмасыннар, бәлки үзләренењ ћәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Коткаручыбыз Аллаћыныњ тәгълиматы кешеләрнењ игътибарын бар нәрсәдә үзенә ђәлеп итә торган булсын µчен, аларга боларны эшләү кирәк. 11 Чµнки Аллаћыныњ ћәр кешегә котылу бирүче мәрхәмәте килде. 12 Бу мәрхәмәт, алласызлыкны ћәм дµньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дµньяда тµпле, гадел ћәм Аллаћыны хµрмәт итеп яшәргә µйрәтә. 13 Шул ук вакытта бµек Аллаћы ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнењ шµћрәте килүенә куанычлы µметебез бар. 14 Мәсих безне ћәртµрле гµнаћтан йолып алу µчен ћәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын үзе µчен чистартырга дип, үзен корбан итте. 15 Моныњ барысын ћәртµрле хакимлек белән сµйлә, нәсыйхәт ит ћәм фаш ит. Сиња беркем дә түбәнсетеп карамасын.

Титуска 3

1 Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга ћәм аларны тыњларга, ћәртµрле яхшы эшләргә ћәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнењ исләренә тµшер. 2 Аларны шулай ук беркемне дә яманламаска, бәлки бар кешеләргә карата ћәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч ћәм игътибарлы булырга µйрәт. 3 Чµнки кайчандыр без дә тинтәк, тыњлаусыз, алданган, тµрле нәфес ћәм ләззәтләр коллыгында идек; без тормышыбызны явызлыкта ћәм кµнчелектә үткәрдек; безгә нәфрәтләнделәр, ћәм без дә бер-беребезгә нәфрәтләндек. 4 Әмма Коткаручыбыз Аллаћы үзенењ игелеклелеген ћәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәткәндә, 5 безне кылган тәкъва эшләребез аркасында түгел, бәлки үзенењ шәфкате буенча, Изге Рух белән яњадан тудыру вә яњарту аркылы, үзенењ юып чистарту гамәле аша коткарды. 6 Без Аныњ мәрхәмәте аркылы акланып, үзебез µмет иткән мәњгелек тормышка ия булу µчен, Ул бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды. 8 Бу сүзләр хак. Синењ бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүењне телим, Аллаћыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чµнки болар әйбәт ћәм кешеләргә файдалы. 9 Ә тинтәк бәхәс, шәђәрәләр ћәм канун турындагы ызгыш-талаш ћәм кычкырышулардан читләш, чµнки алар файдасыз ћәм мәгънәсез. 10 Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соњ, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшењ булмасын! 11 Син беләсењ, андый кеше бозык ћәм ул гµнаћ кыла, шуныњ белән үз-үзен хµкемгә дучар итте. 12 Мин синењ янга Әртимәс яки Тухикны ђибәрәм. Алар килеп ђиткәч, үзењ минем янга Никәполискә килү µчен бµтен кµчењне куй, чµнки мин кышны анда чыгарга уйлыйм. 13 Канунчы Зинәс ћәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтађ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә. 14 Безнењ иман итүчеләр, башкаларныњ ихтыяђларын канәгатьләндерә алсын µчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга µйрәнсеннәр. Аларныњ тормышлары файдасыз булмасын. 15 Минем белән булганнарныњ барысы да сине сәламли. Безне яратучы иман итүчеләрнењ барысына да сәлам тапшыр. Мәрхәмәт сезнењ барыгыз белән дә булсын. 1

Филимунга 1

1 Кадерле дустыбыз ћәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синењ йортыња ђыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә, туганыбыз Апфия ханым ћәм кµрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына тµрмәдә утыручы Паул ћәм имандашыгыз Тимутедән сәлам. 3 Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 4 Туганым Филимун, догаларымда сине искә тµшергәндә, ћәрвакыт Аллаћыма рәхмәт укыйм, 5 чµнки Раббы Гайсәгә иманыњ ћәм изгеләргә карата мәхәббәтењ турында еш ишетәм. 6 Иманыњны башкалар белән дә нәтиђәле итеп бүлеш ћәм, без Мәсихтә ия булган бар игелекне алар тулысынча ањласын дип, дога кылам. 7 Туганым, мәхәббәтењ миња олы шатлык ћәм зур юаныч булды, чµнки синењ аша иман итүчеләрнењ күњелләре сафланды. 8 Мәсихтә рухи кардәшењ буларак бурычыњны үтәүне таләп итәргә хакым булса да, 9 башка ћичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнењ илчесе ћәм дә Ања иман итүем µчен хәзер тµрмәдә утыручы тоткын – сиња мәхәббәткә таянып мµрәђәгать итүне кулайрак күрәм. 10 үземнењ улым Онисим хакына сиња мµрәђәгать итәм, чµнки зинданда мин аныњ рухи атасы булдым. 11 Элек ул сиња файдасыз иде, хәзер исә синењ µчен дә, минем µчен дә файдалы. 12 Аны, йµрәгемнән µзеп, кире синењ янга ђибәрәм. 13 Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: ул сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда вакытта миња ярдәм итәр иде. 14 Әмма бернәрсәне дә синењ ризалыктан башка эшлисем килмәде. Ул вакытта игелекле эшењ үз теләгењ буенча түгел, бәлки ирексезләп кушканга булыр иде. 15 Ул синењ янда бµтенләйгә калсын µчен, синнән вакытлыча аерылып торган булуы да ихтимал. 16 Аны хәзер кол кебек түгел, бәлки колга караганда яхшырак итеп, якын туганыњ кебек каршы ал. Мин аны бик яратам, әмма, синењ µчен, кеше буларак та, мәсихче буларак та ул тагын да кадерлерәк булыр. 17 Шулай булгач, әгәр мине имандаш күрсәњ, ања да, мине кабул иткәндәй, ачык чырай күрсәт. 18 Ул сиња ниндидер зыян китергән икән яки бирәчәге булса, боларны минем бурычым итеп сана. 19 Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиња үзем түләрмен; инде үзењнењ дә тормышыњ белән миња бурычлы булуыњны әйтеп тормыйм. 20 Әйе, туганым, Раббы хакына миња яхшылык кыл; Мәсихтә имандаш буларак, күњелемне күтәр. 21 Бу үтенечемне кире какмасыња ышанып язам ћәм, сораганыма караганда, синењ күбрәк тә эшләячәгењне беләм. 22 Шулай ук минем µчен дә бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чµнки догаларыгызга ђавап булып сезгә кире әйләнеп кайтырмын дип µметләнәм. 23 Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас ћәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас ћәм Лүк шулай ук сине сәламли. 25 Раббы Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ рухыгыз белән булсын.

Еврейләргә 1

1 Аллаћы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр ћәм күп тµрле сµйләде. 2 Шушы соњгы кµннәрдә Ул безгә бµтен нәрсәнењ варисы итеп куйган Улы аша сµйләде. Аллаћы галәмне Улы аша барлыкка китерде. 3 Аныњ Улы – Аллаћыныњ даны чәчкән яктылык вә Аллаћыныњ тµп-тµгәл чагылышы. Ул ћәммә нәрсәне үзенењ кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гµнаћларыннан чистарткач, Ул күктә Мәћабәт Аллаћыныњ уњ ягына утырды. 4 Ул фәрештәләрдән никадәр µлкәнрәк булса, Аныњ исеме алар исеменнән шулкадәр югарырак тора. 5 Чµнки фәрештәләрнењ берәрсенә кайчан да булса: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – дип әйткәнме Аллаћы? Ћәм тагын фәрештәләрнењ кайсы турында да булса: «Мин – Аныњ Атасы булачакмын, ә Ул Минем Улым булачак», – дип әйткәнме Аллаћы? 6 Дµньяга үзенењ беренче туган Улын китергәндә, Аллаћы: «Барлык Аллаћы фәрештәләре Ањарга табынсын», – ди. 7 Фәрештәләр турында Аллаћы: «Аллаћы үзенењ фәрештәләрен ђилләр итә, хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә», – ди. 8 Улы турында исә: «Йа Аллаћым, Патшалыгыњ мәњгелек; Синењ хакимлегењ гадел, – ди. 9 – Син хаклыкны сµйдењ, канунсызлыкны күралмадыњ. Шуња күрә Аллаћы, Синењ Аллаћыњ, Сиња иптәшләрењә караганда зуррак шатлык бүләк итте». 10 Аллаћы тагын болай ди: «Йа Раббым, башта Син ђирнењ нигезләрен, кулларыњ белән күкләрне бар иттењ. 11 Алар бетәр, ә Син исә мәњге калырсыњ. Алар ћәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк. 12 Син аларны µс киеме кебек итеп тµреп алачаксыњ, алар кием кебек алыштырылачак, Син исә гел бер тµрле калачаксыњ, Синењ гомерењ мәњге бетмәячәк». 13 Фәрештәләрнењ берәрсенә Аллаћы кайчан да булса: «Дошманнарыњны Синењ аяк астыња баскыч итеп салганчы, утыр Минем уњ ягымда», – дигәнмени? 14 Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү µчен ђибәрелгән рухлар түгелмени?

Еврейләргә 2

1 Шуња күрә, туры юлдан чыкмас µчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез. 2 Чµнки фәрештәләр аша ђиткерелгән сүз дµрес булып, ћәртµрле ђинаять вә тыњлаусызлык тиешле ђәзасын алган икән, 3 шундый бµек коткарылу белән исәпләшмәсәк, ђәзадан без ничек котылып калырбыз соњ? Раббы үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр ђиткерде. Ћәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуныњ чын булуын безгә исбат иттеләр. 4 Аллаћы үзе дә моны безгә галәмәтләр, могђизалар вә тµрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте. 5 Аллаћы без хәзер сµйли торган киләчәк дµньяны фәрештәләр кулына тапшырмады. 6 Әмма кемдер кайдадыр Изге язмада әйткән: «Син ни µчен кеше турында кайгыртасыњ? Син нигә адәм улы турында уйлыйсыњ? 7 Син аны беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдыњ; Син аныњ башына дан вә кадер-хµрмәт тађын кидердењ, 8 ћәммәсен дә аныњ кулына тапшырдыњ». Бар нәрсәне ања буйсындыргач, ћәммәсе дә аныњ ихтыярына буйсына торган булды. Ләкин әле без ћәммә нәрсәнењ ањарга буйсынганын күрмибез. 9 Әмма без, Аллаћы мәрхәмәте аркасында, ћәр кеше µчен үлсен дип, беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәне күрәбез. Хәзер без Аны газап чиккәне ћәм үлгәне аркасында дан вә кадер-хµрмәт тађы кигән хәлдә күрәбез. 10 Аллаћы ћәммә нәрсәне бар итә ћәм саклый. үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аныњ Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чµнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. 11 Кешеләрне изге итүче Гайсә ћәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни µчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. 12 Гайсә: «Синењ исемењне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга ђыелган халык алдында Сиња дан ђырлармын», – ди. 13 Ул тагын: «Мин Аллаћыга ышаныч баглыйм», – ди. Ул шулай ук: «Менә Мин үзем ћәм Миња Аллаћы биргән балаларым», – ди. 14 Бу балаларныњ каны вә тәне бар. Гайсә, үз үлеме аша, үлемгә баш булган иблиснењ хакимлеген юк итәр µчен, 15 гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр µчен, үзе дә кешеләр кебек булды. 16 Чµнки Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраћим токымына ярдәм итә. 17 Шуња күрә, үзен корбан итеп, халыкныњ гµнаћларын йолар µчен, Аллаћыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр µчен, Гайсә бар нәрсәдә үзенењ туганнарына охшарга тиеш булды. 18 Чµнки Ул үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.

Еврейләргә 3

1 Изге туганнар, сезне дә Аллаћы чакырып алган. Шуња күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманныњ Аллаћы ђибәргән Баш Руханиен саклагыз. 2 Ул, Муса Аллаћы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, үзен билгеләгән Аллаћыга тугры булды. 3 Йортны тµзүчегә йортныњ үзенә караганда күбрәк хµрмәт күрсәтелгән кебек, Гайсә Мусага караганда олырак хµрмәткә лаек дип саналды. 4 Әлбәттә, ћәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә ћәммә нәрсәне Аллаћы бар кылган. 5 Муса Аллаћы йортында тугры хезмәтче иде ћәм Мусаныњ эшләре Аллаћы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаћитлек булды. 6 Ә Мәсих Аллаћы йорты µчен ђаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аныњ йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә µметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак. 7 Шулай итеп, Изге Рух әйткәнчә, «Бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, 8 чүлдәге сынау кµнендә Аллаћыга каршы чыккандагы кебек, үђәтләнмәгез, 9 анда сезнењ ата-бабаларыгыз Мине сынадылар вә Минем кырык ел буена нәрсә эшләгәнемне күрделәр. 10 Шуныњ µчен Минем бу кешеләргә ачуым чыкты ћәм Мин: „Аларныњ күњелләре ћәрвакыт ялгыш уйлый, алар Мин күрсәткән юлларны белмәделәр", – дидем. 11 Шуныњ µчен Мин, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да Минем тынычлыгыма кермәячәкләр", – дип ант иттем». 12 Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаћыдан баш тарткан, явыз, ышанмый торган йµрәк булмасын. 13 Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, сезнењ берегез дә, гµнаћ алдауларына бирелеп, киреләнмәсен µчен, бер-берегезне ћәр кµнне дәртләндереп торыгыз. 14 Чµнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз. 15 Изге язмада әйтелгәнчә: «Әгәр дә сез бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, Аллаћыга каршы чыккандагы кебек үђәтләнмәгез». 16 Аллаћы тавышын ишетеп, Ања каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соњ? Муса Мисырдан алып чыккан кешеләр түгел идемени алар? 17 Аллаћы кырык ел буена кемгә ачулы булды соњ? Гµнаћ кылып, чүлдә үлеп калган кешеләргә түгелме? 18 Алар Минем тынычлыгыма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соњ Аллаћы? Сүз тыњламаучылар хакында түгелмени? 19 Шулай итеп, ышанмаулары µчен, аларныњ Аллаћыныњ ял итү урынына керә алмаганын күрәбез.

Еврейләргә 4

1 Шулай итеп, Аллаћыныњ безгә тынычлык, ял бирү хакындагы вәгъдәсе әле үз кµчендә калганга күрә, берәребез аны алудан мәхрүм ителә дип табылмасын µчен, сак булыйк. 2 Исраиллеләргә ђиткерелгән кебек, Яхшы хәбәр безгә дә ђиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чµнки алар хәбәрне тыњлаучыларныњ ышануын уртаклашмадылар. 3 Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаћыныњ тынычлыгын кабул итәбез. Аллаћы: «Ачуым чыгып, Мин ант иттем: алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – диде. Гәрчә, дµньяны бар иткәннән соњ, Аныњ эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте. 4 Бер урында атнаныњ ђиденче кµне турында болай дип язылган бит: «Ђиденче кµнне Аллаћы үзенењ барлык эшләреннән ял итте». 5 Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – дип язылган. 6 Яхшы хәбәрне элегрәк ишеткән кешеләр, тыњлаусызлыклары µчен, Аллаћыныњ тынычлыгын кабул итмәделәр. Ләкин кайберәүләрнењ аны кабул итәчәкләре дµрес булганлыктан, 7 Аллаћы тагын билгеле бер кµнне – «бүгенге кµн»не билгеләде. Күп еллар узганнан соњ бу хакта Ул Давыт аша белдерде, инде әйтелгәнчә: «Сез бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, үђәтләнмәгез». 8 Чµнки халыкка тынычлыкны Ешуа китергән булса, Аллаћы бүтән кµн хакында әйтмәс иде. 9 Алай булгач, Аллаћы халкы µчен шимбә кµн ял булачак. 10 Чµнки Аллаћыныњ тынычлыгын кабул иткән кеше, Аллаћы үзенењ эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән соњ ял итәчәк. 11 Шуња күрә, Аныњ тынычлыгын алу µчен бар кµчебезне куйыйк, тыњлаусызлар үрнәгенә ияргән µчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын. 12 Чµнки Аллаћыныњ сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнењ эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, ђанны рухтан, буыннарны сµяк ђелегеннән аера. Ул безнењ йµрәгебездәге уй-фикерләребезне хµкем итә. 13 Аллаћыныњ күзеннән кача алырлык берни дә юк, Аныњ алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Ања хисап бирәчәкбез. 14 Безнењ күкләр аша узган бµек Баш Руханиебыз – Аллаћы Улы Гайсәбез бар, шуња күрә, үзебез тоткан иманга тугрылыклы булып калыйк. 15 Безнењ Баш Руханиебыз безнењ ђитешмәгән якларыбызны ањламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнењ кебек үк сыналды, ләкин ћич кенә дә гµнаћ кылмады. 16 Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу ћәм мәрхәмәт табу µчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк.

Еврейләргә 5

1 Ћәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаћыга хезмәт итү µчен кешеләрнењ вәкиле итеп куела; ћәм ул, кешеләрнењ гµнаћлары µчен, Аллаћыга бүләк вә корбаннар бирә. 2 Андый баш рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да ањлый ала, чµнки ул үзе дә кµчсез бер бәндә генәдер. 3 Шуња күрә ул үз гµнаћлары µчен дә, халыкныњ гµнаћлары µчен дә корбан китерергә тиеш. 4 Мондый хµрмәтле бурычны кеше үз µстенә үзе йµкли алмый, аны, үз вакытында Ћарунны сайлаган кебек, Аллаћы үзе билгеләп куя. 5 Шулай итеп, Баш Рухани булу хµрмәтен Гайсә үз µстенә үзе алмады, киресенчә, Аллаћы Ањарга: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – диде. 6 Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаћы: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәњгегә Рухани буласыњ», – диде. 7 Ђирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, үзен үлемнән коткара алачак Аллаћыга дога кылды ћәм ялварды, Аллаћы ихтыярына буйсынучы буларак, Аныњ ялваруы Аллаћыга барып иреште. 8 Аллаћы Улы булса да, Ул үз газаплары аша тыњлаучан булырга µйрәнде ћәм, 9 камиллеккә ирешкәннән соњ, үзенә тыњлаучан булган ћәркем µчен мәњгелек котылу чыганагы булды. 10 Ул, Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, шулай Аллаћы тарафыннан Баш Рухани итеп билгеләнде. 11 Бу хакта күп сµйләргә кирәк иде, ләкин сезгә ањлатуы бик кыен, чµнки сез сµйләгәнне бик авыр ањлый башладыгыз. 12 Узган вакытка карасак, сез инде үзегез µйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнењ үзегезне Аллаћы тәгълиматыныњ ињ беренче дәресләренә µйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сµт бирергә кирәк. 13 Сµт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый. 14 Каты азык исә µлкәннәр µчен; алар тормыш итү тәђрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга µйрәнәләр.

Еврейләргә 6

1 Шуња күрә, Мәсих тәгълиматыныњ ињ башлангыч µлешен калдырып, камилрәгенә күчик. үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаћыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнењ терелүе вә мәњгелек хµкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде. 3 Аллаћы үзе рµхсәт итсә, без алга таба китик. 4 Инде бер мәртәбә Аллаћы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенењ тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, 5 Аллаћыныњ яхшы сүзен вә киләчәк дµнья кµчләренењ тәэсирен татыган, 6 ә аннары дµрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яњадан тәүбәгә китерергә мµмкин түгел, чµнки Аллаћы Улын алар үзләре яњадан хачка кадаклыйлар, Аны бµтен халык алдында мәсхәрәлиләр. 7 Яњгыр мул итеп сугарган ђир, дымны үзенә сењдереп, ђир кем µчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уњыш бирсә, Аллаћыныњ фатихасын ала. 8 Ләкин әгәр бу ђирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аныњ бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кµтә, ахыр килеп, ул ђирне яндырырлар. 9 Ләкин, сµеклеләрем минем, шулай дип әйтсәк тә, сезнењ хәлегез әйбәтрәк вә ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз. 10 Аллаћы гаделсез түгел. Ул сезнењ хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Ања булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак. 11 Без сезнењ ћәрберегезнењ ахырга кадәр, µметегезнењ тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез. 12 Ялкау булмагыз, бәлки, иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез. 13 Ибраћимга вәгъдәсен биргәндә Аллаћы, ант итәрлек югарырак ћичкем булмаганлыктан, үз-үзе белән ант итте. 14 Ул: «Мин сиња фатиха µстенә фатиха бирәм. Мин синењ токымыњны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – диде. 15 Ћәм Ибраћим, сабырлык белән кµткәннән соњ, вәгъдә ителгәнне алды. 16 Кешеләр үзләреннән югарырак зат белән ант итәләр, ул ант әйтелгәнне раслый вә ћәртµрле бәхәсләргә чик куя. 17 Шуња күрә Аллаћы үз максатыныњ үзгәрешсез булуын Аллаћы вәгъдә иткәнне алачак кешеләр ањласын µчен, аны ант биреп раслады. 18 Ике үзгәрешсез нәрсә – вәгъдә ћәм ант турында Аллаћы ћич тә ялганлый алмый. Алар безне, Аллаћыга сыенганнарны, алдыбызда торган µметкә нык тотынырга дәртләндерә. 19 Бу µмет безнењ ђаныбызныњ ышанычлы вә ныклы якоре сыман. Ул пәрдә артындагы Ињ изге урынга керә. 20 Гайсә анда, безнењ хакка, бездән алдарак керде. Мәлик-Садыйк ничек баш рухани булса, Гайсә дә мәњгегә Баш Рухани булды.

