Иерусалим яһүдләре руханилары һәм левилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: Син кем? дип сорар өчен җибәргәч, ул шаһәдәт биреп, һич тә яшермичә: Мин Мәсих түгел, дип икърар итте. Алар аннан: Кем соң син, Ильясмы? дип сорадылар. Юк. Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? Юк, диде Яхъя. Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү өчең хакыңда безгә син нәрсә айтерсең? Яхъя аларга: Мин, Исай пәйгамбәр әйткән кебек: Ходайга юлны турайтыгыз, дип чүлдә кычкыручы аваз, диде. Җибәрелгәннәр фарисейләрдән иделәр. Алар Яхъядан: Син Мәсих тә, ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни өчен соң халыкны суга чумдырасың? дип сорадылар. Яхъя аларга: Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора. Миннән соңрак Килүче нәкъ менә Шул инде, ә мин Аның башмагының каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, дип җавап бирде. Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында - Иордан елгасы аръяагындагы Бетанида булды. Икенче көнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте: Менә дөньяның гөнаһын алучы Алла Бәрәне. Миннән соңрак килүче бер Зат миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде, дип сөйләгәнем Ул - Үзе. Мин Аны белми идем, ләкин, Аны Исраил халкы белсен дип, суга чумдырырга килдем. Яхъя пәйгамбәр шаһәдәт биреп, өстәп әйтте: Мин күгәрчен рәвешендә күктән Рух иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем. Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру өчен Җибәрүче: Кем өстенә Рух иңүен һәм Аның өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр, диде. Мин моны күрдем һәм шаһәдәт бирәм: Ул - Алла Улы.
Икенче көнне Яхъя пәйгамбәр шәкертләрренең икесе белән шул ук урында торганда, узып баручы Гайсәне күреп: Карагыз, Алла Бәрәне, диде. Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр. Гайсә исә, артына әйләнеп карады һәм, аларның арттан килүен күреп: Сезгә хәрсә кирәк? диде. Алар Аннан: Рабби, Син кайда яшисең? дип сорадылар. Рабби - яһүд телендә Остаз дигән мәгънәдә. Гайсә аларга: Әйдәгез Минем белән, үзегез күререз, диде. Ул вакытта унынчы сәгать чамасы иде. Алар, Аның белән барып, Гайсә кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул көнне Аның янында калдылар. Яхъя пәйгамбәрнең Гайсә турындагы сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икәүнең берсе Симон Питернең энесе Әндри иде. Ул, иң элек абыйсы Симонны табып, аңа: Без Мәсихне очраттык, диде, һәм Симонны Гайсә янына аләп килде. Мәсих - Май сөртелгән Зат дигән мәгънәдә. Гайсә исә, Симонга карап: Син, Юныс улы Симон: син, Кифа дип аталырсың, диде. Кифа һәм Питер дигән исемнәр кыя дигән мәгънәдә. Икенче көнне Гайсә, Галилеягә барырга уйлагач, Әндри белән Питер кебек үк Бетсайд шәһәреннән булган Филипны очратып, аңа: Минем артымнан бар, диде. Филип, Натанаилне табып, аңа: Без Муса канунда язган Насаралы Йосиф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында пәйгамбәрләр дә язганнар, диде. Лэкин Натанаил аңа: Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? дип җавап бирде. Барыйк, үзең күрерсең, диде Филип. Гайсә, Үзенә таба якынлашкан Натанаилне күреп, аның хакында: Менә чын исраилле, ул һич мәкерле түгел, диде. Натанаил Аннан: Син мине каян беләсең? дип сорады. Мин сине, Филип сине чакырганчыук, инҗир агачы төбендә күрдем, дип җавап бирде Гайсә. Натанаил Аңа: Остаз! Син - Алла Улы! Син - Исраил Патшасы! диде. Гайсә аңа: Син Минем: Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем, - дигәнемә күрә генә иман китерәсеңме? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, - сезгә чын дөресен әйтәм: күкләр ачылуын һәм Алла фәрештәләренең Адәм Улы янына күтәрелеп иңүләрен күрерсез, диде.