Еврейләргә 7

1 Бу Мәлик-Садыйк, Шалим патшасы, Аллаћы Тәгаләнењ рухание иде, ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраћимны очратып, ања фатихасын бирде. 2 Ибраћим ањарга сугышта тапкан байлыгыныњ уннан бер µлешен бирде. Аныњ «Мәлик-Садыйк» дигән исеме «хаклык патшасы» дигәнне, ә «Шалим патшасы» – «иминлек патшасы» дигәнне ањлата. 3 Мәлик-Садыйкныњ әти-әнисе дә, ата-бабалары да билгесез. Аныњ гомеренењ башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул, Аллаћы Улы кебек, мәњге рухани булып кала. 4 Аныњ никадәр бµек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраћим да ања сугышта тапкан байлыгыныњ ињ яхшысыннан уннан бер µлешен бирде. 5 Соњыннан рухани булган Леви токымы угыллары, канун кушуы буенча, туганнарыннан, алар да Ибраћим токымыннан булсалар да, табышыныњ уннан бер µлешен алырга тиеш. 6 Мәлик-Садыйк рухани исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраћим табышыныњ уннан бер µлешен кабул итте ћәм ања, Аллаћыныњ вәгъдәсен кабул иткән кешегә, фатихасын бирде. 7 Фатиханы бирүче кеше ћичшиксез аны кабул итүчедән µстенрәк була. 8 Беренче очракта табышныњ уннан бер µлешен үләсе руханилар ђыйды, ә икенче очракта уннан бер µлешен, Изге язма шаћитлек иткәнчә, мәњге яшәүче кеше алды. 9 Күпмедер мәгънәдә, Леви хәтта үзе дә табышыныњ уннан бер µлешен Ибраћим аша Мәлик-Садыйкка түләгән, дип әйтергә була. 10 Чµнки Мәлик-Садыйк Ибраћимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенењ ата-бабасы Ибраћимныњ тәнендә иде. 11 Әгәр дә левиле руханилар хезмәте аша камиллеккә ирешелергә мµмкин булса (чµнки Муса кануны левиле руханилык белән тыгыз бәйләнештә бирелгән булган), Ћарун кебек түгел, ә Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиныњ килүенә ихтыяђ тумас иде. 12 Чµнки руханилык үзгәрсә, канун да ћичшиксез үзгәрә. 13 Ә без сµйләгән Зат икенче бер ырудан иде, ул ырудан беркем дә корбан китерү урыны янында хезмәт итмәде. 14 Безнењ Раббыбыз бит Яћүд ыруыннан чыкты, ә Муса, руханилар турында сµйләгәндә, бу ыру турында берни дә әйтмәгән. 15 Моныњ шулай икәнлеге Мәлик-Садыйк кебек яња Рухани килгәч тагын да ачыграк, ањлаешлырак булды. 16 Ул кешенењ чыгышына кагылышлы канун әмере буенча түгел, ә мәњге бетми торган яшәү кµче буенча Рухани булды. 17 Аныњ хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәњгегә Рухани буласыњ», – диелгән. 18 Шуња күрә, зәгыйфь вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге канун әмере үз кµчен югалтты. 19 Муса кануны бернине дә камилләштермәде, ә аныњ урынына безне Аллаћыга ныграк якынайткан зуррак µмет барлыкка китерелде. 20 Ѳстәвенә, бу Затны Рухани итеп билгеләвен Аллаћы үзенењ анты белән раслады. Калган руханилар антсыз руханилар булды, 21 ләкин Гайсә исә Аллаћыныњ анты аркылы, ягъни Аллаћы Ања: «Раббы ант итте, Ул үзенењ карарын үзгәртмәячәк: „Син – мәњгелек Рухани!"» – дигәндә Рухани булды. 22 Шул рәвешле, Аллаћы тµзегән әйбәтрәк килешүнењ ышанычлысы Гайсә булды. 23 Башка руханилар күп иде, ләкин алар хезмәтләрен дәвам итә алмадылар, чµнки үлә тордылар. 24 Ә Гайсә мәњге тере, Аныњ руханилыгы да үзгәрешсез. 25 Шуња күрә дә Ул үзе аркылы Аллаћыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Чµнки Ул, алар турында Аллаћыга мµрәђәгать итеп, алар турында ялвару µчен ћәрвакыт яши. 26 Безгә нәкъ менә шундый Баш Рухани кирәк: Ул изге, гаепсез, саф, гµнаћлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән. 27 Ул, бүтән баш руханилар сыман, кµн саен башта үзенењ гµнаћлары, аннары халыкныњ гµнаћлары µчен корбан китерүгә мохтађ түгел. Ул үзен корбан итеп, бер тапкыр ћәм мәњгелек корбан китерде. 28 Муса кануны баш рухани итеп кешеләрне билгели, ә кеше ул зәгыйфь. Ә инде кануннан соњ бирелгән ант буенча, Аллаћы Улы Баш Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәњгелек камиллеккә ирешкән Зат.

Еврейләргә 8

1 Без сезгә сµйләгәннәрдә ињ мµћиме – күктә Мәћабәт Аллаћыныњ уњ ягында утыручы Баш Руханиебыз бар. 2 Ул Изге йортта – кешеләр түгел, ә Раббы үзе корган чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә. 3 Ћәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү µчен билгеләнә. Шуња күрә безнењ Баш Руханиебызныњ да корбан китерү µчен нәрсәседер булырга тиеш иде. 4 Әгәр ђирдә булса, Ул рухани булмас иде, чµнки Муса кануны буенча корбан китерүчеләр инде бар. 5 Ђирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тµзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортныњ фәкать күләгәсе генә. Менә шуња күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, ћәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаћы. 6 Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яња килешү әйбәтрәк булган кебек, Ања тапшырылган хезмәт ђирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яња килешү әйбәтрәк, чµнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән. 7 Чµнки беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяђ да булмас иде. 8 Ләкин Аллаћы, үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Шундый кµннәр киләчәк, ди Раббы, Мин Исраил халкы вә Яћүд халкы белән яња килешү тµзиячәкмен. 9 Бу килешү Мин аларныњ ата-бабаларын Мисырдан ђитәкләп чыгарганда тµзегән килешүгә охшамаган. Алар Минем килешүемә тугрылыклы булмадылар, ћәм Минем алардан гайрәтем чикте, ди Раббы. 10 Исраил халкы белән Мин киләчәк кµннәрдә тµзиячәк килешү шушы: үз кануннарымны Мин аларныњ зићеннәренә салачакмын, күњелләренә язып куячакмын. Мин – аларныњ Аллаћысы, ә алар Минем халкым булачак. 11 Инде беркем дә икенче берәүне, үзенењ туганын: „Раббыны танып бел", – дип µйрәтмәячәк. Чµнки Мине кечесеннән башлап олысына кадәр беләчәк. 12 Чµнки Мин аларныњ явыз эшләрен кичерәчәкмен, кылган гµнаћларын инде беркайчан да искә алмаячакмын». 13 Бу килешүне Ул «яња» дип атап, искесен гамәлдән чыгарды, ә гамәлдән чыгарылган ћәм искергән ћәр нәрсә тиздән юкка чыгачак.

Еврейләргә 9

1 Беренче килешүнењ гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре ћәм ђирдәге Изге йорты бар иде. 2 Гыйбадәт кылу чатыры корылды, аныњ алгы µлешендә шәмдәл ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләр куелган µстәл урнаштырылды. Бу µлешне «Изге урын» дип атадылар. 3 Икенче пәрдә артында чатырныњ «Ињ изге урын» дип аталган µлеше бар иде. 4 Анда хуш исле сумала яндыру µчен алтыннан ясалган изге µстәл вә алтын белән капланган килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Ћарунныњ чәчәк аткан таягы ћәм Аллаћы әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде. 5 Ә сандык µстенә, Аллаћыныњ шунда булуын сурәтләгән, күктәге канатлы затларныњ сыннары куелган иде, аларныњ канатларыннан тµшкән күләгә гµнаћларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер ћәммәсен дә ђентекләп сµйләп тормыйбыз. 6 Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Чатырныњ алгы µлешенә руханилар, Аллаћыга гыйбадәт кылганда, ћәркµн керәләр. 7 Ә икенче µлешкә баш рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе µчен дә, белмичә гµнаћ кылган халык µчен дә Аллаћыга корбан итеп кан китерә. 8 Шуныњ белән Изге Рух әле чатырныњ алгы µлеше булганда Ињ изге урынга юлныњ әлегә ачык булмавын күрсәтә. 9 Моныњ бүгенге кµн µчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән Аллаћыга гыйбадәт кылучыныњ вµђданы сафлана алмый. 10 Бу йолалар ашау-эчү, тµрле юыну йолаларын гына күздә тотты. Болар тышкы якны гына күздә тотучы кагыйдәләр иде, ћәм алар яња тәртип урнаштырылганчы гына үз кµчендә була. 11 Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнењ Баш Рухание булып килде. Ул бµегрәк вә камилрәк, кеше кулы салмаган ћәм бу фани дµньяныкы булмаган чатыр аркылы барды. 12 Ињ изге урынга Мәсих кәђә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә үз каны белән керде, кешеләргә мәњгелек котылу тәэмин итте. 13 Чµнки әгәр дә үгез ћәм кәђә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау кµле, хәрәм булганнар µстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән, 14 Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәђәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәњгелек Рух аркылы үзен үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, ћәм, без тере Аллаћыга хезмәт итә алсын µчен, Аныњ каны безнењ вµђданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. 15 Шуња күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гµнаћлардан кешеләрне үз үлеме белән коткарып, Аллаћы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәњгелек мирасны ала алсыннар µчен, яња килешүне Урнаштыручы булды. 16 Әгәр дә васыять бар икән, аны язган кешенењ үлгәнен исбатларга кирәк. 17 Чµнки васыять, аны язган кеше исән чагында, бернинди дә кµчкә ия булмый. Васыять аны язган кеше үлгәч кенә кµченә керә. 18 Шуныњ µчен беренче килешү каннан башка гамәлгә керә алмады. 19 Муса канун күрсәтмәләренењ барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә ћүссµп чыбыкларын алып, бар халыкка ћәм канун язылган тµргәкнењ үзенә бозау, кәђә каны белән су сибеп чыкты. 20 Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаћы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – диде. 21 Ул шулай ук чатырга ћәм анда булган, Аллаћыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыкты. 22 Канун бар нәрсәнењ диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, ћәм кан түгелмичә ярлыкау булмый. 23 Күктәге үрнәк буенча ђирдә тµзелгән нәрсәләр шул рәвешле чистартылырга тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән пакьләндерүне таләп итә. 24 Чµнки Мәсих кеше кулы белән тµзелгән вә чын Изге йортныњ нибары күчермәсе генә булган Изге йортка кермәде. Ул, безнењ µчен Аллаћы алдына барып басарга дип, күкнењ үзенә керде. 25 Ул, баш рухани ћәр елны Ињ изге урынга үз каны булмаган кан алып кергән сыман, үзен кабат-кабат корбан итәр µчен кермәде. 26 Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дµнья яратылганнан бирле, үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул үзен корбан итү аша гµнаћны бетерер µчен, соњгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде. 27 Ћәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хµкем алдына басарга тиеш булган кебек, 28 Мәсих, күпләгән кешенењ гµнаћларын үз µстенә алыр µчен, бер мәртәбә корбан ителде, ћәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнењ гµнаћларын йолу µчен түгел, ә үзен кµтеп торучыларны коткару µчен киләчәк.

Еврейләргә 10

1 Канун – киләсе яхшы нәрсәләрнењ тµгәл чагылышы түгел, ә аларныњ күләгәсе генә. Шуња күрә ул, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаћы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый. 2 Әгәр дә канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Чµнки, бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гµнаћлы дип хис итми башларлар иде. 3 Әмма ләкин корбаннар ел саен гµнаћ турында искә тµшереп тора, 4 чµнки үгез каны белән кәђә каны кешенењ гµнаћын юа алмый. 5 Шуња күрә, дµньяга килгәч, Мәсих: «Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдењ, ләкин Син Минем µчен тән әзерләдењ, – диде. 6 – Сине яндырылган хайван корбаннары да, гµнаћлар µчен китерелгән корбаннар да сµендермәде. 7 Шунда Мин: „Йа Аллаћы, менә Мин, Изге язма тµргәгендә Минем хакта язылганча, Синењ ихтыярыњны ђиренә ђиткерү µчен килдем!" – дидем». 8 Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гµнаћ µчен корбаннар да китерүне теләмәдењ, алар Сине сµендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде. 9 Аннары Ул: «Менә Мин, Синењ ихтыярыњны ђиренә ђиткерер µчен килдем», – дип µстәде. Ул иске килешүне гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаћы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертте. 10 Аллаћы ихтыяры буенча без Гайсә Мәсихнењ үз тәнен бер мәртәбә ћәм мәњгелек кµчкә ия булган корбан итүе белән изге ителдек. 11 Ћәр рухани, кµн саен гыйбадәт кылып, күп тапкырлар шул ук корбаннарны китерә, әмма алар кешене ћичкайчан гµнаћлардан арындыра алмый. 12 Ләкин бу Баш Рухани, гµнаћлар µчен мәњгелек кµчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаћыныњ уњ ягына утырды. 13 Шул вакыттан алып Ул дошманнарыныњ үз аягы астына баскыч итеп салынуын кµтә. 14 Чµнки бер корбан белән Ул изге ителүчеләрне мәњгегә камил кылды. 15 Бу хакта безгә Изге Рух та шаћитлек кыла. Башта Ул болай ди: 16 «Киләчәк кµннәрдә Мин алар белән тµзиячәк килешү шушы, – ди Аллаћы. – Мин үз кануннарымны аларныњ күњелләренә салачакмын, зићеннәренә язып куячакмын». 17 Аннары Ул болай дип µсти: «Аларныњ гµнаћларын вә явыз эшләрен Мин инде беркайчан да искә алмам». 18 Болар кичерелгән икән, гµнаћ µчен корбан бирүнењ инде кирәге юк. 19 Шулай итеп, имандаш туганнар, Гайсә каны белән без Ињ изге урынга ышаныч белән керә алабыз, 20 Ул безгә яња вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аныњ тәне аша бара. 21 Безнењ Аллаћы йорты башында торучы бµек Руханиебыз бар. 22 Шуња күрә, әйдәгез, Аллаћыга ихлас күњел вә иман ышанычлылыгы белән, күњелләребез гµнаћлы вµђданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаћыга якынайыйк. 23 үзебез икърар иткән µметкә нык тотыныйк, чµнки безгә вәгъдә биргән Зат тугрылыклы. 24 Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. 25 Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу µчен бергә ђыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кµч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чµнки Раббы кµненењ якынлашуын күреп торасыз. 26 Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соњ, ањлы рәвештә гµнаћ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гµнаћлар µчен инде бернинди корбан да калмый. 27 Ә ул чагында инде хµкемне ћәм Аллаћыныњ дошманнарын яндырачак, бернине дә кызганып тормаячак утны куркынып кµтеп торасы гына кала. 28 Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә µч шаћит күрсәтүе нигезендә, ћич кызганусыз үлемгә дучар ителә. 29 Алай булгач, Аллаћы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаћы килешүенењ аны изгеләндергән канын нәђес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше ни дәрәђәдә каты ђәзага лаек соњ? 30 Без: «үч алу Минем эш, үзем кайтарып бирәчәкмен», – дигән ћәм: «Аллаћы үз халкын үзе хµкем итәчәк», – дигән Затны беләбез. 31 Тере Аллаћы кулына эләгү коточкыч эш! 32 Сез Аллаћы яктылыгы сезне яња гына яктыртканнан соњ булып үткән кµннәрне исегезгә тµшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кµрәшүдә нык тора идегез. 33 Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз. 34 Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сµендегез дә, чµнки үзегезнењ әйбәтрәк, мәњгелек байлыгыгыз барын белә идегез. 35 Кыю булудан туктамагыз, моныњ әђере зур булачак. 36 Ләкин Аллаћы ихтыярын үтәр µчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соњ Аллаћы вәгъдә иткәнне алырсыз. 37 Чµнки, Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, ћәм килергә тиешле Зат озак кµттерми киләчәк. 38 Минем тәкъва кешем үзенењ инануы белән яшәячәк, ләкин әгәр чигенсә, ул Миња яраклы булмаячак». 39 Ләкин без иманнан баш тартып ћәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз ћәм коткарылачакбыз.

Еврейләргә 11

1 Иман ул – без µметләнеп кµткәннәрнењ тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу. 2 Безнењ борынгы ата-бабаларыбыз шундый иман аркасында Аллаћыдан хуплау алган. 3 Галәмнењ Аллаћы сүзе белән булдырылганын ћәм күзгә күренүче нәрсәнењ күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы ањлыйбыз. 4 Ћабил Аллаћыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы µчен Аллаћы аныњ корбаннарын хуплады ћәм аны хак кеше дип раслады. Иманы аркылы Ћабил, үзе исән булмаса да, безгә әле ћаман сµйли. 5 Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дµньядан алынган. Аны бер ђирдән дә таба алмадылар, чµнки Аллаћы аны үз янына алган иде. Аныњ турында, ул дµньядан алынганчы Аллаћыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада. 6 Иман китерми торып Аллаћыга ярап булмый, чµнки Ања килүче ћәркем Аллаћыныњ барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әђерен бирми калмаячагына инанырга тиеш. 7 Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаћыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Ања буйсынып, гаиләсен коткару µчен кµймә тµзегән. Аныњ иманы дµньяны хµкем иткән, ћәм иманы аркасында Аллаћы аны хак дип игълан иткән. 8 Иман аркылы Ибраћим, Аллаћы чакыргач, буйсынып, киләчәктә үзенә мирас дип вәгъдә ителгән ђиргә киткән, гәрчә кая барганын белмәсә дә. 9 Иман белән ул вәгъдә ителгән илдә килмешәк булып яшәгән. Исхак вә Ягъкуб кебек үк, ул да чатырларда яшәгән, алар да аныњ белән бергә, Аллаћы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган. 10 Чµнки ул рәссамы вә тµзүчесе Аллаћы булган, мәњгелек нигезле шәћәрне кµткән. 11 Иманы аркасында Ибраћимныњ хатыны Сара үзе дә, инде карт булса да, балага уза алган, чµнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаћыны ышанычлы дип исәпләгән. 12 Шулай итеп, тәне инде картайган Ибраћим күктәге йолдызлар кадәр күп санлы вә дињгез ярындагы исәпсез-хисапсыз ком бµртекләре кадәр токым бирде. 13 Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр ћәм сәламләгәннәр. Алар бу дµньяда үзләренењ килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар. 14 Болай дип әйтүче кешеләр үзләренењ чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтәләр. 15 Әгәр дә алар үзләре калдырып киткән ил турында хәтерләренә тµшереп уйлаган булсалар, анда кире кайту мµмкинлеге дә булган булыр иде. 16 Юк, алар әйбәтрәк илгә – күк иленә омтылганнар. Шуња күрә аларныњ Аллаћыны үз Аллаћысы дип тануы Аллаћыга оят түгел; чµнки Ул алар µчен шәћәр әзерләп куйган. 17 Ибраћим, Аллаћы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаћыныњ вәгъдәсен алган булса да ћәм ања: «Синењ нәселењ Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенењ бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды. 19 Ибраћим Аллаћыныњ үледән терелтә алуына исәп тотты, ћәм Исхак, үледән терелтелүне алдан күрсәтүче билге буларак, әтисенә кире кайтарылды. 20 Киләчәккә иман белән караучы Исхак Ягъкуб белән Эсауга фатихасын бирде. 21 Иман аркылы Ягъкуб үләр алдыннан Йосыфныњ ике улына да фатиха бирде ћәм, таягына таянган килеш, Аллаћыга табынып баш иде. 22 Иман аркылы Йосыф гомеренењ ахырында Исраил халкыныњ Мисырдан чыгачагы турында сµйләде ћәм үз сµякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйтте. 23 Иман аркылы Мусаныњ ата-анасы Муса туганнан соњ µч ай буена аны яшереп сакладылар, чµнки аныњ гадәттән тыш матур бала булуын күрделәр, аларны патша фәрманы куркытмады. 24 Иман аркылы Муса, олы кеше булгач, фиргавен кызыныњ угылы дип йµртелүдән ваз кичте. 25 Гµнаћтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаћы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күрде. 26 Ул булачак әђерне карап торды ћәм, шуња күрә, Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләде. 27 Иман аркылы Муса, патшаныњ ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыкты. үз алдында күзгә күренми торган Аллаћыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде. 28 Иман аркылы ул, беренче булып туганнарны ћәлак итүче фәрештә Исраил халкыныњ балаларына кагылмасын µчен, ишекләргә кан сибү ћәм Коткарылу бәйрәме үткәрде. 29 Иман аркылы Исраил халкы Кызыл дињгезне коры ђирдән баргандай атлап чыкты, ә мисырлылар шуны ук эшләп карагач, ћәммәсе дә батып үлде. 30 Иман аркылы Исраил кешеләре шәћәрне тышкы яктан ђиде кµн рәттән әйләнеп чыккач, Әрихәне әйләндереп алган таш диварлар ишелеп тµште. 31 Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаћыны тыњламаучылар белән бергә ћәлак ителмичә, котылып калды. 32 Шуннан да артыгын сµйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шамуил вә пәйгамбәрләр турында сµйләп торырга вакытым ђитмәс иде. 33 Алар иман белән патшалыкларны буйсындырдылар, гаделлек урнаштырдылар, вәгъдә ителгәнгә ирештеләр. Арысланнарныњ авызларын яптылар, 34 ярсулы утны сүндерделәр, кылычтан котылып калдылар. Аларныњ кµчсезлеге кµчкә әйләнде, сугышта алар куәтле булдылар ћәм чит ил гаскәрләрен качарга мәђбүр иттеләр. 35 Кайбер хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар. Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү µчен, азат ителүдән баш тартып, ђәзаландылар. 36 Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тµрмәләргә ябылды. 37 Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәђә тиреләренә тµренеп йµрделәр, башлары мохтађлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар. 38 Дµнья бу затларга лаек түгел иде. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда кањгырып йµрде. 39 Алар ћәммәсе дә иманнары µчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә, ђирдә яшәгән чагында, үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады. 40 Бу кешеләр бары тик безнењ белән генә камиллеккә ирешсен µчен, Аллаћы безнењ µчен әйбәтрәк бер нәрсә ниятләде.

Еврейләргә 12

1 Безнењ тирә-ягыбызда шаћитләр шулкадәр күп! Шуња күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне ђињел генә алдап йµртүче гµнаћларны калдырыйк ћәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йµгереп үтик. 2 Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне ћәрдаим алмый торыйк. үзен киләчәктә кµткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаћы тәхетенењ уњ ягында утыра. 3 Гµнаћлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күњелегезне тµшермәскә ћәм Аллаћыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр. 4 Сезнењ әле гµнаћка каршы сугышта кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады. 5 Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, Аллаћы сезгә: «Улым Минем, Раббыњ шулай тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебењне күрсәткәндә күњелењне тµшермә. 6 Раббы үзе яраткан кешеләрне үгетләп тµзәтә вә улы дип кабул иткән ћәр кешене тәрбияли», – дигән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз. 7 Сезнењ газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаћы сезгә үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни? 8 Әгәр дә сез ћәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез чын угыллар түгел, ә ђилдән туган балалар. 9 Моннан тыш, безнењ ћәммәбезнењ дә ђирдә безне тәрбияләгән аталары булды ћәм без аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызныњ Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Ања колак салу безгә яшәү бирә бит! 10 Безнењ аталарыбыз безне беркадәр вакыт буена, үзләре ињ яхшы дип тапкан, ләкин бик үк камил булмаган чаралар белән тәрбиялиләр, ләкин Аллаћы безне, Аныњ изгелегенә катнаша алсыннар дип, үз иминлегебез хакына тәрбияли. 11 Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соњрак тәрбия узган кешеләргә ул уњыш китерә: имин вә Аллаћыга мәгъкуль тормыш бирә. 12 Шуња күрә хәлсез кулларыгызны, калтыранган кµчсез тезләрегезне ныгытыгыз. 13 Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, сәламәт булсын µчен, туры юлдан йµрегез. 14 Барлык кеше белән тынычлыкта яшәргә ћәм изге булырга омтылыгыз, чµнки изге булып яшәмәсә, беркем дә Аллаћыны күрмәячәк. 15 Карагыз аны, беркем дә Аллаћыныњ мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын; ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын ћәм күпләрне нәђесләмәсен. 16 Карагыз аны, беркем дә ђенси йµгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш µчен, олы угыл буларак бирелергә тиешле хокукларны саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен. 17 Белгәнегезчә, соњыннан ул фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган. 18 Сез кагылырга мµмкин булган, дµрләп янган Синай тавына – карањгыга да, давылга да килмәдегез. 19 Сез быргы тавышына да, тыњлаучылар бүтән ишетергә теләмәгән сүзләр сµйләүче тавышка да килмәдегез. Ул сүзләрне ишеткән кешеләр боларны бүтән сµйләмәүне үтенгәннәр, 20 чµнки алар: «Хәтта бу тауга хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле», – дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар. 21 Бу күренеш шундый куркыныч булган, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм», – дигән. 22 Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимга – тере Аллаћы шәћәренә килдегез! Сез шатлыклы тантанага ђыелган мењләгән фәрештәләр янына килдегез. 23 Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туган балалар ђыенына килдегез. Сез Аллаћыга, бар кешене Хµкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнењ рухлары янына килдегез. 24 Сез яња килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аныњ Ћабил каныннан әйбәтрәк сµйләүче сибелгән каны янына килдегез. 25 Карагыз аны, үзегезгә сµйләүче Аллаћыны кире какмагыз. Ђирдә сµйләгән чагында кешеләр Аны тыњламаган µчен ђәзасыз калмаган икән, күктән торып кисәткәндә Ањардан баш тартсак, без тагын да зуррак ђәзага дучар булачакбыз. 26 Ул чагында Аныњ тавышы ђирне дер селкетте, ләкин Ул хәзер: «Мин ђирне тагын бер тапкыр тетрәтәм, ћәм ђирне генә түгел, күкне дә», – дип вәгъдә итә. 27 «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: тотрыклы нәрсәләр генә калсын µчен, ћәр тотрыксыз, ягъни, бар ителгән нәрсә юкка чыгарылачак. 28 Безгә какшамас патшалык бирелә, шуња күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк ћәм Аллаћыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып Ањарга табыныйк, 29 чµнки безнењ Аллаћыбыз – йота торган ут.

Еврейләргә 13

1 Бер-берегезне туганнар кебек яратудан туктамагыз. 2 Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз; болай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр. 3 Тµрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булган кебек, исегездә тотыгыз. Газап чигүче кешеләрне, үзегез дә алар белән газап чиккән сыман, исегездә тотыгыз. 4 Никахны ћәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чµнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаћы хµкем итәчәк. 5 Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чµнки Аллаћы: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам», – дигән. 6 Шуња күрә кыю булыйк, чµнки без: «Аллаћы – минем Ярдәмчем, мин курыкмам. Кеше миња нәрсә эшли алсын?» – дип әйтә алабыз. 7 Сезгә Аллаћы сүзен ђиткергән ђитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларныњ гомер нәтиђәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез. 8 Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә ћәм мәњгегә шундый ук. 9 Ћәртµрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йµрәкләрегезне ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тоту белән түгел, ә Аллаћыныњ мәрхәмәте белән ныгытырга кирәк. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән. 10 Безнењ корбан китерү урыныбыз бар, чатырдагы хезмәтчеләрнењ андагы корбанны ашарга хакы юк. 11 Баш рухани хайван канын Ињ изге урынга гµнаћлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраиллеләрнењ вакытлы торак урыныныњ тышында яндырыла. 12 Шуныњ аркасында Гайсә дә, халыкны үзенењ каны белән изгеләндерер µчен, шәћәр капкасы тышында газап чикте. 13 Шуња күрә, әйдәгез, без, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урыныныњ тышкы ягына Аныњ янына чыгыйк. 14 Чµнки биредә, ђирдә, безнењ даими тора торган урыныбыз юк, ләкин без килергә тиешле шәћәрне кµтәбез. 15 Шуња күрә Гайсә аркылы Аллаћыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аныњ исемен телебез белән мактыйк. 16 Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз – бу Аллаћы ярата торган корбан. 17 Ђитәкчеләрегезне тыњлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнењ ђаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыњлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыњламасагыз, кайгырып эшләрләр, ћәм бу сезнењ µчен файдалы булмас. 18 Безнењ µчен дога кылыгыз. Без намусыбызныњ чиста булуына ышанабыз, чµнки бар нәрсәдә дµрес гамәл кылырга телибез. 19 Мин сездән, Аллаћы сине безнењ янга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм. 20 Мәњгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларныњ бµек Кµтүчесен, тынычлык Аллаћысы үледән терелтте. 21 үзенењ ихтыярын үтәр µчен Аллаћы сезне ћәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, ћәм Гайсә Мәсих аша безгә үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәњгелек дан Мәсихкә. Амин. 22 Имандашларым, сездән бу хатымда биргән кињәшләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм, чµнки мин бит кыска гына итеп яздым. 23 Безнењ туганыбыз Тимутенењ азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Әгәр дә ул тиздән минем янга килсә, мин аны үзем белән бергә алып, сезне күрергә килермен. 24 Барлык башлыкларыгызга вә Аллаћыныњ барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый. 25 Барыгызга да Аллаћыныњ мәрхәмәте булсын.

Ягъкуб 1

1 Дµнья буйлап таралган унике кабиләгә Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам! 2 Имандашларым, иманыгыз сыналуыныњ сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, тµрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз. 4 Сез камил, бµтен булсын µчен, сездә кимчелек булмасын µчен сабырлык үз эшен эшләп бетерергә тиеш. 5 Әгәр кайсыгызныњ да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаћыдан сорасын, ћәм ул ања биреләчәк, чµнки Аллаћы юмарт ћәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. 6 Ләкин сез иман белән, инанып, ћич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чµнки шикләнүчеләр, ђил куып йµрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган дињгез дулкынына охшаганнар. 7 Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын. 8 Мондый кеше – икеләнүчән, үзенењ кылган гамәлләрендә нык тормаучан. 9 Мохтађ мәсихче үзенењ күтәрелүе белән горурлансын. 10 Бай исә үзенењ түбән тµшерелүе белән горурлансын, чµнки ул кыргый чәчәк шикелле юкка чыгачак. 11 Кояш чыга, кµйдергеч эсселек башлана, эсседән үлән сула, аныњ чәчәге коела ћәм матурлыгы югала. Байлар да шулай ук үзләренењ эшләрен эшләгәндә юкка чыгачак. 12 Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаћы үзен сµючеләргә вәгъдә иткән тормыш тађын алачак. 13 Коткыга бирелгәннәрнењ берсе дә: «Бу коткы Аллаћы тарафыннан ђибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чµнки явызлык Аллаћыны вәсвәсәләндерә алмый ћәм Аллаћы үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. 14 Ләкин ћәркемне дә үзенењ үк кызыктырып алып кереп китүче ћәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә. 15 Шуннан соњ, хайвани теләк, яралып, гµнаћны, ә гµнаћ, ныгыгач, үлемне тудыра. 16 үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, сµекле имандашларым. 17 Ћәртµрле игелекле ћәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә. Ул ћәрвакыт үзгәрешсез ћәм ћичкайчан, борылып, карањгылык тудырмый. 18 Яратканнары арасында без беренче ђимеш булсын µчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, үз ихтыяры белән барлыкка китерде. 19 Сµекле имандашларым, шуња игътибар итегез: ћәркем тыњларга µлгер булырга, ә сµйләргә ћәм ачуланырга ашыкмаска тиеш, 20 чµнки кеше ачуы Аллаћы теләгән тәкъва тормышка алып килми. 21 Шулай итеп, бµтен әхлакый шакшылыктан ћәм башка тµрле яманлыктан ваз кичегез, йµрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаћы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз сезнењ ђаннарыгызны коткара ала. 22 Сүз тыњлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. 23 Кем дә булса Аллаћы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йµзен кµзгедән караучыга охшап кала: 24 үзенә ђентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йµзенењ ниндилеген шундук оныта. 25 Кем дә кем Аллаћыныњ камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә ћәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенењ эшләрендә бәхетле булачак. 26 Әгәр кем дә булса үзен Аллаћыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, ћәм аныњ диндарлыгы бернигә тормый. 27 Аллаћы Ата үз каршында саф, тапсыз санаган табыну – ятимнәрнењ, тол хатыннарныњ кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту ћәм үзењне, нәђесләмичә, фани дµньядан саклау.

Ягъкуб 2

1 Имандашларым минем, ињ бµек Раббыбыз Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, ћәркемгә тигез карагыз. 2 Әйтик, ђыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше ћәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди. 3 Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтсәгез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисәгез, 4 үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз ћәм, начар фикерләргә таянып, хµкем итүче хаким кебек буласыз түгелме? 5 Тыњлагыз, сµекле имандашларым! Аллаћы иманга бай булырга ћәм үзен яратучыларга үзе вәгъдә иткән Патшалыкны кабул итәргә дµнья күзлегеннән караганда ярлы булып күренгәннәрне сайлады түгелме? 6 Ә сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез! Сезне ђәберләүчеләр ћәм хакимнәр алдына сµйрәүчеләр – байлар түгелмени инде? 7 Мәсихнењ яхшы исемен яманлыйлар түгелме алар? Ә Аллаћы сезне бу исем белән атады. 8 Әгәр сез чыннан да Изге язмада әйтелгән: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат» дигән Аллаћы Патшалыгы канунын үтисез икән, дµрес эшлисез. 9 Ләкин әгәр ћәркемгә дә тигез карамыйсыз икән, сез гµнаћ кыласыз ћәм канун сезне канун бозучылар дип атап хµкем итә. 10 Канунны бµтен килеш тотучы аныњ бер генә таләбен үтәмәсә дә, тулысынча канунны бозуда гаепле. 11 Чµнки «Зина кылма» дип әйткән Аллаћы шулай ук «үтермә» дип тә әйткән. Ћәм шуња күрә дә, әгәр зина кылмасањ, ләкин үтерсәњ, син канунны бозучы буласыњ. 12 Иреклелек кануны буенча хµкем ителәсе кеше буларак сµйлә ћәм гамәл кыл. 13 Чµнки рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хµкем рәхимсез булачак. Рәхимлелек исә хµкемнән µстен тора! 14 Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы? 15 Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтађ булып, сезнењ берәрегез: 16 «Иминлек белән китегез. Ђылыныгыз ћәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда? 17 Иман белән дә шулай ук. Әгәр дә иман, үзенә лаеклы гамәлләр белән бергә булмыйча, үзе генә булса, ул үле. 18 Ләкин кемдер: «Синењ иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миња үзењнењ иманыњны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиња үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен! 19 Син Аллаћыныњ бер булуына ышанасыњ. Яхшы! Хәтта ђеннәр дә моња ышана ћәм калтырап тора. 20 Әй, син, тµпсез кеше! Гамәлсез иманныњ файдасыз булуына дәлилләр телисењме? 21 Әллә атабыз Ибраћим үзенењ улы Исхакны, корбан китерү урынына корбан рәвешендә тәкъдим итеп, эш-гамәлләре белән Аллаћы тарафыннан акланмаганмы? 22 Күрәсењ ки, аныњ иманы кылган гамәлләре белән бергә барган ћәм шул гамәлләре аркылы иманы камил булган. 23 Изге язмада язылган: «Ибраћим Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән Аллаћы тарафыннан хак саналды», – дигән сүзләр тормышка ашты. Шулай итеп, ул «Аллаћы дусты» дип аталды. 24 Кешенењ Аллаћы тарафыннан иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән аклануын күрәсез. 25 Хәбәрчеләрне сыендырып ћәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, уйнашчы хатын Рәхәб шулай ук кылган гамәленә карап Аллаћы тарафыннан акланды. 26 Шулай итеп, ђансыз тән үле булган кебек, кылган гамәлдән башка иман да үле.

Ягъкуб 3

1 Имандашларым, арагыздан бары кайберләрегез генә укытучы булсын. Сез беләсез: укытучы буларак, башкаларга караганда без ныграк хµкем ителербез. 2 Чµнки без барыбыз да тµрлечә абынабыз. Сүздә гµнаћ кылмый торган кеше – камил, үзенењ бµтен тәнен тыя белә торган кеше. 3 Тыњласыннар µчен, без атларныњ авызына авызлык кидерәбез ћәм, шулай итеп, аларныњ гәүдәләре белән идарә итә алабыз. 4 Әйдәгез, корабларны мисал итеп китерик. Зур булсалар да ћәм аларны кµчле ђилләр куып йµртсә дә, алар бик кечкенә кораб койрыгы ярдәмендә койрыкчы теләгән якка идарә ителәләр. 5 Тел дә шулай ук, гәүдәнењ кечкенә генә әгъзасы булса да, бµек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып ђибәрергә мµмкин. 6 Тел дә – ут. Тәнебезнењ әгъзалары арасында ул – яманлык дµньясы. Ул бµтен тәнебезне нәђесли ћәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Телне исә ђәћәннәм уты кабызып ђибәрә. 7 Ћәртµрле хайваннарны, кошларны, сµйрәлүчеләрне ћәм дињгез хайваннарын кеше үзенә буйсындыра ала ћәм буйсындырды да. 8 Ләкин беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал ћәм үтергеч агулар белән тулы. 9 Телебез белән Раббы Атабызны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаћыга охшашлы итеп барлыкка китерелгән кешеләрне каргыйбыз. 10 Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел. 11 Бер чишмәдән тµче ћәм тозлы су ага аламы әллә? 12 Имандашларым, инђир агачы зәйтүн, ә йµзем чыбыгы инђир ђимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә тµче су бирә алмый. 13 Сезнењ арагызда кайсыгыз зирәк ћәм акыллы, ул үзенењ шундый икәнлеген игелекле тормышы белән, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен. 14 Ләкин йµрәкләрегездә ачы кµнчелек ћәм үз-үзењне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, ћәм сез хакыйкатькә каршы ялганламассыз. 15 Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дµньяныкы; рухи түгел, ул ђеннәрдән килә. 16 Чµнки кµнчелек ћәм үз-үзењне генә ярату булган урында тәртипсезлек тә, ћәртµрле явыз эшләр дә була. 17 Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыњлаучан, шәфкатьлелек ћәм игелекле ђимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган ћәм эчкерсез. 18 Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр ћәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уњыш китерә.

Ягъкуб 4

1 Арагыздагы низаг ћәм талашлар кайдан килә? Ћәрвакыт сездә кµрәшеп яшәүче кµчле теләкләрдән килеп чыкмыймыни алар? 2 Сез нәрсәдер телисез, ләкин ала алмыйсыз, үтерәсез, бик каты телисез, ләкин теләгәнегезгә ирешә алмыйсыз. Сез талашасыз ћәм кµрәшәсез. Аллаћыдан сорамаганга күрә, теләгәнегезне ала алмыйсыз. 3 Сорап та ала алмыйсыз, чµнки, алган нәрсәләрне, хозурлану µчен кулланырга теләп, дµрес булмаган ниятләр белән сорыйсыз. 4 Хыянәтчеләр, сез дµньяны яратуныњ Аллаћы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дµнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаћыга дошман була. 5 Яки Изге язмада: «Аллаћы безгә салган рухны кµнләп, бик нык ашкынып тели», – дип юкка гына әйтелгәнме әллә? 6 Ләкин Аллаћыныњ бирә торган мәрхәмәте тагын да зуррак. Менә шуња күрә Изге язмада: «Аллаћы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән. 7 Шуња күрә үзегезне Аллаћыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, ћәм ул сездән качар. 8 Аллаћыга якын килегез, ћәм Ул да сезгә якынаер. Гµнаћлылар, кулларыгызны чистартыгыз, икеләнүчеләр, йµрәкләрегезне сафландырыгыз! 9 Хәсрәтләнегез, ачыныгыз ћәм ыњгырашыгыз! Сезнењ кµлүегез кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен. 10 Раббы алдында баш иегез, ћәм Ул сезне югары күтәрер. 11 Туганнар, бер-берегезне яманламагыз. үзенењ имандашын яманлаучы ћәм хµкем итүче канунны да яманлый ћәм хµкем итә. Әгәр син канунны хµкем итәсењ икән, димәк, син – канунны үтәүче түгел, ә аны хµкем итүче хаким. 12 Бары тик бер генә канун Чыгаручы ћәм Хаким бар. Ул гына коткара ћәм ћәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хµкем итәргә кем соњ син? 13 «Бүген яки иртәгә без шундый-шундый шәћәргә китәрбез ћәм анда ел буе торырбыз, сату итәрбез ћәм зур табыш алырбыз», – дип сµйләүчеләр, хәзер сез тыњлагыз. 14 Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез. Сез аз гына күренеп алучы, ә соњыннан юкка чыгучы томан кебек. 15 Аныњ урынына сез: «Әгәр Раббы теләсә, без исән булырбыз ћәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш. 16 Ләкин сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез ћәм масаясыз гына. Ћәр масаючанлык – начар! 17 Шулай итеп, кем дә кем дµресен эшләргә кирәклекне белеп тә, алай эшләми икән, бу вакытта гµнаћ кылган була.

Ягъкуб 5

1 Байлар, сез тыњлагыз! Сезгә якынлашучы бәхетсезлекләр µчен ыњгырашып елагыз. 2 Сезнењ байлыгыгыз череп бетте, киемнәрегезне кµя ашап бетерде. 3 Алтын-кµмешләрегез тутыкты! Бу тутык сезгә каршы дәлил булачак ћәм тәнегезне ут шикелле ашаячак. Байлыкны шушы соњгы кµннәрдә тупладыгыз. 4 Кырларыгызда эшләүчеләр сезнењ µчен уњыш ђыйды, сез исә аларга түләмәдегез. Тыњлагыз – хакы түләнмәгән хезмәт сезгә каршы кычкыра. Уракчыларныњ ачы тавышлары Чиксез Кодрәтле Раббыныњ колакларына барып ишетелде. 5 Ђирдә яшәгәндә сез күњелегезне күрдегез. Сезне чалу µчен билгеләнгән кµндә үзегезне симерттегез. 6 Гаепсезне хµкем иттегез ћәм үтердегез; ул сезгә каршы килми. 7 Имандашлар, Раббыныњ килүенә кадәр сабыр булыгыз. Игенченењ үз ђиреннән кыйммәтле уњыш кµтеп алуын исегездә тотыгыз. Ул сабырлык белән кµзге ћәм язгы яњгырлар кµтә. 8 Сез дә шулай ук сабыр булыгыз. Күњелегезне ныгытыгыз, чµнки Раббы киләчәк кµн якын. 9 Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, алай эшләсәгез, хµкем ителерсез. Хаким инде ишек янында тора. 10 Имандашлар, Раббы исеменнән сµйләгән пәйгамбәрләрнењ газаплануларыннан ћәм түземлелекләреннән үрнәк алыгыз. 11 Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнењ сабырлыгы турында ишеттегез ћәм Раббыныњ ахырда аныњ белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы ћәм рәхимле бит. 12 Ињ элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-ђир белән дә, я башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаћы хµкеменә дучар булмас µчен, сезнењ «Әйе» – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын. 13 Сезнењ берәрегез газапка дучар була икән, дога кылсын. Кайсыгыз бәхетле, мактау ђырлары ђырласын. 14 Кайсыгыз авыру булса, шул иман итүчеләр бердәмлеге µлкәннәрен чакырсын ћәм алар, Раббы исеме белән, ања зәйтүн мае сµртеп, аныњ µчен дога кылсыннар. 15 Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гµнаћлар кылган булса, Аллаћы аны гафу итәр. 16 Шулай итеп, савыгу µчен, бер-берегез алдында гµнаћларыгызны икърар итегез ћәм бер-берегез µчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә ћәм кµчле тәэсиргә ия. 17 Ильяс безнењ кебек үк кеше булган. Яњгыр яумасын µчен, ул тырышлык белән дога кылган ћәм ул ђирдә µч ел ярым яњгыр яумаган. 18 Соњыннан ул тагын дога кылган, ћәм күк яњгыр ђибәргән, ђир уњыш китергән. 19 Имандашларым, әгәр сезнењ берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса, 20 ул вакытта белегез: гµнаћлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гµнаћлыныњ ђанын үлемнән коткарыр ћәм күп гµнаћларныњ кичерелүен тәэмин итәр.

1 Петер 1

1 Гайсә Мәсихнењ рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия µлкәсендә ћәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам! 2 Аллаћы Атаныњ алдан белеп торуы буенча, Аныњ Рухыныњ сезне изге итүе аша Гайсә Мәсихкә итагатьле булу µчен ћәм µстегезгә Аныњ каны сибелү юлы белән чистарыну µчен сайландыгыз сез. Сезгә мәрхәмәт яусын ћәм иминлегегез артсын! 3 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысына ћәм Атасына дан! Ул үзенењ бµек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яњадан тудырды ћәм безгә тере µмет бирде. 4 Ул моны күкләрдә сезнењ µчен сакланган черемәс, пакь, шињмәс мирасыгыз булсын µчен эшләде. 5 Соњгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу µчен Аллаћы сезне иман итүегез аша үзенењ кодрәте белән саклап тора. 6 Шуња күрә хәзер кыска вакытлы тµрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. 7 Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хµрмәт ћәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнењ иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит. 8 Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Ања иман итәсез ћәм иманыгызныњ максатына, ђаныгызныњ котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез ћәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз. 10 Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар ћәм ђентекләп тикшерделәр. 11 Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнењ газап чигәчәге ћәм соњыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренењ нинди хәлләргә ћәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр. 12 Күктән ђибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәр таратучылар, хәзер сезгә игълан иткәннәрне пәйгамбәрләр сµйләгәндә, аларныњ хезмәте үз файдалары µчен түгел, бәлки сезнењ файдага була, дип Аллаћы аларга ачыклап бирде. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында ањларга телиләр. 13 Шуња күрә, акылыгызны ђигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча µмет баглагыз. 14 Сүз тыњлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез. 15 Киресенчә, сезне чакырган Аллаћы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. 16 Изге язмада: «Изге булыгыз, чµнки Мин изге», – дип язылган бит. 17 Ћәркемне эшенә карап, тигез хµкем Итүчене Ата дип атыйсыз икән, бу дµньяда гомерегезне курку катыш тирән хµрмәт белән үткәрегез. 18 Чµнки сез беләсез: ата-бабаларыгыздан бирелгән мәгънәсез тормыштан алтын-кµмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел, 19 бәлки гаепсез ћәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнењ кадерле каны белән йолындыгыз. 20 Мәсих дµнья яратылганга кадәр үк алдан сайланган иде, әмма сезнењ µчен соњгы вакытта гына ачылды. 21 Мәсихне үледән терелтеп, Ања дан биргән Аллаћыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз ћәм µметегез Аллаћыда була. 22 Хакыйкатькә итагать итеп, ђаннарыгызны пакьләдегез ћәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күњелдән яратыгыз! 23 Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаћыныњ тере ћәм мәњгелек сүзе аша, яњадан тудыгыз бит. 24 Изге язмада язылганча: «Ћәр адәм үлән кебек, Кешенењ ћәртµрле даны – үлән чәчәге кебек; үлән кибә, Аныњ чәчәге дә шињә; 25 Әмма Раббы сүзе мәњге тора». Ул – сезгә игълан ителгән сүз.

1 Петер 2

1 Шулай итеп, ћәртµрле явызлыкны ћәм мәкерлекне, икейµзлелекне ћәм кµнчелекне, гайбәтне читкә ташлап, 2 яња туган сабыйлар кебек, пакь рухи сµт эчәргә омтылыгыз, шуныњ белән үсеп, котылуга ирешерсез; 3 чµнки сез Раббыныњ игелеген татыдыгыз. 4 Ања – кешеләр тарафыннан кире кагылган, әмма Аллаћы тарафыннан сайланган кыйммәтле тере Ташка килегез, 5 ћәм үзегез дә тере ташлар кебек рухи йорт булып тµзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаћыга мәгъкуль дµньяви булмаган корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. 6 Чµнки Изге язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, Аны, ињ мµћим почмак ташы итеп, Сионда куйдым. Ања иман итүче ћич оятка калмаячак». 7 Шулай итеп, Ул сезнењ µчен, иман итүчеләр µчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар µчен «Тµзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш Ињ мµћим почмак ташы булды». 8 «Ул – кешеләрне абындырачак таш, Алар абынып егылачак кыя». Аллаћы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар µчен билгеләнгән дә бит. 9 Әмма сез – карањгылыктан үзенењ гађәеп яктылыгына Чакыручыныњ шµћрәтле эшләрен игълан итү µчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаћыныњ үз халкы. 10 Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаћы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез. 11 Сµеклеләрем! Сездән, килмешәкләрдән ћәм мосафирлардан үтенәм: ђанга каршы кµрәшүче гµнаћлы теләкләрдән читләшегез; 12 мәђүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаћы яныбызга киләчәк кµндә Аны данласыннар µчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз. 13 Раббы хакы µчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә, яисә барсыннан µстен булган патшага, 14 яисә ђинаятьчеләрне ђәзаларга, игелек кылучыларга әђерен бирергә аныњ тарафыннан куелган идарәчеләргә күндәм булыгыз. 15 Чµнки Аллаћыныњ ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз ћәм надан кешеләрнењ авызын томалагыз. 16 Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү µчен файдаланмагыз; Аллаћыныњ коллары кебек яшәгез. 17 Ћәммә кешеләрне хµрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаћыдан куркыгыз, патшаны хµрмәт итегез. 18 Хезмәтчеләр, яхшы ћәм мићербанлы хуђаларыгызга гына түгел, бәлки кырысларына да курку катыш тирән хµрмәт белән буйсыныгыз. 19 Чµнки берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаћы хакында уйлап түземле булса, Аллаћы моны хуш күрә. 20 Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моныњ ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез ћәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаћы хуш күрә. 21 Сез моныњ µчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын µчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнењ µчен газап чикте. Шуња күрә Аннан үрнәк алыгыз. Изге язмада: 22 «Ул ћичнинди гµнаћ кылмады, Ћәм Аныњ телендә мәкерлек булмады», – дип язылган. 23 Мыскыл ителгән вакытта Ул үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки үзен гадел Хµкем итүчегә тапшырды. 24 Гµнаћлардан арындырып, дµреслек µчен яшәсеннәр дип, Ул безнењ гµнаћларыбызны үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аныњ яралары белән савыктырылдыгыз. 25 Адашып йµрүче сарыклар сыман идегез сез, әмма хәзер Кµтүчегез ћәм ђаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.

1 Петер 3

1 Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуныњ белән, ирләрегез арасында Аллаћы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнењ пакь ћәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаћы янына алып килерсез. 3 Сезнењ матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык түгел, 4 ә чын йµрәктән чыккан, басынкы ћәм тыныч рухныњ мәњге сулмас эчке матурлыгы булсын. Аллаћы каршында менә шул бик кыйммәтле. 5 Элекке заманда Аллаћыга µмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар. 6 Мәсәлән, Сара да, Ибраћимны әфәндем дип атап, ања күндәм булган; сез дә, игелек кылсагыз ћәм ћичнәрсәдән курыкмасагыз, Сара кызлары булырсыз. 7 Ирләр, сезнењ дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән кµчсезрәк. Аларны хµрмәт итегез, алар да сезнењ кебек үк Аллаћыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас. 8 Нићаять, ћәммәгез дә бер фикердә, мићербанлы, туган ђанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз. 9 Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән ђавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чµнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз. 10 Изге язмада язылганча: «Тормышны яратучы, Ямьле кµннәр күрергә теләүче Телен яманлыктан, Авызын мәкерле сүзләрдән тыйсын. 11 Яманнан читкә китсен, яхшылык кылсын, Тынычлык эзләсен ћәм шуња омтылсын. 12 Чµнки Раббыныњ күзләре тәкъва кешеләргә, Аныњ колаклары аларныњ ялваруына юнәлгән; Әмма Ул яманлык кылучыларга каршы тора». 13 Игелек эшләргә омтылсагыз, сезгә кем явызлык кылыр? 14 Ә гаделлек µчен газап чигәсез икән, сез бәхетле. Ә кешеләрнењ янауларыннан курыкмагыз ћәм борчылмагыз. 15 Әмма йµрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак µметегез хакында сездән хисап таләп итүче ћәркемгә ћәрвакыт басынкылык ћәм ихтирам белән ђавап бирергә әзер булыгыз, 16 вµђданыгыз саф булсын. Шул вакытта, Мәсихнеке булуыгызны ћәм игелекле эшегезне күреп, сезне яманлаган гаепләүчеләр оятка калырлар. 17 Әгәр бу Аллаћы ихтыяры булса, игелекле эш µчен газаплану яманлык µчен газаплануга караганда яхшырак. 18 Чµнки Мәсих, безне Аллаћы янына алып бару µчен, гµнаћлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гµнаћларыбыз µчен бер тапкыр үлде. Аныњ тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаћы Аны үзенењ Рухы белән терелтте. 19 Әнә шул Рух ярдәмендә Ул тоткындагы рухлар янына барып, аларга вәгазь итте. 20 Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух кµннәрендә – Аллаћыга итагатьсез булганнар. Әмма Аллаћы, сабырлык күрсәтеп, кµймәнењ тµзелеп бетүен кµткән; ул кµймәдә бик аз, ягъни сигез ђан гына, су ярдәмендә котылып калган. 21 Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу – тәннењ керен юып тµшерү түгел, бәлки саф вµђдан белән Аллаћыга мµрәђәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнењ үледән терелеп торуы аша сезне коткара. 22 Ул күккә ашты ћәм Аллаћы янында ињ мµћим урында тора. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр ћәм кодрәтләр Ања буйсынган.

1 Петер 4

1 Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергән кебек, сез дә шундый ук фикерләү рәвеше белән коралланыгыз, чµнки тән газабы кичерүче гµнаћтан читкә борылды, 2 нәтиђәдә бу дµньяда калган вакытын инде кеше нәфесе буенча түгел, бәлки Аллаћы ихтыяры буенча яши. 3 Гомерегезнењ шактый µлешен мәђүсиләр кебек азгынлыкка, гµнаћлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез ћәм ђирәнгеч потларга табынуыгыз инде ђитәр. 4 Шуња күрә мәђүсиләр хәзер сезнењ үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гађәпләнәләр ћәм шуныњ µчен сезне яманлыйлар. 5 Алар үлеләрне ћәм тереләрне хµкем итәргә әзер булган Аллаћыга ђавап бирергә тиеш. 6 Шуња күрә Яхшы хәбәр инде үле булганнарга да игълан ителде. Чµнки, барлык кешеләрнеке кебек, тәннәре үлемгә тапшырылса да, алар рухлары белән Аллаћы кебек яшиләр. 7 Ћәр нәрсәнењ ахыры якынлаша. Шуња күрә, дога кыла алу µчен аек ћәм тотнаклы булыгыз. 8 Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чµнки мәхәббәт күп гµнаћларны юкка чыгара, 9 бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз. 10 Аллаћыдан нинди сәләт алган булсагыз, ћәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаћы тарафыннан бирелгән тµрле сәләтләрне кулланыгыз. 11 Берәү сµйли икән, Аллаћы сүзләрен әйткән кебек сµйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаћы биргән кµч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша ћәрнәрсәдә Аллаћы данланыр. Мәсихкә мәњге-мәњгегә дан ћәм кодрәт. Амин. 12 Сµеклеләрем! Сезне сынау µчен ђибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гађәпләнмәгез. 13 Киресенчә, Мәсихнењ даны ачылганга да тантана итеп куану µчен, Аныњ газапларында катнашучы буларак шатланыгыз. 14 Сезне Мәсих исеме µчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чµнки сездә дан Рухы, Аллаћы Рухы яши. 15 Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел. 16 Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йµртүегез µчен Аллаћыны данлагыз. 17 Чµнки Аллаћыныњ хµкем итә башлау вакыты ђитте. Ињ элек Ул үзенекеләрен хµкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаћыныњ Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнењ ахыры ничек булыр? Изге язмада язылганча: 18 «Әгәр тәкъва кеше кµчкә котыла икән, Имансыз ћәм гµнаћлы кая барыр?» 19 Шулай итеп, Аллаћы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз ђаннарын тугры Тудыручыга тапшырсыннар ћәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.

1 Петер 5

1 үзем дә µлкән, Мәсих газапларыныњ шаћите ћәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы µлкәннәргә ялварам: 2 үзегездәге Аллаћы ышанып тапшырган иман итүчеләр кµтүен мәђбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп ћәм Аллаћы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күњел кушканча тырышлык белән кµтегез. 3 Сезгә тапшырылганнар µстеннән хакимлек итмәгез, бәлки кµтүгә үрнәк булыгыз. 4 Ћәм Баш Кµтүче килгәч, сулмый торган дан тађын алырсыз. 5 Яшьләр, сез шулай ук µлкәннәргә буйсыныгыз. Шулай ук ћәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чµнки Изге язмада язылганча: «Аллаћы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә». 6 Шулай итеп, Аллаћыныњ кодрәтенә буйсыныгыз, ћәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. 7 үзегезнењ барлык мәшәкатьләрегезне Аллаћыга йµкләгез, чµнки Ул сезнењ хакта кайгырта. 8 Аек ћәм уяу булыгыз, сезнењ дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йµри. 9 Имандашларыгызныњ дµньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык торыгыз ћәм иблискә каршы торыгыз. 10 Мәсих аша безне үзенењ мәњгелек данына чакырып алган, ћәр мәрхәмәтнењ чыганагы булган Аллаћы, сез беркадәр газап чиккәннән соњ, кµчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк вә ныгытачак ћәм үзегезне какшамас итәчәк. 11 Ања мәњге-мәњгегә кодрәт булсын. Амин. 12 Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы яздым. Сезнењ күњелегезне күтәреп, моныњ Аллаћыныњ чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез! 13 Бабылдагы сезнењ кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге ћәм рухи улым Марк сезгә сәлам юллый. 14 Бер-берегезне ярату белән үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган ћәммәгезгә иминлек булсын.

2 Петер 1

1 Гайсә Мәсихнењ колы вә рәсүле Шимун Петердән – Аллаћыбыз ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнењ хаклыгы аша кыйммәтле иманны безнењ белән бер дәрәђәдә кабул иткән туганнарга: 2 Аллаћыны вә Раббыбыз Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек мул итеп бирелсен. 3 үзенењ даны ћәм камиллеге белән безне Чакырган Затны танып белүебез аша Аныњ илаћи кодрәте безгә Аллаћыга яраклы итеп яшәргә кирәк булган ћәммә нәрсәне бүләк иткән. 4 Болар аркылы Ул безгә ињ бµек ћәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, сез явыз нәфесләр аркасында бозылган дµньядан котылып, илаћи табигатьтә катнаша алырсыз. 5 Шул сәбәпле, иманыгызга игелек µстәү µчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне µстәгез; 6 белемгә тотнаклыкны; тотнаклыкка сабырлыкны; сабырлыкка Аллаћыга бирелүне; 7 Аллаћыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт µстәгез. 8 Әгәр сездә бу хасиятләр булса, ћәм алар арта барса, сезнењ Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз ћәм уњышсыз калмас. 9 Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче ћәм элекке эшләгән гµнаћларыннан чистартылганын оныткан кеше. 10 Шуња күрә, имандаш туганнар, Аллаћы тарафыннан чакырылган ћәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, ћичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз 11 ћәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнењ мәњгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез. 12 Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә ћәм, сезгә бирелгән хакыйкатькә нык тотынып торсагыз да, мин болар хакында ћәрвакыт хәтерегезгә тµшерәчәкмен. 13 үзем әле исән ћәм, шушы тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә тµшерүне үземнењ бурычым итеп исәплим. 14 Мин беләм: тиздән бу тәнемнән китәчәкмен: миња моны Раббыбыз Гайсә Мәсих ачкан иде. 15 Шуња күрә, арагыздан киткәч, боларны ћәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим. 16 Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ кодрәте ћәм Аныњ килүе хакында сµйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аныњ мәћабәтлеген үз күзләребез белән күреп сµйләдек. 17 Бµек данлы Аллаћыдан: «Бу Минем сµекле Улым, Ул Минем куанычым», – дигән аваз килгәндә, Аллаћы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү ћәм дан балкышы бирелде. 18 Гайсә белән изге тауда булган чакта, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек. 19 Шуныњ µчен без пәйгамбәрләр сµйләгән Аллаћы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, карањгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әћәмият биреп, дµрес эшлисез. Сез, кµн ђитеп, йµрәкләрегезне тањ йолдызы балкытканга кадәр, ања әћәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез. 20 Ињ элек шуны ањлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә ћичкем үз сәләтенә таянып ањлата алмый. 21 Чµнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаћыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сµйләделәр.

2 Петер 2

1 Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнењ арагызда да ялган µйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә ћәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хµкемдарны да инкяр итеп, үз µсләренә кµтелмәгән ћәлакәт китерерләр. 2 Күпләр аларныњ азгын яшәешенә иярер, ћәм аларныњ эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр. 3 Бу ялган µйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Алар µстеннән инде күптәннән хµкем тора, аларныњ ћәлакәте котылгысыз. 4 Аллаћы гµнаћ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, ђәћәннәм карањгылыгына ташлаган: алар анда хµкем кµнен кµтәләр. 5 Аллаћы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән ђиде кешедән кала, борынгы ђићанны да аямаган: дәћриләр µстенә туфан китерткән. 6 Ул, дәћриләр белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм ћәм Гамура шәћәрләрен ут белән кµлгә әйләндереп хµкем иткән. 7 Анда яшәгән азгыннарныњ әхлаксыз гамәлләреннән интеккән әхлаклы Лутны коткарган. 8 Бу әхлакый кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларныњ әхлаксыз эшләрен күреп ћәм ишетеп, чын күњеленнән кµннән-кµн газап чиккән. 9 Шулай итеп, Раббы үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, ђәза астында тотып, хµкем кµненә ничек сакларга икәнен белә. 10 Бу бигрәк тә үзләренењ бәдәни азгын теләкләренә ияреп, Раббы хакимлеген нәфрәт итүчеләргә кагыла. Алар – тәкәббер ћәм тупас кешеләр. Алар күкләрдәге шµћрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар. 11 Хәер, бу шµћрәтле затлардан күпкә кµчлерәк ћәм куәтлерәк фәрештәләр дә Раббы алдында аларны хурлап гаепләмиләр. 12 Бу ялган µйрәтүчеләр үзләре ањламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән ћәм фәкать аулау ћәм үтерелү µчен генә туган ањсыз хайваннар сыман. Хайваннар ничек үтерелсә, шулай бу ялган µйрәтүчеләр дә ћәлак ителәчәкләр. 13 Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әђере алачаклар. Алар µчен хозурлык – кµн яктылыгында мәђлесләрдә комсызланып ашап-эчү. Сезнењ мәђлесләрегездә булганда, алар – пычрак ћәм хурлыклы таплар, чµнки алар үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр. 14 Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күњел бирәләр ћәм гµнаћтан ћич туймыйлар; тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар; аларныњ күњелләре комсызлыкта шомарган; алар – ләгънәт уллары. 15 Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар. Алар үзенењ явыз гамәлләре µчен табыш алуны яраткан Бегор улы пәйгамбәр Бильям эзләреннән бара башладылар. 16 Ә Бильям явыз эше µчен шелтәләнгән. Ишәк ања кеше тавышы белән эндәшеп, пәйгамбәрне ахмаклыгыннан туктаткан. 17 Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, кµчле ђил куып тараткан томан сыман. Алар µчен тирән карањгылыкта урын саклана. 18 Чµнки алар, күпертелгән буш сүзләр сµйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. 19 Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары; чµнки кеше нәрсәгә ђињелсә, шуныњ колы була. 20 Әгәр бу кешеләр Раббыбыз ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дµньяныњ азгынлыгыннан арынганнан соњ янә буталалар ћәм ања ђињеләләр икән, димәк аларныњ соњгы халәте элеккегедән яманрак була. 21 Чµнки хаклык юлын танып белгәннән соњ үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бµтенләй белмәүләре алар µчен яхшырак булган булыр иде. 22 Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дµрес әйтелгән: «Эт үзенењ косыгына әйләнеп кайта», ћәм «Юындырылган дуњгыз пычрак сазда аунарга бара».

2 Петер 3

1 Сµекле имандаш туганнарым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда белгәннәрегез хакында хәтерегезгә тµшереп, мин сезне дµрес фикер йµртүгә дәртләндерәм. 2 Элгәре вакытларда изге пәйгамбәрләр тарафыннан әйтелгән сүзләрне ћәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне искә тµшерүегезне телим. 3 Ињ элек шуны ањлавыгыз кирәк: соњгы кµннәрдә үзләренењ нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак. 4 Алар: «Гайсә яњадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соњ Ул? Безнењ ата-бабаларыбыз үлем йокысына талдылар, ә ћәммә нәрсә дµнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә», – диячәкләр. 5 Әмма алар күк вә ђир борынгыдан булуын, аларныњ Аллаћы сүзе аркылы судан ћәм су белән яратылганын юри оныталар. 6 Борынгы дµнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән. 7 Ә Аллаћыныњ шул ук сүзе белән хәзерге күк ћәм ђир ут белән юк ителү µчен хµкем кµненә сакланып тора. Шул кµндә алар яндырылып бетереләчәкләр ћәм дәћриләр ћәлак ителәчәкләр. 8 Сез, сµеклеләрем, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы µчен бер кµн мењ ел сыман, ћәм мењ ел бер кµн сыман. 9 Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы үзенењ вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чµнки Ул беркемнењ дә ћәлак булуын теләми, бәлки барысыныњ да тәүбәгә килүен тели. 10 Әмма Раббы кµне якынлаша! Карак кµтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кµчле дµмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк ђисемнәре утта янып таркалачак; ђир µстендәге ћәммә нәрсә фаш ителәчәк. 11 Әгәр ћәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соњ? Сез Аллаћыныњ кµнен кµткәндә ћәм ул кµннењ тизрәк килүе µчен тырышканда, тормышыгыз изге ћәм Аллаћыга багланган булуы кирәк. Ул кµнне күк янып таркалачак ћәм кызулыктан күк ђисемнәре эреп бетәчәк. 13 Әмма без, Аллаћыныњ вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яња күкне ћәм яња ђирне кµтәбез. 14 Шуња күрә, сµеклеләрем, моныњ ћәммәсен дә кµтеп, Аллаћы каршында иминлектә яшәп, ћичбер тапсыз, кимчелексез табылуыгыз µчен хәлдән килгән бµтен нәрсәне эшләгез. 15 Раббыныњ сабырлыгын сез котылу мµмкинлеге дип ањлагыз. үзенә Аллаћы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнењ сµекле имандаш туганыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде. 16 Бу хакта ул бµтен хатларында да яза. Ул хатларда авыр ањлашыла торган кайбер нәрсәләр бар. Белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Изге язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып ањлаталар. Моныњ белән алар үзләрен ћәлакәткә дучар итәләр. 17 Ә сез исә, сµеклеләрем, бу хакта инде белгәнлектән, әхлаксыз кешеләр ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын ћәм сез, ышанычлы нигездән егылып тµшмәс µчен, сак булыгыз. 18 Раббыбыз ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә ћәм Аны танып белүдә даими үсегез. Ања бүген дә ћәм мәњге дан булсын! Амин.

1 Яхъя 1

1 Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән ћәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. 2 Тормыш ачылды: без аны күрдек ћәм Атабыз кулында булган, безгә ачылган мәњгелек тормышны сезгә шаћитлек итәбез ћәм игълан итәбез. 3 Безнењ белән аралашуыгыз булсын µчен, үзебез күргән ћәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата ћәм Аныњ Улы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез; 4 ћәм, куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз. 5 Без Аннан ишеткән ћәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаћы – яктылык, ћәм Ањарда ћичнинди карањгылык юк. 6 Әгәр без: «Аллаћы белән аралашып яшибез», – дип әйтсәк, әмма карањгылыкта йµрсәк – без ялганлыйбыз ћәм хакыйкать буенча яшәмибез. 7 Әгәр инде Аллаћы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йµрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез ћәм Аныњ Улы Гайсәнењ каны безне ћәр гµнаћтан чистарындыра. 8 Әгәр: «Гµнаћыбыз юк», – дисәк, без үз-үзебезне алдыйбыз ћәм бездә хакыйкать юк. 9 Әмма гµнаћларыбызны икърар итсәк, безнењ гµнаћларыбызны Аллаћы ярлыкар ћәм, ћәртµрле хаксызлыктан арындырып, безне чистартыр, чµнки Ул тугры ћәм гадел. 10 «Без гµнаћ кылмадык», – дисәк, Аллаћыны ялганчы итәбез ћәм Аныњ сүзе бездә юк.

1 Яхъя 2

1 Балаларым! Боларны сезгә, гµнаћ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гµнаћ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз – ћәрвакыт дµрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. 2 Мәсих гµнаћларыбызныњ, безнењ генә түгел, бәлки бµтен дµньяныњ да гµнаћлары кичерелүен алып килүче ћәм Аллаћы белән татулаштыручы корбан булды. 3 Ә Аллаћыныњ әмерләрен үтәсәк, Аны танып белүебездә ышанычлы була алабыз. 4 Кем дә кем: «Мин Аллаћыны таныйм», – ди, әмма Аныњ әмерләрен үтәми, ул – ялганчы ћәм ањарда хакыйкать юк. 5 Ә Аныњ сүзләрен үтәүче кешедә Аллаћы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуныњ аша без Ањарда булуыбызны беләбез. 6 Кем дә кем: «Аллаћыда торам», – ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш. 7 Сµеклеләрем! Яња әмер язмыйм, бәлки сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул. 8 Әмма шуныњ белән бергә бу әмер яња да: аныњ хакыйкате Мәсихтә ачылды ћәм сез аны танып беләсез, чµнки карањгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый. 9 Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул ћаман карањгылыкта була. 10 Кем дә кем үзенењ туганын ярата икән, ул яктылыкта була, ћәм ањарда башкаларны вәсвәсәгә китерүгә урын юк. 11 Ә кем үзенењ имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул карањгылыкта була, карањгылыкта йµри ћәм кая баруын белми, чµнки карањгылык аныњ күзләрен сукырайткан. 12 Балаларым, сезгә язам, чµнки сезнењ гµнаћларыгыз Гайсә аркасында кичерелде. 13 Аталар, сезгә язам, чµнки баштан ук Булучыны сез танып беләсез. Егетләр, сезгә язам, чµнки сез явыз иблисне ђињдегез. 14 Балаларым, мин сезгә язам, чµнки сез Атаны танып беләсез. Аталар, мин сезгә язам, чµнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез. Егетләр, мин сезгә язам, чµнки сез кµчле, Аллаћы сүзе сездә тора, ћәм сез явыз иблисне ђињдегез. 15 Фани дµньяны ћәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дµньяны яратучыда Атаны ярату юк. 16 Чµнки бу дµньяда булган ћәммә нәрсә – тән нәфесләре, күзләр нәфесе ћәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атадан түгел, фәкать дµньядандыр. 17 Дµнья ћәм аныњ нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаћы ихтыярын үтәүче мәњге яши. 18 Балаларым! Хәзер соњгы вакытлар. Мәсихнењ дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнењ күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт ђиткәнен шуннан беләбез дә инде. 19 Алар безнењ арабыздан чыктылар, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнењ белән калган булырлар иде. Әмма ћәммәсе дә безнеке булмавы күренсен µчен, алар чыктылар. 20 Сезгә исә Изге Аллаћы үзенењ Рухын биргән, ћәм сез хакыйкатьне беләсез. 21 Мин сезгә хакыйкатьне белмәгәнегез µчен түгел, әмма аны белгәнегез µчен ћәм хакыйкатьтән ћичнинди ялган килмәгәнгә күрә яздым. 22 Кем ялганчы? Ялганчы – Гайсәнењ Мәсих икәнен инкяр итүче. Ул кеше – Мәсихнењ дошманы. Ул Атаны да, Улы Гайсәне дә инкяр итә. 23 Аллаћыныњ Улын инкяр итүче ћичкемнењ Аллаћы Ата белән мµгамәләсе юк. Аллаћыныњ Улын икърар итүченењ исә Ата белән дә мµгамәләсе бар. 24 Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күњелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күњелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаћыныњ Улында ћәм Улыныњ Атасында торачаксыз. 25 Моны, мәњгелек тормышны, безгә Мәсих үзе вәгъдә иткән. 26 Боларны мин сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында язам. 27 Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнењ үзегездә тора ћәм сез ћичкемнењ µйрәтүенә мохтађ түгелсез. Мәсихнењ Рухы сезгә барын да µйрәтә, ћәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә µйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз. 28 Балаларым, Мәсих килгәндә, Аныњ алдында ышаныч белән ћәм оялусыз тора алуыбыз µчен, Мәсихтә яшәгез. 29 Аныњ ћәрвакыт хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче ћәркемнењ Аллаћыдан туган булуын да беләсез.

1 Яхъя 3

1 Карагыз – Ата безне ничек нык яраткан! Шуња күрә безне «Аллаћы балалары» дип атыйлар. Дµнья кешеләре, Аллаћыны танымаганга күрә, безне белмиләр. 2 Сµеклеләрем, без хәзер Аллаћы балалары, әмма безнењ нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Ања охшаулы булырбыз, чµнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез. 3 Ћәм шушы µметен Ања баглаган ћәркем, Мәсих пакь булган кебек, үзен даими рәвештә пакьләндерә. 4 Гµнаћ кылучы ћәркем Аллаћы канунын боза; ә бу исә үзе гµнаћ. 5 Ћәм сез беләсез: Мәсих гµнаћларны үз µстенә алыр µчен килде. Ћәм Ањарда гµнаћ юк. 6 Ањарда торучы ћәркем гµнаћ кылмый. Гµнаћ кылучы ћәркем Мәсихне күрмәгән ћәм Аны танымаган. 7 Балаларым, сезне ћичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була. 8 Гµнаћ кылучы исә иблистәндер, чµнки иблис баштан ук гµнаћ кыла. Аллаћы Улы нәкъ менә иблис эшләрен ђимерергә дип килде. 9 Аллаћыдан туган гµнаћ кылмый, чµнки ањарда Аллаћыдан бирелгән орлык кала. Ћәм ул кеше гµнаћ кыла алмый, чµнки ул Аллаћыдан туган. 10 Аллаћы балалары ћәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенењ туганын яратмаучы ћәркем Аллаћыдан түгел. 11 Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. 12 Безгә явыз иблистән булган ћәм үзенењ энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый. Ул ни µчен энесен үтергән? Чµнки Кабилныњ эшләре явыз, ә энесенењ эшләре тәкъва булган. 13 Туганнарым, сезгә дµнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моња гађәпләнмәгез. 14 Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чµнки имандаш туганнарыбызны яратабыз. Яратмаучы үлем эчендә тора. 15 үзенењ туганына нәфрәтләнүче ћәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченењ мәњгелек тормышы булмаганын сез беләсез. 16 Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих үзенењ ђанын безнењ µчен бирде. Без дә туганнарыбыз µчен үзебезнењ ђаныбызны бирергә тиешбез. 17 Кем дә кем, ћәммә нәрсәсе булып, ћәм туганыныњ мохтађлыгын күрә торып, ања шәфкать күрсәтмәсә, ањарда Аллаћы мәхәббәте ничек торыр икән? 18 Балаларым, сүз ћәм тел белән түгел, бәлки эшләребез ћәм хакыйкать белән яратыйк. 19 Шуныњ белән без үзебезнењ хакыйкатьтән булуыбызны белербез ћәм йµрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаћы каршында тынычландырырбыз. Чµнки Аллаћы безнењ йµрәгебездән бµек ћәм Ул ћәммә нәрсәне белә. 21 Сµеклеләрем! Әгәр йµрәгебез безне гаепләми икән, димәк, Аллаћыда ышанычыбыз бар, 22 ћәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чµнки Аныњ әмерләрен үтибез ћәм Ања яраклы эшләр эшлибез. 23 Аныњ әмере шуннан гыйбарәт: без Аныњ Улы Гайсә Мәсихнењ исеменә иман итәргә ћәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез. 24 Аллаћыныњ әмерләрен үтәүче Ањарда тора ћәм Аллаћы әмерләрне үтәүчедә тора. Ћәм Аллаћыныњ бездә торуын Аныњ безгә биргән Рухы аркасында белербез.

1 Яхъя 4

1 Сµеклеләрем! Ћәр рухка инанмагыз, ул рухларныњ Аллаћыданмы икәнлеген сынагыз. Чµнки дµньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. 2 Аллаћы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнењ кеше булып килгәнлеген икърар итүче ћәр рух Аллаћыдан була. 3 Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаћыдан түгел, ул – сез аныњ киләчәге хакында ишеткән ћәм хәзер инде дµньяда булган Мәсих дошманыныњ рухы була. 4 Сез исә Аллаћыдан, балаларым. Ћәм ялган пәйгамбәрләрне ђињдегез, чµнки сездә Торучы Аллаћы Рухы дµньяда булган рухтан бµек. 5 Алар – бу дµньядан, шуња күрә алар дµньяви сµйлиләр ћәм дµнья кешеләре аларны тыњлый. 6 Без – Аллаћыдан. Аллаћыны танып белүче безне тыњлый. Аллаћыдан булмаучы исә безне тыњламый. Без шуныњ аша хакыйкать рухын ћәм ялганлык рухын таныйбыз. 7 Сµеклеләрем! Бер-беребезне яратыйк, чµнки мәхәббәт Аллаћыдан килә. Ћәр яратучы Аллаћыдан туган ћәм Аллаћыны танып белә. 8 Яратмаучы Аллаћыны танып белми, чµнки Аллаћы – мәхәббәт ул. 9 Аллаћы безгә мәхәббәтен күрсәтте: үзенењ Улы аша безгә яшәү булсын µчен, Аллаћы бердәнбер Улын дµньяга ђибәрде. 10 Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаћыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты ћәм безнењ гµнаћларыбызныњ кичерелүен алып килүче ћәм безне Аллаћы белән татулаштыручы корбан рәвешендә үзенењ Улын ђибәрде. 11 Сµеклеләрем, Аллаћы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез. 12 Аллаћыны ћичкем ћичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаћы бездә яши ћәм Аныњ мәхәббәте бездә камилләшкән була. 13 Аллаћы безгә үзенењ Рухыннан биргән. Шунлыктан без Аллаћыда торуыбызны ћәм Аныњ бездә торуын беләбез. 14 Ата үзенењ Улын дµньяны Коткаручы итеп ђибәргәнен без күрдек ћәм ања шаћитлек бирәбез. 15 Кем дә кем Гайсәнењ Аллаћы Улы булуын икърар итсә, ањарда Аллаћы тора ћәм ул Аллаћыда тора. 16 Шулай итеп, Аллаћыныњ безгә карата булган мәхәббәтен без таныдык ћәм ања инандык. Аллаћы – мәхәббәт. Мәхәббәттә торучы Аллаћыда торыр ћәм Аллаћы ањарда торыр. 17 Шулай итеп, хµкем кµнендә без ышаныч белән тора алсын µчен, мәхәббәтебез камилләште. Чµнки Гайсә ничек булса, без дә бу дµньяда шундый булабыз. 18 Мәхәббәттә курку юк, бәлки камил мәхәббәт куркуны куа. Ђәза хакында уйланулар куркыта, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була. 19 Без яратабыз, чµнки беренче булып Аллаћы безне яратты. 20 Әгәр берәү: «Мин Аллаћыны яратам», – дип әйтсә, ә үзенењ имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Чµнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаћыны ярата алмый. 21 Аллаћы безгә: «Аллаћыны яратучы кеше үзенењ туганын да яратсын», – дигән әмерне бирде.

1 Яхъя 5

1 Гайсәнењ Мәсих булуына иман итүче ћәркем Аллаћыдан туган. Ћәм атаны яратучы ћәркем аныњ баласын да ярата. 2 Без Аллаћы балаларын яратуыбызны Аллаћыны яратуыбыз ћәм Аныњ әмерләрен үтәвебез аркылы беләбез. 3 Ћәм Аллаћыны яратуыбызны Аныњ әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аныњ әмерләре авыр түгел, 4 чµнки Аллаћыдан туган ћәммә кеше явыз дµньяны ђињә. Дµньяны ђињгән ђињү – безнењ иманыбыз ул. 5 Гайсәнењ Аллаћы Улы булуына инанучы дµньяны ђињүче булмый кем булсын? 6 Ул, Гайсә Мәсих, үзенењ чумдырылуыныњ суы ћәм үлеменењ каны белән килгән. Су белән генә түгел, бәлки су ћәм кан белән килгән. Бу хакта Рух шаћитлек бирә, чµнки Рух – хакыйкать ул. 7 Шаћитлек бирүче µчәү бар: 8 Рух, су ћәм кан. Ћәм µчесе дә бер үк шаћитлек бирәләр. 9 Без кешеләр шаћитлеген кабул итәбез, ә Аллаћыныњ шаћитлеге бµегрәк. Чµнки бу – Аллаћы шаћитлеге: Ул үзенењ Улы хакында шаћитлек бирде. 10 Аллаћы Улына иман итүченењ үзендә шушы шаћитлек бар. Аллаћыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чµнки Аллаћыныњ үз Улы хакында биргән шаћитлегенә ышанмады. 11 Ул шаћитлек исә шуннан гыйбарәт: Аллаћы безгә мәњгелек тормыш бирде ћәм ул тормыш – Аныњ Улында. 12 Аллаћы Улы барныњ тормышы бар, Аллаћы Улы булмаганныњ тормышы юк. 13 Мин моны сезгә, Аллаћы Улы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнењ мәњгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. 14 Безнењ Аныњ каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаћыныњ ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыњлый. 15 Аныњ тыњлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез. 16 Әгәр берәү имандаш туганыныњ үлемгә китермәүче гµнаћ кылуын күрә икән, ул кеше дога кылсын ћәм Аллаћы аныњ туганына тормыш бирәчәк. Моны үлемгә китермәүче гµнаћ кылучылар хакында әйтәм. үлемгә китерүче гµнаћ бар: бу гµнаћ хакында дога кылсыннар дип әйтмим. 17 Ћәр явызлык – гµнаћ, әмма бµтен гµнаћ та үлемгә китерми. 18 Аллаћыдан туганнарныњ гµнаћ кылмавын без беләбез, Аллаћыдан туган Угыл аларны саклый ћәм явыз иблис аларга кагыла алмый. 19 Без үзебезнењ Аллаћыдан булуыбызны, ә бµтен дµньяныњ исә явыз иблиснењ хакимлеге астында булуын беләбез. 20 Без Аллаћы Улыныњ килгәнен ћәм, хакыйкый Аллаћыны таныр µчен, безгә ањ биргәнен беләбез. Ћәм без Хакыйкыйда, Аныњ Улы Гайсә Мәсихтә. Ул – хакыйкый Аллаћы ћәм мәњгелек тормыш. 21 Балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.

2 Яхъя 1

1 Аксакалдан – Аллаћы тарафыннан сайланган ханымга ћәм аныњ балаларына. Мин ћәммәгезне ихлас күњелдән яратам. Ћәм мин генә түгел, бәлки хакыйкатьне танучы ћәммә кеше сезне ярата. 2 Без сезне яратабыз, чµнки хакыйкать бездә тора ћәм безнењ белән мәњге булачак. 3 Аллаћы Атадан ћәм Атаныњ Улыннан – Гайсә Мәсихтән бирелгән мәрхәмәт, шәфкать ћәм иминлек безнењ белән хакыйкатьтә ћәм мәхәббәттә булсын. 4 Синењ балаларыњ арасында без Атадан кабул иткән әмер буенча хакыйкатьтә йµрүчеләрне тапканыма бик сµендем. 5 Хәзер, ханым, сиња яња әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам ћәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк. 6 Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаћыныњ әмерләре буенча йµрергә тиешбез. Сез баштан ук ишеткәнегезчә, Аныњ әмере шуннан гыйбарәт: сез мәхәббәттә яшәргә тиешсез. 7 Гайсә Мәсихнењ тәндә килүен инкяр итүче күп ялганчылар дµньяга чыктылар. Андый кешеләр – ялганчылар ћәм Мәсих дошманнары. 8 Сез нәрсә хакына эшләгәнебезне югалтмас µчен, бәлки тулы әђер алыр µчен, сак булыгыз. 9 Мәсих тәгълиматын сакламаган ћәм аныњ чигеннән узган ћәркемдә Аллаћы юктыр. Тәгълиматны саклаучыда исә Ата да, Аныњ Улы да бар. 10 Әгәр сезгә берәү килсә ћәм бу тәгълиматка µйрәтмәсә, ул кешене µегездә кабул итмәгез ћәм аны сәламләмәгез. 11 Чµнки сәламләгән кеше аныњ явыз эшләренә кушыла. 12 Сезгә яза торган сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим, бәлки куанычыбыз тулы булсын µчен, яныгызга килеп, сезнењ белән сµйләшергә µметләнәм. 13 Аллаћы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыњныњ балалары сине сәламлиләр.

3 Яхъя 1

1 Аксакалдан – чын күњелдән сµйгән Гәйгә. 2 Сµекле дустым, ђаныњ уњышка ирешкән кебек, ћәрьяктан да имин ћәм сәламәт бул, дип дога кылам. 3 Синењ хакыйкатькә тугры булуыњ хакында имандаш туганнарныњ килеп шаћитлек бирүләренә мин бик шатландым. Синењ хакыйкатьтә йµрүењ хак. 4 Балаларымныњ хакыйкатьтә йµрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык минем µчен юктыр. 5 Сµекле дустым, иман итүче туганнар хакында, хәтта алар синењ µчен ят булсалар да, кайгыртуыњ бик яхшы. 6 Алар синењ мәхәббәтењ хакында иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаћитлек бирделәр. Зинћар µчен, Аллаћыга яраклы итеп, аларга юлларын дәвам итәргә ярдәм итче. 7 Чµнки алар Мәсих исеме хакына, Ања иман итмәүчеләрдән ћичнәрсә кабул итмичә, юлга чыктылар. 8 Димәк, бергә хакыйкать µчен эшли алуыбыз µчен, без алар кебекләргә ярдәм итәргә тиешбез. 9 Мин иман итүчеләр бердәмлегенә кыска итеп яздым, әмма араларында беренчелекне тотарга яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый. 10 Шуња күрә, мин яныгызга килсәм, аныњ эшләгән эшләрен күтәрәчәкмен. Ул безнењ хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандаш туганнарны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый ћәм бердәмлектән куып ђибәрә. 11 Сµекле дустым! Явызлыкка иярмә, бәлки яхшылыкка ияр. Яхшылык эшләүчеләр Аллаћыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаћыны күрмәгән. 12 Димитер хакында барысы да яхшы итеп сµйли, хәтта хакыйкать үзе дә аныњ ягында. Шулай ук без дә шаћитлек итәбез. Ћәм безнењ шаћитлегебезнењ хакыйкый булуын син беләсењ. 13 Мин сиња күпне язар идем, әмма кара ћәм каләм белән язарга теләмим. 14 Тиздән синењ белән күрешергә µметләнәм. Шунда бергәләп сµйләшербез. 15 Иминлек сиња. Сине дуслар сәламлиләр. Дусларыбызныњ ћәркайсына сәлам әйт.

Яћүд 1

1 Гайсә Мәсихнењ колы, Ягъкубныњ туганы Яћүдтән Аллаћы-Ата тарафыннан чакырылганнарга, сµелгәннәргә ћәм Гайсә Мәсих µчен сакланганнарга: 2 сезгә шәфкать, иминлек ћәм мәхәббәт мул итеп бирелсен. 3 Сµеклеләрем! Безнењ уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, мин изгеләргә бер тапкыр ћәм гомергә бирелгән иман µчен тырышып эшләгез, дип µндәп язуны тиешле таптым. 4 Чµнки кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар Аллаћыбызныњ мәрхәмәтен азгынлыкка бирелү сәбәбенә әйләндерәләр ћәм бердәнбер булган Хµкемдарыбыз ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Алар алачак хµкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән. 5 Ләкин мин сезгә, инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә тµшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарган булса да, икенче очракта араларындагы ышанмаучы кешеләрне ћәлак иткән. 6 Тиешле халәтләрен сакламый торып, әмма үзләренењ торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән карањгылыкта, бµек кµндә хµкем итү µчен мәњгелек чылбырларда бәйләп тота. 7 Шул фәрештәләр кебек фәхешлеккә ћәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәћәрләре ћәм алар тирәли урнашкан шәћәрләр дә, барысына да кисәтүче гыйбрәт булып, мәњгелек ут ђәзасын кичерәләр. 8 Шулай бу кешеләр дә, хыялга бирелеп, тәннәрен нәђеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шµћрәтле затларга яла ягалар. 9 Ђитәкче Микаил фәрештә дә, Мусаныњ гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлау сүзе әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: «Сине Раббы шелтәләсен», – дигән. 10 Алар исә үзләре ањламаган ћәммә нәрсәне яманлыйлар, ањсыз хайваннар сыман, табигый теләкләренә бирелеп яшиләр ћәм нәкъ шул аларны ћәлак итә дә. 11 Аларга кайгы, чµнки алар Кабил юлыннан бардылар. Бильям кебек, акча хакына бµтенләй ялгышлыкка бирелделәр, Корах кебек, фетнә чыгарган µчен ћәлак булдылар. 12 Сезнењ мәхәббәт мәђлесләрегездә алар – пычрак таплар: вµђдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы кµтүчеләр. Алар – ђил куып йµрткән яњгырсыз болытлар. Алар – бµтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, кµзен ђимеш бирми торган агачлар. 13 Алар – үзләренењ хурлыклы эшләренењ күбеге белән капланган давыллы дињгез дулкыннары. Алар – адашкан йолдызлар. Мәњгелек дµм карањгылыкта алар µчен урын саклана. 14 Ханух, Адәм буыныннан ђиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы µстеннән хµкем итү µчен, аларныњ кылган барча имансыз гамәлләре ћәм бµтен гµнаћлы имансызларныњ Раббыга каршы сµйләгән барлык оятсыз сүзләре µчен ђәзаларга дип, үзенењ мењнәрчә изгеләре белән килә». 16 Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренењ нәфес теләкләре буенча гамәл итәләр, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йµриләр. 17 Сез исә, сµеклеләрем, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз. 18 Алар сезгә: «Соњгы вакытта үзләренењ бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар чыгачак», – диделәр. 19 Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, ћәм аларда Изге Рух юк. 20 Сез исә, сµеклеләрем, үз тормышыгызны ињ изге иманыгыз нигезендә корып яшәгез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз. 21 Раббыбыз Гайсә Мәсих үзенењ шәфкатендә сезгә мәњгелек тормыш бирәчәген кµтеп, Аллаћыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз. 22 Кайбер кешеләр икеләнүдә булсалар, аларга шәфкать күрсәтегез. 23 Башкаларын уттан тартып алгандай коткарыгыз. Ѳченчеләренә исә шәфкать күрсәткәндә, күњелләрегездә курку хисе булсын: шакшы эшләре белән тапланган киемнәреннән дә ђирәнегез. 24 Сезне гµнаћка тµшүдән саклый алучы, сезне кимчелексез рәвештә шатлык белән үзенењ даны алдына китерә алучы 25 Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безне Коткаручы бердәнбер Аллаћыга бар вакытлардан элек, хәзер ћәм мәњгегә дан, мәћабәтлек, кодрәт ћәм хакимлек булсын. Амин.

Ачылыш 1

1 Бу китапта, тиздән нәрсә булырга тиешлеген үзенењ колларына күрсәтер µчен, Аллаћы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны үзенењ фәрештәсе аркылы ђибәреп, колы Яхъяга ачып күрсәтте. 2 Яхъя Аллаћы сүзе ћәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сµйләгәннәр хакында, үзе күргән ћәммә нәрсә турында шаћитлек бирә. 3 Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар ћәм тыњлаучылар ћәм анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чµнки ул сүзләрнењ гамәлгә ашу вакыты якын. 4 Яхъядан Асия µлкәсендәге иман итүчеләрнењ ђиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган ћәм Киләчәк Зат – Аллаћыдан ћәм Аныњ тәхете каршында торучы ђиде рухтан, 5 ћәм Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. Бу тугры Шаћит, Мәсих, үлгәннәрдән беренче терелеп торган, Ул – ђирдәге патшаларныњ Башлыгы. Ања, безне сµючегә ћәм безне гµнаћларыбыздан үзенењ түгелгән каны аша азат иткән 6 ћәм үзенењ Атасы Аллаћыга хезмәт итү µчен безне руханилар патшалыгы итеп куйган Гайсәгә мәњге дан ћәм кодрәт булсын. Амин. 7 Менә, Ул болытлар µстендә килә, Ћәм Аны ћәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Ђирдәге барлык халыклар Аныњ µчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин. 8 Мин – Альфа ћәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаћы, – Бар булучы, Булган ћәм Киләчәк Зат, Чиксез кодрәт Иясе. 9 Мин, сезнењ белән бергә Гайсә µчен газап чигүләрне, Патшалыкны ћәм сабырлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаћы сүзе ћәм Гайсә хакында шаћитлек иткәнем µчен, Патмос дип аталган утрауда булдым. 10 Раббыныњ кµнендә мине Рух биләп алды ћәм артымда быргыдан чыккандай кµчле тавыш ишеттем. 11 Ул әйтте: «Күргәннәрењнењ барын да китап итеп язып, ђиде бердәмлеккә ђибәр: Эфескә, Смурнага, Пергәмгә, Түәтәйрәгә, Сәрдәйскә, Филаделфеягә, Лаудикеягә». 12 Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин ђиде алтын яктырткыч күрдем. 13 Ә яктырткычлар арасында озын кием кигән ћәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм улына охшаган Берәүне күреп алдым. 14 Аныњ башындагы чәчләре ак йон кебек, кар кебек ак иде. Күзләре исә ут ялкыны, 15 ә аяклары мичтә кыздырган бронза кебек ћәм тавышы шарлавык тавышы кебек иде. 16 Ул үзенењ уњ кулына ђиде йолдыз тоткан, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыккан иде. Аныњ тышкы кыяфәте бар кодрәтендә балкып торган кояштай иде! 17 Мин Аны күргәч, үле кешедәй, Аныњ аяклары алдына егылдым. Ул исә үзенењ уњ кулын миња тидереп, әйтте: – Курыкма! Мин – Беренче ћәм Соњгы, 18 ћәм Теремен; Мин үлгән идем, ћәм менә, мәњге яшим. үлем ћәм үлем патшалыгы ачкычлары Минем кулда. 19 Шулай итеп, нәрсә күргәнењне, хәзер нәрсә бар ћәм моннан соњ нәрсә булырга тиешлеге хакында яз. 20 Минем уњ кулымда күргән ђиде йолдызныњ ћәм ђиде алтын яктырткычныњ сере шунда: ђиде йолдыз – ђиде бердәмлекнењ фәрештәләре ћәм ђиде яктырткыч – ђиде бердәмлек ул.

Ачылыш 2

1 Эфес бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «үзенењ уњ кулында ђиде йолдыз тотучы ћәм ђиде яктырткыч арасында Йµрүче болай әйтә: 2 Синењ эшләрењне, авыр хезмәтењне, сабырлыгыњны ћәм явызларга чыдап тора алмаганыњны беләм. үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыњны ћәм аларны ялганчылар дип тапканыњны беләм. 3 Синењ сабырлыгыњ барлыгын, Минем исемем µчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыњны беләм. 4 Әмма сиња каршы шелтәм бар: син беренче мәхәббәтењне калдырдыњ! 5 Шулай итеп, кайдан егылганыњны исењә тµшер ћәм, тәүбә итеп, элеккеге эшләрењне эшлә. Югыйсә, әгәр тәүбә итмәсәњ, яныња килермен ћәм синењ яктырткычыњны урыныннан кузгатырмын. 6 Ләкин яхшы ягыњ бар: Никүләй тарафдарларыныњ эшләрен нәфрәт итәсењ. Аларны Мин дә нәфрәт итәм. 7 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Ђињүчегә Мин Аллаћы ођмахында булган тереклек агачыннан ашарга бирәчәкмен». 8 Смурна бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Беренче ћәм Соњгы, үлгән ћәм терелеп Торган болай дип әйтә: 9 Синењ хәсрәт чигүењне ћәм фәкыйрьлегењне беләм, әмма син бай. үзләрен яћүдләр дип атаучыларныњ сине хурлауларын күтәргәнењне беләм. Алар яћүдләр түгел, бәлки шайтан ђыены. 10 Алда сине кµткән ћичнәрсәдән курыкма. Синењ кешеләрењне сынар µчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тµрмәгә утыртачак ћәм ун кµн буе алар хәсрәт кичерәчәк. үлгәнгә тикле тугры бул, ћәм сиња тормыш тађы бирәчәкмен. 11 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Ђињүче икенче үлемнән ћичнинди зыян күрмәс». 12 Пергәм бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай дип әйтә: 13 Синењ кайда яшәвењне беләм: анда шайтан тәхете тора. Син Миња булган иманыњны саклап тотасыњ. Сездә, шайтан яшәгән ђирдә, тугры шаћитем Антипас үтерелгән вакытта да син Миња булган иманыњнан ваз кичмәдењ. 14 Әмма сиња каршы берничә шелтәм бар: синдә Бильям тәгълиматын тотучылар бар. Ә ул, потка бүләк итеп китергән корбаннарны ашасыннар ћәм фәхешлеккә бирелсеннәр дип, Исраил улларын гµнаћка кертергә Балакны µйрәткән бит. 15 Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларыныњ тәгълиматын тотучылар бар. 16 Шуња күрә, тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныња килермен ћәм авызымнан чыккан кылыч белән аларга каршы кµрәшермен. 17 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Ђињүчегә серле манна ћәм ак таш бирәчәкмен. Ул ташта исә, аны алучыдан башка ћичкем белмәгән яња исем язылган булыр». 18 Түәтәйрә бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Күзләре ут ялкыны кебек ћәм аяклары ялтырап торган бронза сыман булган Аллаћы Улы болай дип әйтә: 19 Синењ эшләрењне, мәхәббәтењне, иманыњны, хезмәтењне, сабырлыгыњны, ћәм синењ соњгы гамәлләрењ беренчеләреннән яхшырак булуын беләм. 20 Әмма сиња каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изебел исемле хатынга фәхешлеккә ћәм потларга корбан ителгән ризыкны ашарга µйрәтеп, Минем колларымны юлдан яздырырга юл куясыњ. 21 Мин ања, тәүбә кылсын дип, вакыт бирдем, әмма ул үзенењ фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми. 22 Менә, Мин аны каты авыру түшәгенә салачакмын. Ћәм, аныњ гамәлләреннән баш тартмасалар, ул хатын белән бергә зина кылучыларны зур кайгыга дучар итәчәкмен. 23 Аныњ иярченнәрен үлемгә дучар итәчәкмен, ћәм эчке уйларны, теләкләрне тикшереп Белүче булуымны барча бердәмлекләр дә беләчәкләр. Барыгызга да эшегезгә карата тиешлесен бирермен. 24 Аныњ тәгълиматын тотмаган ћәм шайтанныњ тирән серләрен белмәгән, Түәтәйрәдә яшәгән калган туганнарга исә моны әйтәм: сезгә башка йµк салмаячакмын. 25 Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз. 26 Ђињүчегә ћәм Минем эшләремне ахырга тикле үтәүчегә халыклар µстеннән хакимлек итәргә бирәчәкмен. 27 Ћәм ул алар µстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк; Алар балчык чүлмәк сыман ватылачаклар. 28 Ул Мин Атамнан алган шул ук хакимлекне алачак, ћәм Мин ђињүчегә тањ йолдызы бирәчәкмен. 29 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».

Ачылыш 3

1 Сәрдәйс бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Аллаћыныњ ђиде рухы ћәм ђиде йолдызы булган Зат болай дип әйтә: Синењ эшләрењне беләм; син тере исемен йµртәсењ, әмма син үле. 2 Уяу тор ћәм үзењдә калган, үләр дәрәђәгә ђиткән нәрсәләрне ныгыт, чµнки эшләрењнењ Аллаћым каршында тәмамланган булуын күрмим. 3 Шуња күрә, нәрсә кабул кылганыњны, нәрсә ишеткәнењне исењә тµшер, аны үтә ћәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасањ, Мин, карак кебек, кµтмәгәндә килермен ћәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссењ. 4 Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешењ бар. Алар Минем белән ак киемдә йµриячәкләр, чµнки моња лаеклылар. 5 Шулай, ђињүче кеше ак кием киячәк ћәм Мин аныњ исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам ћәм Аныњ фәрештәләре каршында ђињүченењ исемен икърар итәчәкмен. 6 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен». 7 Филаделфея бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Изге, Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы булган Зат – Ул ачса, ћичкем яба алмаячак; япса, ћичкем ача алмаячак – болай дип әйтә: 8 Синењ эшләрењне беләм, менә Мин синењ каршыњда ишек ачтым, ћәм аны ћичкем яба алмаячак. Беләм, синењ кµчењ аз, әмма син Минем сүземне үтәдењ, Минем исемемнән ваз кичмәдењ. 9 Шайтан гыйбадәтханәсеннән булган, үзләрен яћүд дип атаучылар белән (ә алар яћүдләр түгел, бәлки ялганчылар) Мин болай эшләрмен – алар синењ аякларыња егылачаклар ћәм Минем сине сµйгәнемне беләчәкләр. 10 Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, ђирдә яшәүчеләрне сынар µчен, бµтен ђићанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын. 11 Тиздән киләм: тађыњны ћичкем тартып алмасын µчен, үзењдә булганны нык тот. 12 Ђињүчене Мин Аллаћым Йортыныњ баганасы итеп куячакмын, ћәм ул инде аннан чыкмаячак. Аныњ µстенә Аллаћымныњ исемен ћәм күктән, Аллаћымнан ињәчәк шәћәрнењ – яња Иерусалимныњ исемен ћәм үземнењ яња исемемне язачакмын. 13 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен». 14 Лаудикея бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Амин дип аталган тугры ћәм хакыйкый Шаћит, Аллаћы булдырган нәрсәләрнењ Чыганагы булган Зат болай дип әйтә: 15 Синењ эшләрењне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсењ. Их, син салкын яисә кайнар булсањчы! 16 Әмма син салкын да, кайнар да түгел, ђылымса гына булганга күрә, сине авызымнан тµкереп чыгарачакмын! 17 Син: „Мин бай ћәм баедым, ћичбер нәрсәгә мохтађлыгым юк", – дисењ. Әмма син үзењнењ барысыннан да бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр ћәм ялангач булуыњны ањламыйсыњ. 18 Шуња күрә, үзењә, баер µчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыњныњ мәсхәрәлеге ачылмасын µчен, киенергә ак кием, ћәм, күзләрењ күрсен µчен, сµртергә күз мае сатып алырга кињәш итәм. 19 Мин үзем яраткан ћәркемнењ гаебен фаш итәм ћәм аны тәртипкә µйрәтәм. Шулай итеп, тырышлык күрсәт ћәм тәүбә ит. 20 Менә, Мин ишек тµбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп ћәм ишеген ачса, Мин аныњ янына керәчәкмен ћәм аныњ белән ашаячакмын, ә ул Минем белән ашаячак. 21 Мин ђињеп чыктым ћәм, Атам белән бергә, Аныњ тәхетенә утырдым. Шулай ук, ђињүчегә үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен. 22 Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».

Ачылыш 4

1 Шуннан соњ күрәм: менә, күктә ачык ишек, ћәм моњарчы миња сµйләгән быргыдай тавыш әйтте: «Монда мен. Мин сиња моннан ары булырга тиешле нәрсәләрне күрсәтермен». 2 Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Ћәм менә, күктә тәхетне ћәм тәхеттә Утыручыны күрдем. 3 Утыручы кыяфәте белән яшма ћәм сердолик ташы сыман иде, тәхетне зµбәрђәт тµсендәге яктылык бођрасы әйләндереп алган иде. 4 Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора иде, ул тәхетләрдә ак киемнән, башларына алтын тађ кигән егерме дүрт аксакал утыра иде. 5 Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар ћәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаћыныњ ђиде рухы булган ђиде ут яктырткычы янып тора иде. 6 Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла дињгез сыман нәрсә бар; ћәм тәхетнењ дүрт ягында дүрт ђан иясе тора иде. Ул ђан ияләренењ аллары ћәм артлары күп күзләр белән тулы иде. 7 Беренче ђан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, µченчесенењ йµзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бµркет сыман иде. 8 Ћәрберсе алты канатлы, канатларыныњ тышы ћәм эче күзләр белән тулы бу дүрт ђан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы ћәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы!» – дип бертуктаусыз кµне-тµне кабатлыйлар. 9 Ђан ияләре тәхеттә Утыручы мәњге Яшәүчегә дан, хµрмәт ћәм рәхмәт белдергән вакытта, 10 егерме дүрт аксакал, тәхеттә Утыручы каршында йµзтүбән капланып, мәњге Яшәүчегә сәђдә кылалар ћәм тађларын тәхет алдына салып куялар ћәм болай диләр: 11 «Раббы Аллаћыбыз! Син дан, хµрмәт ћәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чµнки ћәммә нәрсәне Син яраттыњ, Ћәм барысы да Синењ ихтыярыњ белән булдырылды ћәм гамәлдә тора!»

Ачылыш 5

1 Шуннан соњ мин тәхеттә Утыручыныњ уњ кулында эчке ћәм тышкы ягына язылган ћәм ђиде мµћер белән мµћерләнгән язма тµргәген күрдем. 2 Ћәм кµчле тавыш белән: «Мµћерләрен кубарып, язма тµргәген ачарга кем лаеклы?» – дип игълан итүче кµчле фәрештәне күрдем. 3 Әмма күктә дә, ђирдә дә, ђир астында да язма тµргәген ачарга ћәм ања карарга лаеклы ћичкем булмады. 4 Язма тµргәген ачарга ћәм ања карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. 5 Шунда аксакалларныњ берсе миња әйтте: «Елама. Менә, Яћүд нәселеннән, Давыт токымыннан булган Арыслан ђињеп чыкты. Язма тµргәгенењ ђиде мµћерен кубарып, Ул аны ача ала». 6 Шуннан соњ күрдем: менә, тәхет белән дүрт ђан иясе арасында ћәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аныњ ђиде мµгезе ћәм ђиде күзе бар иде. Болар – бµтен ђиргә ђибәрелгән Аллаћы рухлары. 7 Ул, килеп, тәхеттә Утыручыныњ уњ кулыннан язма тµргәген алды. 8 Бәрән язма тµргәген алгач, дүрт ђан иясе ћәм егерме дүрт аксакал Аныњ алдында йµзтүбән капландылар. Аларныњ ћәрберсендә арфа ћәм хуш исле сумала (ягъни Аллаћы изгеләренењ догалары) белән тулы алтын касәләр бар иде. 9 Алар яња ђыр ђырладылар: «Син язма тµргәген алырга, аныњ мµћерләрен кубарырга лаеклы. Чµнки Син корбан итеп суелдыњ ћәм үзењнењ каныњ белән Ћәр кабиләдән ћәм телдән, халыктан ћәм милләттән Аллаћы µчен кешеләрне йолып алдыњ. 10 Аларны Аллаћыбызга хезмәт итү µчен патшалар ћәм руханилар иттењ; алар ђирдә патшалык итәчәкләр». 11 Тәхет, ђан ияләре ћәм аксакаллар әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем ћәм аларныњ тавышын ишеттем. Аларныњ саны йµзләрчә миллион ћәм дистәләрчә мењнәр иде. 12 Алар: «Суелган Бәрән кодрәт, байлык, тирән гакыл, куәт, хµрмәт, дан Ћәм мактау алырга лаеклы», – дип кµчле тавыш белән әйтә иделәр. 13 Күктә ћәм ђирдә, ђир астында ћәм дињгездә ћәммә яратылган затныњ ћәм анда булган ћәммә нәрсәнењ: «Тәхеттә Утыручыга ћәм Бәрәнгә мәњге-мәњге мактау, хµрмәт, дан ћәм кодрәт булсын», – дип әйтүләрен ишеттем. 14 Дүрт ђан иясе: «Амин», – дип әйтә иделәр, ћәм аксакаллар йµзтүбән капланып сәђдә кыла иделәр.

Ачылыш 6

1 Аннары мин Бәрәннењ мµћерләрнењ берсен кубаруын күрдем, ћәм ђан ияләренењ берсенењ күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем. 2 Менә, мин ак ат күрдем; ћәм кулына ђәя тоткан ђайдагына тађ бирелде. Ул ђайдак ђињүче булып, ђињү µчен чыкты. 3 Бәрән икенче мµћерне кубаргач, мин икенче ђан иясенењ: «Кил!» – дигәнен ишеттем. 4 Шуннан соњ уттай ђирән ат чыкты. Аныњ ђайдагына, берсен-берсе үтерсеннәр µчен, барлык ђићанныњ тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Ћәм ања зур кылыч бирелде. 5 Бәрән µченче мµћерне кубаргач, мин µченче ђан иясенењ: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. Ћәм кара ат күрдем, ә аныњ µстендәге ђайдак үз кулына үлчәү тоткан иде. 6 Ђан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: «Бер динарга бер савыт бодай, бер динарга µч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына ћәм йµзем бакчаларына зыян китермә!» 7 Бәрән дүртенче мµћерне кубаргач, дүртенче ђан иясенењ: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. 8 Ћәм аксыл тµстәге атны күрдем. Аныњ µстендәге ђайдакныњ исеме «үлем», ә аныњ артыннан бµтен үлем патшалыгы килә иде. Аларга ђићанныњ дүрттән бер µлешендәге кешеләрне кылыч, ачлык, үләт ћәм кыргый хайваннар белән үтерергә хакимлек бирелде. 9 Бәрән бишенче мµћерне кубаргач, корбан китерү урыны астында Аллаћы сүзе µчен ћәм шаћитлек биргәннәре µчен үтерелгәннәрнењ ђаннарын күрдем. 10 Алар кµчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге ћәм хакыйкый Хµкемдар, ђирдә яшәүчеләрне хµкем итмәссењ ћәм безнењ каныбыз µчен үч алмассыњ?» – дип кычкырдылар. 11 Аларныњ ћәрберсенә ак кием бирелде. Ћәм алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренењ ћәм имандашларыныњ саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды. 12 Мин, Бәрән алтынчы мµћерне кубаргач, кµчле итеп ђир тетрәвен, кояшныњ матәм киеме кебек каралуын, айныњ кан кебек кызыл тµскә керүен күрдем. 13 Инђир агачыныњ µлгермәгән ђимешләре кµчле ђилдән коелган кебек, ђиргә күк йолдызлары атылдылар. 14 Күк, кулъязма тµргәге кебек бµтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар ћәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар. 15 Ђирнењ патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: ћәр кол, ћәр ирекле кеше таулардагы мәгарәләрдә ћәм таш кыялар арасында яшеренделәр. 16 Ћәм алар әйттеләр: «Ѳстебезгә авып тµшегез ћәм безне тәхеттә Утыручыныњ йµзеннән ћәм Бәрәннењ ачуыннан яшерегез! 17 Чµнки Аларныњ бµек ачу кµне килде. Моња каршы кем тора алсын?»

Ачылыш 7

1 Шуннан соњ мин ђирнењ дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем. Алар ђиргә, дињгезгә ћәм бер генә агачка да исмәсен дип, ђирнењ дүрт ђилен тотып торалар иде. 2 Мин үзендә тере Аллаћыныњ мµћере булган кµнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул ђиргә ћәм дињгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кµчле тавыш белән: «Без Аллаћыбызныњ хезмәтчеләренењ мањгайларына мµћер сукканыбызга тикле ђиргә, дињгезгә ћәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште. 4 Ћәм мин мµћер сугылган кешеләрнењ санын ишеттем. Бµтен Исраил кабиләләреннән мµћерләнгән кешеләрнењ саны бер йµз кырык дүрт мењ иде: 5 Яћүд кабиләсеннән мµћерләнгән унике мењ кеше, Рубин кабиләсеннән унике мењ кеше, Гәд кабиләсеннән унике мењ кеше, 6 Ашер кабиләсеннән унике мењ кеше, Нафтали кабиләсеннән унике мењ кеше, Менаше кабиләсеннән унике мењ кеше, 7 Шимун кабиләсеннән унике мењ кеше, Леви кабиләсеннән унике мењ кеше, Исәскәр кабиләсеннән унике мењ кеше, 8 Зебулун кабиләсеннән унике мењ кеше, Йосыф кабиләсеннән унике мењ кеше, Биньямин кабиләсеннән унике мењ кеше мµћерләнде. 9 Шуннан соњ, бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны ћичкем санап чыга алмас иде! Алар ћәр милләттән, кабиләдән, халыктан ћәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хµрмә ботаклары тотып, тәхет ћәм Бәрән алдында басып торалар иде. 10 Алар: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаћыбыздан ћәм Бәрәннән килә!» – дип кычкырып әйттеләр. 11 Тәхет тирәли, аксакаллар ћәм дүрт ђан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йµзтүбән капландылар ћәм Аллаћыга сәђдә кылып әйттеләр: 12 «Амин! Аллаћыбызга мактау ћәм дан, тирән гакыл ћәм рәхмәт, хµрмәт, кодрәт ћәм куәт мәњге булсын! Амин». 13 Шунда аксакалларныњ берсе миннән: «Бу ак киемгә киенгән кешеләр кемнәр алар ћәм каян килгәннәр?» – дип сорады. 14 Мин ања: «Әфәндем, син беләсењ», – дидем. Ул миња әйтте: «Алар зур газап кичереп килгәннәр ћәм киемнәрен Бәрәннењ каны белән юып агартканнар. 15 Шуња күрә Алар Аллаћы тәхете алдында торалар, Аныњ Йортында Ања кµне-тµне хезмәт итәләр. Тәхеттә Утыручы алар µстендә үзенењ чатырын корачак. 16 Алар ћичкайчан ачыкмаслар, ћичкайчан сусамаслар. Аларны кояш та, эсселек тә кµйдермәс. 17 Чµнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Кµтүче булачак, Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак. Аллаћы аларныњ ћәр күз яшен сµртәчәк».

Ачылыш 8

1 Бәрән ђиденче мµћерне кубаргач, ярты сәгать чамасы булыр, күктә тынлык урнашты. 2 Мин Аллаћы алдында басып торган ђиде фәрештәне күрдем, аларга ђиде быргы бирелде. 3 Ћәм алтын тµтәсләү савыты тоткан бүтән фәрештә изге µстәл каршына килеп басты. Ања тәхет алдындагы алтыннан ясалган изге µстәлгә Аллаћыныњ барлык изгеләренењ догалары белән бергә куярга дип, күп хуш исле сумала бирелде. 4 Менә Аллаћы каршында фәрештә кулыннан ул изгеләрнењ догалары белән бергә хуш исле сумала тµтене күтәрелде. 5 Фәрештә тµтәсләү савытын алды ћәм аны, корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, ђиргә ташлады. Шуннан соњ, күк күкрәүләр, дµмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, ђир тетрәде. 6 Ђиде быргысы булган ђиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде. 7 Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз ћәм ут хасил булды, ћәм алар ђиргә ыргытылды. Ђирнењ µчтән бер µлеше, агачларныњ µчтән бер µлеше ћәм бµтен яшел үлән янып бетте. 8 Менә икенче фәрештә быргысын кычкыртты: ут чорнаган гаять зур тауга охшаулы нәрсәдер дињгезгә ыргытылды; дињгезнењ µчтән бер µлеше канга әверелде. 9 Дињгездә яшәүче ђанварларныњ µчтән бер µлеше ћәлак булды. Корабларныњ да µчтән бер µлеше ћәлак ителде. 10 Менә µченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларныњ µчтән бер µлешенә ћәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тµште. 11 Ул йолдызныњ исеме – Әрем. Суларныњ µчтән бер µлеше әрем сыман әче булды. Бу әче судан кешеләрнењ күбесе үлде. 12 Менә дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшныњ, айныњ, йолдызларныњ µчтән бер µлешенә зарар килде, шунлыктан аларныњ яктылыкларыныњ µчтән бер µлеше карањгыланды. Шулай итеп, кµн үзенењ яктылыгыныњ µчтән бер µлешен югалтты, шулай ук тµн дә. 13 Шунда мин күктә, югарыда очып барган бµркетне күрдем. Аныњ: «Калган µч фәрештә кычкыртачак быргы тавышы аркасында ђирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип кµчле итеп кычкырганын ишеттем.

Ачылыш 9

1 Менә бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Ћәм мин күктән ђиргә тµшкән йолдызны күрдем. Ања упкын коесыныњ ачкычы бирелде. 2 Йолдыз упкын коесын ачып ђибәрде. Гаять зур мичтән чыккан тµтен кебек коедан күтәрелгән тµтеннән кояш белән ћава карањгыланды. 3 Тµтеннән ђиргә саранчалар чыкты. Аларга, ђирдәге чаяннарда булган кебек, чагу сәләте бирелде. 4 Аларга ђирдәге үләнгә, тµрле яшеллеккә ћәм тµрле агачка зыян китермәскә, фәкать мањгайлары Аллаћы мµћере белән мµћерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды. 5 Ања кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга хокук бирелде. Кешенењ ул газаплары чаян чаккандагы кебек. 6 Ул кµннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар; үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар. 7 Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атлар кебек иде. Аларныњ башларында алтын тађ сыман нәрсә бар, ә йµзләре кешенеке сыман иде. 8 Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек иде. 9 Аларныњ µсләрендә тимер кµбә сыман күкрәкчәләре бар иде, ә канатларыныњ тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавыш кебек иде. 10 Аларныњ чаянныкы кебек койрыклары ћәм чаккычлары бар иде, ћәм аларга шушы койрыклары белән биш ай буе кешеләрне газапларга хак бирелде. 11 Саранчаларныњ патшасы исә – упкын фәрештәсе; аныњ исеме яћүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон». 12 Беренче кайгы үтте, менә аныњ артыннан тагын икесе килә! 13 Менә алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, ћәм мин Аллаћы алдында торучы, хуш исле сумала яндыру µчен алтыннан ясалган изге µстәлнењ дүрт мµгезеннән килгән тавышны ишеттем. 14 Ул тавыш исә быргысы булган алтынчы фәрештәгә: «Бµек Фµрат елгасы янында бәйләнгән дүрт фәрештәне азат ит», – диде. 15 Ћәм, кешеләрнењ µчтән бер µлешен үтерер µчен, бу сәгатькә, кµнгә, айга ћәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр. 16 Атлы гаскәрнењ саны ике йµз миллион иде. Мин аларныњ санын ишеттем. 17 Күренештә атларны ћәм ђайдакларны мин болай итеп күрдем: ђайдакларныњ күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәњгәр ћәм күкерт кебек саргылт тµстә иделәр. Атларныњ башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, тµтен ћәм күкерт бµркелеп тора иде. 18 Кешеләрнењ µчтән бер µлеше шушы µч бәла-казадан: атларныњ авызыннан чыккан уттан, тµтеннән ћәм күкерттән үтерелде. 19 Чµнки атларныњ кµче авызларында ћәм койрыкларында; аларныњ койрыклары елан сыман ћәм башлы иде. Шул башлары белән алар кешеләрне чагалар иде. 20 Бу бәла-казадан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар ђеннәргә ћәм күрә, ишетә, йµри алмаган алтын, кµмеш, бронза, таш ћәм агач потларга табынуларыннан ваз кичмәделәр. 21 Бу кешеләр үзләренењ үтерүләреннән, сихерләүләреннән, фәхешлекләреннән, урлашуларыннан тәүбә итмәделәр.

Ачылыш 10

1 Шуннан соњ мин күктән тµшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка тµренгән, ә баш µстендә яктылык бођрасы бар иде. Аныњ йµзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман иде. 2 Кулында ачылган кечкенә язма тµргәге бар иде. Ул уњ аягы белән дињгезгә, сул аягы белән ђиргә басты 3 ћәм арысландай кµчле тавыш белән кычкырып ђибәрде. Ул кычкыргач, ђиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр. 4 Ђиде күк күкрәү әйткәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазныњ: «Ђиде күк күкрәүнењ сµйләгәннәрен сер итеп сакла ћәм язма», – дигәнен ишеттем. 5 Ә дињгездә ћәм ђирдә басып торучы мин күргән фәрештә уњ кулын күккә күтәрде 6 ћәм күкне, шулай ук анда булган ћәрнәрсәне, ђирне ћәм анда булган ћәрнәрсәне, дињгезне ћәм анда булган ћәрнәрсәне Булдырган мәњге Яшәүче белән ант итте: «Тоткарлау бүтән булмаячак, 7 ђиденче фәрештә үзенењ быргысын кычкыртачак кµнне, Аллаћы үзенењ колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аныњ сере гамәлгә ашкан булыр». 8 Аннан соњ, инде моњарчы ишеткән, күктән килгән аваз тагын миња әйтте: «Бар, дињгездә ћәм ђирдә торучы фәрештәнењ кулыннан ачылган язма тµргәген ал». 9 Мин фәрештә янына килеп, аныњ миња шул кечкенә язма тµргәген бирүен үтендем. Ул миња әйтте: «Аны алып аша. Ашказаныњда аннан әче булыр, әмма авызыњда бал кебек татлы булыр». 10 Мин фәрештәнењ кулыннан кечкенә язма тµргәген алып ашадым. Авызымда ул бал кебек татлы булды, ләкин, ашап бетерүемә, ашказанымда аннан әче булды. 11 Аннары миња әйттеләр: «Син күп халыклар, милләтләр, телләр ћәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсењ».

Ачылыш 11

1 Миња үлчәү таягы сыман камыш сабагы бирелде ћәм әйтелде: «Бар, Аллаћы Йортын ћәм корбан китерү урынын үлчә, андагы табынучыларны санап чык. 2 Әмма Аллаћы Йортыныњ тышкы ишегалдын хисапка кертмә ћәм үлчәмә, чµнки ул мәђүсиләргә бирелгән. Алар изге Иерусалим шәћәренењ урамнарын кырык ике ай буе таптап йµриячәкләр. 3 Мин үземнењ ике шаћитемә вәкаләт бирәчәкмен ћәм алар, матәм киемнәре киеп, бер мењ ике йµз алтмыш кµн буе пәйгамбәрлек итәчәкләр». 4 Бу шаћитләр – ике зәйтүн агачы ћәм бµтен ђир Раббысы алдында торучы ике яктырткыч. 5 Әгәр берәрсе аларга зыян китерергә ниятләсә, ул чакта аларныњ авызларыннан ут чыгачак, ћәм аларныњ дошманнарын йотачак. Аларга зыян китерергә ниятләгән кеше шулай үтерелергә тиеш. 6 Пәйгамбәрлек иткән вакытта яњгыр яумасын дип, аларныњ күкне капларга вәкаләтләре бар. Канга әйләндерү µчен аларныњ сулар µстеннән вәкаләтләре бар. Ћәм үзләре кайчан теләсә, шул чакта ђиргә ћәртµрле бәла-казалар белән зыян китерергә вәкаләтләре бар. 7 Шаћитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан ђанвар күтәрелеп чыгачак, аларга каршы сугышачак, аларны ђињәчәк ћәм үтерәчәк. 8 Бу ике шаћитнењ гәүдәсе аларныњ Раббысы хачка кадакланган бµек шәћәр урамында ятачак. Ул шәћәрнењ исеме кинаяләп „Сәдүм" ћәм „Мисыр" дип атала. 9 Бу мәетләргә µч кµн ярым буе тµрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән ћәм милләтләрдән булган кешеләр караячаклар. Ул мәетләрне кабергә салырга рµхсәт итмәячәкләр. 10 Ђирдә яшәүчеләр моња шатланачаклар ћәм күњел ачачаклар, бер-беренә бүләкләр ђибәрәчәкләр, чµнки бу ике пәйгамбәр ђирдә яшәүчеләрне күп газаплаган иделәр. 11 Әмма µч кµн ярым үткәч, аларга Аллаћыдан яшәү тыны керде ћәм алар аякларына торып бастылар. Аларны күрүчеләрне бµек курку басты. 12 Шуннан соњ шаћитләр күктән кµчле тавышныњ: «Монда күтәрелегез», – дип әйтүен ишеттеләр. Алар күккә болытта күтәрелделәр, ә дошманнары аларга карап торды. 13 Шул вакытта ук кµчле итеп ђир тетрәде ћәм шәћәрнењ уннан бер µлеше ђимерелде. Ђир тетрәүдән ђиде мењ кеше үлде, ә калганнары бик нык куркыштылар ћәм күкләр Аллаћысын данладылар. 14 Икенче кайгы үтте, менә аныњ артыннан µченчесе килә! 15 Ђиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Ћәм күктә: «Дµнья патшалыгы инде Раббыбызныњ ћәм Аныњ Мәсихенењ Патшалыгы булды. Раббы мәњге патшалык итәчәк!» – дип әйтүче кµчле тавышлар яњгырады. 16 Аннары, Аллаћы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт аксакал, йµзтүбән капланып, Аллаћыга сәђдә кылдылар ћәм 17 әйттеләр: «Бар булучы, Булган, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы, Сиња шµкрана итәбез! Чµнки Син үзењнењ бµек кодрәтењне гамәлгә керттењ ћәм патшалык итә башладыњ. 18 Халыклар ярсыдылар. Синењ ачу кµнењ килде ћәм үлеләрне хµкем итү вакыты ђитте. Синењ хезмәтче пәйгамбәрләрењә, изге кешеләрењә, Исемењнән куркучы кечкенәләргә ћәм зурларга әђер бирү вакыты, Ђирне ћәлак итүчеләрне ћәлак итү вакыты ђитте!» 19 Шуннан соњ күктә Аллаћы Йорты ачылды ћәм анда Аныњ килешү сандыгы күренде. Шунда яшен яшьнәде, дµмбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәүләр, ђир тетрәү булды ћәм бик кµчле итеп боз яуды.

Ачылыш 12

1 Күктә бµек галәмәт күренде: менә кояшка тµренгән хатын; аныњ аяклары астында ай, башында унике йолдызлы тађ иде. 2 Хатын йµкле булып, бала тудыру газапларыннан ћәм авыртудан кычкыра иде. 3 Күктә бүтән галәмәт күренде: менә ђиде башлы ћәм ун мµгезле кызыл тµстәге гаять зур аждаћа; аныњ ћәр башында кечкенә тађ иде. 4 Койрыгы күк йолдызларыныњ µчтән бер µлешен себереп, аларны ђиргә атты. Хатын баласын тудыру белән, аныњ баласын ашар µчен, аждаћа бала тудыру халәтендә булган хатын алдына басты. 5 Менә хатын, барлык халыклар µстеннән тимер таяк белән хакимлек итәргә тиешле ир бала тудырды. Хатынныњ баласы Аллаћыга ћәм Аныњ тәхете алдына тотып китерелде. 6 Ә хатын чүлгә качты. Анда ања мењ ике йµз алтмыш кµн буе кайгырту астында булу µчен Аллаћы әзерләп куйган урын бар иде. 7 Шуннан соњ күктә сугыш башланды: Микаил үзенењ фәрештәләре белән аждаћага каршы сугышты. Аждаћа да үзенењ явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. 8 Әмма аждаћа ђињелде ћәм үзенењ явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады. 9 Бу зур аждаћа, бµтен дµньяны алдаучы, иблис ћәм шайтан дип аталган борынгы елан, ђиргә бәреп тµшерелде; аныњ белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп тµшерелделәр. 10 Шуннан соњ, мин күктә кµчле тавыш ишеттем: «Менә Аллаћыбызныњ коткаруы, кодрәте, патшалыгы ћәм Аныњ Мәсихенењ хакимлеге урнашты! Чµнки Аллаћыбыз алдында кµне-тµне имандашларыбызны гаепләүче бәреп тµшерелде. 11 Туганнарыбыз аны Бәрән каны белән ћәм Гайсә хакындагы шаћитлек сүзләре белән ђињделәр, Хәтта, үлемнән курыкмыйча, үзләренењ ђаннарын аямадылар. 12 Шуња күрә, күкләр ћәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма ђиргә ћәм дињгезгә кайгы, чµнки иблис, вакыты аз калганын белеп, Кµчле ярсу белән сезгә тµште!» 13 үзенењ ђиргә бәреп тµшерелүен күргәч, аждаћа ир бала тудырган хатынны куа башлады. 14 Хатынга исә, бу еланнан качып, аныњ µчен чүлдә әзерләгән урынга очсын дип, зур бµркетнењ ике канаты бирелде. Ул анда вакыт, вакытлар ћәм ярты вакыт буе кайгырту астында булачак. 15 Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенењ авызыннан елга кебек су агызды. 16 Әмма ђир, авызын ачып, аждаћа авызыннан аккан елганы йотып, хатынга ярдәм итте. 17 Аждаћа хатынга нык ярсыды, ћәм хатынныњ Аллаћы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаћитлек бирүче калган балаларына каршы сугышыр µчен китте. 18 Шуннан соњ аждаћа дињгез ярына басты.

Ачылыш 13

1 Шуннан соњ мин дињгездән чыгучы, ун мµгезле ћәм ђиде башлы ђанварны күрдем. Аныњ мµгезләрендә ун кечкенә тађ, ћәм башларында кµфер исемнәр иде. 2 Мин күргән ђанвар капланга охшаган. Аныњ аяклары аюныкы сыман, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаћа ања үзенењ кµчен, тәхетен ћәм зур вәкаләтен бирде. 3 Аныњ башларыныњ берсе үле дәрәђәсендә яраланган иде, аннан соњ, ул ярасы тµзәтелде. Бµтен ђићан гађәпкә калып, ђанвар артыннан китте 4 ћәм аждаћага сәђдә кылды, чµнки ђанварга ул вәкаләт биргән иде. Кешеләр: «Кем ђанвар кебек була алсын ћәм аныњ белән кем сугыша алсын?» – дип, ђанварга да сәђдә кылдылар. 5 Бу ђанварга тәкәбберләнергә ћәм кµфер сүз сµйләргә ирек куелды. Ања кырык ике ай буе хакимлек итәргә бирелде. 6 Ул Аллаћыга каршы кµфер сүзләр әйтә башлады; Аныњ исемен, Аныњ яшәгән урынын ћәм күктә яшәүчеләрне кµферли башлады. 7 Ђанварга Аллаћыныњ изге кешеләренә каршы сугышырга ћәм аларны ђињәргә рµхсәт ителде. Ања ћәр кабилә, ћәр халык, ћәр тел ћәм ћәр милләт µстеннән хакимлек итәргә рµхсәт ителде. 8 Ђирдә яшәүчеләрнењ дµнья яратылганга кадәр исемнәре чалынган Бәрәннењ Тормыш китабына язылмаган ћәммәсе шушы ђанварга табыначаклар. 9 Колагы булган ишетсен: 10 Кем әсирлеккә тµшәргә тиешле икән, шул кеше әсирлеккә тµшәчәк. Кем кылыч белән үтерелергә тиешле икән, шул кеше кылычтан үләчәк. Монда Аллаћыныњ изге кешеләренењ сабырлыгы ћәм иманы күренергә тиешле. 11 Аннан соњ ђирдән чыгучы башка ђанварны күрдем. Аныњ ике мµгезе бәрәннекенә охшаш ћәм ул аждаћа кебек сµйли иде. 12 Ул беренче ђанварныњ бµтен вәкаләте белән аныњ алдында гамәл кыла иде, ђирне ћәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәђәсендәге ярасы тµзәлгән беренче ђанварга табындырды. 13 Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән ђиргә ут яудыра иде. 14 Ул беренче ђанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән ђирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган ћәм терелгән ђанвар сынын ясарга кушты. 15 Беренче ђанварныњ сыны сµйләсен ћәм ања табынмаган ћәркем үлемгә бирелсен µчен, икенче ђанварга ул сынга ђан кертергә рµхсәт ителде. 16 Ћәм икенче ђанвар кечеләрнењ ћәм бµекләрнењ, байларныњ ћәм фәкыйрьләрнењ, иреклеләрнењ ћәм колларныњ уњ кулларына яисә мањгайларына тамга салдырды. 17 Шушы тамгасы, ягъни ђанвар исеменењ тамгасы яки аныњ исеменењ саны булмаган ћәркем сатып та ала алмады ћәм сата да алмады. 18 Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше ђанварныњ санын хисаплап чыгарсын. Чµнки ул – кеше саны. Аныњ саны – алты йµз алтмыш алты.

Ачылыш 14

1 Шунда мин күрдем: менә Сион тавында Бәрән тора. Аныњ белән бергә мањгайларында Бәрәннењ исеме ћәм Аныњ Атасыныњ исеме язылган йµз кырык дүрт мењ кеше бар иде. 2 Шуннан соњ мин күктән зур шарлавык тавышы сыман ћәм кµчле күк күкрәгән сыман тавыш килүен ишеттем. Мин ишеткән тавыш арфачылар уйнаган тавышка охшаган иде. 3 Алар тәхет алдында, дүрт ђан иясе ћәм аксакаллар алдында яња ђыр ђырлыйлар иде. Ул ђырны ђирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йµз кырык дүрт мењ кешедән башка ћичкем µйрәнә алмады. 4 Болар – хатын-кызлар белән нәђесләнмәгәннәр; алар гыйффәтлеләр. Болар – Бәрән кайда гына барса, Аныњ артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынганнар, Аллаћыга ћәм Бәрәнгә багышланган беренче уњышлар иделәр. 5 Аларныњ телләрендә ялган булмады, алар әхлаклы иделәр. 6 Ђирдә яшәүче ћәр милләткә, кабиләгә, телгә ћәм халыкка игълан итү µчен мәњгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем. 7 Ул кµчле тавыш белән: «Аллаћыдан куркыгыз ћәм Аны данлагыз! Чµнки Аныњ хµкем сәгате килде. Күкне, ђирне, дињгезне ћәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» – диде. 8 Икенче фәрештә дә: «Бµек Бабыл ђимерелде, ђимерелде! Ул барча халыкларны үзенењ тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән», – дип, ања иярде. 9 Тагы бер фәрештә, µченчесе, аларга ияреп: «Кем ђанварга ћәм аныњ сынына табына, үзенењ мањгаена яки кулына ђанвар тамгасын кабул итә, 10 шул Аллаћыныњ ачу касәсенә салынган ярсу шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр ћәм Бәрән алдында утлы күкерт эчендә газапландырылачак. 11 Аларныњ газаплану тµтене мәњге күтәреләчәк. Ђанварга ћәм аныњ сынына табынучы, аныњ исем тамгасын кабул итүче ћәркем кµндез дә, тµнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк». 12 Бу вакытларда Аллаћыныњ әмерләрен үтәүче ћәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнењ түземле булулары кирәк. 13 Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: „Шушы вакыттан башлап үлүчеләр – Раббыга иман итеп үлүчеләр бәхетле"». «Әйе, алар үзләренењ михнәтләреннән ял итсеннәр, чµнки аларныњ эшләре үзләре артыннан бара», – ди Рух. 14 Шуннан соњ мин ак болыт ћәм болыт µстендә утыручы адәм улына охшаган Затны күрдем. Аныњ башында алтын тађы ћәм кулында үткен урагы бар иде. 15 Аллаћы Йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт µстендә Утыручыга кµчле тавыш белән: «үзењнењ урагыњны алып ур: урак µсте ђитте, чµнки ђир уњышы µлгерде», – дип кычкырды. 16 Шуннан соњ, болытта Утыручы үзенењ урагын ђир µстенә ђибәрде ћәм уњыш урылды. 17 Аннары күктәге Аллаћы Йортыннан башка фәрештә чыкты. Аныњ да үткен урагы бар иде. 18 Корбан китерү урыныннан, ут µстеннән хакимлеге булган башка фәрештә чыкты. Ул кµчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «үзењнењ үткен урагыњны ђибәр ћәм ђир µстендәге йµзем тәлгәшләрен ђый, чµнки аныњ ђимешләре µлгерде!» – диде. 19 Фәрештә үзенењ үткен урагын ђиргә ђибәрде ћәм ђирдәге йµземне ђыеп, Аллаћыныњ гаять зур ачу изгеченә ташлады. 20 Ул йµзем шәћәр артында изгечтә тапталды. Изгечтән атларныњ йµгәненә кадәр ђиткән, бер мењ алты йµз стадия озынлыкта кан акты.

Ачылыш 15

1 Шуннан соњ мин күктә бµек ћәм искиткеч башка галәмәт билгесен – соњгы ђиде бәла-казаны тотып торган ђиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соњгылары иде, чµнки Аллаћыныњ ачуы шулар белән тәмамлана. 2 Ћәм мин ут белән пыяла катнашкан дињгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла дињгез µстендә ђанварны, аныњ сынын ћәм аныњ исем санын ђињеп чыкканнар кулларына Аллаћыныњ арфаларын тотып торалар иде. 3 Алар Аллаћы колы Мусаныњ ђырын ћәм Бәрәннењ ђырын ђырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы! Синењ эшләрењ бµек ћәм искиткеч. Халыкларныњ Патшасы, Синењ юлларыњ гадел ћәм хакыйкый. 4 Раббы! Синнән кем курыкмас, Исемењне кем данламас? Чµнки тик бер Син генә изге. Бµтен халыклар килеп, Синењ алдыњда сәђдә кылачаклар, Чµнки Синењ гадел эшләрењ ачылды». 5 Моннан соњ мин күрдем: менә күктә шаћитлек чатырындагы изге урын ачылды. 6 Изге урыннан ђиде бәла-казасы булган ђиде фәрештә чыкты. Алар чиста ћәм ялтырап торган ђитен кием кигәннәр ћәм күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде. 7 Дүрт ђан иясенењ берсе ђиде фәрештәгә мәњге яшәүче Аллаћыныњ ачуы белән тулы ђиде алтын касә бирде. 8 Изге урын Аллаћы даныннан ћәм кодрәтеннән тµтен белән тулды, ћәм ђиде фәрештәнењ ђиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда ћичкем керә алмады.

Ачылыш 16

1 Шуннан соњ мин: «Барыгыз ћәм ђиргә Аллаћыныњ ђиде ярсу касәсен түгегез», – дип, Аллаћы Йортыннан ђиде фәрештәгә сµйләүче кµчле тавыш ишеттем. 2 Беренче фәрештә китте ћәм үзенењ касәсен ђир µстенә түкте. Ђанвар тамгасы суктырган ћәм аныњ сынына табынган кешеләрдә чирканыч ћәм яман ђәрәхәтләр хасил булды. 3 Икенче фәрештә үзенењ касәсен дињгезгә түкте. Аныњ суы үләт каны кебек булды, ћәм дињгездәге барлык ђан ияләре үлделәр. 4 Ѳченче фәрештә үзенењ касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, ћәм аларныњ суы канга әверелде. 5 Аннан соњ, мин сулар фәрештәсенењ әйтүен ишеттем: «Бар булучы, Булган ћәм Изге! Син шулай хµкем итеп, гадел эшләдењ. 6 Чµнки бу явыз кешеләр изгеләрнењ, пәйгамбәрләрнењ канын койдылар, ћәм Син аларга кан эчәргә бирдењ. Алар моња лаеклылар!» 7 Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы! Синењ хµкемнәрењ хакыйкый ћәм гадел!» 8 Дүртенче фәрештә үзенењ касәсен кояш µстенә түкте ћәм кояшка кешеләрне ут белән кµйдерергә бирелде. 9 Ћәм кешеләрне кµчле эсселек кµйдерде. Бу бәла-казалар µстеннән хакимлеге булган Аллаћыныњ исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр ћәм Аны данламадылар. 10 Бишенче фәрештә үзенењ касәсен ђанвар тәхете µстенә түкте ћәм аныњ патшалыгы карањгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан үзләренењ телләрен тешләделәр, 11 сызлануларыннан ћәм ђәрәхәтләреннән күк Аллаћысын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр. 12 Алтынчы фәрештә үзенењ касәсен бµек Фµрат елгасына түкте. Кµнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын µчен аныњ суы кипте. 13 Ћәм мин аждаћаныњ, ђанварныњ ћәм ялган пәйгамбәрнењ авызларыннан чыккан гµберле бака сыман µч шакшы рухны күрдем. 14 Алар – галәмәтләр күрсәтүче явыз рухлар. Алар бµтен ђир патшаларын Чиксез кодрәт Иясе Аллаћыныњ бµек кµнендә сугышка ђыяр µчен чыгалар. 15 «Менә карак кебек кµтмәгәндә киләм: ялангач йµрмәс µчен ћәм хурлыгын кешеләр күрмәсен µчен уяу торучы ћәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!» 16 Явыз рухлар патшаларны яћүд телендә «Ћармагедун» дип аталган урынга ђыйдылар. 17 Ђиденче фәрештә үзенењ касәсен ћавага түкте, ћәм Аллаћы Йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән кµчле тавыш ишетелде. 18 Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кµчле итеп ђир тетри башлады: ђирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кµчле, шундый нык тетрәү булды! 19 Бµек шәћәр µч µлешкә бүленде ћәм халыкларныњ шәћәрләре ђимерелде. Аллаћы бµек Бабылны искә тµшерде ћәм үзенењ ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. 20 Ћәр утрау юкка чыкты, таулар ђимерелделәр. 21 Күктән кешеләр µстенә зур-зур боз кантарлары ява башлады. Кешеләр бу бәла-каза µчен Аллаћыны хурлый иделәр, чµнки ул ифрат та авыр иде.

Ачылыш 17

1 Кулларында ђиде касә булган фәрештәләрнењ берсе килде дә миња әйтте: «Кил монда. Мин сиња күп суларда утыручы бµек фахишәгә булачак хµкем ђәзасын күрсәтермен. 2 Аныњ белән ђир патшалары фәхешлек иттеләр, аныњ фәхешлек шәрабыннан ђирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр». 3 Мине Рух биләп алды, ћәм фәрештә мине чүлгә күчерде. Мин ђиде башлы ћәм ун мµгезле, кµфер исемнәр белән тулы булган кызыл ђанвар µстендә утыручы хатынны күрдем. 4 Хатын шәмәхә ћәм кызыл тµстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар ћәм энђе белән бизәлеп матурланган, кулына үзенењ фәхешлегенењ чирканычлыгы ћәм шакшылыгы тулы алтын касә тоткан иде. 5 Аныњ мањгаена серле исем язылган: «Бµек Бабыл – ђир фахишәләренењ ћәм чирканыч нәрсәләрнењ анасы». 6 Мин хатынныњ изгеләр каныннан ћәм Гайсә шаћитләренењ каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күргәннән мин бик нык гађәпләндем. 7 Фәрештә миња әйтте: «Син нигә гађәпләндењ? Мин сиња хатынныњ ћәм аны йµртүче ђиде башлы ћәм ун мµгезле ђанварныњ серен ањлатып бирәм. 8 Син күргән ђанвар бар иде, инде ул юк; ул упкыннан күтәрелеп чыгачак ћәм ћәлак ителәчәк. Дµнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр ђанварны күреп, гађәпләнәчәкләр, чµнки ул бар иде, хәзер юк ћәм янә булачак. 9 Монда зирәк акыл кирәк. Ђиде баш – хатын утырган ђиде тау, шулай ук – ђиде патша ул. 10 Ул патшаларныњ бишесе ћәлак булды, берсе бар, башкасы әле килмәгән. Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел. 11 Ә булган ћәм хәзер булмаган ђанвар – ул сигезенче патша. Ул – ђиде патшаныњ берсе, ћәм ул ћәлакәткә бара. 12 Син күргән ун мµгез – ун патша ул. Алар патшалыкларын әле алмадылар. Әмма ђанвар белән бергә, бер сәгатькә, патшалар дәрәђәсендә хакимлек алачаклар. 13 Аларныњ ниятләре бер, алар ђанварга үзләренењ кµчләрен ћәм хакимлекләрен тапшырачаклар. 14 Алар Бәрән белән сугышачаклар ћәм Бәрән аларны ђињәчәк, чµнки Ул – хакимнәрнењ Хуђасы ћәм патшаларныњ Патшасы. Аныњ белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар ћәм тугрылар». 15 Шуннан соњ, фәрештә миња әйтте: «Син күргән фахишә утырган сулар исә – алар халыклар, тµркемнәр, милләтләр ћәм телләр. 16 Син күргән ун мµгез ћәм ђанвар фахишәне нәфрәт итәчәк ћәм аны бµлгенлеккә тµшерәчәк, ялангач калдырачак, аныњ тәнен ашаячак ћәм аны утта яндырачак. 17 Чµнки Аллаћы аларныњ ниятләре бер булырга ћәм үз патшалыкларын ђанварга тапшырырга, моныњ белән үзенењ ихтыярын үтәргә аларныњ йµрәкләренә салган. Болар барысы Аллаћыныњ сүзләре тормышка ашканга кадәр булачак. 18 Ә син күргән хатын – ђир патшалары µстеннән патшалык итүче бµек шәћәр ул».

Ачылыш 18

1 Болардан соњ, мин күктән тµшүче бµек вәкаләте булган башка фәрештәне күрдем. Аныњ даны белән ђир яктыртылды. 2 Фәрештә кµчле тавыш белән кычкырды: «Бµек Бабыл ђимерелде, ђимерелде! Ул ђеннәр торагына ћәм тµрле пакьсез рухлар, пакьсез кошлар, тµрле пакьсез ћәм нәфрәт тудыргыч хайваннарга сыену оясы булды. 3 Чµнки ул үзенењ ярсулы фәхешлек шәрабыннан барлык халыкларны эчертте, ћәм ђир патшалары аныњ белән зина кылдылар. Сәүдәгәрләр аныњ кµчле нәфес теләгеннән баедылар». 4 Мин күктән килгән башка тавышны ишеттем: «Минем халкым, аныњ гµнаћларында катнашмас µчен ћәм аныњ бәла-казаларына дучар булмас µчен аннан чык. 5 Чµнки аныњ гµнаћлары күккә кадәр барып ђитте ћәм Аллаћы аныњ ђинаятьле эшләрен искә алды. 6 Ул ничек биргән булса, сез дә ања шулай кайтарыгыз, эшләренә карата икеләтә бирегез. үзе әзерләгән касәдә аныњ үзенә икеләтә әзерләгез. 7 Ул үзен күпме данлаган булса, ђенси ләззәтлектә яшәгән булса, шулкадәр ања газап ћәм кайгы бирегез! Чµнки ул үзенењ күњеленнән: „Патша булып утырам, мин тол хатын түгел, кайгыны да күрмәм!" – дип әйтә. 8 Шуња күрә ања бер кµндә бәла-казалар – үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк. Ћәм ул утта яндырылачак, чµнки аны хµкем итүче Раббы кодрәтле!» 9 Аныњ белән зина кылган ћәм ђенси теләкләрен канәгатьләндергән ђир патшалары, аныњ януыннан чыккан тµтенгә карап, аныњ хакында үкереп елаячаклар. 10 Аныњ газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар ћәм: «Кайгы, кайгы сиња, бµек ћәм куәтле Бабыл шәћәре! Чµнки сиња бер сәгать эчендә хµкем килде», – дип әйтәчәкләр. 11 Ђир сәүдәгәрләре дә аныњ хакында елаячаклар ћәм кайгырачаклар, чµнки бүтән алардан беркем бернәрсә сатып алмый: 12 алтын ћәм кµмеш әйберләрен, асылташларын ћәм энђеләрен, нәфис ђитен, ефәк, куе кызыл ћәм алсу тµстәге тукымаларын, ћәртµрле кыйммәтле тµрдәге агачларын ћәм фил сµягеннән ясалган әйберләрен, ињ кыйммәтле агачтан, бронзадан, тимердән ћәм мәрмәрдән ясалган ћәртµрле әйберләрен 13 ћәм дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, ињ яхшы оннарын ћәм игеннәрен, мал-туарларын, сарыкларын ћәм атларын, арбаларын, кеше гәүдәләрен ћәм кеше ђаннарын да алмый. 14 «Ђаныњ теләгән яхшы әйберләр синнән киттеләр. Синењ барлык зиннәтлелегењ ћәм купшылыгыњ юк булды; Син аларны ћичкайчан тапмаячаксыњ!» 15 Болар белән сәүдә итүчеләр ћәм аннан баючылар, аныњ газапларыннан куркып, елап ћәм ињрәп читтәрәк торачаклар. 16 Алар: «Нәфис ђитен, куе кызыл ћәм алсу тµстәге тукымаларга киенгән, алтын, асылташларга ћәм энђегә бизәлгән бµек шәћәргә кайгы, кайгы! 17 Чµнки шундый күп байлык бер сәгать эчендә юк булды», – диячәкләр. Дињгездәге ћәрбер кораб йµртүче ћәм ћәрбер йµзүче, дињгезчеләр ћәм дињгез кәсебеннән файда күрүчеләр еракта басып тордылар. 18 Аныњ януыннан чыккан тµтенгә карап: «Бу бµек шәћәргә кайсы шәћәр тињ булсын!» – дип кычкырдылар. 19 Алар башларына тузан сиптеләр ћәм елап: «Кайгы, кайгы сиња, байлыгыњнан дињгездә кораблары булган ћәммә кеше баеган бµек шәћәр! Чµнки син бер сәгать эчендә юкка чыктыњ», – дип кайгырып кычкырдылар. 20 Әй, күк ћәм изгеләр, рәсүлләр ћәм пәйгамбәрләр! Аныњ хакында шатланыгыз, чµнки сезгә каршы кылган гамәлләре µчен Аллаћы аны хµкем итте. 21 Аннары бер кµчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып, аны дињгезгә ташлады ћәм әйтте: «Бµек шәћәр Бабыл шундый кµч белән ђимереләчәк ћәм мәњгегә юк булачак. 22 Арфада уйнаучылар ћәм ђырлаучылар, сыбызгычылар ћәм быргычылар тавышын синдә инде ишетмәсләр. Бер генә ћµнәр буенча да бер генә ћµнәрчене табып булмас ћәм тегермән ташларыныњ тавышы синдә ишетелмәс. 23 Яктырткыч уты синдә моннан ары яктыртмас, кияү белән кәләш тавышлары моннан ары синдә ишетелмәс. Чµнки синењ сәүдәгәрләрењ ђирдә бµек булдылар, синењ сихерењә бµтен халыклар да алдандылар. 24 Ул шәћәрдә барлык пәйгамбәрләрнењ, изгеләрнењ ћәм ђирдә үтерелгән барлык кешеләрнењ каны табылды».

Ачылыш 19

1 Аннан соњ мин күктә зур халык тµркеменнән чыккан кебек кµчле тавыш ишеттем. Алар әйттеләр: «Раббыны мактагыз! Котылу, дан ћәм кодрәт безнењ Аллаћыбызныкы! 2 Чµнки Аныњ хµкемнәре хакыйкый ћәм гадел: ђирне үзенењ фәхешлеге белән бозыклыкка китергән Бµек фахишәне Ул хµкем итте, ћәм үзенењ бәндәләренењ каны µчен аннан үч алды». 3 Ћәм: «Раббыны мактагыз!» – дип кабатлап әйттеләр. Аныњ газапларыныњ тµтене мәњге күтәрелә. 4 Аннары, егерме дүрт аксакал ћәм дүрт ђан иясе йµзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаћыга: «Амин! Раббыны мактагыз!» – дип, сәђдә кылдылар. 5 Тәхеттән тавыш килде: «Аныњ барлык бәндәләре, Аннан куркучылар, кечеләр ћәм зурлар, Безнењ Аллаћыбызны мактагыз!» 6 Аннан соњ, мин, зур халык тµркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай ћәм кµчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чµнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћыбыз патшалык итә башлады! 7 Куаныйк ћәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Чµнки Бәрәннењ туе килде, ћәм Аныњ кәләше үзен әзерләде». 8 Кәләшкә, кияр µчен, ялтырап торган нәфис ак ђитен тукымадан чиста кием бирелде, чµнки ак ђитен – изге кешеләрнењ тәкъва эшләре ул. 9 Фәрештә миња: «Бәрәннењ туй мәђлесенә чакырылганнар бәхетле, – дип язарга кушты. – Бу сүзләр – Аллаћыныњ хакыйкый сүзләре», – диде ул. 10 Шуннан соњ мин, сәђдә кылырга дип, аныњ аякларына егылдым, әмма ул миња әйтте: «Кара аны, болай эшләмә! Мин синењ ћәм Гайсәнењ шаћитлеге булган имандашларыњныњ хезмәттәше. Аллаћыга сәђдә кыл. Чµнки Гайсәнењ шаћитлеге пәйгамбәрләрне рухландыра». 11 Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат; аныњ Ђайдагы Тугры ћәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хµкем итә ћәм сугыш алып бара. 12 Аныњ күзләре ут ялкыны кебек ћәм башында күп тађлар иде. Ања үзеннән башка ћичкем белми торган исем язылган иде. 13 Ул канга баткан кием кигән ћәм Аныњ исеме – Аллаћы Сүзе. 14 Аныњ артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис ђитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән. 15 Аныњ авызыннан, халыкларга сугар µчен, үткен кылыч чыгып тора, ћәм Ул үзе алар µстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаћыныњ ярсу ћәм ачу шәрабын изгечтә изә. 16 Аныњ киемендә ћәм ботында «Патшаларныњ Патшасы ћәм хакимнәрнењ Хуђасы» дигән исем язылган. 17 Аннан соњ, мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, бик югарыда очучы бµтен кошларга мµрәђәгать итеп, кµчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаћыныњ бµек кичке мәђлесенә ђыелыгыз! 18 Патшаларныњ ћәм гаскәр башлыкларыныњ, кµчлеләрнењ, атларныњ ћәм аларныњ ђайдакларыныњ итен, бµтен иреклеләрнењ ћәм колларныњ, кечеләрнењ ћәм зурларныњ итен ашагыз». 19 Мин теге ђанварны, ђир патшалары ћәм аларныњ гаскәрләрен атта Утыручыга ћәм Аныњ гаскәренә каршы сугышырга дип ђыелганнарын күрдем. 20 Аннары, ђанвар ћәм аныњ каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр ђанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аныњ сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. 21 Ә калганнары атта Утыручыныњ авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, ћәм барлык кошлар аларныњ итен ашап туйдылар.

Ачылыш 20

1 Шуннан соњ, мин үзендә упкын ачкычы ћәм кулында зур чылбыр булган күктән тµшүче фәрештәне күрдем. 2 Ул борынгы елан аждаћаны, ягъни иблис-шайтанны тотып алды ћәм аны мењ елга чылбырлады. 3 Мењ ел үткәнгә кадәр халыкларны алдамасын µчен, аны упкынга ташлады, бикләп куйды ћәм упкынга мµћер сукты. Мењ елдан соњ, ул аз гына вакытка азат ителергә тиеш. 4 Аннан соњ, мин тәхетләрне ћәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хµкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаћитлек иткәннәре µчен ћәм Аллаћы сүзе µчен башлары киселгән, ђанварга ћәм аныњ сынына табынмаган, мањгайларына ћәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнењ ђаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар ћәм Мәсих белән мењ ел буе патшалык иттеләр. 5 (үлгәннәрнењ калганнары исә мењ ел үтмичә терелмәделәр.) Бу – беренче терелү. 6 Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр ћәм изгеләр. Икенче үлем алар µстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаћыныњ ћәм Мәсихнењ руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мењ ел буе патшалык итәчәкләр. 7 Мењ ел үткәч, шайтан үзенењ тµрмәсеннән азат ителәчәк 8 ћәм ђирнењ дүрт почмагындагы Гог ћәм Магог халыкларын алдап, сугышка ђыяр µчен чыгачак. Аларныњ саны дињгез комы кебек күп булыр. 9 Алар ђир кињлегенә чыктылар ћәм Аллаћыныњ изге кешеләре яшәгән станны ћәм яраткан шәћәрне камап алдылар. Әмма күктән ут тµшеп, аларны яндырып бетерде. 10 Ђанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы ћәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кµне-тµне ћәм мәњге газапланачаклар! 11 Аннан соњ, мин зур ак тәхет ћәм анда Утыручыны күрдем. Аныњ йµзеннән ђир белән күк качты ћәм, аларга урын табылмады. 12 Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны ћәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хµкем ителделәр. 13 Дињгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. үлем ћәм үлем патшалыгы да үзендә булган үлгәннәрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр ћәркайсысы үз эшләренә карата хµкем ителделәр. 14 үлем ћәм үлем патшалыгы да утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем. 15 Исеме Тормыш китабында табылмаган ћәркем шул утлы күлгә ыргытылды.

Ачылыш 21

1 Шуннан соњ, мин яња күкне ћәм яња ђирне күрдем. Чµнки әүвәлге күк ћәм әүвәлге ђир юкка чыктылар, дињгез дә инде юк. 2 Мин, үзенењ кияве µчен әзерләнгән, бизәнгән кәләш кебек, Аллаћыдан, күктән тµшүче яња изге Иерусалим шәћәрен күрдем. 3 Ћәм тәхеттән килгән кµчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаћыныњ кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аныњ халкы булачак ћәм Аллаћы үзе алар белән булачак, Ул аларныњ Аллаћысы булачак. 4 Ул аларныњ ћәр күз яшен сµртәчәк ћәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чµнки әүвәлге үтеп китте». 5 Тәхеттә Утыручы әйтте: «Менә, Мин ћәммә нәрсәне яња итеп ясыйм. Яз, чµнки бу сүзләр ышанычлы ћәм хакыйкый». 6 Ул миња әйтте: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа ћәм Омега, Башы ћәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәм. 7 Ђињүче моныњ барысына ия булачак ћәм аныњ Аллаћысы Мин булачакмын, ә ул Минем улым булачак. 8 Әмма куркакларныњ, тугры булмаганнарныњ, әшәкеләрнењ, кеше үтерүчеләрнењ, фәхешлек кылучыларныњ, сихерчеләрнењ, потка табынучыларныњ, барлык ялганчыларныњ µлеше ут ћәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем». 9 Минем янга соњгы ђиде бәла-каза белән тулы ђиде касә тоткан ђиде фәрештәнењ берсе килде ћәм: «Кил, мин сиња кәләшне, Бәрәннењ хатынын күрсәтәм», – диде. 10 Мине Рух биләп алды ћәм фәрештә мине гаять зур ћәм биек тауга күчерде. Ул миња Аллаћыдан, күктән тµшүче изге Иерусалим шәћәрен күрсәтте. 11 Ул шәћәр Аллаћы даныннан балкып тора иде. Аныњ яктылыгы асылташ балкышына ћәм чиста яшма кристаллы балкышына охшашлы иде. 12 Аныњ коймасы бик зур ћәм биек, унике капкасы бар ћәм капкалары янында унике фәрештә иде. Капкаларында Исраил халкыныњ унике кабиләсенењ исемнәре язылган. 13 Кµнчыгыштан µч капка, тµньяктан µч капка, кµньяктан µч капка ћәм кµнбатыштан µч капка бар иде. 14 Ћәм шәћәр коймасыныњ унике нигезе бар. Ул нигезләрдә Бәрәннењ унике рәсүленењ исемнәре язылган иде. 15 Миња сµйләүче фәрештәнењ шәћәрне ћәм аныњ капкаларын, коймасын үлчәр µчен алтын үлчәү таягы бар иде. 16 Шәћәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аныњ озынлыгы кињлегенә тигез иде. Фәрештә шәћәрне таяк белән үлчәде, ул унике мењ стадия булды; аныњ озынлыгы, кињлеге ћәм биеклеге бертигез иде. 17 Фәрештә аныњ коймасын үлчәп чыкты. Койма фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йµз кырык дүрт аршын булды. 18 Аныњ коймасы асылташтан иде, шәћәр исә үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде. 19 Шәћәр коймасыныњ нигезләре тµрле асылташлар белән бизәлгән иде: беренче нигезе – яспис, икенчесе – зәњгәр якут, µченчесе – халцедон, дүртенчесе – зµбәрђәт, 20 бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, ђиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист. 21 Унике капка – унике энђе, капкаларныњ ћәрберсе бер энђедән иде. Шәћәрнењ урамы – үтә күренмәле пыяла сыман, саф алтыннан иде. 22 Мин шәћәрдә Аллаћы Йортын күрмәдем, чµнки бу шәћәрнењ Аллаћы Йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы үзе ћәм Бәрән. 23 Шәћәр кояшныњ ћәм айныњ яктыртуына мохтађ түгел, чµнки Аллаћыныњ даны аны яктырта ћәм аныњ яктырткычы – Бәрән үзе. 24 Халыклар бу шәћәрнењ яктылыгы астында йµриячәкләр, ђир патшалары ања үзләренењ даннарын китерәчәкләр. 25 Кµндез аныњ капкалары ћичкайчан ябылмаячак, чµнки анда тµн булмаячак. 26 Бу шәћәргә халыкларныњ данын ћәм хµрмәтен китерәчәкләр. 27 Шәћәргә ћичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче ћәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннењ Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.

Ачылыш 22

1 Шуннан соњ, фәрештә миња Аллаћыныњ ћәм Бәрәннењ тәхетеннән чыккан, кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте. 2 Ул елга урамныњ уртасыннан ага. Елганыњ бу ћәм теге як ярында унике тапкыр ђимеш бирүче, ћәр айны үз ђимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачныњ яфраклары халыкларны савыктыру µчен. 3 Шәћәрдә ләгънәт ителгән бер нәрсә дә булмаячак, фәкать Аллаћыныњ ћәм Бәрәннењ тәхете торачак, ћәм Аныњ бәндәләре Ања хезмәт итәчәкләр. 4 Алар Аныњ йµзен күрәчәкләр, ћәм Аныњ исеме аларныњ мањгайларында булачак. 5 Анда инде тµн булмаячак, ћәм аларныњ яктырткыч белән кояш яктылыгына мохтађлыклары булмаячак. Чµнки аларны Раббы Аллаћы яктыртачак, ћәм алар мәњге патшалык итәчәкләр. 6 Аннары, фәрештә миња әйтте: «Бу сүзләр ышанычлы ћәм хакыйкый. Пәйгамбәрләр рухыныњ Раббы Аллаћысы үзенењ бәндәләренә, тиздән нәрсә булырга тиешлеген күрсәтергә дип, үзенењ фәрештәсен ђибәрде». 7 «Менә, тиздән киләчәкмен! Бу китапныњ пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле». 8 Мин, Яхъя, боларны ишеттем ћәм күрдем. Мин ишеткәч ћәм күргәч, сәђдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнењ аякларына егылдым. 9 Әмма ул миња әйтте: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синењ, пәйгамбәр имандашларыњныњ ћәм бу китап сүзләрен үтәүчеләрнењ хезмәттәше. Аллаћыга сәђдә кыл». 10 Ул миња әйтте: «Бу китапныњ пәйгамбәрлек сүзләрен яшермә, чµнки вакыт якын. 11 Яманлык кылучы яманлык кылуын дәвам итсен, бозык кеше үзен тагын да бозыклатсын, тәкъва кеше тагын да тәкъвалык тудырсын ћәм изге кеше изге яшәү рәвешен дәвам иттерсен». 12 «Менә, тиздән киләм! Ћәркемгә үз эшләренә карата бирер µчен, әђерне үзем белән алып киләм. 13 Мин – Альфа ћәм Омега, Беренче ћәм Соњгы, Башы ћәм Ахыры. 14 Тереклек агачына ћәм капка аша шәћәргә керергә хокуклы булыр µчен киемнәрен юып пакьләндерүчеләр бәхетле. 15 Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы ћәм эшләүче ћәркем тышта калачак. 16 Мин, Гайсә, үземнењ фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаћитлек итәргә дип ђибәрдем. Мин – Давыт токымыннан, иртәнге якты йолдыз». 17 Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Ћәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын. 18 Бу пәйгамбәрлек китабыныњ сүзләрен ишетүчене мин кисәтәм: әгәр берәрсе боларга µстәсә, Аллаћы ул кешегә бу китапта язылган бәла-казаларны µстәр. 19 Әгәр берәрсе бу пәйгамбәрлек китабыныњ сүзләрен тµшереп калдырса, бу китапта язылган тереклек агачыннан ћәм изге шәћәрдән Аллаћы ул кешенењ µлешен тµшереп калдырыр. 20 Бу сүзләр хакында шаћитлек Бирүче әйтә: «Әйе, тиздән киләм!» Амин, Раббы Гайсә, кил! 21 Раббы Гайсәнењ мәрхәмәте барлык иман итүчеләр белән булсын! Амин.